Логотип Казан Утлары
Хикәя яза аласызмы?

Кычкырып укылган хат (хикәя)

Аязны алырга дип киткән иде әнисе, Аяз кайтты, тик әнисе генә күренми әле. Аяз да кайтканнан бирле көйсез, гел елыйсы килеп тора, ул да әнине сагынадыр инде дип уйлады Айгөл. Ә әби нигә Аязны кочаклап елый икән? Әтинең дә кәефе юк...

«Күк-кү, күк-кү, күк-кү...» — ә күке санады да санады. Айгөлнең аны

нәрсәгә юрап санатканын белә иде микән ул?

Әле ярый җәйге матур көннәрдә күкеләр күкелди, алар бит Айгөлнең зур

өмете. Айгөл күкенең мөмкин кадәр әзрәк күкелдәвен тели, чөнки ул әнисе

кайтасы көнне күкегә ышанып саный. Әнә бит, күке дә ишеткән, ахрысы,

3-4 көн элек сигез яки тугыз тапкыр күкелдәсә, хәзер биш-алты тапкыр гына

күкелди. Димәк, әнисе, һичшиксез, тиздән кайтачак, күке алдамас! Бу кошка чын

күңеленнән ышанды шул Айгөл. Иртән бәбкәләрне су буена алып барганда,

Айгөл белән әнисе гел күке тавышы ишетәләр иде. Соңгы арада әнисе күке

тавышын ишетүгә туктап кала да, нидер саный да, авыр сулап куя. Нәрсә

санады икән аның әнисе? Айгөл бу турыда белми иде. Ләкин күке әнисе

санаганда кыскарак, әзрәк күкелдәгән сыман тоелды аңа. Әллә әнисе күкенең

әз күкелдәвенә үпкәләп кәефсезләнде микән?.. «И, күке, нигә тавышыңны

кызганасың, әнинең күңеле булыр иде, күкелдә әле озак итеп», — дия торган иде

кыз шулчакта. Ләкин әнисе генә: «Алай димә, кызым, күке ялгышмас, үзем дә

шулай сизәм...» — дип, кызын кочагына алып һәм карынындагы бәбиен сыйпап

үксеп елый да таралыша башлаган бәбкәләрне җыя — су буена юлларын дәвам

итәләр иде алар. Никтер Айгөл әнисенең олылар сөйләшә торган җитди сүзләр

сөйләвен өнәп бетерә алмый, әнә әле дә әллә нинди сәер сүзләр әйтеп куйды,

аңа әнисе назлы, йомшак итеп әйткән сүзләр күбрәк ошый.

Хәзер урамнан үткән чагында күрше-тирә апалар никтер Айгөлдән гел хәлен

сорыйлар, бәби еламыймы дип тә белешкәлиләр. Кайберләре берничә сум

акча яки кәнфит бирәләр дә, Айгөлнең башыннан сыйпап: «Тәүфигың белән

исән-сау үсә күр, балакай, без дә кулдан килгәнчә булышырбыз», — дияләр.

«Ни булган соң бу апаларга, элек бер дә болай эшләмиләр иде бит?» — дип

аптырашта да калгалады Айгөл. Мөгаен, аның энесе туу шатлыгын шулай

бүлешәләрдер, ул бит хәзер дәү апа булды! Шушы уйлардан соң сөенеп,

очынып китә дә өй түрендә бишектә яткан энесе Аязның бит очыннан үбеп ала.

Ничек рәхәт бит алар өендә хәзер! Әтисе белән әбисе Аязны бик яраталар,

бер генә минутка да яныннан китмиләр. Әле тиздән әниләре дә кайтып җитсә,

тормышлары түм-түгәрәк булыр! Айгөлнең исәпләвенчә, әнисе тагын өч-дүрт

көннән кайтып җитәргә тиеш. Их, ничек сагынды бит ул әнисен! «Бәбиләр

өләшә торган җир»гә Аязны алырга дип киткән иде әнисе, Аяз кайтты, тик әнисе

генә күренми әле. Аяз да кайтканнан бирле көйсез, гел елыйсы килеп тора, ул

да әнине сагынадыр инде дип уйлады Айгөл. Ә әби нигә Аязны кочаклап елый

икән? Әтинең дә кәефе юк. Алар да, мөгаен, әнине сагынганнардыр... Ә әнисе

Аяз белән бергә кайта алмаган, чөнки бәби алган җирдә Аязның киемнәре,

уенчыклары тузгып ята икән, әнисе шуны җыештырырга калган, әбисе шулай

дип аңлатты. «Энемнең ул уенчыкларын әни монда алып кайтса, рәхәтләнеп

уйнар идек. Әни шактый озак торды, мөгаен, Аязның уенчыклары ике сумкалык

булгандыр! Хәер, юк, ике сумка гына түгел, бер атна буе җыелган уенчык тагын

да күбрәк, дәү бер тау кадәр булгандыр инде...» — дип уйлады Айгөл.

Көннәр шулай үтә торды. Айгөл беркөнне йокы бүлмәсендә ниндидер тавыш

ишетте. Әкрен генә ишекне ачып караса, аның әтисе әнисенең Айгөл төнлә

кочаклап йоклый торган киемнәрен кулына кысып тоткан да үксеп-үксеп елап

утыра. Бу хәлдән соң Айгөл түзмәде, әнисенә хат язарга булды. Дөрес, ул

әле беренче класста гына, шулай да яза белә инде. Хаталары булса, әбисе

белән әтисе төзәтер әле, төзәтмәсә, аның әнисе акыллы бит, болай да аңлар

ул аны. Хаталарын төзәтеп укыганда, менә мондый иде хат:

«Сәлам, әнием! Әни, Аязның киемнәрен, уенчыкларын җыеп бетердеңме

әле? Инде күке кычкырмый да башлады, димәк, сиңа кайтырга вакыт, ә син

һаман күренмисең. Әни, җыелган әйберләреңне ал да кайт син, калганы

андагы бәбиләргә калсын. Сумкаларыңа сыймаса, безгә әйт, әти күрше Салих

абыйның дәү машинасы белән апкайтыр. Анда бәби бирүче апаларга әйт

инде, мине көтәләр, диген, тизрәк кайт, әни, без сагындык. Аязның, әтинең,

әбинең сине бигрәк тә күрәселәре килә, аларны елатма, кайт, яме, әни! Көтәм.

Кызың Айгөл».

Әлеге хатны кыз әтисе кулына тапшырды, чөнки аның әтисе бу дөньяда

Айгөл өчен барысын да эшли, бу хатны да, һичшиксез, әнисенә тапшырыр.

– Әниең безне күзәтеп тора ул, кызым, еламаска куша. Бу хатны аңа

кычкырып укырбыз, ул ишетер, — диде әтисе калтыраулы тавыш белән...

 

Гөлшат ЗӘЙНИ

"КУ" 4, 2015

Фото: pixabay

Теги: проза хикәя яза аласызмы татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев