Сынган чәчәк (хикәя)

Тормыштан алынды

Тугызынчы “б” сыйныфында химия дәресенең ярты өлеше үтүе булды, класс ишеген шакып, “мөмкинме?” дигән булып, Регина килеп керде. Такта янында яңа тема аңлатып яткан укытучының узарга рөхсәт итүен дә көтмичә, үзенә текәлгән карашларга карамаска тырышып, Регина иң арткы партага барып утырды. Кызның инде күптән дәресләргә үзе теләгән вакытта йөрүе беркемне дә гаҗәпләндерми иде. Ярый инде, соңлап килгәч тә “рәхмәт”. Мәктәпкә үзе теләгән вакытта килеп, теләгән вакытында китеп йөргәне өчен җор телле сыйныфташы Исмәгыйль Регинаны “кадерле кунак” дип йөртә. “Кадерле кунак” әле дә бик вакытлы күренде. Өйгә бирелгән эшләрне укытучы инде тикшерде, парта астына иңәрдәй булып, аңардан качып утырасы юк. Бүген биш дәрес. Бер дәрестән, авырыйм, дигән булып, алдан китәргә була. Бәйләнделәр аңа шушы уку белән! Класс җитәкчесе Наилә Гафуровнадан башлап, мәктәп директорына хәтле тынгылык бирмиләр. Экзамен, имеш! Сынаулар, имеш! Кемгә кирәк ул сынаулар?! Әнә телевизордан күрсәткән чибәр кыз-егетләр яхшы өлгәшкән дисеңме мәктәптә укыганда? Елкылдап торган кыска гына киемдә ничек матур бииләр! Менә шулай биергә өйрәнеп, берәр зур шәһәрнең кичке клубында биесәң иде, телевизорда күрсәткәнчә! Урыны да төшемле! Ә егетләр нинди чибәр! Анда химия дә кирәкми, алгебра да... Регина мәктәптә дә бию түгәрәгенә генә йөрергә ярата. “Цыганочканы” аңардан да яхшы, аңардан да дәртле башкаручы юк тирә-якта! Ә “шәрык ” биюендә әйләнгәндә, кыз үзенә текәлгән сокланулы карашлардан, үзен җирдә түгел, күктә сыман хис итә...

Мәктәпкә йөрисе килмәвенең икенче сәбәбе – үзеннән яхшырак өлгәшкән укучыларның аңа өстен карап көлүләре иде. Әйе, Регина яхшы укымый. Тик сез, үзегезне әллә кем санаган кызлар-егетләр, сезнең өегездә яхшымы-начармы, укы! дип кисәтеп торган авторитетлы, тыңлата алырлык әти-әниегез бар. Күпләрнең оныкларын үлеп яраткан, дөрес тәрбия бирергә тырышкан дәү әниләре, дәү әтиләре бар. Белмәгәндә әйтеп җибәрергә абый-апаларыгыз бар. Ә мин үземнең әтинең кем икәнлеген дә белми үстем... Ә әни кеше минем мәктәптәге уңышларым белән бервакытта да кызыксынмады. Тәрбияне үзе дә күрмәгән әни үзе баласына тәрбия бирә аламы? Минем сезнеке кебек ягымлы, түземле дәү әти-әнием дә юк. Минем беркемем дә юк! Ни дуслар, ни иптәшләр!.. Бергә уйнап үскән дус кызлар, кемдер үзе читләште, кемгәдер андый гайләдән чыккан кыз белән аралашырга әти-әнисе рөхсәт итмәде. Миңа, бу яхшы, бу начар, дип төртеп күрсәтүче булмады шул... Үстем инде җиргә очраклы гына төшкән орлыктан чыккан кыргый гөл булып...Чәчәк таҗларым ачылыр-ачылмас, үземне өздердем, сындырдым...

Укыр-укымас йөргән Регина соңгы вакыт мәктәптә күренми дә башлады. Кызны эзләп яшәгән өенә барган классс җитәкчесе Наилә Гафуровна, бөтен тирә-якны аптырашта калдырган хәбәр алып килде. Ундүрт яшьлек тугызынчы сыйныф укучысы Регина Камалова үзеннән сигез яшькә олы Ришатка тормышка чыккан иде... Халык арасында төрле сүз китте. Кемдер, кыз алданып балага узган, диде. Кемдер укырга артык сәләте булмаган укучы имтихан бирүдән куркып кылган эш итеп аңлады. Тәртибен китереп, никах укытып, Регина белән Ришат бергә яши башладылар. Тик үзе дә аңламыйча кылган бу адымы озакка бармады ундүрт яшьлек кызның. Әзер түгел иде ул олылар тормышына. Ун көн эчендә авыл җирендә тормыш көтүдән җиләп, әйберләрен җыйды да, тагын кайтып килде әнисе йортына. Бергә укыган классташларының теленнән тагын Регина төшмәде. Мәктәптә дә, мәдрәсәдә дә укып йөргән Исмәгыйль: «Үзем никах укысам, бәлки, ныклырак булыр иде никахлары”, – дип шаяртты. Мәктәп директоры: “Кызыгызга аттестат кирәкмимени?”, – дип, Регинаның әнисе белән сөйләшеп караса да, соңгысы, гариза язып, кызының документларын алып китте. Сыйныфташлары тагын, мал астын кырырга, газ янында ашарга пешерергә, кер юарга аттестат кирәк тугел, диештеләр. Кайтуын кайтты Регина әнисенә, тик бу юлы үзе генә кайтмады, карынында бер гаебе дә булмаган, бәләкәй генә тере күзәнәк алып кайтты. Әнисе Галия кызына, бәлки, яшәп китәрсез, тора-бара күнегерсең, дип әйткәләп караса да, Регина тыңламады. Унбиш яшендә ирсез бала тапты. Йөрәгендә аналык хисләре, аналык җаваплылыгы уянмаган үсмер кыз ана булу бәхетен, әлбәттә, чын мәгънәсендә кичерә алмады. Үзе дә ни теләгәнен белмәгән, ни өчен кылганын аңламаган эшнең нәтиҗәсе генә иде туган кызчыгы. Курчак уйнар вакытта “тере курчаклы” булган аналар бар шул, кызганычка. “Тере курчагы” белән уйнап бик тиз туймаса гына иде яшь әни... Үз язмышы өчен бер гаепсез сабыеннан үч алмаса иде... Зур тормышка кермәс борын адашты ул җиде юл чатларында... Сөрлекте. Үз-үзеңнең дәрәҗәңне төшер генә, аяк сөртүче күп табыла. Сафлыгын сакламаган кыз кулдан-кулга китте...

Бала чак – кеше гомеренең иң бәхетле, иң күркәм, иң татлы чагы. Тик без моны гомер үрләренә менгәч кенә тулысынча аңлыйбыз. Ул бик тә кыска, вакыт аргамагының көмеш ялларына сарылып, җилдәй очып үтә. Кеше үскән чакта, шул хакыйкатне аңламыйча, тизрәк үсәргә ымтыла. Үзе теләпме, яки теләмичәме, олылар тормышы белән яши башлаган үсмер зур тормышка әзер түгел шул. Ул анда тиз генә яраклашып китә алмый. Аның үз бәбие булса да, ул әле үзе дә әле бала гына. Гәүдә-сыны инде җитлеккән булса да, аның акылы балаларныкы, фикер йөртүе, уйлары – балаларныкы. Артка – балачакка юл киселгән. Алда син белмәгән, син аңламаган, бик иртә аяк баскан зурлар тормышы. Баланы яшьтән бөк, агачны баштан бөк... Кая соң бөгүчесе... Буй үстергәнче, акыл үстер дә бит...

Регинаның үскәндә үзенә үрнәк булырлык, фәһем алырлык, өйрәтерлек, киңәш бирерлек кешесе булмады шул. Бар белгәне-күргәне – телевизор. Үз тормышында шатлык-куаныч сирәк булгач, бәйрәм теләде аның күңеле. Телевизорда күрсәткәнчә, музыкалы, ялтыравык, күңелле, җиңел тормыш турында хыялланды кыз. Тик боларның буш хыял икәнлеген генә аңлый алмады. Кеше тормышы бәйрәмнән генә тормый шул. Бәйрәм булсын өчен башта кара тир чыгарып эшләргә кирәк. Тормышыңны төзергә кирәк. Укырга кирәк, белем алырга, һөнәрле булырга...

Галия үзе дә бик тә яшьли килеш тудырды кызын. Әни... Кыз бала әнисенә охшап үсә. Балачакта күргәне, ишеткәне, әхлаки яктан булсынмы, кешелек ягыннан булсынмы, телиме-теләмиме, аның аңына сеңә бара. Әнисенең “ирекле ” яшәвенә дөрес бәя бирә алырлыгы бар идеме кызчыкның? Бер-бер артлы ирләр алыштырып торган тәртипсез тормыш рәвешенең дөрес юл түгеллеген аңларлыгы бар идеме аның? Кем аңлатсын аңа моны? Шундый тормышны гына күреп үскән кызчык башка тормышны белми дә. Телиме, юкмы, ул аңа әнисе күрсәткән, әнисе сызган сукмактан атлый. Кем әйткәндәй, алып анадан туар, аргамак биядән туар... Тән биргән дә ана, сөт биргән дә ана,тел биргән дә ана, көй биргән дә ана.

Кайчак әллә кайда, бик эчтә, йөрәген сызып, эчке бер тавыш кузгала... “Регина, саф, садә күңелле бала, кайда син? Кайда синең беркем тимәгән саф тәнең? Кайда синең беркем пычратмаган күңелең? Кайда синең, йолдызларга карап, нидер көткән чагың? Кайда уйналмыйча калган уеннар? Кайда булды тормышка ашмаган алсу хыяллар?..” Килерме бер вакыт аңа чын сөю? Ришат белән ике атна гына “яратышып” йөргән үсмер кыз тиз туйды мондый “мәхәббәттән”... Аңламады әле ул бу тылсымлы да, катлаулы да тойгының ни икәнен... Ашыкты шул кызый, бик тә ашыкты...

Мәктәптә ничек кенә кыен булмасын, сагына аны Регина. Ваемсыз, бер кайгысыз чакларын бик еш искә ала. Кызын әнисенә калдырып, төшеп-төшеп тә менә сыйныфташлары янына. Ялгышуымны бик соң аңладым, ди... Тик балыкның ауга эләккәч кенә акылы башына килә дигән сүз шул буладыр инде... Иртәгә үкенерлек эшне бүген кылма икән... Үз-үзен балалыктан, ә бәлки, бәхетле киләчәкәтән дә мәхрүм иткән хатынны кызганырга гына кала элекке иптәшләренә... Һәм уйланып нәтиҗә ясарга... Ә унбиш яшьлек ялгыз әни, классташларының шау-гөр килеп, этешә-шаярыша мәктәптән кайтканын күзәтеп, коляскасын тибрәтә-тибрәтә, өе янындагы эскәмиядә утыра. Коляскада, әнисеннән күзләрен алмыйча, аңа тап ошаган бәләкәй генә кызчык үсеп килә...

 

Физәлия Дәүләтгәрәева

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: