Логотип Казан Утлары
Хикәя

Төпчек бала (хикәя)

«Әни, син... Ничек? Кайда? Ә бала?» Баласын калдырганнан бирле йөзендә кан әсәре калмаган хатын кинәт кызара башлап җавап бирде: «Кы-зым, мин аны кырда калдырдым. Бар саны сау-сәламәт туды, тик ул интекмәсен, кызым... Кы-зым, әтиең үлгән». Өзек-өзек чыккан сүзләрдән ике куркыныч хәбәр ишетеп, яшүсмер кызның акылы томаланды. Кулындагы оекбашы идәнгә төшеп китте. «Әни, ни сөйлисең?»

Бар дөньяны афәт, сугыш

чорнап алса да, аналар барыбер

яшәү турында уйларга мәҗбүр.

Тормышның асты өскә килгәндә, язмыш җилләре туп-туры битеңә бәргәндә, ялгызың гына калып алга атлавы ай-һай кыен икән. Бүген ул моны тулысынча аңлады. Кырның уртасын узганнан соң, йөрәк ярсуын басар өчен, җиргә утырды. Ямьсез булып, кояш байый. Әйтерсең җәннәт яктысы югалып, җәһәннәм уты җиһанны колачлап бара. «Уф» дип, маңгаеннан чыккан бөрчек-бөрчек салкын тир бөртекләрен сөртте хатын. Хәлсез иде ул. Соңгы көчләре сабые белән бергә аның арык тәненнән аерылган иде...

Көз ахыры якынлашып килә. Кыр буш, ә күңеле уй-кайгы белән тулы. «Нишләдем соң мин? Йә, нәрсә булды бу?! Дүртесе арасына бишенчесе сыймас идемени?» Юк, юк... Аны бу караңгы дөньяда нәрсә көтә? Кешеләр бер-берсен юк итәр, үтерер, җир, мал бүлешер өчен генә туалар монда. Ил белән ил сугыша. Дөнья сугышының зәһәр уты дөрли. Арысландай ирләр әниләрен – бәхетсез, хатыннарын – ялгыз, балаларын үксез итеп сугышның комсыз авызында эреп юкка чыгып баралар. Бу яшәү түгел, хәтта куркыныч төштән дә хәтәррәк бер халәт. Нәрсәгә кирәк соң аның газизенә мондый куркыныч дөнья?! Әнисе аңа авырлык теләми. Шулай хәерлерәк... Әйе... Хатын бу мизгелдә үзен көзгедән күрсә танымас иде. Күзләрендә чиксез әрнү, яшәештән бизү һәм әйтеп бетермәслек гаҗизлек. Ник кенә үзе дә аның белән калмады соң әле? Никме? Булдыра алмады, өйдә иренең учагы бар, дүрт почмакта – дүрт балалары... Алар алданрак туып өлгерделәр. Әтиле көннәре бәхет, матурлык, илаһи бер моң эчендә үткән икән. Өстәл өсте сый-нигъмәттән сыгылып тормаса да, тамаклары һәрвакыт тук, өсләрендә чиста кием, ә кичләр үзенә тартып тора. Хәтта кояш та һәрвакыт матур итеп байый. Кич саен әтиләре кулына тальян гармун алып, аларга үзе яраткан иң матур көйләрне уйный, йөрәкләре яшәү дәрте белән тула иде. Хәзер бары да артта, алда ни көтә – кем белгән. Инде аның ире юк. Кара тамгалы хәбәрне алуга аңлады, алар сугышта җиңелделәр. Аларның гаиләсе сугышта җиңүче була алмады...

Бәлки, килер шундый көн, ул яшәгән ил сугышта җиңәр, исәпсез җан кыю, елгалап аккан кан, күз яшьләре исәбенә килер ул җиңү. Ә бәлки, фашистлар... Монысын уйласа, аңын җуяр кебек тоелды. Әле менә бу каһәр суккан кәгазь килмәсә, бишенче нарасыен да өенә алып кайтасы иде ул. Башта кара кәгазь килде, аннары, куркынган коштай, йөрәге тупырсый башлады, аннары тупырсау түбәнгәрәк төште. Ирен югалту авырлыгы белән тулгак авыртуы бергә кушылды... Йә Алла, хәзер, хәзер өенә кайтып җитәр дә, барысы да начар төш кебек онытылыр. Аяклары, аяклары гына атласын.

Өенә кайтып кергәндә, игезәк малайлары һәм кечкенә кызы йоклап киткәннәр, ашыйсылары килүдән озак елаганнар, ахрысы, күз төпләре күпереп тора, ә олы кызы мич кырыенда иске оекбашларга ямау салып утыра иде. Йөзе суырылган, чәчләре тузгып яулык астыннан чыккан әнисен мондый хәлдә беренче тапкыр күргән кыз бер мәлгә телсез калды. «Әни, син... Ничек? Кайда? Ә бала?» Баласын калдырганнан бирле йөзендә кан әсәре калмаган хатын кинәт кызара башлап җавап бирде: «Кы-зым, мин аны кырда калдырдым. Бар саны сау-сәламәт туды, тик ул интекмәсен, кызым... Кы-зым, әтиең үлгән». Өзек-өзек чыккан сүзләрдән ике куркыныч хәбәр ишетеп, яшүсмер кызның акылы томаланды. Кулындагы оекбашы идәнгә төшеп китте. «Әни, ни сөйлисең? Әни, алдама. Әле иртән генә барысы да әйбәт иде. Ни өчен? Нигә?» Кызының шулай үрсәләнеп елавыннан хатынның йөрәгендәге әрнү һәм гаҗизлек артканнан-артты гына. «Мин нишләдем – белмим», – диде ул, баласын күкрәгенә кысып. Алар кочаклашып, тилергән кешеләрдәй илереп елый башладылар. Тик хатынның күңелендәге әрнеш яшь тамчыларына кушылып акмады, киресенчә, күңел түренә үрмәләп, җанын парә-парә телгәләргә тотынды. Йокыга киткән нарасыйлар көйсезләнеп куйгач, хатын, кызын кулыннан тартып урамга алып чыгып китте. Тышта дөм караңгы, әйтерсең күк юкка чыккан. «Калдырдым мин аны, кызым, беләсеңме? Кырда берүзен әрекмән яфрагына төрдем дә, шунда куеп калдырдым. Йә Алла! Мине кичермә! Нишләдем соң мин?!» Калтыранган куллары бишмәтенең төймәләрен бер төймәләде, бер чиште. «Кызым, алып бар ми­не бала янына... Алып... кайтыйк...»

Коткарырга! Әгәр шушы гөнаһысыннан артка юл юк икән, ул яши алмас. Әле яңарак кына баладан котылган хатын, «котылган» сүзенең котсызлыгын уйлый-уйлый, алга атлады. Тынын салкын җил кискәнен дә, аягының көзге пычракка батып авыраеп беткәнен дә, янәшәсендәге кызының бертуктаусыз елап баруын да сизмәде ул. Күз алдында ярты сәгать элек туган бәгыренең зәңгәр күзләре генә. Алардан башка берни дә юк. Коткарырга кирәк. «Мин дә кансыз дошманмыни, мин дә үтерүчемени? Юу-ук! Аллам, ярдәм ит! Мин җансыз түгел!»

Йә Раббым, буш салкын кырны яңгыра­тып бала елый. Йөрәктән үтеп, һәр күзәнәккә ирешә бу елау. Ана сабыен кулларына алды. Шуны гына көткән диярсең, бала елаудан туктады. Ике кулы белән әнисенең бармакларына чытырдатып ябышты. Теле белән әйтә белмәсә дә, бар барлыгы белән «калдырма мине» дия иде ул. «Яңа туган бала кулында елан өзәрлек көч була, дигән иде кендек әби берчакны. Чын икән, кызым, – дип, хатын яшьле күзләрен күтәреп олы кызына карады. Аннары, сабыен тагын да кыса төшеп: – Әтисе гомерен дә кушып бирсәң иде балама, Аллам», – диде.

...Бу хәлне төпчегенә зур әрнү аша бик авырлык белән сөйли алды ана. Сиксәнне узган әби инде ул. Гомерен эш белән уздырган, балалар үстергән, оныклар рәхәтен татыган әби. Тик бу көздә нишләптер бер тамчы хәле юк аның. Шуңа да күңелендә гомере буе яшәгән әрнүне, үзендә калдыра алмыйча, төпчек кызына әйтергә булды. «Балам, кичер. Бу газап мине гомерем буена озата килде. Менә хәзер барысын да сиңа сөйләдем...» Мизгелгә генә тынлык урнашты. Инде үзенең дә оныклары булган кызы тезләнде дә, әнисенең кулларына нәкъ сабый вакытындагыча тотынып: «Әни, калдырма безне!» – дип елап җибәрде.

Бу баласы аны икенче тапкыр, салкын бушлыктан йолып, тормышка кайтарды.

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бигрек кызганыч хикэя

    • аватар Без имени

      0

      0

      бик яҡшы юлды тапҡан әсә

      • аватар Без имени

        0

        0

        Айсылуга рәхмәт,кешенең йөрәк әрнүләрен чын итеп тасвирлап бирә алган,сугыш куркынычы бөтен барлыгы белән күз алдына килә.Булдыргансың,каләмең тынмасын,ак юллар!