Логотип Казан Утлары
Балалар китапханәсе

Әти кайткан көнне

Сабан туе да килеп җитте. Мин һаман әтинең кайтуын көтәм. Инәй дә: «Бу арада хат-хәбәре дә юк, юлда түгелме икән?» – дип сөйләнә.

Бу тавык дигәнеңнән дә әрсез мал бармы икән дөньяда? Иртән инәй пешереп калдырган бәрәңге кабыгын урыпмы уралар. Алларына сибә торасың, тыпыр-тыпыр чүпли генә торалар. Ул гына җитми әле, әтәче, кызыл кикриген кукрайтып, ко-ко-колап өстеңә килә. Авыз ачып торсаң, табагыңа очып кунар. Көш-ш-ш, килбәтсезләр, убырлар!

Мин шулай туймас тамак тавыкларны тирги-тирги ашатып маташа идем, бәрелә-сугыла чабып Солтан килеп керде.

– Малай, яшьләр быел Сабан туе ясыйбыз, дип әйтәләр, ди. Югары оч Ибрай абый әйтә: «Көч җыеп торыгыз, сыбызгы борыннар, Сабан туенда сезне көрәштерәбез», – ди.

Солтан, Ибрай абыйга охшатып күкрәген киереп, тавышын калынайтып сөйли. Киндер күлмәк астыннан очлы кулбашлары тырпаеп тора. Куллары килбәтсез озын, үзе ябык. Хәер, ябык булмый нишләсен, бер дә туйганчы ашаганы юк ич аның. Карт әбисе белән генә тора. Әтисе, Сәгыйть абзый, сугышка минем әти белән бергә китте. Китте дә югалды. Бер генә хаты килде. Әнисе белән ике энесе кышлаган башак ашап агуланып үлделәр. Солтан мәктәптә булып кына калды. Язын әниләре кырдан башак җыеп кайтып, ботка пешергән дә, өйдәгеләр туйганчы ашаганнар. Әбиләрен сөлек салырга дип түбән очка алып киткән булганнар. Югыйсә, Солтан да, әбисе дә исән каласы түгел икән.

Минем бер дә сер бирәсем килми:

– Көрәштерсәләр, көрәшәбез аны, – дигән булам. Үземнең йөрәк еш-еш тибә. Их, яшьтәшләреңне җиңеп, батыр калсаң! Җиңүче кешене, бер кулын югары күтәртеп, мәйдан әйләндерәләр, аннары аңа бер-бер затлы бүләк бирәләр, диләр. Сугышка хәтле Сабан туйларын күргән зуррак малайлар сөйли.

– Әйдә, хәзер үк көч сынашабыз. Ибрай абый әйтә, күнекмәләр ясый торыгыз, ди.

– Әйдә соң! – Мин бушаган көрпә савытын тавыклар алдына куйдым. Без, ишегалды уртасына, яшел чирәмгә чыгып, чын көрәшчеләр шикелле каракаршы бастык та бөтен шартын китереп көрәшергә тотындык. Минем чалбар каеш белән буган, әтидән калган каеш. Солтанның чалбары киндерә белән генә бәйләгән. Шуңа күрә аңа мине эләктерүе җиңел. Аннары, ул, ябык булса да, буйга миннән бераз калкурак. Шуңа күрә тиз генә селкеп салырмын димә.

Без мышный-мышный шактый әүмәкләштек. Әле ул өскә чыга, әле мин. Безнең көрәшүне сагаеп күзәтеп торган әтәч, ко-ко-колап, аваз салды, аннары, бөтен тавыкбикәләрен җыеп, лапас астына тирес тибәргә алып китте. Актүшнең генә исе китмәде. Кояшта кызынып, өй нигезендә яткан килеш, әле бер, әле икенче күзен ачкалап, «маташасыз шунда» дигән кебек карангалап куйды.

Ниһаять, хәлдән тайдык. Чирәмдә аунаган җирдән, еш-еш сулу алып, тезләрне кочаклап, торып утырдык. Мин кинәт Фатихның байтак вакыт ишегалдында юклыгын искәреп алдым. Шундук сикереп торып, каударланып, урамга йөгердем. Минем арттан калын тавышы белән һау-һаулап Актүш ташланды. Шайтан малай, кая киткән инде тагы?! Һич өйдә тормас. Артыннан гел ияреп йөрергә генә кирәк. «Фатих! Фатих! – дим. – Фатих!» Солтан да атылып чыкты.

Урамда шылт иткән тавыш, кош-корт, бала-чага юк. Кайдан килсен ди ул бала-чага? Булганы тау астында каз көтә, мал ашатырга әрәмәдән үлән ташый.

Солтан белән чишмә буйларын әйләндек, бакчалар аша гына тау астына, Шушма буена йөгереп төштек. Күктә кояш кыздыра, бөтен җирдә яшеллек. Җылы, рәхәт. Әрәмәлектә кошлар сайрый. Ә Фатих юк. Шушмага баткан булса, әнигә ни җаваплар бирермен?! Утауга киткәндә, миңа ышандырып калдырды ич ул аны! «Тугыз яшеңә җитеп, шул баланы да карамагансың», – дияр. «Фатих! Фатих!» – дим. Бәлки, өйгә кайткандыр инде, дип, җан-фәрман чабып кире кайттык. Юк. Ишегалдында тып-тын! Инде нишләргә? Кемнән ярдәм сорарга? Кайларга барырга?!

– Силсәвиткә заявить итәргә кирәк, – ди Солтан. Тирә-күршеләрдән берсе дә өйдә юк, ичмасам. Әй, Зөлхия апа өйдә ич бүген. Мин, Солтанга берни әйтми, Зөлхия апаларга йөгердем. Сулуым кабып, дөбер-шатыр барып керсәм, ни күрим: идәнгә җәйган палас өстендә безнең Фатих белән Зөлхия апаның малае Тәлгать шуышып йөриләр. Фатих кәҗә булып Тәлгатьне сөзәргә килә, тегесе шырык-шырык көлә. Зөлхия апа почмак сәкесе өстендә савыт-саба юа. Күрәсең, хәзер генә ашаганнардыр. Фатих миңа игътибар да итеп тормады, уйнавында булды. Мин аны чатыр чабып эзләп йөрим тагы. Үземне үзем шундый кызгандым, күземә яшьләр килде. Зөлхия апа: «Әйдә, уз, үскәнем», – дигән була.

– Мин аны бөтен җирдән эзләп йөрим...

– Баядан бирле уйныйлар инде алар, уйнасыннар, – диде Зөлхия апа. – Бәрәңге пешереп ашаттым үзләренә... – Ул зур коңгырт күзләрен тутырып миңа карады. Әйтерсең лә аның минем алда да зур гаебе бар. Тәлгатьне ул каядыр урман кисәргә барган җиреннән алып кайтты. «Җилдән туган», – ди аны Солтан. Зөлхия апаның әнисе, Фатыйма әби, Тәлгать туганчы ук дөнья куйды. Исән чагында ул гел безгә керә, әни белән озаклап сөйләшеп утыралар иде. «Язмыш шулайдыр инде, Сәкинә, бу хурлыкларны күрермен дип үстермәгән идем кызымны», – дип кабатлый, әледән-әле күзләрен сөртә иде. Башта мин Зөлхия апаның гаебе нидә икәнен аңламый аптырадым. Бәләкәй булынган. Аннары Солтан аңлатып бирде: «Әби әйтә, ирсез бала тапкан кызларны элек ат койрыгына тагып йөрткәннәр, ди. Аннан да хурлыклы эш дөньяда юк та, ди».

Нихәл итәсең?! Ни генә булса да, яратам мин Зөлхия апаны. Үзебезнең кәҗә белән бергә алар кәҗәсен дә көтүдән юыртып кайтам. Бер-бер йомыш кушса, рәхәтләнеп үтим. Чибәр ул Зөлхия апа, башка хатыннарга охшамаган да. Билләре сыгылып тора. Чәчләре саргылт, толымнары тезенә җиткән, йөзе ап-ак. Ул колхозның яшелчә бакчасында эшли. Тәлгатьне эшкә бәләкәй арба белән тартып йөри. Эшкә бармаганда, өеннән бик сирәк чыга. Үзләренә дә безнең әнидән башка кеше керми. Хатын-кызларның аның белән сөйләшкәнен күргәнем юк, никтер озак итеп артыннан гына карап калалар. Кызганалармы, гаеплиләрме? Өлкәннәрнең уен кем белә?

Уф! Ярый әле, суга батып үлмәгән икән. Фатихны әйтәм. Мин, берни әйтмичә, тиз генә чыгып киттем. Уйнасын әйдә. Озакламый инәй кайтыр вакыт җитә. Минем әле кисмәккә су ташыйсым, утын ярасым, казларны барлыйсым бар. Инәй кайтуга самавыр тергезергә дә кирәк.

Солтан белән Актүш мине урамда көтәләр иде. Фатихның табылуын кыяфәтемнән үк таныдылар. «Без чабулап йөрибез, ул уйнап ята», – диде Солтан, үзе читкә төкереп куйды. Энемә сүз әйттерәсем килмәде: «Бәләкәй бит әле ул, аңламый», – дидем. Солтан, ничек килсә шулай, кисәк кенә китеп барды. Мин шактый югары күтәрелеп, сөйкемле елмаючы кояшка карап алдым. Вакыт үтә, эшлисе эшләр тау чаклы. Озакламый төшке ашка инәй кайтыр.

Мин, тиз генә лапас астына кереп, чыбык-чабык ташый башладым. Лапас асты утыннан бушап бара. Соңгы чыбык-чабыкны ташыйм. Көзгә хәтле әти кайтмаса, ничек тагын утын юнәтәсе булыр. Күптәннән ярылмыйча яткан түмәрләрне ярмакчы булып карыйм. Их, көч җитеп бетми шул әле минем, ни әйтсәң дә, тугыз яшь кенә шул әле миңа. Шундый бер тылсымлы машина уйлап табасы икән ул. Утынны үзеннән-үзе турасын иде. Машинаны ярып булмый торган түмәр янына китереп терәвең була, ул, чаж-чож килеп, үзеннән-үзе ярыла да китә. Уф, арытты, җитәр бүгенгә. Мин, үзем тураган бер кочак чыбык-чабыкны күтәреп, өйгә юнәлдем. Шулчак өнсез калдым, кулымнан чыбыкчабык коелды: бер ир кеше безнең капканы ачып маташа. Капка ярыгыннан аның кояшта ашалган гимнастёркасы күренеп калды. «Әти, әти кайткан!» Мин урынымнан кузгалмакчы булам, кузгала алмыйм, нидер эндәшмәкче булам, телем тотлыга. Ул арада ир кеше, капканы ачып, ишегалдына керде. Як-ягына каранды. Юк, минем әти түгел бу, үзе яшь, буе да озынрак, кап-кара кашлары кылыч борыны өстендә бер-берләренә килеп үк тоташканнар. Җилкәсендә солдат капчыгы. Юк, бу абый безнең авыл кешесе дә түгел.

Кәефем китте. Ымсынуым гына булган икән шул.

Солдат минем белән авызын ерып исәнләште. Аннары:

– Энем, бу Зөлхия апаңнар йортымы? – дип сорады.

– Зөлхия апаларныкы тегесе, абый. Сиңа алар кирәк идемени? Әйдә, күрсәтәм. Безнең малай да аларда әле.

Без солдат белән урамга чыктык. Зөлхия апалар капкасы төбендә солдат абый туктап калды.

– Энем, Зөлхия апаңны чакырып чыгара алмассыңмы? – дип үтенде. Аның тавышы ничектер бик кыюсыз чыкты. Ник чакырмаска, чакырабыз аны!

Мин, ук кебек атылып, Зөлхия апаларга кереп киттем. Керә-керешкә үк: «Зөлхия апа, сине бер абый чакыра!» – дип сөрән салдым.

Зөлхия апаның кулыннан бәйләме төшеп китте. Ул агарынды, зәңгәр күзләрен зур итеп ачып миңа карады һәм ишеккә атылды. Мин аңа иярдем.

Әлеге абый капка баганасына сөялеп тора иде. Зөлхия апаны күрүгә, аңа таба бер адым ясады да туктап калды. Зөлхия апа да, аңа җитәр-җитмәс, никтер туктады. Тик торалар катып. Читтән карап торулары кызык. Ниһаять, солдат абый кымшанып куйды, кочагын җәйде. Зөлхия апа: «Тимербай!» – дип, аңа таба атылды.

Зөлхия апа Тимербай абыйның кочагына капланып үкси-үкси елый иде. Тимербай абый аның чәченнән, аркасыннан сыйпый, тынычландырырга тырыша. «Йә, булды, булды, гүзәлем», – дип, бертуктаусыз кабатлый иде.

Зөлхия апа башын күтәрде, яшьле күзләре белән елмайды, әйтерсең лә кояшлы яңгыр явып узды. «Мин синең килереңә ышандым, Тимербай!» – диде. Аннары, миңа таба борылып, горур тавыш белән: «Бу синең Тимербай җизнәң була, үскәнем», – диде. Мин шунда гына үземнең алар янында кабер өстендәге таш кебек кукраеп торуымны аңлап алдым. Тимербай абый, кесәсеннән яшькелт саплы пәке чыгарып, миңа сузды. «Менә, җегет, Зөлхия апаңнан сөенче алган өчен!» – диде.

Мондый пәкенең әле дөньяда да булганы юктыр. Биш япьле. Мин аларны шундук ачып карадым. Зурлы-бәләкәйле ике пычагы, боравы, чәнечкесе, кашыгы бар. Сабы кояшта елык-елык итеп, әле яшькелт, әле зәңгәрсу булып күренә. Пәкене шундук Солтанга күрсәтәсем килсә дә түздем. Кулыма йомарлап, йодрыгымны чалбар кесәсенә тыктым да Зөлхия апа белән Тимербай абый артыннан өйләренә кердем.

Мин кергәндә, Тимербай абый сәкедә тәгәрәп йоклап яткан Фатих белән Тәлгать янына баскан да бер Зөлхия апага, бер малайларга карап тик тора. Әллә аптырабрак та калган тагы. Шулчак Зөлхия апа оялчан гына елмаеп куйды. Аннары йөзе кинәт никтер кырысланып китте, әйтерсең лә салкын җил исеп куйды. Ул, Тәлгать өстенә иелеп, аның башыннан сыйпады. Мин әле Зөлхия апаны бу хәтле чибәр итеп күргәнем юк иде. Тәлгатькә аның кулы түгел, аккош канаты кагылды, диярсең. Саклык белән генә, ләкин бик горурланып кагылды ул аңа. Тимербай абыйга да астан өскә сөзеп карады. Үз артыннан карап калучы түтәйләргә ул гел шулай карый иде.

Тимербай абый тәмам шашты. Ни әйтергә белми, бер Тәлгатькә, бер Зөлхия апага карады, каушады. Кулын әле кесәсенә тыга, әле ала. Аннары кинәт Зөлхия апага таба атлады да, аны күтәреп алып, идән буйлап әйләндереп йөртә башлады. Үзе аның битләреннән, чәчләреннән үбә. «Зөлхиям, Зөлхиям», – дип кабатлый иде. Зөлхия апа бер үк вакытта елый да, көлә дә иде. Тимербай абый аны сәкегә утыртты да үзе Тәлгать каршына килеп тезләнде. Аның чәченнән сыйпады. Тәлгать, берни сизми, тәгәрәп йоклый иде. Их, җүләр малай, әтисе кайтуын да сизми калды бит, әй! Һи, ни әйтәсең аңа, бәләкәй ич әле ул, әтисен бөтенләй күргәне дә юк. Мин шулчак Тәлгатьнең нәкъ Тимербай абыйга охшаган икәнен абайлап алдым. Шундый ук борын, кашлар, авыз. Бик көнләштем мин аннан. Әнә, ул нинди бәләкәй булса да, әтисе кайтты. Йокларга ятканда әтисе юк иде, уянгач, бар!

Өйдәге ыгы-зыгыны тоептыр инде, безнең Фатих уянды. Күзләрен ачты, гаҗәпләнеп Тимербай абыйга, миңа карады. Зөлхия апа күбәләк кебек очынып аш әзерләп йөри, үзе Тәлгать алдында тезләнгән Тимербай абыйга әледән-әле карап куя, сөйкемле елмая. Минем аның бүгенгедәй шат, бәхетле чагын башка беркайчан да күргәнем булмады.

Фатихның уянганын күргәч, Зөлхия апа киштәдән ике конфет алып, берсен миңа, берсен Фатихка бирде. «Барыгыз, өегезгә кайтыгыз, наныем, иртәгә тагын килерсез», – дип, аркабыздан йомшак кына сөеп, безне ишектән чыгарып җибәрде.

Күңелне җылытып, кесә төбендә биш япьле пәке ята. Мин, бармакларым белән капшап, аның япьләрен барлыйм, сыйпыйм. Минем әле беркайчан да мондый пәкене тотып караганым юк иде. Фатих кына күрә күрмәсен, «бир дә бир», дип, дөнья куптарыр. Тизрәк Солтаннарга барасы иде дә бит, озакламый инәй кайтыр, минем әле ярты эшем дә эшләнмәгән. Ярый, Солтаннар качмас әле...

Сабан туе да килеп җитте. Мин һаман әтинең кайтуын көтәм. Инәй дә: «Бу арада хат-хәбәре дә юк, юлда түгелме икән?» – дип сөйләнә. Колхоз эшенә киткәнче, иртә-кич өйләрне, ишегалларын ялт иттереп чистартып куйды. «Әтиегез кайтуына чиста торсын», – ди. Фатихның гына исе дә китми, чөнки аның әтине бер дә күргәне юк. Көчле икәнен дә, бәләкәй чагымда мине уч төбенә утыртып, баш өстенә күтәрүен дә белми. Батыр Мисбах кушаматлы икәнен белми дә белми инде. Мин энемне кызганам да, кайчакларда ачуым да килә. Теле ачылганнан бирле бар белгән сүзе: «Бир, миңа, мин дә барам!» Һичкая барыр хәл юк, чабуга тагылып йөри, бер тотам калмый. Тукмаклап булса да калдырыр идем, соңыннан инәйдән үземә эләгә. Әләкләвен генә кара әле син: «Инәй, баланы кыерсыта!» Менә шундый инде ул минем энем. Шуңа күрә пәкене аңа күрсәтмим. Ул йоклаган чакта йә әни янында кайнашканда, аннан качып кына уйныйм. Кесәдә пәке булгач, сөлге котлатып йөрүче егетләр артыннан да иярәсем килмәде. Ни кызыгы бар аның, сөлге котлатуның? Берәр йорт янына киләләр дә апалардан күкәй, кызлардан кулъяулык даулыйлар. Солтан белән бер-ике урамда йөреп караган идек, туйдырды, аларга кайтып, пәкеле уйнарга утырдык.

Солтанның да күзләре кызды пәкегә. Үзләренең Зөлхия апалар күршесендә яшәмәүләренә үкенеп бетә алмады. Тимербай абыйның үзләре турыннан узганын да күрә алмый калган. Күреп, каршысына чыкса, пәке аныкы буласы икән. Пәкесе дә бик хикмәтле шул. Сабы елкылдап торгач, Солтан башта аны «фашист пәкесе» дип хурлап маташкан иде дә, әйләндерә-әйләндерә карый торгач, пычак сыртында «Союз» дип язылган җирен күреп алдык. Димәк, үзебезнеке, бернинди дә фашистларныкы түгел. Пәкене күргән саен, Солтан авыр сулап куя. Мин аңа пәкене тотып карарга бирәм, кызганмыйм.

Солтан пәке урынына үзләренең бәрәңге әрчи торган пычаклары белән уйный. Үткен пычак ул. Сугышка киткәнче, әтисе аны чалгы кыйпылчыгыннан ясаган. Үзе бәләкәй генә. Солтан аны гел кесәсендә йөртә. Пәкем юк чакта мин аңа бик кызыга идем.

Солтан, үз чиратында, чалгы пычагын һавада мәтәлчек аттырып, йомшак кара туфракка батырды. Аннары кинәт әсәренеп әйтеп куйды:

– Әгәр дә ки Сабан туена әти кайтса, сөенче алучыга бөтен булган малымны бирергә дә риза!

Минем дә сынатасым килмәде:

– Сөенче алучыга мин пәкемне дә кызганмас идем әле, – дидем.

Солтан очынып китте: «Чынмы, малай, чынмы?!» – дип сөйләнә-сөйләнә, капка төпләренә йөгереп барып, юлга карады. Аларның йорты калкулыкта утыра. Районнан кайта торган юл уч төбендәге кебек ярылып ята. Әтисеннән инде өч елдан артык хәбәр-хәтер булмаса да, Солтан һаман юлдан күзен алмый, аны көтә. «Безнең әти разведчик иде. Разведчиклар бик җитез була алар, исәндер, кайтыр», – дип, мине дә ышандырырга тырыша.

– Чынлап та бирәсеңме, малай, Сабан туена түгел, теләсә кайчан кайтса да бирәсеңме?

– Сөенчесен алганга бирәм!

Солтан пәкенең япьләрен ачып-ябып карады. Кашыгын, чәнечкесен капшады. Кызык, мондый бәләкәй кашык белән ашны ничек ашыйлар икән? Без бәрәңге шулпасын агач кашык белән генә ашыйбыз. Анда да әле эчендә берән-сәрән йөзеп йөргән бәрәңгеләрен башта кашык белән алабыз да шулпасын савыты белән күтәреп кенә эчәбез. Ашау искә төштеме, борып эч авырта башлый, уенның да кызыгы калмый. Мин пәкене кысып тоткан кулны кесәгә тыктым да өйгә йөгердем. Озаграк йөрелде шул биләмдә, инәй мине тиргәп ташлады.

– Көне-төне биләм дә биләм. Кәҗәгә кышка печәнне кем әзерләр дисең соң син?! – Ул, мине тирги-тирги сәкегә ашъяулык җәеп, аш урыны әзерләп маташа. – Ашагач ук Фатихны ияртеп әрәмәлеккә менеп төш, ишетсен колагың. Ярты капчык булса да үлән җыеп төшәрсез. Иртәгә Сабан туе дип көнең узар...

***

Без әрәмәлектән чыкканда, көн кичкә авышкан иде инде. Шушма буендагы таллыкта өзеп-өзеп кошлар сайрый. Үлән арасында чикерткәләр черелди. Сарут исе борыннарны яра. Әрәмәлектә, ышыкта үскән үлән каты булмый, капчыкны Фатих белән уйный-көлә генә бик тиз тутырдык. Энемнең куллары бәләкәй генә булса да, миннән күрмеш, җыепмы-җыя. Тик ул бөкрәеп эшли алмый, тезләнеп шуышып йөри, чалбар балагын пычратып бетерә. Ни әйтсәң дә, бәләкәй шул әле, биш яше дә тулмаган. Кайткан чакта, арбага утырт, дип теңкәгә тиячәк әле ул. Аңа карап-карап алам. Әти кайтса, бер кәҗәлек кенә печән юнәтер иде әле, дип тә уйлап куям. Уф, ярый, булды бу!

Мин капчыкның авызын бәйләдем. Аннары Фатих белән икәүләп аны бәләкәй арбага күтәреп салдык та пар ат булып җигелеп кузгалдык. Әрәмәне чыккач, үр менәсе. Шуннан соң олы юлга чыгабыз, кайгы китә. Такыр юлдан арба үзе үк тәгәрәп барачак. Үр менгәндә, мин алдан тартам, Фатих арттан этә.

Уф, менеп җиттек! Олы юлга чыгуга, хәлебез бетеп, юл читендәге чирәмгә аудык. Мин, кулымны кесәгә тыгып, пәкене барладым. Аны бик алып карыйсым килгән иде дә, түздем. Фатих күрсә, бир, дип теңкәгә тияр. Бирсәң, йә югалтыр, йә кулын кисәр. Әнә, үлән арасыннан ниндидер бөҗәк тапкан да, дөньясын онытып, аны күзәтә. Кулымда пәке салкынын тойган хәлдә, чирәмгә сузылып ятып, зәңгәр күкне күзәтәм. Кояш күкнең теге ягына тәгәри. Чикерткәләр тавышын тыңлап ятуы рәхәт, күзләр үзләреннән-үзләре йомыла. Колак төбендә генә Фатих чыркылдый: «Абый, дим, абый, менә, камка тоттым». Күземне көчкә ачып, торып утырдым. Фатих, йодрыгын ачып, кулын миңа сузды. Камка, шуны гына көткәндәй, башта үтә күренмәле канатларын чыгарды, кара бөрчекле канатларын җәйде дә очып та китте. Аның кайсы якка очканын карар өчен, урынымнан сикереп тордым һәм, юл буйлап безгә якынлашып килүче солдатны күреп, өнсез калдым. Аны Фатих та күреп алды. Солдат, зур-зур адымнар ясап, ашыга-ашыга атлый. Өстендә гимнастёрка. Гимнастёрка өстеннән буган каешының перәшкәсе ялтырап тора. Солдат миңа никтер таныш кебек тоелды. Аяк атлавымы, кулларын селтәвеме? Безнең әти түгелме соң бу?! Мин, үзем дә сизмичә: «Әти!» – дип кычкырып, солдатка каршы йөгердем. Әти, чынлап та әти! Әнә ич, кашлары, күзләре нәкъ әтинеке. Тик, карт ич бу, ябык, безнең әти тазарак иде. Мин кинәт туктап калдым. Солдат та, миңа җитәр-җитмәс, күзләрен зур ачып туктады. Никтер каушады, аптырап, бер миңа, бер Фатихка карады. Аннары кинәт: «Улым, Мансур!» – дип, алга ыргылды һәм мине кочаклап алды. Мин башымны әтигә төрттем һәм күптән онытылган, ләкин бик таныш, тәмле ис, әти исен тойдым. Артык түзәрлегем калмады, шатлыктан үксеп елап җибәрдем. Шулчак Фатих исемә төште. Соң, аның әле әтине беркайчан да күргәне юк ич. Мин әтидән читкә тайпылдым. Фатих инде безнең янга килеп баскан, бармагы белән борынын казып, бер әтигә, бер миңа карап тора. Үзе менә-менә елап җибәрергә җыена. Елый башлаганда ул гел борынын казый. «Әти, бу – Фатих», – дидем. Әти үзе дә аңлап алды бугай. (Фатих суйган да каплаган мин ич!) «Кара, нинди дәү булган минем Фатих улым», – дип, аның алдына чүгәләде. (Бәләкәй чагымда ул мине гел баш өстенә күтәрә иде ич, ник Фатихны күтәрмәде икән?!)

Әти Фатихны чүгәләгән килеш кочагына алып сөйде: «Улым, дәү үскән улым минем!» Мин дә әтигә килеп сыендым. Әти ничектер бик авырлык белән генә тураеп басты. Юл уртасында торган бәләкәй арбага игътибар итте, һәм аның ике күзеннән мөлдерәп ике тамчы яшь атылып чыкты. Ул күз яшьләрен кул аркасы белән сөртеп алды да шат тавыш белән кычкырып җибәрде:

– Яле, кайсыгыз арбага утыра?! – Әти, тиз генә биштәрен аркасыннан салып, арбага куйды. Шунда гына мин сугышка киткәндәге әтинең тавышын, үзен танып алдым. Күңелемә рәхәт бер җылы йөгерде, елмаеп җибәрдем. Фатих «эһ» дигәнче печән тулы капчык өстенә менеп атланды. Мин Фатих артыннан арбага менәргә оялдым. Зур ич инде мин, әтинең биленнән.

Без өчәү – әти, Фатих, мин – өйгә кайтып киттек. Әти арба тарта. Мин аның бер алдына, бер артына төшеп чабулыйм. Арба тартмагач, рәхәт, күңелле. Шуңадыр, телгә ни килсә, шуны такылдыйм. «И, инәй шатланыр инде, бүген ул утауга бармады. Иртәгә Сабан туе. Инәйдән үзем сөенче алам!» Фатих бер дә юкка кычкырып көлә. Әти дә, бара-бара да, «алуяу» дип кычкырып, юыртып ала.

Без шулай шау-гөр килеп авылга кердек. Мин ерактан ук Солтанның капка төпләрендә юанып торганын күреп алдым. Ул безнең якка текәлеп карап торды да кирегә йөгерде.

– Солтан инәйдән сөенче алырга йөгерде, йөгерсен, әйдә, – дидем. Фатих күрмәсен өчен, әти алдына чыгып, аңа тиз генә пәкене күрсәтеп алдым.

– Син кайтканны алдан күреп, миннән сөенче алса, мин аңа пәкемне бирәсе идем. Зөлхия апаның ире Тимербай абый аны миңа сөенчегә бирде.

– Солтанның әтисе дә кайтмаган, пәкесе дә юк икән, алайса...

Миңа никтер уңайсыз булып китте. Шулчак безгә таба йөгергән әнине күреп алдым. Әнине күрүгә, әти никтер туктап калды. Арба тәртәсен җиргә куйды. Әни, килә-килешкә, әтинең кочагына ташланды. Алар бер сүз дә эндәшмәделәр. Мин тагын әти белән әнигә барып сыендым. Фатих кына арбада кукраеп утыра бирде. Беләм мин аны, гомер буе да арбадан төшмичә, бездән тарттырып йөрергә риза ул.

Безнең әвәрә килүебезне Солтан бер читтән генә күзәтеп торды да бер дә исе китмәгән кыяфәттә өйләренә таба атлады. Ул ничектер бөкрәеп, кечерәеп калган кебек күренде, күлмәк астыннан калак сөякләре тырпаеп тора иде. Бик кызгандым мин аны: әтисе дә сугыштан кайтмады, пәкесез дә калды. Сөенче ала алмады ич!

– Солтан! – Ул минем тавышка әйләнеп карады. Йөзе суырылып киткән, күзләре эчкә баткан, үзе, сер бирмәскә тырышып, ике кулын кесәсенә тыккан иде. – Әйдә безгә!

Солтан, башын селкеп, китеп барды.

Әти кайтуга, ишегалдына шундук ямь керде. Тавыкларга хәтле күңеллерәк итеп җырлыйдыр кебек тоелды. Актүшне әйткән дә юк. Әти сугышка киткәндә, ул әле бәләкәй көчек кенә булган. Шулай да әтине таныды. Башта бик озаклап иснәде, һау-һаулап өрде, аннары чиный-чиный өстенә сикергәләде. Койрыгын болгый-болгый куанды.

Өйдә әти булгач, бик күңелле иде. Безнең шундук кадер артты. Ул миңа йолдызлы перәшкәле чын солдат каешы да алып кайткан әле. Минем хәзер әтием дә, пәкем дә, солдат каешым да бар. Ләкин никтер күңелемне корт кимерә. Солтанның калак сөякләре калкып торган аркасы, ябык йөзе, ничектер бик ямансу карашы күз алдымда тора. Без өйдә бәйрәм итәбез, күрше-тирә керә-чыга. Инәй өстәлгә табагы белән бәрәңге пешереп утыртты. Әти бер туймас тавыкны суеп ташлады. Үзе: «Ике малайга – ике бот», – дип елмаеп сөйләнә. Фатих аның чабуына тагылган да бер адым калмый тагылып йөри. Кирәксә-кирәкмәсә дә, «әти, әти», дип кабатлый, туйдырып бетерер әле менә. Әнә муенына Тәлгатьне атландырган Тимербай абый белән Зөлхия апа да килеп керде. Тәлгать әтисенең муенында патша кебек утыра. Бер Солтан өйләрендә ялгызы. Мин түзмәдем, аларга йөгердем. Бөтен рәхәт миңа гына булса, эчем күбәр!

Солтан лапас астында чыбык-чабык тапап маташа иде. Мине күргәч, балтасын сүзсез генә түмәргә чапты. Мин килә-килешкә аңа пәкене суздым. – Сиңа булсын, – дидем.

Солтан, ышанырга да, ышанмаска да белмичә, бер миңа, бер яшелле-зәңгәрле булып ялтыраган пәке сабына карап катып калды.

– Чынлапмы, малай?! – Солтан, кыяр-кыймас кына, кулын миңа сузды. Бит очларындагы, борын яфракларындагы сипкелләре кып-кызыл булып кызарды, күзләрендә нәни очкыннар биеде.

– Ал, әйдә. Сиңа булсын. – Мин үзем, пәкегә карамас өчен, күземне читкә алдым.

Солтан, кире уйлавымнан курыккан кебек, пәкене тиз генә кесәсенә салды.

– Әти кайтканчы гына алам, малай, әти миңа моннан да яхшысын, алты япьлесен алып кайта, менә күрерсең, – диде.

Күңелем тынычланды, рәхәт булып китте. Солтан куанычыннан кәҗә бәтие кебек сикергәли иде. Мин шулчак, кешене куандырсаң, үзең дә куанасың, дигән сүзнең ни икәнен аңладым. Шатлыгыбыз чиктән ашкан иде, без кулга-кул тотыныштык та урамга атылдык. Иртәгә Сабан туе буласы!

"КУ" 2, 2019

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев