Лаләләр (хикәянең дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

***

Шәкерт зөбәрҗәт һәм сәфид буяуларны кулына алды.

Соңгысына аеруча мөкиббән ул. Чөнки аңа барысы да сыйган: туу да, яшәү дә, үлем дә... Юк та кебек үзе, әмма, һичшиксез, бар да. Һичкайчан кычкырып, күзгә төртеп тормый.

Сабый чагында аның һәммә тавыкларны акка әйләндерү хыялына бирелгәне булды. Өй халкына белдермичә, чуар кош-кортларга әтәч койрыгы тагып, биниһаясен әткәсе тарафыннан суйдырып бетерде.

Аннары үкенде, билгеле.

Җүләр эш кылынган, диде.

Табигатьнең бөтен купшылыгы – төрлелектә. Шәкерт үткен каурыен пыяла савытка батырды. Сәфид буяу йөгертеп, чит-читен каймалар өчен кырмызы таҗлар өстенә иелде. Каләм очы орынуга гөлт итеп, чәчкәнең чәһрәсе үзгәрде.

Бушлык эчендә яралган рәсем һаман саен күперенде, куерды. Азактан зөбәрҗәт буй сузылды. 

«Әлфе ләйлә вә ләйлә»дән6 хәтерлиме соң әле? Сүз кузгалгач, шушы гүзәл чәчәк йөзем суы илә учакка әйткән, ди: «Мин иренгә тимичә дә исертәм вә ялкыным сүрелмичә янам».

Икенде вакыты үтеп, көн ахшамга авышты.

Шәкерт әсбапларын ләүхенә җыйды.

Аннары, чигүле чапанына төренеп, алдан килешенгәнчә, остазы Бабарәфикъ дамелла хозурына ашыкты.

Артык мәшәкать санаганга, артыннан ишеген бикләп тормады.

***
Бүлмә кысан иде.

Күкрәк тутырып сулыш алсаң, бушлык калдырмыйча, дүрт як диварга терәлерсең кебек. Җилкәләр түшәмне ышкып тора. Сыңар тәрәзә өсте-өстенә бизәлеп, чуарланып,челтәрләнеп беткән. Аның аркылы сүрән генә яктылык сирпелә.

– Җәмгысе 114 хөҗрә7. Коръән сүрәләре санынча, – диде Хәйдәрхан әкә.

Үзе түрдән узып, тәрәзәне тартып карады. Ачык икәнлегенә инангач, этеп, эшермәсен төшерде.

– Бусы, чыннан да, Мәрҗанинекеме? – дип кызыксындым мин. Рафаэль астыртын елмайды:

– Шәрикләреннән сорашып кайтмыйсыңмы?

Алай да өнгә килүемне күрмәгәч:

– Символически инде, – дип өстәргә кирәк тапты.

– Ярар, – дидем күнеп.

Халык мәкале хәерчегә сәлам биргәнче кат-кат уйларга куша. Безнең җанны да нәфес корты кимерде. Оятны онытып, берәр хөҗрә ишегенә ямаулык кадәр генә булса да, истәлек билгесе беркетергә сорадык. Монда, имеш, Мәрҗани үзе яшәгән! Шәп бит?

Алар янә ризалашты.

Җитмәсә, аскы каттагы дәресханәгә «Монда Мәрҗани укыган!» дип, тагын берне урнаштырырга кыстадылар әле.

Бу юлы без ризалаштык инде.

Шуннан соң, мәдрәсә мөдиренә ияреп, караңгы коридорга уздык. Бормалы тар баскычларны таптый-таптый, ишегалдына төштек. «Әмир Гарәп», Бохарадагы биниһая биналар сыман, гаять үзенчәлекле итеп салынган иде. Түбәсе ябылмаган дүрт почмаклы йортка охшатып, димме? Үзәге – куыш. Калын дивар урынына – алагаем зур пиштакның8  ике иңеннән икешәр катлы хөҗрәләр тезелгән. Алар өстендә – күккә ашкан пар гөмбәз. Фирүзәләрендә – алмаз-җәүһәр балкышы!

– Таш капчык эчендә калгандай, – диде Рафаэль, тирә-юньгә багып.

Һәркемнең үз хакыйкате.

– Аның каравы, җәйге челләдә рәхәт, – диде мәдрәсә мөдире. – Кояш кайсы яктан караса да, биредә һәрвакыт җиләс, күләгә.

– Әнә теге әйванда9 ничек булыр?

Алар өченче, ягъни төп истәлек тактасын куярга урын барлый иде.

Хәйдәрхан әкә Рафаэль ишарәләгән якка борылды.

– Карап килик. Мин баскан җиремдә чалкан китеп аумас өчен аркама терәү табарга тырыштым. Артымда ни бар соң?

Казан кирмәне? Сөембикә манарасы? Бөтен авырлыгымны салып сөялсәм, чыдармы ул?

Шайтан каласымы?

Кара пулатның яңа гасыр цементы тоташтырган шома ташларымы?

Нигә мин аларның җылысын тоймыйм?

Ә монда – йөзем пешә...

Шәһри Болгарның яңаруы «Болгар» номерлары җимерелгән чорга туры килгәнгәме әллә? Бүгенге каланчам миңа андый эшләрнең ничек эшләнүен тулаем ача.

– Ни өчен «Күгелдаш» яисә Сәмәркандтагы «Ширдар» түгел?

– Ничек? Хәзрәт җәһәннәмнән калыкты гүя.

– Мәрҗани аларында да укыган бит. Ни өчен истәлек тактасы нәкъ менә монда куела?

– Белмим, – дидем.

– Аны сез хәл итмәдегезмени?

– Юк. Без кечкенә кешеләр.

– Кем алайса?

– Ул, чыннан да, аптыраган төсле иде.

– Башкалар. Без – кушканны үтәүче генә.

– Күңелеңә хуш йөкләмәләр генә кушыламы соң?

Мин, җавап кайтармыйча, хәзрәткә төбәлеп бактым. Аның карашында нәрсәдер сүнеп, үзгә нәрсәдер кабынды:

– Дөнья бу, йа! Кем эшләми – шул ашамый.

Ул, шомлы халәттә япа-ялгызымны калдырып, ары атлады.

Шык-шык. Түшәлгән таш буйлап.

Каның тартмаган өлеше дә төшә, билгеле...

Җаның ятмаганны да эшлисең.

Бу – вазифам гына, мин аны функционер буларак башкарам, әмма Адәм баласы сыйфатында – катгый каршымын, дисең. Шәхесеңне икегә таркатып, юаныч эзлисең.

Болай яшәүнең дөреслегенә вөҗданыңны күндерергә һәм, сафсата сатуыңны анык аңлаган хәлдә, муенына кирпеч тагылган сукыр әнчек сыман, шуңа күнәргә тырышасың. Аркылы карасаң да, торкылы карасаң да, син – барыбер син бит инде ләбаса!..

– Юк! – дип юанасың.

Урам җыеннарын таптап узган гвардия бурзайлары да үзен шулай юатадыр. Вакытында айнзацгруппалар үзен шулай юаткан кебек. Кулларын юып, ипигә үрелгәнче.

Иманым камил: хәзрәт бик тирәнгә кереп уйланды. Әмма уендагысын теленә күчермәде.

Мәрхәмәтле иде ул.

Ишегалдын иңгә-буйга таптап узганнан соң, яңадан яныма килеп басты:
– Шиһабетдин хәзрәтләренә карата үзең нинди фикердә?

– Уңай, – дидем мин.

– Указ чыкты бит.

– Үзең, дим?

– Уңай.

– Габдулла Тукай язган шигырьне дә беләсеңме?

– Беләм.

– Мәрҗанинең каберташы очында – куш уч кадәр шар сыны урнашкан. «Тулган ай күк балкып чыккан Шиһап хәзрәт...» Төшендеңме? Көтелмәгән тәэсир ташкыны үпкәне өшетеп үтте, чигә турысына сукты.

– Шәп! – дидем мин, хисләремне тыймыйча.

– Беренче тапкыр ишетәм.

– Димәк, гүрен яд кылганың юк...

Хәзрәт Бохара һавасы кебек салкын һәм коры иде.

Дөрес, Бохара һавасы тозлы да әле.

Ниһаять, мин үземне март уртасында урамга чыгарып эленгән палас урынына күрә башладым.

Бертуктаусыз кагып-сугып торалар, ичмасам!

Тузан гына оча.

Безне Хәйдәрхан әкә чакырып алды.

– Васыяте буенча, Габдулла Йәмәни «Әмир Гарәп»тә мәңгелек ышыгын таба. Бу вакытка ул – Нәкшбандия тарәкатенең шәехе, Мәварәэннәһер халкын Кызылбашлар мәмләкәтенә каршы күтәрелергә өндәүче, Гобәйдулла ханның остазы. Җөмләдән, Гобәйдулла хан үзен дә янәшә җирләргә сорый... Әйдәгез, төрбә эченә узыйк. Җәмәгать килеш дога кылырбыз.

Хәзрәт минем колагыма иелде:

– Вафатыннан соң Мәварәэннәһер хакимнәренең байтагы суфыйлар янына сыенырга тырышкан. Алай Аллаһка якынрак булырбыз, дип ышанган алар. Кешенең асылы шундый: берьюлы ике дөнья рәхәтенә ирешәсе килә...

Хәйдәрхан әкә сөйләгән вакыйгалар артыннан җитешә алмадым мин.

Һәр җөмләсе саен абынып егылдым.

Хәзрәтнең ни әйтергә теләвен бөтенләй аңламадым.

Рафаэль, ирен чите белән елмаеп, телефон маңгаена шалт-шолт чиертте.

«Тарәкать» сүзенең мәгънәсен эзли иде, ахрысы. 

***
Отельгә кайттык, җыендык.

Бераздан ачкычлар ресепшендагы өстәл өстенә шуды.

Алар кырына Олугбәк мирза сурәте төшерелгән кәгазь кисәкләре өелде.

Безне бер авыздан:

– Янә килегез! – дип озаттылар.

– Хушыгыз! – дидек.

Аэропортка илтәсе кәҗә сукмагы ике-өч базарны ерып узды.

Ары-бире чабулаганда, кулга нават, чикләвек, кипкән кавын толымы, хәлвә ише тәм-том, чүпрәк-чапрак иярде.

Букчалар сәдәфләнмәс хәлгә җитәрәк иске-москы өеменә юлыктык. Ямалган китаплар, кителгән савыт-саба, чуар рәсемнәр... Әмма сатучы да, вакыт та, һәм, дөресен әйткәндә, артык кызыксыну да булмаганга күрә, анда озак тоткарланмадык. 
Эзен өзәр алдыннан хәзрәт янә бер мәртәбә Бохарага карашын ташлады.

Сәердән-сәер итеп:

– Тарих, үткәннәрдән битәр, киләчәк ул, – диде.

– Шуның хакына яшәргә кирәк! Һәр көн тәмамлана. Ә киләчәк – бетми. Бу турыда әллә кайчан оешкан фикеремне һични какшатырлык түгел иде. Хәтта хәзрәт тә кире дүндермәячәк: мин – бүген яшәү тарафдары.

Чик аша чыкканда, җелегемә үтеп, җәзалап бетерделәр.

Чыраем ышаныч уятмадымы?

Хәзрәт валлаһилап:

– Без аның белән бергә, мосафирлар, – дип ялвара торгач кына, тикшерүче ханымның йөзеннән каракучкыл болытлар таралды. Теркәлдек.

Паспортка яшел мөһер сугылды.

Залга кереп урнаштык.

Алда – озын төн иде. Төндә – озын юл иде...

Моңарчы сабыр-тыныч күренгән хәзрәт бераздан борсалана башлады.

Вакыйгалар төенләнеше тәшвишле төсмер алды.

Беренчедән, яңа гына билетларны әзерләргә кушкан диспетчер кинәт тынды.

Икенчедән, диварга кадакланган телевизор ялт итеп кабынды. Мәскәү журналистларына ышансаң, Россияне, барон Мюнхгаузен сөйләгендәге сыман, тоташ кар каплап киткән иде...

Өченчедән, ниһаять:

– Рейс алтмыш минутка кичектерелә, – диделәр. Шушы игъланны ишетүгә хәзрәт тоташ гарәпчәгә күчте.

Инәсен дә орды, җебен дә.

Андый сәләт читтән уратып йөргәнгә, Рафаэль белән икәү урыс теленә мөрәҗәгать итеп чикләндек.

Авыртмаган башка тимер тарак: үзеннән-үзе Мәскәү – Казан очкычына да соңардык, дигән сүз иде бу. Әмма хәзрәтнең хәле безнекеннән мең кәррә мөшкелрәк булып чыкты.

Татарчага чигенгән арада:

– Мин «Драмина»ны эчеп өлгергән идем бит инде! – дип ираулады ул.

Моның нәрсә аңлатканы озак көттермичә безгә дә барып иреште. Хәзрәт күзгә күренеп үзгәрде.

Яңагы өшегән кеше шикелле, әйтәсе килгәнен ярты сәгать буе авызында күшәргә тотынды. Аннары, гомумән, чәйнәп тормыйча йотты гына. Болын кадәр аэропорт аның өчен тараеп калды гүя. Әле диварга бәрелде, әле тәрәзәгә сыланды. Үләме инде, дигәндә, йомшарды тагы. Керфекләре авырайды. Гәүдәсе, умырткадан салдырылгандай, тотрыклыгын югалтты. Утыргычка илтеп аудардык. Шуып төште. Өстенә букчалар бастырып куйгач кына тынычланды.

Алтмыш минут – туксанга, ике сәгать – өчкә әйләнде.

Ахырдан бөтенләй:

– Иртәгә килерсез, – диделәр.

Төн уртасында авикомпания арендалаган «Азия» отеленә кайтып аудык.

Ресепшенда гөлләр күрүгә йөрәгемне яшен өтте.

Кан тамырлары буйлап ялкын йөгерде.

Икеле-микеле халәттә, гаять каушап кына:

– Җегетләр, – дип өн салдым. – Эш шунда ки... Бик кадерле кешемә алсу чәчкә юнәтергә сүз биргән идем мин. Һәдия урынына. Һәм...
– Аңламадым, – диде Рафаэль.

– Әкияттәге кебекме?

– Ну соң.

– Нарасый баламыни?

– Юк, – дидем. Әйтергәме, әйтмәскәме? – Аида.

Рафаэль салават күпере төсләренә кереп алды. Аннары, бейджлы кемсәгә борылып, яшелле-күкле тавышы белән:

– Миңа аерым бүлмә бирегез! – диде. Исерек, чыннан да, айнымасын икән. Зиһененә мүкәли-мүкәли кайта барган хәзрәт, колак артына китереп суккандай:

– Вәгъдә – иман! – дип куйды. – Бергә кунарбыз! 

***

Икенче көнне ул Бохара әтәчләре белән бергә мине дә уятты. Пәрдәләрне каерып ачты.

Йөземне тәмуг уты ялап узды гүя.

– Кояштан оят!

Нишләтәсең, башка чарам калмады – борылып яттым.

Кош-корт, дигәннән.

Монда элгәрерәк, хәтта әле Шәрәф Рәшидов чорында да, ләкләкләр күп булган. Борынгы фотоларга карасаң, Чәр-Минар, Хуҗа-Гаукушан кебек манараларның кара чалма ябынып утыруын күрәсең. Йөзәр еллык оялар! Аннары шәһәрдән су киткән. Кошлар да.

Чынлыкта бу нечкә торыклар бәби ташымый. Үзәнлектә куян баласы аулый алар. Томшык очына эләккән бичаралар, җан бирер алдыннан, сабый елавына тиң тавышлар чыгара. Матур риваятьнең төбе – менәтерәк!

Хәзер хәзрәт колак итемне якынча шулай кимерә иде.

– Тор, әйдә, тор! Базар ачылгандыр.

Вәгъдә – иман!

Башка чарам калмады – киттек.

Юл уңаеннан Рафаэльнең дә ишеге кагылды. Әмма әшнә кеше, түшәгендә бастырылгандай талпынып, безне мөмкин кадәр ераккарак озатты:

– Йоклыйм!

Төптән ялгышты ул – Такый Түлпәк Фурашан базары отельгә якын иде.

Сәүдә рәтләренә кереп баттык.

Хәзрәт ары йөренде, бире йөренде. Өстәлдә яткан һәрнәрсәне кармалап карады. Папаханы киде, чүәкне салды. Сатучыларның хәл-әхвәлен сорашты, нәсел-нәсәбен тикшерде. Сәйфулла әкәнең алтынчы буын тимерче булуы ачыкланып, кечкенә чакта хатынының кызамык чиреннән газап чигүенә күчелгәндә мин, ниһаять, түзмәдем:

– Хәзрәт, бәлки, чәчкә эзләрбез? – дидем.

– Бәрәч, син як-ягыңа карап йөрмисеңмени? – дип шаккатты ул. Һәм – тамчы да үзгәрмәде.

Бохара пычагы күңелемдәй нечкә кәгазьне урталай телеп төшерде.

Ары таба игътибарымны бермә-бер арттырдым. Әмма үтәли тишәрдәй итеп төбәлсәм дә, күз кызыгырлык һични тапмадым.

Өметкә иң якыны – фарфордан эшләнгән анар җимеше иде. Бик нык тырышсаң, аның алсу чәчкә икәнлеген Аидага раслау мөмкин дә булыр иде, бәлки. Бик нык тырышсаң. Бәлки. Яхшысынмадым шул.
Базар, гөмбәз астына сыешмыйча, бүселеп чыккан иде.

Зыр әйләнә торгач, иске-москы өеменә юлыктык. Ямалган китаплар, кителгән савыт-саба... Дежавю кичереп алдым гүя. Карашым чуар рәсемнәрнең берсендә тукталды. Гаҗәеп кабарынкы тюльпан ясалган иде анда. Төсләре уңа төшсә дә, чамаламаслык түгел: очы-очына ак буяу тамган җете кызыл... хәер, кызылмы соң?.. таҗлары; кызлар биледәй нәфис, ямьяшел сабагы; өтер сыман бөтерелгән яфраклары... Бу әсәрдән һәвәскәрлек белән бергә әллә нинди, бөтенләй аңлаешсыз олпатлык, тирәнлек бөркелә иде.

Ул арада, каршыдагы лампадан өрелгәндәй, хуҗа оешты.

– Ал шуны, – диде хәзрәт.

– Белмим инде, – дип, астан уртны чәйнәдем.

– Ал, валлаһи, үкенмәссең! Дин әһеленең Аллаһны шаһит итүенә ышанырга ярыйдыр, шәт?

Шуңа күрә:

– Күпме? – дип сатучыга бактым.

Язгы ләкләкләр сафыдай тезелеп киткән саннар мине аяктан екты.

Алай гынамы! Хәтта хәзрәт гарәпчә әйтер сүзен онытты.

– Без төрле валютада сөйләшәбезме әллә?

– Юк, – диде хуҗа. – Бу – гаять кадерле нөсхә. XIX гасыр. Могътәбәребез дамелла Бабарәфикъ әл-Хөҗәнди мирасханәсеннән. Торыннары тапшырды.

– Күпме чигерәсез?

– Мин сезгә чигерелгән бәяне атадым.

Беркавым муен тамырын кашып торырга туры килде. Яшермим: җаныма ятты ул рәсем. Кабат шуның ише берәр нәрсә очрармы әле? Икеле.

Янчык төбенә чумдым.

Хәзрәт исә, кочаклаплар алып, сатучыны юмаларга кереште. Ахыр чиктә аның:

– Эш башын котлап... – дигән сүзләре йогынты ясады бугай. Чирек бәһа чигерелде.

Ни кызганыч, миндә аның кадәр дә акча калмаган иде.

– Тагын бер тырышып кара инде, – дидем хәзрәткә.

Оҗмахта хосусый кишәрлек һәм чаларган чәче саен хурия вәгъдә иткәндерме – белмим, әмма сатучы яңадан рәсемнең ярты хакын ташлады.

Тилчә телләнсәм дә, килешмичә ярамый: хәзрәткә биредә, чыннан да, мөнәсәбәт үзгә иде. Аны әллә кайдан күреп таныйлар. Кулларын йөрәк турысына куеп сәламлиләр. Һәммә җирдә урыны – түрдә.

Көнләштемме мин? Юктыр, мөгаен. Кызыктыммы?.. Юктыр. Һәркемнең үз тәкъдире. Һәркемнең үз юлы.

***

Отель бусагасында безне Җиһангир каршы алды.

Кыстый-кыстый, уптым илаһи чәйханәгә җыеп китте.

Төшке аштан мин  буталчык хисләргә бирелеп чыктым. Кәеф күтәрелсә дә, сөмсер коелды. Шөкер кылуны онытып, зар түктем: 

– Янә корсак үсә инде.

Әмма хәзрәт бу юлы да игә китерде:

– Сукранма, кайткач, бичәң белән бергә пресс ныгытырсыз.

Теш арасында казына-казына:

– Алсу чәчкә табылдымы соң? – дип кызыксынды Рафаэль.

– Әйе, – дидем.

– Алайса, ни өчен без һаман монда?

Мин, телемне йоткандай, иң җыердым.

– Бохара һавасын озаграк сулап ләззәтләнер, изге туфрак җылысын озаграк тоеп кинәнер өчен, мөгаен, – дип, ярдәмгә ашыкты Җиһангир.

Аңа ияреп, шәһрестандагы яһүдиләр мәхәлләсен кичтек. Хәзрәткә «Синагога мәчете» дигән язу ошады.

Саманилар төрбәсен яд кылдык.

Гап-гади кирпечләрне иңгә-буйга тезеп, почмаклап-юнып төзелгән бу мәһабәт бина эчендә таш каплаган ялгыз каберлектән кала һични юк иде.

– Монда берничә буын әмир җирләнгән, – дип аңлатты Җиһангир. – Исмәгыйль Самани үзе. Әтисе Әхмәд бине Әсәд. Улы Әхмәд бине Исмәгыйль. Учыңны салып, чын күңелдән теләсәң, һичшиксез, нәселыруың ишәер, диләр.

Салкын бизәкләр өстендә кулым дерт итте.

Сафсата!

Реалист булырга кирәк. Минем шушы агымга бирелеп, Чәр-Бәкер – Әрвахлар шәһәре хакында сөйлисем килә. Әмма сөйли алмыйм. Без анда барырга җитешмәдек.

Отельгә чакырып кайтардылар. Букчаларны барлап бетерүгә номердагы аппарат тавыш бирде:

– Җиһангир коры авызга китмәгез, ди. – Рафаэль иде бу.

– Тамак төбен чылатып җибәрергә кыстый. Ресепшенга төшәсеңме?

Нигәдер:

– Берүземме? – дидем мин.

– Кемне ияртер идең тагы?

Хактан да: мондый эшкә хәзрәтне кодалау килешми бит инде. Беренче катка төштем.

Җиһангир чәйгә охшаган «Бохара» эчемлеге койды.

Җилпедек.

Француз коньягын эчкәндә, хатын-кыз турында уйлыйсың, диләр. Әрмән коньягын эчкәндә – француз коньягы турында.

Ә монда – үзбәкнеке.

Нәрсә уйларга да белмәссең.

Янә җилпедек.

Ни кызганыч, озаклап җилпенергә вакыт юк иде.

Җиһангир безне аэропортка кадәр озата барды.

Шулай саубуллаштык.

Бу юлы очкыч, ниһаять, Бохарадан купты. Һәм монда кичерелгәннәрнең барысы, барысы да күз ачып йомганчы ерак тарихка әверелде. 


***

Без, Җир читенә җитеп, аякларны салындырып утырдык.

Кош менмәс биеклектән бакканда, дөнья мәшәкатьләре шулкадәр вак, мескен, бичара иде. Мин күкрәк турысында якты нурлар кызышканын тойдым. Тиле ләззәткә бирелеп, шүрлеккә үрелдем. Папкадагы рәсемне ачтым.

– Карале, хәзрәт, бу тюльпан Аидага ошармы икән?

– Тюльпан түгел, лалә, – диде күршем. Ул бүген даруын эчеп тормады. Алай да күкләр куенында ойый бара иде инде. Үз кешеләре – нишләтәсең!

– Барыбер ләбаса.

Хәзрәт ризалашмыйча кашын чытты:

– Юк. Лалә – Аллаһ гөле ул. Алар икесе дә бер үк хәрефләрдән җыела: әлиф, ләм...

– Мим.

– Анысы юк.

– Аидага ошармы икән соң?

– Ник ошамасын?

– Ну, чәчкәсе бигүк алсу түгел бит.

Бу хәл, чыннан да, бераз эчемне пошыра иде.

– Нинди?

– Ну, көрән.

– Күңел күзе белән карарсыз.

Ул гырлап җибәрде.

Мин яңадан иңенә төрттем:

– Хәзрәт, – дидем. – Мәрткә китми тор.

– Йә?

– Монда язу да бар түгелме соң?

– Бар.

– «Лалә» дигәнме? Кармакка охшаган тамга күрәм төсле...

– Шәһадәт язылган анда.

Гадәттә, өч сүзнең икесе аңлаешлы булса, җөмлә мәгънәсенә төшенелә. Әмма бу шундый сүз иде ки... бер дә төшенелмәде.

– Анысы ни әле?

– Әшһәдү әннә иләһә илләллаһ вә әшһәдү әннә Мүхәммәдән расүлүллаһ.

Яңадан оешып сорау бирергә базу миннән бик зур батырлык таләп итте:

– Тәрҗемәсе ничек әле?

– Аллаһтан кала илаһ юк, Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәссәлам – аның илчесе.

Мин шунда гына күкрәгемнең ни сәбәпле кызышканын аңладым. Җан газабы кичергәндәй:

– Хәзрә-әт! – дип иңрәдем. Фаҗигам бөтен буена сузылып каршыма басты. – Аида... керәшен бит!

Ул Бохара папахасын җилкә чокырына ук этеп төшерде дә:

– Шуннан? – диде, исе китмичә.

Аннары яңа куәт белән гырлауга күчте.

Бер үк вакытта Рафаэль тагы да югарырак ноталарга кизәнә иде. Ике моң арасында япа-ялгызым калдым.

***

Без, Аллага шөкер, исән-сау кайтып җиттек.

Кояшлы гыйнвар иртәсеннән яңа тормыш башланды.

Өстәлнең сул почмагына бөялгән кәгазьләр өеме, элеккечә, эш көне ахырына уң почмакка күченә бирде. Ул арада, элеккечә, резолюцияләр яуды, карарлар кабул ителде... башлар әйләнде. Бүләгемне Аида бүлмә уртасына элеп куйды. Дивардагы панно янына.

Хәзер ул рәсем һәрвакыт өстемдә тора сыман.

Бохарада истәлек такталары ачылды. Берьюлы өчәү: дәресханәдә, хөҗрәдә һәм ишегалдындагы әйванда. Соңгысы бигрәк матур. Бил тиңентен баганага утыртылган. Борынгы ярлык рәвешендә.

Берничә айдан Рафаэль белән икебезнең балаларыбыз туды. Юк, уртак түгел. Аерым-аерым. Аның – малай, минем – кыз. Белмим, ничек шулай туры килгәндер...

Аңарчы мин Шиһабетдин хәзрәткә кагылышлы китаплар сорап алдым. Тәрҗемәи хәлен, төп хезмәтләрен, замандашларының истәлек-хатирәләрен, мәрсия-мәдхияләрен барлап чыктым. Язын, дөнья кардан арчылуга, Яңа бистәгә юл тоттым. Татар зиратына. Эзләгән каберемне табып, чәчәкләр салдым. Алсу лаләләр. Аллаһ гөлләре.

Ташны тетеп-тетеп бетергән язуларга күз тектем. Һәм яңадан тома сукыр булуымнан гарьләндем.

Һәм бөтенләй һушсыз калдым: һәйкәл очында – һилал10 иде... Кабинетыма кайткач та, күн көрсигә урнашып, Рафаэльгә шалтыраттым. Турыдан гына. Сәркатибен урап.

Өтек-төтек әңгәмә оешты.

– Теркәп куймаганмын. Синдә хәзрәтнең номеры бармы?

– Нинди хәзрәтнең? – диде ул.

– Чалма-чапанлы.

– Ха!

– Бергә Бохарада йөргәне инде.

– Син сәламәтме?

– Төрепкәдәге тавыш җитдиләнде.

– Абсолютно.

– Без Бохарада икәү генә идек.
 

Тәмам.

6  «Мең дә бер кичә» китабы.

7 Хөҗрә – мәдрәсә торагындагы бүлмә.

8  Пиштак – портал.

9  Әйван – бинаның гөмбәзле, өч яктан дивар каплап, бер ягы ачык калган уемтык өлеше.

10 Һилал – яңа туган кыйгач ай. 

 

"КУ" 01, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: