Логотип Казан Утлары
Хикәя яза аласызмы?

Ләйсән яңгыры (хикәя)

Ильяс ни булганын исенә төшерергә тырышып карады. Ләкин бар хәтерләгене: әллә нинди усал җанварлар тавышы чыгарып бәрелешкән ике тимер ат та, тән буразналары аша аккан сыек кан инеше һәм шул инешнең башы булган җәрәхәтләрнең сулкылдап сызлавы иде...

«Там, там, там, тамуыңны яратам», — яңгыр астында шулай дип

җырлап барганда, ул... уянып китте. Кайдадыр чалкан ята икән бит, ә аның өстенә ниндидер кыз иелгән. Теге җылы тамчылар шуның күзеннән тама икән ул!

Ильяс, керфекләрен көч-хәл белән күтәреп, тирә-якка күз салды,

шактый вакыт үзенең кайда ятканын абайлый алмый торды. Соңыннан гына, әче спирт исен тоеп, ап-ак түшәм һәм стеналарны күреп алганнан соң,тирәсендәге ятакларда берничә кешенең шәүләсен күргәч, хастаханәдә ятканын аңлады. Ә салкын бит очларына йөрәк түреннән, бәгыреннән сытылып чыккан кайнар яшьләрен тамызучы — ул аның сөйгәне Ләйсән иде.

Ильяс ни булганын исенә төшерергә тырышып карады. Ләкин бар

хәтерләгене: әллә нинди усал җанварлар тавышы чыгарып бәрелешкән ике тимер ат та, тән буразналары аша аккан сыек кан инеше һәм шул инешнең башы булган җәрәхәтләрнең сулкылдап сызлавы иде.

Ә бу мөлаем кыз? Ә бу коңгырт күзле, килешеп торган нәзек кашлы кыз белән ничек танышып, очраша башладылар соң әле алар?

Ләйсән яңгырның шыбырдап койган мәле иде. Кызык. Ничек туры килгән бит, ә! Аларның очрашып йөри башлаганнарына атна-ун көн генә булгандыр әле. Ләйлә белән Мәҗнүндәй бер-берсенә бер күрүдә гашыйк булган ике яшь йөрәк Кабан күле буендагы төсле фонтаннарның «җырлаганын» тыңлап йөриләр иде. Фонтандагы су тамчылары «Әдрән диңгез» көе белән гаҗәеп төсләр чыгарып агыла. Шул вакытта кинәт беренче, күптән көттереп килгән

яңгыр, ләйсән яңгыры башланмасынмы?! Барысы да тизрәк яңгырдан качу ягын карый. Озак та үтмәде, мәйданда мәхәббәттән тилергән ошбу пардан башка беркем дә калмады. Чалбар балакларын сыксаң, бер чиләк су чыгар инде, ә алар һаман уйныйлар, шаяралар. Казан уртасында мондый мөмкинлек

тагын кайчан булыр?

— Ләйсән ләйсәнне ярата! — дип, шатлык тулы тавышы белән кулларын күккә күтәреп аваз салды Ләйсән.

— Ильяс Ләйсәнне ярата! — дип җавап бирергә кирәк тапты Ильяс.

— Там, там, там, тамыуыңны ярата-а-ам! — дип шатлык яшьләре аша яңадан җавап бирергә ашыкты Ләйсән.

Алинә ЮНЫСОВА.

Мамадыш

"КУ" 4, 2015

Фото: pixabay

Теги: хикәя хикәя яза аласызмы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев