Тырыйк

Сикорскийның бу кадәр котырынуын беренче тапкыр күрдем. Нота

алмыйча җырлаган солистларны моңарчы да пыр туздыргалады ул, анысы. Әмма болай кабару, болай бүртенү – чырае тимгелләнеп чыкты хәтта! Юк, булмады.

Үзем дә инде...

Дүртенче актны тәмамлыйм дип төне буе керфек какмый уздырдым, кызарынган күзләрне яздырып, зиһенне айнытып җибәрү өчен, салкын су сиптем дә (булышкан кебек иде) шул шәптән иртәнге унга репетициягә барып утырдым. Аңлаган кеше аңларлык инде: әүвәлге тактлар уйналуга, оркестрда

киеренкелек сизелде – баксаң, бик күп урында кабатлау тамгаларын куярга онытканмын икән. Канаты сынган каракош сыман авыр ухылдап баш очымнан узган партитурамны хәтерләүгә, йөрәгем әле дә жу итеп китә. Әсәрне шунда

ук тиз-тиз төзәтергә-үзгәртергә туры килде.

Бергә-бер охшаш вакыйганы миңа кадәр дә кайсыдыр композиторның кичерүе искә төште...

Касыймовлар урамына борылуга, телефон шалтырады.

– Да, Сергей Валерьевич?

– Син аңларга тиеш бит инде, – оркестрның сәнгать җитәкчесе сихәтле кытай чәе эчкәнме – тынычланган иде. – Безнең вариантлар күп түгел. Йә шушы әсәреңне эшләп бетәрбез. – Ул бераз тынып торды: – Йә к чёрту.

– Тырышам ласа, – дидем, борчылуымны яшермичә: күпме тир түгеп башкарган эшне өстәл астына тыгып куясы килми иде.

– Бер ай калды.

– Анысы да юк инде...

– Опера да юк.

– Булачак.

– Син хәзер фәкать шуның белән яшәргә тиеш. Бөтен дөнья алдында хур каласың килмидер, шәт?

– Шушы арада тәмамлыйм.

– Хуш.

Килешүдә «Казан көзе» фестиваленә өлгертү шарты тора, юкса! Сентябрьгә!

Башына тай тибеп: «Универсиада кысаларында күрсәтәбез» – дигәненә мин гаеплеме әллә? Икегә ярылыйммыни? Берәвем клавир язганда, икенчем оркестровка ясар иде. Их! Тыкрыкны узып киткәнмен. Хәзер ничә йортны урап киләсе булачак.

Ул арада яңадан телефон шалтырады. Тагын нәрсә лыгырдар икән дип төребкәгә үрелсәм, гаҗәпләнә калдым: экранда мин көткән фамилия урынына «Аида» исеме күз кысып-кысып ала иде. Җавап бирергә өлгермәдем – подъезд төбенә килеп туктауга, телефон бырылдамый башлады. Озакламый ян көзге

аларның (хатын Әмирне дә иярткән) миңа якынлашуын чагылдырды. Малай кулына йомшак куян тоткан иде.

– Бусы нинди дурацкий хайван тагы? – дидем мин, ишектән чыга-чыгышка.

– Машина-танк беткәнмени?

– Үзең син хайван, – диде Аида коры гына. – Танышуыбызның бер еллыгына бүләк иткән тырыйгың ул, Әмирнең яраткан уенчыгы.

– Ә, тырыйк, – дигән булдым мин, төп башына утыруымны битараф интонация артына яшерергә тырышып. Хактан да, ГУМнан ат бәясенә алган идем аны.

– Сәлам, җегет, нихәл?

Әмир, исәнлегемне алмыйча, әнисенең итәк астына посты.

– Гозерем бар, – диде Аида, гаять җитди рәвештә. Аның шулай сөйләшүе мине һәрвакыт куркыта иде. (Хатын-кызга, гомумән, җитди булу килешми.)

Бу юлы да шөбһәләндермәде түгел.

– Башта өйгә керик, чит кешеләр түгел бит.

– Хәзер чит кешеләр инде, – дип кырт киссә дә, эчкә узарга карышмады.

***

– Ике генә көнгә, – дип, иманыма кайтарырга тырышты ул.

– Нинди ике көн! – Яңа кайнап чыккан чәйгә пешә яздым. – Сыңар

секундыма кадәр санаулы! Әрәм киткән һәр мизгелем баш бәһасе тора.

– Китапча сөйләмә миңа, яме?

– Бер айдан премьера. Эпилогка тотынмаган да әле. Нинди бала карау?

– Нишлим соң?

– Әниең карасын!

Аида өнсез карашын миңа батырды, күзендәге салкынлык җаныма күчкәч, берни булмагандай, тын гына:

– Тилеме син? – дип сорарга базды.

Учымның маңгаема төшеп ут чәчүе анык җавап иде, минемчә. Тиле шул!

– Динәгә калдыр, алайса. Аның, сорап алгандай, ялда чагы.

– Төркиядәме?

– Тфү, каһәр... Кирәк чакта дус табыла, ди.

Мин хатын ягына шаккатам. Әтисе полковник аның. Мәскәүдә яши. Хәер, Аидага ышансаң, озакламый «яши иде» дип үзгәртәсе булырга охшый. Инсульт бәргән. Хәле авыр икән. Әнисе, чабуына ут капкандай, иң беренче поездга утырып, төннең кыл уртасында юлга чыккан. Пычагымамы? Канун сезне аерган лабаса. Бетте! Сез бер-берегезгә беркем түгел! Сезнең бер-берегез

алдында һичнинди җаваплылыгыгыз юк! Тормышның арт шәрифенә тибә-тибә рәхәтләнеп яшәгез! Икегез ике якта. Берәрегез кая да булса (әйтик, бакыйлыкка) җыена икән – җыенсын, бу – икенчегезнең эше түгел инде. Кысылмагыз!

Әнисенә шуны гына аңлатасы, югыйсә...

– Бәлки, бармассың?

– Ничек инде? – Аида чын-чынлап аптырады. – Әтием бит ул минем...

Аида үзенең иң куркыныч коралын эшкә җикте – елый башлады. Иң тәмләп, иң яратып башкара һәм, ник яшерергә, каршы якның (минем) берсүзсез капитуляциясе белән тәмамлана торган, мең кабат сыналган һәм мең кабат үзен аклаган ышанычлы чара бу. Күз яшен күралмыйм шул... Дөресе, куркам.

Борын яфрагын сыйпап иягенә агып төшкән арада утка әверелгән тамчылар санап-санап җаныма тамар, калебемне өтәр, бәгыремне көйдерер кебек.

– Әтием бит ул минем...

Мин җәһәт кенә Әмиргә карап алдым. Ул, барсеткамның эчен чыгарып, документларым белән мәш килә иде. Аида, соңгы һөҗүмгә күтәрелеп, бәхәскә симез нокта куйганчы, малайның кулыннан мөһим кәгазьләремне тартып алдым, авызын турсайтырга өлгергәнче, телевизор кабыздым – ул берсүзсез

бу тәкъдимгә күнде. Экран Татарстан турында мультфильм күрсәтә иде.

– Поезд ике сәгатьтән кузгала. Иртәгә барып җитәм. Берсекөнгә кичке уннарда кайтырга утырам. Шимбә иртәнге җидедә Казанда булачакмын. Мин киттем.

– Алай итмә инде...

Аиданың теле зәһәр иде. Ул, һәр әйткән сүзенә агуын сеңдереп,

кабаланмыйча, каушамыйча гына, минем йөрәк тамырына төкерде:

– Син ике ел әти була алмадың. Һич югы, ике көн әти булып кара инде. Хатынның баланы кочаклап нидер аңлатканын мин шыр аек исереклек аша гына абайлап калдым – әле әйткәне каныма таралып, гәүдә-сынымны, аң-зиһенемне йомшарта төшкән иде. Фатир ишеге ачылып, Аиданың подъезд караңгылыгына кушылуын да чамаладым гына, анык күрмәдем. Ишекнең шап

итеп ябылганы да ишетелмәде. Йөземә бәргән салкын җил генә айныткандай булды. Янымда зыр килеп Әмир бөтерелә иде:

– Әньем кадя?

– Китте.

– Кадя тикке?

– Мәскәүгә.

Малай тырыйгын кочаклап диванга чүмәште:

– Әньем мәчкәүгә тикке.

Нишләтәсе инде сине? Дөнья кадәр эшем өелгән ләбаса.

– Йокың киләме? – димен.

– Як, дим, – ди.

– Ашыйсың киләме?

– Ие, дим.

Кухняга чыгып, гарнитурга чумдым: кытай токмачы, каһвә, он... борай! Хәзер ботка пешерермен. Аннары йоклатырга салырмын. Аннары эшләрмен, дип ниятләдем. Кичке шәфәкъ нурында алсу корсагын җылытып утырган сусыл алманы тәрәзә төбеннән йолкып Әмиргә суздым:

– Кимерә тор.

Ботка пешүгә, Әмир чын холкын ачып салды. Башта калак очы белән генә чемченеп авыз итте дә, «бу – пеш» дигән нәтиҗәгә килеп, сыйны бер читкә этеп куйды. Кашык белән туглый-туглый, өрә-өрә суытырга керештем. Барыбер читкә тибәрде:

– Як, ачамим, дим.

– Ашыйсың, – димен.

– Ачамим, дим!

– Ашыйсың да йоклыйсың, дим!

– Як! Йокамим, дим! – дип, үз хакын хаклады ул, әмма куллары белән артыграк ярдәмләшеп ташладымы, тәлинкә идәнгә төшеп челпәрәмә килде.

Төер, бугазымны көйдереп, эчкә үтсә дә, дәшмәдем. Икенче тәлинкәгә ботка салып, Әмирнең борын төбенә терәдем:

– Ашамыйча гына кара! – Мондый чакта тавышымның үзеннән-үзе бөердән чыга торган гадәте бар. Әмир шым булды. Ваннага юнәлгәндә, артта эленеп калган тавышның өрфиядәй кайтавазын отып калдым:

– Бавыбеү ачамим, дим.

Идәнне сөртеп, чүпрәкләрне чайкап чыгуга, боткадан җилләр искән иде. Әмма җиңү тантанасы озак дәвам итмәде, фанфаралар сугарга әзерләнгән күңел барабаны, таяк очы белән кагылырга да өлгермәстән, урталай умырылып чыкты.

Бала, сәмави нурлар уйнаткан карашын миңа төбәп, сөенечен уртаклашты:

– Тывыйк ачап бетеүде.

Тырыйк боткага баткан иде. Мин ачуланырга уйламадым да. Һәм ачуланмас та идем. Күзем кер юу машинасына төшмәсә: порошок сала торган тартма

авызыннан, күбекләнеп-күбекләнеп, борай боткасы ташып чыккан иде.

– Их, анаңны-ың... баласы!

– Тывыйкка симады, дим, – дип, мәсьәләгә ачыклык кертте ул.

– Хәзер үк ычкын моннан, чучка! – дип җикерендем.

Әмир утыргычта килеш сикереп торды да, миннән калышмыйча:

– Як! – дип кычкырды. – Син ыскын, дим!

– Телләшмә! – дидем мин.

– Як! – диде ул.

– Аһ, әле син!..

– Як! – диде ул, тавышын аз гына да киметергә уйламыйча.

Бу вакытка бар хисем, вөҗүд капкачын дөбер-шатыр китереп, кайнап чыгарга өлгергән иде инде. Мизгел эчендә хәтеремнән мәңгегә җуелачак «энҗедәй» сүзләрне уңга-сулга таратып, Әмирне сукыр көчектәй якасыннан умырып алдым да залга томырдым. Ниһаять, түзмәде – үкереп елап җибәрде ул.

Мин кер машинасын тазартуга, бала тынычланган, басылган, әмма үксүеннән туктамаган иде әле: ничек аунап калган булса, әлегәчә шулай ауный бирә. Шырпы кабы кадәр учы белән паласны сыпыра. Һәм үкси...

Бертуктаусыз. Йөрәгем чәнчеп куйса да, янына барырга, кочакларга, юатырга, тынычландырырга көч тапмадым. Бозылмасын әле. Иркәләнмәсен. Ялгышын

аңласын. Үзе килеп җитәр!

Ваннага кереп, тырыйкны чайкадым, киптерергә элдем. Ботка ашадым. Ләкин бөртегенең дә тәмен сизмәдем. Әйе, ашау түгел, савыт төбендә калган тәгамне ашказанына бушатып кую иде бу. Өстәлне җыештырып, залга чыкканда, Әмир тирән йокыга талган иде инде. Аны сак кына диванга күчереп, үзем яңадан кухняга күчендем. Синтезаторны кабыздым, колакчыннарны

кидем һәм, агачтан купкан яфрактай, фанилыктан арынып, илаһият дөньясына җилпендем.

***

Иртән түшәм җимерелеп төшүгә уяндым. Әмир басылмаганмы? Кайда ул? Пыяла тузаны өргәннәрмени – күз кабагын каерып та ачып булмый, яшьләндерә. Кулымны диварга терәүгә, фатир чайпалып торудан тукталган кебек булды, ул арада җанга җылы йөгерде: бәхеткә, малай, кулына иске ботинкамны тотып, каршымда басып тора иде.

– Тывыйк кадя, дим? – диде ул иң беренче сүз итеп.

– Әтигә сугарга ярамый, – дидем мин. Игә килеп бетмәгән килеш, сыңар ботинкамны тартып алдым. Күпме йокладым соң? Бер сәгать? Сәгать ярым?

Чытырманга әверелгән чәчләремнән юл шакшысын кагып төшердем. – Моннан ары алай итмә.

Таралып төшкән башымны куш учлап җыярга тырышып ваннага

титакладым. Юк, дөнья һаман йөзә иде әле. Һаман сыеныр яр тапмаган.

Тырыйкның колагын ычкындырганны Әмир түземсезләнеп көтте. Идәнгә егылып сыртын сындырырга бирмичә, очып барган шәптән куенына салды:

– Тәпәт.

– Исән бул.

Дегеттәй куе каһвә эчкәч кенә хәл керде. Әмиргә өстенә колбаса салынган икмәк телеме суздым:

– Утырып аша.

Үзем кичәге караламаларны алып залга чыктым. Бөгәрләнеп-тетелеп беткән нәүмиз кәгазьләрне тәртипкә китереп, язганнарымны хәлдән килгәнчә (тавышым әлләкем түгел) көйләп карадым: «Син кай чорда калдың, исәнме син, ни хәлләрең синең, Ватаным?» Тагын бер көйләдем. Тагын бер. Җелекләремә

үтте, чигәгә бәрде моң. Йөрәктә нәрсәдер бертуктаусыз канат кагынды.

Ярабби... Мин яздыммы моны? Чынлап, минме?

Төн галәмәте инде бу. Барлык ыгы-зыгы, мәшәкатьләр кара упкынга чумгач, тормыш иярләрен сала гүя – шәрәләнеп кала, кыргый сафлыгына, гыйффәтлелегенә кайта. Мондый чакны тыңларга өйрәнергә кирәк. Караңгы тынлык, ишетә белсәң, гаҗәеп тирән моңнар саклый ул. Җаның теләгән кадәресен сабыр гына үзеңә эрләп ал, тудырасы әсәреңнең тукымасына үр.

Мең рәхмәт, мең шөкер, Ярабби! Илаһи могҗизаңны дөньяга таратыр өчен мин фәкыйреңне сайлаганыңа мең рәхмәт, мең шөкер! Күңелемә юшкын утыртма. Илһамсыз калдырма. Моңнан мәхрүм итмә. Колак салчы, дөнья, әгәр дә инде колак шәрифләрең булса: «И ханбикәбез, чү, елама, зинһар, сөрт күз яшеңне син – әле өмет бар...» Гап-гади сүзләр аһәңен дә музыка күккә, Тәңре

катына күтәрергә, мәңгелекнең сәмави төсләренә манарга мөмкин. Колак салчы, җиһан: гени-аль-но лабаса!

Дөрес, үземне фирдәвес багы катында тоеп, әллә ни озак юанырга туры килмәде – бусагадан үсеп чыккан һәм көрән-сары тап өстендә бии-бии әледән әле ыштан төбен кармалаган Әмир җиргә тиз тартып төшерде:

– Мин кака иттем.

Ярабби, тагын ике көн, ике көн бар бит әле!

***

Бүген июньнең егермесе. Кичатна. Ипотека түләр вакыт җитте. Өлгермәсәм? Нәрсә була әле өлгермәсәм? Әллә чират берничә баскыч артка тәгәри, диделәр, әллә, гомумән, чираттан төшеп калачакмын – нечкәлекләрен хәтерләмим.

Барыбер түгелмени? Өлгерергә кирәк! Уйларымны ай саен шушы урынга җиткәч бүлеп, түлисе сумманы вакытында түләп барырга тырышам. Шөкер, бу юлы акча күп. Опера өчен аванс бирделәр. Кенәгәдән фонд кесәсенә күчерәсе генә.

Машина, банк ишегалдына үтеп, биниһая зур, мәһабәт бина каршына җиткәч каушый төште; җете кызыл «Дэу Матиз» янындагы буш урынга сыенгач, тимер үпкәсеннән соңгы сулышын сыгып чыгарды да тынып калды.

Ишекне ябып, күккә тигән йортны күздән кичердем: монда нинди генә кешеләр йөрмидер, аларның башыннан нинди генә хәлләр кичмидер, нинди генә гамәлләр кылынмыйдыр, нинди генә акчалар аякланмыйдыр! Бу – коры цифрлар һәм коры цифрлар тулы үле кәгазьләр патшалыгы. Мескеннәр! Ул кәгазьгә Илаһның бер нуры булып шигырь дә тамарга мөмкин иде ләбаса! Ул кәгазьгә Илаһның бер көйләве булып җыр ноталары да сибелергә мөмкин иде ләбаса! Ул кәгазьгә Илаһның бер карашы булып табигать сурәте дә төшәргә мөмкин иде ләбаса! Ә алар гомер буе үз өстендә җылысыз, җансыз һәм, һичшиксез, Илаһсыз цифрлар сакларга хөкем ителгән.

– Кава, кава! Акбаус! Бу – акбаус! – дип сөрән салды Әмир.

Каршыдагы таш кыяда, чыннан да, астан бәреп торган фонтан җиленнән хушланып, мәгърур җанвар истирәхәт кылып утыра иде.

– Каян беләсең аны?

– Мутикта бау акбаус. – Әмир шул арада туфракка тезләнде һәм, сул кулын чирәмгә батырган хәлдә, уң кулын иягенә терәп, авызын ачты: – Менә мындый акбаус.

– Әйе шул, – дип көлдем мин. – Маладис, әйдә, эчкә узабыз.

– Як, – дип кырт кисмәсәме шунда! – Мин акбаус кавыйм.

– Карадың бит инде. Әтинең эше бар. Әйдә, киттек.

– Як! – дип янә кәҗәсен чакырды. – Акбаус кавыйм.

– Чыккач карарсың.

– Як! Менә мындый акбаус.

Ул кабат туфракка тезләнде һәм кабат, сул кулын чирәмгә батырган хәлдә, уң кулын иягенә терәп, авызын ачты. Бу юлы минем көләсем килмәде инде.

Ай-ваена, бәбәкләреннән атылып чыккан яшьләренә карамыйча, малайны култык астына кыстырып, ишек катына юнәлдем.

Кассага җиткәндә дә тынычланырга уйламый иде әле. Ярдәм эзләп ян-якка бактым: аулактарак, бәхеткә, калын күзлекле, яңагы эчкә суырылган берәү – сүсәргән портфель тоткангамы, сул ягы җилкәсе-ние белән асылынып төшкән бер абзый – уң табанын тупсага кашып тора иде. Бармак кагып «нельзя!»

әйтүен үтендем. (Мәйданчыкта тәртипсезләнгән, тыңлаусызланган чакта берәр апа-мазар шулай дисә, Әмир күз ачып йомганчы басыла иде. Дөрес, тәэсире биш минутлык кына. Ләкин хәзер миңа биш минут муеннан җитәргә тиеш.)

Ләкин әллә абзый үзе шундый иде, әллә ышанып тапшырган роленә артык бирелде, аның борын сеңгергән арада:

– Нерр-зя! – дип җикеренүе булды, Әмир, ботыма чат ябышып, икеләтә, нинди анда, өчләтә куәт белән чәрелдәп елап җибәрде.

Мин кенәгәне кассада утырган мөлаем туташка сузганда да бала

тынычланып бетмәгән иде әле. Ботымны ычкындырмаган килеш, зыр әйләнәәйләнә, тирә-юньне җентекләп күзәтүдә булды:

– Аби як, аби як.

– Паспортыгызны мөмкинме? – диде кассир кыз.

– Рәхим итегез.

Әмирнең үз хәле хәл:

– Аби тикке.

Паспортымны җентекләп өйрәнгәннән соң, үзен, мөгаен, дөнья бизәгенә санаучы кыркын кайгымны уртаклашты:

– Сезнең паспортыгыз гамәлдә түгел.

– Ничек?

– Аби чучка, – диде Әмир.

– Анда хөкүмәтнең 828 нче карарында каралмаган язмалар бар.

– Нинди язмалар? – дидем мин, кыза баруымны яшермичә. – Бернәрсә юк анда.

Ни аяныч, пыялага терәп күрсәтелгән документның икенче битендә, чыннан да, зәңгәр йоннарын төрле якка тырпайтып, кылый күзле, ватык борынлы, ямьшәйгән чәһрәле тәлинкә ясалган иде.

– Койа-а-а-ч, – дип канәгать сузды Әмир.

– Анаңны-ң... баласы! – Янә кассирга борылдым. – Миңа кичекмәстән акча күчерергә кирәк.

– Бу мөмкин хәл түгел.

– Сез мине, бәлки, дөрес аңламагансыздыр. Кабатлыйм: миңа акчаны күчерергә генә кирәк.

– Бик яхшы аңлыйм. Ләкин паспортыгыз бозылган. Алыштырыгыз.

– Чыраем төшкән сәхифәсе бармы? Бар! Теркәлү бите бармы? Бар! Татарча кушымтага бәйләнер идегез инде, анысы миндә болай да юк. Ни җитми тагы?

– Гафу итегез. Һичничек булыша алмыйм. Сау булыгыз.

Иң элек үз иманымны дер селкеттем: идиот! Егерме беренче гасырда кем кенәгәдә акча саклый инде? Банкоматка гына барыр идем, юкса...

Урамга чыгуга Әмирдән дә ныграк куанучы булмагандыр. Мин авыр көрсенергә өлгергәнче, ул фонтан янында таптана иде инде:

– Бу – акбаус!

Күңелсез тойгылардан арындырып телефон шалтырады. Һәм, күңелемне умырып алып, тагын да күңелсезрәк тойгыларга илтеп ташлады.

– Добрый день, Сергей Валерьевич.

– Башаяк иҗатта чагыңдыр дип өметләнәм?

Кәефсезлегемне яшерергә теләп:

– Әлбәттә, – дидем.

– Шулай, дөрес.

– Бәдрәфкә керергә дә вакыт юк. – Арттырыбрак җибәрдем, билгеле. Аның каруы, әйткәнем маэстрога ошады.

– Дүртенче акт тәмаммы?

– Тәмамлап маташам.

– Һаманмы?

– Бүген бетерәм.

– Бу арада сиңа эш дип кенә яшәү фарыз. Бөтен дөньяңны оныт. Кояшны күрмә. Көнне төнгә ялгап яз, яз, яз! Юкса, харап булабыз, – дип авыр көрсенде ул, төребкәне куйганчы.

Таң калмалы: шушы мәлдә, күк капусы ачылгандай, якын танышым искә төште. Язучы Морат абый Дусай. Хәер, язучы, дип... Аның күптән смс-хәбәрдән башка һичнәрсә иҗат иткәне юк инде. Бәлки, ул хаклыдыр да.

Җәмгыять басма сүзне санламаган, кирәксенмәгән гүзәл бер чорда типография буявы исраф итүдән ни файда? Сыра рекламаларына күбрәк калыр. Кәгазьгә дә экономия. Шагыйрь юкта ярамаган тагы, дип, әдәбият бакчасын эт эчәгеседәй баскан мөтәшагыйрьләр тантанасына кушылу, уйлап карасаң, мондый хәлдә

әдәпсезлек, җинаятьтер дә әле ул.

Кыскасы, Морат Дусай, кайсы яктан карасаң да, шәп кеше. Өстәвенә, дус-ише, таныш-белеше бихисап. Ихтимал, аның хәлен белергә вакыт җиткәндер?

– Әссәлам! – дип ирен кымшатуга, абзый кеше гозеремә төшенде.

– Син Алсуга бар, – диде ул. – Имәнлек урамындагы паспортный столга. Морат Дусайдан, диярсең. Булышмый калмас.

Тумаган тайның билен сындырудан куркып, куанычымны гап-гади

«Рәхмәт!» сүзенә сыйдырдым.

Җәһәт кенә эшләнсә, ипотеканы бүген түләп котылам әле мин. Марио Дзафред операсында Гамлетка күренгән өрәк сыман, көн узмышым күз алдыма килеп басты: хәзер тиз генә Алсуга барырга кирәк... барсеткада ярашлы фото бар бугай... аннары – өйдә капкалап алырга, Әмирне ашатырга, аннары – оркестрга... Шуннан кайтышлый янә банкка сугылырмын. Кассир авып китсен әле!

Дөрес, яңа корган ниятләремә җитди үзгәреш кертергә туры килде. Мин иң элек өйгә кайтырга, аннары гына башка эшләрне карарга уйладым. Чөнки миңа, гөрләвекләр агызып, лычма Әмир якынлаша иде:

– Тывыйк чәп-чәп итте.

Чигә турысында йөрәк тибеп алгандай булды.

– Ә син нишләдең?! – дидем мин, арт санына берне чәпәп.

– Беүничәүмәдем.

Җавабыннан җен ачуым чыкты.

– Җиттеме сиңа, юкмы? Кеше шикелле генә була беләсеңме син!

Әнисе кайчан кайта моның? Кайчан котылам мин бу тавык чүпләп

бетермәслек мәшәкатьтән? Кайчан арт төртәм дә җиң сызганып эшемә керешәм? Валлаһи, гарык, туйдым! Бала караудан туйдым! Сикорскийның ми бораулавыннан туйдым! Бу каһәр суккан илдә беркайчан да бетмәс-төкәнмәс кәгазь боткасыннан туйдым! Туйдым!

Бөтен дөньясы бугазда буылып тора.

***

Морат Дусай өйрәткән тылсымлы сүз моңарчы төксе генә утырган Алсуның күз читендәге сыңар җыерчыгын тарттырып алды:

– Хәзер эшлибез аны, берәр сәгатьтән керерсез.

Урамга чыгуга, Әмирнең машинага утырасы килде. Каш читеннән йөгергән тир бөртеген бармак очы белән сытып, арткы ишекне ачтым:

– Утыргычларга басма.

Ләкин Әмир үзгә фикердә иде – йөртүче ишегенә төртте:

– Мында, дим.

Күндем. Урнаштык.

Тагын күпме вакыт әрәм узачак...

Сәйдәш теләсә кайчан, теләсә нинди шартларда иҗат итә алган, дип язалар. Янында оркестр шыңшып торамы, кемдер инструмент көйлиме, акыра-бакырамы – барыбер: ул, музыка сихеренә бирелеп, безнең ише гади кешеләр таптап йөргән җир-туфрактан куба, ниндидер бер илаһи халәткә күчә торган булган. Аңа уен коралы да кирәкмәгән, ноталарны язып барырга кәгазь-каләм юнәтсә, шул җиткән. Гаҗәп бит, ә? Клавишларсыз гына музыка язып кара әле син? Вакыт-вакыт бармак белән ритм сугып кына? Менә болай... Тек, тек-тек, тек. Туктале, тукта... Тек, тек-тек, тек-тек. Тек, тек-тек!

Үз ачышымнан үзем каушап, калтырана-кабалана бардачокка үрелдем, аннан куен дәфтәре белән карандаш тартып чыгардым. Либретто тексты, нигездә, унлы-тугызлы үлчәмдә язылган: «Тек-тек... тек-тек... меңәр елга җитәр тарих әнә шулай башланды...»

Әмир әче итеп сигнал кычкыртты. Йөрәгем машина идәнендә чәбәләнгән вакытта ул чәрелдәп көлә иде инде. Мин тиз игә килдем. Озакламый «дворниклар» тәрәзәне сөртергә кереште, аварийка төймәсе челт-мелт килә башлады, магнитоладан ике әңгәмәдәшнең кызу бәхәсе чәчрәде. Канат җиле белән машина түбәсен сыпырып, пырхылдап очкан күгәрченнәргә, ыгы-зыгылы

хәрәкәткә, йортның беренче катына этешә-төртешә сыешкан-сыенышкан офислар ишегенең шатор-шотыр ачылып-ябылуына карап торганда... кинәт сүндем гүя: җиһанны баскан миллион авазларның кайсын урап, кайсын үтәли тишеп, әллә кайдан очкан моң күкрәк турысына китереп бәрде.

Ярабби! Тынлыкта гына түгел, миңгерәйткеч шау-шуда да моң бар икән ләбаса! Ишет кенә! Күчереп язарга өлгер генә!

Дөньялыкның үз ярына кайтыр вакыты җиткәндә, мин тәүге мәртәбә хатын- кыз тәмен тойган үсмердәй эреп, бушанып, сафланып калган идем...

Алсу гына куандырмады:

– Сез аерылышкан икән бит?

– Шуннан?

– Таныклыкның күчермәсе кирәк.

– Нәрсәгә?

– Паспортка мөһер сугарга.

– Болай гына сугып булмыймы?

– Номерын беләсезме?

Каян белим инде! Миндә ул кәгазьнең әсәре дә юк. Мин, гомумән, мәхкәмәдә катнашмадым. Аида үзе генә әвеш-тәвеш китереп кайтты, бу мәсьәләдә алар азау теше ярган нәсел, тәҗрибәле.

– Ул таныклык хатыныгызда... – Туташ кыенсынып куйды. – Иске

хатыныгызда бардыр.

Кесәдән телефон чыгарып, Аиданы җыйдым. Йә, чакыр, чакыр. Болар зиратта укмы инде әллә? Өчәүләшеп кабергә үк кереп ятканнармы? Тотмый!

Җанымның тупаслыгыннан эсселе-суыклы булып киттем.

– Кайчан аерылыштыгыз соң?

– Айдан артты бугай.

Алсу, мине ихлас кызганып:

– Утырыш беркетмәсен архивка тапшырганнар инде, димәк, – дип

ямансулады. – Сезгә архивтан белешмә алырга кирәк.

– Нинди белешмә тагы?

– Рәсми рәвештә аерылышуыгыз турында.

– Сезгә китерергәме?

– Юк шул. Аннары ЗАГСта таныклык бирерләр.

– Анаңны... себерим! – дидем бугай мин. «Себерим», – дидем бугай. Аннары, карашымны гаҗизлек сөреме каплавын сизеп:

– Карале, – дип өстәдем. – Син аны миңа бу килеш кенә биреп тор. Ярты сәгатьтән кире кайтарам.

Ләкин:

– Юк, – дип өзде туташ. – Анысына ук бармыйм. Эзегез югалса?

– Кая китим мин?!

– Юк, – дип өзде туташ.

Урам якта Әмир сабырсызланып сигнал бирә башлады. «Астын

юешләтмәгән булса ярар иде», – дип уйлап куйдым. Куак артына барып килергә онытылган бит...

Сәгатькә күз салганны күреп, Алсу да саубуллашырга ашыкты:

– Эшне кызурак тотыгыз, зинһар, миңа проблемалар кирәкми...

(Дәвамы бар) 

 

"КУ" 8, 2017

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: