Логотип Казан Утлары
Хикәя яза аласызмы?

Зәринәгә зур бүләк (хикәя)

Зәринә барсын да бер минут эчендә югалтты: сумкасын да, телефонын да, акчасын да... Һәм чит шәһәр уртасында япа-ялгызы басып калды. Әле яңа гына институтны тәмамлап, эш эзләп йөргән көннәрнең берсендә булды бу...

Зәринә барсын да бер минут эчендә югалтты: сумкасын да, телефонын да, акчасын да... Һәм чит шәһәр уртасында япа-ялгызы басып калды.

Әле яңа гына институтны тәмамлап, эш эзләп йөргән көннәрнең берсендә булды бу. Телефоннан курсташ кызы Ләйсирә шалтыратып, туган көненә кунакка чакырды. Әле бик күп вакыт үтмәсә дә, сагынып өлгергән иде инде Зәринә үзенең дустын. Менә кабат Казанда ул. Ләйсирәнең адресын карыйм дип сумкасыннан блокнотын алуы булды, каяндыр карадан киенгән бер кеше килеп  чыкты да Зәринәнең кулыннан сумкасын тартып алып, күз ачып йомганчы юк булды. Инде кая барырга белмичә торган арада каршысына таба килүче дусты Ләйсирәне күреп алды. Ләйсирә шәһәр кызы шул. Ул үзенең телефоныннан тиз генә әтисен җыйды. Килеп чыккан күңелсезлекне минут эчендә түкми-чәчми сөйләп бирде. Әтисе  борчылмаска кушты, булышырга вәгъдә бирде.

Кызлар күптән күрешмәгәндәй сөйләшеп, серләшеп туя алмадылар ул көнне. Кичкә шау-гөр килеп дуслары да килеп кергәч, табыннар тагын да түгәрәкләнде. Зәринәнең кәефен күтәреп төрле кызыклы хәлләр сөйләргә тырышты алар. Зәринә  исә эченнән генә бик борчылып утырды. Кинәт бүлмәгә Зәринәнең әтисе килеп керде. Кулына зур букет һәм матур итеп төрелгән ике тартма тоткан иде ул. Матур теләкләр теләп, кызын туган көне белән котлады һәм кулындагы чәчәкләре белән бер бүләкне кызына тапшырды. Ә икенче бүләкне...  Зәринәгә тоттырды. Зәринә кыенсынып кына бүләкне алды. Барысына да бик кызык тоелды бу. Зәринә дә зур кызыксыну белән тартманы ачып җибәрде. Ә анда... Зәринәнең әле иртән генә югалткан сумкасы ята иде! Зәринә, чынмы соң бу дигәндәй, Ләйсирәгә карады. Ләйсирә елмаеп җибәрде. Зәринә ашыга-ашыга сумкасын актара  башлады. Бар әйберсе дә урынында иде. Инде баядан бирле тамам-тамам дип торган күз яшьләре  Зәринәнең бите буйлап тәгәрәделәр. Әйе, шатлык яшьләре иде бу, шуңа да дуслары шау-гөр килеп Зәринәне котлый башладылар. Ә Ләйсирә дусты өчен чын күңеленнән сөенде. Күңеленнән әтисенә мең-мең рәхмәтләр укыды ул. Туган көненә иң зур бүләк шушы иде.

Аюбхон ГИЕСХОНОВ,

6 «Б» сыйныф укучысы

 
"КУ" 2, 2016
фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев