Ятим йорт

Ятимлек ни ул? Балачактан әти-әнисез, яклаучысыз-саклаучысыз калып, язмыш суыкларында туңып, ялкыннарында янып, куырылып үсеп балигъ булу дияр иде уң як күршебез Минзифа. Ятимлекме?! Аһ, ятимлек ул, өч балаңны җил-яңгыр тидерми, иркәләп-сөеп үстереп кеше иткәннән соң картлык көнеңдә ялгыз башың тилмерүде-е-р... Монысын сул ягыбызда гомер иткән Галимәттәй әйтер иде. Ятимлек ачысын берни белән дә үлчәп тә, аңлатып та булмый. Аны үзе татып караган гына белә... Акыллы, сабыр хуҗам Хәдичә авыр сулап шулай җөпләп куяр иде... Иде дим... Чөнки аларның берсе дә бүген исән түгел. Ә мин менә картайган, чалшайган булсам да, җан асрыйм әле. Син кем буласың соң, диярсез. Ни, нәрсә буласың соң, дип сорагыз. Мин – илле яшьлек, әй, илле еллык авыл йорты. Бушап калган ятим йорт... Җан асрыйм, дидемме? Дөресе дә шул. Гәүдәм агачтан, түбәм калайдан, күз-йөзем пыяладан булса да, сызлана, моңлана белгән җаным, сукрана, куана белгән йөрәгем, сизгер, бик тә сизгер күңелем бар минем. Әнә моннан биш ел элек бердәнбер кызы бик үгетләгәч, Сарытау якларына яшәргә китәргә ризалык биргән Хәдичәнең үлеме турында миңа беркем дә хәбәр итмәде бит. Җаным сизде, күңелем тойды. Май иртәсе иде. Ян бакчадагы сиреньнәрнең шәмәхә дулкынлы диңгезне хәтерләтеп шаулап чәчәк атып утырган мәле. Ышанасызмы-юкмы, кинәт чәчәкләр төсен үзгәртте, таҗларын түбән иде, «диңгезем» каралып калды. Минем бүрәнәләрем дә кысылып куйды, бөтен тәрәзләрем, ишекләрем белән мәңгелеккә югалтуның җанны сытарлык авырлыгын тойдым шикелле. Сабыр гына бер көн, бер төн көттем. Хуҗакаемның гәүдәсен туып үскән, сиксән бер ел гомере үткән авылына алып кайтырлар, якын зиратка әнисе Миңсорур янына җирләрләр дип уйладым. Капкаларны тутырып ачарга әзер торыгыз дип, таң җилләрен кисәттем. Тик юкка... Гаепле кешедәй башын иеп, Хәдичәнең туганнан туган энесе генә ачып керде ишегемне. Яшел сандыктан апасының үлемтекләрен алып чыгып ак машинага салды да, ирле-хатынлы якын күршеләрне утыртып, ерак юлга кузгалды. Нишлисең, язмыш... Бердәнбер баласы, оныклары янында каласы килгәндер мескенкәемнең... Соңгы әманәте шул булгандыр.

И-и-х, бу юлысы бигрәкләр дә китәселәре килмәгән иде! Үлемнең салкын сулышын тойгач та, туган йортыма кайтып, үз ятагымда җан бирер идем дип ыңгырашкандыр бичаракай. Аралар бик ерак шул – алты йөз чакрым, алты йөз...

Исән-сау чагында, ерак араны якын итеп, елга ике-өч мәртәбә барып кайтыр иде Хәдичәм газизләре янына Сарытауга. Бик тә күңелсез булып кала иде миңа ул киткәч. Ике көнгә бер күрше кызы кереп, гөлләргә су сибеп чыга да соң. Ай күрде, кояш алды дигәндәй... Түзә идем. Чөнки белә идем, бик тиздән хуҗам туган нигезен, туган йортын, ягъни мине, өзелеп сагынып кайтып җитәчәк. Мин ташланмаган, мин ятим түгел. И аның капка тоткасын бәйләгән әлүмин чыбыкны кабаланып сүтүләре, өйалды ишегендәге кечкенә, үзе әйтмешли, «фасун» өчен генә эленгән йозакны ачып, болдыр баскычыннан менүләре, бисмилла укый-укый бусагамнан атлап керүләре, чиксез ярату, җирсү белән мөлдерәмә тулган яшьле күзләренең һәр почмагымны сыйпап, барлап чыгуы! Аннан чәй табыны әзерләү, бер-бер артлы күрше-күлән, туган-тумачаның хәл белергә агылуы... Дөресен генә әйткәндә, бездән беркайчан да кеше өзелмәде. Яшермим, шушы хәлгә ишек-идәннәремнең зар елаган чаклары да булмады түгел, булды: берсе лап-лап атлый, берсе дөп-дөп дигәндәй, берсе ишегемне каерып ача, икенчесе бар көченә шапылдатып ябып куя. Түз генә! Инде менә аңлыйм, бик бәхетле вакытлар булган икән лә ул! Хәзер айга бер тапкыр да капка келәсе күтәрелми. Ишегалдын кычыткан, әрем, өрәңге басты. Кайчандыр тыйнак матурлыклары белән җанны иркәләгән сиреньнәр дә әллә нишләде. Тәмам аздылар, әрсезләнделәр. Чәчәк атуларының гел рәте-чираты юк. Әллә минем кебек картайдылар, әллә ялкауландылар. Хәер, алар да ятим бит, ятимнәрдән ни көтәсең...

Менә тагын бер таңны аттырдым. Дүрт тәрәзәм дә кояш чыгышына карап торганга, алсу нурлар иң беренче булып күптән юылмаган, тоныкланып калган пыялаларыма төшә. Эчке якка үтеп керә алмый алар, әллә сагыштан, әллә вакыт тәэсиреннән сап-сары булып калган челтәр-пәрдәләр гел тарттырылган килеш. Эх, ачучы булсамы! Идән такталарында, акка буялган бүрәнәләремдә «кояш куяннары» биешер иде. Алар тыпырдаудан кузгалган кояшлы тузанга карап булса да күңелем күтәрелеп китәр иде ичмасам. Юк шул, юк. Ник бер адәм заты керсен. Үтәләр дә китәләр, үтәләр дә китәләр. Ара-тирә миңа караш ташлыйлар ташлавын. Кем кызгана, кем бәяли дигәндәй...

Әлләү! Әйттем исә кайттым, Түбән урам Ралия төпчек малае Әмир белән туп-туры миңа төбәп киләләр түгелме?! Билләһи, миңа таба киләләр! Әнә капка келәсен чыңлаттылар, ачтылар, ишегалдына керделәр. Керделәр дә туктап калдылар. Як-якларына караналар... Кулларында көрәк, балта, чалгы. Ни кылырга җыеналар болар, уйларында ни?! Әллә, Алланың рәхмәте, кычыткан-әремнәргә, өрәңге үсентеләренә каршы орышка чыкмакчылармы?

Сөйләшәләр, тыңлыйм әле.

– Карале, әни, икебез генә булдыра алырбызмы икән? Монда урман-чытырман бит. Джунгли!

– Әйдә, бисмилла әйтеп башлыйк, улым. Иртәгә апаңнар да кайтып җитәр. Бөтенебезне түләүсез ялга җибәрделәр дип шалтыраттылар.

– Син аларның бу өйгә кайтып торачакларына ышанасыңмы?

– Ник ышанмаска? Пенсиягә чыккач, очтыртып кайтырлар. Мәктәпне бетергәч, очып чыгып киткән кебек.

– Кайчан була инде ул?!

– Тә-ә-әк... Апаңа ел ярым, җизнәңә өч ел калып бара бугай. «Эһ» дигәнче үтә дә китә ул вакыт. Сизелми дә.

– Аңа тиклем җәйләрен ял көннәрендә монда яшәрләрме?

– Шулай диделәр ич! Үз теләкләре. Авызларына сугып әйттермәдем. Туган җир тарта ул, улым. Магнит кебек. Белерсең әле.

– Мин авылдан китмәячәкмен!

– Барысы да шулай әйтә. Тик аттестат алуга, выжт шәһәргә! Башта укып һөнәрле булам да кайтам, ди, аннан бераз эшләп алгач кайтырмын, дип үз-үзен алдалый, аннан өйләнә йә кияүгә чыга, аннан балалар туа, аннан тегесе-монысы... Шулай итеп, чит җирләрдә гомерләре үткәнен сизми дә калалар... Йә, улым, башлыйк булмаса, бир чалгыны.

– Чалгы үземнеке! Әнә синең урагың бар.

Үз колагыма үзем ышанмыйм! Кайталар ди бит! Яшәргә кайталар ди! Тә-ә-к, документ буенча мин – Ралиянеке. Тик аларның таштан салынган хан сарае сыман үз йортлары бар. Димәк, үксез баланы асрамага алган кебек, мин – ятим йортны башка берәүләр асрамага алмакчы! Кемнәр икән? Нинди кешеләр? Апаң, дидеме әле? Болай булгач, күргән-белгән кеше булып чыга бит инде. Авылыбызныкы. Түбән урамныкы. Иртәгәгә чаклы ничекләр түзәрмен, ә? Карале ничек эшкә ябыштылар. Әбәткә тиклем ишегалдын ялт иттереп куячаклар бу уңганнар. Ян бакчага керерләрме икән? Коймаларны буяр булсалар, куакларны жәлләми кыркырга кирәк. Үсә ул куак, беркая да китми. Тамырлары җирдә бит! Тамырлар сау булганда, куркыныч түгел лә ул...

Сөбханалла, булса да булыр икән әнисенә охшап олыгайган бала! Тач Мәдинур инде менә. Хәдичәнең ахирәтен әйтүем. Ул йөзе, гәүдәсе, атлап йөрешләре дисеңме. Исеме дә исемә төште үзенең – Гөлсинә! Мәдинурның телендә гел шул кызы иде бит. Гөлсинәм бишлегә генә укый, Гөлсинәм тегә, Гөлсинәм чигә... Соңрак, Гөлсинәмә хат яздым, Гөлсинәләр кайтып китте... Гөлсинәләр нишләптер озак кайтмый...

Аңлагансыздыр инде, төне буе керфек тә какмый тагын бер таңны аттырып, булачак хуҗаларымны каршы алуым. Киләләр бит, киләләр! Иң алдан Әмир улым җилдерә. Бераз арттанрак Гөлсинә һәм озын буйлы, чандыр гәүдәле ир-ат атлый. Монысы тәгаен Гөлсинәнең хәләле. И карый инде ерактан ук миңа зәңгәр күзләрен тутырып. Тәвәккәл кешегә охшаган үзе. Кире уйламас, иншаллаһ. Ирле-хатынлы икесенең өстендә дә карасу зәңгәр төстәге кием, баш киемнәре дә шул төстә, ниндидер рәсеме дә бар, әллә ат төшерелгән шунда. Ат кебек эшлибез дигәнгә ишарәдер инде бу. «Списовка» дип атала бугай мондый күлмәк-ыштаннар. Безнең авылда да бик күп хәзер шундыйны киючеләр.

Төсләре генә икенче – яшел, «татнифет» дигән язуы чекерәеп тора. Их, гөнаһ шомлыгына, кояш та болыт артында бит әле бүген. Нурлары тәрәзләремә, түбә калаена төшеп уйнакламый. Бераз матуррак, күңелгә ятышлырак булып күренер идем диюем. Хәер, буяулары тоныкланган кәрнизләргә, бик күптәннән чишмә суы белән йөгертелеп юылмаган тәрәз күзләренә кояш нуры төште ни дә, төшмәде ни. Бер сүз белән генә әйткәндә, кеше кызыгырлык түгел инде кыяфәткенәм, түгел. Аның каравы, ачык күңелем, дөресрәге җырлап ачыла торган капка-ишекләрем бар. Әнә җырлатып килеп тә керделәр... тораташтай басып та каттылар. Әллә телсез дә калдылар инде. Юк икән...

– Да-а, малай!

– Лапасны, баз өстен, утын сараен, мунчаны сүтәсе...

– Сүтмиселәрен генә сана, хатынкай. Исемлектә бер пункт та калмаска охшап тора әле монда...

– Ызбаны да сүтәсезмени?! Ни бит... Хәдичә әби...

– Бигрәкләр дә тузган икән шул бу йорт, Әмир энем. Ерактан ничава гына булып күренгән иде дә соң. Искегә тисәң исең китәр, дигән бит борынгылар. Бәладән башаяк, әллә соң сезнеке кебек ап-ак кирпечтән...

– Чүегез әле. Ул турыда соңрак сөйләшербез. Әнә каен түмәркәләре. Җайлап утырыгыз да бүгенге эш фронтын барлый торыгыз, яме. Ә мин башлап өйгә кереп чыгыйм... үзем генә...

Гөлсинәнең тавышы калтырап чыкты. Күзләре дә дымланды кебек. Дулкынлана балакай. Өч дистә ел читтә яшәгәннән соң, туган авылына кайтып төпләнергә җыена диген, ә?! Кесәсеннән кайчандыр Хәдичә апасы үз куллары белән чүпрәк бауга бәйләп куйган ачкычны чыгарды. Йозакка туры китерә алмый азаплана. Ачты, баскычтан күтәрелде, керде... Йә, Ходаем, карашы! Шундый өздереп, якын итеп карый. Сак кына атлап яшел сандык янына килде. Әллә ничә кат ачып-ябып карады. Балачагын исенә төшергәндер. Ул заманда көмеш калай белән бизәлгән яшел-зәңгәр сандыклар һәр өйнең күрке иде бит. Бүген сандык миндә генә калды бугай. Күңелем шулай тоя. Әйткәнемчә, күңелем мине беркайчан да алдамый... Түр якка үтте. Диванга иелеп чәчәкле япманы сыйпый... Күз яшьләренә төелде... елый... Шул диванны тутырып шат елмаеп утырырга яраткан әнисен исенә төшерде бугай. Әй, гомерләр диген... Агач рам эчендә эленеп торган шамаилгә бакты. Дога пышылдый. «Бисмилләһ-иррахмәнир-рахим. Әлхәмдү лилләһи раббил галәмин. Әррахмәнир-рахим...»

Укы, балакай, укы. Киткәннәрнең рухы шат булсын, үзеңнең күңелең чистарынсын, пакьләнсен. Ничә ел инде Китап сүзен ишетергә зар-интизар булып яшим. Һай, ялганлыйм! Кяфер сүз сөйлим. Авылыбызда биш иман йорты бар ла безнең. Икесен хәтта мин дә күрәм, уңга карасам – яшел манара, сулга баксам – көмешсыманы, очларында айлары балкый. Ходай күпсенмәсен берүк, көненә биш тапкыр төрле яклап яңгыраган азан моңына гына чумып утырам!

Бераз тынычланды бугай. Күрче, хатын-кыз хатын-кыз инде, кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, тонык көзге янына килде. Күз яшьләрен сөртте, иреннәренә сизелер-сизелмәс кенә елмаю да кунды әле. Шулай, сеңлем, яшәү дәвам итә. Дәвам иттерергә кирәк тормышны, дим. Минем белән бергәләп. Һәр бүрәнәсе, һәр идән тактасы изге күңелле Хәдичә апаң, җор телле, оста куллы әниең, күрше-күлән, авылдашларың турында бик күп якты хатирәләр саклаган өйдә.

Их, пәрдәләремне ачса! Әллә ишетте инде. Урам якка караган бер тәрәзәмнең пәрдәсен күтәрде! Уф! Никләр күтәрде дияргә калдым. Күрче, турыбыздан алпан-тилпән атлап ике ир-ат үтеп бара. Салмышлар. Ишегалдындагы кешеләрне шәйләделәр бугай. И карыйлар каерылып. Карарсың шул. Ничә ел ялгызы кукраеп утырган йорт тирәсе җанлансын да! Гөлсинә танымаса гына ярар иде боларны. Соңгы елларда танымаслык булып үзгәргән бу ирләрнең берсе – аның сабакташы Рәсим, икенчесе – бездән берничә йорт аша гына яшәүче Сәлим. Сәлим дигәннән, аны бу хәлдә күрүе бигрәкләр дә кызганыч инде. Ятим бала ул. Үз балалары булмагач, ирле-хатынлы Самания белән Закир балалар йортыннан алып кайтканнар иде янып торган җирән чәчле, ак йөзле, почык борыны өстенә бизәкләп тезгән кебек вак сипкелләр сибелгән тиктормас малайны. Шушы ристан күз алдымда үсте, мәктәпне бетерде. Әти-әнисе генә озын гомерле булмадылар... Егет тагын тома ятим калды. Икенче тапкыр... Шул сәбәплеме, тормыш юлы да кыеккарак китте: бүген укымый да, беркайда эшләми дә әнә. Йөри, адашкан бәрән сыман, кирле-кирәкмәгән кешеләргә ияреп.

Гөлсинә дә авыр сулап куйды. Таныгандыр, танымый. Карашында аптырау, жәлләү, тагын әллә ниләр. Типсә тимер өзәрлек ирләр көпә-көндез абына-сөртенә трай тибеп йөрсеннәр дә. Бер дә күңелле хәл түгел шул. Андыйлар тагын бар әле авылда. Уттай эш өстендә, диген. Юньсезләр. Кирәк бит ә, кешенең күңелен төшереп... Дөресен генә әйткәндә, минем бөтен курыкканым да шул иде. Ник дисәң, читтә яшәгән һәрбер авыл баласы өчен туып-үскән ягыннан да изге, газиз җир юк бит инде. Аның табигате дә гүзәл, кешеләре дә уңган, эчкерсез, саф күңелле булып хәтерләрендә саклана. Туйлар узгач, туннар тузгач дигәндәй, көннәрдән бер көнне шул авыл балалары туган ояларына әйләнеп кайталар да авылдагы үзгәрешләрне күреп «аһ» итәләр. Елгалар да саеккан, балыксыз калган, күлләр дә кипкән, урманнар да киселгән, авылдашлар да элеккечә ихлас, ярдәмчел түгел. Һәммәсенең телендә акча, уенда байлык, мал җыю... Шулай итеп, кайткан берсенең бөтен татлы хатирәләре, өмет-ышанычлары челпәрәмә килә дә куя инде. Күбесе йөрәк әрнүләренә чыдый алмый бераз каңгырып йөри дә тагын шул торган шәһәрләренә китеп югала. Бу юлысы бөтенләйгә. Аннан соң зиратка берәм-берәм гәүдәләре генә кайта...

Күрәм, Гөлсинәм дә өзгәләнә. Телгә килеп: «Дөньясы үзгәрде бит, кызыкай. Шәһәре дә, авылы да танымаслык булып үзгәрде, нишлисең...» – дип юатасым, үгетлисем бик килә үзен. Тик сизеп торам, акылы белән барысын аңласа да, Гөлсинәнең йөрәге бу ачы хакыйкать белән бер генә дә килешәсе килми шул. Әнә, уйларымны раслагандай, күзем күрмәсен ичмасам диптер, пәрдәне шалт итеп ябып куйды да диванга барып утырды.

«Утырып уйлар уйлар өчен җиткән икән буйларым», диеп җырлыйлар мәле? Әйе, авыл балаларына утырып уйлар вакыт бик җитте. Авыл да тере организм ласа. Йорт-каралтылар – аның күзәнәкләре, бормаланып сузылган урам-сукмаклар – тамырлары. Авыл яшәсен, үлмәсен өчен шул урам-тамырлардан гөрләп «авыл каны» агарга тиеш. Таңнан торып эшкә ашыгучы ир-егетләр, мал-туарларын көтүгә куучы яшь киленнәр, өй тирәсендә мәш килүче әби-апалар, яшел хәтфә үләндә тәгәрәп үсүче бала-чага, тавык-чебиләр, каз-үрдәкләр, хәтта дөбер-шатыр килеп чапкан матай-машиналарына хәтле – барысы да туктаусыз хәрәкәттә булырга тиешле авыл каны. Бер йорт-нигез юкка чыккан саен, бер гаилә шәһәргә күчеп киткән саен, тамырларда кан азая, тамырлар кысыла, кибә-корый. «Үлә бит авыл...» Бу сүзләрне Гөлсинә белән икебез берьюлы әйттек бугай. Иңрәүне хәтерләткән кайтаваздан сайгакларыма хәтле ыңгырашып куйды...

Ә Гөлсинә ниндидер бер катгый карарга килгән кешедәй капылт кына урыныннан сикереп торды да ишеккә юнәлде. Әллә авылга кайтып төпләнәсе килү уеннан ваз кичтеме? Әллә инде мине сүтеп, утынга тураклап, яңа өй салу уе тудымы башында? Белмим. Нишлим инде, ничек туктатыйм үзен? Тагын бер тапкыр ялварып күзләренә багар идем. Чыгып китә бит. Ишек тоткасына кулын куйды. Гөлсинә-ә-әү... Борылып карады! Кабат күзләре яшьләнде... Кинәт карашы матчадагы бишек элә торган чөйгә абынып, имәнеп китте. Үзе дә сизмәстән бугай, бишек җыры көйләгәндәй шигырь сөйли башлады:

Бишекләрдә тирбәлмәгәч,

Каян килсен балага моң?

Талбишеккә салмак булам

Инде үсеп буйга җиткән

Балаларын замананың...

Никадәр әрнү, чарасызлык, иксез-чиксез моң-сагыш иде аның тавышында! Һәм... ялгышмасам, күзләрендә кайчандыр, бик-бик күптәннән югалтканны табу шатлыгы да чагылды кебек. Әйе, әйе, аларда өмет, ышаныч чаткылары кабынуын күрдем мин!

Чү, әзият кәлүшләрен чыштырдатып, Фәйрүзә күрше кереп килә түгелме? Монысы ни «сайрап» куандырыр инде. Дөрес, Гөлсинә сеңлем, күрше апаңа әлегә ничу өйгә керергә, күзләре кирәккәнне дә, кирәкмәгәнне дә шәп шәйли аның. Шулай, шулай. Берни булмагандай шат елмаеп чыгып бас алдына. «Фәйрүзә апакаем, нихәл, разведкага килүеңме әллә?» – диепләр җибәр.

– Саумы, Фәйрүзә апа! Хәлләрең ничек?

– Безнеке картларча инде. Авылга кайтабыз дисез алайса. И-и мондагы чүп-чар, галәмәт икән. Ну-у, Маскыва ни сразы строилась...

– Һай, шәп әйттең, апакай! Күз курка, кул эшлинең урысчасы була инде бу, әйеме?

– Галимулла абзагыз яңа эш башлаган саен шулай кабатлый торганые мәрхүмкәем. Ызбаны да сүтәсездер бит?

– Юк. Сүтмибез! Эчен-тышын яңартып, курчак өе кебек матурлау безнең исәп, әйеме, Әмир энем?

– Әйе, Гөлсинә апа! Очып кына шулай дип әнигә әйтеп килим әле. Эче пошып калган иде. Мин хәзер, яме!

И игелекле күңел, артына борылып карый-карый йөгерә балакай. Ул минем өчен сөенә, мин аның өчен дигәндәй. Сөенми! Хәдичә әбисе Әмир улыма бик иртә дөнья куйган әбекәен алыштырган кеше бит. Әнисе әзерләп биргән күчтәнәч төенчекне тотып көн аралаш ялт итеп менеп җитә иде нәни егетебез. Утыралар иде картлык белән балачак чөкердәшеп чәй эчеп, гәпләшеп. Хәзер менә апаларына кунакка килеп йөрер.

Могҗиза, язмыш бүләге дими ни дисең инде. Әле берничә көн элек кенә мин тома ятим калган, ташланган, онытылган бер өй идем. Бүген исә яңа хуҗаларым табылды, хәтта күршекәем Фәйрүзә дә керер сукмагын бик тиз исенә төшерде әнә. Бу иксез-чиксез шатлык-куанычымны кем белән генә уртаклашыйм икән? Бөтен дөнья белән инде, бөтен дөнья белән!

Әй, сорыйм әле. Сиреньнәрем-гөлләрем, киләсе язларда элеккечә шаулап-кайнап чәчәк атарга вәгъдә бирәсезме? Кичә бөтен булган ботакларыбызны кистеләр, дисезме? Ә тамырларыгыз? Алар бит исән! Тамырларыбыз назлы, йомшак, миһербанлы туган җир туфрагында! Шулай булгач, яшибез әле, гөрләп чәчәк атабыз!


Картина pinterest.com сайтыннан алынды

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: