Койма (хикәя)
1981 елның җәе иде бу. Без Уфадан килеп Чишмә районының «Дружба» колхозы үзәге Абдулла авылында терлек өчен яфрак-азык әзерләүдә тир түккән булабыз. Шулай бер көнне...
Уфадан Чишмәгә барганда, Ирек дигән бик матур авылны үтәсең. Бәби итәкле күлмәк өстеннән алъяпкыч кигән татар килене кебек җыйнак ул. Юл буйлап бер генә урам булып сузылган. Гайрәтле исеменә караганда, үткән гасырның Октябрь түнтәрелешеннән соң, егерменче еллар азагы-утызынчы еллар башында кузгалган «кооператив-күмәк хуҗалыклашу» чорында берәр зур авылдан аерылып чыккан коммунарлар нигезләгән булырга тиеш аны. Авылга кергәндә, сулдан беренче йортның рәшәткәле ихатасын, ягъни коймасын күреп, аның мин сөйләргә җыенган тарихы булуы турында беркем уйлап та бирми, әлбәттә. Тарихның төбендә шул замандагы хакимиятнең җитәкчелек итүдәге «вертикаль-горизонталь» үзенчәлекләре ятуын башына да китерми. Сөйли
башлар алдыннан, мин, Чишмә якларына күптән кайтмаган кеше буларак, койманың бүгенге көндә исәнме-түгелме икәнлеген раслый да алмыйм. Бәлки ул череп аугандыр, бәлки, киресенчә, дала кояшында сөяккә әйләнеп җилләрдә зеңләп утырадыр. Хәер, эш бит койманың кайчандыр булуы-булмавында түгел,
ә бәлки шушы вакыйганың шушы чорда шушы авылда булуы кызык.
Шулай бер көнне, ике-өч яфрак хакына, кая ди ул беләк юанлыгы гына, хәтта ки матчалыкка ярарлык бүрәнәләрне аудара башларга әзерләнеп торганда гына, яныбызга дерелди-дерелди «ЗИС» машинасы килеп туктады. Аннан эчендә кайнаган мәшәкатьләре йөзләреннән кисәк-кисәк ялкын булып коелган партком секретаре төште. Машинасының әрҗәсенә сикереп менде, аннан коргаксулары белән ыңгырашкан чалгыларны ыргыта башлады:
– Җегетләр, ситуатси кискен үзгәрде! Балта-пычкыларыгызны куеп торыгыз! Менә бу чалгыларны эләктерегез дә, җәһәт – олы юлга! – Ул сөйләгәндә ашыга, сүзләрен йота иде. – Санитарный чисткы... Юл буйларын!.. Бер генә чүп әсәре дә калмаска тиеш!..
Әле генә балта-пычкылыдан инде күз йомганчы чалгылы булып өлгергән нефть кудыручылардан берәү:
– Олы юлга ничек чыгабыз соң? – дип сорап куйды. – Ерак кына бит!
– Кая ерак булсын! – диде партком. – Олы юл... култык астында гына бит!
Сөйләшә-сөйләшә, киттең-бардың, киттең-бардың...
– Әһә, киттең-бардың ди сиңа!.. Анда барып җиткәнче ыштан төпләрең су булыр, абзый! – диде теге үткерҗан. – Машинагыз белән илтеп куйсагыз ни була?
– Бәй, нигә илтмәскә? – дип килеште партком. – Анысы да була аның. Йә, сикерегез!..
Олы юлга чыгу белән без, бизәкле борчак кебек, тирә-юньгә сибелдек. Чүкелмәгән, чүкелмичә, үлән йөзе күрмичә чормада ятудан калынайган, калтайган, тупасланган, ул гынамы, нә төбе, нә сабы-тоткасы каралмаган, чөйләнәсе чөйләнеп, көйләнәсе көйләнеп бетмәгәнлектән, чалгылар барысы селтәнгән саен хор белән шыгырдый, кайберләре исә, гомерендә чалгы
тотмаган «интеллигентлар» кулында туң тимер тавышлары иҗтиһат итеп, атламалары белән сапларыннан чыгып оча башлады.
– Чалгыларыгыз чапмый бит!
– Чапмаса! – диде парторг. – Чапмаса чапмый да куя инде. Миңа печән кирәкми. Миңа марафет кирәк...
Бу кунакларны тагын да кузгатып җибәрде.
– Мондый чалгы белән нинди марафет?
– Өздерми дә!
– Кулларыбыз белән берәмләп сындырмасак кына! – диеште ярдәмгә килгән шәһәр халкы. – Юл буен чабарлык косаркаларыгыз да юкмыни?!
– Дөрес аңлагыз, иптәшләр, – диде тирләп-пешкән парторг. – Косаркасы да, чапкычы да бар аның. Әмма бу очракта эш чапкычта түгел. Эш прынцыпта. Чүп үләне – штучный нәмәстәкәй. Теге заманнардагы кулаклар классы сыман, кешенең күз алдына калкып чыгалар, ысбулычлар... Чыгалар да чәчкә аталар.
Әйе, миңа бу ыслучайда печән түгел, марафет кирәк, – дип кабатлады ул. – Юл буйларын чүп үләннәрдән... менә шулай... – Парторг урынында сикеренгәләп үлән чүпләп тә күрсәтте. – ...Менә шулай чеметеп алып... тазартырга кирәк. Бүген чүп үләне аерым исәптә – аларны чалгым чапмый дип кенә ташлап китеп булмый...
Без, партком вәгазеннән рухланган нефтьчеләр, еллар буе нәсел
яңартып котырган чүп үләннәрне чалгылар кистерә алганчы кистерергә, киселмәгәннәрен, каккалый-суккалый сындырырга, иң азгыннарын төбетамыры белән йолкырга керештек. Хуҗабызга бу ошады булса кирәк.
– Менә шулай! Була бит!.. – диде ул, урынында тыпырдап. – Аеруча эре, буйга үсеп, күзгә ташлана торган үләннәр исән кала күрмәсен, җәмәгать. Шайтан таягы, кырлы курай, һм... җен арбасы... Кырык эшем кыралай ята. Барып киләсе җирем бар. Мине югалтмагыз, мин – мигом! – дип китеп тә барды.
Ул китеп өлгермәде, безнең янга буяулары коелып беткән, моторы
сүндергәннән соң да шактый вакыт туктамыйча эшләп утыра алган «ПАЗ» автобусы килеп туктады. Аннан өстенә ак дача кәчтүн-чалбары, башына шулай ук ак салам эшләпә, аягына изелеп беткән кызыл тәпичкәләр эләктереп алган кеше чыкты.
– Мин райком секретаре Сәхәбетдинов булам, – диде ул һәм, кинәт кенә күчәрдән ычкынган чәкүшкә кебек, урынында дырылдап әйләнде һәм, бернинди ихтыяҗ булмавына карамастан, кеше куркытыр дәрәҗәдәге тел белән урысча сөйли башлады.
– Я ыспыррашиваю, паччаму вы эздись? Ышту важней, сорный трава или забор? Паччаму вы не в деревня Ирек? Вы ызнаете, ыхту к нам едет?
Берни аңламасак та, без аңа чүп үләннәрне чабарга партком секретаре кушканлыгын төшендерергә тырыштык. Бу хәбәр янгын өстенә крәчин сибү белән бер килеп чыкты.
– Вам, тауариши, партком не так сказал. Вчара без аңа, баран-голова, три часа на голова кол тешили, что нам забор министра... важнее, чем юлдагы шайтантаяк. Партком нас так и не пүнәл. Садитесь, тауариши, автавыз, едем мы в деревня Ирек койма строить. Ведь к нам едет сам министр сельхоз Рәсфедератси иптәш Флорентьев!..
Безнең егетләр секретарьне ничек кенә татарчасына борырга тырышсалар да, ул кирегә беткән колхоз үгезе кебек нә алга, нә артка кузгалмыйча нык тора – үзенекен сукалый иде.
Мин таң калдым: Чишмә кадәр атаклы район секретареның русчасы шулкадәр гарип булуы мөмкин эш түгел иде. Башыма җитеп, тиз генә автобус шофёрыннан бу кешенең нинди вазифа башкаруын белешеп килдем. «Халык контроле активисты Сәхәбетдинов, – диде шофёр. – Нинди секретарь булсын
ул, кызыл тәпичкә. Җаваплы эш кушсалар, гел урысча сөйли».
– Флорентьев едет, ә у нас у первага дома деревни Ирек ихата без койма стоит!.. – дип тузынды Сәхәбетдинов. – Какой позор!.. Если он увидит наш колхоз без койма!..
– Чалгыларны нишләтәбез? – дип сорады теге үҗәт егетебез, елар хәлгә җитеп. – Чалгы белән койма төзеп булмый бит!..
Бу сүзләрдән соң «кызыл тәпичкәбез» тынычлана, үз тәлинкәсенә утыра төште.
– Чалгы этто да. Они не нужно. Үзегез белән алсагыз да була, кәнишне. Нәбхәдими струмин для забор, как яго, молоток-келәшчә-шипачлар, кадак, вчәкий гвозди, әбрешүткәләр – барысы да Иректә сезне көтеп саргая!..
Барыбыз да шаркылдап көлеп җибәрдек. «Безне көтеп саргайган
әбрешүткәләрдән» көлмичә тыелу мөмкин дә түгел иде шул. Теге һаман да ашыктырды. «Садись, такой событие Чишмә, сам Флорентьев едет, тауариши».
Кояштан оялып, чалгыларыбызның йөзен аска бордык та, безгә Уфа кадәр Уфадан килгәч, ниндидер эш майтарырга кирәктер бит инде дип, автобуска кереп утырдык. Озак та үтми Иреккә дә барып кердек. Автобусыбыз сул тарафтан беренче йортка җитәрәк туктады. Барыбыз да коелдык. Салоннан иң башта Сәхәбетдинов атылып чыкты.
– Ну, нәкәнис! Чалавик есть, фрунт работа есть! Струмин есть. Бистро! Бистро!
Булачак койма йорт биләгән җир буйлап кыска итеп киселгән баганалар, вак рәшәткәлек такта өемнәре, анда-монда ташланган балта, чүкеч, көрәк кебек эш кораллары, кадак әрҗәләре белән чуарланган иде. Ләкин алар дүрт почмаклы бураның дүрт тарафы дүрткә бүленеп өелгән бүрәнәләре белән аралашып, ике арага сыешмагандай, үзара карышып яталар: гүя бүрәнәләр төзеләчәк койманың рәшәткә такталарын якын китерми, эчкә кертми, койма
такталары исә бүрәнәләрне эчкә этәрә, тышка чыгармый иде. Гамәлдә шулай булып чыкты да. Гөнаһ шомлыгына каршы, йорт хуҗасы бүген өмә корып, бурасын күтәртә икән. Без, шау-гөр килеп, автобустан төшүгә, өмәчеләр ишегалдыннан чыгып, безгә ябырылдылар.
– Ни эшләргә телисез монда? – диде йорт хуҗасы. – Сезне кем чакырды?
– Райком приказ!.. – дип кәпәренде урысчасы бөтенләй аңлашылмас дәрәҗәгә җитеп шомарган «кызыл тәпичкә». – Немедленно райком указал такой. Заптры районга Ырысыфысыр авыл хуҗалыгы министры иптәш Флорентьев катитсә. Тәк ышту, бүрәнәләрегезне әтсүде немедленно убирайт. Эздись должен быть койма. У меня вчю. Дальше разговор – тюрьма.
– Мин бүрәнәләрне беркая күчермим, – диде ачуыннан нишләргә дә белмәгән хуҗа. – Миңа сезнең коймагыз кирәкми. Йорт-җиремне төзеп бетергәч, мин ул койманы сездән башка да корып куям. Аңлашылдымы, абзый? Яхшы чакта, очты-очты, казлар очты дигәндәй, биредән аяк табаннарыгызны ялтыратыгыз!
– Забор построен вам! Тәки аңламый!
– Миңа койма кирәкми!
– Пәслидни раз упреждаю: эздись должна быть койма!
– Мин дә соңгы тапкыр: кирәкми! – дип кычкырды хуҗа. – Сез минем өмәне туктаттыгыз! Өмәчеләремә койма түгел, пространство нужен!
Бу гүя авыл белән шәһәр арасындагы мәңгелек бәхәснең Мәскәү министры килер алдыннан кузгалып киткән дәвамы иде. Шул бәхәснең иң гүзәл сәхифәсен хәтерләтеп, хуҗаның бүрәнә араларына мүк салып торучы хатыны һәм ике кызы – өчесе дә кызгылттан киенеп алган да, итәкләре белән давыл кузгатып, шәһәрнекеләр алдыннан фырт та фырт үттеләр:
– Бернинди койма кирәкми! Без койманы үзебез төзибез!
Йорт хуҗасы белән халык контроле вәкиле ике әтәч кебек борынга борын килеп бастылар.
– Райком кушты! Безгә райком указаниесе закун!
– Төкерәм мин синең райкомыңа! Сез минем өмәмне өздегез!
– Әле син шулаймы? – диде урысча сүз байлыгы такырайган иптәшебез, кинәт кенә татарчасын исенә төшереп. – Әле син райкомга тел тидерәсеңме?! Мин сине йорт төзетү түгел, авылдан кудырам. Кулак токымы!.. – Сәхәбетдинов сәгать сиртмәсе кебек оясыннан ычкынып чыкты һәм өстә яткан бүрәнәнең башына барып тотынды. – Уфалар, нәрсә карап каттыгыз? Күтәреш!
Бүрәнәләрне – ихата эченә!
Райкомнар белән бәйләнүдән коты чыккан «уфалардан» кайберәүләр, уңын-сулын аңышып тормастан, бүрәнәләрне ихатага ташый да башладылар. «Чишмәләр» ягы да аптырап калмады, коймага дигән кирәк-ярак, коралкорамаларны чыгарып атырга тотынды:
– Чукынып китегез!
– Без сезне чакырып китермәдек!..
Төркемнәрнең берсе, пыр тузып, ихатага бүрәнә, икенчесе койма
материалларын ихатадан тышка чыгарып аткарган чакта, үткәндә-сүткәндә бер-берсенә кагылып китеп, кул сугышына илтә торган этеш-төртеш китте. Бу төртеш нәрсә белән тәмамланган булыр иде, әгәр ихатага шул минутта каерылып төшкән бер ишеген доңгыр-доңгыр өстерәп, һава чыгарган ике тәгәрмәч тимере белән җирне сөреп, «Жигули» килеп кермәсә һәм аның кабинасыннан авызлары шатлыктан колакларына җиткән иркәй, хатынкай һәм
ике ир балакай килеп чыкмаса! Хатын белән балалар, шунда ук бүрәнә астына мүк салудан туктап торган кызлар белән кочаклашып, күрешә башладылар.
– Гаяз абзый! – дип кычкырды руль артыннан чыккан ир йорт хуҗасына.
– Ав-вар-рия!.. Ходай коткарды! «КамАЗ» астыннан диярлек исән чыктык, абзыкаем! Балалар исән, хатын исән, үзем исән!..
Һәм ул аю гәүдәле Гаяз абзыйсын курчак урынына кочаклап күтәрде, урынында әйләндерде, аннан төшерде, аннан тагын әйләндерде:
– Күрәм, синдә өмә! Йорт күтәрәсең, әйеме? Мине, бертуганыңны, чакырып та тормагансың, ә? Ярар, үпкәләмим. Хәерле сәгатьтә!
Бер өмәдән көтмәгәндә икегә әйләнгән өмә өмәчеләре авызларын ачып калганнар иде. Эш туктаган, сәгать йөрми иде.
– Сез нәрсә балталары суга төшкән кеше кебек каттыгыз! Менә мин сезгә берьюлы дүрт өмәче алып килдем, – дип, дәртле аваз салды кунак. – Әйдәгез, эшкә башлыйбыз. Өмә дәвам итә!..
Бу сүзләрдән соң өмәчеләрнең ике төркеменә дә ничектер оят булып китте. Безнең барыбызны да гарьлек биләп алды. Яшисе килеп китте. Сәгать йөри башлады. Ходай Тәгаләнең бүләккә биргән нинди матур көнендә алар шушы бәрәкәтне ямьсезләп яталар икән ләбаса. Өмәчеләр башта акрын гына кузгалыштылар, шуннан сиздерми генә станнары белән хәрәкәткә килделәр.
Җирдә тырым-тырагай яткан балта-пычкы, чүкечләр, бергәлек тоеп, кулларга сикерде. Аннан барысы бер камытка җигелеп һәм илегеп эшли дә башладылар.
Аларны, бу берсен-берсе бөтенләй дә белмичә дошманлашып өлгергән кешеләрне, шулай килештерү өчен йорт хуҗасы Гаязның моннан егерме чакрымда яшәгән энекәше Әгъзәм гаиләсенең Чишмәгә барганда авариягә эләгүе кирәк булганмы?!
Кызыл тәпичкәле халык контроле активистының без исемен дә хәтерләп өлгермәдек. Чөнки беренче бөек адымны ясаган кешеләр еш кына исемсез кала. Биредә дә шулай булып чыкты. Ул койрыгы шиңгән бөркет кыяфәте белән йорт хуҗасы Гаяз янына килде һәм, күзләрен челт-челт йомып:
– Ярар, булганы булган, – диде. – Булмаганы булмый торсын. Йорт белән бергә сиңа койма да кирәк бит инде, туган. Синең өмәчеләрең бураңны күтәрсен, минем өмәчеләрем авыл кырыендагы йортыңны коймалы итсен, ә?
Министр килә бит, пон-нимаешь!.. Райком да исән, без дә тук!..
Гаяз елмаеп җибәрде.
– Әллә кайчан шулай диләр аны, – диде. – Тауга менүе кыен, аның каравы төшүе ансат. Өмә уртак булачак. Эше дә, кичке ашы да...
Без койманы дүрт сәгать дигәндә өлгерттек. Кешеләрне кешеләрдән аерырга тиешле койма кешеләрне берләштерүче койма булып чыкты. Бүрәнәләрне күтәрергә икенче аркан да табылды. Тегеләргә ярдәм итеп, бураны бергәләп күтәреп бетердек. Кичен җырлаша-җырлаша мәҗлес кордык.
Өмәбезнең бу өлешендә «халык контроле» юк иде инде.
"КУ" 2, 2017
Фото: pixabay
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
Рафит Муллахматович Мухаметов
0
0
Бар иде шундай заманнар. Без дә ки яфрак(веткорма) әзәрләргә мәҗбүр идек своим ходом. Шундай ук народный кантрол йөрер Чакмагыш буйлап самай диловой
0
0