Логотип Казан Утлары
Хикәя яза аласызмы?

"Сагындым, бәгърем, сине!" (хикәя)

— Алсу бик каты авырый, үзе гел синең исемеңне атый. Килеп чыга алмассың микән? Очты гына инде Айрат! Иркәсе, Алсуы янына. Иреннәрдә тозлы тәм сизелә. Әллә Айрат елыймы соң? Егет башы белән нигә елый?

«Кил, кил, кил...» — җырның бу куплетын җитмешенче кат җырлады бугай инде ул. Ә иркәсе һаман юк әле. Тагын бер кат сузып җибәрүе булды, кинәт... кесә телефоны шалтырады. Телефон Алсуныкы булса да, тавыш аныкы түгел иде.

— Алсу бик каты авырый, үзе гел синең исемеңне атый. Килеп чыга алмассың микән? — диде теге тавыш. Әниседер инде.

Очты гына инде Айрат! Иркәсе, Алсуы янына. Хәер, очты дип, тукталышка җиткәч, автобус көтәсе булды әле. Урамда күбәләктәй кар ява. Кар бөртекләре әкрен генә, мамык кебек, биткә, күз керфекләренә куна, эреп, яңак буйлап ага, иреннәрдә тозлы тәм сизелә. Әллә Айрат елыймы соң? Егет башы белән нигә елый? Алсуы өчен борчылып инде, әлбәттә. Бераз шатлыгы да бар иде үзе. Алсу онытмаган, бары килә генә алмаган...

Менә кызыл зур автобус тиз генә килеп, тиз генә кузгалып та китте. Айратка ун минутлык юл бер сәгатьлек кебек тоелды. Автобустан төшкәч тә, йөгерде дә йөгерде. Менә, ниһаять, ул Алсу бүлмәсендә. Аның иркәсе тиргә батып, ут кебек янып, моңсу гына йокыга киткән. Айрат, Алсуның кайнар кулларын тотып: «... елмаеп көл инде. Сагындым, бәгърем, сине», — дип пышылдады. Шуны гына көткән кебек, Айратның кайнар сулышын тоеп, Алсу күзен ачып җибәрде. Айратның боз кебек туңган иреннәрен үзенең кайнар битендә тойгач, Алсуга чиксез рәхәт булып китте...

Яшьләрнең икесенең дә керфек очларыннан яңаклары буйлап яшь тамчылары тәгәрәде...

Илхания Вахитова

 

"КУ" 1, 2015

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев