Өч аяклы кеше. 2. Габдулла бабай "трофее"

Аяклыдан таяклыга әйләнгән кешеләремнең икенчесе – шулай ук

авылдашым, хәтта ки минем якын карындашым, атап әйткәндә, инәмнең

бертуган абзасы Габдулла Хисами булыр. «Хисамов сын» дигән ясалма

урыслаштырылган гыйбарәне аз булса да йомшарту өчен, фамилиясен

үзебезчә шулай гарәби яңгырашта алдым. Мин аны Габдулла бабай дип үстем.

Хисамилар нәселенә хас озын, туры буйлы, бөркет борынлы, борынында

гүяки күзлек чөйдерү өчен бик тә үзенчәлекле, текә үркәч бар ителгән бу

инсан тумышыннан сирәк балта остасы һәм нәзекәй билле башка юнышкы

эшләр мачтыры иде. Ул бураган буралар маллы-барлы, ул суктырган тәрәзә

кәчәкләре ипле һәм шыптагай, ул куйган тәрәзә өлгеләре урамны яктыртып

балкый беләләр иде.

Беренче һәм Икенче Бөтендөнья сугышларын үткән кеше булса да, мин

аның хәрби хезмәт, әрмия темасына кагылып, нәрсәдер сөйләгәнен хәтерләмим.

Минем кайсыдыр куен кенәгәмдә сугышта була алган бик сирәк вакыйга –

картатам Шиһабетдиннең берьюлы ике улы Габдрахман һәм әле без сүз йөрткән

Габдулла бабайлар белән Польша чигендә очрашулары теркәлгән. Шунда ук

картатамның, фронттан кайткач, авылда староста булып торуы турында да

хәбәр бар.

Минем өчен иң нык хәтердә калганы – Габдулла бабамның Икенче

Бөтендөнья сугышында алган ярасы – дөресрәге, аяксыз калу тарихы.

Монысы да шул ук Польша җирендә була. Табиблар уң балтырының үзәгенә

кереп утырган кургаштан котылу өчен аякны кисәргә булгач, бабам аягын

кистертми, ни булса да, үз аягым өчен үзем җавап бирәм дип, демобилизация

үтеп, бозык аякта таякка калып, авылына кайтып төшә. Һәм ул, мин үземне

белә башлаганнан алып, үткән гасырның җитмешенче еллары азагына кадәр

тазалыгы-саулыгы хакына хирург пычак-пычкысы дигән нәрсәне якын да

китермичә, черек аягы белән бергә яшәр. Сугыш ярасыннан котылу өчен минем

күз алдымда кырык еллап, бәлки, аннан да артыграк барган сугыш газабы

минем нәсел тарихымда тетрәткеч хатирәләрнең берсе...

Инвалид буларак, исәптә тору сәбәпле, ул ел саен Кыргыз-Миякә

шифаханәсенә, кайбер елларда Уфа хәрби госпиталенә дә барып, черек аягын

«исәпкә алдырып» кайта иде. Табиб белән алтын кысалы күзлеген борын

үркәченә сикерткән сырхау бабам арасындагы әңгәмә ничегрәк баргандыр,

анысын мин сурәтли алмыйм, ә менә аның бозык аягы белән ничекләр генә

газапланганын шаһит буларак раслый алам.

Бу аяк аеруча җир-су яшәргән, дымлы язгы-көзге чорда аеруча котыра иде.

Андый чакларда ул урын өстенә менеп ята, чалбар балагын бот төпләренә

кадәр ышырып күтәрә, балак эченнән кымыз ачыта торган сөян гөбе кебек

аклы-күкле аяк шәрифләре килеп чыга. Бу аяк гүя тәмам да бабамның күз сагы

астыннан ычкынып, бернинди даруга да буйсынмыйча, гүя гәүдәнең башка

өлешләре, башка әгъзаларыннан аерылып чыгып, «мөстәкыйльлек» таләп итә

һәм бары тик үз белдеге белән генә яши башлый. Әгәр күз алдыгызга китерә

алсагыз, китерегез: бабам карават өстенә җәелгән асалы паласка аякларын

сузган, кирәк мизгелдә алырга уңайлы булсын дип, таягын янәшәсенә генә

сөяп куйган. «Монысы – хөкүмәттән», – ди ул, таягына ымлап, – калган ике

аягым – үземнеке». Менә ул сул тезен чәнчеп, уң, яралы аягын урындык

өстенә күчереп, табиблар чорнап кайтарган бинтларны сүтә; кан белән үлекне

үзләренә сеңдерә-сеңдерә күптән инде беренче аклыгын-пакьлеген югалтып,

кара-коңгырт төсләргә керә башлаган марлялар су буе кадәр озын, алар бабам

кул астыннан савылып, урындык аягы кырыенда түгәрәкләр ясап җыйнала.

Ул туктап, кулына камыт энәсе ала һәм аягының төрле төшләрен сайлап,

чәнчештерә, тикшерә: «Сизә! Монысы мин! Сизми! Монысы, Хатирә, син!

Сизә!.. Сизми!..»; янәшәсендә хирург ярдәмчесе сыман ниндидер кирәк-

ярак, бабам әйтмешли, «струмин»ын тотып, тешләрен кысып, үзе дә чирләп

азапланган Хатирәсе кайнаша...

Кайнашырлык та шул. Бу юлы ярасы, шайтан алгыры, тәмам шашты.

Әнә, Хатирәсе бинтның соңгы боҗраларын сүтеп бетереп тә өлгерми, аннан

әйдүкләп аякның черек түмәре килеп чыга. Ул чынлап та агач түмәрен, күксеп,

таркалып барган иске төпсәне хәтерләтә. Аны күрү – үзе куркыныч. Аякның

яшисен яшәп картайган-муртайган, җыерылып беткән тиресе астыннан, балтыр

сөяге яныннан гына, карасу-зәңгәрләнеп, ниндидер куркыныч күз тоҗраеп

карап тора. Бабамның кистерми калдырган аягында авылга алып кайткан

фронт бүләге шушы була бит инде. Бу «бүләк» алай ук беркатлы гына бүләк

түгел, санап, күреп, бәяләп бетерә алмаслык күп катлы бүләк. Бабай әйтмешли,

җиңелгән дошманнан безгә, җиңүчегә, насыйп ителгән «байлык». Ихластан

да, игътибар беләнрәк карасаң, дөньяга куркытып янаган бу яра, дөресрәге,

бу дәһшәтле сугыш кургашыны.

Аның Хатирәсе – авылда атаклы каз турау остасы. Сез нәрсә, дистәләгән

кеше күзләрен тәгәрәтеп, аш-су остасының куллары артыннан авыз суларын

агызып күзәткәндә, берни булмагандай, сабырлык белән калҗа-калҗа итеп каз

турауны уен эш дип белдегезме? Бу якларда, кем әйтмешли, борынгыдан килгән

өч кадерле бар: каз, кымыз, кыз. Хатирәне кышкы сугым, туй чорларында

табыннан-табынга, шул каз тураучы вазифасын башкарыр өчен генә дә, өйдән-

өйгә йөртергә мөмкиннәр. Әгәр дә Габдулласы ирек бирсә. Хатирә, мәҗлестә

казны тураганда, сумите күбрәк чыксын өчен аны чүт кенә пешереп бетерми

бирәләр, югыйсә казның килеш-килбәте, фигурасы да бозыла, ите дә изелә

башлый. Әмма Хатирәтти ашыкмый, казның пешкәнме-юкмы икәнлеген белү

өчен аңа хирург кебек шырпы төртеп карый, әгәр сүле чыкмаса, ул пешкән

була инде. Симертелгән, шарты килеп, алтынсу төскә кереп пешкән, канат

очларыннан майлары тамып, тулаем паднусны биләп торган казны өлешләргә

бүлүне ул дистәләгән кеше каршында бер әгъле саф фән итеп табынга

җиткерә: башта ике канатын, аннан буыннарыннан ике ботын аерып ала.

Аннан түшендәге йәдәч сөяген табып, табындагы иң өлкән абыстайга бирә.

Моны табында һәр кеше татыган кебек булып китә. Аннан казның арткы саны

өлешен – оча сөяген хуҗага тапшыра. Монысын да бергәләп авыз итәләр кебек.

Кабыргаларны, гәүдәсе белән бергә урталай кисеп төшә дә казны калҗалап

турый башлый. Халык бу гамәлләрне дә күз нурларын түгеп озата бара. Казның

түш өлешен – хатыннарга, ирләргә канатларын, бот өлешләрен бүлеп өләшә.

Безнең яклардагы табыннарда каз бүлүнең тагын бер язылмаган кануны бар:

каздан бу йортта, бу ихатадагы һәркем авыз итәргә тиеш. Шуңа күрә Хатирә,

калҗадан барлык табын да җитешкәч, бик эре, гөбернатыр кыяфәте белән,

казның туралган яртысын паднусы белән баш өстенә күтәреп, алгы якка –

мәҗлеснең мич арасындагы хуҗабикәсенә озата...

Хатирә һич онытмас, ул Габдуллага килен булып төшкәндә, авыл кызлары

аңа су буен күрсәтеп, шундый җыру җырлаганнар иде:

Иңбашыңа салып көянтәңне

Сукмаклардан башлап китәрсең.

Суларыгыз татлы, илегез затлы,

Таратты бит кайгымны, диярсең...

Барысы да дөрес булып чыкты. Тик менә Габдулласы гына һаман шул сугыш

афәтеннән айный алмый, бичара...

Габдулла бабам исә, үз чиратында, яралы аягы турында инде мин ничәнче

тапкыр ишеткән, хәтта ятлап беткән тәгъбирләрен кабатлый:

– Ничек кенә «издебатся» итеп карамый бит ул миңа, дуңгыз! Авызын ерып

көлә, шильметдин!.. Мине кадерле трофей итеп авылыңа кадәр алып кайткач,

тәрбиялә, иркәлә, мич башына менгезеп йоклат, аракы, ачыган бал эчер! – ди

ул миңа. Такой да нехарруший! Хатирә, син кая китеп югалдың, салкын суда

чылатып, теге тастымалың белән аякны төр әле!..

– Аягыңдагы яралар нихәлдә, Габдулла абзый? Төзәлмиләрме? – дип

сорасалар, аның җавабы бер генә:

– Нәрсә булсын аларга, минем ботта крис кәрүле1 кебек яшәп яталар,

биглыйлар2 !

Бер мәлне аның йортына, учын кош тоткандай учмарлап, авылдашы

фронтовик Газиз Вафин3 килеп керде:

– Миңа да тынгы бирми ул крис кәрүле, Габдулла туган!.. Трофейлар бездә

җитәрлек... Менә!..

Учын ачып җибәрсә, ышансаң, ышан, ышанмасаң, ышанма, гәзит кәгазенә

төрелгән кара ядрә ята иде.

Шрапнель!.. Ботымнан, көтте-көтте дә, үзе төртеп чыкты!

– Синеке артыннан, бәлки, минеке дә төртенеп килеп чыгар, – ди шаяртып

Габдулласы. – Табын кора торырга кирәк! Бар, кибеткә барып кил... Ха-ха-ха!..

Габдулла бабай белән очрашканда, аларның сүзен туктатып булмый.

Икесе дә егерменче гасыр башларында туганнар. Икесе дә революция

буталышларында, ике сугышта катнашканнар. Газиз бабайга килгәндә, ул

хәрби хезмәттә сигез ел булып, сигез тапкыр яра ала. Курск дугасында, Ржев,

Богодухово, Полтава, Харьков өчен хәлиткеч алышларда гына да берьюлы өч

урыннан яралана. Уң аягы ике урыннан чатан, бер аягы бөтенләй дә йөрми,

сул кулы кулбашыннан ук өзелгән, күкрәге, кабыргалары мина валчыклары

белән чәрдәкләнеп беткән иде. Ул җилкән кебек җилләрдә тирбәлгән сул

җиңен чалгы сабына эләктереп куеп, печән чапты. Әгәр берәр фотограф аны

шушы халәттә төшереп алган булса, әлеге сурәт, бәлки, кешелек тарихында

сугышны каһәрләгән иң сирәк документ булып тарихка кереп калыр иде...

Башындагы ярасы исә сабан эзе сыман ярылып ята. Инде мин якыннан белә

башлаган заманнарда ук җитмешкә җитеп барган янбалит шушы хәлендә

авылдан авылга йөреп, авылларыбызның, нәселебезнең башы – каторжан

Әкри балалары шәҗәрәсен, кеше, җир-су исемнәре белешмәләрен, халык авыз

иҗаты, тел җәүһәрләре, тарихи риваятьләр җыентыкларын төзеде, аларны

тирә-як халкына таратты...

Сабырлык һәм түзем төшенчәсенең мәгънәви атасы диярдәй бу газизләрдән

газиз Газиз бабайны халык шушындый да түземлелеге өчен яратып «Эт җанлы

кеше» дип атый иде. Эт җанлы кеше! Нинди үлемсез образ! Кызык бит!..

Һәм шушы, гафу итегез, матур яңгырамаса да, дөрес һәм тирән мәгънәле

атамага ия булган сугыш һәм хезмәт ветераны, халык вә халыкларны таң

калдырып, беренче хатыны Фатыйма түти белән ике ир, бер кыз бала үстерде.

Олы улы Әхтәм – авылда тракторчы, икенче улы Илфак – авылда укытучы

һәм мәктәп директоры, кызы Фәния исә авыл хуҗалыгы фәннәре докторы,

профессор булуга иреште. Гомеренең соңгы чорларында яңадан өйләнеп,

ул кеше зиһенен таң калдырырлык максатларга иреште. Туган авылыбызга

Кинҗәбикә исемле чукынмаган чуваш кызын килен итеп төшерде, җитмештән

үткән яшендә аңа Халидә исемле бик матур кыз бүләк итте...

Габдуллага әйләнеп кайтканда, Хатирә әбием бабамны гомере буе

үзләреннән чакрым ярымда ургылып агып яткан салкын Мендәрле Кул

чишмәсеннән көянтәләп ташылган суда тәрбияләде һәм чәй кайнатып эчерде.

Ул Габдулласын Мендәрле Кул чишмәсенең асыллардан асыл салкынына

гына түгел, йөрәк парәләренә төреп, яраның эченә үк кереп ятарга, кая ди

яту, кулындагы эскәк белән бу имансыз сугышның кара кургашынын чокып,

эләктереп, каптырып кына алырга, хәләл җефете тәнендәге бу ят, имансыз,

канечкеч затны оясыннан өстерәп чыгарырга һәм безне гасырлар буена кол иткән

шушы кечкентәй тимер кисәген зур ачыш итеп, кешелек күргәзмәсенә куярга

әзер иде. Көрән төстәге кургашын белән, бабайга караганда, әби ныграк алышты.

Әмма еллар буе кан тамырларына төшеп, буыннарга таралып, үзәккә үткән бу

хастадан салкын суда чылатылган чүпрәк-чапрак белән генә котылып буламы?!

Мендәрле Кул чишмәсенең татлы су шәфәгате аларга берсеннән-берсе уңган

өч кыз, бер малай үстереп бирде. Уллары Риф тирә-якта атаклы комбайнчы

буларак танылды. Аяксыз Габдулла аны «Укымадың, кеше булмадың!» дип

авылда калганы өчен гел генә тиргәсә дә, Риф үзе кебек тырыш кыз Даригага

өйләнеп, ата-инәгә биш ул, унлаган онык, шуларга өстәп, «Хезмәт Кызыл

Байрагы» ордены кайтарып тоттырды.

Даригага өйләнгәндә, Габдулла бабай никахка карышыбрак торды. Ни өчен

дигәндә, ул үзсүзлерәк кеше иде шул. Имеш, үзләре кебек күренекле нәселдән

түгел. Әмма белгән булса икән Габдулла бабай гомере азагында үз нәселенең

кем кулына каласын!

Хатирә әбине, халык теле белән әйткәндә, «җен сугып», тома сукыр калгач

һәм урын өстенә егылгач, Дарига киленнәре аны унике ел буе карады. Өстен-

башын юды, кулдан ашатты-эчерде. Авылдашлары Дариганың сабырлыгына

таң кала иде. Аннан күп тә үтми, шундый ук хаста белән Габдулла бабай

урынга ятты. Ике ел буе тәрбияләделәр карт фронтовикны Риф белән Дарига.

Астындагы түшәген алыштырыр өчен Риф еш кына комбайны белән кайтып

китә иде. Соңыннан мөмкинлек тугач, Дарига колхозда савымчы булып эшли

башлады. Аннан ире янына комбайнга штурвалчы булып күтәрелде. Һи-и-и,

сөйләп китсәңме?! Һәм... көтмәгәндә... Рифнең үзен паралич сугып екты! Бу

очракта аяк та юк, таяк та юк иде. Алты ел имчәк баласы шикелле карады

Рифне Дарига. Алты ел! Әйтүе генә ансат! Аннан... үзенең анасы-солдатка

Рафиганы ун ел буе тәрбияләде ул. Якыннарының барысын да үзе җыештырды,

үзе җирләде.

Болар барысы да Габдулла бабамның сугышта һәм тыныч тормышта

туплаган вә җыештырган «трофейлары» иде.

Менә шулай еллар үтә торды. «Ыспай Габдулла» дигән исем йөрткән

бабабыз, дошманга тән әгъзасын – аягын бирсә дә, җанын-иманын бирмичә,

«өч аяклы кеше» сыйфатында бакыйга китеп барды. Һәр нәрсәне беренче

матурлыкта, беренче сафлыкта кулланырга, ифрат та купшы киенергә яраткан

бабай сирәк хушбуйлар, алтын кысалы күзлекләр, матур пәкеләр, шундый

сирәк әйберләр әсире иде, мәрхүм. Авыр туфрагы җиңелләрдән булсын.

Халыкта аның сирәк елмаюы, ул гына эзләп таба ала торган сүзләре, мәкаль-

табышмаклары, кушаматлары һәм оныкларында, алтын кысалы күзлекләргә

өстәп, көмеш башлы таягы гына калды. Ул кулланышка керткән «Килен

баласын сөйгән-сөйгән дә килегә салып төйгән», «Агач ялгыз өй булмас,

егет ялгыз би булмас», «Ала күз – акылсыз, майлы күз – ягымсыз», «Рәхмәт,

сыйладыгыз, тавык кына суймадыгыз» кебек мәкаль-әйтемнәре халыкта әле

дә бик еш яңгырыйлар.

Мин аның аягындагы яман чирнең дошман ядрәсе нәтиҗәсе икәнен белсәм

дә, табиблар куйган диагнозын белә алмый калдым. Мин моны кан юллары

зарарлану нәтиҗәсендә эләгеп, тән тукымасын үлүгә китергән инфекция – аяк

өсте кичерелгән, дистә еллар буе ни төзәлмәгән, ни үтерә алмаган гангренаның

бер төре булгандыр дип уйлыйм. Хәер, аны белүнең хәзер инде бернинди

мәгънәсе юк.

Мәгънә безне шушындый коллыкка китергән һәм коллыкта калдырган кара

кургашында гына.

Бәхил бул, Габдулла бабай. Мин сине бик тә ярата идем.

 

"КУ" 5, 2020

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: