Логотип Казан Утлары
Хикәя яза аласызмы?

Мәңгелек сер (хикәя)

Беркайчан да ташламам дип антлар иткән, үзен фәрештәләргә тиң күреп яраткан бердәнберемә аерылышу турында ничек аңлатыйм соң хәзер? Синең әниең кайчандыр безгә кайгы алып килгән, кеше гаиләсен җимерүче азгын хатынның малае белән очрашмавымны үтенде газиз әнием, дисенме?

14 февраль. Гашыйклар көне. Туй мәҗлесе тәмамланып, яшьләр өчен

кунакханәдә алып куелган бүлмәгә кайтып керүгә, Илүсәнең телефонына

SMS хәбәр килеп төште: «Мин сине һаман да яратам!»

Яралы йөрәгендә Данияр дип язылган тирән эзләрне мәңгелеккә сызып ташлар

өчен генә кияүгә чыккан Илүсә әлеге SMSны укыгач, тагын да күңелсезләнде.

Кеше гомерендә бер генә мәртәбә була торган истәлекле, иң бәхетле булырга

тиешле туй көне дә аның хәсрәтен юа алмады. Май кояшы кебек балкып торучы,

шат холыклы кызның йөзендәге ямансулыкны кунаклар да сизенделәр. Бүгеннән

тормыш иптәше булган Равилне яратмавын үзе бер генә кешегә әйтмәсә дә,

сагышлы күзләре, кияү егетенә булган битарафлыгы бу хакта ачык сөйләделәр.

«Мин аны ничек булса да онытырга тиеш! Әниемнең үтенечен аяк астына салып

ташларга хакым юк!» — дигән гыйбарәне берөзлексез башында әйләндерде.

Үзе теләмәсә дә, Илүсә өчен язмыш ачы сынау әзерләгән шул.

Уч төбе кадәрле генә йөрәген шулкадәр нык биләп алган мәхәббәт хисеннән

башы әйләнеп, үзен күкнең җиденче катында сизеп йөргән вакытта Сания апа

Илүсәне янәшәсенә утыртты да, кулларын кысып, салмак кына:

— Кызым, кадерлем! Күңелемә тынгылык бирмәгән, җан көйдергеч

хәсрәтемне тыңласаң һәм мине аңласаң иде, — дип сүз башлады. Әтисе Рәис

белән яратышып өйләнешүләрен; тәүге мәхәббәт җимешләре булып Илүсәнең

дөньяга аваз салуын; сөеп-сөелеп яшәгәндә, елан кебек шуышып килеп кергән

хыянәтнең бәхетләрен җимерүен; иренең сөяркәсе яныннан кайтканын төннәр

буе көтеп утыруларын; үзенең югалган йөзеген көндәшенең кулында күргәч,

йөрәгенең әрнүләрен; төшке аш вакытында бергә каядыр китүләрен карап

калганда гарьләнүләрен күз яшьләрен тыя алмыйча сөйләде. Илүсә әлеге

коточкыч хәлләрне башына сыйдыра алмыйча, әнисен кызганып:

— Әнием, кем соң ул хатын? Мин аны беләмме? — дип сорады. Сания апа

бер бөртек кызының йөрәген яралыйсын, аның гүзәл дөньясын җимерәсен

белгәнгә, кыюсыз гына:

— Ул — Даниярның әнисе Тәнзилә, — диде. Илүсә, әнисе әйткән сүзләргә

ышанмагандай:

— Нәрсә дисең? Әнисеме?! — дип кычкырып җибәрүен сизми дә калды.

Ул кечкенә вакытта менә ни өчен өзгәләнә-өзгәләнә елаган икән әнисе. Шул

мизгелдә ике кадерле кешесенең кычкыра-кычкыра талашулары, үзенең читтән

генә куркудан дерелдәп карап торулары күз алдыннан йөгереп үтте.

— Әйе, аның аркасында күпме җәфа чиккәнемне үзем генә беләм.

Очрашуларыгызны дәвам итеп, гаилә корырга уйласагыз, безнең

саф хисләребезне, җылы мөнәсәбәтебезне урлаган шул карак белән

туганлашыйкмы? Кодагыйлар булып бер табында чәй эчикме? — Әнисе, өстенә

эссе су койган чебешкә охшап калган кызының алдына тезләнеп:

— Мине газап утларында яндырган шул хыянәтченең малае белән араңны

өз, зинһар! — дип үтенде.

Илүсә телефонын сүндереп, бүлмәсенә кереп бикләнде дә төне буе күз яше түкте.

Аның әтисенең якасына ябышып, Даниярның әнисенең битенә сугып: «Оятсызлар

сез!» — дип әйтәсе килде. Сөюләренә киртә булган әлеге ике адәм затының Илүсә

белән Даниярга гомер бүләк итүләре исә уеннан кире кайтырга мәҗбүр итте.

— Беркайчан да ташламам дип антлар иткән, үзен фәрештәләргә тиң

күреп яраткан бердәнберемә аерылышу турында ничек аңлатыйм соң хәзер?

Синең әниең кайчандыр безгә кайгы алып килгән, кеше гаиләсен җимерүче

азгын хатынның малае белән очрашмавымны үтенде газиз әнием, дисенме?

Әгәр дә дөреслекне әйтсә, үрнәк булырдай ана нинди сурәттә килеп баса үз

баласының каршына? Данияр аны гафу итә, кичерә алырмы, бу авырлыкны

ул ничек күтәрер? Юк, Илүсә беркайчан да аңа бу турыда әйтмәс. Нинди генә

булса да, Тәнзилә апа аны якты дөньяга тудырган ана бит. Ул Даниярның

яраткан кызын югалту газабыннан әнисенә карата нәфрәтләнүен теләми.

Шуңа күрә бу аның мәңгелек сере булып калачак.

Илүсә соңгы очрашуга гадәттәгечә канатланып түгел, күңел әрнүләреннән

нишләргә, күз яшьләрен тыярга ихтыяр көчен каян алырга белмичә барды.

«Минем башка егетем бар», — дип ялганлаганда, нинди хисләр кичергәнен

әйтеп-аңлату мөмкин түгел иде. Икесе дә аерылышуны авыр кичерделәр,

төшләрендә бер-берсен эзләп, таба алмыйча тилмерделәр. Нишлисең бит, әти-

әниләренең хаталары өчен балалары кыйммәт түләгән кешеләр җир йөзендә

бер алар гына түгел. Илүсә бер-берсен онытырга ярдәм итүен, Даниярга

бәхетле тормыш бирүен Аллаһы Тәгаләдән ялвара-ялвара сорады.

Рәзинә ӘХМӘДУЛЛИНА,

Янил урта мәктәбенеңтатар теле һәм

әдәбияты укытучысы,

Кукмара районы

 

 

"КУ" 6, 2015

Фото: pixabay

Теги: проза хикәя яза аласызмы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев