Логотип Казан Утлары
Хикәя яза аласызмы?

Урман юлында (хикәя)

Егет Сәбиләне бер күрүдә үк яратты. Тик моны кызга белдерергә генә җай тапмый йөри иде. Аннан Сәбилә ул — шәһәр кызы. Машинасы да бар. Егет шуннан кыенсына. Каккан казыгы да булмаган авыл егетенә кем карасын да кем аңа кияүгә чыксын ди?

«Там, там, там, тамуыңны яратам», — яңгыр астында шулай дип җырлап

барганда, ул ... уянып китте. Кайдадыр чалкан ята икән бит, ә аның өстенә

ниндидер кыз иелгән. Теге җылы тамчылар шуның күзеннән тама икән ул!

Бәй, бу Сәбилә түгелме соң? Шул бит. Егет күзен бер ачып карады да тагы йомды.

Бу бәхетле минутларны озаккарак сузарга теләде. Барсы да исенә төште.

Ул картәтисенең хан заманындагы иске генә велосипедына утырып урман

юлларын бер йөреп кайтырга дип чыккан иде. Исәбе урман һавасы сулап,

җиләкле акланда җиләк пешкәнме, юкмы, шуны белергә теләде. Менә бит нәрсә

килеп чыкты! Кем уйлаган урман юлында да машина очрар дип. Борылышта

кинәт каршысына килеп чыккан машинаны шәйләми калды. Машина да шәп

килә иде шул. Менә шуның нәтиҗәсе инде. Аның өстенә иелеп, нәрсә эшләргә

белми елап утырган кыз, әйе, Сәбилә. Ә Сәбилә мединститутта 3 нче курста

укый. Шамил исә кыз яшәгән күп катлы йортта бер әбидә фатирда тора. Ул

техникум бетереп, заводта эшли. Егет Сәбиләне бер күрүдә үк яратты. Тик

моны кызга белдерергә генә җай тапмый йөри иде. Аннан Сәбилә ул — шәһәр

кызы. Машинасы да бар. Егет шуннан кыенсына. Каккан казыгы да булмаган

авыл егетенә кем карасын да кем аңа кияүгә чыксын ди? Һәм менә бүген шушы

чибәр аның әле йөрәген тыңлый, әле пульсын саный. Ясалма сулыш алдырып

та карады. Егеткә рәхәт. Шушы оҗмахны тагы да озаккарак сузарга дип, егет

дәшми генә күзен йомып ята бирә. Ә кыз тәмам аптырап, нәрсә эшләргә дә

белмичә һаман яшен түгә. Шунда егетнең башына бер уй килеп, ул Сәбиләгә

ишетелер-ишетелмәс кенә иреннәрен тибрәтте:

— Мәңгелеккә йокыга талган принцесса батыр егет аның иреннәреннән

үбеп алгач кына күзен ачкан. Син дә үп. Мөгаен, мин дә уянырмын.

Ишеттеме, юкмы, анысы билгесез. Тик кыз аның иреннәреннән,

яңакларыннан үбеп елый да елый әнә:

— Тор, җаныем, тор инде. Ач күзеңне! Һушыңа кил, — диеп, аны, җирдән

күтәреп алып, машинасына утыртырга ук чамалый башлады. Тик көче генә

җитми шул. Егет исә кызның кайнар сулышыннан бөтенләй башын җуяр хәлгә

җитте. Тагы да үҗәтләнеп һәм барча батырлыгын җыеп:

— Сәбилә, мин сине күптән яратып йөрим. Миңа кияүгә чыгарга риза булсаң,

хәзер үк күземне ачып аягыма торып басам, — дип пышылдады.

Кыз аны-моны аңлап та бетермәде шикелле, аптыраган-каушаган хәлдә:

— Мин риза, риза! Тик син генә, һушыңа килеп, күзеңне ач! — диде. Егет

шундук күзен ачып, кызга елмайды. Кулларын сузып кыз битендәге яшь

бөртекләрен сыпырып алды. Салынып төшкән чәчен кулына салып һәм башын

калкытып, битеннән үпте.

— Елама, кадерлем! Елама! Мин терелдем!

Бераздан алар, алгы тәгәрмәче бөтенләй яраксызга әйләнгән велосипедны

машина багажнигына салып, кайтыр юлга кузгалдылар. Урманны чыккач,

кыз машинасын үзе кунакка кайткан авылга таба борырга чамалаган иде дә,

егет:

— Юк, иң тәүдә безгә кайтып, ватык велосипедны калдырыйк. Аннан сезгә

барырбыз, — диде.

Шулай килештеләр.

Машинаны капка төбендә калдырып, ватык велосипедны күтәреп кергәндә,

картәнисе йортта чебешләр ашатып йөри иде. Оныгының ватык велосипед

күтәреп һәм таныш булмаган кызны җитәкләп кергәнен күргәч, ни әйтергә дә

белмичә аптырап калды.

— Менә, картәни, таныш бул, бу — киленең булыр. Көзгә туй ясыйбыз.

Әзерләнә башлагыз, — диюгә кыз егет кулыннан үзенең бармакларын

ычкындырырга чамалаган иде дә, булмады. Егет Сәбиләнең учын ныклап

тоткан. Егет, кызның күзенә тутырып карап:

— Шулаймы, Сәбилә җаным? — диде.

Кыз, тәмам кызарып:

— Әллә инде? Әти-әниләрдән сорарга кирәк. Алар нәрсә дияр бит әле,

— дип пышылдады.

— Ансы өчен кайгырма! Әйдә, кереп, безнекеләр белән ныклап танышып,

чәйләп алыйк. Аннан инде мине үзегезнекеләр белән таныштырырсың.

Берничә сәгатьтән егет белән кыз машинада Сәбиләнең туганнары белән

танышырга күрше авылга китеп баралар иде. Шамилнең машинага килеп

бәрелүе дә файдага булды, ахры. Егетнең кыюсызлыгын кыз гүяки күз яше

белән юып төшергән иде. Бу бәрелешүдән егет белән бер яшьтәрәк булган

велосипедтан башка беркем һәм берни зыян күрмәде.

 

"КУ" 2, 2015

Фото: pixabay

Теги: проза хикәя яза аласызмы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев