Логотип Казан Утлары
Хикәя

Сандык биге (дәвамы)

Рафил бу сүздән тагын да ярсыды. Кай арада Кәшифәнең иңнәреннән сөлгесен тартып алды да Сәлимнең муенына салды соң?!.

Вакыйгаларны бер-берсенә бәйләргә тырышкан күк, сандыкка куелган әйберләр дә тәртип белән тезелгән диярсең. Менә сәер соры таплы, үзе ак булса да, саргая башлаган шакмаклы сөлге... Анысын Кәшифә яшеребрәк куйган. Юка гына пакетка да салган үзен. Аерылып торган бу ядкярне кадерле дип әйтеп булмый шул... Кәшифәнең иң ачы, иң хәсрәтле хатирәсе белән бәйле сөлге бу. Пакетка салып куюы да аны кулына алмас өчен эшләнгән. Сөлгегә бер күз карашын төшереп кенә алса да, читен булып китә Кәшифәгә, йөрәге кыса башлый...

Авылның абруйлы егетләренең берсе Сәлим Кәшифәне бик яратып йөргән икән. Рафил белән берничә тапкыр тәпәләшкәннәр дә. Кеше белән сугышып йөргәне булмаса да, сөйгән кызын яклыйсы килеп, тыныч холыклы Рафил Сәлим белән бәйләнешмичә кала алмаган. Ә берсендә...

Сәлим ничектер Кәшифәнең яулыгын кулына төшергән. Шул яулык белән егетләр арасында мактанып йөргән. Менә, янәсе, кызның яулыгы кем кулында, кыз шуның кулыннан узган дигән сүз. Ә беркатлы Рафил сөйгәненең кем кочагында «булуын» белми дә калган.

Бу сүзләр җил тизлеге белән икенче көнне үк Рафилгә килеп ирешкән. Кичен Кәшифә янына килгәч тә, Рафил үзен сәер тотты, әллә нигә пошынды. Кыз бу сәерлекне сизми кала алмады. Берзаман, атка атланган Сәлим узып китте. Аның авылны чыгу ягына баруын күргәч, Рафил Кәшифә белән тиз генә саубуллашты да, тегенең артыннан китте.

Кереп урынына ятса да, йоклап китә алмады кыз. Рафилнең ни өчен үзен шулай тотуын аңламады, курыкты, шомланды. Эч пошуына түзә алмыйча, акрын гына урыныннан торды да урамга чыкты. Салкынча җил исә башлаган иде. Кыр ягына таба атлыйсы була дип, ишегалдында бауга элеп куйган керләр арасыннан шакмаклы сөлге алып иңнәренә япты, күз ачкысыз караңгы булса да, Рафиле киткән якка таба кузгалды.

Юкка гына пошынмаган икән, озакламый ниндидер ят тавышлар ишетте кыз. Адымнарын тизләтте, күзгә төртсәң дә берни күренмәс караңгыда йөгерә үк башлады. Рафил белән Сәлим сугыша! Янәшәләрендә, болай да куркыныч төнгә шом өстәп, Сәлимнең аты пошкырып куя... Икесе дә таза, нык егетләрнең берсе дә җиңелергә уйламый. Кәшифә аерырга маташып карады, әмма кая ул ажгырып торган егетләр арасына керү! Кайсыдыр төртеп кенә җибәрде үзен. Сәлимдер, мөгаен, ул бит: «Йөрмә монда, сөйрәлчек», – дип әйтте. Рафил бу сүздән тагын да ярсыды. Кай арада Кәшифәнең иңнәреннән сөлгесен тартып алды да Сәлимнең муенына салды соң?!.

Кыз боларны томан эчендәге кебек кенә хәтерләп калды. Кара төн уртасында ачы җилле ялан кырда Рафил Сәлимне әнә шул шакмаклы сөлге белән буды. Җан өзгеч куркыныч авазлар чыгарды Сәлим. Кәшифә берничек тә ярдәм итә алмады – биредә ул иң көчсез кеше иде. Елый да алмады, катты да калды...

Аннан соң булган хәлләр төштәге сыман гына исендә калган. Үз хәле хәл булса да, күзләре акаеп, ай яктысына караган Сәлимнең муеныннан сөлгене тартып алырга җөрьәт итте кыз. Аны, алып кайтып, үзе генә белгән урынга яшереп куйды.

Икенче көнне дә, аннан соң да тикшерүчеләр авыл буенча бик озак сорау алып йөрделәр. Фаҗигане күргән, ишеткән кешеләр табылмады. Авыл читендә булган хәлләрнең тавышын җил әллә кайларга алып китте шул... Хакыйкатьне Рафил белән Кәшифә генә белделәр. Һәм телсез ат... Хуҗасын ничек буып үтерүләрен күрсә дә, әйтеп бирә алмады шул хайван...

Рафилне кулга алдылар үзе. Яшьләр барысы да беравыздан, Рафил Сәлимгә ачулы иде, дип сөйләгәннәр. Турыдан-туры гаебен танымаса да, Рафил Сәлимгә үпкәсе булуын үзе дә әйткән. Тик җинаять коралын – буып үтергән җепне таба алмагач, Рафилнең гаебен тулысынча дәлилли алмадылар. Егетне эшләтү җәзасы белән Себергә озаттылар.

Бу вакытлар Кәшифәнең йөрәгенә бик авыр, кайгылы булып уелып калган. Кеше үтерүне үз күзләре белән күреп, җинаятьчене яшереп калды бит. Инде Рафилгә булган яратуының әсәре дә калмыйча, аны күралмас хәлгә җитсә дә, «сата» алмады шул аны. Яшьлек мәхәббәтен, тәүге хисләрен сата алмады! Сәлимнең дә гаебе юк түгел. Тик ялган гайбәт тараткан өчен генә кешенең гомерен өзү бернинди канунга да сыймый бит...

Сандык төбендә саргаеп яткан сөлгенең таплары – сугышкан егетләрнең берсенең каны инде менә...

Сөлгене башкача күрмәс өчен, Кәшифә аның өстенә кат-кат әйберләр тезде. Их, ул сөлгене каплап куеп кына үткәннәрне хәтердән җуеп булса икән! Сәлимнең ачыргаланып, газапланып кычкырган тавышы хәзер дә төшләренә керә бит, аның өметсезлек белән тулы, чиксезлеккә төбәлгән карашы һаман күз алдына килеп җәфалый...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2017

Фото: pixabay

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев