Логотип Казан Утлары
Хикәя

Онытылган парад (хикәя)

Ул күргән сугышны бер фильмда да, бер документаль картинада да күрсәтмиләр. Балаларының ул мәхшәрне экран аша гына күрүләрен дә теләми ул үзе. Мәетләр өстеннән барган танкларның тәгәрмәч чылбырлары эчәгеләргә уралып туктап калуларын. Ул оккупациядә калган хатын-кызларның фаҗигасен. Мең газаплар белән чолганыштан чыккан солдатларны тезеп атуларын...

1945 елның 7 сентябрендә Берлинда узган Җиңү парадында катнашкан каенатам – Гарипов Фәйзрахманның якты истәлегенә.

– Әй! – гадәтенчә, йөрәк ачысы белән кулын селтәде дә өйдән чыгып китте Фәйзрахман. Болдыр төбенә чүмәшеп, бер-бер артлы папирос суыра инде ул хәзер. Телевизор каршында утырып калган балалар да, Мәдинәсе дә кәефләре киткәнне бер-берсенә сиздермәскә тырышсалар да, күзләр – экранда, уйлары әтиләре янында булыр. Әле генә бирелеп карап утырган фильмның тәме китәр.
Һәрвакыт шулай, сугыш турында фильм карый башладылармы, әтиләренең кәефе кырыла, торып-торып бөтенләй ачуы чыга башлый. «Болай булмады ул сугыш!» – дип, телевизор белән бәхәскә керә. Балалар исә: «Тукта инде, әти, әнә бит, күрсәтәләр, сөйлиләр – карыйк», – дип, кара әрҗәгә кереп китәрдәй булып, әтиләре әйтмешли, әкияткә мөкиббән булып утыралар. Ахыр чиктә Фәйзрахман «әй!» дип кулын селти дә болдырга чыгып утыра. Йөрәк януын тәмәке уты белән сүндермәкче була. «Их, белмисез шул сез! – дип өй эчендәгеләрнең үзен аңламауларына җаны әрнеп уйлана да, – белергә язмасын! – дип куя. – Белергә генә язмасын!»
Сугышның беренче көненнән, көненнән генә түгел, сәгатеннән күргәннәрен, хәтереннән куарга тырыша-тырыша, күзалдыннан үткәрә. Юк, кусаң да, кумасаң да, җан төбендә ул коточкыч хатирәләр. Ул күргән сугышны бер фильмда да, бер документаль картинада да күрсәтмиләр. Балаларының ул мәхшәрне экран аша гына күрүләрен дә теләми ул үзе. Мәетләр өстеннән барган танкларның тәгәрмәч чылбырлары эчәгеләргә уралып туктап калуларын. Ул оккупациядә калган хатын-кызларның фаҗигасен. Мең газаплар белән чолганыштан чыккан солдатларны тезеп атуларын... Тик, нигә, нигә ул кичергән 
сугыштан бөтенләй үзгә фильмнар күрсәтә башласалар, ачуы кабара соң? Җаны айкала. Үз-үзенә урын тапмый. Ялган... Ялган белән килешә алмый икән күңел. Дөреслеге артык куркыныч, ялганы артык ачы шул!
Менә бүген дә кулын селтәп чыгып китте дә... ике, өч, дүрт тәмәке дә йөрәк утын баса алмый... Балалар тын да алмый карап утырган фильмда маршал Жуковны күреп:
– Мин аны Берлинда, Җиңү парадында тере килеш күрдем, – дип авыз гына ачкан иде, олы улы:
– Җитәр инде, әти, тагын шул юк сүзне сөйләмә инде, – дип бүлде. – Эх! – дип җан әрнүе белән кулын селтәде Фәйзрахман...
Аһ, ул парад, каһәр суккан парад та җанны яндыра хәзер.
– Федька! Проснись! Нельзя спать, не успеешь ведь...
Күзне җилемләп ябыштырганнармыни! Йокының татлы ләззәтенә оеган күзәнәкләрне уятырга теләп үзен селкеткән Яшаны кулы белән этеп җибәрергә маташа Фәйзрахман. Тик кул хәлсез – кул да йоклый...
Йокы. Сугышның мең төрле газабы эчендә бәгырьгә төшкән тагын бер газап – йокы килү. Их, сузылып ятарга да туйганчы йокларга иде! Сугыш башланганнан бирле туйганчы бер генә тапкыр йоклады Фәйзрахман. Чолганышта. Беларусь сазлыкларында. Белоруссия чигендә хәрби хезмәттә булган Фәйзрахман сугыш башланган минуттан ук чолганышта калды. Вак-вак төркемнәргә бүленеп, чолганыштан чыгарга азаплана торгач, алар төркемнән икәү генә калды – командиры Яков Игнатьевич – Яша да Фәйзрахман. Бер якка да китәр әмәл калмагач, сазлык арасында җирне казып, чыгарылган туфракны гимнастёрка белән сулыкка ташыдылар да яшь наратлар сындырып, чокыр өстенә утырттылыр. Шул чокырда күпме ятканнардыр, көннәр-төннәр буталды. Тәмам йончыган, хәлсезләнгән организм, үз-үзен саклау инстинктын да (ә бу бит иң көчле инстинкт!) онытып, оеды да төште. Юкса сазлык тирәсендә өргән немец овчаркаларының тавышлары вакыт-вакыт бик якында ишетелеп ала иде. Йокыны да җиңә торган тамак бар икән әле тагын. Ачлыктан эчнең өзелеп-өзелеп кисүе кыймылдарга мәҗбүр итте. Кичке шәфәкъ таң яктысына тоташырга кул сузымы гына ара кала торган җәй уртасында шул кыска эңгер- меңгерне файдаланып калырга кирәк иде.
Сазлык суын пилотка белән сөзеп эчтеләр. Әле йокыга оеганчы ук агач башындагы карга ояларына игътибар иткән иде Фәйзрахман. Сугыш дип тормый, шушы мәхшәр эчендә дә нәсел калдырырга азаплана бичара кошлар. Табигатькә берни дә каршы тора алмый шул. Тик... быел калмас инде нәселләре. Күкәйдән яңа типкән кош балалары Фәйзрахман белән Яшаның гомерләрен генә саклап калыр.
Сугыш вакыйгаларга бигрәк бай. Һәр көн – бер гомер. Һәм һәр гомер – сират күперендә. Әле немецлардан котылып каласың, әле – үзебезнекеләрдән. Вак-вак төркемнәр белән чолганыштан чыга алганнарны бик нык тикшерделәр. Тезеп бастырганнан соң: «Арада элемтәчеләр бармы? Элемтәчеләр, бер адым алга!» – дигән команданы ишетүгә, Фәйзрахман аягын гына күтәргән иде, Яша нык итеп җиңеннән тартты: тик кенә тор! Элемтәчеләрне, элемтә җайланмаларын ташлап калдырган өчен, строй алдында ук аттылар. Фәйзрахман да элемтә җайланмаларын сазлыкка батырып калдырган иде... Гомереңне ничек саклап калырга белмәгән мәхшәр эчендә ул кадәр авыр йөкне күтәреп йөреп буламы соң! Боларның мантыйгы буенча, җайланмаң белән бергә үзеңә батарга кирәк булган икән...
Рәсми төстә сугыш тәмамланды дип игълан ителгәннән соң да, тиз генә илгә кайта алмады Фәйзрахман. Җиңелгән, союзниклар арасында зоналарга бүлгәләнгән Берлин каласында эшләр тәмамланмаган иде әле. Шәһәргә беренче булып кергән Совет гаскәре, башкалар кулына төшкәнче, зур завод- фабрикаларны сүтеп тизрәк илгә озату чарасына кереште.
Иртәгә Җиңү парадында катнашасы дигән көнне дә соңга кадәр эшләделәр алар. Кайтып ятканда инде төн уртасы узган, ә таңнан торып киемнәрне рәткә китерергә кирәк иде. Җиңүчеләрнең погоннарындагы йолдызлары, каеш тимерләре генә түгел, һәрбер төймәсенә кадәр ялтырап торырга тиеш, дигән катгый боерык булды. Шуңа күрә ике-өч сәгать черем итеп алган солдатлар, йокылы-уяулы, төймәләрен ышкырга-ялтыратырга, киемнәрен пөхтәләргә керештеләр. Тик пөхтәлә-пөхтәләмә, күрәсен – күргән, сизрисен – сизрәгән киемнәр американнарның энә-җептән генә төшкән киемнәре янында бик хөрти күренә иде. Александрплацка якынлашкач та аеруча күзгә ташланды ул. Һәм шушы хәл күңелдәге киеренкелек кылын соңгы чиккә кадәр тарттырды. Кыл менә-менә өзелергә тора иде. Талчыккан, йончыган, талкынган совет солдатлары үз-үзләреннән канәгать американнар ягына нәфрәтле карашларын атты.
– Җиңүчеләр, имеш! Кыяфәтләрен генә күр!
– Безнең җиңүне бүлешергә килгән бу күркәләрне кырып кына саласы инде! – Кырырбыз да! Жуков боерык кына бирсен...
– Бирми... Җүләрләнмәгез, боларга ату – яңадан сугыш дигән сүз.
– Немецны тезләндергәнне, боларны гына...
– Болар... атом бомбасын сынап караган ил! Японияне нишләттеләр?.. Шыпырт кына әйтелгән соңгы сүзләр кар йомгагы төсле кабара барган сүз йомгагын бер тында туктатты.
Парадны дүрт илнең – СССР, АКШ, Бөекбритания, Франциянең – баш командующийлары кабул итәчәк икән, дигән сүзләр булган иде. Соңгы минутта гына Георгий Константинович Жуков кына кабул итәчәге ачыкланды. «Ни өчен икән, әллә теге «күркәләр»не парадта катнаштырмыйлар микән?», «Менә бу дөрес ичмасам, Жуков кына кабул итәргә тиеш тә», «Тегеләрнең җитәкчелеге бөтенләй килми дә икән», дип тагын дулкынланып алулар булды. Җиңүне – кан-яшь түгеп, җан газаплары белән, миллионлаган гомерләр хисабына яуланган Җиңүне – хәлиткеч бәрелешләр үткәннән соң гына килеп кушылган американнар белән бүлешәсе килми иде.
Сәгать унбер тулып киткәч, Парадта катнашучыларны Александрплацта тезеп бастырдылар. Англичаннар, французлар, американнар... Биш мең гаскәри, шуларның ике меңе – СССР хәрбиләре.
Маршал Жуков ачык машинада мәйданга килеп кергәндә, үзенең генә түгел, янәшәдә басып торган иптәшләренең дә йөрәк тибешен ишеткәндәй булды Фәйзрахман. Сүзләр белән аңлатып булмаслык хис – горурлык, шатлык, дулкынлану – йөрәкне бугазга кадәр күтәрде. «Рульдә – Жуковның бөтен сугышны бергә кичкә шофёры Александр Бучин», – дип пышылдады янәшә басып торган Яша. Жуков шәхесенә карата хөрмәт, ярату шулкадәр көчле, аңа кагылышлы һәрнәрсә бик кадерле иде совет солдатына.
Жуковтан соң Парадка тезелгән гаскәриләрне АКШның армия генералы Эйзенхауэр, инглиз фельдмаршалы Монтгомери, француз генералы Латр де Тассиньи өч телдә сәламләделәр.
Аннан соң колонна Брандербург капкасына таба үтте. Иң элек Фәйзрахманнар – Берлинны штурмлаган 248нче укчы девизиянең катнаш полкы, аннан 
французлар, англичаннар һәм иң соңыннан – америка парашютистлары. «Боларның атлап баруларын гына карагыз инде, паркта йөрергә чыкканнар мыни?!» – диде кемдер. Чынлап та, тигез рәтләр белән атлаган башка гаскәрләр янәшәсендә эленке-салынкы барган американнар көлке күренәләр иде. Тик алардан да бигрәк, инглизләрнең волынкаларда уйнап баручы оркестрына карап, солдатлар тәкатьсез көлә башладылар. Моны берничек тә хәрби оркестр дип кабул итеп булмый: тездән итәк кигән, барысы бер иш озын-төз гәүдәле ирләрнең йонлы аяклары бигрәк кәмит булып күренә иде. Хәрби машиналар үтә башлагач кына, көлү өянәге чигенде. Англичаннарның, французларның, американнарның җиңел танклары, бронемашиналарыннан соң, колоннаны төгәлләп килгән, Иосиф Сталин хөрмәтенә ИС-3 дип аталган совет танклары үзенең көче-куәте белән мәйданны гына түгел, йөрәкләрне дер селкетеп, дулкынландырып узды.
Парадны тәмамлап, һәр илнең оркестры үзләренең гимнын уйнаганда, дөнья ниндидер яңа яссылыкка күчкәндәй тоелды Фәйзрахманга. Парад тәэсиреннән бик озак айный алмый йөрде ул. Йөрәккә горурлык та, әрнү дә кереп укмашты. Тора-бара әрнүе генә калды, горурлык урынын да әрнү алып, икеләтә әрнүгә әверелде. Илгә кайткач, Парад турында берничә тапкыр сүз калкытып караса да, аны аңлаучы табылмады. Алай гына түгел, Фәйзрахманны алдакчы дип гаепләделәр. Берлинда нинди парад булсын, Җиңү парады Мәскәүдә, Кызыл мәйданда узды һәм вәссәлам! Хәтта, үз балалары да аңа ышанмый әнә. Аларны да гаепләп булмый. Улы бер тапкыр әтисенең Берлинда Җиңү парадында катнашуы турында мәктәптә сөйләмәкче булган, тарих укытучысы класс каршында шундый итеп оятка калдырган үзен, бу турыда хәзер ишетергә дә теләми ул.
...Фәйзрахман чираттагы папиросын кабызды. Тактадан корылган сыер абзарына карап, уфтанып куйды. Шул абзарда телогрейка ябынып бер кыш чыкты инде мескен сыер. Тагын кыш якынлаша, ә күрше авылдан сатып алган бура абзарны һич алып төшәр әмәл юк. Син колхозда эшләмисең, дип колхоз рәисе Нигъмәтҗанов трактор бирми генә бит. Колхозда эшләрлек сәламәтлеге булсамы!.. Ул турыда авыз да ачтырмый. «Әнә, алты почмаклы йорт күтәреп куйдың бит!» – дип кенә җибәрә. Дөрес, йорт салды ул. Зур итеп. Герман җирендә күреп кайтканча, фундамент белән. Андый йорт авылда берәү иде. Өй түгел, кәнсәләр сала ахры Фәйзрахман, дип сөйләште авыл халкы. Тик ул йортны нинди газаплар белән җиткергәнен үзе белә дә, хатыны Мәдинә генә белә. Мондый зур өйне ничек җылытырбыз дип коты алынган иде Мәдинәсенең, тик каршы тора алмады. Бу йорт – Фәйзрахманның хыялы иде. Илгә кайткач, мин дә шундый мансардлы йорт салырмын дип, чит җирдә йортларның төзелешләрен өйрәнеп йөрде ул. Өске катта, нимесләр шикелле, казылыклар киптерергә хыялланды...
– Кал монда йә башка илгә кит, дөньяны күрдең бит, нигә ашкынасың ул хәерче Рәсәйгә, – дигән иде дусты Яша.
– Анда да тормыш үзгәргәндер инде, үзебез генә дә күпме заводлар җибәрдек бит, – диде Фәйзрахман. Чын күңеленнән ышанып әйтте. Аннан, ничек инде чит туфракта каласың. Илдә аны әнисе көтә.
Әнисе 43тә үк вафат, ә Рәсәй һаман да уфаллалы иде.
Берлинда узган Җиңү парадын гына түгел, җиңүчеләрнең үзләрен дә оныткан иде ил.
Фәйзрахман көйрәп беткән тәмәке төпчеген җиргә ташлап, аягы белән изде.
Берлинда эшләгәндә аларга данәләп кенә «Казбек» бирә башладылар. Аны американнар янында бер-ике генә суырып ташларга кирәк иде. Күрсеннәр, янәсе, ничек иркен яши совет солдаты! Их, төбенә кадәр тартасы иде шуны! Ярамый! Җаныңнан өзеп алган кебек ташлап изәсең дә, казармага кайткач, папирос төрәсең...
– Кичке салкын төшкән инде. Өстеңә эл ичмасам...
Җилкәсенә җиңсез сырма китереп салган хатыны Фәйзрахманны уйларыннан бүлде. Йокысыннан уянып киткәндәй, ул күтәрелеп көнгә карады. Әбиләр чуагының тын һавасында, өзелгән күңел кыллары кебек, җилбер пәрәвезләр тирбәлә иде.

 

"КУ" 6, 2017

Фото: pixabay

Теги: проза татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев