Өч аяклы кеше. 5. Милиционер һәм колорадо коңгызы

Ул чакта бүген полиция дигәнебез милиция дип атала иде әле. «Ми» иҗеге көтмәгәндә генә «по» иҗеге белән алыштырылгач, күрәсез, тормышларыбыз күзгә күренеп яхшырды. Бу вакыйгаларга байтак гомерләр үтсә дә, исемнәр алышынса да, җисемнәр алышынмагач, аларның теге без тикшергән таяк кебек беркайчан искерәсе юк. Минем бу очракта тагын да шул искермичә-нитмичә юлыбызга сикереп чыккан һәм аягыбызга килеп «уралган» таяк турында сөйлисем килә. Ул «өч аякка» калуның тупаслык, ахмаклык, юләрлек, әгәр болары гына җитмәсә, алабарманлык, мин-минлек белән бәйләнгән очрагыдыр, билләһи.
Кыскасы, участок милиционеры Зәретдин белән колорадо коңгызы беренче тапкыр кайда, ничек очраша? Сезне, әлбәттә, Зәретдиннең ихластан да аяк астыннан чыккан бәладән «өч аякка» калуы да кызыксындырыр?
Сабыр гына тыңлагыз. Үткән гасырның азакларында, хәрби хезмәттән кайткан бу әзмәвердәй таза егетебез, милиционер булып эшкә урнаша. Озак та үтми, өйләнеп тә җибәрә. Егетебез бик боерык яратучан булып чыга, хезмәтендә командирларының боерыкларын ничек үтәгәндер, анысын әйтүе читен, ә менә өендә үзен шулкадәр йөгәнсез, тупас һәм җанварларча тота ки, эшеннән кайтып керү белән чокырайган кәнәфиенә көн саен ишелеп төшә, аякларын суза һәм хатынына команда бирә:
– Тарт!
Тарта хатын. Башта – итекнең берсен. Аннан – икенчесен. Көн саен көрәк кадәр балчык сыланып кергән итекләрне юа, киптерә. Әле моның белән генә чикләнсә, ни дияр идең. Атна саен китель-чалбарларын, галифеләрен юдырта. Әгәр хатыны аз гына да канәгатьсезлек сиздерсә, кыйнарга, йодрыгын төйнәп, шаңнап очырырга, эт итеп салып изәргә дә күп сорамый. Бу гына да аз тоела ефрейторга, ул күндәм хатыныннан милиция чалбары-галифесен сүттерә, андагы балак буеннан сызылып төшкән кантның кызылы кими, күршесендәге башка төстәге тукымага йога, шулай итеп агара, юкка чыга дип, сүттереп ала, әмма кантына кагылмыйча, балагын гына юдырып киптергәннән, җөенә утыртып теккәннән һәм үтүкләгәннән соң, яңадан киеп, галифедәге кант кызылын ярпачларча бүлтәйтеп, көзге алдында әтәч шикелле марш атлап алганнан соң гына, кадимге урынына утыртып тектерә...
Белмим, тагын күпме газаплаган булыр иде ул сөекле хатынын шакшы итек тарттырып һәм галифесеннән кызыл кантлар сүттереп һәм тектереп, әгәр көтмәгәндә генә очраклы бер хәл килеп чыкмаса. Мал азыгына кытлык килеп туган елларның берсендә, авылда кешеләр җитешмәгәч, аны райком күрсәтмәсе белән Литва Республикасына салам алып кайту өчен барган бригадага җитәкче итеп җибәрәләр.
Баралар болар Литвага. Бригададагы унике кешедән ул чиратлап, әлбәттә, итек кунычларын тарттыра алмый, шулай да чит илләрдә, иркенгә чыккач, үзенең холыксыз кыланышлары, кешене буйсындырып яшәргә тырышуы белән аларны түбәнсетергә, бүтән күрмәс-күрешмәс өчен акча биреп котылу дәрәҗәсенә төшерергә өлгерә. Акча дигәннән. Иң беренче эш итеп «нәчәнник» һәркемнең кесә акчасына кадәр кулын тыга. Ул аларны җыеп ала һәм махсус гариза яздырып, кул куйдырып кына бирә башлый. Тәмәкегә акча юнәтү дә зур проблемага әйләнә. Зәретдин исә башкалар туган якларына җибәрер өчен тау-тау салам бәйләгәндә югалып торып, кичләрен тәтәйләр рәтеннән исереп кайта да авыр эштә арыган-талчыккан якташларын шундыйрак җырлар белән «куандыра» башлый:
Тири-тири-тириют,
Тун тегәргә тире юк. Литваларда шунысы рәхәт, Күп хатынның ире юк...
Мондый холык башкаларның ачуын китереп, шартлар хәлгә җиткерсә дә, Литва кадәр Литвада тавыш-гауга чыгарудан тыелган, холкы-табигате белән сүз тыңлаучан, тырыш һәм тыйнак булуы нәтиҗәсендә түзем дигән нәрсәнең төененә төшеп, сабыр иткән халык, алларына куелган бурычны ничек тә әтмәлләп, туган якларына дистәләрчә тонна арпа саламы алып кайтуга ирешәләр...
Эшчеләр Зәретдиннең кыланышлары турында җитәкчеләргә тишелсә дә, алар участковый кадәр милиционер белән тел имгәтеп, бернинди низагка кереп маташмыйлар, зурга китәргә торган гауганы ничек кирәк шулай йомалар.
Йә, хуш. Әмма бу вакыйгаларны алай җиңел генә йомып булмый. Ике еллап вакыт үткәч, июнь башларында булса кирәк, моңа кадәр бу якта күренмәгән ниндидер сәер бөҗәк авыл бакчаларындагы бәрәңге сабакларын тунап чыга. Халык аптырашка кала: нәрсә бу? Бохара чалмасына охшаган аклы-кызыл, аклы-кара төстәге, каты, сәйләнгә охшаган елтыр тышлы, бик тә матур бу коңгыз үзләре ябешкән яфрак-сабактан тәгәрәп төшеп барган кебек булсалар да, җәмәгать аңардан һич кенә дә котылу юлын таба алмый. Әгәр син аны яфрактан ышырып төшерсәң, ул бәрәңгенең аллы-гөлле чәчкәләре эченә кереп, сезонга 500-600 күкәй сала, мәлгунь. Аны нишләтеп кенә карамыйлар: крәчингә, бензинга, дегеткә, мазутка, спиртка, аракыга һ.б. салып төнәтү, дисеңме, агач күмерендә пешекләп, аеруча зирек, карама көлендә көйдерү, дисеңме, аптырагач, бәрәңгене төбе-сабагы белән яндыру, чиләккә, табак- савытка җыеп, җиргә күмү һ.б чаралар, дисеңме – барысын да кулланырга тырыша халык, әмма уңышка ирешә алмый: төскә-башка ифрат та күркәм бу коңгыз кешеләрне хәлләрдән тайдырып, тора-бара тирә-якны биләп ала. Дихлофос белән агулап карыйлар. Колорадо урынына кешеләр үзләре агуланып бетәләр. Тагын да нишләргә? Нәкъ теге шаян әйтемдәге: «Безнең әтинең йөз умартасыннан туксан тугызы буш, берсе кортсыз булган», дигән кебегрәк инде боларда да. Агай-эне авыр уйга кала: каян килеп чыкты бу бәла? Шул чак хәбәр тарала: имеш, теге матур коңгызны авылдашлары Литвадан салам белән алып кайткан, имеш, аңа каршы бернинди чара да юк, бәрәңгесез яшисең килмәсә, хет бакчаларыңны басып алган шул дошманны берәмләп итәгеңә, йә чиләгеңә җый да, әйтсәм, әйтим инде, килегә салып төй! Абау, хәшәрәтница! Җәй уртасында бәрәңгесен урып барган бу корткычтан ничек котылырга белмәгән гавам аңына килә: Литвадан салам кайтартуны кем оештырды? Кем җаваплы иде? Әлбәттә, райком. Әмма райком кадәр райкомга ул заманда кем бәйләнә ала? Алар саламчыларга бригадир булып барган участок милиционеры Зәретдингә килеп юлыгалар: бу бәладән ул гына коткара ала, ярдәм кулын сузсын!..
Тыңлый халыкның гозерен кызыл кантлы галифе кигән Зәретдин. Утырып тыңлый. Ятып та тыңлый. Хатыны итеген салдырганда да тыңлый. Кигезгәндә дә тыңлый. Ничек кенә тыңлый әле! Аңа Литвада саруын кайнаткан халык кадәр халыкның йомышы төште! Аңарда «Миннән башка эшләре монда да бармый, бу минем генә кулдан килә» дигән гасабилык уяна һәм ул моңа кадәр белмәгән-күрмәгән коңгыз белән үзенчә көрәшеп, үрнәк күрсәтергә ният кыла. Юк, ул аның беренчел Ватаны Мексика, исеменең «колорадо» икәнлеген, аннан Американың Небраска, Колорадо штатына, аннан Атлантика яры буена, аннан Беренче Бөтендөнья сугышы чорында Франциягә күчеп, ниһаять, бөтен Европаны биләп, 1950нче еллар азагында Балтыйк буе илләренә, аннан салам белән Башкортстанның көньяк районнарына сикергән булуын, ике ай буе ач тора алганын да белми. Һәм беләсе дә килми. Нигә кирәк ул аңа, участок милиционерына?! Әлбәттә, барлык Европа колорадо тарафыннан әсир ителгән шартларда, ул, колорадоның ниндидер сәер сәбәпләр нәтиҗәсендә, шул ук Европаның Дания, Швеция, Норвегия, Бөек Британия, Ирландия һәм хәтта Африканың Марокко, Тунис кебек илләренә һәм Израильгә ни өчендер үтеп керә алмаганлыгын да белми. Колорадо коңгызының утыз сантиметрга кадәр төшеп, тугыз градус салкынга чыдый, салкыннар көчәя барган саен тагын да тирәнгәрәк үтеп, кыш чыга, теләсә кайчан йокыга китә алуын да, күкәеннән чыкканнан соң кояшта нибары өч-дүрт атна гына яши, үзеннән башкаларны куар-куркытыр өчен сасы ис чыгара алганын белү дә насыйп итмәгән аңа.
Бу заманга Литва кадәр Литвадан салам алып кайтудагы батырлыгы хөрмәтенә, иңенә кече лейтенантның микроскоп белән генә күрерлек йолдызын инде маршал йолдызы сыйфатында зурайтып өлгергән Зәретдин якташларын көтмәгәндә килгән бәладән коткарырга алына. Кем белә, ул аңа, бәлки, Литвадан кайткан арпа саламы кебек тагын йолдызлар алып килер? Беренче эш итеп, участковый үз карамагындагы барлык гавамның бишектән төшеп килгән сабыйларына кадәр исемлеген төзеп, иртәгәсе көнгә сәгать төшке уникегә бер илле калынлыгындагы сайгаклык такталар, көрәкләр, учма-учма әрем себеркеләре һәм чиләкләр белән коралланып, «фәлән-фәлән функт»ка хәлиткеч алышка чыгарга боера. Хатын-кызлар, бала-чагаларга ул әрем себеркеләре белән шул чиләкләрне кичке бишкә кадәр матур колорадолар белән шыплап тутырырга куша. Аяусыз коңгыздан ничек котылырга белмичә куркуга төшкән халык «участкауай» кушканның барысын да үти. Бер төркем ирләрдән ул тирән чокыр казыта, икенче төркемнән шул чокыр буйлап тыз да быз чабып йөрерлек итеп сайгаклар түшәтә.
Менә көткән мизгел – кичке биш тә килеп җитә. Хәзер инде участковыйга беренче булып, үрнәк кенә күрсәтәсе кала.
– Коңгызны сыртына салып күмдерәбез! Менә минем кебек! Сайгаклардан читкә чыгып, таеп егыла, чокырга оча күрмәгез! – ди дә такта түшәлгән ызанның башында авызларын ачып торган ике хатынның кулларындагы колорадо белән тулган чиләкләрен эләктереп алып, финишка чыга һәм җил тегермәне кебек җилтерәп килеп, ике чиләкне чокырга бушатам дигәндә генә кунычы гармун күрекләрен хәтерләткән хром итеге нәрсәгәдер абына, чиләкләрендәге «бохара йөземнәре» такталарга каплана һәм Зәретдин абзабыз шома итек табаннары белән таеп китеп, чиләкләре, чиләкләреннән чәчелгән колорадолары белән чокырга әйләнеп төшә...
Ни көләргә, ни еларга белмәгән халыкның кайберсе, бу кадәр мәрәкә хәлгә түзә алмыйча, хихылдап та куя...
Чокырга очкан Зәретдингә исә кая ди көлү?! Ул сызлавына түзә алмый үзәккә үтеп кычкыра, йөрәкне ярып акыра, ярдәм сорап инәлә:
– Әлеү-әлеү!.. Аһ-ваһ-ваһ! Кулдан тартыгыз!..

Кулыннан сөйрәп чыгарырга иткәннәр иде, ул моннан да яманрак тавыш белән үксергә тотына:
– Кагылмагыз! Кымшатмагыз!..
Егетләр, ниһаять, аның янына ук төшеп галифеләре, мундиры ләм белән пычранган, борын тишекләренә кадәр колорадо белән кылтайган Зәретдинне галәм читеннән арыган-таушалган кыяфәт белән кайтып төшкән космонавт шикелле кочаклап, кадерләп, куллары белән күтәреп үк чыгаралар...
Безнең халык туган җанлы, таш бәгырьне дә эретер дәрәҗәдә йомшак күңелле бит ул. Баксаң, бот төбеннән үк аягы сынган икән Зәретдиннең. Күпләр аны уратып алып юата, капшый, тынычландыра башлый. Әмма аны, озакка сузмыйча, хәтта шундук, елата-улата булса да, носилкага салып, саулык пунктына алып китәләр.
– Нишләргә соң? – дип сорый шунда берәү. – Колорадога каршы безнең шушы кулыбыз белән чокырдан башка бүтән бер чарабыз да юк. Райком гына ярдәм итмәсә...
– Райкомга тимәгез!.. Савыккач... үзем барам! – дип кычкыра носилкасыннан ыңгырашкан уңайга Зәретдин. – Көрәшне дәвам итәчәкбез...
Шулчак арттан кемнеңдер сыек тавышы ишетелеп ала:
– Чарасы бар аның... Тик аны бабайлар гына белә...
– Бар, дисең?! Йә, әйт, нинди ул, Садретдин абзый? – дип уратып ала
тегене гайрәте килгән җәмәгать. – Моның өчен хатын-кыз галәмен уйлатырга- укытырга кирәк...
– Колорадо – хатын-кыз өстенә төшкән татлы бурыч ул!..
– Юк! Элек борынгылар арба күчәрен каен дегете белән майлаганнар. Менә шул майдан, аның исеннән җеннән-шайтаннан курыккан кебек курка ди ул, колорадо...
– Тик ул дегетне каен тузыннан эретеп алу өчен аерым ягулык кирәк икән шул... – дип дәвам итә сүзен Садретдин абзый. – Ул утка кислородның кысылышы булмаска тиеш!..
– Кислородсыз ничек эретеп була ди аны? Сөйләмә юкны!.. – дип халык аһ итә. – Бу мөмкин түгел!..
– Мөмкин... – дип җавап бирә Садретдин. – Мөмкин булмаганын, әнә, Зәретдин табып бирер. Хәер, Шәмсуар һәм Кирмәнбаш авылларында каен тузыннан дегет ясый башлаганнар да инде. Ул кабахәттән котылыр өчен бер кашык каен дегете җитә, ди! Иртәгә шунда барып кайтам әле...
Бу вакыйгаларга инде кырык-илле ел гомер узган. Колорадога каршы дару эзләп, без әле дә булса «барып кайту» белән мәшгульбез. Барырга булса – бармыйбыз, кайтырга булса, кайтмыйбыз. Колорадо коңгызы татар авылында шул заманнардан кунактан хуҗага әверелде. Аптырагач, райком дигәне таркалды. СССР да юкка чыкты. Әмма каен дегетен әле һаман да исәпкә алмыйча, дистәләгән төрдәге химикат кулланып, аптекалар, махсус надзорлар бүген, җирне, табигатьне, кешелекне юньсез агулар белән агулап, колорадога каршы көрәшне юлга салдык дип тынычлансалар да, коңгызның әле татар бәрәңгесеннән киткәне юк. Бик яратты ул аны. Ул анда һаман да хуҗа. Чөнки халык үзенә үзе хуҗа түгел. Эзләнә белми. Иренеп яши. Фән буенча эш итми. Каен дегетенең колорадога каршы хәлиткеч әһәмиятен әле дә булса аңламый һәм санламый.
Садретдин абзыйга килсәк, ул вафат инде. Ә менә Зәретдин исән. Ул хәзер, әйткәнебезчә, баздан өч аяклы булып чыккан каһарман. Ягъни чатан. Өч аяклы. Вазифасыннан бушаттылар, әмма сирәк кадр буларак, бөтенләй үк милициядән җибәрмәделәр. Таягында титаклап булса да, ул эчке хуҗалык эшен җитәкли. Анда Литвадан кайткан арпа саламының да, колорадо коңгызының да катнашы юк. Җан тыныч. Хәзер ул икенче бичә белән яши. Анысыннан күн итек тарттырмый. Тарттырырга элеккеге юләрлеге дә җитешми. Хәер, милициядәге итекләр хәзер полициядәге кунычлы ботинкага, кызыл кантлы галифеләр туры балаклы чалбарга әйләнделәр инде. Зәретдин исә бүгенге көндә тормышка турсайган ияк аша карый, туары җиткән хатын шикелле корсаклы. Подполковник.

 

"КУ" 5, 2020

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: