Эт исе (хикәя)

SMSны укыгач, кыз бетте генә инде... Анда өч кенә сүз язылган иде. «Әтиең... Шалтырат миңа». Аның маңгаена бөртек-бөртек тир бәреп чыкты, әнисе юкка гына мондый сүзләрне язмас иде. Эш бүлмәсендә калдырган кәрәзле телефонында унлап алынмаган шалтырату. Сәрия калтырана-калтырана әнисенә шалтыратты һәм шул минутта бөтен дөньяның асты-өскә килде. Әти, әтием... Юк, булмас, моңа ышанып булмый. Әле ике сәгать элек кенә эшкә барырга бергә чыктык бит...

Өйдә аны иң беренче, койрыкларын болгый-болгый, шатланып Акбай каршы ала торган иде, ә бүген ул кергән-чыккан кешеләргә өрде дә өрде:

— Кемнәр болар? Монда нишләп йөриләр? Хәзер минем хуҗам кайтыр да без аның белән урамга чыгарбыз, ишегалларын әйләнеп керербез. Язгы-көзге ауларны, болыннарда, урманнарда рәхәтләнеп чабып йөргәннәребезне искә алырбыз. Тик нигә һаман кайтмый соң ул? Минем сагынып көтеп торуымны белә бит юкса. Әти-әнисе янында иркәләнеп үскән Сәриягә бу фаҗигале көн башка балта белән суккан кебек булды. Бик авыр кичерде ул бу бетмәс-төкәнмәс кайгыны. Көр кәеф белән эшкә киткән әтисе бүтән кайтмас микәнни? Ничекләр күтәрергә мондый әйтеп тә, сөйләп тә бетерә алмаслык хәсрәтне? Җитмәсә, бертуктаусыз Акбай өрә.

— Тукта инде, йөрәгем ярылганны ичмасам син аңла! — диде Сәрия.

Эт хуҗабикәсенең күзенә карады. Алар бер-берсен аңлаган кебек булдылар. Аның кычкырып-кычкырып елыйсы килде, ул, күз яшьләрен күрсәтмәс өчен, Акбайны ияртеп урманга китте. Машина эчендә этен кочаклап үксеп-үксеп елады кыз. Тик хәсрәттән качып, котылып буламы соң? Менә ничәнче көн инде этнең күзеннән яшь кипми, өрми дә үзе, әмма куркыныч тавыш белән улый да улый. Сөякләр биреп, сөйләшеп карыйлар, тик ул күзен мөлдерәтеп бага да тагын улый башлый. Аның әрнеп улавына күршеләр шелтә белдерә башладылар.

Ә беркөнне берсе:

— Туктатыгыз бу этегезне улаудан, хәтта төннәрен дә аның аркасында йокы юк. Юкса МЧС чакыртабыз да аттырабыз, — диде ярсып.

Сәбәбен белгәч, тынып калды тагын үзе.

— Ау этен аучы кешегә бирик, тилмертмик дигән идем. Үзебез шәһәр кешеләре булгач, этебез дә 9нчы каттан лифт белән генә йөри торган хайванга әйләнеп калды, — дип әйтеп карады әнисе кызына.

— Сигез ел бергә торган, инде гаилә әгъзасы булган этне ничек бирә аласың син?  — диде кыз.

— Үзем карыйм Акбайны! Эштән кайткач, әтиләре эш киемнәрен салып, аучы костюмын киеп, Акбай белән урамга чыга торган иде. Эт һәрвакыт хуҗасына сырпаланып, сикереп йөри иде. Хуҗа кешенең киемнәренә эт исе сеңеп беткән иде. Хәзер Сәрия әтисе шикелле эте белән гел бергә: урамга да алып чыга, дачага аны ияртеп кайта, чөнки элек әтисенең костюм-чалбарыннан эт исе килсә, хәзер, киресенчә, эттән әтисе исе килә. Шул исне иснәп туя алмый кыз. Бигрәк тәмле ис — әти исе! Шуны иснәп, Акбайның күзенә карап, әтисе белән сөйләшкән кебек була ул.  Акбайга серләрен сөйли, кайгы-шатлыкларын уртаклаша.

***

Менә инде биш ел гомер узып та китте. Акбай да картаеп бара, күзенә томан төшә башлады. Эт гомере бик кыска шул. Ул да бу дөньядан китеп барса, каян килер әти исе? Бәлки, әтисеннән калган китаплардандыр? Бәлки, ул утырткан агачлардан? Бәлки, ул үстергән кыздан?

                                                                        Фирдәвес Хәйруллина, китапханәче

 
"КУ" 1, 2015 
фото: pixabay
Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: