Логотип Казан Утлары
Хикәя

Сандык биге

Хәер, кыз аңа кечкенәдән күз атты. Егет кенә, бер чәчәктән икенчесенә кунган күбәләк шикелле, әле бер кыз белән сөйләшә, әле икенчесе белән көлешә, әле чишмәдән кайтып килүчесе янына йөгереп барып, аның чиләкләрен күтәрешеп кайта. Ачуы килә иде лә соң Кәшифәнең...

Кәшифә карчык җайлап кына утырды да сандыгын актарырга тотынды. Шул сандык малын барлап алырга ярата ул. Эче пошса да, күңеле тулса да, бераз хәлсезләнеп торса да, шуңа барып ябыша. Бер сандык хатирә бит анда! Кулга тоткан һәр нәрсә белән бәйле вакыйгалар күз алдыннан йөгереп уза... Гамьсез балачак чыркылдап көлеп җибәрә, дәртле яшьлек еллары искә төшә, шул чактагы мәхәббәт ялкыннары йөрәкне телеп ала, ниндидер югалту ачылары җанны тырнап куя...

Әй, сандык, сандык! Сине йозак белән бикләп куйган кебек, йөрәктәге хисләрне дә башка чыкмаслык итеп, күңелгә, тирәнгә беркетеп бикләп куясы иде дә... Юк шул...

Кәшифәнең әтисе сугышта үлеп калган. Ул көрәш кырына китеп барганда, кызчыкка нибары ике ай гына була. «Әти» дип өздереп әйтүнең рәхәтлеген дә, андый кадерле кешенең никадәр якын булуын да тоеп калмады Кәшифә.

Тол калган әниләре бишкә ярылды – өч бөртек баласын үстерү, ач итмәү өчен тырышты. Балакайларына үзенең иске киемнәрен кисеп күлмәк-ыштаннар текте. Кай арада вакыт тапкан икән?! Төн йокыларын калдыргандыр инде.

Әнә, Кәшифәнең кулында сандыкның кадерле ядкяре – әнисе теккән кечкенә генә күлмәк! Бер уч кадәр генә! Аны бер яшендә кигән Кәшифә. Тузган инде – тукымасы шактый тузган. Катырак тотсаң, ертылып китәр сыман. Әнисе оста булган шул: кул белән нинди матур якалар уйган, бала итәкләргә кадәр тегеп куйган! Кәшифә гомере буе бик кадерләп саклады бу күлмәкне. Әнә шушы сандыкка рәхмәт инде, бүгенге көнгә кадәр, бәбкәләрен саклаган каз кебек, нәни күлмәкне үзенә «сыендырып» торды...

Кәшифәнең абыйсы белән апасы кул арасына керә башлау белән, әниләренең зур ярдәмчеләренә әйләнделәр. Кечкенә сеңелләренә әниләрен алыштырып, Кәшифәне карап-тәрбияләп үстерүчеләр дә алар иде. Әниләре кырдан кайтып кермәде, колхоз эшеннән бушамады шул.

Ә менә монысы – Кәшифәнең үзе тегеп кигән күлмәге. Кәҗәләрен сатканнан соң, әнисе аңа бик матур – акка зәңгәр һәм сары чәчәкләр төшерелгән тукыма алып бирде. Кәшифә ике атна йокламаса йокламады, тик шуннан үзенә бик матур күлмәк текте. Әнисеннән кызга да кул эшләренә осталык сәләте күчкән иде шул. Ул вакытта алмаш-тилмәш киеп йөрерлек кием бар димени?! Шушы яңа күлмәген сөйгән егете Рафил белән очрашканда гына киярмен дип хыялланган иде Кәшифә. Кая инде, башка күлмәге булмагач, эшкә дә шуны кими чарасы калмады. Тишкәләнеп, тузып беткән күлмәк. Итәгенең бер ягы умырылган да. Хәер, аның умырылу тарихы бар бит. Шуларны уйлады да үзалдына көлеп куйды карчык.

Их, тиле яшьлек диген син. Шушы матур күлмәген киеп, кичен Рафил янына йөгереп чыкты. Җитәкләшеп кенә урам әйләнделәр. Гармунчы Гаптери агайлар турыннан узганда, кызның борынын баллы алма исе кытыклады. Мондый алма аларның бакчасында гына бар бит! Рафилгә шул җитә калды, бер генә селтәнеп алды да бакчага сикереп тә төште. Гаптери агайның бакчасын басарга керергә куркалар, тотса – эш харап, бик усал иде мәрхүм. Тик егет Кәшифәнең күңелен күрәсе итте. Кәшифәсе дә аптырап калмады, егет артыннан рәшәткәгә үрмәләде. Тик итәге эләгеп, эленеп калды. Хуҗаларның этләре өрә башлагач, Рафил Кәшифәне сөйрәп кенә алды да теге якка очыртты. Итәгенең ертылган кисәге бакчада калгач, кыз бүтән бу матур күлмәкне кимәде инде. Чәчәгеннән танып алырлар да, егерме яшенә җиткәндә бакча басып йөри, дип, кеше көлкесенә калдырырлар дип курыкты. Өстенә кабат ямаулы, иске күлмәге «кунаклады». Шуннан сандык төбенә «шуган» күлмәк инде бу – баллы алма истәлеге. Рафил дигәннән, бик яратты Кәшифә Рафилне. Егет армиядән кайткан язда очрашып йөри башлаганнар иде. Хәер, кыз аңа кечкенәдән күз атты. Егет кенә, бер чәчәктән икенчесенә кунган күбәләк шикелле, әле бер кыз белән сөйләшә, әле икенчесе белән көлешә, әле чишмәдән кайтып килүчесе янына йөгереп барып, аның чиләкләрен күтәрешеп кайта. Ачуы килә иде лә соң Кәшифәнең. Ә Рафил ул шаянлык, шуклык белән генә шулай йөргән. Үзе дә Кәшифәне ошаткан булган. Күп егетләр кызыгып йөргәч, янына килеп сүз катарга кыймаган. Бары армиядән кайткач кына Кәшифәне озатырга тәвәккәлләгән. Шуннан соң бер-берсен яратып, кадерләп кенә йөрделәр алар.

Әле Рафилнең кызы булгач та, берничә егет Кәшифәгә кызыгып йөрүен яшермәде. Рафилгә читен булгандыр, билгеле. Күбесе белән каршылыкларга да кергән. Болар турында Кәшифә соңлап кына белде.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2017

Фото: pixabay

Теги: проза чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев