Өй туе

Мин ул мәҗлескә шактый ук соңарып килдем. Бу вакытка инде Казан урамнары бераз бушый төшкән, суыктан куырылып, авызларыннан бүректәй пар бөркеп, тиз-тиз теркелдәгән берничә кеше генә күземә чалынып калды. Урамда тиктомалдан киләп сарып йөри торган көн түгел иде бу.

Ниһаять, шәһәр читендәге тар бистә юлларында уңга-сулга борылырга кушып йөдәткәч, навигатордагы кызның: «Сез килеп җиттегез!» − дигән җиңүле тавышы ишетелде. Машина ишеген ачуга, суык җил өтеп алды. Якында гына ачык кыр, Казан урамнарында үзенә урын таба алмый бәргәләнгән кысынкы җил монда тәмам үз иркенә чыккан: сызгыра, улый, кар тузгыта...

Шулай да колакны пәлтә якасына качырып, тирә-юньгә күз салам: яңа йортка күчкән хуҗаның күңеленә хуш килердәй сүзләрне өй диварларыннан, коймасыннан, тәрәзәләрдән эзлим. Бу бистә калкулыкта урнашкан, Казан утлары аста җемелдәп тора. Күктә дә, аста да йолдызлар сибелешкән – иҗат кешесенә моннан да матуррак ни бар? Ишек тоткасыннан да хәтта мәгънә эзләп тарттым, йорт хуҗасын эретердәй сүзләр табылган иде.

−А-һа-һа! – берсе дә бикләнмәгән капка, өйалды һәм йорт ишеген ачып керүгә, түгәрәк мул табынның табигый бер дәвамы булган алсу чырайлы Чал шагыйрь күзгә чалынды. Аңа ияреп, төмсә йөзле Йорт хуҗасы да, ак сакаллы Өлкән шагыйрь белән бераз сипкеллерәк Яшь шагыйрь дә күрешер өчен калкынып алды. Сүзләрен бүлгәнгә үземне шактый гөнаһлы санап, буш урынга килеп утырдым.

Соңга калуымның сәбәбе – улымны шахмат түгәрәгеннән өйгә кайтарып кую иде. Әмма нинди генә сәбәпләр булса да, ирләр мәҗлесендә моның өчен кыен ашарга туры килә: «Бигрәк кайгыртучан әти булып чыктың син!», «Хатыныңны бигрәк яратасың инде!» ише «мактаулар»ны сабырлык белән йотып җибәргәч, мин дә хуҗаны яңа йорты белән котларга ниятләдем. Әмма ике сәгать эчендә мәҗлес халкы «милләт», «тарих», «әдәбият» дигән зуррак ешлыкка күчәргә өлгергән, минем вак дөнья мәшәкатьләрен үз эченә алган мәдхия сүзләрен хуҗадан башка берсе дә тыңламады. Дулкын үзгә, дулкын югары ешлыкта, миңа аларны куып тоту юк инде бүген, димәк, язмышыма күнеп тыңларга гына кала. Хәер, мондый мәҗлесләрдә тыңлаучы − иң кадерле кеше...

Күбрәк, әлбәттә, Чал шагыйрь сөйли. Яңа йортның тузан кунмаган ап-ак люстрасы аның баш очында гына эленеп тора, аның көлүенә ул да кушыла сыман. Һәрхәлдә, зеңгелдәп куюыннан шулай тоела. Көмеш чәче, торган саен сыек зәңгәр төс ала барган күзе исә бу аклыкка торган саен үз була бара.

− Туда-Мәнгү хан заманында ил белән бәкләр идарә иткән. Үзе яхшы күңелле кеше, тик дәүләт дилбегәсе аның кулында түгел. Бервакыт аның янына илчеләр килгәч... – Ул яңа гына шулар арасыннан кайтып кергәндәй сөйли иде.

Тарих – Йорт хуҗасының да яраткан биләмәсе. Чукмарлы йодрыгын бушап калган бәлеш табасы өстендә уйнатып, җәясыман бөгелгән куе кара кашлары астыннан ук очыргандай, кырыс карашын ерак гасырларга төбәп, сүзне дәвам итә:

− Мәнгүтимер хан тәхетен бертуганының улы Түлә-Бугага багышлый! Аның васыятен үтәмичә, тәхеткә энесе Туда-Мәнгүне күтәрәләр!

Тояк тавышлары чыгарып, йодрыклар өстәлне кыйнап ала, чәнечке-пычаклар кылыч чыңыдай аваз бирә, калкан-тәлинкәләр шаулый... Ниһаять, тарихи дөреслек торгызылды: Алтын Урда ханнарының һәммәсе дә искә алынды, данлысы макталып, үзеннән соң шанлы эш калдырмаганы − эттән алып эткә салынды. Ап-ак чәчле, кап-кара кәчтүмле, үз бәясен белеп, ара-тирә генә сүз кыстыргалап утырган Өлкән шагыйрьнең ул кадәр ерак гасырларны урарга теләге дә, рәте дә юк иде, кинәт кенә бу ешлыкка нокта куйды:

− Кызык кешеләр сез!..

Чәйнек инде ничәнчедер мәртәбә шаулап кайнап чыкты. Табын янында да сүз судан ким кайнамый иде.

− Бармы соң бездә шәхесләребезнең кадерен белү?! – Йорт хуҗасының йомарланган йодрыгы баш очыннан туплар ядрәсе сыман узып-узып киткән саен иелеп калырга өйрәнеп җиткән идем инде. – Казан ханлыгын яклап сугышырлык! Үзенең милли шәхесләрен күтәрә белмәгән халыктан ни көтәргә?! Һәйкәлләр сала белмибез, туган җирләрендә истәлек такталары юк, урам исемнәре кушмыйбыз, музейларын ачмыйбыз, яңа буынга өйрәтмибез...

Милли-азатлык өчен көрәшүчеләр, Пугачёв каһарманнары, эмиграциягә китәргә мәҗбүр булган, монда калып сытылган-изелгән зыялыларыбызның берсе дә телгә алынмый калмады. Аларны искә төшергән саен Йорт хуҗасының да сөңгеле күз карашына яктылык иңә барды.

Без, дөресрәге, Чал шагыйрь белән Йорт хуҗасы «әдәбият» ешлыгына килеп кергәндә, сәгать уклары яңа көн тууын хәбәр иткән иде инде. Тарих чоңгылларында кузгалган яра-җәрәхәтләреннәнме, башка сәбәптәнме, йөзе чытылган Йорт хуҗасы да никтер тынып калды. Өлкән шагыйрь инде күптән минем кебек тыңлап кына утыра. Чал шагыйрь генә сүз дилбегәсен ычкындырмыйча, гадәттәгечә, сөйли дә сөйли.

Чү! Хәтта Өлкән шагыйрьне дә сискәндереп, куллары белән һаваны кисә-кисә, әле тормыш түле бозмаган җиңел-зифа гәүдәсен җәһәт кенә кузгатып, Яшь шагыйрь урыныннан торды. Чал шагыйрьнең киң маңгаена имән бармагын оста мәргәндәй ерактан төбәп:

− Шигырьдә мин сине узып киттем! – диде.

Әлбәттә, Чал шагыйрьне бу сүзләр белән куркыту һич мөмкин түгел иде. Ул люстра белән бергә рәхәтләнеп шаркылдады. Ләкин Яшь шагыйрь дә арбадан төшеп калмаган:

− Мин бүген беренче номерлы шагыйрь! Син түгел! Синең мичкәңдә дары калмаган. Хәзер мин шигырь укыйм, синең андый шигырьне гомереңдә язганың булмады!..

− Садри Максуди турында әйтим әле... – дип башлаган Йорт хуҗасы телен тешләп тынып калды.

− Кызык кешеләр сез! − дияргә өлгерде Өлкән шагыйрь.

Аларның сүзе чукракка китап уку кебек кенә иде, Чал шагыйрь белән Яшь шагыйрь аны колак яныннан гына уздырып җибәрде.

− Укы әйдә! − Чал шагыйрь, көрәш мәйданына чыгарга әзерләнгән батырдай күлмәк җиңен сызганды. – Аннары мин укырмын!

− Укыйм да шул! – Яшь шагыйрь кесә телефоныннан, аның фикеренчә, бөтенесен аяктан егарга тиешле шигырен эзләргә кереште.

Өлкән шагыйрь аңа мәгънәле генә күз ташлап елмайды да бераз черем итеп алам дип, күрше бүлмәгә чыгып китте:

− Бер-берегезне интектермәгез. Минем шигырьләрне укып ярышыгыз – дөресе шул булыр... − диде ул үзенә хас тыйнаклык белән. Күрше бүлмәдә йомшак кәнәфи авыр көрсенеп куйды – шуңамы Өлкән шагыйрьнең өч ноктадан соң дәвам иткән җөмләсен тәмамлавы ачык ишетелеп бетмәде. Ялгышмасам, урысчалап, «высший пилотаж», диде бугай...

Яшь шагыйрь шигырен Чал шагыйрь тын да алмыйча, яратып тыңлады:

− Афәрин! – дип, кул чапты ул. Үзе исә урындык артына элеп куйган кәчтүменең кесәсеннән китабын тартып чыгарды. – Ә хәзер мине тыңлагыз!

Йорт хуҗасы, үзе романнар гына язса да, шагыйрьләргә каршы төшүнең җүнлегә бетмәсен белә иде, кара коелып, урынында борсаланып булса да, шигырь тыңлый башлады. Үз шигырен сөйли башлаган шагыйрьне кем генә туктата ала? Качып китсәң дә, куып җитәчәкләр! Аннары үз өеңнең туен калдырып, кая качасың? Шагыйрьләрнең көр тавышыннан түшәм өскә сикереп-сикереп ала иде.

Ярыш дәртеннән тагын да кызарып, җанланып киткән Чал шагыйрь бирешергә уйламады, сөйләү куәсе дә артканнан-арта гына барды.

− Ышандырдың, − дип, килешергә мәҗбүр булды Яшь шагыйрь бераздан.

– Миңа тагын берне укырга туры килә инде!

Чәйнекләр кайнады да кайнады, китап укылып бетте, телефонның аккумуляторы утырды, әмма шигырь тәмамланмады. Мәсәгут Гомәров, Бәхтияр Канкаев турында сөйләшергә талпынып-талпынып караган Йорт хуҗасы да кулын селтәде. Кышкы кояшның иртәнге сүлпән нурлары Өлкән шагыйрьне йокысыннан уятты.

Яшь шагыйрь Чал шагыйрьне һаман да тинтерәтә иде әле:

− Килешәсеңме инде җиңелүең белән? Таныйсыңмы мине беренче шагыйрь итеп?

− Әйе, килешәм. Таныйм, − диде Чал шагыйрь. – Шулай да тагын бер генә шигырь укыйм әле...

Ул хәтер сандыгыннан тагын бер шигырь тартып чыгарды. Яшь шагыйрь аны тыңлады да, ачудан ике йодрыгы белән өстәлгә кундырды:

− Ник укыдың инде син моны, ник укыдың? Миңа бит хәзер тагын да яхшы шигырь укырга кирәк. Бирелдем, дип әйтсәң ни була? Өлкән шагыйрь, икенче бүлмәдән чыгып, чәен йотып куйды.

− Болар һаман юк эш белән шөгыльләнәләр икән әле, хе-хе, – дип кеткелдәде. – Мин сезгә киңәш биргән идем бит инде! Саубуллашырга дип урамга чыккач, бер-беребезне бүлдереп, яңа йортны мактарга керештек:

− Урынын сайлый белгәнсең, һавасы да һавасы, кашыкка салып йотарлык! – Өлкән шагыйрь һәрвакыттагыча ихлас иде сыман. Чал шагыйрь бакча-мунча белән кызыксынды, соңгы елларда ул күккә караганда, җирне якынрак күрә иде:

− Бөтенесе уйланылган, малай. Юкка гына роман арты роман язмыйсың инде син!

Яшь шагыйрь дә алардан калышмады:

− Мондый җирдә язмыйча тору мөмкин түгел!

Без машинага утырыштык.

− Исхакыйлар, Атласилар турында күпме сөйләшәсе сүз калды. Вакыт җитмәде, − дип, Йорт хуҗасы машина ишеген ябар алдыннан сагышлы көрсенеп куйды.

− Сиңа тагын киләбез әле, чакыр гына! – диде Чал шагыйрь һәм үз тәкъдименнән үзе үк көлеп җибәрде.

− Әйе, ачыклыйсы нәрсәләр дә калды, – диде Яшь шагыйрь моңсу гына.

− Барысы да күптән ап-ачык! – Өлкән шагыйрь үзенә хас булмаганча башын өскә чөйде. – «Высший пилотаж» ул, дускайларым, һәркемгә дә тәтеми.

Казан урамнары әле уянып кына килә, каядыр офык читендәге кояш, алсуланып, кичә пешкән бәлешне хәтерләтә иде. Йорт исә шул кояш яктысында тагын да матуррак күренде. 

 

"КУ" 02, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: