Логотип Казан Утлары
Хикәя

МИН КАЙТЫРГА ТИЕШ (хикәя)

Контузиядән ни эшләгәнен, кая барганын чамаламаган солдат, уң кулына таянып, окоп төбеннән шуышып китте. Мәетләр аша үрмәләп күпмедер баргач, ул ачыклыкка чыкты. Күрәсең, окопның бу башы түбәнрәк урынга барып тоташадыр. Шуышкан юлы да яңгыр изрәткән туфрак кына түгел, корыган үләнме, егылган ашлык саламымы – нәрсә беләндер катнашкан җир иде. Бары тере җан ияләренә хас үз-үзеңне саклау инстинкты аңа туктамаска, үлем аҗдаһасы көн буе ут бөркеп торган җирдән ераккарак китәргә куша иде.

* Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан үткәрелгән әдәби конкурста хикәя номинациясендә өченче урынга лаек булган әсәр.

Милади ел исәбе буенча 1914 елның урталары узган иде инде...

Урылмыйча калган басу окоплар, снаряд чокырлары белән чуарланган. Атлаган саен аякка уралып, ни солдатларга, ни олауларга тиз хәрәкәтләнергә ирек бирмәгән арыш-бодай саламы, әйтерсең үлем төяп килүче дулкынны туктатырга тели. Кагылган саен башагыннан коелган сары бөртекләр, Җир-ананың күз яше булып, авыр солдат итекләре, дагалы ат тояклары астында калып, көзге пычрак белән буталалар. Туктаусыз яуган яңгырлардан соң төнлә суытып ала. Болай да көйсез бала холкы кебек бертуктамый үзгәрүчән һава торышы окоплардагы солдатларның хәлен түзә алмаслык итә.

Көнчыгыш фронт кайзер гаскәрләре өчен бер дә уңышлы булмады әле. Яулап алган җирләрен русларга калдырып чигенде. Аңа карап, гади рус солдатының да хәле җиңел түгел. Кайсы сугышта гади солдатка җиңел булганы бар инде. Ике яктан да гомергә күз күрмәгән, тик һәрвакыт үзенең өстә бар икәнен искә төшереп торган патша галиҗәнаплары кушуы белән куып китерелгән гавамны, бер-берсенә каршы җибәргәч, алар нишләргә тиеш? Сугышырга, үтерергә! Һәркайсы алданрак өлгерергә тырыша. Үзенә җайлырак, куркынычсызрак урынны табып, дошманына атарга, кылычын айкарга, штыгын дошманының тәненә батырырга тиеш. Син үтермәсәң, сине үтерәчәкләр. Кан исеннән, ничек булса да исән калу теләге белән акылын югалтыр хәлгә килгән кичәге крестьян яки эшче, ни хакына шулай эшләгәнен дә уйлап тормыйча, үзе кебек үк гади бер инсанның Ходай биргән гомерен өзә. Әле төнлә генә бергә тәмәке көйрәтеп, өйдә калган бала-чагалары, эшләнми калган эшләре турында сөйләшеп утырган күршең, якында гына туп төшеп шартлаудан, башта һавага күтәрелә, аннары гәүдәсе әллә ничә кисәккә теткәләнеп, җиргә төшә. Пулемёт куелган олауга җигелгән туры ат, өзлексез шартлаган туп тавышыннан өркеп, очасы килгән кош сыман алгы аяклары белән күккә омтыла. Атлар кешнәве, яралыларның ярдәм сорап илерүе, офицерларның окоптан чыгып, артка таба качарга теләгән солдатларга акыруы сугыш канонадасы эченә кереп югала.

Көн буе барган сугыш ике якның да хәлен алган иде. Кичкә таба атышлар тынды. Ике яктан да санитарлар, каршы яктан инде сирәк кенә адашып килгән пуляга юлыкмас өчен, мөмкин кадәр сак кыланып, үз сугышчыларының мәетләрен, яралыларын җыя башладылар.

Санитар гәүдәсен өскә таба әйләндереп салуга, окоп төбендә яткан гөрнәдир сынлы сугышчы ыңгырашып куйды, тик күзен ачмады.

– Исән бугай бу. Әй, сиңа әйтәм! Үзең үрмәли аласыңмы?

Солдат тагын ыңгырашты. Санитар шул чагында гына аның сул җиңенең канга батканын абайлап алды. «Күп кан югалткан, ахры. Мөгаен, үрмәли алмас. Кулы да җәрәхәтле булгач».

– Ярар, мин синең янга носилка белән килермен. Гәүдәң мин генә сөйри торган түгел.

Санитар алга таба китте.

Күп кан югалтудан хәлсезләнгән солдат аңына килгәндә, төн иде инде. Авырлык белән генә ниләр булганын исенә төшерергә тырышты. Хәтер төбендә кемнеңдер аңа: «Килермен!» – дип әйтүе калкып чыкты. Тик килүче булмаган, ахрысы.

Контузиядән ни эшләгәнен, кая барганын чамаламаган солдат, уң кулына таянып, окоп төбеннән шуышып китте. Мәетләр аша үрмәләп күпмедер баргач, ул ачыклыкка чыкты. Күрәсең, окопның бу башы түбәнрәк урынга барып тоташадыр. Шуышкан юлы да яңгыр изрәткән туфрак кына түгел, корыган үләнме, егылган ашлык саламымы – нәрсә беләндер катнашкан җир иде. Бары тере җан ияләренә хас үз-үзеңне саклау инстинкты аңа туктамаска, үлем аҗдаһасы көн буе ут бөркеп торган җирдән ераккарак китәргә куша иде.

Инде көзгә кереп баралар. Ләх җирендә җәйдән башлап барган сугыш беркемне дә кызганып тормый. Шул исәптән җирле халыкны да. Адәм баласы барысына да күнегә, диләр. Хәтта сугышка да. Күнекми кая барасың.

Пан Вуйчек, яше өлкән булу сәбәпле, сугышта бер якка да кушылмыйча, хатыны Бронислава белән кеше күзенә бик чалынмаска тырышып, Варшава губерниясендә яшәп ята. Зур булмаса да, үз җире бар. Малын тота. Рәсәй патшасының ләх җирендәге хикмәтләре белән килешмичә, Пруссиягә күчеп киткән немец Мюллердан юнь генә бәягә алып калган җил тегермәнендә авылдашларына тегермәнче хезмәтен дә күрсәтә. Хезмәте өчен бик кыйммәт алмый. Бергә гомер итәләр бит. Бүген булмаса, иртәгә аларның кирәге чыгар. Аннары хатыны белән икесенә күпме кирәк? Балалары булмады аларның. Туганы Яцекның улы Веславка зур өметләр баглаганнар иде. Ул Варшавага укырга киткәннән бирле аларга бөтенләй кире ягы белән борылды. Пилсудский тарафдарлары йогынтысына бирелеп бетте егет. Ә пан Вуйчек үзе дә, хатыны да яхшылыкны күбрәк Рәсәй патшасыннан өмет итә. Дөрес, моңарчы да Рәсәй кушканча яшәделәр. Мәктәпләрдә дә үз телләрендә укыту барлы-юклы инде. Патша галиҗәнаплары әллә ни рәхәт күрсәтмәсә дә, бөтенләй үк салып та таптамады. Әнә хәзер бу сугышта җиңеп чыкса, ак патша полякларга күп иркенлекләр вәгъдә итә икән. Хәтта автономия дә бирергә исәпли, имеш. Сугыш башлангач, Рәсәйгә якын провинцияләрдән күпме халык көнчыгышка агылды. Пан Вуйчек кузгалмады. Ишетеп белүенчә, анда да тормыш җиңелләрдән түгел. Ләхне анда да кочак җәеп көтеп тормыйлардыр. Ни күрсәң дә, үз җиреңдә күр инде. Пан шулай уйлый.

Чәчкән ашлыгы бик матур гына шытып чыгып, вакытында буй сикертте. Урып алыр вакыт җитүгә, сугыш дөньяны җир өстендәге җәһәннәмгә әйләндерде. «Бөек сугыш» диләр әле, җитмәсә. «Бөек» булгач, яхшылык китерергә тиештер бит ул. Һәрхәлдә, пан Вуйчек шундый фикердә. Үлем китерүче бу коточкыч галәмәтне ничек «бөек» дип атарга мөмкин? Әнә юньләп урып-сугып алынырга өлгермәгән арпа басуы, кешеләргә рәнҗеп, башын иеп утыра. Сыра ясаучыларга сатып, азрак файдасын күрермен дигән иде пан Вуйчек – булмады инде болай булгач. Башаклары да күптән орлыкларын коеп бетергәндер. Бик азын гына эш итәргә өлгерде. Иген кыры сугыш кырына әйләнгәннән бирле, атышулар тынып торган араларда, ул атын җигеп, басуына килә. Снаряд теткәләгән кишәрлегенә күз яшьләре аша бер карап ала да, аягөсте булганнарын тиз-тиз генә урып, көлтәләрне арбасына ата. Ходай гомер бирсә, яшәр өчен бар да кирәк. Абзарындагы мал кимеде-кимүен. Солдатларны туйдырырга кирәк дип, әле җирле старосталар, әле солдатлар, күзләренә күренгән мал, кош-кортны алып чыгып китәргә күп сорамыйлар. Авыл кем кулына күчүгә карап, тәртипләр дә үзгәрә. Соңгы көннәрдә герман армиясе чигенә әле. Алар бигрәк явыз кылана иде. Авылга рус гаскәрләре якынлашкач, пан Вуйчек белән пани Бронислава бераз җиңел сулап куйдылар. Төннәрен басуга барып, арбага берничә көлтә булса да салып кайталар.

Бүген дә көн буе аларның басулары ягында ату тавышлары тынып тормады. Вакыт төнгә авышкач кына, пан Вуйчек хатыны белән хуҗалыкларында калган бердәнбер атны җигеп, бодай басуына юл тотты. Салкын яңгыр явып, җирне тәмам изрәткәнче, игеннәрен тагын бераз урып алып кайтырга иде исәпләре.

Дөнья, ни гаҗәп, тын. Көн буе бу якларда туплар шартлаган, йөзләрчә җаннарны кыеп, сугыш узган, димәссең. Туп төшеп яндырган басудыр, урмандыр яки сугыш юлына туры килгән фо́ льварклардагы1 йорт, хуҗалык корылмалары пыскудан күтәрелгән төтен генә тулы айдан төшкән нурларга җиргә кадәр төшеп җитәргә ирек бирми.

Юллары уңды бу юлы. Ир белән хатын арбага бөртекләре коелып бетәргә өлгермәгән башаклы бодай саламын төяп кинәнделәр. Их, дөньялар тынычлансын иде дә бу ашлыкны сугып алып, ризык итәргә язсын иде! Инде кайтыр юлга борылдылар. Уйсурак урынны узганда, пан Вуйчек туктап калды.

– Тпру! Кемдер ыңгырашамы? Минем колакка гына ишетеләме соң?

Атын туктатып, пан Вуйчек тавыш ишетелгән якка атлады. Бу юлы ыңгырашу тавышын пани Бронислава да ишетте.

– Тукта! Кая барасың? Әллә кем булып куюы бар. Атып егарлар үзеңне.

Пан Вуйчек хатынының сүзләренә игътибар итеп тормыйча, яртылаш ауган иген басуына таба атлавын белде. Пани Бронислава, дилбегәне кысып тоткан килеш, куркудан усак яфрагыдай калтырап, йөк янында калды. Төнлә кем белә бит сугыш барган җирдә ни буласын?

1 Фо́ льварк – хутор

Үзләренә зыян салмаслар дип тә булмый. Атларын куып алып китеп, суеп ашаулары бар. Солдатлардан башка ач качкыннар да җитәрлек.

Пан Вуйчек бераздан әйләнеп килде дә, бер сүз дә әйтеп тормыйча, атын үзе чыккан якка бора башлады.

– Кем бар анда? Нишләмәкче буласың? – диде хатыны. – Нәрсәгә азапланасың инде тагын?

– Бер солдат ята анда. Аңсыз, ахрысы. Үзе ыңгыраша, үзе нидер сөйләнә. Аңлап булмый.

– Булса соң! Алар монда адым саендыр инде. Мәетләрне җыеп алырга да өлгермиләр, ди бит.

– Бу бит мәет түгел, аңгыра баш! Яралы!

Иренең үз сүзен сүз итмичә туктамаячагын белгән пани Бронислава бүтән бәхәсләшеп тормады. Юл читеннән әллә ни ерак түгел иде солдат яткан урын. Киеменә караганда, рус солдаты. Сул җиңе каннан лычма булган.

– Әйдә без аны көлтәләр астына яшерик. Олау өстенә салсак, кеше күрер. Дус бар, дошман бар. Пан Вуйчек бераз уйланып торды. Хатынының сүзләрендә хаклык бар иде. Күршесе Кох, сиздермәскә тырышса да, герман гаскәрләренең кире кайтуын көтеп яши кебек. Рус солдатын өенә алып кайтканын сизсә, һичшиксез күңеленә салып куячак һәм җай чыгуга (Алла сакласын!), кирәк җиргә барып әйтәчәк. Ай-һай! Нинди болганчык заманнар килде бит!

Көлтәләр астында кайткан яралы солдатны эчке бүлмәдә өченче көн тоталар инде. Һаман аңына килгәне юк. Ир белән хатын аны яткан килеш, булдыра алган кадәр чишендереп, юындырып (алай дияргә яраса), авызына су тидереп торалар. Сул кулы бик нык чәрдәкләнгән. Инде бик каты шешкән. Үзе туктаусыз саташа. Рус солдаты дисәләр дә, теле бер дә рус теленә охшамаган, аңлашылмый. Белоруска та, хохолга да тартмый. Баһадир гәүдәле; яшь, бик яшь кеше әле бу. Аксөяк түгел икәнлеге әллә каян күренеп тора. Калын көчле җилкәләр, тупас эштән сөялләнгән куллар... Кайвакытта берничә мизгелгә генә үзе дә сизмәстән, саташып, күзләрен ача. Шулвакыт аның тирән зәңгәр күзләре өй эчен айкап алалар да тагын озакка йомылалар.

Пани Бронислава, үзе белгәнчә дәвалап та карый: яралының ирененә үлән суларын тидерә, чүпрәк чылатып гөбедәй шешкән беләгенә куя. Кемнедер багасы, кайгыртасы килү кебек теләсә кайсы хатын-кызга хас хисләр аның күңел тирәнлегеннән калкып чыга түгелме соң? Итәк тутырып, бала үстерәсе килсә дә, Ходай аңа бу бәхетне бирмәде. Пани Брониславаның да шушы яшьтәге улы була алыр иде бит. Бәлки берәү генә дә түгел. Ул да шулай кемнеңдер кулына карап ятарга мөмкин иде. Яшь җан кызганыч аңа. Икенче минутта иренә ачуы килә: нәрсә дип алып кайтты инде өйгә? Шушында үлеп китсә?

Пани үзенең шикләрен кич иренә дә җиткерде. Аллам язмасын, аларны кеше үтерүдә гаепләүләре бар! Хәле бер дә алга таба түгел. Яралы кулы эренләп, әллә нинди сасы исләр дә килә сыман. Табиблар кулына эләксә, бәлки, исән калыр.

– Үзем дә уйладым ул хакта. Безгә аны кыр госпиталенә илтергә кирәктер, – диде пан Вуйчек.

Шулай иттеләр дә. Шәһәр читендәге борынгы замокта урнашкан хәрби госпитальдә егетнең сул кулын кистеләр – гангрена башланган, диделәр. Хатыны: «Хәле ничек микән инде? Аңына килә алды микән?» дип еш искә төшереп торгангамы, Пан Вуйчек солдатны илтеп тапшырса да, хәтереннән сызып ташлый алмады.

Өченче көнне, хәлен белеп кайтыйм дип, госпитальгә китте. Формалин һәм төче кан исе аңкып торган госпитальдә яралыларның ыңгырашуы, аларның әле берсенә, әле икенчесенә ярдәмгә ашыгучы шәфкать туташларының тыз-быз килүләреннән баш әйләнерлек иде.

Йокысызлыктан аягын чак сөйрәп йөрүче карт хирург аңа:

– Бу солдат сиңа кем була? – дип сорады.

Пан ничек булганын сөйләп бирде.

– Әгәр аңа яхшылык эшләргә телисең икән, алып кит син аны моннан. Ул аңына килде. Организмы яшь. Тиешле тәрбия булганда исән калырга өмет бар. Ә монда... – Доктор башын чайкап уйланып торганнан соң, сүзен дәвам итте. – Күреп торасың бит – ничек күп алар! Җитмәсә, тиф тарала башлады. Хәлсезләнгән бичараларга күпме кирәк? Кырылачаклар инде. Берәр чара күрелмәсә, кырылачаклар. Ә кем күрер ул чараны – белгән юк.

Шулай итеп, пан Вуйчек солдатны, арбасына салып, икенче тапкыр өенә алып кайтты.

...Минһаҗ күзләрен ачты. Беравык кайда икәнен аңлап бетерә алмый торды. Әле генә туган йортында әнисе белән сөйләшә иде бит. Әнисе аны солы коймагы белән сыйлый. – Аша, улым, аша! Синең ашар чагың. Эшең дә авыр. Бүген, Аллаһ боерса, ерак болындагы печән эшен тәмам итәрсез. Атаң шулай диде. Озакламый урак өсте җитә... Басулар да бик матур утыра, ди. Бик канәгать атаң. Ходай биреп, быел килен дә төшерсәк... Әнисе серле елмая. Минһаҗ оялып, башын ия дә коймагын ашый бирә. Их, тәмле соң шушы әнкәй кулыннан ашаулары! Әнисе бераз сүзсез тора. Минһаҗ ни әйтер дип көтә бугай. Аннары тагын әйтеп куя: – Күз салып йөргән кызың бардыр инде, улым? Минһаҗ һаман дәшми, имеш. Күрше авылда курчак кебек кенә кечкенә буйлы, терекөмеш кебек җитез бер кызга күзе төшкәнен, кичке уенда карашлары очрашканын әйтми, билгеле. Әле сүз дә куша алмады бит. Гармунчы Минһаҗга тальянын тартып, башка егетләрнең кызлар белән парлап биеп-уйнап күңел ачканын карап, кызыгып утырырга кала. Икенче юлы, һичшиксез, гармунын башка егеткә тоттырачак та кыз белән танышу җаен табачак әле ул.

Төш кенә булган икән. Егет тагын күзләрен йомды. Әйтерсең күзләрен йомуга, теге ләззәтле төш дәвам итәчәк тә хәзерге чынбарлык бөтенләйгә аның тормышыннан китеп югалачак. Тик күзләрен йокы алмады. Минһаҗ акрын гына якынлашкан аяк тавышын ишетеп, күзләрен ачты. Карават янындагы урындыкка олы яшьтәге хатын килеп утырды.

– Самопопуче? (Хәлең ничек?) – диде ул егетнең урын-җирен рәтләгәндәй итеп. Авыру эндәшмәде. Сүз әйтелү рәвешеннән генә аннан нидер соравын аңлады. Алар ләх җирендә сугышалар иде. Димәк, хатын полякча сорады. Аның полякча түгел, русчасы да Чаллы-Минзәлә базарларында ишеткәннән артмый бит. Анда әле аның русы-марие үзләре да теттереп, татарча сөйләшәләр, сатулашалар иде. Печән ае бетеп килгәндә, «Патша сугыш башлаган!» дип алып киттеләр.

Атасы Шәрәфетдин агай, атын җигеп, улын, тагын берничә егетне Чаллыга кадәр озатып барды. Егетләр юл буе җырлап бардылар. Минһаҗ, эчендәге ярсуын тыярга тырышып, тальян күрүген соңгы чиккәчә сузды.

Биек икән тавыгыз,

Куе икән талыгыз.

Без китәбез, туганнарым,

Бәхилләшеп калыгыз.

Кояш чыга әйләнеп,

Ак болытка бәйләнеп.

Җиңү белән, сау-сәламәт

Кайтсак иде әйләнеп.

– Җиңүләр насыйп булыр микән?

– Их, ичмасам басу эшләрен бетерергә дә ирек бирмәделәр.

– Рамазан ае диген! Борынгылар рамазанда сугышкан җирләреннән дә туктап торганнар.

– Соң, болар мөселман түгел бит. Аларга синең уразаң ни дә, түгел ни!

Атландым атның биленә,

Киттем Герман җиренә.

Герман җире – кара үлән,

Әллә кайтам, әллә үләм.

Без барасы юлларның ла

Ике ягы канаулы.

Без моңаймый, кем моңайсын

Безнең көннәр санаулы.

Тальяны әткәсе кулында елап кайтып китте. Әллә тальян елады, әллә әткәсе... …

– Самопопуче, сэнэк? (Хәлең ничек, улым?)

Минһаҗ күзләрен ачты. Тавышы ягымлы хатынның сүзләрен аңламаса да, үзенә начарлык теләмәвен чамалап, уңай җавап белдергәндәй ияк какты.

Хатын кулындагы зур чынаякны егетнең авызына китереп, нидер әйтте. Ә Минһаҗ нидер эчәргә кирәген аңлап, башын күтәрмәкче булды. Үзенең сул кулының терсәктән югары юк икәнен онытып җибәреп, аңа таянасы итте.

Төзәлеп бетмәгән чи ярага кагылудан бөтен тәненә ут капкандай булды. Егетнең башы кире мендәргә ауды, гәүдәсенең иң тирән урыныннан газаплы иңрәү бәреп чыкты. Хуҗа хатын аңлады аны. Нидер сөйләнә-сөйләнә, тагын бер мендәр алып килде, башын ипләп кенә күтәртеп, мендәргә салды. Аннары сабыр гына Минһаҗга чынаякны кабат сузды. Таныш та, таныш түгел дә иде чынаяктагы чәйнең тәме. Авыл болынында үскән мәтрүшкә чәенә дә тартым, ниндидер ят тәм дә бар кебек. Әле генә көчле авыртудан сыны каткан гәүдәсенә йөгергән шифалы җылылыктан чиксез рәхәтлек кичереп, йотлыгып эчте ул аны. Күпме гомер адәмчә тәгам капмыйча, үлем, кан эчендә йөреп, киеме, гәүдәсе генә түгел, күңеле дә тупаслана, керләнә башлаган кебек иде. Үлән чәе аның тәнен генә түгел, күңелен дә җылытты. Егет шулчак тыныч тормыш, йорт, гаиләдә генә була торган рәхәтлекне тойды. Хатынның куллары әнисенең кулларын хәтерләтте. Ирексездән күзләреннән яшь бәреп чыкты.

Хатын буш чынаякны карават янындагы тумбочкага куйды. Минһаҗның мендәрен тагын җайлагандай итте. Йомшак кына итеп нидер әйтте. Аннары ике кулын яңагына куеп, «йокла» дигәнне аңлатты. Минһаҗ күзләрен йомды.

Киселгән кулының төзәлеп бетмәгән җәрәхәте сызлап, вакыты-вакыты белән аңын югалтыр хәлгә килә Минһаҗ. Бигрәк тә табигать көйсезләнеп торганда. Ул элек әтисенең: «Аяклар сызлап тора, көн бозылыр, ахры», – дигәнен аңламый иде. Шулай икән. Аның да кисеп ташлаган кулының бармак очларына кадәр сызлый. Ул гынамы? Минһаҗ үзенең кем өендә, нишләп ятканын да аңлый алмый әле. Кемнәр бу? Нигә алар бөтенләй таныш түгел кешене шулай тәрбиялиләр? Башкалар, исән булсалар, окоп төбендә калтырыйдыр. Ә ул җылы, йомшак урын өстендә ята.

Минһаҗ хәтерендәге соңгы көнне өзек-өзек исенә төшерә дә кебек. Көчәнеп уйлый башласа, чигәсеннән кысып, башы авыртырга тотына. Егет кабат һушын югалтудан курка. Аңына килгәннән бирле, әфисәрләрнең «За веру, царя и Отечество!» дип кычкырып, аларны алга барырга дәртләндергәне, үзенең винтовка тотып, окоптан күтәрелгәне хәтеренә килә, солдатларның «Ура!» тавышлары кабат ишетелгәндәй була. Башта шулай дошманга каршы йөгерделәр. Ни гаҗәп, аларга мылтыктан да атмый тордылар. Җиңел генә алга барудан әсәренгән солдатлар, тирә-якта туплар шартлый башлагач кына, моның алдакчы тынлык булганын аңлап алды. Кайсы шунда ук дошман ядрәсе корбаны булды, кайсыдыр үз-үзен белештермичә, артка йөгерә башлады. Җир белән күк тоташты. Солдатлар кире окопларына төшеп ятарга мәҗбүр булдылар. Бераздан туплар тынып калды. Солдатларга кабат һөҗүмгә күтәрелергә боерык булды. Тагын «Ура!» кычкырып, алга ташландылар. Бу юлы, ни гаҗәп, авыр артиллерия тиз генә тавыш бирмәде. Үлем чәчеп торган пулемёт утыннан котыла алганнар фронт сызыгында дошман белән күзгә-күз очрашты. Аларны үз окопларында дөмектергәннән соң, рус солдатлары дәртләнеп, тагын алга ыргылды. Шул чакта гына алдагы позициядән кабат туплар телгә килде. Минһаҗны якында гына шартлаган снаряд җиргә алып атты һәм дөнья караңгылыкка чумды.

– Безнең егет ничек анда? – ди пан Вуйчек, кичтән кайтып керүгә. Соңгы вакытта мондый сүзләр алар өендә инде гадәткә керде.

– Әйбәтләнә кебек. Тәненә ит куна башлады. Үзенең дә тик ятасы килми бугай. Кайчан карама – аяк өсте. Бүлмәсендә йөренә.

– Ярый-ярый. Хәрәкәт – әйбәт нәрсә ул. Димәк, кулыннан башка әгъзалары таза, дигән сүз.

– Яшь кеше бит. Күренеп тора: аксөяк түгел.

– Әйеее... Буй-сыны бар, йөзгә дә кызларның төн йокысын качырырлык. Менә шушы яшьтән сыңар кул белән кал инде син, ә!

– Әйтмә инде, кадерлем!

Пан Вуйчек, ашап-эчкәч, Минһаҗ янына кереп утыра. Кергән саен башта «Добры вечур, сэнэк!» – ди.

Егет пан Вуйчекның үзенә хәерле кич теләвен, аны «улым» дип атавын хәзер аңлый инде. Хуҗа озак-озак нидер сөйли. Русчага охшаш сүзләреннән Минһаҗ аның сугыш турында сөйләгәнен бераз аңлый. Немецлар чигенә икән. Шулай да рус гаскәрләренең хәлләре әллә ни шәптән түгел. Көннәр салкынайта. Тылдан азык-төлек, корал обозлары китертү авырдан бара, тимер юл тулысынча сугышка хезмәт итсә дә, җитешмиләр икән.

Пан гади халык өчен бу сугышның кирәге юклыгын, аның бары шляхтичлар өчен генә файдалы булуын аңлатырга тырыша. «Сугыш холопның соңгы ыштанын салдыра, шляхтичны баетып калдыра», – ди. 

Ят сүзләр күп булса да, Минһаҗ бу сөйләшүләрнең асылына төшенә. Үз илендә булган хәлләрне исенә төшерә...

Чаллы пристаненда аларны, пароходка төяп, Казанга алып киттеләр. Якын-тирәдән сугышка алынучылар арасында Чистай өязеннән да ир-атлар бар иде. Аларны нигәдер башкаларга караганда катырак тәртиптә, сак астында алып бардылар. Сөйләшә торгач, шунысы ачыкланды: алар алпавыт Лебедевның утарын яндыруда катнашучы мобилизацияләнгән крестьяннар икән. Сугышка китүчеләрдән ипиен кызганган алпавыттан крестьяннар бөтен ачуларын алганнар: ачлы-туклы халыкка мобилизациянең бөтен авырлыгын салган хөкүмәт өчен дә, алпавытның абзар тулы дистәләгән атлары булып та, аннан алмыйча, крестьянның соңгы атын алып чыккан өчен дә, бер өй эченнән яше җиткән бар ир затын берьюлы сугышка алган өчен дә... Саран ике тапкыр түли, ди. Алпавыт саранлыгы өчен тагын урман кишәрлекләре, дистәләгән печән кибәне белән дә түләгән. Минһаҗның шулар турында панга сөйлисе килә дә... Тел юк шул. Аңа да, аның әтисенә дә, авылдашларына да сугыш кирәкми. Аның, тырышып эшләгәннең әҗерен күреп, тук тормышта яшисе; өйләнеп, балалар үстерәсе килә; ата-анасына кадер-хөрмәт күрсәтеп, рәхәттә яшәтәсе, картаймыш көнендә үзе дә балаларыннан шуңа ирешәсе килә. Әле кайчан гына Минһаҗның үзе үтергән герман солдатына да бер үче дә юк иде. Ул да яшәсен иде өендә тыныч кына, эшләсен, шатлансын-сөенсен иде. Җир йөзендә бөтен кешегә дә урын җитә югыйсә. Юк бит... Кендеге җиргә береккән Минһаҗ шулай уйлый. Пан Вуйчек та шулай уйлый икән. Теге герман кешесе дә, бәлки, шулай уйлагандыр. Аның белән бергә окопта бет симерткән күршесе дә. Аларның берничә киче шулай, пан – сөйләп, Минһаҗ тыңлап узды. Бер-берсенә якынайтты.

Вуйчеклар өендә Минһаҗга кыен да, рәхәт тә. Рәхәт, чөнки өзелгән кулының авыртуы акрынлап кимеп, җөйләре төзәлүгә таба бара; ашау-эчү, урын-җир Минһаҗ гомергә күрмәгәнчә. Ризыкның хәләл булмавы гына эчне пошыра. Шуңа күрә иткә кагылмаска тырыша. Хуҗаларның мөнәсәбәте дә бик әйбәт. Нигә аны шулай кадерләүләрен егет түгел, Вуйчеклар үзләре дә аңлатып бетерә алмаслар иде, мөгаен. Ул хуҗалар өчен солдат булудан күптән туктап, әлегә аларның ярдәменә мохтаҗ бер инсан гына иде. Егет әдәпле, пөхтә. Мөмкин булганча хуҗаларга артык мәшәкать ясамаска тырышуы сизелеп тора.

Ашар алдыннан эчтән нидер укып, ашагач яшеренеп кенә амин тотуын күреп, аның мөселман икәнлеген күптән аңладылар инде.

Беркөнне пан Вуйчек турыдан-туры сорады:

– Михал (Алар Минһаҗга, үз телләренә җайлаштырып, кайчак шулай дип эндәшә иделәр), син рус түгел бит. Кем син?

– Мин – татар, – диде Минһаҗ.

– Әәә...Татар! Татар-липка! Мин татарларны беләм. Алар бездә дә бар. Тырыш, чиста халык. Батыр халык. Тик телләрен онытканнар. Минһаҗ бу турыда белми иде.

– Якубович, Адамович, Юзефович... татар?

Минһаҗ туганнарын очраткандай сөенеп куйды.

– Әйе, әйе... Якуп, Адәм, Йосыф...

– Хазбиевич, Измаил, Галий...

– Литва татары. – Мин липка түгел! Юк, юк... Мин... Казан...

Пан Вуйчек көлеп җибәрде.

– Татар-липка – Урдадан калган татарлар.

«Пан Вуйчек укымышлы кеше икән», дип уйлады Минһаҗ. Авыл мәдрәсәсеннән ерак китә алмаган татар баласына бу хакта сөйләүче булганмыни?!

Алар ул көнне аеруча җылы аралаштылар кебек. Икесе дә вата-сындыра булса да, русча сөйләшергә тырыша. Бер-берсен аңлыйлар тагын.

Минһаҗга монда кыен да. Дөресрәге, кыен түгел, уңайсыз. Ирле-хатынлы Вуйчеклар Минһаҗны үз балалары кебек якын иттеләр. Үз илендә шундый хәлгә юлыкса, Минһаҗ шулай иркәләнеп ята алыр иде микән? Юк, әлбәттә! Ата-анасы теләмәгәннән түгел, аларның мөмкинлекләре булмаганнан. Минһаҗ күрә бит: хуҗалар хәлле кешеләр булганнар. Хәзер дә хәерче түгел.

Беркөнне Пан Вуйчек аңа хуҗалыгын күрсәтеп йөрде. Йортлары түгәрәк күл каршына, таулырак җиргә урнашкан икән.

– Яз көне монда кошлар кайта, – диде пан, кош канат какканны күрсәтеп.

Минһаҗ аңлады. Язын туган якларына кайтучы кыр казлары, кыр үрдәкләренең, торналарның җепкә тезелеп, төрле авазлар салып узуларын хәтердән үткәрде. Алар бу вакытта басуда булалар иде. Зәңгәр күкне ярып кычкырып узган кошларга карап, әтисе:

– Сагынып кайталар инде болар үзләренең күлләрен. Туган яклары бит. Кешегә генә түгел, бөтен тереклек затына да газиз шул ул туган җир! – дигән иде. Минһаҗ хәзер генә бу сүзләрнең асылына ныклап төшенде. Авылыннан әллә ни ерак чыгып йөрмәгән әтисенә каян килгән диген мондый фикер! Зирәк кеше шул ул! Сагыну, җирсү хисе Минһаҗның йөрәген чәнчеп алды. Ул да бит хәзерге вакытта туган ягын ташлап китәргә мәҗбүр булган шул кошлар хәлендә. Яз җиткәч, кошлар кире кайтырлар. Ә ул кайта алырмы? Ник килде ул монда?! Нишләп ята ул?!

Хуҗалык юан имән казыкларны бастырып куеп әйләндереп алынган. Вак-төяк карак аның аша үтә торган түгел. Өй каршында юкә агачлары үсеп утыра. Алар шуның кадәр картлар инде: пан Вуйчекның гына түгел, аның ата-бабасының да ыштансыз чабып йөргәнен күргәннәрдер, мөгаен. Ишегалдына керүгә, капкадан башлап, болдырга кадәр чәнечкеле куаклар рәте. «Гөлҗимешкә охшаганнар», – дип уйлады Минһаҗ. Вуйчекларның өйләре дә ярыйсы иркен. Алгы яктан шунда ук зур гына бүлмәгә килеп керәсең. Ишек өстендә, рам эчендә ниндидер рәсемле язулар төшкән сурәт эленеп тора. «Бездәге шәмаил кебек», – дип уйлап куя Минһаҗ. Бүлмәдә диван, диван каршында тәбәнәк өстәл, шакмаклы тукыма белән ябылган урындыклардан башка бернәрсә дә юк. Өстәлдә челтәрләп ясалган кечкенә ашъяулык һәм гөл савыты. Тәрәзәләрдә кисея пәрдәләр. Татар өйләрендә күрергә күнеккән чигүле кашагалар, чәчәкле чыбылдыклар юк иде монда.

Бу бүлмәдән берничә ишек аша йокы бүлмәләренә чыгып була. Минһаҗ яткан бүлмәдә агач карават, карават янында зур булмаган өстәл, урындык. Стенада, баш очында бер хатын сурәте. Хуҗалар аңа карап табыналар.

 Соңгы вакытта ул аш бүлмәсендә хуҗалар белән ашый иде. Аш бүлмәсенә керү өчен башта алгы бүлмәгә чыгарга кирәк. Аш бүлмәсе зур. Савыт-саба шкафы, стенада сәгать, озын өстәл тирәли сукно белән тышланган озын эскәмияләр.

Бер артык әйбер юк. Пөхтә итеп җыештырылган. Бар да гади, шул ук вакытта ят иде алар егеткә. Ничектер алардан салкынлык бөрки, дисенме…

Соңгы көннәрдә пан Вуйчекның кәефе китеп тора. Гомерләрен куркыныч астына куеп, кырдан алып кайткан көлтәләр сугылмыйча ята. Шуңа эче поша аның. Яше бар бит инде. Берүзе генә эшли торган эш түгел. Элек хуҗалыкка килеп ялланып эшләүчеләр кайсы кая китеп югалды. Кем полякларга мөстәкыйльлек бирергә өметләндергән Герман ягына чыгып качты, кем бу якта... Хәтта бер өйдән икесе ике якта сугышучылар да бар, диләр. Хатынын авыр эшкә кушу – аңа ят нәрсә. Ә читләрне ярдәмгә чакырырга пан шикләнә: заманасы болгавыр, әллә ни күрүең бар. Шулай да октябрь салкыннары башланган көннәрнең берсендә, тәвәккәлләп ишегалдындагы сараен ачты. Анда озак кына югалып торганнан соң, өйгә керде. Хатыны белән нидер сөйләшкәннән соң, Минһаҗны үзе белән чыгарга чакырды. Егет рәхәтләнеп риза булды. Өйдә ятып күптән туйган. Сөйләгәненең барысын да аңлап бетермәсә дә, ул пан белән ишегалдында, күл тирәләрендә йөрергә ярата. Тик андый чаклар берничә генә булды шул.

Минһаҗга пани Бронислава эш киемнәре бирде. Сәдәпләрен төймәләште. «Әһә, ниндидер эшкә чыгасы, ахры», дип уйлады Минһаҗ. Егет монысына аеруча нык сөенде. Аның хәле инде начар дип әйтә торган түгел. Киселгән кул ярасыннан канлы сүл тибеп тора торуын. Анысы гына – вак мәсьәлә. Үтәр әле. Үзен әрәмтамак итеп тоюдан аңа бик оят була башлаган иде инде. Менә бәхет басты: ул да азмы-күпме эшкә яраячак!

Пан Вуйчек аны сарайга алып керде. Сарай зур. Дивар буйлап әллә нинди әкәмәт машиналар тезелеп киткән. Стеналарга ат дирбияләре, төрле кораллар эленгән. Пан бер машина янына килде. Аның бер өлеше өстәлгә охшаган. Өстәл, авышып, тешле-тешле күчәр астына төшеп китә. Бу машина үзе тәгәрмәчтә икән. Минһаҗ аның нәрсә икәнен төшенергә тырышып карап торган арада, пан Вуйчек, ишарәләп, машинаны алып чыгарга булышуын сорады. Минһаҗның исән кулы белән машинаны җиңел генә тартып чыгуын күргәч, панның йөзенә елмаю кунды. Ул йөгереп чыгып, ындырга охшашлы корылманың капкасын ачты. Җирдә сугылмаган көлтәләр өелгән. Хикмәтле машинаны көлтәләр янына урнаштырдылар. Хуҗа өстәл кебек урынга сугылмаган көлтәне салды һәм машинадагы тоткычлы тәгәрмәчне әйләндерергә кушты. Әһә, менә нәрсә икән ул! Ничек Минһаҗның башына алданрак килмәгән?! Күргән әйберсеме...

Алар икәүләп җирдә зур чүмәлә булып өелеп торган ашлыкны кичкә кадәр сугып та бетерделәр. Панның кәефе шәп иде. «Менә шундый улың булсын иде ул! Гомер буе тырышып торгызган хуҗалыгыңны рәхәтләнеп аңа тапшырыр идең дә бер кайгысыз картлыгыңны каршылар идең. Юк шул! Насыйп итмәде...» Егеткә карап, пан шулай уйлады.

Минһаҗ исән кулы белән ашлык тулы капчыкларны җиңел генә келәттәге лар янына ташый. Булышырга теләгән картка елмая, ымлап утырып торырга куша. Аннары бергәләп ашлыкны ларга бушаталар. Егетнең яратып, теләп эшләве йөзенә чыккан. Күрәсең, бу эш аңа ят түгел. Җилкенеп эшли. Кайвакыт, ялгышып, яралы кулын бәрсә, йөзен чытып ала да тагын эшли башлый.

Келәт идәненең ике сайгагын алып, берничә капчык ашлыкны баз кебек җиргә төшерделәр. Һич кенә дә яшерен урын бар дип уйламассың! Шундый оста итеп эшләнгән. Пан хәйләкәр генә елмаеп, нидер әйтте. Сүзен аңламаса да, аның кеше күзеннән яшерелгән запас ашлык икәне аңлашыла инде.

...Көнозын баш түбәсендә эленеп торган соры болытлар, болай да юк кәефне бетерәләр. Минһаҗ монда ятуның чиге булырга тиешлеген аңлый. Фронт сызыгы, ул авырып ятканда, авырлык белән булса да, көнбатышкарак күчкән. Ул фронт хәлләреннән хәбәрдар түгел. Бөтен белгәне Вуйчеклардан ишеткәннәр, ишеткәннән аңлаганнар гына. Әле ярасы кансырап, авыртып торса да, ятып торырдай хәлдә түгел. Егерме ике яшьлек таза егет бит ул. Армия хезмәтенә яраксыз икәнен дә чамалый. Сыңар кул белән аны фронтка җибәрмәсләр. Дөресен генә әйткәндә, ул үзе дә ашкынып тормый. Барлы-юклы ике ай эчендә рус армиясенең ни икәнен чамалады инде. Командирларның, берсеннән-берсе уздырып, ахыры ни белән бетәсен уйлап тормыйча, гади солдатны ут эченә кууы, сугыш кирәк-яраклары, коралның вакытында килеп җитмәве аркасында, ничаклы солдатның бер мәгънәсезгә җаннары кыелу, дошманның яхшырак коралланган булуы – гомумән, патша армиясенең сугышка бер әзерлексез керүе гади солдатларга да күптән аңлашылган иде.

Ул үзенә операция ясаган госпитальгә барырга карар кылды. Алга таба нишләргә кирәген аңлатсалар, анда аңлатырлар. Планнарын пан Вуйчекка әйтте. Аларга, аңлата алганча, рәхмәтен белдерде. Карт полякның йөзе аның сүзләреннән нигәдер сүрәнләнде, кәефе төште. Кичке аш вакытында хуҗа:

– Сэнэк, Михал! – дип сөйләп китте. Сүзләренең барысын да аңлап бетермәсә дә, Минһаҗ пан Вуйчек һәм пани Брониславаның аны уллары кебек күрүен, үзләрендә калырга тәкъдим итүен, бөтен байлыкларын калдырырга, яхшы кызга өйләндерергә вәгъдә итүен аңлады. Якын итүләрен Минһаҗ болай да чамалый иде инде. Тик бу кадәресен үк көтмәгән иде. Аның күңеле тулды.

– Без хәзер үк җавап көтмибез. Уйла. Әгәр калырга хәл итсәң, мин сиңа документлар эшләтү артыннан йөри башлармын. Сине Ивангородтагы туганымның улы диярмен. Әгәр инде кайтырга хәл итсәң, госпитальгә алып барырмын, – диде пан Вуйчек.

Бөтенләй чит-ят бу гаилә аның гомерен саклап калды. Тәрбияләделәр. Минһаҗ аларга бик рәхмәтле. Тик Вуйчекларның тук тормышына кызыгып, монда калу, исән килеш ата-анасыннан, туганнарыннан, ахыр килеп, туган җире, туган иленнән баш тарту – егет өчен башка сыймаслык нәрсә. Дөрес, аның үз җирендәге тормышы мондагыдан күпкә кайтыш. Иртәдән кичкә кадәр баш күтәрми эшләсәләр дә, очын-очка көчкә ялгап барган чаклары азмыни? Әмма нинди булса да, аныкы бит ул, газиз бит ул – туган җир!

Икенче көнне егет, булдыра алганча, Вуйчекларга шуны аңлатырга тырышты.

– Мин кайтырга тиеш! – диде.

Аңладылар кебек. Пани Бронислава, сүзгә катнашмыйча гына, алъяпкыч итәгенә күзләрен сөртеп утырды. Пан Вуйчек башын селкеп, күңеленә авыр бу карарны кабул итүен белдерде.

– Синең язмыш, синең тормыш... Ничек хәл итсәң шулай булыр.

Госпитальдә аңа Рәсәйгә кайтып китәргә документлар әзерләделәр. Тик «Ничек кайтып була?» дигән сорауга госпиталь начальнигы башта җилкә сикертеп кенә җавап бирде. Бераздан: «Яралылар белән санитар поезды бер атнадан Петроградка китә. Шунда эләгә алсаң – бәхетең!» – диде.

Күңеле белән инде бүген юлга чыгарга әзер егеткә бер атна күп булып тоелса, Вуйчекларның күңеленә: «Бәлки, кире уйлар», дигән өмет уятты. Тик атна ахырына пан Вуйчек үзе үк бик дулкынланып кайтып керде.

– Сиңа һич кичекмәстән кайтып китәргә кирәктер, сэнэк. Әле генә Мирослав Тадеушны очраттым. Ул кичә Варшаудан кайткан. Герман гаскәрләре яңадан зур һөҗүмгә җыена икән. Алар монда килеп җитәме-юкмы, бер Ходай кулында, тик шулай да тизрәк китүең хәерлерәк булыр. Иртәгә мин сине станциягә үзем озатып куярмын.

...Ниһаять, ул кайтып җитте. Мең бәла белән яралыларны ташучы санитар поездына эләккән көннән соң ике ай дигәндә. Менә өенә кайтып җитәргә дә әллә ни күп калмады. Минһаҗ кышкы салкын томан аша авылы ягына карап тора. Шәфәкъ кызыллыгы кар диңгезенә ягылып, аны алсу итә. Күбесе җирдән чак калыккан, күп булса дүрт тәрәзәле авыл өйләре, карга төренеп, томан аша күрер күзгә чак шәйләнә. Кайберләренең морҗасыннан төтен күтәрелмәсә, анда кеше яши дип тә уйламассың. Соңгы вакытта биек таш йортларны, ләх җирендәге ныклы тормышлы хуторларны күреп гадәтләнгәнгәме, Рәсәйгә кергәч, күзләре җиргә түнгән салам түбәле йортларга өйрәнә алмый йөдәде. Тик күргәннәре эчен тырнаса да, болар үз иде, аныкы иде.

Исәпләп карасаң, чыгып киткәненә әле ярты елдан чак артык. Минһаҗ ир-атларның: «Кая гына бармый, ниләр күрми ир-егеткәй белән ат башы!» – дип җырлаганын ишеткәне бар иде. Күңеленә нигәдер шул сүзләр килде. Элек җырның сүзләренә игътибар ителмәгән дә. Хәзер менә әлеге сүзләр нәкъ аның турындадыр кебек тоелды. Егерме ике яшьлек сыңар куллы егет, озын юллар үтеп, мең мәртәбә үлем белән күзгә күз очрашып та, гомере бетмәгәч, туган җиренә кайтып җитте менә. Ата йорты кул сузымында гына. Туган җире бүген нинди генә хәлдә булса да, киләчәге имин, матур булыр, Аллаһы боерса! Егет шуңа ышанып кайтты бит. Ул кайткан җирләрдә әле һаман кан коела. Тик ул да мәңгелек булмас. Дөньялар тынычланыр.

Минһаҗ исән калганына сөенеп, гарип булса да, алдагы көне матур буласына өметләнеп кайтып килә. Илләр гизгән кеше күпне күрә. Гыйбрәт алырлыгын да, үрнәк булырдаен күрде. Менә ул да, күргәннәрне истә тотып, туган җирендә тормышын корып җибәрер. Чит җирләрдәге мул тормышка алыштырмады ул аны. «Мин кайттым! Мин исән! – дип кычкырасы килде Минһаҗның.

– Йа Раббым, нинди мәхшәрдә исән калырга насыйп иттең. Моннан да куркынычрак хәлләрнең дөньяда булганы юктыр. Иншаллаһ, сабак алырлык булды. Патшалар тиз көннәрдә, үзара килешеп, бу сугышны туктатсыннар иде кана. Бүтән кан коюларга юл куймасыннар иде. Рәхмәтеңнән ташлама, Раббым! Амин!

 

"КУ" 04, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев