Коръән ашы (хикәя)

Буа якларына багышлана

Сугыш арты еллары бу.

Язгылыкта чәчү эшләрен тәмам иткәннән соң, бәрәкәтле яңгырлар

шәфкатеннән ташламасын, уҗымнар дәррәү калыксын, игеннәр җәй буе күкрәп

үссен дигән теләкләрен күкләргә җиткерү нияте белән, авыл халкы елның-

елында Коръән ашы уздыра. Гадәттә, бу вакыйга кыш-язларны кичеп йончыган

авыл өйләрендә түгел, сәхрәдә — чирәм-үләннәр борнаган табигать кочагында

үткәрелә. Җиргә ашъяулыклар җәеп, үзләре пешергән ризык-тәгамнәрдән

табын корып гәпләшеп утырулар, Коръән аһәңнәре һәм догалар белән тукылган

мондый аш мәҗлесе һәркемнең күңеленә хуш килә, татулык, бердәмлек, сәгадәт,

үзара аңлашу, бер-береңне хөрмәт итү тойгыларын көчәйтеп җибәрә.

Быелгы аш мәҗлесен үткәрүне үз өстенә алган Мөхәммәтҗан агай унике яшьлек

оныгы Фәтхетдинне үзе янына чакырып алды. Малай ятим, менә шушы бабасы

тәрбиясендә яши. Әтисе сугыштан әйләнеп кайтмады аның. «Хәбәрсез югалды»

дигән кара пичәтле хат әле дә булса матча эргәсенә кыстырылган килеш тора. Бу

хат күз яшьләрен күрсәтмичә генә елый һәм сыкранадыр шикелле. Ходай кушып

исән калгандыр, бәлки — шуңа күрә малайның әтисе кайтмыйча хатка кагылмаска,

аны борчымаска дип тәгаенләп куйдылар. Өч ел вакыт узды, әмма эзсез-хәбәрсез

югалган фронтовикның авылга, туган йортына һаман да кайтып кергәне юк...

Менә Фәтхетдин йөгереп керде дә яраткан бабасы каршына килеп басты.

Бабасы Мөхәммәтҗан аңа сөеп карады, вәләкин тавышы бик таләпчән һәм

җитди иде:

— Менә нәрсә, угланым. Сиңа бик җаваплы да, саваплы да йомыш кушам бүген.

Хәзер үк күрше авылга, Сәләхетдин абыеңа чабасың. Иртәгә, иртәнге сәгать унга

килеп җитсен безнең тарафка. Коръән уку вазифасын без аңа тапшырабыз...

Малайның башы түшәмгә тигәндәй булды. Шулай булмыйни, бабасы аңа әнә

шундый «пачутлы» эшне тапшырсын әле! Барачак, чакырачак ул Сәләхетдин

абыйсын. Шундук иске сандалиларын киде дә, ыштан балакларын сызганып,

юлга кузгалды.

Тургай җырын тыңлап, клевер һәм төрле чәчәкләрнең җил исеп китергән

исен иснәп, юл тузанын туздырып, өч чакрым араны бара торганнан соң,

менә бервакытны Сәләхетдин абыйларының җил капка төбенә килеп тә басты.

Чирәмле ишегалдына керде. Болдырга аяк баскач та аның колагына өй эчендә

яңгыраган көчле һәм сәер авазлар килеп бәрелде. Ни-нәрсә булыр икән бу?

Бактың исә, Сәләхетдин абыйның көндезге намазга утырган чагы икән.

Ләкин ул аны таза гәүдәсе һәм көр тавышы белән бигрәкләр дә каты кычкырып

укый иде. Изге Коръәннең күп кенә сүрәләрен һәм аятьләрен үзләштергән,

аларны яттан белгән үсмер, бабасының йомышын әйтергә дә онытып, үзе дә

сизмәстән-уйламастан өлкән абыйсына әйтеп салмасынмы:

— Сәләхетдин абый, намазны бит кычкырып укымыйлар, кадере китә, диләр.

Ихластан укылган догаларны Аллаһы Тәгалә болай да кабул итә...

Бу сүзләрне ишеткәч, Сәләхетдин намазыннан туктап, каерылып малай

ягына төксе караш ташлады. Кашлары маңгаена сикереп менде. Сәҗдә

кылган җиреннән кинәт кенә сикереп торды да Фәтхетдинне якасыннан алып,

ишегалдына селтәп ташлады. Малай, арыш көлтәседәй, чирәмлек өстенә очып

төште. Болдырда басып калган Сәләхетдиннең:

— Әле син монда маңка башың белән мине өйрәтергә килдеңме? Бар, хәзер

үк авылыңа ычкын!.. — дигән сүзләре малайның йөрәгенә ук булып кадалды.

Үзендә мондый рәнҗешне күтәрерлек көч табарга тырышты ул.

Фәтхетдингә бүтән чара калмаган иде: әйтер сүзен дә әйтә алмыйча, авылына

кайтып китте. Япь-яшь кенә булса да, күз яшьләрен тыярга газапланды, аның

күңелендә кинәттән эчке бер үҗәтлек, үзен-үзе раслау тойгысы уянды. Хаксыз

бит Сәләхетдин дигән абыйсы, хаксыз гамәл кылды ул...

Кайтып җиткәч, бабасына бөтен хәлләрне тамчысын да яшермичә сөйләп

бирде. Акыл иясе буларак, Мөхәммәтҗан агай бик тиз арада кискен карарга

килде, сүзен өздереп әйтте:

— Син бит, улым, киләчәктә коръәнхафиз буласы кеше. Аллаһының

рөхсәте белән Коръән сүрәләрен, белгән аятьләреңне иртәгә син үзең укырсың,

иншалла... Ә инде сине, ятим баланы шулай рәнҗетеп кайтарган өчен, бу гөнаһы

өчен ул Ходай каршында үзе җавап бирер...

***

Икенче көнне сәхрәдә, яшел чирәм өстенә зур гына кызыл дәстәрхан җәелде.

Табын исә бик тиз арада ризыклар белән бизәлде: балык бәлеше, өстенә вак ит

турап салган бәрәңге өйрәсе, бал, түгәрәк ипи, балан суы һәм башкалар.

Бу бит сабан ашлыкларын чәчкәннән соң иң матур май айлары. Күктә

көмеш тургайлар талпына, ә җирдә җылы, кояшлы, баллы май ае. Якын-тирәдә

бал кортлары безелди, чикерткәләр атылып китә, шомырт һәм сиреньнәрдән

башыңны әйләндерердәй хуш исләр бөркелә. Табигать матурлыкка, сафлыкка,

гармониягә баткан...

Бабасы әйткәнчә, Фәтхетдин — булачак яшь коръәнхафиз үзенең вазифасын

үтәргә тиеш иде. Ул шулай эшләде дә: каяндыр акылы җитеп, иң әүвәле

хөрмәт сүзләре белән сугыштан әйләнеп кайтмаган авылдашларын искә алды,

укылганнарның алар рухына багышланасын да искәрде. Аннары яшь тавыш һәм

мисыр мәкаме белән Коръән сүрәләрен укырга кереште. Табындагылар берьюлы

тынып калды, һәммәсе үзенең эчке уйларына, теләк-ниятләренә бирелде.

Аш мәҗлесендә ак яулыклы апалар, әбиләр дә, түбәтәйле бабайлар да,

яшьләр дә бар иде. Мондый да күркәм-саваплы мәҗлес һәммәсен татулыкка,

бердәмлеккә, үзара аңлашуга чакырып тора. Аларның күңелләре, яхшы һәм

изге теләкләре күкләр кодрәте һәм дога аһәңнәре белән бергә кушылды. Әйе,

мондый мәҗлестә һәркемнең күңеле-рухы сафлана, һәркем бары яхшылык

эшләргә сусап тора.

Әлбәттә, тормыш тәҗрибәсе аз булган Фәтхетдиннең әйткән сүзләрен алга

таба апалар, әби-бабайлар тулыландырырга тырышты. Бу җәһәттән Мәйсуфа

әбидән дә уздырырлык кеше булмагандыр. Ул, кәшимир яулыгын төзәткәләп

алганнан соң, болай диде:

— Авылыбыздан бик күп ир-егет сугыш кырында ятып калды. Бу

барыбыз өчен дә зур фаҗига. Аһ, шушы Гитлер явызның кулын тиз генә өзә

алмадылар...

Аңа чатан Хәйри кушылып китә:

— Менә мин, җәмәгать, сугыштан аягымны өздереп кайттым. Аны кире

кайтару өчен миңа беркем дә ярдәм итә алмый ич хәзер. Кешеләр кайчан гына

сугышларсыз яши башлар икән?..

Аш мәҗлесенең азагындарак Мәйсуфа әбидән мөнәҗәтләр укуын үтенәләр.

Менә ул иң әүвәле ике кулын битләренә якынайтып, пышын-пышын килеп белгән

догаларын укыды да аннары инде матур тавыш белән мөнәҗәтләргә күчте:

И Ходаем, бирче безгә

Йолдыз нуры, кичләрен.

Чиста булыр, ихлас булыр

Күңелдәге хисләрем.

Сабырлыклар саф алтын, дип

Борынгылар әйтеп киткән.

Ныклап бер уйлап карасаң,

Сабырлыкларга ни җиткән...

Хатыннардан хәят китәр,

Ир-атлардан гайрәт китәр.

Ай-Кояшның нуры бетәр —

Шундый заман җитәр, имди...

Борынгыдан, әби-бабаларыбыздан күчеп килгән, хәзер инде өлкәннәр

телендә генә сакланып калган бу шигъри юллар, бигрәк тә соңгысы, һәркемне

тетрәтте, уйга салды. Күңелләренә иман һәм сафлык бөртекләре чәчте. Бу

минутларда һәркайсы дөньяда фәкать яхшылык гамәлләре генә эшләргә

тиешлеген аңлый һәм үзенең рухын шушы дулкынга көйли. Бу мәҗлес чын

мәгънәсендә әдәп, әхлак, тәрбия мәктәбе иде, билгеле.

Мәҗлестә катнашучылар Фәтхетдиннең кичә күрше авылга баруы һәм аның

Сәләхетдин тарафыннан мәсхәрә ителүеннән хәбәрдар иделәр. Апалар-әбиләр

бер авыздан: ятим баланы рәнҗеткән икән, үзенең балалары булмасын, дип

Сәләхетдингә ләгънәт (бәддога) укыдылар.

Сәләхетдин дә ул кадәр үк мәгънәсез түгел икән: үзенең гөнаһысын йолу-

йомшарту өчен, тиешле акчалар юнәтеп, үсмерне Бохара мәдрәсәсенә укырга

җибәрү ягын кайгырта башлый.

Әмма Фәтхетдин, уналты яше тулу белән, тота да Казан каласына китеп

бара. Югары уку йортының ишекләрен ачып керә, гыйлем эсти һәм галимлек,

мөгаллимлек юлыннан китә, бөтен көчен-талантын шуңа багышлый.

 

"КУ" 6, 2014

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: