Логотип Казан Утлары
Хикәя

Туй алдыннан (хикәя)

Син тыңла инде мине, күрше. Истәлегем, төсем итеп тегеп бир кызларыма күз явын алырлык матур күлмәк. Сөендер сабыйларны, соңгы әманәтемне үтә...

Кызыл чәчәкле шәмәхә яулыгын артка чөеп бәйләгән, иллә дә калын пыялалы күзлеген киеп алган, сары төстәге, инде саннары танылмый да башлаган үлчәм тасмасын муенына аскан әнисе күлмәк кисәргә җыена. Зур имән өстәлгә җәеп салынган аллы-гөлле тукымадан күз алмалы түгел. Саҗидә әбигә булачак бу. Сөмбелә бакча башларында гына яшәүче әбинең шул күлмәкне киеп, ак яулыгын туздырып ябып, җил-җил атлап йөрүләренә хәтле күз алдына китерде дә үзалдына рәхәт елмаеп куйды.

— Бизәге бик матур, әйеме, кызым, — диде әнисе, аның елмаюына елмаю белән җавап биреп. — Бисмиллаһ-иррахман-иррахим, ялгышмыйча кисеп-тегеп чыгарга язсын. Тыныч кына, дәшми генә утыр утырсаң, игътибарымны читкә алма.

Сөмбелә ярар диеп башын какты. Әнисенең эшләгәнен күзәтү бик ошый аңа. Бу көннәрдә аеруча. Сабантуй атнасы бит. Аның мәктәпне бетергән җәе...

Әнисе яшел тышлы дәфтәрен алды. Шакмаклы битләргә күлмәк, алъяпкыч тектерүчеләрнең исемнәре, үлчәмнәре теркәлгән. Тегүче әнисе генә аңлый торган сүзләр, саннар, сызыклар, уклар шунда. Әлеге дәфтәрдә кызны һәрчак көләргә мәҗбүр иткәне — кушаматлар булды. Сөйләшкәндә әйтәсең инде аны, алар авылында кушаматсыз кеше бөтенләй юк. Ә менә Кәҗә Галиясе, Шыгыр Мәрьяме, Шүрәле Халидәсе, Чикерткә Рәхимәсе яисә Сильсәвит Мәдинә, Прит Әлфинур дип язу Сөмбеләгә бик мәзәк тоела иде.

Дәфтәрнең кирәкле бите ачылгач, «Зингер» машинасы тартмасыннан акбур чыкты. Акбурны күргәч, кызның кызыксынуы бермә-бер артты. Чөнки, гадәттә, әнисе үлчи дә, сызгалап-бозгалап вакланмый гына, елтыр кайчысының кисми торган кыры белән эз төшерә һәм кырт-кырт кисеп тә ала. Акбур, өлге кебек нәрсәләр, йә кисәсе тукыма бик кыйммәтле, йә киясе кеше бик таләпчән, фырт булса гына кулланыла иде. Аптырады Сөмбелә, бүген тукымасы да ефәк яки кримплен түгел, ә гади штапель генә, Саҗидә әби үзе дә, кем әйтмешли, күлмәк түгел, солы капчыгын да килештереп, риза булып киюче мөлаем карчык. Әнисе кызының гаҗәпләнүдән зур итеп ачылган күзләренә карауга:

— Яхшы кеше Саҗидә астай. Бүген төшемә дә бик матур, гел аклыдан керде. Кинәндерим әле үзен «мудный» яка уеп. Тукымасы күп, алъяпкыч та тегәрмен. Анысы өчен акча алмам, хәер булыр, — диде.

— Карт бит инде ул модалы күлмәк кияргә!

— Алай димә, кызым. Матурлык яшьлеккә дә, картлыкка да килешә. Күңел картаймый ул. Менә күрерсең, мин теккән күлмәкне кигәч, танымаслар әбекәеңне.

Әнисе үлчәү тасмасын кулына алды. Сөмбеләгә, бәхәсләшергә бик теләсәң дә, телең тешләргә туры киләчәк, дигән сүз иде бу. Кыз шым булып, бер матурлыктан икенче матурлык туу халәтен күзәтергә әзерләнде.

— Өйдәләрме?! Исәннәрдәгенәмесез!

Хуҗабикә олы үткен кайчысын шап итеп өстәлгә куйды да кече якка ашыкты. Аның:

— Әйдүк, Саҗидә астай! И-и-и, кунак кызлары да бар икән! Үтегез-үт, түргә узыгыз, — дигән сүзләре ишетелде.

Шундук ишеккә эленгән ал плюш ачылып китте һәм Сөмбелә каршысында берәм-берәм алты-җиде яшьләрдәге өч кызчык пәйда булды. Аннан, бисмилла әйтеп, бусаганы әбиләре атлап керде.

— Сөмбелә дә өйдә икән. Саумы, кызым!

Әби белән кул биреп күрешкәч, кызчыкларның буйга калкурагы аңа кулын сузды. Аның артыннан бәләкәчләр иярде. Сөмбелә кызларны чуар япмалы эскәмиягә тезеп утыртты, ә Саҗидә әбигә йомшак диваннан урын бирде.

— Дога кылыйк, балалар...

Шул арада чәйнекне газга утыртып, олы якка чыгып өлгергән әнисе белән Саҗидә әби бик озаклап дога укыдылар. Сөмбелә дә эчтән генә: «Амин... Амин!» — дип утырды.

— Кызым белән икәүләп сиңа күлмәк кисәргә җыенып тора идек әле. Гомерең озын булыр, үзең килеп кердең, — диде әнисе, әбигә җылы елмаеп.

— Рәхмәт инде, Зөләйха. Кулларың алтын синең!

Шулчак әнисе, һай, онытып торам икән, дип, халат кесәсеннән сары борчак кәнфитләр чыгарып, балаларга өләшергә тотынды. Сөмбелә дә кулын сузды. Аның учына да берничә борчак тамды. «Бәбәй», — диде әнисе, аңа яратып карап. Аннан янә кызчыкларга борылды.

— Күр әле бу сандугач балаларын! Ничек матур тезелешеп утыралар! Төпчек малаеңныкылар бит, әйеме, Саҗидә астай?

— Менә бу игезәкләре — Алия белән Гөлия — Гариф улымның оныклары, бер яшькә зуррагы, Ләйсән исемлесе — Сания кызымныкы.

— И-и, бер-берсенә охшашлыкларын күр әле син. Өч тамчы су инде менә.

Саҗидә әби кеткелдәп куйды.

— Күргән берсе шулай ди. Әле монда килешли Бүре Рәшитләренә кердек. Разбурка булды.

— Нәрсә булды?

Сөмбелә прых-х-х итеп көлеп җибәрде.

— Разборка, әни! Нидер аныклау, ачыклау, димәк.

— Әйе, әйе, разбурка! Менә шушы Рәшит кече малае Әмиргә шәһәрдән олы лисәпид апкайтып биргән. Сигез яше тулган көненә, ди. Теге ристаны, буе җитмәгән көенчә, рам астына кереп булса да, бер-ике көндә йөрергә дә өйрәнгән.

— Бик тере, булдыклы егет шул Әмир, — дип елмайды әнисе.

— Кичә генәк менә булдыклы егет булдырган да инде — тыкрыкта лисәпиде белән минем кызларымны таптаткан. Дүртесе дүрт якка тәгәрәгәннәр, «тимер тай» — бишенче якка ауган. Теге башкисәргә берни юк, лисәен торгызганда чапкан. Минекеләр елашып кайтып керделәр. Кайсының тезе, кайсының терсәге кан.

Шул сүзләрдән соң әбинең оныклары, команда булгандай берьюлы, яшел дару сөрткән яраларын күрсәтештеләр.

— Күрдегезме? — диде Саҗидә әби, өф-өф итеп кызчыкларның аяк-кулларына өрә-өрә. — Рәшит хатыны Равия дә аһ итте. И эләкте соң Әмиргә анасыннан! Жәлләп тә куйдым үзен. Алай да, имгәтсәң, Аллам сакласын, үтерсәң кызларымны, ни була иде дип, кушылып орышасы иттем. Куркытам янәсе, сабак булсын, дим.

— Елагандыр балакай?

— Тамчы да яше чыкмады. Җитмәсә, миңа усал карап: «Берсе үлсә, икесе кала. Да чурта бит алар сездә!» — дип ярып салды.

Саҗидә әби тагын кеткелдәп куйды. Аңа әнисе дә кушылды.

— Һай, бу малайны! Өйрәтеп куйганнар диярсең... Ә кызыкайларның ярасы туйга кадәр төзәлер, Аллаһы боерса.

— Сабан туена кадәрме? — диде Сөмбелә.

— Әйе, әйе, туйга кадәр... Әйдәгез әле, чәйләп алыйк, кунак кызларының баллыдан телләре ябышты ахрысы, ләм-мим бер сүз дәшми утыралар, — дип сүзне икенче тармактан җибәрде әнисе.

— Юк, юк, — диде әбекәй. — Чәйләр эчеп тормыйбыз, йомышны йомышлыйбыз да кайтабыз. Хәлем киткән кебек бераз. Соңга калмыйк дип, кызурак атланылды. Ни бит әле, Зөләйха... Мин үземә күлмәк тектермәскә булдым.

Сөмбелә дә, әнисе дә мондый борылышны, әлбәттә, көтмәгән иде. Тик гомере буе кеше көен көйләп өйрәнгән тегүче үзен бик тиз кулга алды, сер бирмәде. Бер дә аптырамагандай:

— Ярар соң, Саҗидә астай. Хәзер төреп бирәм тукымаңны. Җепле кәтүген дә... — дип имән өстәлдән шау чәчәкле штапельне җыя башлады. — Өлгердең, кисә башламаган идем.

— Туктале, Зөләйха, ашыкма. Элгәре тыңлап бетер. Минем ул тукымадан... менә бу кызларыма күлмәк тектерәсем килә. Биш митр җитәдер бит өчесенә? Сабантуйга өлгертәсе иде! Акчасын күпме сорасаң да бирәм. Кичә генәк пинсә китерделәр.

Саҗидә әби акча, ачкыч ише әйберләр өчен күлмәгендәге махсус салынган тирән кесәсен капшап куйды. Кызчыклар да, Сөмбелә дә җанланып киттеләр. «Әйе шул, пардан күлмәк искиткеч булачак бу кычыткан чыпчыкларына! Карт кешегә нигә инде ал да гөл? Өстендәгесе дә бер дигән әнә», дип уйлап куйды Сөмбелә бер әбигә, бер әнисенә карап. Тик әнисе ризалашырга ашыкмады.

Башта ул Сөмбеләгә ымлап кече якка күрсәтте. Чәйнек плитәдә, онытма, диюе. Аннан әби янына диванга килеп утырды.

— Чу әле, Саҗидә астай. Әлмәттән яраткан киленем апкайтты дигән идең ич күлмәклекне. Үпкәләсә-нитсә?

— Анысы булыр инде бераз. Икенче кайтуыма әбәзәтельнә тектереп ки, инәй, диепләр китте.

— Шулай булгач! Юк, үзеңә тегәбез! Кызларыңамы?.. Кызларыңа... Аръяк универмагына зәңгәрсу җирлеккә ак бизәк төшкән тукыма кайткан. Нәкъ җәйге күк йөзе инде менә! Алам дисәң, хәзер үлчәп әйтәм, күпме кирәк буласын. Тә-ә-әк...

Әнисе, каршылык күрсәтүче булмаячагына чын-чынлап инанып, муенына эленгән «сантимитрын» җәлт кенә кулына шудыртып төшерде дә лупа-күзлеген киеп, торып ук басты... Тик ул ашыккан булып чыкты.

— И Зөләйха, юкка мәшәкатьләнәсең... Минем үз сүземнән кайтмый торган «кире карчык» икәнлегемне беләсең бит инде. Гомер бакый бергә яшәдек...

— Аллага шөкер, дус, тату яшәдек, Саҗидә астай. Бөтен карчыклар да синең кебек булсыннар иде әле ул, — диде тәвәккәллегенең эзе дә калмаган әнисе. — Ходаем шаһит, бигрәкләр дә шушы тукымадан күлмәк тегеп кидертәсем килгән иде сиңа! Әле бүген үзеңне таң алдыннан гына төштә дә күреп уяндым.

— Ничегрәк кердем соң? Убырлы карчыкка охшапмы?

Саҗидә әби тагын кеткелдәде. Кызчыклар да авызларын тотып пырхылдаштылар. Ә Сөмбелә әбинең елмаю аша да сизелгән, нидер көтеп, сагаеп калган йөзен күргәч, әллә нишләп китте...

— Йә, сөйлә инде, бер башлагач, кайларда йөри идем, хушлашып китеп бардыммы?

— Каян беләсең, Саҗидә астай? Җүләр кеше әйтмешли, әллә соң ул төш түгел, өн идеме? Чыннан да, син аклы күлмәктән, ак яулыктан кулыңны болгый-болгый шомыртлыкка кереп югалдың...

— Шомыртлыкка?! Шомыртлары кара идеме, Зөләйха?!

— Яз иде бит. Ап-ак чәчәк диңгезендә эредең, Саҗидә астай...

— Алай булса бер хәл...

Әби уйчан күзләрен сыпырып куйды.

— Төшләребез бертөслерәк булган икән шул. Димәк, рас киләчәк. Күңелне алдап булмый, бик сизгер ул, Зөләйха. Мин дә бүген иртән төш күреп уяндым. Торгач, бик тикберләп яшел сандыгымны актардым. Хәерлекләремне, ак бүз күлмәклегемне барладым... Вакыт җитә, күрәмсең... Син тыңла инде мине, күрше. Истәлегем, төсем итеп тегеп бир кызларыма күз явын алырлык матур күлмәк. Сөендер сабыйларны, соңгы әманәтемне үтә...

Сөмбелә, әллә әбинең серле, моңсу сүзләреннән, әллә әнисенең яшьле күзләреннән качарга теләп, сикереп торды да, кискен хәрәкәт ясап, үзе йоклый торган почмакны каплап тарттырылган чаршауны ачып җибәрде. Көмешсыман елтыраган карават башында итәге, түше ак атластан булып, фонарь сыман җиңнәре, якасы ак челтәрдән үрелгән күлмәк эленеп тора иде.

Кызчыклар аһ иттеләр.

— Туй күлмәге мәллә?!

— Әйе, — диде әбекәй, тирән сулап. — Гомер ул туйлардан тора. Апагыз әнә яшьлек туена — чыгарылыш кичәсенә әзерләнә... Сезнең өчен Сабантуй җитә. Ә минем исә... үз туем туй...

 

"КУ" 3, 2014
Картина: playcast.ru

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев