Сандык биге (дәвамы)
Кәшифә гомере буе шул сандыкның бигенә кызыгып, йөрәкне дә сандык кебек бикләп куясы иде, дип яшәде.
Рафил Себердән Кәшифәгә хатлар язды. Бик авырлык белән генә җавап бирә иде кыз. Кыен иде аңа. Йөрәге, акылы бәргәләнде. Акылдан шашам бугай инде дип курка иде хәтта. Барысын да сөйләп күңелен бушатыр кешесе дә булмады. Мондый серне кемгә чишәсең ди?! Рафилнең язмышы Кәшифә кулында иде. Ә кеше язмышы белән уйнарга кем соң әле ул?! Кызганды егетне. Аны гомерлеккә төрмәгә утыртып куярлар дип курыкты. Ә болай, эшләү вакыты бетү белән, ирекле булачак бит. Вакытлыча тоткынлыктан тәне азат ителсә дә, гомеренең азагына кадәр күңелендәге хисләр тоткынлыгында яшисе була бит Рафилгә. Көнләшүдән, бәлки бик нык яратудан шушындый хәл китереп чыгарды – хисләрен йөгәнләп кала алмады...
Берсендә, Рафил: «Көтәсеңме?» – дип язган иде. Ни дип җавап бирергә дә белмичә, бер атна уйланып йөрде кыз. Юк, кеше җанын кыйган адәм белән гомер юлыннан бергә атлыйсы килмәде Кәшифәнең. Бер-берсенә караган саен, шул төнне искә алачаклар, барысы да баштан кичәчәк, кабат шул ук курку йөрәкне меңгә теләчәк. Шул да булырмы тормыш?! Өздереп: «Көтмим», – дип язарга курыкты кыз. Уйлана торгач, җавап хатын язмады гына. Шуның белән шул, Рафил белән аралары бөтенләйгә – гомерлеккә өзелде. Яшьлекнең иң матур, иң ихлас, иң рәхәт вакытларына шуның белән калын итеп нокта куелды.
Кәшифә кулына чираттагы ядкяр – ап-ак мамык шәлне алды. Кәҗә мамыгыннан, бераз күпертеп җибәрсәң, әле хәзер дә ярарлык. Тик анысын да кулланмый карчык. Кәшифәнең кулын сорап килгәндә, Гомәр алып килгән шәл бу. Яратмыйм дип тормады кыз, кияүгә чыкты. Бер-бер артлы алты балалары туды. Гомәр әйбәт ир булып, Кәшифәне хөрмәтләп, балаларны яратып яшәде. Тормышлары барлы булды, ач тормадылар, кияргә кием юк дип тилмермәделәр. Дөрес, тормышта барысы да ал да гөл генә бармый. Олыгайгач кына Гомәр салгалый башлады. Хуҗалыктагы бөтен эш Кәшифә кулына калды. Ирен аракы коллыгыннан йолып ала алмады шул. Гомер буе рәхәт кенә күрсәтеп яшәгән иреннән олыгайган көнендә ишетмәгәнен ишетте, күрмәгәнен күрде хатын. Күп тапкырлар тотып кыйнаганы да булды Гомәрнең. Шәһәрдән ялга кайткан балаларына, егылдым, дип алдый иде хатын. Сизделәр инде алар да бичаракайлар, тик әтиләренә сүз әйтергә базмадылар.
Әнә шулай гомер узып киткән.
Сандык төбендә мәрхүм иренең куян бүреге дә саклана. Кибеткә бүрек кайткач, Гомәренә шунда ук сатып алды Кәшифә. Тик икенче көнне үк ире вафат булды. Эчә-эчә бавыры таралган, диде табиблар. Шул көнгәчә болай да чыдады әле ул бавыр...
Кәшифә бүрекне кире кибеткә илтмәде. Андый олылар бүреген уллары да кими инде. Үзенә атап алган идем, дип сандыкка салып куйган иде, тора әнә, көя дә тимәгән үзенә...
Шушы урында сандык актаруын туктатты карчык. Кара ничек кызык ә, берничә әйберне кулга алу белән, бөтен тормыш юлын урап узып була икән бит! Яшәлгән сигез дистәгә якын гомернең тоткасы булып берничә әйбер генә калган лабаса. Барысы да шуларга бәйле, барысы да шуларга барып тоташа... Әле бу сандыкта алардан башка да әйбер күп, билгеле. Барыннан да элек үлемтекләре шушында Кәшифәнең. Сандыкның кадерле ядкярләрен теге дөньяга үзе белән алып китә алмаячак ул, әнә шушы ап-ак бүзләре озатып барыр аны. Күптән дөнья куйган Рафилен дә, ире Гомәрне дә, хәтта Сәлимне дә күрәсе килә Кәшифәнең. Ходай очраштырсын гына үзләрен...
Бу дөньяда яшәвенең төп мәгънәсе алты баласы булды. Ә тегендә әле җавап тотасылары күп шул. Курка да карчык. Юк-юк, үлемнән түгел. Гомер буена йөрәгенә яшереп йөрткән дөреслек өчен җавап тотасы бар бит... Шушы ак бүзләре генә тәмуг утына пәрдә булып торсын иде лә...
Уйларына бирелеп, урамга ашыкты Кәшифә. Түбән очта үзләренә өй салып башка чыккан төпчек улларының хәлен белеп менәсе итте. Оныкларын да сагынды – бер генә көн күрмәсә дә, шул ташбашларны юксына башлый. Баланың баласы балдан гына да татлы түгел, бигрәкләр дә якын була икән.
Таягына таянып, акрынлап кына түбән очка төшеп җитте карчык. Үзләренең урамыннан кара төтен күтәрелүен дә сизмәде. Ә шул вакытта аның кечкенә генә агач өе дөрләп яна иде... Плитәгә чәен куюын бөтенләй оныткан Кәшифә... Сандыгын актарып алганнан соң, чәй эчәрмен дип уйлаган иде бит.
Йортының янып бетүен генә әйттеләр аңа. Торыр урынсыз калмады анысы, уллары болай да гел үзләренә чакырдылар. Тик менә сандыгы... Ут телләре йозакка бикләп куйган сандыкка да кергән... Хәтта шул бикле сандыкны да тар-мар иткән бит, әй! Кәшифә гомере буе шул сандыкның бигенә кызыгып, йөрәкне дә сандык кебек бикләп куясы иде, дип яшәде. Менә хәзер инде аңлады: җир йөзендә бикләп тотар, качырыр бер генә нәрсә дә юк икән. Кайчан да булса һәрнәрсәнең азагы килеп җитә. Гомернең дә...
"КУ" 03, 2017
Фото: pixabay
Теги: проза чәчмә әсәр
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев