Логотип Казан Утлары
Хикәя яза аласызмы?

Сана, күке, сана! (хикәя)

Тын бакчада, утыргычта, тирән уйларга чумып бер кыз утыра. Ул ничәмә-ничә еллар буе күңелендә йөрткән хыялын тормышка ашыру өчен, Казанга килде, Медицина университетына укырга керде. Айгөлнең әнисе авыру, чир аны аяктан екты...

«Күк-кү, күк-кү, күк-кү...» — ә күке санады да санады. Айгөлнең аны нәрсәгә юрап санатканын белә иде микән ул? Юк белмидер. Санама, кәккүк, санама Гомернең сәгатьләрен, Болай да йөрәгем яна, Белмисең сәбәпләрен.

Тын бакчада, утыргычта, тирән уйларга чумып бер кыз утыра. Ул ничәмә-ничә еллар буе күңелендә йөрткән хыялын тормышка ашыру өчен, Казанга килде, Медицина университетына укырга керде. Айгөлнең әнисе авыру, чир аны аяктан екты. Әнисе, Гөлсем апа, Айгөлне аякка бастыру өчен, сәламәтлеген дә, яшьлеген дә кызганмады, иреннән бик яшьли тол калып, ул аны берьялгызы үстерде. Ә менә хәзер инде чират Айгөлдә, ул, тизрәк ныклы югары белем алып, әнисен аякка бастыру теләге белән яна.

Еллар үтте... Әнә еракта бер-берсенә сыенып, ана белән бала атлый. Бу — Айгөл белән аның әнисе. Ниһаять, Айгөлнең хыяллары чынга ашты, ул укыды, югары белемле табибә булды. Һәм менә аның әнисе акрынлап терелә башлады. Ана белән бала утыргычка килеп утырдылар. Әйтерсең лә күке аларны гына көткән. «Күк-кү, күк-кү, күк-кү...» Айгөл күңеленнән генә аның белән сөйләшә: «Сана, кәккүк, сана. Әниемә тагын күп еллар гомер юра! Аның бу якты дөньяда сау-сәламәт булып яшәргә хакы бик зур. Әниемнең бәхетле картлыгы өчен мин барсын да эшләргә әзер!» Бу дөньяда анадан да кадерле, ана мәхәббәтеннән дә назлы, ана карашыннан да яктырак берни юктыр, мөгаен!

Рәис Әхмәтов, VI сыйныф укучысы

 
"КУ" 1, 2015
Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев