Күрше кызы (хикәя)

— Әни, мин күрше Сәлимәгә өйләнәм, — диде Дамир.

— Юк! Юк! Юк! — диде әнисе.

Дамирның өстенә әйтерсең салкын су сиптеләр. Ул әнисеннән мондый

җавап алырмын дип башына да китермәгән иде. Әнисе аңа Сәлимәдән дә

яхшырак, баерак кызлар барын, күрше кызының аңа тиң түгеллеген тезеп

китте, китте... Шунда кинәт Дамирның мие чуалды, аңа әнисенең сүзләре хак

шикелле тоелды һәм ул иртәнге матур уйларыннан кире кайтты.

Алар кечкенәдән үк бергә уйнап үстеләр, бергә мәктәпкә бардылар, бергә

кайттылар, математикадан бергәләп авыр мәсьәләләрне чиштеләр. Әкренләп

дуслыкны мәхәббәт ялкыны чорнап алды. Алар хәзер матур киләчәк турында

сөйләштеләр, хыялландылар. Күрше кызы тәмам йөрәгенә кереп урнашты

Дамирның. Торса да, ятса да, озын чәчле, шомырттай кара күзле, мөлаем йөзле,

йомшак тавышлы Сәлимә күз алдыннан китмәде. Ул хәзер күрше кызыннан башка

яши алмас дәрәҗәгә җитте. Әйе, бары тик Сәлимә генә аңа наз, матур көннәр, бәхет

бирәчәк. Ул бары тик аның белән генә гомер юлын бергә кичәчәк, бәхет диңгезендә

йөзәчәк. Һәм ул бу турыда бүген Сәлимә белән ачыктан-ачык сөйләшәчәк, аның

кулын сораячак. Ул шундый нияткә килеп, урыныннан кузгалды, шунда аның

күзе әнисе белән очрашты һәм ул үзенең бу сөенечен иң әүвәл әнисе белән

уртаклашырга булды, тик әнисе әнә ничек кырт кисеп кенә җавап бирде бит әле!

Шул көннән соң Дамир Сәлимә белән очрашканда аңа күтәрелеп карамаска

тырышты, чөнки әнисе аны башка берәүнең кызы белән таныштырып та

өлгерде. Дамирның йөрәге Сәлимә дип типсә дә, ул, әнисенең сүзен аяк астына

салып таптармын дип куркып, Равиягә өйләнергә булды.

Шаулатып-гөрләтеп туйлар уздырдылар, егет белән кызга иң матур теләкләр

теләделәр. Дамир белән Равия аерым яши башладылар, матур гына кызлары

туды. Барсы да яхшы кебек иде, тик Дамирда Равиягә карата саф, ихлас ярату

хисләре барлыкка килә алмады. Озакламый алар аерылыштылар, ул Сәлимә

янына барып, аны оныта алмавы, бәхетсезлеге турында сөйләмәкче, тезләнеп

гафу үтенмәкче булды, әмма соң иде шул. Сәлимә күптән түгел генә кияүгә чыккан.

Ничә тапкыр өйләнеп караса да, әйбәт гаилә тормышы төзи алмады Дамир.

Әйе, уч төбеңә килеп кергән бәхет кошын бер ычкындырсаң, аны яңадан

тота алмыйсың шул.

 

Халидә Фәрдиева,

Казандагы 4нче гимназиянең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

 

"КУ" 3, 2016

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: