Өч аяклы кеше. 4. Никотиннан аяксыз

Шифаханәдә дәваланып ятканда, яше җитмешләрдән узган картка игътибар иттем. Ул, әлбәттә, мин эзләгән персонажлар рәтеннән булып, таяклы иде. Әмма бу юлы мине гадәти таяк та, аяк та түгел, аның гәүдәсенең сәер дәрәҗәдә арык, ябык, хәлсез, әгәр шулай әйтергә яраса, дәфтәр киптергече кебек кипшенгән, хәтта ки бар мәгънәсе белән тасланып кипкән булуы үзенә юнәлтте. Ул торганы белән какланып ысланган яр буе балыгы иде. Башта мин аны кырлы стаканның йөз дә егерме еллык юбилеен билгеләүгә кадәр барып җиткән берәр эчкече дип уйлаган идем. Янәшәбездә генә үлчәгеч ялтырап ята, тик мин аны мәзәк өчен генә булса да үлчәтергә базнат итмәдем, ни өчен дигәндә, авырлыгы кырык-илле килодан да артмас бу абзыкайны очраклы рәвештә уңайсыз хәлгә куясым килмәде. Аны күргәннән соң, минем армиядәге шулай ук чыра кебек җиңел сөякле офицер кисәге исемә төште. Аны солдатлар «Папа Шульц, пистолеты белән кырык кило», – дип йөртәләр иде. Боларга өстәп, мине абзамның сөяк һәм тиредән генә торган гәүдәсенең, аеруча сүс кебек саргайган йөзенең, аксыл, тамырлары зәңгәрләнеп яткан хәлсез кулларының, кулбашларыннан салынып төшкән озынча күлмәгенең җиң очларыннан төртелеп чыккан беләкләренең шул кадәр дә кабатланмас рәвештә төссез, моңсыз, ничектер ашсыз-ризыксыз булуы гаҗәпләндерде. Гүя ул үле тукыма иде. Гүя аның эчендәгесе үтәдән-үтәләй күренеп, тышына чыккан иде. Гүя, ул әллә кайлардан: «Мин гомерем буе ашказаны, уникелле эчәк, гастрит һ.б. белән авырдым, инде хәзер ул чирнең соңгы сызыгына килеп җиттем», – дип кычкырып тора иде. Халыкта мондый кешеләрне гади генә итеп «сарысына каткан», диләр. Бу абзый чынлап та кулындагы таягына кадәр сарыдан саргайган һәм... бар нәрсәгә битараф иде. «Башымны кисәргә бирәм, бу кардәшем ашамыйча көн күрәдер, – дип көлемсерәп куйдым мин, аны башыннан аягына кадәр күземнән кичереп. – Бу кешедә... ниндидер сер бар кебек. Сорашырга кирәк». Тик ничек итеп? Меңләгән эре һәм вак, булыр- булмас үтенеч, проблемалар белән кайнаган, еш кына, адәм заты мәгънәле һәм мәгънәсез процедуралардан соң, үзенә урын тапмаган больница шартларында. Аны коридорда туктатып, йә булмаса, күп кешелек хөҗрәсенә алып кереп, үзегез турында сөйләгез әле, дип тинтерәтимме? Ул мине «с» хәрефләреннән торган берәр сәхрага озатып куйса, шуннан нәрсә?
Менә төшке ашка да чакырдылар. Абзам авырлык белән чатанлап, таягының очы белән тыенкы гына авазлар чыгарып, минем алдан ашханәбезгә үтте. Мин аның кашсыз йөзенең ачуны китерер дәрәҗәдә күңелгә ятышсыз булуына игътибар иттем. Тукта, безнең белән утырып ашармы бу? Ашаса, нәрсәсен ашар, нәрсәсен ташлар? Мин тагын бер тапкыр аның почмакка сөяп куелган ятим таягына игътибар иттем. Ул да концентрацион лагерьдан чыккан хуҗасы кебек арык, кипшенгән, саргайган һәм аның ихластан да ризыксыз яши башлаганын раслаган сыман иде. Шулай, тәгам җыярга утырыштык. Беренчегә – борчак шулпасы. Ул аны тәмен-гамен бәяләмичә ялтыратты да куйды. Бәрәкалла! Ашаганы кая китә? Икенчегә – кәтлит белән макарон. Кәтлитен дә сыпыртты. Макаронына карамады да. Димәк, сайлана белә. Һәм ул, нәрсәдер исенә төшкәндәй, ашыга биреп, буыннары белән шыгыр-шыгыр килеп, урыныннан кузгалды, таягын сыпырып алды да титак-титак чыгып та китте. Вакытны сузмыйча мин дә аның артыннан юнәлдем. Ул коридор очындагы кушеткага барып утырды, куен кесәсеннән кечкенә шешә чыгарды да, онытылып, калтыранган бармаклары белән ашыга-ашыга, борынын борды һәм голт-голт китереп ниндидер коңгырт сыеклык уртлады. Мин куркуга төштем. Наркоман түгелме?
– Никотин бу, – диде ул, минем шикләремне раслап. – Биредә тәмәке тарту тыела. Мин тәмәкене тартмыйм, төнәтмәсен генә эчәм. Никотин наркоманы, димәк...
Урманга кергән саен агачлар куерыр кебек тоела иде безнең авыз ачып таныша башлавыбыздан. Әле генә тамак чылаткан сыеклыктан соң, аның йончу күзләренә ямь кунган кебек күренде. Игътибар белән карагач, мин аның үз чыраеннан күпкә яшь, илле-илле биш яшьләрдә генә икәненә ышандым. Бәлки, сөйләшүне башлау өчен иң уңайлы форсаттыр, дип уйлап куйдым. Ярар, хәерле сәгатьтә! Ни булса, шул булыр...
– Сез ничек аксакка... таякка калдыгыз? Тумыштан түгелдер бит?
– Ә нигә кирәк ул сезгә? – диде ул миңа, куркыныч укталып.
– Мин кешеләрнең ике аяктан өч аякка калу касафатын өйрәнәм... – дидем, аны тынычландырырга ашыгып. – Аксаклар арасында нинди генә очраклар юк! Берсе сугышта, икенчесе хәрби хезмәттә, өченчесе тыныч тормышта, дүртенчесе авыр физик хезмәттә, бишенчесе уенда, алтынчысы туенда, җиденчесе, кем әйтмешли, куенда... Хәтта мич башыннан егылып төшеп тә аяксыз калганнар бар.
– Ю-у-ук, – диде ул көлгәндәй итеп, аннан гүя әле генә эчеп җибәргән нәрсәсенең ләззәтен кичергән чырай белән озын итеп тын алып: – Мин мич башыннан да, куеннан да егылып төшмәдем. Сау-сәламәт, типсә тимер өзәрлек кеше идем. Мине никотин агуы аяксыз итте... 

Ул табибларның профессиональ теле белән кеше аягының беренчел дошманы тәмәке икәнлекне бар нечкәлекләре белән аңлата башлады. Аяклардагы кан юлларында «тромб» дип аталган май бөкеләре кеше гәүдәсенең башка өлешләренә караганда җиңелрәк оеша икән. Атеросклероз тәнне кан витаминнары белән тукландыру мөмкинлекләрен кискен киметеп кенә калмый, кешегә өченче аякны да бүләк итә, ди...
Мин чак телемне йотмадым. Кешенең тәмәке төтене аркасында аяксыз-чарасыз калуын ишеткәнем юк иде. Мондый хәлне күз алдыма да китерә алмый идем.
– Сезне никотин аяксыз итмәгәндер бит инде? – дидем мин балаларча беркатлылык белән.
– Нәкъ ул... Тәмәке сумаласы сыланган минем тын юлыма. Үпкәләрем, бөер- бавырларым шул сумала белән тукланырга мәҗбүр. Бу сумала аяк очларымның буыннарын сансыз да, саксыз да итте, кан йөрешемне чыгырдан чыгарды, тамырларымны киптерде. Шулай итеп, сигарет аяк буыннарымда генераль атеросклероз дигән бик куркыныч авыру китереп чыгарды. Әйткәндәй, мин гади кеше түгел, мин үз чиремнең генералы!
Ул бу хакта артык чишелергә теләмәгән кыяфәт белән бераз вакыт тын торды, шул арада мин аның исемен белеп өлгердем. Алексей икән. Гомере буе электрик булып эшләгән. Тумышы белән ниндидер Гавриловка дигән авылдан.
– Сез никотин белән агуланганыгызны беренче тапкыр кайчан белдегез соң? – дип сорадым мин, тынлыкны бозып. – Атап әйткәндә, кем сезне агулады? Уйнап башланган эшнең бүгенге моңсу азагы булган кебек, башы да булгандыр бит?
– Әтидән агуландым, – диде ул, мине тагын бер тапкыр таң калдырып. – Ул җиде ел хезмәт итеп, сугыштан гыжнап беткән тәмәкече булып өлгереп, 1950 елда гына кайтып егылды. Бишектән төшкәч тә, аның белән бергә сәкегә утырып, самосад төрә башладым, дип әйтә алам. Әтием сугыш турында ләм-мим, ә менә тәмәкенең кеше организмына файдасы турында ләззәтләнеп сөйли иде, мәрхүм! Без аның белән ярышып тарта идек. Чынлап, мин биш яшьләрдә тарта башлаганмындыр. Башта ул каты самосадны Украинаның Сумы шәһәреннән кайтартып маташты да, минем хахулдан кайсы җирем ким дип, гарьлегеннән үзе чәчә, үстерә һәм сата башлады. Самогонны стаканы белән бугазына коя да закускага тәмәкесен чәйни. Аннан метр буе итеп тәмәкесен дә төрә. Минем әти кебек ләззәт белән тәмәке суырган кешене күргәнем булмады... Ул төргән тәмәкесен авызы читенә каба, аны беркайчан чыгармыйча ирене белән әвәли, уты авызын көйдерә башлагач кына, читкә төкерә... Ул бер тапкыр да табибка бармады. Поликлиникаларда аның регистрацион белешмәсе дә булмады! Аяк табаннарына кадәр җиткезеп ютәлли иде, мәрхүмкәй. Тәмәке аңа үпкә чире бүләк итте. Шул чир аны иртәрәк алып та китте... Мин тәмәкене туры мәгънәсендә әтием кул астында «ашап» үстем. Шуннан бирле, менә алтмыш ел инде, тәмәке чәйним. Нинди генә чир белән чирләмәдем мин. Һаман исән! Үлмим дә, терелмим дә! Сәлам сиңа, атеросклероз!.. Хәзерге тәмәкеләр тәмәке түгел. Төче камыр алар. Аһ, кайда ул элеккеге тәмәкеләр! Аларны суыру белән башың томанлана, төтене, паровоз төтене кебек алдан да, арттан да чыга, мин сиңа әйтим. Бу төче тәмәкеләр туйдыргач, мин әти кебек самосадны үзем чәчә, үзем ашый һәм төнәтмәсен ясап эчә башладым. Чөнки төче күмәч кебек болгар тәмәкесе тәндәге никотин кытлыгын баса алмый. Беренче тапкыр табиблар миндә никотин өянәген моннан утыз ел элек таптылар...
– Сезнең бу кадәр арык булуыгыз шул никотин кытлыгы белән бәйләнгәндер бит инде?
– Шулай булмыйча! Әмма мин ябык түгел – тәмәжникләрнең рәсми булмаган профсоюзында иң симезләрдән исәпләнәм...
Мин көлдем.
– Профсоюз?
Ул да елмайгандай итеп куйды.
– Әйе. Шаяртып кына әйтелә. Миндәге «какча симезлек» – үзе бер кайгы:
мин һаман исән!.. Мин исән булуым белән үз күзләремә үзем ышанмыйм – тәмәкене суырудан, чәйнәүдән баш тартып, төнәтмәсен эчә башлагач, миндә тәүдә тын юллары чахоткасы таптылар. – Ул янә дә табиблар теле белән, шәп- шәп итеп, медицина атамаларын саный башлады. Башта ашказаны, уникелле эчәк гастриты котырды. Аннан баш миемә кан сауды. Һи-и, миндәге чирләр – тере плантация ул. Шулар аркасында мин гаиләсез, токымсыз калдым. Ничек исән, ничек һаман үлмим, ә? Йөрәк аритмиясе, үпкәләргә кан тулышу, эчке органнарны кан белән күмгән веноз һөҗүме, бавыр һәм бөерләр дистрофиясе... Менә шул веноз ташкынының аритмиясе, аяклар белән баш арасында кан әйләнешенең бозылуы аякларга бәрде. Мин таякка калдым. Күргәнсездер, мин аякларымны тау кузгаткан кебек көч-хәл белән кузгатам. Әмма никотиннан аерыла алмыйм. Аңардан аерсалар, мин үләм.. Үлүчеләр бар...
– Никотиннан?
– Никотиннан! Күптән түгел Саратовта безнең теге «профсоюз»ның шундый атаклы бер әгъзасы – тәмәкече хатыныбыз үлеп китте. Аның яшәгән бүлмәсендә бернинди азык кәтрәсе табылмаган – ваннасындагы суда да, идәндә дә, урындыкларда да, кайда мөмкин – шунда, коры һәм җебетелгән тәмәке. Ул никотиннан агулануның соңгы стадиясендә шундый тәмәке патшалыгында китеп барган...
Көтмәгәндә, шулай «куен астыннан» килеп чыккан Алексей кардәшемә минем өчен гыйбрәтле булган сөйләшү өчен бик тә рәхмәтле идем. Сизенүемчә, сөйләшү азагына якынлашып килгәнлектән, мин колагым ишеткән нәрсәләргә ничек бәя биреп тәмамларга дип аптырабрак утыра идем. Тәмәке хәрәкәттән чыгарган ике хәрәкәтсез дип әйтерлек аягы арасына таягын куеп утырган Алексейга төп сорауны бирергә тиеш идем. Әмма ул, шушы халәтендә дә саф акылын саклый алган сырхау, безнең әңгәмәне үзе үк тәмамлады да куйды:
– Минем язмыш минем өчен генә түгел, гомерен никотин белән чикләгән һәр кеше өчен сабак. Башкаларга сабак. Мин аңардан үзем дә акыл алган булыр идем, әмма соң шул инде. Соңлаган акыл файдасыз. Никотин – шул ук наркотик. Дөрес, аның тәэсире шундук сизелми, җайлап кына әсирлеккә төшерә ул кешене... Никотиннан аяксыз калу минем мисалда ачык күренә. Мин яшьләрне яшьтән үк никотин белән бәйләнмәскә чакырам. Мин бит шушы таяк хакына... – Ул хәлсез куллары белән баш өстендә таягын селкештерде: – аяксыз калдым! Нинди түбәнлек!..
Ә минем, үз чиратымда, сугышларда катнашып, җиде ел армиядә хезмәт итеп кайтып, улы кадәр улын никотин белән агулаган атага әллә нинди төпсез гаепләүләр ташлыйсым килде. Әмма, Алексей әйтмешли, соң иде. Бу тереләргә васыять рәвешендәге кисәтү иде.

"КУ" 5, 2020

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: