Мин ялгызым түгел хәзер (хикәя)
Рәнҗегәннәрне күрсәтмәскә тырышып яшәдем, йөрәк астында, ни дисәң дә, аның сабыен йөртәм ич. Балага ата кеше кирәк кирәген, тик аның анасын шулай һәрвакыт кимсетеп яшәүче ата кеше нәрсәгә өйрәтеп үстерә алыр икән аны?
Мин аны йөрәгемнән мәңгегә алып атарга, ә баламны саклап калырга ант иттем.
Язның ярсулы бер көне иде ул... Мин, гадәттәгечә, салмак кына атлап, эштән кайтып киләм. Ашыгасы җирем юк, өйдә көтүчем дә юк. Тик шулай да бүген озак йөрмәскә исәп: аякларым мин торган йортка юнәлделәр. Һәм юкка түгел икән. Ишек төбендә Ахирәт апам басып тора иде.
— Әминә, мин синең янга олы йомыш белән килдем бит әле, — диде ул, мин ишекне ачканны да көтмичә.Тупсадан ук сөйли башлаган ханымны өйгә үтеп кергәч туктатам димә инде.
— Әминә, балакаем, әйдәле, утырыйк әле, сөйләшик...
Ул мине җитәкләп диярлек диванга китереп утыртты да тиз генә дога кылды һәм сүзен дәвам итте:
— Менә инде ничәнче ел шәһәрдә яшисең, эшләп йөрисең, ә гаилә корырдай кешеңне һич очрата алганың юк әле! Яшең дә бара, бала табарга да вакытың узып китеп бара инде хәтта. Мин сине шуңа күрә бер егет белән таныштырырга булдым әле. Егете бик ипле, бик укымышлы, дөнья көтәрдәй, аңа чыккан хатын-кызга бернәрсә хакында да уйларга урын калмаячак.
— Мин ...
— Тукта, каршы төшәргә ашыкма. Башта күр, сөйләшегез... — Ул минем кулны ычкындырмыйча җайлап кына сыпырып утыра бирде.
Башка вакытны, димләүченең кем булуына карамастан, кырт кисеп «юк» дип әйтсәм дә, бу юлы әллә назлы тавышы сихерләде, әллә кулларны берөзлексез сыпырып тору ялгызлыктан тәмам туңып беткән йөрәгемне эреттеме, «юк» димәдем, танышырга ризалыгымны бирдем.
Иртәгәсе көнне ишек төбендә кичәге таныш ханым белән булачак кияү мине көтеп торалар иде инде.
Аннары соң бар да төш кебек кенә булды. Танышу, чәчәкле-кәнфитле кичләр, һәм, ниһаять, никах... Ах, бу никах дигәннәре шулай тиз булмаса, мин, бәлки, миңа җибәрелгән сихерле йогынтыдан айныган да булыр идем, тик буласы булган, үкенүдән эшләр узган иде инде...
Аны үлеп яраттым дип әйтә алмыйм, әмма төз, горур гәүдәле ир-егет мине үзенә буйсынырга мәҗбүр итте. Көннәрдән бер көнне ул, хатын-кыз ир йортында торырга тиеш дип, мине үз өенә алып кайтып китте. Таныш булмаган өйнең тупсасын атлап керү белән, үземне төрбәгә (мавзолей) килеп кергән кебек хис иттем. Күзне иркәләрлек берни юк иде бүлмәләрдә, хәтта тәрәзә төбендә үсеп утырган гөлләр дә каберлек өстенә салынган җансыз чәчәкләрне хәтерләтә иде.
— Менә, хатын, шушы өйдә син хуҗабикә буласың! — диде ул. — Әйдә, нигә катып торасың, эшкә кереш, сиңа эш күп монда, — дип, үзе алып килгән әйберләрне ташый башлады.
Өй миңа ошамады. «Мал иясенә охшый» диләрме әле, минем ирем дә игътибарлы, ягымлыдан шушы төрбә төсле өйгә әверелде: шундый ук салкынлык исә башлады аңардан. Пешергән ризыктан — кимчелек, эшләгән эштән гаеп эзләп тинтерәтер булды. Өстәвенә аз-маз гына салгалый да башлады, имеш, ул стресс кичергән, шуны шул рәвешле юкка чыгара. Ә син, хатын-кыз булып тугансың икән, димәк, синең бәхетең шуннан, түз барысына да!
Рәнҗегәннәрне күрсәтмәскә тырышып яшәдем, йөрәк астында, ни дисәң дә, аның сабыен йөртәм ич. Балага ата кеше кирәк кирәген, тик аның анасын шулай һәрвакыт кимсетеп яшәүче ата кеше нәрсәгә өйрәтеп үстерә алыр икән аны? Эшләр шуңа барып җитте ки, хәтта телефоннан сөйләшкәндә дә мин ансыз гына сөйләшә алмадым. Кесә телефонын йә яшереп куя, йә тулы тавышына ачып куя да текәлеп сиңа карап утыра башлый, янәсе, берәр артык сүз әйтеп кара... Тәнемнең генә түгел, җанымның, күңелемнең сакчысына да әверелде ул.
Ялгызлыгымнан качып, шундый ук ялгызлык тозагына килеп эләктем бит мин... Элекке иркен тормышымны сагына башладым. Әйе, анда да мин ялгыз идем, тик бу ялгызлыкны үтә тыныч күңел белән кичерә идем. Ә монда үземне тагын да ялгызрак тоя башладым. Ә мин тормышта эзләгәне — ул күңел берлеге белән бер тын алып яшәрлек затны табу иде. Йөрәк астымдагы баламның беренче кат тибеп куюы әнә шундый затның минем тормышыма килүен исбатлаган шикелле булды. Мин ялгызым түгел! Минем балам булачак! Димәк, мине үз җаена ватарга, кимсетергә тырышучыдан мөмкин кадәр ераккарак китәргә кирәк, балам хакына, аның язмышын минеке кебек ваттырмас өчен, китәргә! Һәм мин аны йөрәгемнән мәңгегә алып атарга, ә баламны саклап калырга ант иттем!
Әлфия АРСЛАНОВА, татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Башкортстан, Кушнаренко районы, Карача-Елга авылы
"КУ" 4, 2015
Фото: pixabay
Теги: проза хикәя яза аласызмы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев