Мөһер (хикәя)

Зәки менә ничәнче мәртәбә шушы чокырдан өскә үрмәләп чыгарга омтыла инде. Юк, булдыра алмый. Ерым бик тирән, яры текә. Җитмәсә, ярны кар баскан. Каршы якка сырынты итеп өйгән, һич кенә дә турыга менәрмен, димә. Ярар, әзрәк хәл алгач, тагы чыгарга тырышып карар. Чокыр эченә аркылы авып төшкән агачтан карны сыпырып төшерде дә, корсагы белән аркылы ятты. Исәбе шулай агачка сарылып бераз ял итеп алырга иде. Кирегә, егылып төшкән якка менәргә булыр иде дә ул, ярга ябышып үскән куакларга тотынып ничек булса да чыгар иде. Тик артта дошман. Дошманның да ниндие әле. Баштанаяк коралланган фашистлар.
Йоклап китмәс өчен үзенең үсмер чакта күргәннәрен исенә төшерә башлады. Алайса туңып үлүең ихтимал. Әйе, теге чакта лагерьдан качканда да, артыннан бастыручылар: «Тукта, атабыз!» – дип кычкырдылар. Шунда ул юл яздырыр өчен урман арасыннан бөтенләй кире якка, тайга эченә йөгерде. Җил аударган галәмәт зур нарат тамырлары астына кереп качкач, арттан куып килүчеләрнең сөйләшкәннәренә чаклы ишетеп ятты. Алар шул наратның теге очына утырып тәмәке тарттылар.
– Әллә кая китә алмый. Тагы утыз чакрымнан елга һәм уголовниклар лагере.
– Әйдә, шунда таба качсын. Без җайлап кына артыннан кычкыра-кычкыра барырбыз. Елганы барыбер йөзеп чыга алмый. Кичүгә килсә, сак тотып алачак. Атып ексак та, беркем дә беләсе түгел. Тайга зур. Әллә аюга очраган, әллә адашкан?
Эзәрлекләүчеләр ары китте. Ә Зәки качкан өненнән чыгарга куркып, озак ятты. Шуннан соң гына бар көченә кирегә, станса ягына торып йөгерде. Үзләре сөргендә яшәгән лагерь тирәсен яхшы белә иде. Шуңа да адашудан курыкмады. Бердән, шушы тирәдә күпме урман кистеләр, күпме агач аударып ташыдылар.
Ә хәзер аны беркем дә эзәрлекләми. Берәү дә куып килми. Тик алда, артта һәм кырыйда, гомумән, бар якта да дошман – фашист. Теләсә нинди вакытта 
гомереңне өзәргә мөмкиннәр. Сөргеннән качкан вакытта җәй иде. Хәзер кыш. Чатнама суык һәм билдән кар ерып барырга кирәк.
Зәкиләрнең частенә, чигенүче дошман артыннан эзәрлекләп барырга боердылар. Сугышта боерык үтәлергә тиеш. Һәм аларның часте дошманны эзәрлекләп, фашистлар корган капкынга барып кергәнен сизми дә калды. Дошман шундый астыртын ният белән чигенгән булып, аларны боҗра – капчыкка алдап кертте дә капчык авызын бәйләп тә куйды. Җиңел генә җиңүгә ирешәбез дип, алга ыргылган полк бөтенләе белән камалышта калды. Штаб белән бәйләнеш өзелде. Камаудан чыгарга тырышып, полк барча көчен сарыф итеп бетерде. Ашарга ризык, атарга патрон бетте. Калдык-постык көчләрне җыеп, боҗраны өзәргә тырышып карадылар. Юк, барып чыкмады. Үз өстенә команданы алган олы яшьтәге яралы капитан соңгы чиктә:
– Кем ничек булдыра ала, шулай үзебезнекеләр ягына берәмләп булса да чыгарга тырышыгыз, улларым, – диде.
Зәкиләр төнге өчләрдә дүртәүләп юлга кузгалдылар. Зәки лагерьдан качкандагы алымны кулланырга кирәклеген күңеле белән сизде. Шуңа да иптәшләрен чак үгетләп, кирегә, дошманның нәкъ каршысына алып китте. Дөресен әйтергә кирәк, барча яклап та дошман аларны уратып алган. Шуңа да фашистлар совет солдатларын артка, үзләре ягына чыгарга тырышачаклар дип, үзләре ягын ныклап сакламыйча капчык авызын зур көчләр белән буып тора. Җитмәсә, көне-төне көчле динамиклар аша:
– Рус, сдафайса! Будеш жить. Согрейшся. Будет шнапс. Будет фодка. Жиф будеш! – дип кычкыралар. Әле урыс такмакларын, әле Русанова җырларын яңгыраталар.
Алар төне буе, әле шуышып, әле билдән кар ерып атладылар. Күзгә төртсәң күренмәслек караңгы. Җитмәсә, ябалаклап кар ява башлады. Монысы әйбәт. Эз калмый. Иң курыкканнары – ялгыш фашистларның бу якны саклаган гаскәрләренә барып төртелү иде. Ул чакта үлем йә кулыңны күтәр. Тик берсенең дә әсирлеккә эләгәсе килмәде. Бар сиземләү тик колаклар белән генә. Шуңа да икенче көнне урманнан чыгарга ашыкмадылар. Тик туплар тавышын гына тыңлап, төнлә шул якка барырга кирәклеген чамаладылар.
Чолганыштан чыгарга тырышып, кар ера-ера барганнарына да атна үтте. Хәлләре бетеп, бер авыл кырыендагы урманда яттылар. Тагы кар ява башлады. Болай ятып туңып үләргә була дип, кар явудан файдаланып, авылны урап үттеләр үтүен. Кинәт аязып, кар явудан туктады. Сугышчылар яланда, үч төбендәге кебек ачык урында калды. Алда урман. Тик анда чаклы барып җитәргә кирәк бит әле. Торып йөгерделәр. Ач, хәлсез кеше күпме йөгерә ала инде? Алдан йөгергән Вася кулларын бутап, карга ауды. Башкалар шунда гына ату тавышын ишетте. Калганнар да карга чумды. Күрәсең, фашист снайперы булды. Шуннан авыл ягыннан немецлар миномёттан атып, алар яткан урынны утка тотып, сөрә башладылар. Зәки тәүге мина шартлаган чокырга тәгәрәде. Тәҗрибәле сугышчыларның, «снаряд бер урынга ике тапкыр төшми» дигән әйтемен белеп, шулай эшләде. Бераздан немецлар миномёт белән атуны туктаттылар. Зәки исән калды. Ә егетләргә күпме генә дәшеп караса да, алар җавап бирмәде. Күрәсең, һәлак булдылар. Яңа ел алдыннан фашистлар качкыннарны эзәрлекләп тә булышмады һәм башкача миналар да яудырмады. Беләләр иде, алда аларның төп көчләре урнашкан. Исән калучылар булса, йә туңып үләчәк, йә барыбер алдагы гаскәрләргә туры барып эләгәчәкләр.
Мина шартлаган чокыр тиз суынды. Фашистлар аларны эзәрлекләмәсәләр дә, бинокльдән карап торалардыр дип, караңгы төшкәнне көтте Зәки. Шуннан соң гына снаряд чокырыннан чыгып, алга шуышты. Шартлау дулкыны бүреген алып очырган иде. Аны эзләп тормады. Васяның бүреген алып, башына киде. Мәетне бераз кар белән күмеп, исенә төшкән доганы кабатлады. Өшегән иде. Шуңа да алга таба шуышып кына китте. Бераз баргач кына аяк-куллары язылып аягына басты.
Ә менә бу зәхмәтле тирән чокырга төнлә килеп егылды. Ничә сәгать чыгалмый азаплана. Чыгып җиттем дигәндә, кар белән бергә ишелә дә төшә, ишелә дә төшә. Аптырагач, чокыр буйлап ары китте. Менә таң да атты. Әйе, чокыр текә ярлы һәм тирән. Кар күкрәккә җитә. Юньләп атларлык та түгел. Һушы алынды егетнең. Утырып, хәл җыя-җыя атлады. Озак утырып ял итәрлек тә түгел, суык хәзер үк юешләнеп беткән киемне катырып өшетә башлый.
...Белмим, ничә яшь булгандыр аңа, әтисе белән Усман тегермәненә барганнар иде. Шул вакытта онлы чиләк эченә канатлары яшелле-зәңгәрле, ялтырап торган матур бер коңгыз килеп төште. Чиләктән чыгарга азапланса да, чыга алмый онга буялып бетте. Өскә менеп җиттем дигәндә генә, кырыйдан үтә алмый, кире эчкә егылып төшә дә куя. Зәки шул коңгызны күзәтеп, арба янына ни өчен чыкканын да онытты. Әтисе дә арттан килеп улының нәрсәгә аптыраганын карап тора икән. Шуннан ул Зәкигә:
– Улым, син аңа чыгарга ярдәм ит. Мөгаен, өенә кайтырга ашыгадыр. Оясында балалары көтеп торадыр. Тере җан иясе бит.
Шуннан соң гына Зәки коңгызга әрем сабагы сузды. Коңгыз шул сабакка үрмәләп менеп җитте дә канатларын җәеп фырылдап очып та китте.
– Әти, аларның да балалары буламыни?
– Була улым, була. Һәр җан иясенең баласы була. Шуңа да юкка-барга тере җан ияләрен үтерергә ярамый. Хәтта суга төшеп бата башлаган кырмысканы да коткарырга кирәк. Рәхмәт әйтер, савабы булыр.
– Ә алар рәхмәтне ничек әйтә?
– Алар әйткән рәхмәтне без ишетмәсәк тә, Аллаһ ишетә. Аллаһ күрә.
– Шуннан?
– Шуннан шул, фәрештәләр гамәл дәфтәреңә язып куя. Һәм сиңа кыенлык килгәндә, фәрештәң үзеңә ярдәм итәр. Тор, улым, тор! Алга атларга, бу чокырдан чыгарга кирәк. Тырышсаң чыгасың.
Шушы сүзләрдән Зәки дертләп уянып китте. Гаҗәеп төш. Бала чагында булган хәл ничек итеп исенә төште. Өши башлаган иде. Алга атларга кирәк. Ул юлын дәвам итте. Урман бетте. Менә чокырның сөзәгрәк күренгән урыныннан яңадан өскә үрмәли башлады. Ярый мылтыгын ташламаган иде. «Үлсәгез дә, коралыгызны кулыгыздан ычкындырмагыз», – дип, старшина катгый кисәтте шул. Мылтыгын ярдагы каты карга кадый-кадый шуңа тотынып өскә үрмәләде. Әйе, аста – тигездә кар йомшак. Ә сырынты булып өелгән кар каткан. Кул- аяклар белән генә эз салып менәрлек түгел. Мылтыкның штыгын салдырып баскыч кебек киртләчләр ясады. Тик чокырдан менеп җиткән урында кар өй кыегы кебек аска салынып каткан. Шул урыннан һич кенә дә менәрлек түгел. Сапёр көрәген юкка ташлап калдырдылар. Менә хәзер бик ярап куяр иде.
Зәки яңадан төшен уйлады. Теге чакта коңгыз да бит чиләк киртләчен менә алмый азапланды. Әле менә үзе шулай азаплана. Их, көрәге булса, күптән чыгып җиткән булыр иде. Штыгы белән салынып торган каты карны казырга кереште. Озак азапланды. Кичке якта чак өскә чыга алды. Хәле бетеп, кар өстенә ауды.
Алда юан гына ялгыз каен үсә икән. Шуны күрде һәм, ичмаса коры 
ботакларын, тузын алып учак кабызырмын дип, шул каенга таба шуышты. Кесәсендә кат-кат кулъяулыгына төрелгән шырпысы һәм бил каешына асылган кечкенә казаны бар иде. Каен кырыендагы карны казып, үзенә оя сыман урын әзерләде. Кичке якта ут әллә кайдан күренә, шуны чамалап, чокыр ясады. Көчкә учак кабызып, кар эретте. Лагерьда чактагы хәлләрне уйлап, алдан ук кесәсенә жыйган чыршы ылысларын кайнаган суга салды. Ылыстан ясалган чәй әче һәм тәмсез. Әмма файдалы. Тайгада алар ачыгу – сусауны шушындый әче чәй белән баса торган иделәр. Эченә җылы керде. Нык арудан һәм ачлыктан бөтенләй хәле бетте. Шушында азга гына булса да, сузылып хәл алырга уйлады. Һәм утырган килеш оеп йокыга талды.
– Тор! Нәрсә эшләп йоклап ятасың? – дип, әтисе яңагына китереп сукканга, дертләп уянып китте.
– Юк, мин йокламыйм. Әзрәк хәл алырга гына утырдым, – дип әйтергә чамалады. Булдыра алмады. Суыктан яңаклары туңа башлап авырта икән. Сөргендә мәрхүм булган әтисенең рухы аны шулай уяттымы? Күрәсең, аның рухы шулай саклап килә. Болай уйлау иргә хәл кертте. Таңга таба тагы кар ява башлады. Ул бозланып каткан киемнәрен кыштырдата-кыштырдата алга атлады.
Эт өргән тавыш колагына чалынып китте. Алда берәр авыл иде, ахрысы. Шул якка карап атлады. Саграк булырга кирәк. Чолганыштан чыгам дип, фашистлар авызына барып эләккәнеңне сизми дә калырсың. Ниһаять, авыл күренде. Һәм колагына тонык кына булып, дошман солдатларының көлгәне һәм сөйләшкәннәре ишетелде. Туктап, тизрәк карга чүгәләде. Аяк астындагы карны тазартып, урынын тирәнәйтте. Шунда гына башын чак күтәрә биреп, тирә-ягын күзәтергә тотынды. Чамалап алды, каршыда ныгытылган немец позицияләре. ДОТ һәм башка корылмаларын да күреп алды. Пулемёт нокталары ул барган якка каратып эшләнгән. Тиз төшенде: безнең гаскәрләр шул якта булырга тиеш. Тик дошман позициясе кырыннан ничек үтеп китәргә? Кичне көтәргә булды. Әйтүе генә рәхәт. Ә көтә башласаң, шыкраеп туңасын. Аркасындагы биштәрендә старшина биргән ак эчке ыштан белән күлмәк тә барлыгы исенә төште. Алар бик зур размерда булганга күрә ир аларны кимәгән иде. Кире алыштырырга баргач, старшина:
– Ярый солдат, булганына канәгать бул. Мунчада берәрсе белән алыштырырсың. Тагын өстәп, простыня белән мендәр тышы да бирәм әле. Барыбер юкка чыгып, әрәм булалар. Күпме кеше һәлак булды, болар шуларның өлеше. Ал, ал барыбер кирәге чыгар. Соңыннан рәхмәт тә әйтерсең әле, – диде.
Менә ярап куйды. Ак күлмәк-ыштан зур булса да, аларны чак шинель тышыннан кия алды. Артык шинель чабуын кисеп ташлады. Бүреге өстеннән мендәр тышын урады. Ак япманы шәл кебек ябынып, калган очын биленә бәйләде. Шулай итеп бөтенләй акка уранды. Болай җылырак та булып китте. Шәп маскировка!
Караңгы тиз төште төшүен. Тик күз бәйләнүгә дошман үз позициясе каршындагы ачык яланны бертуктаусыз яктырткыч ракеталар атып яктыртырга тотынды. Исән калыйм дисәң, ничек тә бу тирәдән ераграк китәргә кирәк. Үзебезнекеләр дошман позициясенең каршы ягында булырга тиеш. Һәм Зәки түземлеген җыеп, шул якка кар ерып шуыша башлады. Зиһененең әллә кайсы күзәнәкләре белән аңлады. Шушы урыннан фашистларга сиздермичә үтә алса, исән калырына ышанды. Әйе, ышаныч һәм өмет зур көчкә ия. Шуңа да безнең халык, «өметсез – шайтан», ди. Исендә калган догаларны укып, алга шуышты да шуышты. Ә яктырткыч ракеталар берсе артыннан икенчесе, ниндидер даими ритм белән оча торды. Чамалап алды, кайсы чакны берсе сүнгәч, икенчесен унбишне санаганнан соң очыралар. Кайсы чакны егермене дә санап өлгереп була. Күккә очырылган ракеталарның яктылыгы тәмам сүндем дигәндә генә, тиз-тиз шуышырга кирәк. Үч иткәндәй, кары да яумый, җиле дә юньләп исми. Авыз гармуны тавышы һәм немецларның аңа кушылып, ниндидер, чатлы-ботлы җыр сузганы ишетелде. Менә гармун белән җыр тавышы да туктады. Күрәсең, дошман үзенең Яңа елын бәйрәм итә иде.
Зәки барча сизгерлеген колагына күчереп, шул тавышларны тыңлый-тыңлый, әле туктап, әле шуышып, дошман кырыннан үзебезнекеләр ягына үтеп китеп бара. Йөрәк аның саен ныграк дөпелдәде. Менә тагын кырыйда гына немецларның шаркылдашып көлгәннәре, авыз гармунында уйнап, җырлашканнары да ачыграк ишетелә башлады. Ара, күп дигәндә, йөз метрлап кына булыр. Дошман тавышлары таңга таба гына тынды, позицияләре артта калды. Шулай булуына карамастан, ул аягына басып атларга курыкты.
Урман башланды. Шунда гына аягына торып басты. Җылынырга һәм кипшенергә учак якса, башкача торып китә алмаячагын аңлады. Инде хәзер ничәнче көн шулай барганын да чамалый алырлык хәлдә түгел иде. Аңа хәзер тормышы, гомере буе шушылай күкрәктән кар ерып алга барудан гына тора төсле. Ниндидер эчке тоемлавы туктамаска кушып, алга әйдәде, туктаса – һәлак булачак. Шуңа да ничек кенә булмасын, алга барырга кирәк. Агач кәүсәләренә сөялә-сөялә ял итеп ала да, тагы алга атлый. Адымы да инде ташка үлчим. Әллә йөз адым атлый, әллә унны. Үзенең адымнарын да санап барырлык хәлдә түгел.
Кайдадыр еракта кыңгырау тавышы ишетелеп китте. Зәки бу тавышны саташа башладым ахры, дип кабул итте. Мөгаен, үлем алдындагы саташудыр инде. Әҗәл шулай туйдагы кебек киләме икән әллә? Картәнисе әйтә иде: кешенең өч туе була дип. Имеш кеше туганда бер туе. Өйләнгәндә икенче туе. Ә инде әҗәле җиткәч, өченче туе була. Барысы да бәйрәм инде, дип сөйли иде. Менә өченче туе – әҗәл туе да җитте, ахры. Кыңгырау тавышы якынайганнан якынайды. Зәки аңа игътибар итмәскә тырышып, алга атлавын белде. Салкыннан биткә, кашларга бәс утырган. Ул гына да түгел, шул бәсләр эреп бозга әйләнеп, менә ничә көн кырынмаган сакал-мыекларына каткан. Хәтта башын борып артка карар өчен дә барча гәүдә белән борылырга кирәк. Ул, әйтерсең лә, курчакка әверелгән иде. Шуңа да тирә-якны чамаларлык булмыйча, тик алдында күренгән чираттагы наратка таба атлавын гына белде. Аягы катыга килеп баскач кына, ниндидер юлга килеп чыкканын аңлады. Менә дугасына кыңгырау таккан бер атлы да борылыштан күренде. Монсы инде саташу түгел иде. Зәки кычкырырга теләде. Тавышы чыкмады. Ат, бу бозга каткан адәмне кинәт күрүдән өркеп, читкә тайпылды. Шунда гына чанадагы адәм аны абайлап алды. Атын көчкә тыеп туктатты. Чанасыннан коралын алып аңа төбәде дә:
– Тукта! Атам! – дип кычкырды.
Бозга төренеп каткан һәм мылтыгына таянып, аягында чак басып торган адәмнең кузгалырга да рәте юклыгын чамалап:
– Ташла коралыңны! – дип кычкырды.
Зәки үзенең винтовкасын ташларга чамалады. Тик кулындагы юеш бияләе мылтык көбәгенә каткан. Кулын ычкындыра алмады. Икенче бияләен салып, мылтык тоткан кулын көчкә винтовкасыннан ычкындырды ычкындыруын, тик таянып торырга терәк булмагач, гөрселдәп җиргә ауды. Хәле бөтенләй беткән иде.
Атлы өстендәге толыбын салып, чанага җәйде. Кемнедер яман сүгенеп 
әрли-әрли, бу бозга шыгырдап каткан сугышчыны өстерәп, чанасына салды. Нык талчыккан һәм һушын югалтыр дәрәҗәгә җитеп арыган Зәки саташулы йокыга талды.
Ә кыңгырау әле дәртләнеп, әле моңсуланып шалтырап-зыңгылдап, зарлана-зарлана үзенең көен көйли. Юк, ул йокламый икән дә инде, ә кәләше Зөһрә белән язылышырга китеп баралар түгелме? Әйе, Зөһрәсен чак кулга төшерде ул. Яшьләр бер-берсен инде күптән яратышып йөри.
Сөлге алырга дип баргач, булачак кәләшенең әтисе каршы килеп шундый шарт куйды:
– Син, улым, башта колхозга кер! Ничек итеп кулак малаена кызымны бирим, ди? Сезнең гаиләгә кулак дигән мөһер сугылган бит. Шул мөһерне юып ташлап, аңардан котылырга кирәк. Сөрелгәннәр өчен кыз үстермәдем. Улым, үпкәләмә миңа. Мөһерле кешене яңадан тагы сөргенгә җибәрергә мөмкиннәр. Әнә урта урамдагы Шәйхетдин Мөтәвәлине өченчегә озаттылар. Ә мин Зөһрә кызымны синең белән бергә Себергә җибәрүләрен теләмим.
Шуннан соң Зәки икенче көнне үк колхоз идарәсенә төшеп, гариза язды. Җомга көн килерсең дип, кайтарып җибәрделәр. Җыелышка аны да чакырдылар. Гаризасын укып ишеттерделәр. Һәм карар кабул иткәндә, Зәкигә йорт алдында көт, дип чыгып торырга куштылар. Ә егет барысын да алдан уйлаган иде. Колхозга алмасалар, Зөһрәсен алып, бөтенләй авылдан чыгып качарга ният корды. Кыз да егетнең бу тәкъдиме белән риза иде. Икәүләшеп, йә Урта Азия якларына, йә Магнит төзелешенә качарга булдылар. Колхоз идарәсендә күпчелек халык түбән очлар. Ә ул очта гомер-гомергә ярлы-ябагай яшәде. Һәм алар гел югары оч, хәлле яшәгән очка үч тотты. Ә бит Зәки уңган, данлыклы Тукай бабай нәселеннән. Шуның аркасында нахакка сөргенгә дә куылдылар түгелме соң? Аның барча туганнары, барча нәсел-ырулары уңган һәм булдыклы. Зәкиләр караңгы таңнан торып, басуга эшкә йөгерә. Алар эш бетереп, иртәнге чәйгә кайтканда, ялкаулар яңа торып, капка төпләренә чыгып утыра. Ә аларга алай капка төбенә чыгып, башкаларның эшләгәнен күзәтеп, гайбәт чәйнәп утырырга форсат тимәде. Алар аны белмәделәр. Уңганнар эш бетереп, басудан кайта. Ялкаулар йокы туйдырып, күләгәдә ята.
Егетнең уңган нәселдән икәнен белгәнгә күрә генә, Зөһрәнең әтисе егеткә кызын бирергә ризалашты. Язмышы кайсы якка борыласын озак көтте егет. Һәм менә йомышчы малай чыгып, аңа керергә кушты. Җыелыш бер тавыштан ук булмаса да, аны колхозга алырга дигән карар кабул итте. Азактан гына белде егет, бабай буласы кеше дә, булачак каенагасы да кайбер каршы төшәчәк кешеләрне алдан үгетләгән булып чыкты. Яңа елда туйлары булды. Менә шунда кыңгыраулар тагылган атларда, бизәкле артлы чанада язылышырга китеп баралар түгелме сон?
Ә ат Исмәгыйль карт айгыры нәселеннән. Андый ажгырып торган айгыр якын-тирә авылларда да юк иде. Исмәгыйль карт – сәүдәгәр. Айгырны казакъ якларыннан алып кайткан. Айгыр үзе юк инде. Авылда янгын вакытында янып һәлак булды. Ул җәйне бик күп өйләр янды. Менә янгын Исмәгыйль карт йортына да якынаеп килә. Өйдән булдыра алганча мөлкәт – җиһазны чыгардылар. Ирләр абзардагы айгырны чыгара башлаганнар иде, Исмәгыйль карт кырка каршы төште. «Тимәгез айгырга! Янсын!» – диде. Барча халык ах итте! Картны тыңламыйча, айгырны жәлләп, абзар ишеген ачарга бара башлаган берничә егеткә Исмәгыйль балтасын күтәреп каршы чыкты.
– Тимәгез! Янсын!

Ут ялмап алган абзар эчендә айгыр кешни-кешни янды. Һәм барчасын аптыраткан Исмәгыйль карт үзе айгыры янганны күз яшьләренә манчылып, елый-елый карап торды. Аннан бигрәк иң гаҗәбе: абзар эчендә айгыр янганнан соң, янгынны бу якка куалаган җил тынып, кирегә борылды. Гүләп янган утның кинәт хәле бетеп, бөтенләй басылды, өйгә сикермәде. Янгынның иң соңгы корбаны шул абзар белән бергә янган айгыр булды. Ә бит авылның бу урамы бөтенләе белән янып бетәргә тиеш иде. Шулай итеп, янгында егермедән артык өй көлгә әйләнде.
Авылдагы барча халык, үзенең нәсел айгырын тереләй утта яндырган Исмәгыйль картны каһәрләде. Ә карт бер сүз дәшми кара көеп йөрде. Тик ниндидер бер мосафир карт бу хәлне ишеткәч:
– Дөрес эшләгән. Югыйсә авылыгыз утта янып бетәсе булган. Һәрбер олы янгын, йә булмаса зур афәт үзенә корбан алмыйча туктамый. Юкка кешене каһәрләмәгез. Ул авылны янгыннан коткарып калу өчен айгырын да кызганмаган. Аңа рәхмәт әйтергә генә кирәк, – дигән, имеш.
Картка рәхмәт әйтүче булгандырмы, юкмы, анысы билгесез калды. Тик шул мосафир сүзләреннән соң, авыл Исмәгыйльне каһәрләүдән туктады.
Менә әле Зәки шул айгырның нәселеннән булган бия жигелгән бизәкле артлы чанада үзенең сөйгәне Зөһрә белән кочаклашып, силсәүиткә язылышырга китеп баралар түгелме? Бик сирәк атлар гына дугадагы кыңгырау чыңына туры китереп баса-баса биеп юыртырга сәләтле. Әле дә менә шул Исмәгыйль картның айгыр нәселеннән калган бия малы, кыңгырау көенә туры китереп, карны тояклары белән тупырдатып, юырта да юырта. Зәкигә рәхәт. Ул ниндидер саташулы чынбарлык арасында изрәп, йоклар-йокламас, Зөһрәсенең итәгенә башын салган да, шул кыңгырау көенә биеп барган атның назлы моңын тыңлый.
Ат идарә йорты алдына килеп туктады. Толып астында изрәп, кыңгырау моңын тыңлап баргандагы ярым саташу бүленде. Алар ниндидер өй алдына килеп туктаганнар икән. Кыңгырауның тынып калуы ирне кире фани дөньяга кайтарды. Ул өстенә ябылган толыпны ачып, торып утырырга чамалады. Булдыра алмады. Өй эченнән бер хәрби чыгып, Зәкигә өйгә керергә кушты. Ирнең хәле юклыгын күреп, ат хуҗасы аны күтәреп торгызды. Шуннан соң аны кемнәрдер култыклап, өйгә алып керделәр. Өстәл артында майор чинындагы бер җитди генә хәрби түрә утыра. Ул бик тә дорфа итеп:
– Нинди куркылык алып килдегез?
Ат хуҗасы хәлне аңлатып бирде. Ә майор күзләреннән ут чәчеп:
– Смирно! Совет солдаты бит син. Илнең бөтен кораллы көчләрен хурлап, нинди хәлгә төшкәнсең. Үзең доклад яса! Ну?!
Зәки әзрәк һушына килә башлаган иде. Иң шатланганы – ул үзебезнекеләр ягына чыга алды бит. Ничек итсә итте, совет ягына кайтты. Исән калачагын аңлап, шатлыктан елап җибәрде. Тик аның елаганын беркем дә сизмәде. Җылы өйдә сакал-мыекларына каткан бәс-бозлар эреп, идәнгә тама башлады. Ир, хәрби устав кушканча кулын чикәсенә терәп, доклад ясарга чамалады. Тик киемнәре боз булып кату сәбәпле, кулын күтәрә алмыйча, көчкә күкрәге турысына гына китерә алды. Авыз эченнән үзенең кем булуы турында нәрсәдер мыгырдады. Аның нәрсә әйтергә теләгәнен берсе дә аңламады. Майор тагы да катырак:
– Нәрсә җебеп төштең? Шушындый хурлыкка калганчы атылып үләргә иде! Монда авыз эчеңнән мунчала чәйнәп торасың.
Һәм кырыендагыларга:

– Чишендерегез үзен. Карап карыйк әле, нинди кошчык, нинди лазутчик икән? Әллә фашист шпионымы?
Кырдагылар Зәкинең өс киемнәрен салдырырга чамаладылар. Тик өстәге барча кием боз булып туңган. Салдырырлык түгел. Шуннан киемнәрен пычак белән кискәләп салдырдылар. Майор кырдагы утыргычка утырырга кушты. Атлаганда ул кадәр туңмаган кебек чалбар шыгырдап каткан, шуңа да ир көчкә урындыкка утырды. Өс киемнәрен салдыргач кына азрак кеше рәвешен алды. Тирә-ягына каранды. Борынына пешкән бәрәңге һәм сохари исе килеп бәрелде. Ирексездән ир иреннәрен ялап куйды. Үзе дә сизмәстән:
– Пич кырыендагы менә бу капчыктан әзрәк сохари бирегез әле. Бик ашыйсы килә, – дип куйды.
Ир үз тавышын үзе танымады. Хәтта бу сүзләрне мин әйттемме, әллә башка берәүме дип дертләп китте. Ишек кырында торган ат хуҗасы, сохари алырга дип капчыкка үрелде. Өстәл артында кәгазьләр актарган майор:
– Отставить! Аннары. Башта белик әле, кем син? Ашатыргамы, әллә чыгарып атаргамы?
– Ичмаса берәр кабымлык кына булса да, ашарга бирсәгез иде. Аннан чыгарып атсагыз да, мин риза, – дип куйды, инде тәмам өйнең җылысын барча тәненә сеңдерә башлаган Зәки солдат.
– Молчать! Ишь, аңа ашарга кирәк икән. Үлмәссең әле...

 

Хикәянең дәвамын "Казан утлары" журналының 9 нчы санында (2020 ел) укый аласыз.

"КУ" 9, 2020

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: