Логотип Казан Утлары
Хикәя

Сәлам, Җирән! (хикәя)

Әни дә үлде, мин яраткан бердәнбер хатын-кыз да үлде. Ә башкалары... Үзең сөймәгәч, алар беркайчан да сиңа тугрылык сакламаячак...

Кояш күпер артына тәгәрәде. Аның торыкларыннан төшкән алагаем зур күләгә елга тамагына тыгылган авылны шомлы караңгылыкка күмде. Якында гына урнашкан ашханәнең әйләнмәле урындыгына Җирән Мейо – күпернең яңа механигы арт төрткән иде. Каһвә белән гамбургер алып янә урынына утыруга, урындык авыр ыңгырашып өн салды. Җирән – үтерүче чырайлы егерме сигез яшьлек сөмсез егет иде.

Йолкыш сатучы һәм сатып алучы өч ир-ат – барысы да – аны дустанә игътибар белән күзәтте: ул борылып карап, ым каксын гына, дүртесе дә май кояшыдай балкый башларга әзер иде.

Ым кагучы булмады. Карашлар очрашуга, Җирән пошкырып куйды һәм яңадан тәгаме өстенә авышты. Аның йомрандай мускуллары уйнаклап торды, мәхәббәткә һәм канга сусауны белдереп, беләгендә кисешкән хәнҗәр белән йөрәк сурәте ялтырап-ялтырап алды.

Иптәшләренең хуплавына буйсынып, сатучы үтә итагатьле төстә Җирәнгә дәште:

– Кичерегез, сэр, сез, чыннан да, Җирән Мейомы?

– Кем булсам – шул, – дип җавап кайтарды ул, сатучыга күтәрелеп тә карамыйча.

Барысы җиңел сулап куйды. Аннары канәгать пышылдашу ишетелде. Өч кеше:

– Мин уйлаган идем, бу... фаразлавымча, бу... кем булса – шул, – дип гөжләп алды.

– Син мине хәтерлисеңме, Җирән? – дип сорады сатучы. – Слим Корби?

– Әйе, мин сине хәтерлим, – дип коры гына җаваплады Җирән.

– Мине хәтерлисеңме соң, Җирән? – дип өметләнеп бакты арада иң карты.

– Джордж Мотт?

– Сәлам, – диде Җирән.

Мотт:

– Әти-әниең үлеп китте, бик кызганыч. Күпме сулар акты. Сине шуннан бирле күргән булмады. Яхшы кешеләр иде. Чын кешеләр, – дип тезеп киткән иде, ләкин Җирәннең карашында салкын битарафлык күргәч, беркадәр икеләнеп калды. – Син мине хәтерлисеңме, Җирән? Джордж Мотт?

– Хәтерлим, – диде Җирән һәм янына җыелып өлгергән башкаларга төртте.

– Бусы Гарри Чилдс, бусы Стен Вест.

Халык яңадан:

– Ул хәтерли... Әлбәттә, хәтерли... Ничек онытсын? – дип гөжләп алды һәм

Җирәнне сәламләвен дәвам итте.

– Менә, ичмасам! – дип кычкырып җибәрде Слим, сатучы. – Болай очрашуыбызны күз алдыма да китермәс идем. Кайтмас, мөгаен, дип ышандым.

– Ялгышкансың, – диде Җирән. – Булгалый.

– Киткәнеңә ничә ел? – дип сорады Слим. – Сигез? Тугыз?

– Сигез.

– Син һаман сәүдә флотындамы? – дип сорады Мотт.

– Күпер механигы.

– Кайда? – дип сорады Слим.

– Монда, – дип тәрәзәгә ишарәләде Җирән.

– Һә-ә-әй, ишеттегезме? – дип кычкырды Слим. Ул, итагатен онытып, Җирәннең иңенә кагылырга талпынса да, вакытында тыелып калды. – Җирән – күперебезнең механигы!

– Төкле аягың белән... Яхшы эш... Шәп бит? – дип гөжләде халык.

– Күптәннәнме? – дип сорады Мотт.

– Ике көн.

Барысы да таң калды.

– Ишетмәдек тә… Анда кем утыра икән дигән фикер дә килеп карамады...

Ике көн! Ә без сизмәгәнбез, – дип гөжләде халык.

– Мин күпер аша көненә дүрт тапкыр узам, – диде Слим. – Ник бер дә хәл сорашмадың? Без, ярар инде, механикны күпернең бер өлеше итеп кенә беләбез.

Ләкин син, ихтимал, минем дә, Гарриның, Стенның, мистер Моттның, Эдди Скуддерның, башкаларның да янәшә узганын күргәнсеңдер, ник эндәшмәдең?

– Әзерлегем җитмәде. Аңарчы бер кеше белән сөйләшеп аласым бар иде.

– Аһ, – дип көрсенде Слим, агара төшеп. Ул иптәшләренә сораулы караш ташлады, әмма тегеләр җилкә кагудан узмады. Слим, маңгайга бәреп сорарлык форсат булуга карамастан, кул хәрәкәтләре белән генә һаваны ботарларга кереште.

– Кирәкми, – диде ачуы кузгалган Җирән.

– Нәрсә кирәкми? – дип сорады Слим.

– Кем белән сөйләшүемне ачыкларга теләп маймылланма.

– Билләһи, тел төбеңне аңламыйм, Җирән, – дип җаваплады Слим. – Күпме гомер узды. Кем белән очрашырга теләвеңне кем белсен?

– Күпме кеше килеп китте... Күпер астыннан күпме сулар акты... Элекке дус-ишләрең олпатланды, акыл утыртты, – дип гөжләде халык.

Җирән астыртын елмайды гына. Алай да, бераздан:

– Кыз, – диде. – Миңа бер кыз белән сөйләшергә кирәк иде.

– О-о-һо, – диде Слим, оятсызларча елмаеп. – Син, ата эт, карт диңгезче!

Туган туфрагыңның берәр чибәркәендә сыену урыны эзләдеңме? – Җирәннең үтәли тишеп каравыннан соң, Слим елмаймый башлады.

– Йә, күңелсезләнмә, – диде Җирән, усал гына. – Синең якынча биш минут вакытың бар әле. Эдди Скуддер килгәнче.

– Эдди? – дип кабатлап сорады Слим. Аның Җирән әйткән сүзләрне бербөтенгә оештыра алмавы йөзенә чыккан иде.

Халык тынып калды. Җирән аларның дуслыгын кабул итмәде. Ул аларны куркытты һәм тәмам бутады гына. Җирән ләззәтләнеп иренен кысты.

– Һич төшенерлек түгел: Җирән Мейога Эдди Скуддер нигә кирәк булды икән? – диде ул, тавышын сузып. Тирә-юньнең самимилеге аны чыгырыннан чыгарды. – Мин бу авылны бөтенләй онытканмын. Илаһым, барысы да акылга сыймаслык ялган сөйли. – Ул йодрыгы белән сатучыга төртеп алды. – Хәтта туган-тумача, минем каным, минем тәнем – берсе-бер хәбәр салмаган!

Халык шыпырт кына почмакка сеңде һәм Слим куркыныч җирән ир-ат белән япа-ялгызы калды.

– Нинди ялган? – диде ул, калтыраган тавышын баса төшеп.

– Нинди ялган, нинди ялган, – диде Җирән, әңгәмәдәшен үртәгәндәй. – Шулкадәр дөнья гизеп тә мине шаккатырыр нәрсә калган икән әле. Күзем маңгайга менде.

Слим үзенең:

– Нинди нәрсә? – дип сораганын сизмәде дә.

– Көньяк Африкада шундый елан бар, ишеткәнең юкмы?.. Ул бала урларга ярата. Урлый да аны үзенеке итеп тәрбияләп үстерә. Шуышырга өйрәтә.

Күпмедер вакыттан соң башка еланнар да сабыйны үз ише итеп күрә башлый.

– Ишеткәнем юк... Чын әйтәсеңме? Башка сыймаслык. – Почмактагы шаушу пышылдауга әверелде.

– Без бу хакта Эддидан сорарбыз, килеп җитсен инде. Ул җәнлекләр дөньясыннан да, табигать белеменнән дә хәбәрдар кеше, – диде Җирән һәм, әңгәмәнең төкәнүен искәртеп, гамбургер чәйнәргә кереште. – Эдди тоткарлана, – дип өстәде аннары, сүзен авыз тулы ризык аша көчкә чыгарып. – Хәбәремне алгандыр, шәт.

Җирән үзенең «илчесе» турында уйлады. Карашын аска төбәгән килеш, ияген уйната-уйната, төш турысындагы очрашуны хәтерендә яңартты.

Корыч һәм пыяладан эшләнеп, юлдан ике метр өстә асылынып торган оябудкада утырганда, Җирән үзен авылның хуҗасы итеп тойды. Болытлар гына аннан биегрәк йөзде.

Күпернең авызын ачып-ябу кодрәтенә ия рычаг күп дигәндә ярты сантиметрга күчә иде. Шулай да, бу ара авыл белән идарә итәргә бик җитте.

Аңа үзе дә, әйләнә-тирә дөнья да туктаусыз хәрәкәттә, астагы елга гына мәңгегә тынып-тукталып калгандай тоелды. Ул тугыз ел буе диңгезләр кичте. Ә күпер механигы булуына нибары ике көн иде.

Төш вакыты җиткәнен белдереп яңгыраган гудокны ишеткәч, Җирән эшен читкә куйды һәм күзәтү торбасы аша аска, Эдди Скуддерның соры алачыгына бакты. Җил катырак иссә ишелергә әзер бу алачык елга тамагында күкрәк киереп торган алагаем зур, затлы йортлар янында мескеннәрчә боегып утыра.

Тозлак ярларга ике сыгылмалы такта сузылган. Алачык янындагы су төбен устрица кабырчыклары каплаган. Алар кояш нурында җем-җем килә.

Эддиның сигез яшьлек кызы – Ненси – алачыктан чыгып, такталар өстендә сикереп уйнады. Кояшка тутырып карады. Аннары, сикерүдән туктап, тыйнаклана төште.

Җирән бу эшкә аны күрер өчен генә урнашкан иде. Ул аның гаять тыйнак булуын белә. Ир-ат, кларнетта уйнагандай, бармаклары белән күзәтү торбасына сугып алды.

– Сәлам, Җирән, – дип пышылдады.

Ненси һаман-һаман бакыр чәчләренең шарлавыгын тарады. Аның күзләре йомылган иде. Кулының һәр хәрәкәте искиткеч ләззәт бирә иде кебек.

Озакламый чәч белән әвәрә килү дә туйдырды. Ул каш җыерып кына тозлак басу аша үтте, аннары, текә ярга күтәрелеп, күпергә илткән юлга чыкты. Ненси көн саен бу вакытта, күпер янындагы ашханәгә килеп, әтисе белән үзенә кайнар аш алып кайта иде.

Ике ара кими төшкәч, Җирән аңа карап елмайды. Кыз чәчләрен төзәтеп куйды.

– Урынында, – диде Җирән.

– Нәрсә урынында? – дип сорады Ненси.

– Чәчләрең, Җирән.

– Минем исемем Җирән түгел, дидем бит инде. Мин – Ненси.

– Сине авыл халкы Җирән дип атый ласа.

– Синең исем ул.

– Теләсәм, сиңа да куша алам. Моңа тулы хакым бар.

– Мин сөйләшеп тора алмыйм, – диде кыз, шатлыгын тыеп. Аңа Җирәнне үртәү рәхәт тоелды. Ненси бу иргә тулысынча ышана иде. Аларның һәр очрашуы чын әкияткә тиң, һәм кыз өчен Җирән – билгесез берәү түгел, ә күпер кадәр күперне күчерә алган чын тылсымчы булды. Һәм ул тылсымчы, ни гаҗәп, нәни кызчык турында кирәгеннән артыгын белә иде.

– Синең кебек, мин дә монда туып үстем, бу хакта сөйләдем бит инде, – дип куйды Җирән. – Әти-әниең белән бергә укыдык. Сөйләдем бит инде?

Ышанмыйсыңмыни?

– Ышанам, – дип җаваплады Ненси, – ләкин әни кечкенә кызларга таныш булмаган кешеләр белән сөйләшергә ярамый, ди торган иде.

– Бигрәк тәүфикълы бала, – диде Җирән, авыз чите белән. – Әйе, әниең кечкенә кызларның, кечкенә малайларның тәртипле булырга тиешлеген яхшы аңлый иде. Әйе-е-е, Виолет әдәпле иде. Аның авызыннан беркайчан да әшәке сүз чыкмады.

– Бөтен кеше шулай дип сөйли, – диде Ненси, горур басып. – Әле әти белән миннән кала да.

– Әти? Әтиме? – дип үчекләде Җирән. – Әти, әти, әти, батыр әтием – Эдди Скуддер, – ул сак кына башын күтәрде. – Минем монда булуымны әйтмәдеңме?

– Мин вәгъдәмне бозмыйм. – Ненси нахак яладан кызарып чыкты.

– Күпме гомердән соң башына ишелеп төшим әле, ә? Күзе маңгаена менмәсме?

– Әни, беркайчан да вәгъдәңне бозма, дип кабатлап үлде.

– Әниең җитди кеше иде шул, – дип куйды Җирән. Аның тавышына ихтирам хисе үтеп кергән иде. – Мәктәпне бетергәндә, кызларның барысы да, диярлек, кәеф-сафа корырга, күңел ачып калырга теләде. Виолет кына үзгә иде. Әйе. Мин тәүге сәяхәтемдә бер ел йөреп кайттым. Ә ул инде Эддига кияүгә чыккан. Син дә бар идең. Чәчең генә юк иде әле.

– Мин әтигә төшке аш алып кайтырга тиеш.

– Әти, әти, әти. «Мин әтигә алай итәргә тиеш, мин әтигә болай итәргә тиеш». Синең кебек сөйкемле һәм акыллы кызың булу шәптер. «Әти, әти». Әтиеңнән чәчең турында сораштыңмы соң? Ник төсе җирән икән?

– Дөньяда төрле хәлләр була, диде. Кайвакыт тиктомалдан да җирәнләнеп чыгарга мөмкин алар. Менә, минеке сыман, – диде кыз, чәчләрен сыйпап.

– Урынында.

– Нәрсә урынында?

– Чәчләрең, – дип хахылдап җибәрде Җирән. – Ант итәм: аларга ул-бу булган көнне үк син, кибеп-корып, җил белән очып китәчәксең. Тиктомалдан, диме? Эдди шулай диме? – Җирән җитди генә ияк какты. – Ул әйтсә белеп әйтер. Син тугач та Эдди җирән төс турында күп уйлагандыр. Инде сүземә колак сал: әгәр дә минем бала җирән булмаса, авыл, умарта күчедәй, гөж килер иде. Башка сыймаслык хәл! Чөнки безнең нәселдә буыннан буынга җирәннәр генә туган.

– Кызык.

– Төбенә төшеп уйласаң, тагын да кызыграк ул. Син, мин, әти картлач. Бу авылда бездән башка бер җирәннең дә булганы юк. Билләһи. Хәзер әти мәрхүм инде. Синең белән икәү генә калдык.

– Ух, сау бул, – Ненсиның исе китмәде.

– Сау бул, Җирән.

Кыз урыныннан кузгалуга, Җирән күзәтү торбасы аша Эддиның соры алачыгына текәлде. Йорт эчендәге эңгер-меңгер аша ул хуҗаның зәңгәрсусоры шәүләсен абайлады. Эдди кыска буйлы һәм зарлы уйлар тулы зур башлы ир-ат иде. Әйтерсең, яшь Әйюпнең башы иде аңарда.

– Сәлам, – дип пышылдады Җирән, – өйдә кем бар?

Ненси җылы һәм калын кәгазь пакет тотып кайтканда, Җирән аны яңадан туктатты.

– Әйт ә-ә-әле, – диде ул, – Эдди картлачны шулай тырышып карагач, синең, бәлки, шәфкать туташы буласың киләдер? Мин яткан хастаханәдә дә табибәләр синдәй сөйкемле иде.

– Син хастаханәдә яттыңмы? – дип, шунда ук сагышланды Ненси.

– Өч ай буе, Җирән, Ливерпульдә. Дус-ишсез, туган-тумачасыз. Хәлемне белүче дә, открытка юллаучы да булмады, – дип боега төште ир. – Кызык инде, Җирән, аңарчы үземнең шулкадәр ялгыз икәнемне уйлап карамый идем. Башка беркайчан да диңгезгә чыкмаячагымны аңлап ятакта ятканчы, – дип, иренен ялап куйды. – Тормышым мизгел эчендә үзгәрде. – Ул бармак шартлатты.

– Кинәт миңа үз йортым җитми башлады, – дип дәвам итте аннары, – хәлемне белүче, кайгыртучы кеше тансыкланды. Ярты учка сыйган юллама кәгазеннән башка һичнәрсәм юк иде, Җирән. Сыңар аякта калганда, андый кәгазьдән файда юк шул.

– Синең бер аягың юкмы? – дип, күзләрен шарландырды Ненси.

– Бәйдән ычкынган шайтан баласы идем, мине монда һәркем хәтерли иде, – диде Җирән, куллары белән бөтен авылны колачларга тырышып. – Күп тә үтмәде, карт, бик карт кеше булып янә кайтып аудым.

– Хатының йә әниең бардыр бит? Сине кем карый соң? – диде Ненси, аның кайгысын уртаклашып, һәм күкрәгенә сукты: ул, тәртипле кыз буларак, хәленнән килгән ярдәмне хәзер үк күрсәтергә әзер иде.

– Үлеп беттеләр, – дип баш какты Җирән. – Әни дә үлде, мин яраткан бердәнбер хатын-кыз да үлде. Ә башкалары... Үзең сөймәгәч, алар беркайчан да сиңа тугрылык сакламаячак. Өрәккә гашыйк булсаң гына.

Җирән сөйләгән тормыш ачысы Ненсиның алсу йөзендә чагылды.

– Нигә, алайса, агым буенча өстә яшисең? – дип сорады ул. – Нигә син күптәнге дусларың белән бергә түгел?

– Дуслар, имеш. – Җирән кашын җыерды. – Виолет җирән чәчле кыз тапты, дип хәбәр дә салмагач, шәп дуслар инде... Туганнар да сиздермәде, ичмасам!

Җил куәтләнә төште. Ул Ненсиның тавышын әллә кайлардан әйләндереп китергәндәй тоелды.

– Әтинең ашы суына, – диде кыз, китәргә кузгалып.

– Җирән!

Кыз Җирәнгә аркасы белән баскан килеш туктап калды. Чәченә орынды. Җирән аның борылуын теләп Илаһка ялварды.

– Минем Эдди белән сөйләшәсем килә. Син аңа шул хакта әйт әле, яме? Эштән соң, алтынчы ун минутта аны ашханәдә көтәрмен.

Саф һәм тыныч тавыш белән:

– Ярар, – диде кыз.

– Вәгъдәме?

– Вәгъдә, – диде кыз, янә китәргә җыенып.

– Җирән!

Ул чәчләренә орынды, ләкин адымын киметмәде. Җирән аны торба аша күзәтте. Кыз, шулай буласын белеп, йөзен күрсәтмәс өчен, башын читкә борды. Йөгерә-уйный алачыкка барып җитте. Җирән алачык эчендә ниләр кылынганын күрмәде. Алай да, кояш баер алдыннан, Эдди, урамга чыгып, күзгә чалынып алды. Җәһәт кенә күпергә бакты. Ләкин ул да йөзен күрсәтмәде.

...Урындык шыгырдавы Җирәнне яңадан чынбарлыкка кайтарды. Ул, күз кысып шәфәкъкә караганда, күпердән атлаучы Эдди Скуддерның шәүләсен чамалады. Кәкре аякларында зур башын чайпалдырып килүче бу кеше кулына кәгазь пакет тоткан иде. 

Җирән ишеккә аркасын борды, пинжәгенең кесәсендә актарынып, алдына бер төргәк хат чыгарып салды. Аннары учы белән аларның өстенә сукты...

– Әнә ул, яңа көн батыры, – диде.

Халык дәшмәде.

Эдди шактый кыю адымнар белән ашханәгә керде, коры гына исәнләшкәндәй итте, иң ахырдан Җирәнне сәламләде. Аның тавышы гаять тирән һәм мәгънәле булып тоелды.

– Саумы, Җирән, – диде ул. – Күрешәсең килгән икән. Ненси әйтте.

– Нәкъ шулай. Нәрсә әйтергә теләвемне кем белә икән?

– Ненси да аптырады, – диде Эдди, һич үпкәләмичә.

– Аннары төшенеп җиттеме соң?

– Сигез яшьлек бала төшенә алган кадәренә төшенде, – Эдди янәшәдәге урындыкка утырды, кулындагы пакетны өстәлгә, хатлар янына куйды. Хатлардагы хәрефләрнең язылышын танып, беркадәр гаҗәпләнде. Һәм гаҗәпләнүен яшермәде.

– Слим, каһвә китерче, – диде.

– Бәлки, аулак урын табарбыз? – дип сорады Җирән. Эддиның чиктән тыш тынычлыгы аны каушата төште. Ул танышын тилемсә шамакай итеп хәтерли иде.

– Нигә? Барыбер Илаһ һәммәсен күрә.

Җирән әңгәмәгә Илаһның да килеп керәсен көтмәде. Хастаханәдә чакта ул бу мизгелне, гомумән, үзгәчә күз алдына китерә иде. Һәр яктан хаклы булуына ышанып ятты: һичшиксез, үз канын, үз дәвамын кайтарыр өчен аның тулы хакы бар! Җирән, җитдилеген һәм көндәшеннән өстенлеген ассызыкларга теләп:

– Беренчедән, – диде, авыр сулап, – бу очракта канунның нәрсә кушуы миңа барыбер. Вазгыять һичнинди кануннарга сыймый.

– Яхшы, – диде Эдди. – Бусын килештек. Мин дә шулай уйлыйм.

– Без бер сүз сөйлибезме? Баланың әтисе – мин, син түгел.

Эдди калагын кысып тоткан килеш каһвә болгатырга кереште:

– Без, чыннан да, бер сүз сөйлибез.

Слим да, калганнар да, битараф чырай ясап, тәрәзәгә текәлде.

Эдди калагын каһвә чынаягында әвәрә китерде:

– Дәвам ит, – диде.

Җирән югалып калды. Сөйләшү ул уйлаганнан тизрәк һәм башкача, бөтенләй башкача бара иде. Әңгәмәнең иң югары ноктасына җителде, югыйсә! Әмма чынбарлыкта берни үзгәрмәде, үзгәрергә уйламады да.

– Теләсә кемнән сора, алар минем сүзне раслаячак! – диде Җирән, ачулана башлап.

– Намуслы кешеләр, димәк.

Әйтелергә тиешле булып та әйтелә алмаган сүзләр Җирәннең башында кайнады.

– Чын әтисен ачыклар өчен, кан бирмәкче булам, ризалыкмы? – дип сорады ул.

– Бер-беребезне ышандырыр өчен, канга бату мәҗбүриме? Килешәм, дидем бит инде. Аның әтисе – син. Моны бөтен кеше белә. Моны күрмәс өчен, сукыр булырга кирәк.

– Аяксыз булуымны әйттеме?

– Әйе. Анысын күңеленә аерата якын алган. Шөбһәле хәбәр. Бигрәк тә сигез яшьтә.

Җирән үз чагылышын каһвә чәйнегендә күреп аһ итте: аның чырае кып- кызыл, ә күзләренә яшь тыгылган иде. Алай да, ул тынычланды. Сулышы тигезләнде. Сөйләме төзекләнде. Аның белән уйнап сөйләшергә ярамый иде.

– Эдди, ул минеке, һәм мин аны кайтарырга телим.

– Кызганыч, Җирән, ләкин бу мөмкин хәл түгел, – Эддиның беренче мәртәбә кулы калтырап китте, һәм калак чынаяк читенә бәрелде. – Мин сиңа китәргә киңәш итәм.

– Вак-төякме бу, синеңчә? Кеше, берни булмагандай, мондый хәлдән җиңел генә кача аламы? Газиз баласын калдырып? Яисә онытканга сабышып?

– Минем әти булып караган юк. Нәрсә кичерүеңне бик якынча гына чамалыйм.

– Көләсеңме?

– Көлмим, – диде Эдди, тынычлыгын саклап.

– Үзеңне әтирәк саныйсыңмы? Йомры сүзләрең артында шул фикер ятамы?

– Яткан фикерем ята торсын, – Эддиның кулы янә калтырап китте, һәм ул, өстәл читенә тотыныр өчен, калагын куярга мәҗбүр булды.

Җирән шулвакытта гына Эддиның никадәр куркынганын сизде. Аның моңарчы тыныч һәм тәкъва булып күренергә тырышуын, дөресе – кылануын фаш итте. Бәдәненә көч-куәт агып кергәнен сизде, күпме гомер хыялланган гаделлек тантанасы җитүен тоюдан рухы-иманы ныгыды. Ул бер мизгелдә әңгәмәнең хуҗасына әверелде, бар уйлаганын әйтер өчен, ниһаять, аның чамадан тыш вакыты һәм бихисап сүзе барлыкка килде.

Эддиның алдарга, башын тәмам бутап, аяктан яздырырга теләвен, һәм әлеге теләгенә чак кына ирешми калуын аңлаудан Җирәннең җен ачуы чыкты. Бу ачуның үзәгендә җәһәннәм уты булып салкын һәм буш дөньяга карата нәфрәт хисе кайный иде. Хәзерге вакытта каршысында торган кечкенә кешене бөҗәк сыман сытып үтерергә әзер иде ул.

– Ул бала Виолет белән минеке. Виолет сине беркайчан да яратмады.

– Ә мин яраткандыр дип ышанам, – диде Эдди, беркадәр тартынып.

– Ул мине кире кайтмаячак, дип уйлады, шуңа күрә генә сиңа чыкты! – Җирән төргәктәге иң өске хатны алып Эддига сузды. – Аның сүзе бу, менә, кара, бик тәфсилле язылган анда. Кара.

Эдди хатка күз дә төшермәде.

– Булган – беткән, Җирән. Аннан соң нәрсә генә үзгәрмәгәндер.

– Нәрсә үзгәрмәгәнен әйтимме соң? Аның миңа хат язуы, кире кайт, дип ялваруы үзгәрмәде. Беркайчан да!

– Беренче вакытта булса гына.

– Беренче вакытта? – ул хатларны учлап Эддиның борын төбендә җилфердәтте. – Син көне-сәгатенә кара! Кара, ник карамыйсың?

– Карыйсым килми. – Эдди урыныннан торды.

– Куркасың.

– Шулай, – диде Эдди, күзен йомып. – Кит, Җирән. Зинһар өчен, кит син.

– Бигайбә, Эдди, миңа хәзер кая да булса китүнең хаҗәте юк. Җирән үз өендә.

– Алайса, Илаһ ярдәменнән ташламасын, – диде Эдди, ишеккә юнәлеп.

– Син кәгазь пакетыңны оныттың, – Җирән үкчәсе белән идәнне төя иде.

– Сиңа ул. Ненси бирергә кушты. Бу – аның теләге, Илаһ шаһит: белсәм, тыеп калыр идем, – Эдди елап ук җибәрде.

Ул, караңгылыкны ерып, күпердән атлады.

Слим да, баягы өч кеше дә өнсез-тынсыз калдылар.

– Йа Хода! – дип кычкырды Җирән. – Ул минем тәнем, минем каным! Яшәвемнең мәгънәсе! Моннан китәргә нәрсә мәҗбүр итә ала мине?

Беркем дә җавап бирмәде.

Җирәннең кәефе тәмам кырылган иде. Ул, ярасын дәваларга теләгәндәй, кинәнеп уч төбен ялады:

– Слим, пакетта нәрсә? – дип сорады аннары.

Слим пакетның авызын ачты.

– Чәчләр, Җирән. Җирән чәчләр.

Русчадан Рүзәл МӨХӘММӘТША тәрҗемәсе

 

"КУ" 12, 2018

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев