Матәм (хикәя)

Халык. Халык шактый җыелган иде. Әхтәм уйлаганча, дөресрәге, Әхтәм теләгәнчә үк булмаса да, шактый. Әнә, койма тирәсендәге агач күләгәсендә төркем-төркем авыл кешеләре җыелып тора. Әнә, Гафиятнең йорты каршында туктаган автобус күләгәсенә Казаннан кайткан сәнгать әһелләре чүмәшкән. Шунда ук ишекләрен ачып куйган берничә җиңел машина да бар. Әхтәмгә, мөгаен, аларга кушылырга кирәктер инде. Тик... Ул тирәдәге беркемне дә күрәсе, сөйләшәсе килми. Аларның нәрсә сөйләгәннәрен болай да чамалый. Һәркем Гафият белән никадәр якын булуын, аның аңа биргән бәясен күпертеп-күпертеп сөйлидер. Гадәттә, танылган шәхесне озатканда шулай була. «Ул миңа болай диде...», «Ул мине югары бәяләде», «Без аның белән...»

Кешесе күп булмаса да, автобусның зурысын алганнар тагын. Хәер, эссесе тынга каба торган җәй челләсе икәнлекне исәпләсәң, кешесе алай аз да түгелдер. Шулай да Әхтәм күбрәк булыр дип көткән иде. Дуслары күп иде бит Гафиятнең. Артык озын булмаган гомер юлында югалтып бетергән икән... Бетергән. Бетергәнен белә бит инде Әхтәм. Нигә аптыраган була? Әле күптән түгел генә, соңгы күрешүләренең берсендә, үзе үк әйтте бит: «Дуслардан бер син калдың, син генә чын дус булгансың икән», – диде.

Гомер буена юлдаш булып барган чын дуслар күп булмый икән шул. Әхтәмнең үзенең кеме калды? Гафият. Әйе, бердәнбер ул булган икән. Ә бит алар гел-гел күрешеп, аралашып та яшәмәделәр. Берара бөтенләй ераклашкан кебек иде. Соңгы вакытта гына кабат студент елларындагыча якынайдылар. Дуслык сынавын икәү генә кичә алганнар иде.

Студент елларында алар өч дус булды: Әхтәм, Гафият, Атлас. Атлас... Ефәк егет! Килер микән? Килә алыр микән? Оялмыйча... Һе, авыр хәлдә ул хәзер, ә?! Килми калса, биләгән вазифасы ирек бирми. Килсә... Ни йөзе белән? Урынбасарын җибәрер микән? Анысы да инде... Ни дияр? «Талантлы рәссамыбызны югалттык», – дияр инде. Төче сүзләр сөйләр. Кадерен белмәдек, димәс. Ә, бәлки, дияр... Эштән сөреп чыгардык, куып җибәрдек, канатларын кистек, дип әйтә алмас. Дөресен Әхтәм әйтер. Сүзләрен уйлады инде. Кеше кадерен исән чагында белергә кирәклеген әйтер. Ә хәзер... Хәзер Гафияткә инде барыбер. Барыбер микән? Монысын тәгаен генә берәү дә әйтә алмый. Җан барысын да күреп тора, диләр бит. Имеш... Бәлки, чынлап та...

– Әле берәр сәгатьсез кайтмаслар, бар, наный, өйгә кереп утырып тор. Башыңа эссе сугар.

Чирмеш хатынына тартым йөзле апа... Апамы, әбиме? Олы яшьтәге хатын-кыз инде.

– Рәхмәт, күләгәдә түзәрлек.

– Озак бит әле. Өйдә җарау. И-и-и, нинди өй җиткергән иде бит. Үз куллары белән. Апа кеше чөеп бәйләгән яулык очы белән күз яшьләрен сөртеп алгандай итте.

– Сез... Гафиятнең...

– Күршесе. Күрше апасы мин. Син... үзең...

– Дусты.

– И-и-и, дуслары күп иде инде.

Бердәнбер! Юк, апага әйтеп тормады. Нишләптер, күренекле кешенең дуслары күп була дип беләләр. Ә Гафият танылган кеше иде.

– Кайткан! Күрдеңме?

Күрше апасы янына килеп баскан чандыр хатын өй ягына ымлады.

– Ә шулмыни әле ул? Улмы, түгелме, дип караган идем аны. Әхтәм дә, ирексездән, хатыннар ым каккан якка күз ташлады. Җете кызыл чалбар кигән озынча гәүдәле ханым «Opel» машинасыннан ниндидер төргәкләр алып маташа иде.

– Кайтучылар булыр инде хәзер. Өй бар бит. Машина...

– Өй дип... Моңа берни эләкмәс, язылышмаган бугай алар. Просто, туры килгәндә торганнар инде шунда...

Чандырның сүзен Күрше апа бүлде:

– Торганнар дип... Соңгы арада монда да кайткалап йөрде ул үзе. Язылышмаса ни! Кем белә аны, ир-атны җебегән вакытында үз җаена салып җибәрергә осталар була. Васыятьнамә яздырып куйган булса...

– Һе, булыр анысы! – Аркасын агачка терәп чүмәшкән ир-ат авыр сулап куйды.

– Кызы бар бит әле моның. Закунный.

– Күренми әле кызы.

– Моргтан ул алып кайтасы, ди.

Кай арада җыелып өлгерде әле болар? Әхтәм белән Күрше апа икәү генә ышыкланып торган каен күләгәсендә бер көтү кеше иде инде. «Кызыл ыштан» әллә кайчан өйгә кереп китте, мондагылар әле һаман аны тикшерә. Гафиятнең малын бүлә.

– Беренче хатыны да кайтыр микән?

Әһә, Гөларага да барып җиттеләр... «Кызыл ыштан»ны калдырып, инде аның сөякләрен саный башладылар.

Гөлара... Кайтам, диде. Юлда ул. Кайтып җитәргә тиеш. Ялга киткән булган. Кипрга. Барып ике көн үтүгә, шушы хәбәр. Әхтәм шалтыратканда белә иде инде. Зинһар, көтсеннәр, кайтып җитәм, диде.

Юк, Әхтәмнең Гөлара турында, Гафият белән аларның үзара мөнәсәбәтләре турында авылдашлар уйлап чыгарган уйдырмаларны тыңларлык көче юк иде. Шыпырт кына өйгә юнәлде.

Узган яздан бирле никадәр үзгәреш монда! Бакчасы да ялт иткән. Эшләп тә караган икән Гафият! Әле узган язда күтәргәннәр иде бураны. Өмә белән. Әхтәм дә кайтты. Көз җиткәч, Гафият тагын чакырган иде үзен. «Өйне түбә астына керттем, кайтып күр», – дип. Вакыт... Алдый безне вакыт. Куалый. Туктап, сулу алырга, якыннарың белән аралашырга, дөньяның матурлыгына сокланырга да ирек куймый. Хәер, вакыт микән, үзебез микән? Туктап торыйм, дисәң... Тукта, кара як-ягыңа. Багышла бер көнеңне якыннарыңа. Юк... Йөгерәбез. Менә... Туктады Гафият.

Тыштан җыйнак кына күренсә дә, өй эче шактый иркен иде. Нарат исе аңкып торган салкынча өйгә килеп кергәч, сулу киңәеп киткәндәй булды. Җәй челләсенә кысылган тын юллары ачылып китте.

Алгы якта кайнашкан берничә хатын-кыз Әхтәмне өй түренә озатты. Монда да күбрәк өлкән яшьтәге хатыннар җыелган. Кемдер диванда, кемдер дивар буена тезеп куелган урындыкларда утыра.Тавышларын басып кына гәпләшәләр. Болар белән кул биреп күрешеп чыгасы микән, дигән уеннан бүлеп, түрдәрәк урнашкан ике ир-ат Әхтәмне үзләре янына дәшеп алды. Хатын-кызлар белән баш кагып исәнләште дә ирләр янына узды Әхтәм. Алар белән кул биреп күреште. Күрешкәндә генә танып алды, ир-атларның берсе узган язда бергәләп өй күтәрешкән егет иде. Егет димәсәң... Кырыктан өстәдер инде. Күренеп тора, салырга ярата торган кеше. Күз төпләре шешенгән. Гәүдә дә салынып төшкән. Авыл җирендә, эчү хакына кешегә авыр эш эшләп йөрүче мәхлуклардан бу. Гафиятнең ерак туганы иде кебек. Икенчесе, пөхтә киенгәне, йөзенә сары сарганы... Әйе, әйе, Гафиятнең бертуган абыйсы. Шактыйдан теге чир белән интегә. Диагнозын белгәч, и, кайгырган иде Гафият. «Бердәнбер якын туганым... Инде ул да...» – дип. Ул исән әле. Ә Гафият...

Өй диварларына эленгән модернизм стилендәге картиналар Гафият булып сөйләп торалар иде. Әхтәмгә шулай тоелды. Әхтәмнең игътибары картиналарда икәнлеген күреп, абыйсы зәгыйфь тавыш белән әйтә куйды:

– Иллә дә оста төшерә иде бит ул рәсемне. Кеше дисәң, тач үзе. Табигать дисәң... Җил искәнне дә тоясың инде менә... Шул хәтлек чын итеп ясый. Ул атлар! Менә шул атларның холыкларына кадәр күрсәтә инде.

Соклану да, горурлану да, үкенү дә бар иде аның сүзләрендә. Ә иң көчлесе – яклау иде. Янәсе, карама син бу аңлаешсыз нәрсәләргә. Бу аның саташуы гына. Ул бит оста иде. Ясый белә иде. Саташты...
Саташты. Күпләр аны шулай дип уйлады шул. Күпләр аңламады. Аңлаучылар... Аңламаганга сабышты. Көнләште. Заманча сәнгать белән мавыгып киткән Гафият күпләргә аңлаешсыз тоелган әлеге юнәлешкә шундый тирән керде... Бу аныкы иде. Рух халәтен, яшәешкә, системага булган дәгъвасын шул юл белән әйтеп бирә алырына ышанды ул. Аның мөмкинлекләрен аңлады. Заманча сәнгатькә кагылышлы иң кызыклы, көчле күргәзмәләрнең кураторы да ул булды шәһәрдә. Тора-бара үзенең күргәзмәсен оештыру уе белән яна башлады.

– Күргәзмә залын карап, һәр картинаның урынын тәгаенләп чыктым. Шундый күргәзмә булачак! Эшләр артык күп кирәкми, әмма һәрберсе үз урынында... – дип, дулкынланып сөйләгән иде Әхтәмгә. Күзләре яна.Чыпчынлап бәхетле иде Гафият бу минутларда. Тик күргәзмә булмый калды. Аңа каршы чыгучылар табылды. Имеш, халык йөрмәячәк. Әле иртәрәк. Кем каршы чыкты диген? Атлас!!!

Югыйсә Атлас бу кәнәфиенә Гафият ярдәме белән утырды. Чираттагы корылтайда яңа рәис сайланырга тиеш иде.

– Атласның рәис буласы килә, – диде Гафият. – Яшьләр миңа тавыш бирсә, үтәчәкмен, ди.

Ә Гафиятнең яшьләр арасында дәрәҗә зур. Яраталар аны яшьләр. Ышаналар аңа. Атлас – карьерист, система кешесе. Яшьләр аңа тавыш бирергә ашкынып тормый.

– Ә үзең... нәрсә? – диде Әхтәм.

– Атлас булсын. Үзебезнең егет бит. Безгә шундый кеше кирәк. Өстәгеләргә сүзе үтә. Алайса, берлекнең дәрәҗәсе булмый, эш бармый. Яшьләргә дә шулай дип аңлаттым. Тик аларда яшьлек максимализмы көчле. Нишләрләр...

Үтте Атлас дус. Әйе, алар өч дус иде. Институтта бергә укыдылар. Архитектор булырга. Арадан Әхтәм генә сайлаган һөнәренә тугры калды.

Гафият белән Атлас институтка сәнгать училищесыннан соң килделәр. Әхтәм Гафият белән ничектер бик тиз дуслашып китте. Ә Атлас... Беренче күрүдән үк ошатмады аны Әхтәм. Шома егет. Гафияткә тагылган үзе! Гафият дус иткәч, Әхтәм дә кире кага алмады. Студент елларын өч дус булып кичтеләр.

Укып бетергәч, юллар үзләреннән-үзләре аерылды. Гафият белән барыбер дә ниндидер эчке якынлык тотып торды. Ә соңгы өч елда бөтенләй якынаеп киттеләр. Гафиятнең бик авыр чоры иде.Үзе әйтмешли, Атлас күргәзмәгә «крест сукканнан» соң, сүзгә килеп, Гафиятне эшеннән дә алдырган иде. Әхтәм аны авылына кайтып тапты.

Эш телефоныннан «Гөлара әле бу!» дигәнне ишеткәч, аптырап киткән иде Әхтәм. Гөлара әле бу! Әйтерсең лә, кичә генә сөйләшкәннәр. Ике дистә ел күрешмәгән-белешмәгәннән соң, шулай гади генә... Гөлара әле бу.

– Гафиятне ишеттеңме?

– Юк, ни булган Гафияткә?

– Эшеннән куып чыгарган... Дусты. – «Дусты»н аерым басым ясап әйтте. Кайсы дусты икән дип икеләнер урын калдырмады. – Авылда ята, ди, эшсез. Гөлназ, безнең кыз, кайтып килгән иде. Әхтәм, аңа синнән башка ярдәм итәр кеше юк.

Сөйләшә торгач белде, хан заманында аерылышкан булсалар да, Гөлара Гафиятнең тормышыннан хәбәрдар икән. Хәбәрдар булуы аңлашыла, уртак кызлары бар. Аерылышсалар да, бала бүлмәгәннәр, ике арада үскән кыз. Ә менә үзенең тормышын корган, күпләр кызыгырлык итеп яшәп яткан Гөлараның элекке ире өчен шулай борчылуын башына да китермәс иде Әхтәм. Башына китерергә... Ул турыда уйлаганы да булмады аның. Күптән узган хәлләр бит.

Соңгы курста укыганда йөреп китте Гафият Гөлара белән. Дискотекада танышканнар. Университетның тулай торагында. Кыз шунда чит телләр бүлегендә укый икән.

Матур иде Гөлара. Җыйнак кына, чандыр гына кыз. Күзләре... Күзләренең төсен хәтерләми Әхтәм. Елмаеп торганы гына истә. Әйе, әйе, күзләре гел елмаеп, ике бит алмасы янып тора иде. Матур кызларның җилбәзәк булып чыгу ихтималын да уйлады. Ә бу төпле, акыллы. Гафият үлеп гашыйк иде инде! Матур йөрделәр. Өйләнештеләр. Туйда шаһит итеп, Гафият Әхтәмне сайлады. Сиздермәскә тырышса да, Атласның мин-минлегенә тиде бу.

Өйләнештеләр. Аннан аерылышканнар. Ул турыда Әхтәм уртак танышлары аша гына ишетте. Тормыш һәркайсын үз юлы белән алып киткән иде. Әхтәм кечкенә генә шәһәрдә шактый зур кеше – баш архитектор. Гафият Казанда. Талантлы рәссам, Күргәзмәләр залында эшли. Атлас министрлыкта кечкенә генә булса да түрә. Соңыннан бер очрашканда сөйләде Гафият: «Үземдә булды гаеп, – диде. – Гөлара беркая китмәс кебек иде. Ул бит инде минеке. Гөлназ бар. Башка гөлләр дә булды минем тирәдә. Сокландырдылар. Читтән генә сокланасы килмәде...

Ә Гөлара молодец! Менә дигән итеп тормыш корды... Миннән башка. Чынлап әйтәм, шундый шәп кешегә чыккан. Малайлары бар. Гөлназның энесе... Ташбаш!»

Гафиятнең «Ташбаш»ны шулкадәр яратып әйтүенә гаҗәпләнде Әхтәм. Шулай да була микәнни? Чит ирдән, көндәшеннән булса да, Гөлара баласы бит! Гөлара да яраткан түгелме соң инде Гафиятен? Әллә бу Әхтәм аңлап бетерә алмаган ниндидер башка мөнәсәбәтме? ...

– Миннән алмаячак. Әхтәм, зинһар, үзем биреп торам, диген. Синең счётка күчерәм акчаны. Авылда бөтенләйгә кала алмас, хәзергә исә аңа шунда булу хәерле. Салсын өен.

Гөлара хаклы булып чыкты. Әхтәмнең ярдәменнән баш тартмады Гафият. Өен салды. Авылда гына да тора алмады.

«Шундый шәп бина таптым. Дөрес, ремонт кирәк анда. Анысын үзем эшлим. Алай әйбәтрәк тә әле, күргәзмәнең концепциясенә туры китереп, үземчә эшләячәкмен...»

Әй канатланган иде Гафият!

Бу аларның соңгы сөйләшүләре булды. Телефоннан.

– Кайтып җиттеләр! – Кемдер ишекне ачып, аваз салды. Өй эчендәгеләр дәррәү кузгалып, урамга ашыкты.Чыгып барганда гына абайлады Әхтәм, алгы якта мәетне юарга колаша әзерләп куйганнар икән.
Урамга чыккач та, мәетне алып кайтучылар арасыннан Гөлараны эзләде Әхтәм. Юк, күренми. Әнә, тыела алмый сулкылдаганы кызы булырга тиеш. Берәр җылы сүз әйтергә иде. Ничек? Ни дип? Автобус янына килеп туктаган «Toyota»дан аксыл-көрән төстәге җәйге костюм кигән Атлас төште. Кайткан... Кайткан гынамы! Машинадан төшә-төшешкә дилбегәне үз кулына алды:

– Ишегалды ничек анда? Ишегалдына куярга кирәк! Хушлашу мәрәсимен шунда... Ничек юасы? Моргтан юып чыгармаганнармыни? Мин сөйләшкән идем бит... Аһ, чёрт! Вакыт... вакыт...

Атлас җил-җил атлап, өйгә таба китте. «Кызыл ыштан» аның тирәсендә әвәрә килә иде. Капка алдына килеп өелгән кешеләрнең өзек-төтек сөйләшүләреннән шуны аңлады Әхтәм, кызы: «Әтине үз өендә юып, кәфенләп, укытып, кешечә озатабыз», – дип, нык торган икән. Дөрес иткән. Гөлара да кайтып җитәргә тиеш икән.

– Күреп калырга теләүчеләр булса, керегез, югач күрсәтмиләр аннары...

Гафиятнең абыйсы шулай диюгә, халык этелә-төртелә, капка тирәсендә бөялеп алды. Аннары чиратка бастылар.

Әхтәм, читкәрәк китеп, Гөлараның номерын җыйды. «Абонент не доступен». Юлда, димәк. Кайтып җитәр.

Өйдән Атлас чыкты. Вәкарьлек! Атласның шәп кәчтүм-чалбарына карап, Әхтәм беренче танышкан чакларын исенә төшерде. Ул заманда бик тә модалы саналган, «Саручи базары»нда гына юнәтергә мөмкин булган көрән төстәге микровельвет чалбардан иде Атлас. Ул чалбар Гафиятнеке булып чыкты. Абыйсы Балтыйк буенда хезмәт иткән булган, шуннан алып кайткан икән.

Бәхилләшергә иң ахыргылардан булып, өйгә кереп барган Әхтәмне күреп, Атлас кулын сузды: «Да... Хәлләр...» Кулы тирләп чыккан иде. Үзе кабалана.

– Моргта юарга дип сөйләшкән идем бит. Мәетне... Озак тотарга ярамый. Бу эсседә тагын...

– Хафаланмагыз, вакыт бар әле, җәйге көн озын, кояш баеганчы күмәргә була... – Кайсыдыр беркатлысы Атласны юатып маташты. – Гөлара кайтып килә! – диде Әхтәм.

– Кайтып килә! Кайтасы кешеләр кайткан инде! – Атласның нигәдер ачуы кабарды.

– Ул Кипрдан кайтып килә.

– Ну... Нишли инде кайтып? Хәзер... Нигә? Чёрт! Миңа да Мәскәүдән кунаклар килеп ята анда!

Әйе, синең эшләр мөһимрәк икән. Әйтәм җирле кабаланасың! Уйларына бирелеп, Әхтәм өйгә атлады.

Мәет тирәсендә берничә генә кеше иде: кызы, абыйсы, юантык хатын. Туганыдыр, мөгаен. Авылның мулласы – озынча битле өлкәнрәк абзый.

– Башка кеше калмадымы? – дип сорады мулла.

Юантык хатын мәетнең йөзен каплаган яулыкны ачты.

Гафият... Тыныч, җансыз, соргылт йөз. Битарафлык. Битарафлык сурәте иде бу. Бу инде Гафият түгел. Гафият битараф була алмый. Бу минутта һич кенә дә зиһененә килергә тиеш булмаган уйлар чәбәләнеп алды Әхтәмнең башында. Әлеге уйлары өчен Гафиятнең туганнары алдында уңайсыз булып китте. Әхтәм ашыгып, ишеккә борылды. Аннан, туктап, кызының кулыннан алды.

– Әйбәт кеше иде әтиең...

«Кайгыңны уртаклашам» кебек шаблон җөмләне әйтә алмады. Бу сүзләр бик ясалма яңгырар кебек тоелды. Чынлыкта ул бит бу кыз баланың кайгысын җиңеләйтергә тели иде. Ихлас йөрәге белән тели иде. Тик ничек? Гомумән, кешенең мондый кайгысын уртаклашып буламы? Юктыр. Һәр кеше аны үзе генә күтәрә. Үзенчә күтәрә...

Өйдән чыккач та, Әхтәм урамга, кешеләр ягына түгел, бакчага таба борылды. Төш вакыты авышып, көн сүрелә төшкән. Күкне урыны белән сизелер-сизелмәс кенә аксыл юка болыт челтәре каплаган.

– Гафу итегез, сезне Гафият Галиәкбәровның танышы, диделәр. Интервью бирә алмассызмы? – Янына килеп баскан яшь кенә кыз шулай дип сорады да, Әхтәмнең җавабын да көтеп тормастан:

– Әйдәгез, йорт фонына басып карыйк, – дип әйдәкли дә башлады.

Интервью? Гафият турында әйтер сүзләре бар Әхтәмнең. Уйлап куйган сүзләре бар.

– Сез башта үзегез белән таныштырырсыз, аннан аның турында сөйләрсез. Хәзер, Атлас Азатович сөйләп бетерә дә...

Әхтәм кыз ымлаган якка күз атты. Атлас бик олпат рәвештә, вәкарь белән интервью биреп маташа иде.

– Ә... Атлас Азатович сөйләгәч...

– Әйе, алар иң якын дуслар булганнар икән бит. Ну... Сез дә үз фикерегезне әйтә аласыз.

Журналист кыз, шунда гына торыгыз, дигән ым кагып, интервью алучылар янына китте. Шунда торды Әхтәм... Тик әйләнеп килүче булмады.

Юып бетерделәр. Пөхтәләп төрелгән мәетне ишегалды уртасына куйдылар. Хушлашу мәрәсиме башланды. Атлас алып бара.

– Җәмәгать, без бүген бик якын, кадерле дустыбызны соңгы юлга озатабыз. Кызының, туганнарының, якыннарының... – Атлас туганнарыннан читтәрәк басып торган «Кызыл ыштан»га күз атып алды, – авыр кайгысын уртаклашабыз. Миңа бу сүзләрне сөйләве икеләтә авыр. Берлек рәисе буларак, мин талантлы рәссамыбызны югалту хисен кичерәм. Алай гына да түгел, мин иң якын дустымны югалттым. Без Гафият Галимович белән гомер буена аерылгысыз дуслар булдык. Училище, институт еллары... Бергә укыдык. Сәнгать дөньясында бергә хезмәт иттек. Мин аның иҗат эшчәнлеген һәрдаим күз уңымда тоттым. Талантын бәяли белдем. Талантлы иде ул! Әле зур хыяллары бар иде. Зур хыяллар белән яшәде. Без аның зур шәхси күргәзмәсен әзерли идек. Менә шул күргәзмәсен әзерләгәндә... Чын иҗат кешеләренә хас булганча, Икар шикелле янып үлде!

«Икар»ның артыграк китүен үзе дә чамалады бугай, бераз төртелеп торды. Аннан тамак кырып, дәвам итте:

– Барыгызга да мәгълүм, күргәзмә үтәчәк залны үзенчә күреп, үзенчә бизәгәндә, түшәмне дә үзенчә оформлять итәргә теләп... Шул биеклектән егылып төшеп... – Атлас тавышына хәвеф-хәтәрле аһәңнәр кушты: – геройларча һәлак булды. Бәхил бул, дустыбыз, без сине онытмабыз. Тыныч йокла! – Атлас бер тын башын иеп торды. – Без шундый шәхесне озатырга кырык эшебезне кырык якка ташлап кайттык. Хәзер сүзне Мәдәният министрлыгыннан килгән вәкилгә бирәм.

«Вәкил» Гафиятнең кем икәнлеген күз алдына да китерә алмаган кеше иде. Татарча белгән бердәнбер сүзе булгангадыр, ул чыгышын «Исәнмесез!» дип башлады. Аннан бик нык гафу үтенеп, русчага күчте. Мондый очракта әйтелергә тиеш булган, ятланган берничә җөмләсен җиткергәннән соң, үтә олы вазифа башкарган кыяфәттә, Атлас янына барып басты. Атлас:

– Мәрхүмнең туганнары арасыннан сүз әйтүче булырмы? – дип, Гафиятнең абыйсы белән кызы ягына күз ташлады. Аның тавышыннан, күзләреннән, әйтеп тормасагыз да ярар, дигән теләге сизелеп тора иде. Тик...

– Әйе, мин әйтми кала алмыйм, – диде кызы һәм алгарак чыгып басты. Гөлназдан соң сүз алырга өметләнеп, Әхтәм дә селкенеп куйды. Әмма...

– Яхшы, кызын тыңлыйк та, бу соңгы чыгыш булыр, аннан җеназа намазын укырбыз. Артык озакка китә, – дип кисеп тә куйды Атлас. Сүзен әйтә алмый калуына күңеленнән көенсә дә, Гөлназны тыңлагач, мин теләгәнне әйтте инде дип, үзен юатудан башка чара тапмады Әхтәм. Әйе, әтисенең нинди олы талант булуын, ләкин аны аңламауларын, бәяләмәүләрен ачынып әйтте кызы. Йөрәге белән әрнеп әйтте.

Җеназа намазына бастылар.

Гөлара. Гөлара юк бит әле һаман...

Авыл мулласы күңелгә ятышлы мәкам белән укыды. Җиренә җиткереп, шактый озак укыды. Әхтәм Атласның борсалануын сизеп торды.

Инде кузгалып китәләр дигәндә... «Әнием!» – Гөлназның тавышы барысын шып туктатты. Түбәсенә сарылы-каралы шакмак утыртылган таксидан төшкән сылу гәүдәле хатын Гөлназны кочып алды. Ике күзеннән чишмә төсле яшь ага... Ә күзләре елмая иде... Чынлап та шулаймы соң? Әхтәмгә генә шулай күрендеме?

Өлгерде! Әхтәм җиңел сулап куйды. Гөлара салмак, әмма ышанычлы адымнар белән мәет янына килде.

– Соңгарак калдың шул, кызым. Кулың белән кагыла күрмә инде, тәһарәтен бозарсың. – Авыл мулласы, сакчы фәрештә кебек, мәет белән Гөлара арасына басты.

– Рәхмәт! Рәхмәт барыгызга да... Гөлараның әкрен генә чыккан тавышын барысы да ишетте. Халык тын да алмый аны күзәтә иде бу мизгелдә.

– Гафият... – Хатын мәеткә кагылмый гына, өстеннән кулы белән сыйпап узгандай итте. – Гафият!

Шул бер сүзгә барысы да салынган иде: ярату да, үкенү дә, кызгану да, әрнү дә... Чын, ихлас хисләр салынган иде.
Атлас килеп, Гөларага нидер әйтмәкче булды. Хатын аны тыңлап тормастан, кызын кочагына алып, читкәрәк китеп басты.

– Әйдәгез, кузгалдык, – дип, дилбегәне тагын үз кулына алды Атлас. Колашаны күтәрделәр. Алга бер яктан – Атлас, икенче яктан Әхтәм басты. Берничә йортны үткәч, Атласны урынбасары алмаштырды. Алдан килешенеп куелган булган, күрәсең. Җеназа артыннан әкрен генә «Toyota» да барган икән, Атлас тиз генә машинага чумды. Автомобиль зур тизлек белән авылдан чыгып китте.

Дустын иңенә салып, соңгы юлга озата барганда, Әхтәм моннан күп еллар элек булган бер мәрәсимне исенә төшерде.

90 нчы еллар иде. Җинаятьчел төркемнәр баш калкыткан вакыт. Казан бүленеп беткән: «Халева», «Тяп-ляп», «Перваклар», «Җилка»... Әхтәм яшәгән йорттагы күрше малаен да төркемдә дип сөйләшәләр. Карап торышка юаш кына, ипле генә күренгән шул егеткә йорттагылар шүрләп карый, аның белән очрашмаска тырыша иде. Туры килгәндә, үзе һәркайсы белән кул биреп күрешә. Әхтәм белән дә юллары кисешкәләде. Күрешә. Артык сөйләшми, аяк очына карап кына үтеп китә...

Аттылар аны. Үзләренең йорты янында. Аттылар. Аннан җыйнаулашып җирләделәр... Күршеләренең күбесе, фатирларыннан борын төртергә дә куркып, тәрәз пәрдәләре артыннан гына карап торды. Бөтен Казан төркемнәре җыелган иде бугай. Ул машина! Гаишниклар юлларны ябып торды хәтта. Җеназаны күтәреп киткәндә, юлларга роза таҗлары сиптеләр. Ул кып-кызыл роза таҗлары, аңны сискәндереп, берничә көн буена юлда түшәлеп ятты. Күршеләр әле бик озак чыш-пыш килде:

– Теге баш булып йөргән юаны... Шул аттырган икән...

– Кит аннан! Шул бит инде мәрхүмнең әнисенә пачка белән акча биргән, ди.

– Алганмы?

– Алмый нишләсен! Алмый ярамый, ди. Аларның закон шулай икән.

– Аллам сакласын! Балаңны үтергән кешедән...

– Нишлисең... Үзләре үтерә, үзләре җирли...

Шушы вакыйганың шомлы хатирәсе дусты Гафиятне иңенә салып барган Әхтәмне зиратка кадәр озата килде. Үзләре үтерә, үзләре җирли... Ул нигәдер үзен дә шушы процессия эчендә кебек хис итте...

Гафиятне җиргә иңдереп, халык таралып беткәннән соң, төне буена иркенләп яварга әзерләнгән болыт куерып, зират өстенә килә иде...
 

"КУ" 04,2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: