Ярату хакына (хикәя)

Зур мәхәббәт тарихларын күп ишеткәнсез­дер. Һәр кешедә үзенчәлекле алар. Үзенчә барлыкка киләләр, үзенчә яшиләр. Тик кешеләр кебек үк, алар да бер-берсенә охшаш булалар һәм, кешеләр кебек үк, бер-берсен кабатламыйлар. Бу тарих та башкалардан әллә ни аерылып тормый, бу тарих та башкаларга охшаш. Шулай да ул кабатланмас...

Таң әле беленер-беленмәс кенә иде. Ә ул инде уянды. Тәрәзә аркылы беренче трамвай­ларның йокылы-уяулы тавышлары ишетелә. Дүрт тулып киткән. Ә ай һаман күк катында алтын тәңкә төсле ялтырап утыра. Нәрсә дип кузгалмаган була инде? Барыбер таң ата башлаган бит. Ул да шул таң ата башлаганга уянды. Һәрхәлдә, шулай дип уйларга теләде. Юк, юк инде, артык борчылудан да, нидер сизенүдән, тынычсызланудан да түгел иде бу уяну. Таң әле беленер-беленмәс кенә, менә шуңа уянды.

Ә ул иртәгә кияүгә чыга.

Әйе, кияүгә чыга.

Яшьлек, син шундый кыска тоелдың...

Бер шагыйрь шулай дип әйткәнме әле?

Шулай шул...

Җүләрләнә инде әллә? Кияүгә чыккач, яшьлек бетә димени? Яшь гаилә генә барлыкка килә ич. Тик ник яшьләнә соң бу күзләр? Чүп кергәнме соң әллә?

...Алар – шат күңелле ике яшь кеше, ә егетне юллама белән чит җиргә эшкә җибәрә­ләр. Туган җирләреннән бик еракка. Ә кыз монда калачак. Бу аерылышуга ничек түзәрләр икән? Алар бер-берсен чиксез яраталар шул.

Менә бергә саф һавада йөрергә чыктылар. Кояш шундый матур итеп байый. Алар бер-берсенең сулышын ишетеп, ничек тә аякларын бергә туры китерергә тырышып атлыйлар. Һавада бөтерелгән ике күбәләк тә нәкъ алар төсле, канатларын бергә туры китерергә тырышып җилпи. Табигатьнең төгәллеге сокландыргыч... Күбәләкләр яз башы дип тормаганнар, очарга чыкканнар. Әле яз җепшеклеге кибеп бетәргә өлгермәгән сукмак буйлап берсен берсе меңнәр арасыннан тапкан ике яшь җан атлый.

– Миңа кияүгә чык әле!

– ...

– Ризамы?

Кызның өстенә бер чиләк кайнар су койдылармыни! Шундый сәер сүзләр. Әле алар яңгыраганнан соң үз-үзен күпме үчекләп йөрде бит ул. Көзгегә карыйсың да: «Әйдә, кияүгә чык», – дисең, шул чакны бигрәк сәер булып китә дә куя.

Күп көннәр узды, күп мәшәкатьләр артта калды. Ул кияүгә чыга. Чиксез ихлас бәхет. Тик алар бергәләп чит җиргә китәчәкләр. Яратуы хакына ул туган җиреннән аерылырга риза. Үз җанының аның җанын тоеп, сөйгән яры белән бергә матур гаилә булып яшәве бар дөньясыннан да кадерле...

фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: