Логотип Казан Утлары
Хикәя

Себер хикәяте (хикәя)

Күңелем белән сизеп, тоеп утырам, болар безне тәмам оныттылар, болар яшьлекләренә кайттылар. Әйтерсең лә егерме яшьлек Сәйдулла кичке уенга чыккан да, гармун тартып, күрше кызына йөрәгендәге хисләрне аңлата. Ул чактагы җырларда әллә ничә төрле яшерен мәгънә, кинә-киная, тел белән әйтеп булмаслык тәкъдим вә җавап хисләре дә булган икән шул...

Менә икенче көн инде без Төмән автовокзалында бәйләп куелган эт хәлендә. Атна буе туктамый коеп яуган яңгыр, районнарны өлкә үзәге белән тоташтыручы, болай да сазламык юлларны үтә алмаслык баткакка әйләндергән дә куйган. Багана башына эленгән әлүмин чиләкне хәтерләтүче зур динамик дөмберди башлауга, йөрәкләр өмет белән кысыла, күзләргә нур иңә. Менә-менә хәзер безнең маршрутны игълан итәрләр, автобусның йомшак урындыкларына кереп утырырбыз, ул безне бәллүләтеп кенә тайга кочагына сеңгән, галәмәт зур күлләр буена сыенып утырган Каскара авылына илтеп куяр дип хыялланабыз. Ул авыл инде безгә ниндидер бер оҗмах түре, ымсындырып торучы җәннәт кочагы сыман булып тоела башлаган иде. Әмма иртәдән бирле бер үк сүзләрне кабатлаудан туйган диспетчерның карлыккан тавышы сөендерерлек хәбәр китерми. Теге яки бу автобусның маршрутка чыкмаячагын игълан итүгә, динамиктан калайга чүкеч белән суккандагыдай ямьсез, чыкырдаган тавыш яңгырап куя. Өметләр тагын өзелә. Шунысы гаҗәп: автовокзалда халык кимеми генә түгел, һаман арта бара. Берәүләр, иртәгә килербез инде, дип, кулын селтәп китә тора, әмма аларны икенчеләре, өченчеләре алыштыра. Безнең шикелле үк, бәлки, бүген юлга чыга алырбыз, дип яшерен өмет саклаганнар байтак икән шул.

Безгә исә ничек тә тизрәк авылга барып җитәргә кирәк. Юкса ничәнче көн эчтә бүреләр улый. Казаннан чыгып киткәннән бирле поездда аннан-моннан, коры-сары белән тамак ялгап килгәнгәме, иң олы хыялыбыз – утырып бер кайнар аш ашау иде. Алай-болай автобус-фәлән яисә юл уңаена баручы машина туры килмәсме дип, еракка, читкә китеп тә йөри алмыйбыз. Автовокзалның көн буе халык кайнаган шыгрым тулы буфетына сугылгалыйбыз сугылгалавын. Ә анда кофе, пешкән йомырка, бәясен күрүгә үк чәчләрең үрә торырлык кыздырган тавык, шикәргә катырган коржик ише нәрсәдән гайре әйбер юк. Студент кесәсе генә күтәрерлекмени?! Кофе дип аталган болганчык суы гына да егерме тиен тора бит аның. Ә безнең кесәләрдә инде байтактан җилләр уйный. Юлга чыгар алдыннан группа җитәкчебез Госман Җаббаровның: «И ул Себер халкының кунакчыллыгы! Анда барып эләксәк, мантыйбыз инде без. Өйдән-өйгә кунак булып кына йөрерсез. Гомердә күрмәгән кадер-хөрмәт, нигъмәтләрдән сыгылып торучы табыннар барысы да сезнеке», – дип, теш суларын суырып әйткәненә чын күңелдән ышанып, без җүләрләр поездда тугарылып фарсит иткән идек шул. Поезд чакрым саен диярлек туктый. Туктаган саен станциягә төшәсең. Ә анда ширбәтле туңдырма, баллы, газлы лимонад, учма-учма җиләк сатучылар өере. Иркенлеккә чыккан студент нәфесен тыя беләмени?!

Ә хәзергә автовокзалга каршы якта гына урнашкан, кыйшайган вывескалы, безнең яклардагы авыл лавкаларыннан бер ягы белән дә аерылып тормаган кибеттәге килька консервасы белән канәгатьләнергә туры килә. Группадашыбыз Нурия әйтмешли: «Иртәнгә томат соусындагы килька, төшке ашка килькалы томат, кичкә томатлы килька». Кыскасы, һаман бер балык башы. Тышына берничә вак балык сурәте төшерелгән бу юка калай банкаларны күрүгә үк, эчебез борып авырта башлый. Нишләмәк кирәк, студентның башы белем белән шыплап тутырылган булса да, кесәсе такыррак шул.

Шулай күпме яткан булыр идек, билгесез... «Болай булмый, тотам да обкомнарына барам. Без дә үз мәнфәгатебезне кайгыртып йөрмибез. Бәлки, ярдәм итәрләр...» – дип, чарасызлыктан үртәлеп чыгып киткән Жаббаров кош тоткандай канатланып кайтты. Күзләре очкынланган, әле автовокзалдан чыгып киткәндә генә төрлесе төрле якка тырпайган бөдрә чәчләре яхшылап таралган, муенындагы галстугы тураеп үз урынына утырган иде. Сөенмәслекмени, без барасы якларга нефтьчеләр машинасы чыгып китәргә тиеш икән.

– Әйберләрегезне җыеп куегыз, таралып йөрмәгез. Озакламый машина киләчәк, – диде ул, боерык бирүчән кискен коры тавыш белән. Кыяфәтенә Ватерлоо сугышында җиңеп кайткан француз генералы чалымнары кунды. Хәер, генерал булмагае, ник генералиссимус булмый, без аны кочаклап күккә чөяргә әзер идек инде.

Кәсебенә керешсәң, була икән. Бер-ике сәгать үттеме-юкмы, күзләребезгә ышанмадык, автовокзал янына гөрелдәп, чыннан да, хәрби походка әзерләнгәндәгедәй, арткы тәгәрмәчләренә калын чылбыр чорнаган, өсте бөркәүле зур «Урал» вездеходы килеп туктады. Җаббаров, безгә эре генә караш ташлап, кабинага кереп утырды. Без капчык-чемоданнарыбыз белән машина әрҗәсенә үрмәләдек. Себер якларына җыр, әкият, бәет, табышмак, мәкаль, әйтем, кыскасы, халык иҗаты үрнәкләре җыярга экспедициягә чыккан Казан студентларының, ягъни без фәкыйрьләрегезнең сәяхәте әнә шулай башланды.

Без дигәнем исә, тыйнаксызлыкта гаепләмәгез, башта үземне әйтим әле, миннән, янә тагын дүрт студенттан – Харис, Миңнурый, Фидания белән Нуриядән һәм группа җитәкчебез аспирант Җаббаровтан гыйбарәт иде.

Без килеп җиткәндә, көн сүрелә төште, җәйге кояш та тәмам арып, офыктагы агач башларында ялкау гына тәгәри башлаган иде инде. Салулый-салулый, сикәлтә саен телләребезне тешләргә мәҗбүр иткән машина да, ниһаять, күңеллерәк гөрелдәргә кереште кебек. Алдыбызда куе таллыклар арасына ташланган сихри көзгедәй ялтыраучы озын күл буенда таралып утырган зур, төзек авыл пәйда булды. Йөзләребез бердән яктырып китте, эчкә җылы йөгерде. «Машинадан сикереп төшәрбез дә тымызык күлгә чумарбыз. Юлдагы талчыгу да, ару да юып алгандай юкка чыгар, эче эчкә ябышкан ашказаннарыбызга җылы ризык керер». Шуларны уйлап, һәркайсыбыз ләззәтле минутлар кичерде бугай. Хәтта юл буе Харисның беләгенә чатырдап ябышып килгән Фидания дә торып, кузовны кабинадан аерып торган биек тактага килеп ябышты.

Теләгебезгә ирештек ул көнне. Аксыл комлы яры белән ерактан ук күңелләрне ымсындырып килгән тирән күлдә дә коендык, чын Себерчә уттай кыздырылган мунчасына да кердек, туйганчы җылы аш ашап, иртәгесе көнгә планнар корып, йокларга яттык.

...Авыл җирендә таң тиз ата. Без торганда, йорт хуҗаларыбыз Шәмсетдин бабай белән аның корткасы Хәдичә әбинең эшләп алҗып, инде икенче тапкыр чәй табыны янына утырулары икән. Без дә авыл малайлары түгелмени?! Сикереп тордык та күлгә йөгердек. Чистарынып, сафланып кайтканда, өстәлдә чын бәйрәм сые әзер иде инде. Менә сиңа Хәдичә әби! Ниләр генә юк бизәкле ашъяулык өстендә. Әле иртәнге чык бөртекләре энҗедәй ялтыраган яшь кыяр, яшел суган кебек нәрсәләрне әйтеп тә тормыйм, аның янында каймакка салынган, Себерчә әйткәндә, тукмак җиләк, парын бөркеп утыручы ит, ярмаланып торган бәрәңге һәм башкалар, һәм башкалар... Оятыма көч килсә дә әйтим, филология бүлегендә укып йөреп тә, әле исемнәрен белмәгән ризыклар, тәм-томнар бар икән! Тамакка бик үк хирыс булмаган кызларыбыз да, патшабикәләр шикелле ялындырып тормады, өстәлдәге сыйлар берәм-берәм эреп юкка чыга барды.

Хәдичә әби белән Шәмсетдин бабай бездән бик канәгать иде күрәсең. Бабайның күзләре хәйләкәр елтырый, битендәге һәр җыерчыгыннан мәрхәмәт һәм миһербан бөркелгәндәй тоела. Ул, көмеш агы кунган сакалын сыпыра-сыпыра вәкарь белән генә һаман сыйлый да сыйлый:

– Үз балаларым кебек якын тоелдыгыз әле миңа... Меңәр чакрымнар үтеп, Казаннан ук килгәнсез бит. Яле, оланнар, ит белән картупына да җитешең. Көне буе йөрисегез бар. Ризык җыеп чыгыгыз. Эсседә ашалмый ул...

Хәдичә әби исә күп сөйләшми. Аркасына җәеп бәйләгән чигүле ак яулыгының чите белән тыйнак кына бит очларын сөртеп ала да әле беребезгә, әле икенчебезгә елмая. Шундый ерактан килгән кунакларга сыеның ошавы күңеленә бик хуш килде бугай аның. Ә безгә нәрсә?.. Студент корсагы резин туп бит ул, күпме тутырсаң да сыя. Тулай торактагы кефир малайлары дип башыңа да китермәссең... Аспирант Җаббаров кына бик белдекле кеше шикелле үзалдына елмаеп, нәзберекләнеп утырган була.

Тәмам хушланып, әби белән бабайга рәхмәт укый-укый, өстәл яныннан кузгалдык. Инде эшкә тотынсак та ярый. Парлашып бүлештек тә, жирәбә салып, авылның кайсы урамы кемгә туры килүен билгеләдек. Миңа Нурия белән күл буендагы түбән оч урамы эләкте. Дөресрәге, Нуриянең минем белән чыгуын бик-бик теләсәм дә, аңа бу хакта үзем әйтмәгән идем. Җаббаровка рәхмәт, ул, уйларымны сизгәндәй, каш астыннан сынап карап алды да тамак кырып куйды, кычкырып әйтте:

– Син инде, әлбәттә, Нурия белән чыгарсың, – диде.

– Сез әйткәч, шулай итәрбез инде, – дигән булдым мин, битараф тавыш чыгарырга тырышып. Әллә нишләп кенә битем кызара башлады. Сиздермәс өчен дәфтәр тышына иелеп, исем-фамилиямне язарга керештем. Җаббаровка ачуым да килеп китте әле. Бу хәтле кычкырып әйтмәсә ярамыймыни?! Нуриягә карата булган хисләремне минем беркемгә дә, хәтта аның үзенә дә белдергәнем юк иде канә.

Хәер, Нуриянең миңа карап елмайганын күргәч, барысы да онытылды тагы. Көне буе аның белән бергә булачагыбызны күз алдына китерүдән, башларым әйләнеп китте.

Тук тамакка бераз авырая төшсәк тә, кәгазь-каләмнәребезне алып, түбән очның иң аргы башына ук чыгып киттек. Шуннан килә-килә, әбәткә чакырып калган Хәдичә әби янына төшке ашка кайтып җитү иде исәбебез.

...Авыл кырыендагы беренче йортның капкасын шакыдык. Әллә көтеп үк торганнар инде, безне йорт хуҗабыз шикелле үк сирәк сакаллы, бәйрәм көннәрендәгечә, башына кара түбәтәй, әле генә үтүкләнгән ак күлмәк өстеннән камзул да киеп җибәргән бер карт каршы алды. Тирән җыерчыклар белән чуарланган көрәктәй ике кулын биреп күрешкәч, күптән көткән кунакларыдай күреп безне ак өйгә чакырды.

– Бергә-бергә шунда чәй янында гәпләшеп утырырбыз. Карчыгым да күптән көтә инде сезне... Сүз иярә сүз чыгар...

– Юк, юк, бабай, рәхмәт!.. Без озаклап, чәйләп утыра алмыйбыз шул. Йөрисе җиребез дә күп. Аннан... Әле без яңа гына өстәл яныннан кузгалдык, – дип такмаклады каушап калган Нурия.

Дөресен генә әйткәндә, икебезнең дә бер генә кабар җиребез дә юк иде. Бөтен теләгебез тизрәк халык иҗаты хәзинәләрен җыя башлау, әле бер генә хәреф тә төшмәгән дәфтәрләребезгә моңарчы адәм колагы ишетмәгән борынгы җырлар, кинаяле такмаклар, тылсымлы әкиятләр, дастаннар теркәү, мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар дөньясына чуму. Икебез дә тизрәк әнә шул сафландыргыч чишмәгә кушылырга хыялланабыз. Авылдагы һәр өйдә таныш булмаган моңнар, риваятьләр, һәр бабай, һәр әби хәтерендә алтынга тиң шундый хәзинә бөртекләре сакланадыр сыман тоела иде безгә. Кеше аягы басмаган ерак Себер авылларында ни генә булмас дисең!

– Бабай, чәй эчеп тормыйча гына сөйләшик инде. Казаннан ук җырлар, әкиятләр язып алырга килдек бит, – дип дәвам итте Нурия, үрсәләнеп.

Ачык, мәрхәмәтле йөзле бабаебызны көтмәгәндә алыштырып куйдылармыни. Ул кинәт кенә кырт кисте дә куйды:

– Сөйләй алмаем сиңа, йөрәгем. Хәтерем дә тишек инде. Хәтерләмәем. Әнә кәмперемнән сорап караң...

Бабайдан картрак күренсә дә, җитез хәрәкәтле, бәбәй итәкле киң күлмәк өстеннән озын яшел казакиен да киеп җибәргән карчык инде баскыч төбенә чыгып баскан икән. Ул сүзгә кушылды:

– Сиңа әйтәм, нигә ишегалдында сөйләшәсең, нигә өйгә чакырмыйсың? Самавырым суынаты бит инде.

– Әби, ичмасам, сез белмисезме соң? Безгә... ни, җырлар кирәк иде бит, – дип эндәште аңа Нурия.

– Хаҗәтен белгем киләте. Нигә соң ул?

– Без шуларны җыеп йөрергә дип килгән идек. – Ярар, балалар, уйлашырбыз. Башта сыйдан авыз итик тә.

Ах, шул сый дигәннәрен. Ансыз гына булмыймыни инде.

– Юк, әби! Рәхмәт! Чәй эчеп тормыйбыз инде, – дидек без икебез беравыздан. – Һич югы, яшь чакларыгызда яратып җырлаган бер-ике җырны әйтсәгез, безгә шул да ярап торыр иде. Йә бию такмаклары...

Ярамаган сүз әйтмәдек бит инде. Аңламассың бу Себер кешеләрен. Әбекәебез безгә чын-чынлап үпкәләде. Иреннәре кысылды, битендәге җыерчыклар тагын да тирәнәя төште. – Нинди сүз ди ул. Карт башың белән көпә-көндез урамда җырлап утыру. Сез инде үпкәләмәгез, белмибез без. – Аннары, картына карап, тагын өстәде. – Аяк-уенга1 да үнәребез юк.

Безгә хушлашып чыгып китүдән башка чара калмады.

Күңелебез шактый ук төшәргә, баш өстебездәге алсу хыялларыбыз тарала башларга өлгергән иде инде. Тагын ни булыр икән дип, кыяр-кыймас киттек өй борынча. Яшьләр күбесе эштә, күрәсең. Гадәттә, карт-карчык каршы ала. Керәбез, сәлам бирәбез. Ачык йөз, тәмле сүз белән каршы алалар, хәл-әхвәл сорашалар һәм... өстәл янына чакыралар. Җыр, әкият, мәзәк турында ишетергә дә теләмиләр. Бу турыда сүз чыккач: «Әй, кара син аны! Хәзер шуны җыеп йөриләр икән», – дип тел шартлаталар, бот чабалар, гаҗәпләнәләр. Ә үзләре ник бер нәрсә сөйләсеннәр. Бар сүзләре шул:

– Үнәрем юк шул, балам.

– Белмәем...

– Хәтерем тишек иләк кебек.

Чираттагы өйдән чыгып, Нурия белән бер-беребезгә карашып торгач, аптырап, кулларымны җәеп җибәрдем.

– Каскара авылы картлары җыр белми икән, ә?!

– Шулай икән шул. Гомереңдә уйламассың, – дип, сүзләремне куәтләде Нурия. – Безнең авыл картлары алтын икән.

Шулай карашып тордык та, өйдән-өйгә йөрмәс булып, авыл кырыендагы Пыктын Карагае дигән күл янына төшеп киттек.

Себер кояшы көньякныкыннан ким кыздырмый икән. Рәхәтләндек бер, ичмасам. Ничә көн кояш күрмәгән тәннәребез, кызарып, ачыта башлаганчы кызындык, су коендык. Көн кичкә авышкач кына: «Госман Җаббаровка ни әйтербез икән?» дигән уйга төшеп, кайтырга чыктык. Бик тә ашыйсы килә иде. Иртәнге сый-хөрмәтләр искә төшеп, авыздан сулар ага хәтта.

...Капка төбендә Шәмсетдин бабай каршы алды. Койма янындагы калын бүрәнәдә, черем иткәндәй, оеп утыра иде. Безне күргәч, үзе яныннан урын күрсәтте.

– Йә, оланнар, кайларда булдыгыз, ниләр күрдегез? Ничек сыйладылар?.. – дип тезеп китте ул ашыкмас тавыш белән.

– Булмады ла, бабай... Берни язып ала алмадык.

Шәмсетдин карт, ышанмыйча, бер күзен кыса төшеп, безгә карап торды.

– Ничек? Аит Сәйдулласы да берни сөйләмәдеме? Аның соравына сорау белән җавап биргәнебезне сизми дә калдык. – Кем соң ул?

– Соң, беренче булып шуларга кергәнсездер ләбаса. Түбән очның иң кырыйдагы йорты. Авылда беренче ерауцы, аяк-уен остасы иде бит ул яшь чагында.

– Шуларга кердек, – дип сузды Нурия. – Берни дә сөйләмәде бит.

– Чынлап та аларның өенә кердегезме? – дип төпченүен дәвам итте бабай.

– Ю-у-к! Өйләренә үк кермәдек, анысы. Ишегалдында гына сөйләштек.

– Чакырмадымыни?

– Нишләп чакырмасын?!. Чакырды... Үзе дә, карчыгы да... Чәй эчәргә чакырдылар. Сыйдан авыз итегез, дип теңкәгә тия яздылар, – диде үпкәләгән сыман иттереп Нурия. – Без бит тамак туйдырып барган идек...

Шәмсетдин бабай, нидер уйлагандай, колак артын кашып куйды да картларча кеткелдәп көлеп җибәрде:

– И балалар, балалар! Үзегезне аштан өстен куйгансыз бит. Бергәләп ризык җыймагач, сыен авыз итмәгәч, ишегалдында сезгә кем җыр җырласын да, кем әкият сөйләсен ди инде. – Хәзер нишлик соң инде, бабай? Җавап көтеп, икебез дә аңа текәлдек.

– Нишлик-нишлик, – дип үртәгәндәй кабатлады Шәмсетдин бабай. – Иртәгә барасыз да яңадан керәсез. Аш ашка, урыны башка.

Бераздан Харис белән Фидания дә кайтып керде. Аяк атлашларыннан ук сизеп торам, безнең шикелле үк берни дә кыра алмаганнар. Бары тик Госман Җаббаров белән Миңнурый гына, дәфтәрләрен уалыр дип курыккандай, кадерләп тотып, яныбыздан үтеп киттеләр. Ярар, иртәгәге таңны аттырсак, без дә ак сакаллы карт булырбыз дип, йокларга яттык. Ә иртән, Хәдичә әбине үпкәләтмәс өчен, берәр чынаяк кына чәй эчеп, кире Сәйдулла бабайларга юл тоттык. Кичәге хатаны кабатларга ярамый иде безгә.

– Хәерегез белән киләсез, – дип, елмаеп каршы алды ул. – Кире безгә керәсезегезне сизенгән идем мин. Җыясы ризыгың булса, тешеңне сындырып керер, ди бит.

Нурия белән икебезнең дә колакларыбыз торды. Кара син бабайны, бүген беренче сүзеннән үк мәкальләр сибә түгелме?..

Шатланып авызымны ерырга өлгермәдем, җилкәмә Нуриянең йодрыгы килеп төртелде.

– Кичә мин сөйләшкән идем. Инде бүген сөйләшүне син алып барырсың, – дип пышылдады ул.

Ризалыгымны белдереп, бабайга сиздерми генә аңа күз кысыйм дип борылган идем, кыз җиңемнән тартты, теш арасыннан ысылдап чыгарды:

– Минем белән түгел, бабай белән сөйләш!..

Картыбыз ашыкмый, салмак кына атлап килеп күреште, кулларыбызны сыйпап торды. Хәер... бу юлы да кичәге шикелле башлады:

– Ягез инде, без картлар янына килгәнсез икән, өйгә үтик. Әбиегезнең самавыры суынып өлгермәгәндер әле.

Карышып тору кая! Чакырмаслар инде дип, куркыбрак та килгән идек әле. Әдәп өчен икенче тапкыр әйткәнне дә көтеп тормастан, ашыга-ашыга аякларыбызны салып эчкә үттек.

Әллә Себер картлары самавырсыз яши алмый инде. Чынлап та, түрдәге өстәлдә самавыр җырлап утыра. Аның янында эреле-ваклы чынаяк-касәләр, өсте чигүле сөлге белән капланган савыт-саба иде.

– Йә, утырыйк, балалар. Бүген дә шул җыр эзләп йөрүме?

– Әйе шул, бабай, – дип, инициативаны үз кулыма алдым. – Халык җырлары... алар бит безнең халыкның «мәңге күгәрмәс вә тутыкмас җәүһәрләре»...

Шул вакыттагы сөенүемне күрсәгез!.. Нурия алдында авторитетым бердән күтәрелеп киткән кебек булды. Ишетсен әле абзагызның ничек итеп сөйләшүен. Университетта алай-болай гына укытмыйлар икән. Габдулла Тукайның мәшһүр сүзләрен ничек оста китереп «сыладым».

Бабай, ризалыгын белдереп, ике куллап юка сакалын сыпырып алды. «Кһым, кһым» дип, тамагын кырып куйгач, чаршау артында кыштырдаган карчыгына эндәште.

– Сиңа әйтәм, чык инде монда. Менә бит кичәге кунакларыбыз килгән.

Озак көттерми карчыгы да күренде. Тышына чык типкән балчык чүлмәкне киндер сөлге белән сөртә-сөртә, кичәге сөйләшү булмаган да кебек киң итеп елмайды...

– Менә баздан шомырт суы алган идем әле. Сөйләшкәндә тамак кибүчән, – дип сөйләнә-сөйләнә, өстәл янындагы эскәмиягә килеп утырды.

Авызыбыз бер пешкән бит. Бүген инде без кыстатып тормадык. Студентлар әйтмешли, өстәлдәге сыйны урдык кына. Әмма чама ягын да онытмадык. Әле тагын башка кешеләргә дә керәсе булыр бит.... Бары тик шуннан соң гына язарга әзерләнеп, дәфтәрләребезне чыгардык.

– Йә, ни эшкә инде ул безнең җырлар? – Бабай тагын соравын кабатлады.

– Ни эшкә дип, белә торгансыздыр инде... Аларны җыеп, китап чыгаралар, тарихны өйрәнәләр...

– Әйе, бабай, әле халыкта җыеп алынмаган меңнәрчә җыр, әкият, мәкаль, бәет булырга мөмкин. Киләчәк буыннар өчен югалырга тиеш түгел, хәзинә алар, – дип сүзгә кушылды Нурия. Сөйләсә, сөйли белә дә инде!

– Ә-ә... анысы кызык икән... Ерлар күп инде ул, аларны ницек хәтерләп бетермәк кирәк. Үзегез ниндиләрне беләсез соң? Нәпример, уен ерларыгыз ниндирәк, – диде бабай. Көлемсерәгән күзләре миңа текәлгән иде.

Кирәк чагында ник берсе искә төшсен икән. Үземнең туган авылдагы ял кичәләрен искә төшереп карыйм, күз алдына университет дискотекалары килә. Җыр җырламыйбыз икән ләбаса. Күбрәк тыңлыйбыз гына микәнни соң? Өмет белән Нуриягә карыйм. Ул, исе китмәгән кыяфәт белән, дәфтәренә нидер язып утыра. Әллә мин җырлаганны язмакчы ук инде.

Тавышым юк минем. Хәтта әни дә: «И бала, бигрәк тавышың юк инде. Җырлаганың тавык җырлаган кебек кенә», – дип жәлли мине. Ну монда сынатырга ярамый. Бабайның телен ачасы бар ич әле. Шулвакыт кылт итеп хәтеремә бер җыр килде. Кычкырмасам җырлый алмыйм мин, күкрәгемне тутырып тын алдым да, түшәмдәге такта ярыкларына карап, тамак төбе белән бар көчемә кычкырып җырлап та җибәрдем:

Комбинезон алган, диләр,

Шинелен салган, диләр.

Шинелен салса да, солдат

Гадәте калган, диләр.

Башка куплетларын бик белеп тә җиткерми идем. Җырлый башлагач, үзе чыга икән. Бер генә кавым да туктап тормыйча дәвам иттем:

Шинелен салган, диләр дә,

Шинелен салган, диләр.

Әллә каян күренеп тора,

Солдатта булган, диләр.

Булдырдым бит әй, гомердә җырламаганны җырладым дип, Нуриягә караган идем, аптыраудан каттым да калдым. Миңа арты белән борылган кызыйның иңнәре дерелди. Җитмәсә, авызын кулы белән каплаган. Әллә елый, әллә көлә. Хәер, бу минутларда аның бәясе әллә ни кирәк түгел иде миңа. Иң мөһиме – картлар. Алар ни әйтер!..

Бабай исә рәхәтләнеп елмая, күзләрендә шаян очкыннар биешә. Ул мин җырлаганнан бик канәгать калган иде бугай. Әбигә карап күз кысып та алды әле.

– Маладис, егет икәнсең, – диде ул. – Монысын радиодан безнең дә ишеткән бар анысы. Тагын берәрне җырлап күрсәтсәң, бигрәк тә шәп булыр иде.

Инде чирканчык алынган, күп уйлап тормый, икенчесен дә әйттерә башладым:

Утыр әле яннарыма,

Ял булсын җаннарыма.

Син утырсаң яннарыма,

Ял була җаннарыма.

Казандагы танылган бер җырчы шикеллерәк иттереп җилкәләремне дә сикертеп алам, күзләремне уйнатам, көй ритмына аякларым белән идәнгә дә тибеп куйдым. Тагын да дәртләнебрәк җырлыйм диеп, тәмам азартка кереп барганда, Нуриянең пырхылдап көлеп җибәрүе тукталып калырга мәҗбүр итте. Борылып аңа карадым. Ул исә битенә дәфтәрен каплаган, иңсәләре дерелдәпме дерелди.

И рәнҗедем аңа шул вакытта. Әллә үзен концертта дип белә микән, чытлыкланып утырырга. Үтергеч караш ташлап, шуны әйтергә авызымны ачмакчы идем, әби кулыма тустаган китереп тоттырды.

– Тамагың кипкәндер, улым, эцеп йибәрең әле...

Шомырт исе аңкып торган ширбәтне йотып куйгач, ачуым басыла төште тагы. Әле һаман пырхылдаган Нуриягә:

– Соң, алай булгач, үзең җырла, – дип кенә әйтә алдым.

Җырга минем кебек кенә түгел инде ул. Анысын яхшы беләм. Сәхнәләргә чыгып басса,сандугачлар бер якта торсын. Тик аңа җырларга туры килмәде. Сәйдулла бабай егерме яшьлек егетләр шикелле итеп кәләпүшен кыңгыр салып куйды, камзулын җилбәгәй җибәрде дә Нурия каршына килеп басты һәм, үзе әйтмешли, «ерлап» та ебәрде:

Карагай ла башы кәвеш-кәвеш,

Сызылып ла килә бер тавыш.

Бармаккаең камыш, йөзең кояш,

Акылларың камил, үзең яшь.

Ашыкмыйча гына, көйнең һәр бормасын җиренә җиткереп, моңның чын тәмен белеп, һәр сүзенең мәгънәсен йөрәге аша үткәреп, яшерен дәрт белән җырланган бу җыр икебезне дә телсез калдыргандай булды. Нуриягә генә кара син! Әйтерсең лә үзенә атап җырлыйлар. Битләре үк алланып китте. Җитмәсә, көязләнеп, бабайга елмаеп утыра. Мин җырлаганда борылып та карамаган иде.

Әсәрләнеп, дәфтәргә теркәп барырга да оныта язганбыз. Тиз генә каләм-дәфтәргә ябыштык. Хәер, инде бабай безнең турыда үзе үк оныткан иде, күрәсең. Әллә Казан хәтле Казаннан килгән студентларның һәр сүзен кәгазьгә теркәп утырулары күңеленә хуш килде, әллә егет чакларына кире әйләнеп кайтты, бабабыз, карчыгы янына барып, инде аңа атап җырлый башлады:

Кимә итек, ки читек,

Аякка җиңел итеп.

Аргы урамдин ярлар сөйдем,

Бирге урамга үч итеп.

Аңа калтырап чыккан тавышы белән, әмма ниндидер борынгы көйнең бормаларын үзенчә бик рәвешенә китереп, әбиебез дә кушылды:

Агыйделкәйләрнең аръягында

Ат аунаган кара җирләр бар.

Чакырсам бармаң, кулың салмаң,

Күңелкәем калган ярым бар.

Бабай да җавапсыз калмады. Салмак хәрәкәтләр белән идән уртасында түгәрәк ясап җырлый башлады:

...Үзем дә лә генай сөйгән ярны,

Күз күрмәгән якка озаттым.

Әби башына чөйгән яулыгының бер чите белән йөзенең яртысын каплады, оялчан кызлар шикелле иттереп, сузып кына җавап бирде:

Зәл килә сәлки, Садрый сәлки,

Камзуллары яшел гарнатур.

Сән сорамайсың, мин әйтмәем,

Сәлам дигән сиңа бер матур.

Күңелем белән сизеп, тоеп утырам, болар безне тәмам оныттылар, болар яшьлекләренә кайттылар. Әйтерсең лә егерме яшьлек Сәйдулла кичке уенга чыккан да, гармун тартып, күрше кызына йөрәгендәге хисләрне аңлата. Ул чактагы җырларда әллә ничә төрле яшерен мәгънә, кинә-киная, тел белән әйтеп булмаслык тәкъдим вә җавап хисләре дә булган икән шул. Йөрәгендә бәргәләнгән хисләренә урын таба алмыйча, урамнан бер җырлап үткән егет моңнарына барысы да: сөю-сагыну да, юксыну да, очрашырга чакыру да, кыскасы, яшерен мәхәббәтнең бөтен чалымнары да сыйган. Егет-кызлар җыр белән аралашкан, аларның җаннары, күңелләре шул моң дулкынында тирбәлгән, шул моң дулкынында табышкан, кавышкан. Их, Нурия белән дә шулай җырлашып аңлашырга иде, дип уйлап куйганымны сизми дә калдым. Күңелдәге хисләрне тел белән әйтеп бирүгә караганда, җыр аша сиздерү мең мәртәбә отышлырак, үтемлерәк, тылсымлырак булып тоела башлаган иде инде. Кеше күңеле җыр белән яшәргә тиеш икән! Ә менә мин үзем ни эшләргә тиеш соң? Җырлый белмәгәч нишлим?! Аннан... Безнең заман җырлары тозсызрак икән шул. Аларда сагыштан саргайган ике йөрәк кенә аңлый алырлык яшерен мәгънә, сер юк кебек тоелып китте. Сөйгәнең каршына килеп: «Әллә каян күренеп тора, солдатта булган диләр», дип җырламассың бит инде. Шашкан икән бу диярләр...

Бер-ике тапкыр самавыр яңарттык без ул көнне. Әби белән бабайның хәтерләре бер дә тишек түгел икән. Сүз иярә сүз чыгып дигәндәй, аларның бер такмаклары икенчесен хәтерләтте, бер бәеттән икенчесенә күчтеләр, авылда төрле елларда булган вакыйгаларны, аларга карата кемдер чыгарган такмак-бәетләрне бәйнә-бәйнә сөйләп бирделәр. Кеше халәтенә җырның ничек тәэсир иткәнен үз күзләребез белән күрдек без. Сәйдулла бабай белән карчыгы, бердән, яшәреп киткәндәй булдылар. Әйтерсең лә җилкәләренә заман, чорлар авырлыгы белән басып торучы сигез дистәгә якын ел чалымы да, битләрендәге җыерчыклары да юкка чыкты. Аларның гәүдәләре тураеп китте, күзләреннән яшьлек нуры бөркелгәндәй булды. Себернең адәм генә түгел, киек җанвар адашырлык кара урманнары арасына кереп поскан татар авылларының чал үткәнен безнең алда яңарттылар, җырлары белән безне дә шул чорга алып кереп киттеләр алар. Иртән килгән җиребездән без төш вакыты җиткәнне дә, кояшның кичлеккә авышканын да сизмәгәнбез. Яза-яза кулларыбыз арыды, дәфтәрләребез тулды. Инде Сәйдулла бабай сүзне үзе очлады:

– Менә шулай, оланкайларым. Килгәнегезгә рәхмәт. Яшь чакларыбызны искә төшердегез әле, – диде ул. Аннан соң, карчыгы белән күзгә-күз карашып алгач, ягымлы көлемсерәп өстәп куйды. – Дөресен әйткәнгә үпкәли күрмәгез тагын, кичә кергәндә, бик эре нәрсәләр икән дип хәтер кала язган иде. Ялгышканбыз... Бүген сөендердегез тагы... Инде сезнең җырларны да тыңларга насыйп итсен. Җырлап яшәгез, оланнар, – диде. – Кеше күңелендә җырга сыймаган бер генә нәрсә дә юк.

Флүс Латыйфи

 

"КУ" 8, 2017

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев