Ут (хикәя)
Миномёт батареясе идарәсенең артиллерия разведкасы взводы бүлеге командиры Илдар очкыч дроннар белән идарә итеп, кирәкле мәгълүмат җыя, дошман тупланган урыннарның координата- нокталарын миномётчикларга җибәреп тора, кирәк булса, төзәтмә кертә. Миномёт батальоны аны төгәл мәгълүмат өчен һәрчак мактый, ә Илдар аларга вакытында өлгереп, эшне төгәлләп куйганнары өчен рәхмәтле. Әллә нинди гаҗәеп батырлыклар эшләмәсә дә, ул үз бурычын намус белән үти.
Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен
якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян,
шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа –
күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә
бат, ялтыравыңнан күреп, чумып алырлар. Тузан итеп
һавага күтәрсә – яңгыр тамчыларына кушылып, җиргә
төш. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл
сайла. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп,
иреккә ургыл, җиргә күмсә – орлык шикелле тишелеп
чык. Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп
күтәр. Нинди генә очракларда да җиңәргә өйрән. Көчле
рухлылар гына максатларына ирешә ала. Түземнәр генә
бәхеткә лаек!
Фәнис Яруллин
Татарстаннан ихтыяри булып Ростовка килгәч, «Хәрби югалтуларны
тулыландыру пункты»нда яңа килгәннәрне урнаштыру өчен бер атна
техника көтте ул. Тынгысыз җанга позывной шунда уйлап табылды.
Янындагы кичәге бер студент – мари егете, интернеттан табып,
монда синең исемең турында болай язылган дип, русча укып китте:
«Кайбер гипотеза буенча, Эльдар исеме Европада борынгы скандинав
«eldr» (ут) һәм «arr» (сугышчы) сүзләреннән барлыкка килгән, шуңа
күрә аны еш кына «утлы сугышчы», «ут сугышчысы» дип тәрҗемә
итәләр. Даниядә малайны Эллар дип атаячаклар, ә Швециядә яки
Исландиядә – Эльдар. Шулай ук Эльдар исеме – «кояш бүләге»
дигәнне аңлата торган грек исеме Илиодор (Хелиодорос) формасы.
Халыкта Лиодор, ә бу исем иясенә ягымлы итеп Илиодор, Дора, Иля
дип мөрәҗәгать итәргә була. Әгәр бу версиягә иярсәк, Эльдарның
католик һәм православие исемнәре дә бар. Эльдар – башкорт һәм татар, шулай ук башка төрки халыклар арасында киң таралган Илдар
исеменең ир-ат исеме формасы».
Күрше башкорт егете:
– Әй, сиңа Дорочка дип тә дәшәргә була икән бит... – дип шаяртты.
– Кызык, миңа балалар бакчасында «ут борчасы» дип еш әйтәләр
иде, – диде Илдар.
– Ха-ха, «утлы сугышчы»! Позывноеңны Огонь дип куйсаң була
икән. Ә, тукта, ярамастыр, боерык кебек яңгырый. Әйдә, Татарин
дип куй, «где татар – там хатар», – дип әйтәләр бездә.
Монысын ярымтатар Самара егете әйтте.
– «Татар бар җирдә хәтәр юк, хәтәр булган җирдә татар бар», –
диләр бездә, – дип, татарча әйтеп куйды Назыйм абый. Ул, улы һәлак
булгач, Татарстаннан килгән монда.
– Ил хуҗасы, илен сөюче дигәнне аңлата минем исем! – Илдарның
тавышы катгый яңгырады. – Әткәй-әнкәй исем кушканда шул
мәгънәне күздә тоткан.
– Кара әле, Огонёк булсын позывноең... Бездә бик елдам, җитез,
хәрәкәтчән кешегә шулай дип әйтәләр. Шалун, непоседа, елоза инде,
– дип аңлатма кертте Назыйм абый. – Ну, парень, үзеңә туры килгән
дә соң исемең, тиз йөрисең бит син, артыңнан җитешеп булмый, ут
борчасы! Ярый, һәр таштан да ут чыкмый... Ә синең кебек Чечняларда
булган ир-егеткә ябышып тора бу исем! – диде ул. Алар шушы бер
атна эчендә танышып өлгергәннәр иде.
– Огонёк озын була. Әнә Грозныйда туган Колянның позывное Борз
бит. Чечен телендә «бүре» дигәнне аңлата икән. Нигә әле татарча Ут
булмаска! – дип кырт кисте Илдар.
Шул рәвешле, Илдарның позывной-кушаматы Ут булды да куйды.
Менә инде өч айга якын ул Авдеевка шәһәрендә ташландык өйдә
яши. Кара таңда аны йә машина, йә мотоцикл белән алып китеп,
урман полосасында калдыралар да, кояш баеганда, эңгер-меңгердә
генә алып кайталар. Анда ул таң беленер-беленмәс чакта үзенең
«кош»ларын дошман ягына очырта.
Миномёт батареясе идарәсенең артиллерия разведкасы взводы
бүлеге командиры Илдар очкыч дроннар белән идарә итеп, кирәкле
мәгълүмат җыя, дошман тупланган урыннарның координата-
нокталарын миномётчикларга җибәреп тора, кирәк булса, төзәтмә
кертә. Миномёт батальоны аны төгәл мәгълүмат өчен һәрчак мактый,
ә Илдар аларга вакытында өлгереп, эшне төгәлләп куйганнары
өчен рәхмәтле. Әллә нинди гаҗәеп батырлыклар эшләмәсә дә, ул үз
бурычын намус белән үти.
Башта ул Персияновкада бер ай тирәсе, аннан Понтелеймоновкада
тугыз ай, Новомихайловкада бер елга якын шулай разведкага йөрде.
Монда ул үзенә үзе хуҗа. Илдарның дошманнарны көйдерердәй уты булса да, урманда чокыр-куышта суык иде. Анысын атака
вакытында күчәр өчен калдырып, үҗәтләнеп, саклык белән ул имән
бүрәнәләрдән блиндаж һәм мич сыман нәрсә эшләде, тычканнардан
ризыкларны саклар өчен капкачлы агач тартмалар ясады, кыскасы,
бер дә тик тормады. Новомихайловкада да күпләргә кечкенә мунча
ясап бирде ул. Тиз арада машина барлау, генератор ремонтлау дисеңме
– барысына да җитеште. Тырыш булганга, кулыннан эш килгәнгә,
сугышчылар аңа Татарин кушаматы да тагып өлгерделәр. Үз-үзенә
һәм башкаларга таләпчән, ярдәмчел булуы өчен дә хөрмәт итәләр
иде алар Илдарны.
Запчасть килгәнне көтеп тормыйча, үз акчасына кирәкле
детальләрне юнәтеп, дроннарны үзе ремонтлый ул. Очкычлар
белән «сөйләшеп», теге якка «сәлам»нәр җибәрүче разведка
командирына сугышчылар шаяртып «Лесник» дип тә, «Птичник»
дип тә җиппәрәләр.
Очкычларны гына түгел, кыяларда оя кора торган лачыннарны
кулга ияләштерердәй Илдар түмгәктә казынган лачын булмас
өчен килде монда. Күңеле тауларга омтылган, гомере буе диярлек
хәрби хезмәттә булган, хәзер лаеклы ялдагы Илдар махсус хәрби
операция башлануга тынычлыгын югалткан иде. Мин дә барып үрнәк
күрсәтмәсәм, улларымны ничек җаваплы булырга, якыннарын якларга
өйрәтермен? Җитмәсә, Төньяк Кавказдагы сугыш хәрәкәтләрендә
бергә булган егетләр көн дә аны чакырып яздылар. Ир-егетнең
йөрәгендә иярләнгән ат ятар шул. Менә ул монда.
Әйе, тиз йөри, тиз эшли ул. Яшь чагында чик буенда Лорд
кушаматлы эте белән Амур елгасы ярын көндәгечә тикшереп
кайтырга чыккач, практикага килгән яшь офицерлар артыннан
җитешә алмыйча интегә, аякларына сөял чыгып, сукраналар иде.
Аның этен усал булганга, гадәттә алырга куркалар. Эте дә үзенә
охшаган, алдан чабарга ярата. «Тревога группасы»ның яңа офицеры
моны белмәгән – алдан чапкан... Лорд аның яңа камуфляжын нык
кына умырып төшергән иде.
Хәзер ул ут яудыра торган взводта. Аның эчке рухи уты якты
һәм сүнми яна. Ут янында кешеләргә җылы һәм тыныч. Алар өчен
ул – бәхәссез авторитет һәм теләсә кайсы минутта ярдәм итәргә,
коткарырга әзер кеше. Менә Ут иң уңайлы һәм иң куркынычсыз окоп
казырга өйрәтер. Ут астында моны эшләү алай җиңел түгел. Ләкин
куркуны җиңсәң, «уңайлылык белән» урнашырга мөмкин.
Илдарга: «Нык янган ут тизрәк янып бетә. Артык тырышма», –
диючеләр дә, «Ут янында йөрсәм, очкын чәчрәми калмас», – дип,
аннан күп нәрсәгә өйрәнергә тырышучы егетләр дә булды.
Тыныч вакытта авыл хуҗалыгында кулланылган квадрокоптерны,
төнлә очканга, кызык итеп «Баба-яга» дип, дрон-камикадзены әшәке, юньсез тавышы өчен «Истеричка» дип атаганнар. Берәм-берәм
йөргәндә куркыныч түгел алар, бер урында күпләп торганда ахыры
аянычлы бетәргә мөмкин. Егетләр караңгыда күрү җайланмалары
белән кайбер төр пилотсыз очкычларны бәреп төшерүдә остарып
беттеләр.
Очкычларның гадәтләрен яхшы үзләштергән тәҗрибәле Илдар
яңа килгән сугышчыларны дроннардан дөрес итеп ышыкланып,
качарга, маневр ясарга өйрәтте. Ниятең яхшы булса, гамәлең үзеңә
яхшылык булып кайтуына инандырып үстерделәр бит аны. Әйе,
ут белән азык пешерәсеңме, әллә шәһәр яндырасыңмы... Шунысы
мөһим. Ярдәмчеллеге, сугышчан белем-күнекмәләре, оптимизмы
аңа нык булышты.
Ростовтан башта Персияновкага, аннан Понтелеймоновка
подразделениесенә җибәрелгәч, Илдар яңа пилотсыз очу
аппаратларын өйрәнде, барлык биеклекләр һәм корылмалар
билгеләнгән карталар белән танышты. 1990 нчы еллар башында
Ерак Көнчыгышта ике ел чик сакчысы булганнан соң да хезмәтен
дәвам итеп калган Илдар бу шөгыленә сусаган иде. Тик заман
чынбарлыгында разведка алып бару ысуллары бик нык үзгәргән.
Әгәр элегрәк, әфган сугышы яки беренче һәм икенче чечен
сугышы вакытында разведгруппалар барысын да үз аяклары белән
ачыкласалар, тәүлекләр буе засадада утырсалар, хәзер бу өлкәдә зур
роль пилотсыз очкычларга бирелә. Беренчедән, бу бурычны үтәүнең
оперативлыгын арттыра, икенчедән, хәрбиләрнең гомерен саклый.
Разведчикларның эше, беренче чиратта, максатларны ачыклау өчен
кирәк: безнең артиллерия дошманга алдан ук һөҗүм ясарга, аңа
позицияләрдә ныклап урнашырга яки күпсанлы техника һәм шәхси
состав тупларга мөмкинлек бирмәскә тиеш.
Илдар дошманның һәм бронетехника тупланмаларының
координаталарын ачыклап команда пунктына җибәрә, ә алга таба
инде артиллеристлар хәрәкәт итә башлый, тегеләрне утлы табага
бастыра. Разведчиктан алынган мәгълүмат аларга коралларны юкка
сарыф итмәскә мөмкинлек бирә. Операциянең уңышы бер зур хәрби
гаилә кебек подразделениеләрнең бердәм эшләвенә бәйле, дип саный
Илдар. Элемтәчеләрнең, миномётчыларның, артиллеристларның
бер-берсеннән башка, үзара бәйләнешсез гамәлләреннән берни дә
барып чыкмый, һәр эштә дә шулай. Дөрес, гел бердәм генә эшләмәгән
чаклар да була шул. Яңа гына хәрби уку йортларын тәмамлап килгән
тәҗрибәсез командирларның стратегия, тактиканы начар белүләре,
үзсүзлеләнеп утырулары, яисә әхлаксызлыгы аркасында солдат
гомере куркыныч астына куелган очраклар да юк түгел. Барысын да
уйлый башласаң... Җирле халык турында әйтәсе дә юк, төрлесе бар.
Акча өчен җаннарын сатарга әзер. Азык-төлекне өч-дүрт тапкыр кыйммәтрәк сатулары җитмәгән, бүре кебек карый кайберләре. Үз
кешең читләр өчен дә «үз кеше»гә әверелмәсен өчен бик уяу һәм
бердәм булырга кирәк.
Март аеның әче җиле кирәкне бирә, әллә ул да тегеләргә сатылган
инде... Коры сөяккә калган сугышчыларны таламаса, ни була?..
Яңгыр булыр, ахры. Шулай да Илдарның күңеле көр, бүген ул
якташларын күрәчәк. Алар белән күңелле. Сугышчан рух һәм юмор
хисе нинди генә авыр вакытта да сүнми безнең сугышчыларда.
Илдар шуларны уйлап, урта сызыктагыларга илтер өчен матаена
– монда үзе 100 мең сумга сатып алган «Урал» мотоциклына азык-
төлек төяде.
Илдар кирәкле урынга барып җиткәнче очкычлар күренмәде.
Яңгырда очмый алар. Март ае гына булуга карамастан, яңгыр еш ява.
Азык-төлек салынган тартмаларны сугышчылар ташып бетергәч,
ул блиндажга керде. Бер юмористы агач аслык-поддоннардан биек бар
өстәле ясап куйган. Тәмлүшкә эләккәндә, өләшергә шунда барып баса ди.
Илдарга да: «Рәхим итегез!» – дип, чәй салып бирде. Сугыш кырыннан
иптәшләре чыгып өлгерсен өчен, гомерен куркыныч астына куеп,
соңгы патронына хәтле берүзе көрәшкән, ахырда могҗиза белән исән
калган бу рус егете – Депутат Татарстаннан икән. Күпсанлы яраларын
дәвалаганнан соң, туган ягында булып, янә бу позициягә килеп эләккән.
– Мин Россия Герое Дамир Исламовның якташы – Лениногорск
районыннан, – дип таныштырды ул үзе белән.
– Аңа калса, мин атаклы «Кандагар» фильмы прототибының
якташы... Талибаннар әсирлегеннән самолёт белән качкан икенче
пилот Хәйруллин чыккан Чүпрәле районыннан, – дип масайды урта
яшьләрдәге ир.
Шул арада фильм турында да, Газинур Хәйруллин ни өчен Сергей
исемле герой образы аша бирелүе, чынбарлыкта булган хәлләрнең
бозып күрсәтелүе һәм башка моментлар турында гәпләштеләр.
Яшәү көче мулдан булган сугышчылар янында җылы, рәхәт, шулай
да Илдарга кайтырга ашыгырга кирәк. «Давай, брат, син иң мөһиме,
огнетушителеңне сакла!» – дип, көлешеп озаттылар якташлар.
Юлда ул бер вакыйганы исенә төшереп, елмаеп куйды. Марьинкада
узган елның көзендә, телдән-телгә күчеп йөрде, диделәр ул мәзәк
хәлне. Безнең ике сугышчыбыз – Бут һәм Якут төнлә кизү торганда
күмер алырга күрше подвалга барырга булганнар. Ерак барасы түгел
дип, корал да алмаганнар. Подвалга кергәндә, гадәт буенча, шаяртып,
Бут кычкырган: «Хохол, бирел, яшәрсең!» Кинәт: «Биреләм!» – дип,
берәү аваз салган. Гаҗәпләнүләренә, алар янына кулларын күтәргән
хохол килеп чыккан. Әмма хохол аларны коралсыз һәм икесенә бер
буш чиләк белән күргәч, тагын да гаҗәпләнгән, имеш. Эх, күрергә
иде аның кыяфәтен!
Окоп казыганда, чалбары ертылып, атакага ертык ыштан белән
бармыйм дип, ашыга-ашыга, башкасы булмагач, кызыл җеп белән
шуны тегеп утырган сугышчы, Валера кушаматлы сакчы каз, Пуля
атлы песи, сугышчылар белән «хезмәт иткән» башка хайваннарга
бәйле кызыклы вакыйгалар да телдән-телгә йөри.
Ә бер өлкән сугышчы, ясалма мич бик аз җылытканлыктан, суыкка
бөрешеп яткан яшьрәк сугышчы өстенә үзенең фуфайкасын каплый.
Тегесе уянгач, сүгенә башлый. Бактың исә, фуфайка кесәсендә
онытылган ике граната булган икән... Шулай юмор хисе берләштерә,
солдатларга авырлыкларны җиңелрәк кичерергә ярдәм итә.
Ут юлда туктап-туктап, тавышларга колак салды. Еракта «Гиацинт»
пушкалары эшли. Кеше кулы белән ут көрәргә ярата торган Америка
гаубицаларын күпләп юк итте алар.
Кеше үтерә торган бу коралны, гиацинт чәчкәсе бик күп вак
чәчәкләрдән торгандай, күп снаряд сыйдырганга шулай атаганнардыр
инде. Минутына алты тапкыр атып, дошман өстенә тонналап снаряд
яудыра ул, дошман тылына кыйпылчыклы фугас белән суга. Аңа 40
километрдан артык ераклыкка җитә торган югары куәтле снарядлар
да бара. Әгәр кирәк икән, атом боеголовкасы белән дә бәрергә
мөмкин, ләкин алар беркайчан да кулланылмаган.
Аның Лилиясе дә язның беренче чәчәкләре булгангамы,
гиацинтларны ярата, бакчаларында ал, шәмәхә, ак төстәгеләрен
үстерә. Хәтта Ерак Көнчыгышта Благовещенскидан ерак булмаган
заставада хезмәт иткәндә дә, хатыны ташлы җиргә таяк кадаса,
ул чәчәк атты, гөлбакча үсеп чыкты. Кечкенәдән хезмәт белән
үскән авыл кызының тырышлыгын күреп, Илдарның иптәшләре
шакката иде. Заставадагы кечкенә генә хуҗалыгында сыерга кадәр
асрады ул.
Әйе, чәчәкләр ярата Лилиясе. Аларның исемнәрен каян хәтерендә
тотадыр, алай гына да түгел, күбесе турында легендалар белә.
Башкалары истә калмаган, әмма, корал исеменә бәйле булгангамы,
гиацинт турында сөйләгәнен хәтерли Илдар. «Борынгы грек мифы
персонажы Гиацинт – гаҗәеп чибәр егет, Аполлонның сөйгәне булган.
Аполлон аны диск ыргытырга өйрәткәндә, шулай ук Гиацинтка
гашыйк булган усал җил алласы Борей, көнчелектән Аполлон
ыргыткан дискны Гиацинтның башына юнәлткән. Егет үлгәч,
Аполлон аның каныннан һәм тәненнән гаҗәеп гүзәл чәчәк барлыкка
китергән».
Легендада ике бертөрле җенес вәкиленең бер-берсен яратуын,
Көнбатышта рух культы тән культына, тәнгә табынуга алмаштырылуын
уйлап, Илдар төкеренеп алды. Боларның борынгы язмаларында да
шул нәрсәләр икән... Норвегиядә ир-ат министр икенче бер ир
белән «законлы» никахта яши. Уйларга да куркыныч, бездә дә шундый табигый булмаган «хокук»ларны законлаштыруны таләп
итә башлаган булсалар... Аллам сакласын! Илдарның өч улы бар.
Алар яшисе илдә Ходай күрсәтмәсен иде Көнбатышның «мәдәни»
казанышы булган мөнәсәбәтләрне!
Илдар чәчәк исемен йөрткән кораллар күп булуына гел гаҗәпләнә.
Әйтик, безнең «Герань» исемле һөҗүм итү дроннары күп кулланыла.
«Гвоздика», «Акация», «Пион», «Тюльпан», «Хризантема»,
«Василёк» – бу исемлектә иң актив кулланылыштагылары. Әле
хәрби эштә файдалы приборларны саный китсәң... «Незабудка»
– сөйләшүләрне яздыру функциясе булган күп каналлы телефон
элемтәсе системасы. «Кактус» – ярымүткәргеч плёнкалар нигезендә
ясалган, кактусныкы кебек чәнечкеле структуралы тышча. Ракетаның
баш өлешенә салынган мондый өслек аның «яктылыгын» киметә
һәм, нәтиҗә буларак, радиолокацион ачыклауны катлауландыра.
«Георгин» – саклана торган объектларның периметрларын җиһазлау
өчен радиокуркынычны ачыклау чарасы. «Сирень» газы – сугышчан
агулы матдә. Сәер, ник үлем китерә торган корал-чараларны нәфис
чәчәк исемнәре белән атадылар икән? Гүзәллек белән, яшәү белән
үлем янәшә...
Менә Илдар кайтып кергән ташландык өйдә дә хуҗалардан калган
бүлмә гөле яшәргә өметен өзмичә бөреләнеп утыра. Янында көннәр
бераз җылынуга чыккан күбәләк уйный. Бәхет тә шул күбәләк кебек
бит...
Эх, хәзер Лилиясенең оҗмахтай чәчәкле бакчасында туганнары
белән чөкердәшеп, чәй эчеп утырырга иде! Тукта, бүген нәрсә генә
күрсә дә, гел хатынын, гаиләсен уйлый әле. Хәер, аларның истән
чыкканы да юк инде.
***
Илдар тик торырга яратмый. Разведкага бармаган көннәрдә
яки кичләрен солидоллы снарядларны бензин белән чистартырга
тотына. Менә бүген дә, гадәттәгечә, чистарткан снарядларны
мотоциклына төяде. Урамнан үткәндә ул авылдагы төзи генә
башлап, ташланган биналарны күзәтеп барды. Матур гына яшәргә
хыялланган, планнар корган, әмма туган нигезләреннән китәргә
мәҗбүр булган кешеләрне уйлады ул. Әйе, Рәсәйгә күчкәннәре
генә дә биш миллионнан артты.
Миномётчыларга снарядларны исән-имин генә илтеп тапшыргач,
Илдар кайтыр юлга чыкты. Урман авызында туктап, як-ягын күзәтте.
Яз сулышы кергән инде – туган нигезенең чоланындагы мәтрүшкә,
пиннек, әрем исләрен тойгандай булды. Урманда кош та калмаган.
Кыр казлары да караңгыда гына оча хәзер. Туган иленә кайтып оя кору
өмете белән авыр юл үткәндә канатлары арыган булуга карамастан, аларның шатланышып каңгылдашкан үзәк өзгеч тавышларын ишетте
ул узган төндә.
Урман шактый янган. Урыны-урыны белән тоташ сагыштан
һәм снаряд кыйпылчыкларыннан гарипләнгән биек агачлар
ябалдашларын җуйган, япь-яшь үсентеләр корыган. Пыран-заран
килгән язмышлардай актарылган тамырлар җан авазы белән
кычкырган җанвар сурәтләрен хәтерләтә иде.
Соңгы вакытта БПЛА атакасы ешая башлады. Ә хәзер таң
алдыннан була торган гаҗәеп тынлык иде. Сәер тынлыкның юньлегә
түгеллеген ул яхшы белә. Шуңа күрә дә Илдар ачыклыкка чыгарга
ашыкмады.
Йөзенә рәхәтлек биреп, тымызык җил исеп куйды. Инде ничә
тәүлек рәтле-башлы йокламаган Илдарны йокы басты. Блиндажда
эчкән чәй канны куертып җибәрдеме... Бераз черем итеп алырга
уйлады.
Татлы төштә ул балачагына кайтты. Имеш, әбиләрендә кунакта
икән. Бабасы бал аерткан. Аның хуш исе! Әбисе кар базыннан куе
катык алып чыгып, аңа яшел суган турап куйган. Яңа пешкән ипи
исе борынны кытыклый.
Менә әбисе: «Бер генә ыспайкуналар юк бит», – дип сукранып,
аркасына җиләнен кия башлады. Бакчага чебиләр кергән икән... Илдар
яткан караваты янындагы тәрәзәгә үрелде. Бәбкә үләне өстендәге чык
ялтырап, күзен камаштырды. Әбисенә булышырга чыкмакчы булып,
караваттан торды.
Әбисе:
– Торма әле, бәбчегем, йокла! Иртә әле, иртә... Үзем чыгам, – ди.
Янә тәрәзәгә күз салса, ни күрсен, һавада бик күп тилгәннәр оча.
Берзаман, караса, ул тилгәннәр түгел, снарядлы пилотсыз очкычлар
икән. Әллә каян Лилиясенең тавышы ишетелә: «Илдар! Илдар!» Ул
як-ягына карана...
Шулвакыт, Илдар, уянып китеп, уңга борылып карады һәм агач
ботаклары арасыннан еракта «чит кош»ларны күрде. Җәһәт кенә
матаен этеп, кире урман эченә алып керде, маскировка челтәрен
каплап, агачлар ешлыгына кереп качты. Әһә, болар снарядсыз һәм
озак оча алмый торганнар. Аларга бер кешене генә эзәрлекләү кызык
түгел.
Илдар очкычларның «план»нарын, үзләрен тотышын, фәлән
метрдан турыга гына «атасын» яхшы белә. Ярты ел элек,
һөҗүм вакытында, ул кинәт ике-өч метрга юлдан тайпылды да,
квадроциклдан сикереп, кабыргасын сындырды, аягын җәрәхәтләде,
әмма исән калды. Ул вакытта Илдар бик курыкты. Якыннарын
калдырып, бөтенләйгә китүдән курыкты.
Курку һәр кешедә бар, ул – табигый нәрсә. Курку ул – ут. Аңа игътибарны киметсәң – яндырып китә, карап торсаң, җылыта, исән
калырга ярдәм итә. Егетләргә дә гел әйтә килә: «Куркуны баса торган
нәрсәләр эчмәгез, бетәсез бит!»
Ташлама, әнкәй, ташлама
Мине изге догаңнан!..
Очкычлар күздән югалгач, Илдар кайтыр юлын дәвам итте.
Эченнән әби-бабаларына рәхмәт укыды. Алар йоклатып, ачыклыкка
чыгармыйча калдырганнардыр инде.
Әбисе еш әйтә торган «ыспайкуна» сүзенең нәрсә аңлатканын
Илдар олыгайгач кына белде. «Спокойно» сүзе булып чыкты ул. Имин
елларда да унбер баланың икесен җирләгән ананың күңеле тыныч
була алмагандыр инде. Бер улы, Илдарның әнисенең энекәше, Әфган
сугышында, икенчесе зур җитәкче белән каршылыкка кергәннән соң
сәер шартларда үлгән.
Ә Шәмсетдин бабасын Илдар еш исенә төшерә иде. Бөек Ватан
сугышында Германиягә барып җиткән бабасының сөйләгәннәре янә
хәтерендә калыкты. Кайсыдыр шәһәрне алгач, кыр кухнясы тирәсенә
җыелган немец балаларына иптәшләре белән үзләренең ипиләрен
өләшкәннәр.
Новомихайловскоены алгач, күченмичә калган җирле халык
подваллардан чыга башлады. Ул вакытта Илдар сугышчан иптәшләре
белән ябыгып беткән картлар, кечкенә балаларга, ризык белән тәэмин
иткәннәрен көтеп тормыйча, капчыкларында булган барлык ипи,
тушёнкаларын биреп, хәлсезләрен күтәреп, иске автобуска төяп
озаттылар.
Бабасы сугыш турында сөйләгәндә, алар азат иткән илләр бүген
сугыш учагына ялкын өстәп торыр, Илдар үзе дә сугыш хәрәкәтләрендә
катнашыр дип, күз алдына да китерә алмагандыр... Ә бабасын яратып
тыңлый иде ул. Искә төшерсәң, бүгенге белән күпме аваздашлык табарга
мөмкин ул истәлекләрдән... «Ярдәм итәргә теләүче союзниклар күп,
тик селкенергә ашыкмыйлар һаман. Ул чакта «план уже наЧерчился,
но Рузвельтатов никаких» дип шаярта иде бабасы...
Украинадагы озакка сузылган конфликт та берничә төп якка
отышлы шул, аларның һәркайсы үз мәнфәгатен кайгырта. Шулай
да конфликтны сузуның төп бенефициарлары булып АКШ һәм алар
белән бәйле глобалистик структуралар кала, ахры, алар сугышны
үзләренең икътисадый һәм геосәяси позицияләрен ныгыту өчен
куллана. АКШ Россия энергия чыганакларын алыштырып, Европадан
керем сава. Бу яңа хәрби технологияләрне сынап карарга һәм
җитештерү куәтләрен үстерергә мөмкинлек бирә. Көнчыгыш Европа
илләре конфликтта НАТОда үз позицияләрен ныгыту һәм оборонага өстәмә инвестицияләр алу җаен күрә булыр. Европа сәясәтчеләренең
һәм бизнес-элиталарының бер өлеше Украинаны хәрби тәэмин итүдән
һәм реконструкцияләүдән файда ала, бу конфликтны озакка сузу
өчен стимул тудыра. Саный китсәң, сәбәпләр күп. Тик хакимнәрнең
берсе дә ике яктагы корбаннар өчен борчылмый. Әйтерсең лә алдан
уйланылган сценарий буенча уен бара... Тик ут белән уйный алар...
Илдар шуларны уйлап, бик озак йоклый алмый ятты.
Икенче көнне таңнан торып, әнисе, Лилиясе белән телефоннан
сөйләште дә тагын снарядлар чистартырга тотынды.
Әнисе авылда яши, аның монда икәнен белми. Таҗикстандагы
сугыш хәрәкәтләрендә, Чечняда булганда да Находкада командировкада
дип алдашырга туры килгән иде аңа, хәзер дә әнисе Илдарны Ерак
Көнчыгышта эштә дип уйлый. «И улым, техникумыңны ташлап кайтмаган
булсаң, күптән әллә кемнәр булыр идең бит син». – Әнисе гел шулай ди аңа.
Ә Илдар хәрби булуына үкенми. Дөрес, мәктәптән соң Казандагы
авиатөзелеш техникумында уку аңа ошый иде. Ул үзлегеннән
китаплардан карап, көрәшергә өйрәнде, егетләргә дә күрсәтеп,
белемнәрен камилләштерде, стена газеталарына рәсемнәр ясады,
концертларда җыр-бию белән катнашты. Институтка алабыз, дип
тордылар. Әтисе үлгәннән соң ялгыз калган әнисе авырый башлагач,
Илдар авылга кайтып китте. Абыйсы армиядән кайтканчы, әнисе
янында калырга карар кылды. Бер айдан соң Казанга документларын
алырга баргач, мастер: «Илдар, кал инде, стипендияңне дә сакладык»,
– дисә дә, рәхмәт әйтеп, туган ягы Әгерҗегә юл тотты.
Бу авыр 1990 ел иде. Ә бер елдан, Илдар солдат хезмәтенә алынгач:
Союз нерушимый
Республик свободных
– дип, көн дә иртән Гимнда яңгыраган бөек ил таркалды. Советлар
Союзы җимерелүгә китергән сәбәпләр, вакыйгалар җимеш биреп,
төсле революцияләргә китергән көчләрнең тырышлыгы белән элекке
республикаларда чуалышлар башланды. Ул вакытта ук АКШның
планнары Европа икътисадын үзенекенә бәйләр өчен, Евросоюз һәм
төрле ил җитәкчеләре белән уйнап, бик күп чыгымнар тотып, Рәсәй
яшәешенең бөтен өлкәсенә тыкшынып, аны какшатырга тырышу
булды. Бүген Украина җирендә шундый вакыйгалар килеп чыгар дип,
гади кеше уйлый да алмагандыр. Чик буенда иңне-иңгә куеп хезмәт
иткән украин егетләре бигрәк тә. 1988 елгы Карабах фаҗигасеннән дә,
1990 елдагы Фирганәдәге суешлардан да, Осетиядәге чуалышлардан
да адәм баласы гыйбрәт алмады. Милләтне кайгыртабыз дип, үз
мәнфәгатьләре, акча өчен җанын сатканнар артканнан-арта барды.
Чынлап торып милләт өчен йөрәге сыкраганнар эзәрлекләнде. Нинди тату, бердәм иде бит халыклар! Таҗикстанда, Чечняда
урамнары белән бәйрәм иткән туйда булырга туры килде аңа.
Илдар, өлкән апаларны елатып, үзенең иң яраткан «Мин әнкәемне
төшемдә күрдем» җырын башкаруын, заставадагы белорус, украин,
татар, кумык егетләре белән ду китереп биегәннәрен искә төшереп,
ирексездән елмаеп куйды.
***
Ерак Көнчыгышта ике ел хезмәт иткәннән соң прапорщиклар
хәрби курсын тәмамлап, Илдар чик буе заставасында старшина
булып калды.
Ялга кайткач, армиягә озаткан – Лилиягә өйләнергә теләп,
тәкъдим ясады, тик кызның сәнгать институтында укуын дәвам
итәсе килә иде.
Аерылу – яман нәрсә, ләкин аерылыр кешең булмау яманрактыр...
Үзен шулай юатып, кирмәнне ала алмаган сугышчыдай, Илдар
ялгызы китеп барды. Арада мәхәббәт хатлары гына йөрде.
Бер вакыйга аны уттан алып, суга салды. Көннәрдән-беркөнне
Лилиядән хат килеп төште. «Бүтән язма миңа. Бәхетле бул!» диелгән
иде анда.
Хатлар озак йөри. Утсыз төтен булмый бит инде. Илдарның тизрәк
сөйгәне белән аралары суынуның сәбәбен беләсе килде. Уйлый
торгач, очына чыкты разведчик, эшнең нәрсәдә икәненә төшенде.
7 нче заставада хезмәт иткәндә, ул Коврижки дигән авылга
дискотекаларга барыштыргалый иде. Дустының туган көнендә учак
тирәли шашлык кыздырганда Наташа исемле кыз килеп танышты.
Дәрте ташып торган кызның биюгә чакыруына карышмады.
Күзләрдәге очкын учактагыга караганда мөһимрәк иде... Алар бераз
йөреп алдылар. Әмма адашы – Благовещенскида полковник кызына
өйләнгән башкорт егете кебек, Илдарның Ильяга әйләнәсе килмәде.
Әнисе почтада эшләгән Наташа, Илдарга килгән хатлар аша
Лилиянең адресын белеп, «Ильдарны бирмим сиңа, без бер-беребезне
яратабыз, аны оныт», дип хат юллаган булып чыкты. Горур Лилия
хатларга җавап бирми башлагач, җанын кая куярга белмәгән көннәрдә
Таҗикстандагы чуалышларда тәртип урнаштыру өчен кеше җыялар
иде. Илдар ике дә уйламады, барырга теләк белдерде. Шулай итеп,
1994 елда Таҗикстан Республикасының Хатлон өлкәсендә гамәлдәге
армия составында гадәттән тыш хәл һәм кораллы конфликтлар
зонасында ул десант буларак штурм отрядында хезмәт итте.
Таҗикстандагы тауларда атаклы 12 нче заставаны дошман
шартлаткан көндә Илдар хәрби бурыч белән читтә заданиеда иде.
Бер атна алдан гына куркыныч җирдә хезмәт иткән сөйгәнен кичерү
хакында Лилиядән хат алгач, ялкынланып, разведкага барырга теләк белдергән Илдар шулай исән калды. Диңгез өсте тигезлегеннән
кислород җитми торган 3800 метр югарылыктагы күзәтү вышкасында,
вертолёт килмичә, өч көн ризыксыз торган вакытта да, иптәшләрен
югалту ачысын кичергәндә дә мәхәббәте аңа көч бирде.
Лилияне бик сагынды, ничек тә аны күндереп, үзе белән Ерак
Көнчыгышка алып китәргә хыялланды егет.
Аерылмагыз, аерылмагыз, булса да сәбәпләре,
Канатларны каера ул аерылу сәгатьләре
... Бу җырны еш кабатлап йөргән Илдар барыбер теләгенә иреште.
Эш болай булды.
Ерак Көнчыгышта чик буендагы заставада хезмәт иткәндә, Илдар
тавышланмыйча гына мотоциклны этеп алып чыга да, кул астындагы
яшь солдатларны, чиратлап ун километр ераклыктагы авылга клубка
алып бара. Бервакыт, матай ватылгач, колхоз атын караңгыда озак
кына азапланып җигәләр дә, «Урал»ны тарттырып, көчкә заставага
кайтып җитәләр. Иртән колхоз рәисе белән бухгалтер килеп җитә.
Алар, куркуга калган егетләрнең гаҗәпләнүенә, атны застава
хуҗалыгына кирәгрәк дип, хәтта бүләк итеп китәләр. Җитәкчеләре
дә ачуланмый, тапкырлыклары өчен мактый гына. Бактың исә, бу
айгырны моңарчы беркем дә җигә алмаган.
Ничек инде бер кеше йөгәнли алмаган җенле атны иярләгән ут
егет, күндәм, йомшак хатын-кызны җайлый алмасын, ди?! 1995 елда
Илдар, авылның иң чибәр, уңган кызы Лилияне, туйлар ясап, алып
китеп тә бара. 1996 елда аларның улы туа. Благовещенск тирәсендәге
чик заставасында тагын дүрт ел яшәгәннән соң, яшь гаилә туган
якларына кайтырга була. КамАЗ автогигантына тартыла күңелләре,
тик һаман шул юклык чабудан тарта. Галәмгә кораб очырган ил булса
да, яшәү шартлары мактанырлык булмый шул.
Вакытында акча түләмәгән, әниләренең дә гомер буе эшләп
тапканы юкка чыккан еллар. Юк, Илдар аңлый, әле «салкын сугыш»
дәвам итә, кораллануга, социалистик лагерьдагы илләргә ярдәм
итүгә, авыр сәнәгатьне үстерүгә, төрле махинацияләргә маһир карак
кавемгә китә акча...
Шулай да, ул сайлау алдында калса, барыбер үз илендә яшәр иде.
Туган җирең чүл булса да,
Күңелдә ул гөл генә!
Ватан катлы-катлы булмый,
Ватан була бер генә!
– дигән бер шагыйрь. Монда аның бабаларының каны тамган. Илдар
бушлай белем, медицина өчен генә түгел, искиткеч бай мәдәнияте, Бөтендөнья фәненә керткән казанышлары, үз гомерләрен риясыз фән
һәм кешелек прогрессына багышлаган бөек һәм тыйнак галимнәре,
сәнгаткярләре өчен ярата илен. Җиңелмәс халкының яхшылыгына
һәм бөеклегенә омтылучы көчле һәм киң күңелле кешеләре,
гомумкешелек кыйммәтләрен алга сөрүе, күпмилләтләр белән дус
яшәве, төрле һәм бай табигате, казылма байлыклары, данлы тарихы,
геройлары, спортчылары белән горурлана.
Аның укыганы бар, Павел III, рус тамырлары булса да, үз илен
яратмый, Пруссия короле Фридрихка табына. Ә менә аның хатыны
(без аны Бөек императрица Екатерина II дип беләбез), башта үзенә
чит кебек тоелган илгә гашыйк була һәм соңгы сулышына кадәр аңа
тугрылыклы булып кала.
Игенче үзенең икмәген ни өчен ярата? Үзенең хезмәт куйганы,
җиргә җаны белән сулыш өргәне өчен. Укытучы үз укучысын ни өчен
ярата? Белемнәрен һәм осталыкларын аңа биргәне, тәрбияләгәне
һәм укучысы аңа үзенең казанышлары һәм уңышлары белән рәхмәт
белдергәне өчен. Солдат үз илен ни өчен ярата? Аның өчен үз канын
түккәне, аны яклап иптәшләрен югалтканы, Ватаны бу корбаннарны
онытмавы, рәхмәтен белдергәне өчен. Болар барысы да – гади
кешеләр. Кешеләргә үзләреннән нәрсәдер биреп яшәүчеләр. Ә
хәзер бернәрсә дә эшләмәүчеләр, кулланып кына яшәүчеләр, русча
әйткәндә, потребительләр күп. Шундый яшьләр китә дә инде чит илгә
– «Майдан»ны, Одессадагы фаҗигаләрне финанслаган Америкага,
Европага.
Телдән, диннән биздерелгән булса да, Илдарлар буыны башка
мәктәпләрдә укыды шул. Моңа Илдар башта Әгерҗе хәрби
комиссариатында бүлекнең җаваплы башкаручысы булып, соңрак
район эчке эшләр бүлегендә старшина булып эшләгәндә инанды.
Милициядә эшләгәндә җинаятьче яшүсмерләрне, җитәкчелектәге
тәртипсезлекне, гаделсезлекләрне күреп, эшеннән китәсе килгән
чаклары күп булды аның. Рейдларга йөргәндә исерек хатыннарның
күплегеннән дә күңеле кайта иде. Тимер юлчылар шәһәрендә алар
күп иде.
Милициядә эшләгәндә Казанда ярты ел кинологка укып кайткач,
аны Чечняга җибәрделәр. Анда наркотиклар эзли торган Тоби
кушаматлы эте белән кинолог хезмәтен башкарды. Сугыш булмаса
да, һәрвакыт куркыныч янап торды. Андагы хәвефле хәлләрне,
югалтуларны искә төшерәсе дә килми Илдарның. Чечнядан кайтканда
аның чәче агарган иде.
Еллар узды, Лилия белән өч ул үстерделәр, авырлык белән булса
да, эшләп тапкан акчага өй җиткерделәр. Ерак Көнчыгышта чик
буенда хезмәт иткәннән башлап күпсанлы бүләк-исемнәргә лаек
булды Илдар.
***
Ә хәзер, ул Украина җирендә. Үткән тормышын күздән кичереп,
энҗе бөртекләредәй балачак хатирәләренә, истәлекләргә бирелеп,
Илдар эшләрен төгәлләде дә идарә тирәсенә барырга булды.
Иртән киңәшмәдә Татарстаннан гуманитар ярдәм килеп җитә
дигәннәр иде. Сугышчыларга ышанычын белдереп язган, таныш
булмаган балалардан килгән хат кисәге җанын җылытып җибәрде.
Кайчагында кечкенә генә шәмнең яктысы зур учакның яктысына
караганда күңелгә күбрәк рәхәтлек бирә шул.
Авыллардан җыеп акча җибәргәннәр. «Болай да авыл халкына
авыр бит инде, ник алардан җыялар соң?!» – дип, Илдар замполит
белән бәхәсләшеп алды.
Азык-төлек, җылы киемнәр, җылыткыч генератор, суыткычлар
һәм башка бик күп кирәкле техника арасында китаплар да бар иде.
Укырга яраткан Илдар бу юлы да аларга капланды. Замполитның
кырын карашыннан читкәрәк китеп, ул Лилиясенең яраткан
шагыйрьләреннән берсе булган Хәсән Туфан шигырьләре җыентыгын
ачты:
Син сорама мине жәлләсәң,
Җәлладларның ниләр кылганын:
Мин җавапның әйтермен бары
Трибуналга илтә торганын!
Шәп әйткән. Илдарның әтисе ягыннан Мөхәммәтҗан бабасы да
әсирлектә булган, тик ул бу хакта берни сөйләми иде.
Илдар китапларны кадерләп төреп, үзенә кайтырга чыкты. Кичәге
кара болытлар һаман баш өстендә эленеп тора иде әле. Яңгыр,
үзен китаплары белән беррәттән чылатып үткәнче, кайтып җитүең
хәерлерәк...
Идарәдән чыгып барганда ул взвод командирын очратып, хәл-
әхвәл сорашты, командир Илдарның күңелендә авыр эз калдырган
хәбәрне җиткерде. Ул мобилизацияләнеп килгән Казан егете Раил
белән бәйле иде.
Урманга бармаган көннәрдә Илдар башта «Жигули», аннары
«Урал» мотоциклы белән алгы сызыкка азык-төлек ташудан тыш,
сугышчыларны алыштыра иде – берсен кертте, икенчесен алып
чыкты. Алгы сызыктан яралыларны ташыган чаклары да булды.
Берсендә ул Раилне ротациягә илтте. Үзе дә йомры битле, елмаючан
егетнең инициаллары Ш.Р.К. булганга, позывное Шрек иде.
Штурмнан соң ике бармагын өздергән Раил гаиләсе янына кайтып
килгән. Өч бармагы өзелгән тәкъдирдә калдырасы булганнар, ләкин
ул бик шат, өйдә өч яшьлек кызы башта ятсынса да, китәр алдыннан ияләшеп, аны кочаклап калган. Якыннарын сөйләп туя алмый егет.
Илдарга Раил: «Бу юлы алгы сызыктан чыкмамдыр кебек», – диде.
Күңеле сизенгән икән. Ул көнне «Хаймерс»лар эшләгәне ишетелеп
торды... Якташы чыкмады.
Берничә көннән Илдарның телефонына Раилнең хатыны
шалтыратты: «Соңгы тапкыр Раил Сезнең телефоннан, шушы
номердан элемтәгә кергән иде. Хәбәре юк. Сез белмисезме хәлен?»
Илдар бар кыюлыгын җыеп, Раилне башка җиргә күчерделәр, бәлки
телефонын югалткандыр, дип алдашырга мәҗбүр иде, чөнки әйтергә
ярамый, тәртибе шундый. Раилнең әсирлеккә төшкән булуы да
мөмкин. Сугышчылар ничә айлар икмәк бүлешкән иптәшләренең үле
гәүдәләрен гомерләрен куркыныч астына куеп төнлә алып чыгарга
тырыштылар, әмма мәетләрне озак алып чыга алмаган очраклар
да бар. Женева конвенциясен дә бозарга тайчынмаган дошманның
кыйпылчыклы снарядлары яңгыры астында яралыларга вакытында
ярдәм күрсәтергә мөмкинлек булмау, күп кан югалту аркасында гына
да күпме яшь гомерләр өзелде.
Монда еш күрә торган бер абзыйның олы улы Украина өчен
теге якта сугыша, ә кече улы – Украинага каршы бу якта. Икесе
өчен дә өзгәләнә ата, тик берни эшли алмый: «Балаларымны кеше
үтерер өчен, читләр уены өчен үстердеммени мин?! Глобалистлар,
фашистлар, сепаратистлар, коррупционерлар, тагын әллә кемнәр...
Алладан да курыкмыйлар! Һаман җитми аларга! Ә гади кеше нишли
ала?!» Абзыйның тарихи барышны аңламаган, сәяси надан күршесе
исә, Украина хәрбиләренә ярдәмләшеп, харап булган. «Синең ничә
еллар буе Донецкида һөҗүмнәрдән үлгән балаларның каберләрен
күргәнең бармы?» – дип сорар идем мин андыйлардан, ди абзый.
Урамдагы этләргә карап торды Илдар. Аларның кайсын хуҗалары
бәйдән дә ычкындырырга өлгермичә, ач үлемгә дучар итеп, ташлап
качкан, кайсы һөҗүм вакытында үлгән хуҗасын тугры саклап сөяккә
калган.
Кинолог булып эшләгәндә Илдар бу җан ияләре турында күп
укыды. 1941 елда Кызыл Армия сафларына җитмеш меңгә якын
эт «чакырылган». Бөек Ватан сугышында махсус өйрәтелгән
этләр танкларны шартлаткан, минадан арындыручы сапёр булган,
сакта торган, фашистларны юк иткән, бик күп яралыларны сугыш
кырыннан алып чыккан, элемтә һәм разведка эшендә катнашкан,
диверсияләр ясаган һәм батырларча сугыш кырында һәлак булган.
Атаклы Джульбарсны гына искә төшерү дә җитә.
Махсус хәрби операция вакытында да «дүрт аяклы фәрештә»ләр
безнең сугышчыларны үлемнән, кайчак үз гомерләре бәрабәренә
коткарып калалар. Әнә күптән түгел, сугышчылардан әзгә генә
алда барган эт, нәрсәдер сизеп, кисәк йөгереп китеп, минага эләгә, икенчесе сугышчыны пулядан коткарып һәлак була. Аларның
акылы, батырлыгы һәм кешеләргә тугрылыгы беркемне дә битараф
калдырмый.
Этләрне ярата ул. Узган язда яраланып үлгән ана этне шыңшып-елап
имәргә тырышып яткан өч көчекнең берсен үзендә калдырып үстергән
иде Илдар. Кап-кара матур эт баласына сугышчылар Дик кушаматы
бирделәр. Үсә төшкәч, разведкага киткәндә, ул Илдарны авылны
чыкканчы озата бара иде. Берсендә йөк машинасына төялеп, заданиега
чыгып киткәч, авыл еракта калса да, Дик машина артыннан калмый
чапты. Күзләре яшьләнгән Илдар аңа: «Дик, өйгә! Өйгә кайт!» – дип,
кабат-кабат кычкырса да, эт тузан арасында бер югала, бер күренә,
артларыннан шактый озак чапты. Илдар кечкенә дустын бүтән күрмәде.
***
Соңгы вакытта бик күп уйлана башлады Илдар. Югалтулар,
монда күргәннәр аны көннән-көн үзгәртте. Ул үткән тормышын
бәяләп, хәзергесенә яңача карый башлады. Көн дә үлем белән
очрашып торганда, кеше күп нәрсәләрне башкача аңлый икән.
Хәер, олыгайганда һәр кеше дә шундыйдыр. Тормыш ул теләгәнчә
генә бармаган вакытларда шешә белән дуслашып алган чорлары,
эшләгәндә балалары үскәнен дә күрмәгәне өчен аны үкенеч хисе
биләп алды. Берәү әйткәндәй, «Үткән гомер әрәм түгел, әрәм үткән
гомер әрәм» иде Илдар өчен.
Балаларына, тормышны тартып алып барган хатынына игътибары
кимегән, үз эченә йомылган вакытлары, гомер буена бер тапкыр да
гаиләсен диңгезгә алып барып, кешечә ял, дөнья күрсәтә алмаганы
өчен ул үзен битәрләде.
Кайчак тиз кызып, шырпы кебек кабына торган чаклары да булды.
Бергә сроктан тыш хезмәт иткән өлкән дусты, гел хәбәрләшеп торган
киңәшчесе, Чернобыльдә булган Николайның шактый вакыт авырып,
вафат булу хәбәреннән соң, Илдар сынды, фаҗиганең ачысын тоймас
өчен салыштыра башлады. Ул вакытта тырышып-тырышып та,
нәтиҗәсе көткәнчә булмау, көндәлек бертөрлелек, рухи торгынлык
аның күңелен кимерде. Ил яшәешендәге күп кенә тискәре күренешләр
җанын ашады. Кытай чигендә гаҗәеп зур суммаларга себер көзәне
тиресе, тиен, кеш мехлары белән эш иткән контрабандистлар белән
көрәшкәндә булган хис аны җибәрмәде. Зур заводларның юк бәяләргә
чит ил инвесторларына сатылуын күреп тору җиңел түгел иде.
«Безнең егетләр ялган демократия өчен башын салдымыни?!» – дип
сөйләнүдән ерак китә алмавы өчен, гарьләнә-гарьләнә эчте.
Мәхәббәт бит учак кебек, утын өстәп тормасаң, сүнә. Лилия ничек
түзде икән Благовещенск шәһәреннән шактый ерак хәрби заставада
ялгызы?! Дүрт ел буе 20 солдат арасында... Бала тугач та, хатынының урманы да булмаган, кәрлә агачлар гына очраштырган япа-ялан
далага чыгып, кырларының аһәңен сагынып елаган чакларын сизә
иде бит. Иҗади күңелле Лилиясен дүрт стенага бикләп куйган ул
Ерак Көнчыгышта. Бер дусты да булмаган җирдә ничекләр түзгәндер
бичара хатын?! Соңгы ике елда ярый ике гаилә күченеп килде инде.
Хатыны болганчык суда да йолдызлар чагылышын күрүче оптимист
булса да, аралашу җитмәгәндер. Хәзерге кебек гаджетлар да юк чак...
Илдар үзе тайгада ялгызы калса да, яши алыр иде дә.
Янып яшәүгә ни җитә! Кичекмәскә иде. Исән-сау кайтса, гомерен
заяга уздырган вакытлары өчен дә яшәрләр әле. Тормышның тәмен
белә ул хәзер. Гаиләсеннән дә кадерлерәк нәрсәсе юк аның.
Олы улы никтер аннан читләште, балачактан килгән үпкәләре
булмый калмас. Аларны оныттырырлык итеп, якыннарына терәк-
таяныч, оныкларына яхшы бабай булып, балалары белән куанып
яшисе килә. Уллары әтиләре белән горурланырлык итеп. Ут чыккач,
кое казырга тотынмыйлар, соңармаска кирәк!
Олы яшьтәге зирәк Назыйм абзыйның комфорт зонасы турында
сөйләгән гыйбрәтле хикәясе исенә төште. «Бер кош көн саен гаять
зур чүл уртасындагы коры агач ботакларында ышыклана. Беркөнне
давыл килеп, агачны тамыры белән йолкып ала. Мескен кошка ышык
урын эзләп бик ерак ара үтәргә туры килә. Ниһаять, ул бер бик матур,
чишмәләр челтерәп торган, яшеллеккә күмелгән оазис таба. Әгәр
коры агач исән калса, кошны бернинди көч тә оялаган урыныннан
китәргә мәҗбүр итмәс иде». Кеше дә, үзенең яшәү рәвешенә күнегеп,
уңайлы урыныннан чыгарга теләми. Тормышы татлы булмаса да һәм
тиеннәргә яшәргә туры килсә дә, бу халәттән һәркем дә чыга алмый. Ә
бит бары як-ягыңа карап, авырлыклардан курыкмыйча, мөмкинлекләр
эзләргә, сынауларны лаеклы узып, алга карап яшәргә генә кирәк.
Илдар да бит махсус хәрби операция барган җирләргә килмәсә, бәлки,
эчеп яткан, балалары аннан читләшеп беткән булыр иде.
Артта калган күпер никадәр ныграк янса, алга барыр юл шуның
кадәр яктырак, диләрме? Алда аның эшлисе эшләре күп. Илдарның
башында гел шундый уйлар өермәсе булды.
***
...Көтеп алган апрель ае җитте. Илдарга ике атна ял бирделәр.
Лилиясенә: «Башка җиргә күчерәләр, шалтыратмасам, югалтма», –
диде, ә үзе туган ягына юл тотты. Сюрприз ясый, янәсе.
Мин әнкәемне төшемдә күрдем,
Толымлап үрә иде чәчкәен.
Бу юл төшләре сиңа чакыра
Өзелеп сагындым, кайтам, әнкәем!
Күңел җырлый!
Менә аның яшәгән шәһәре. Урамнарда армиягә яңа алынган
егетләрнең такыр башы сыман, куакларны кыркып чыкканнар. Агач
ботаклары язгы таң җилендә шатланышып каргаларга кул болгый.
Күзгә концерт, театр, күңел ачу белдерүләре чагылды, әйтерсең лә
тегендә булганнар төш кенә, каядыр сугышлар да бармый.
Кояш чыкты. Назлы елмаеп, йортларның түбәләрен яктыртты.
Нәзек боз сөңгеләре эреп, үтә күренмәле күз яшьләре белән елап
җибәрделәр. Күлдәвекләргә җан керде. Кояшчыклар биешкән
инешчек шатланып, күңелле генә чокырга таба йөгерде. Илдарның да
тумыштан ук таныш, җанына якын газиз күренешләрдән хозурланып,
күзләре дымланды. Туган җир һәм гаиләне алмаштырырлык
кыйммәтләр башка юк шул!
Узган ялга кайтуындагы кебек аны тыеп булмас көч Иж буена
тартты. Ләкин ул анда соңрак барыр.
Исән-имин кайткан саен, туып-үскән якларын яңадан күргәч, аның
йөрәге беравык сагыштан кысылып куя, ләззәтләнеп тибә, каны язгы
Иж суыдай тамырларына тулып ага башлый.
Ерак Көнчыгышта хезмәт иткәндә дә уйсулыклардагы чык
күзедәй ак сулы, камыш керфекле, зәңгәр күзле күлләр, ямьле
тугайлар, Иж буендагы бөрлегәнле әрәмәләр төшләренә кереп, гел
саташтыра иде.
Кайсыдыр китапта укыганы бар: язучы картадагы Агыйделне татар
иленең йөрәгеннән киткән кан тамырларына охшаткан. Илдар өчен
дә Иж – бик кадерле елга. Ул аның балачагы, яшьлегенең шаһиты,
илһам, яшәү көче бирүче. Аны яклап, гомерен бирергә дә әзер ул.
Туган туфрагы һәм гаиләсе таяну ноктасы икән. Гадәтләнгәнчә
яшәгәндә моны тоймыйсың... Ә тормыш матур!
***
Ялда әнисе, туганнары белән күрешү Илдарның җанына рәхәтлек
бирде. Лилиясенең дә игътибарлы иренә хисләре яңаргандай булды,
аны тәмлүшкәләр белән сыйлады.
Әнә телевизорда үз пирогларын «пешерәләр»... Бигрәк күп
сөйлиләр. Ләкин Илдар аны карарга яратмый. Вакытын якыннары
белән уздырасы килә.
Уллары белән аралашып туялмады. Барысын да сөйләргә ярамый,
билгеле. Кечкенәсенең психикасын сакларга кирәк. Өлкәннәре инде
нык үзәкле. Радигы – күптән үзе әти.
Йөз төрле сорау яуды:
– Бездә дошман оча торган ешлыкларны исәпләп чыгара торган
махсус җиһазлар бар, диләр. Син алар белән эшлисеңме, әти?
– Әйе. Приборлар буенча без аларның дроннарны кайдан җибәрүләрен күзәтәбез һәм, димәк, аларны юк итә торган үзебезнең
артиллериягә төзәтмәләр кертәбез.
– Мин инеттан FPV дроны турында укыдым. Ул – пилот бортына
реаль вакытта видеосигнал тапшыру системасы һәм камерасы булган
пилотсыз очу аппараты. Пилот камерадан сурәтне видеокүзлек аша
күрә, бу аңа дөньяга дронның «күз»ләре белән карарга һәм гаҗәеп
төгәллек белән идарә итәргә уникаль мөмкинлек бирә, – диде уртанчы
улы Данияр.
– Әйе, без куллана торган әлеге төр очкычлар акыллы – Россиядә
җитештерелгән хәрби FPV – дроннарның стандарт булмаган яшерен
ешлыклары дошманга дронның җибәрү урынын да, пилотның кайда
булуын да билгеләргә мөмкинлек бирми.
Илдар уллары белән очкычларның «Старлинг» аша ничек идарә
ителүләре, нинди авырлыкта, күпме снаряд атулары, дроннарга
каршы булганнары һәм башка тагын әллә нинди пилотсыз очкычлар
турында озак сөйләште. Бигрәк тә якташларының батырлыклары
белән горурланды.
– Сез әниегезгә, әбиегезгә гел булышып торасыз, молодцы, мин
сезгә аларны ышанып калдырып, ялгышмаганмын! Кая, күрсәтегез
әле, элеккечә ясыйсызмы безнең күнегүләрне? Ялкауланмыйсыздыр
бит зарядка ясарга?
– Әти, без бит энем белән дзюдо һәм робот техникасы секцияләренә
язылдык. Надир пограничник булам, ди...
«Үзеңә охшарга тырышучы улларың булу – бәхет бит ул!» – дип,
куанып куйды Илдар.
Сабый күзләрендә өмет чаткылары:
– Әти, без җиңәчәкбезме?
– Һичшиксез, улым!
***
Соңгы вакытта ул күп уйланды, үткән тормышына бәя бирде,
нәтиҗәләр ясады. Күңелгә кергән ут нәрсәдер калдыра – йә иҗат
җимеше, йә көл. Ут чыныктыра. Ул инде элекке Илдар түгел... Юк,
аны бер ут та яндыра алмый, чөнки ул – үзе ут. Ут үзеңнең эчеңдә
булганда, алдагы юлны яктырта, кирәкмәгән нәрсәләрне яндыра,
диләрме... Улларына яшәү көче бирә торган утны күчерә алса, аннан
да бәхетле кеше булмас! Кичекмәскә иде!.. Юк, өлгерер. Ул бит – ут
борчасы!
Венера МАКАРОВА
-----------------------------
Венера МАКАРОВА (1968) – галимә, филология фәннәре докторы; әдәбият белеменә караган
монографияләр, укыту-методик әсбаплар авторы. Казанда яши.
«КУ» 05, 2026
Фото: Шедеврум, архив (фотода автор үзе)
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Старлинг түгел, Старлинк. Хаймерс түгел, Хаймарс
0
0