Кәккүк баласы (хикәя)

Бу юлы конференциягә соңга калып килде Мәрхәбә. Темасы аның фәнни хезмәте белән аваздаш, үзен кызыксындырган сорауларга кагылышы булса да, әллә нигә анда һич барасы килми йөрде. Аягым тартмый, дип уйлады ул. Аннары ерак, чит җир. Башта самолёт белән очасы, аннан соң күпмедер вакыт автобуска утырып барасы икән. Самолёт белән генә очасы булса, берсүзсез риза да иде кебек. Шуңа ул бер җыенды, бер сүрелде. Әле юлга чыгар алдыннан да кич буена һаман төгәл генә бер фикергә килә алмый, инде юл сумкасына салынган әйберләре тирәсендә әйләнчек бәрән шикелле әйләнде дә тулганды, икеләнде, пошаланды.
Коллегалары белән кат-кат шалтыратышып сөйләшкәннән соң, ул якларда булган юк бит әле, әйдә, күреп кайтыйм, дигән бер уйга килеп, барырга ниятләде.
Һәм икенче көнне улына SMS белән хәбәр генә җибәрде дә җиңелчә сумкасын җилкәсенә асып, юлга чыгып китте.
Конференциянең ачылышына соңга калып, ул аның экскурсияләр башланган өлешенә генә эләкте. Юлдан арып килгәнгәдерме, Мәрхәбәнең беркая да аяк атлыйсы килмәде. Бераз ятып ял итү нияте белән кунакханәдәге номерына кереп бикләнмәкче дә булып карады. Тик үзен көтеп алган коллегалары үгетләп, кыстап, бу ниятенә юл куймый, барыбер бүлмәсеннән алып чыгып, аның өчен бер кызыгы булмаган җиргә сәяхәт кылырга мәҗбүр иттеләр.
...Менә төркемнәре чираттагы ташландык авылның шәрәеп калган җирлегенә аяк басты. Кояш баешының соңгы нурлары тирә-якта чәчелеп яткан җимерек тәрәзәләрнең уаланган пыяла кыйпылчыкларында чагылып, мең чаткыга бүленеп сындылар. Кырның салкын җиле исә ятим нигезләрнең тузгыган хәрабәләрендә тәгәри, искергән бүрәнә, такта араларына кереп, сызгырынып тузына да, йөзләренә кызгану битлеге яткан бу сәяхәтчеләрнең колагына пышылдап кына, ятимлек турында үзәк өзгеч бер бәет көйли. Экскурсия үткәрүче, шушы җирлекнең фольклоры турындагы матур, мавыктыргыч сөйләменә төреп, төркемне бөтереп, авыл хәрабәләре арасына алып кереп китте.
Мәрхәбә дә алардан калышмаска тырышты.
– Минем сезгә сөйлисе килгән иң кызыклы бәян менә шушы нигез турында иде инде...
Мәрхәбә, үзләрен ниндидер ярымҗимерек капка төбенә китереп туктаткан экскурсоводның сүзенә артык исе китмичә, читкәрәк китеп басты. Капка димәсәң, хәтере калыр, чөнки аның капкалыгы нибары бер черек авыш багана һәм өстеннән җимерелеп төшеп таралып ятучы агач түбәдән генә гыйбарәт иде.
– Илленче-алтмышынчы елларда монда Мәгафур абыйның гаиләсе торган. Гади яшь гаилә. Ике кызлары булган. Матур гына яшәп ятканда, аларга Казакъстаннан гаиләсе белән абыйсы кайтып төшә. Авылда бераз торгач, ни сәбәпледер абыйсының кечкенә малае үлеп китә. Мәгафурнең өлкән кызы бик елак була. Аның елавы, яңа гына баласын җирләгән абыйсының үзәгенә үтә. Ул аны гел куенында йөртә. Ә кыз Казакъстаннан кайткан абыйсын бик ярата һәм аның кулында еламый торган була. Китәр вакыт җиткәч, абыйсы энесеннән кызны үзе белән Казакъстанга җибәрүен сорый. Мәгафур дә, аның хатыны да риза булмыйлар. Ләкин авыр хәсрәттәге ир, әлеге кызда үзенә юаныч табып, баланы беразга гына кунакка җибәрүләрен сорый. Йомшак күңелле Мәгафур зур авырлык белән генә риза була. Ләкин кыз шушы китүеннән туган нигезенә башкача әйләнеп кайтмый. Абыйсы башта кызны кайтармас өчен мең сәбәп табып хатлар язгалый. Аннары хатлары туктый. Кеше төрлечә сөйли. Абыйсы үлеп киткән, имеш, хатыны да яшьли үлгән, имеш. Аннары аны төрмәдә дә икән, имеш, дип сөйләделәр. Кызны кайдадыр күргәннәр икән, дигән имеш-мимешләр күп булган. Ләкин тәгаен генә ни булганын, кызның кайда икәнен беркем әйтә алмаган...
Мәрхәбәнең уч төпләренә тир бәреп чыкты. Ни сөйли бу? Хатын карашын сөйләүченең күзләренә батырды. Нигә бу хикәя аны борчый? Күңелнең җайсыз бер тамырына кереп, аны кыбырсыта, тырный, шик уята?
Мәрхәбә әллә нидән кинәт борылды да бар яктан урап алып, аның ачык тәнен, битен әрнетеп чага-чага чәбәкләгән явыз кычыткан сабакларын куллары белән аралап, автобуска таба юнәлде.
Нидән курыкты соң?
Ул сумкасыннан тиз генә кирәкле таблеткасын алып капты һәм утыргычка башын куеп, ашыгып, күзләрен йомды...
...Бар идеме ялган алар гаиләсендә?
Әтисенең үзен күкрәгенә кысып иркәләп, күзләре яшьләнгәнен күрсәтергә теләми йөзен яшергәндә, аның үзенә нәрсәнедер әйтеп бетермәгәнлеген яисә ачылып сөйләргә базмаганлыгын тоя иде. Бу аз сүзле, тыйнак, сабыр гаиләдә һәр кешенең үз сере булып һәм аның белән алар бер вакытта да, бернинди сәбәпкә дә алданмый күңел йозакларын ачып, хәтта якыннары белән дә бүлешергә, уртаклашырга теләмәделәр. Әгәр дә ки бәреп чыга калса, ул сер күз карасы кебек саклаган өйнең тулылыгын, 
җылылыгын кырау суккан кебек кырып төшерер һәм барчасын бәхетсез итәр иде кебек.
Белде ул серне Мәрхәбә. Әтисен җирләгәннән соң, аның кайбер документлары артыннан йөргәндә, үзенең асрамага алынганлыгы турында белгәч, елый-елый, үкси-үкси иң авыр кайгысы итеп кичергән иде. Ул хәлне раслаучы кәгазьләрне үртәлеп, күрергә дә теләми, укымыйча да ертып атканы, хәтта яндырганы хәтерендә. Ул тарих шулай сер килеш кенә көлгә әйләнеп, җилдә таралган иде.
Ул тарихны юлларга, үз әти-әнисен эзләргә аңа ояттыр сыман тоелды. Кемнәрдер кирәксенми ташлаган, ә болары балалары юклыктан шушы алыш-бирешкә дучар булган. Товар-акча мөнәсәбәтләре, бетте-китте, янәсе...
Кичке ашның тәмен тоймады, өстәл артында утыручыларны ишетмәде Мәрхәбә. Аларның үзенә төбәлгән сәер карашларына да игътибар биреп тормады. Төнге йокы вакыты җитүен зур түземсезлек белән көтеп алып, тизрәк бүлмәсенә кереп бикләнде дә бар тырышлыгын, сабырлыгын, үҗәтлеген җыеп, хәтерен эшкә җикте.
...Менә капка. Эчендә кечкенә өй кыегы. Капка төбендә кемнәрдер бар. Ир кеше – озын буйлы, көлсу сакаллы. Яшь кеше. Капканы ачып, ике якка куллары белән тотынган. Әйтерсең, кемнедер чыгарасы килми. Капка артында кемдер елый. Хатын-кыз тавышы. Шул тавыштан Мәрхәбәнең йөрәге сызлый, тамагына утырган төере аңа суларга ирек бирми.
Нәрсә бу? Кемнәр алар?
Менә рәсем кузгалды. Ир-ат ерагайды. Тавыш сүрелде.
Аннары шыгыр-шыгыр ат арбасы. Яңгырлар, җилләр, давыллар... Ерак барды Мәрхәбә ул арбада. Бик ерак...
Төш шул кадәр реаль була аламы? Ул аңа кеченә чагында бер кереп, гомере буена исеннән чыкмады.
***
Икенче көнне дә хатын конференция эшенә катнаша алмавы турында коллегаларына телефон аша хәбәр җибәрде дә үзе җәһәт кенә киенеп, шәһәр урамы буйлап китте.
Әгәр дә ки, аның бу җиргә ниндидер бәйләнеше бар икән, ул аны хәзер белергә, ачыкларга тиеш, дип уйлады. Чөнки ул башкача монда килеп йөри дә алмаска мөмкин.
Иң беренче эш итеп, ул такси чакыртты да теге ташландык авылга китте. Машина тәрәзәсен ачып, юл буе тирә-юньне күзләп барды. Ник бер генә таныш чалым булсын! Ник бер генә! Юк! Эләктереп алырлык, шаһит итеп, бизмәнгә салырлык энә очы кадәр генә дә таныш нәрсә чалынмады күзенә Мәрхәбәнең.
Әле машина теге таныш нигез янына килеп туктагач та бераз төшми, нигезне читтән генә күзәтте.
Ни әйтергә тели иде ул аңа?
– Нәрсә бар инде монда сезгә? – Машина шофёры кинәт телгә килде.

– Белмим. Болай, кызык.
Хатын бераз дәшми торды.

– Сез берәр нәрсә беләсезме бу нигез турында?
Мәрхәбә әлеге сорауны ни өчен бу кешегә биргәнен үзе дә аңламады.
– Ә, бу теге бабай нигезе ич.

– Кайсы бабай?
– Авылда бер җан иясе калмады, ә ул китмәде. Районнан фатир да биреп карадылар. Бармады.
– Хәзер кайда соң ул бабай?
– Белмим. Бер-ике ел элек юлда күренгәли иде. Кайдандыр кайтып йөргәләде, ахры. Хәзер бер дә күргәнем юк. Үлде микән, әллә тагы? Мәрхәбә егеткә акчасын бирде дә машинадан төшеп, җимерелгән капка
бусагасын атлап, эчкә узды.
Эчтә – адәм буе булып үскән шайтан таягы, түбә авырлыгын күтәрә алмый таралып төшкән өй бүрәнәләре, чалшаеп егылган тәрәзә, ишек йөзлекләре иде.
– Сез монда каласызмы? – дип кычкырды шофёр егет.
Мәрхәбә аптырап калды.
– Әйе, – диде ул, бераз уйланып торганнан соң. – Мин сезгә соңрак шалтыратырмын, килеп алырсыз. Әлегә барыгыз.
Машина кузгалып китте дә бераз барганнан соң туктап, кире чигенде. – Беләсегез килсә, әнә теге авылның персидәтеле белә ул бабайны. Ул күчерде аны шәһәргә. Шуннан сорашыгыз сез.
Шофёр егет тәрәзә аша гына шушы сүзләрне атты да кызулап китеп тә барды.
Мәрхәбә үзенең монда нишләп йөргәнен һич аңламады. Тик күңел төпкелендәге тынгысыз сызлавык магнит кебек һаман шушында тартылды. Хатын тирә-якка күз ташлады. Әлеге хаоска бераз күзләре ияләнгәч, капкадан җимерек өйгә сукмак барын абайлады. Шул сукмактан өйгә таба атлады.
Кинәт шайтан таягы басып алган тарафта бер уч җирдә яшеренеп кенә үсеп утырган песи борчагына күзе төшеп, тетрәнеп куйды Мәрхәбә. Ул борчакларның нәни учында тәгәрәгәне күз алдына килгәндәй булды. Монысын да төшендә күрдеме?
Мәрхәбә бер генә бөртек борчакны өзеп, иреннәренә тидерде. Ирененә тидергәнче үк, ул аның тәмен беләдер кебек тойды. Иманы камил, белә иде! Аның күзләренә яшь тыгылды. Хәзер аңлады – ул монда ялгыш килмәгән, ул монда чит түгел!
Мәрхәбә кабаланып, алга атлады.
Өйалды бераз кыйшайганга, ничарадан аның ишеге дә каерылып ачылып, бер якка авышкан иде. Ишек төбендә ничәмә еллар яңгыр юып төшерә торгач, тупсага кадәр җиткән йорт балчыгында күпереп, бәбкә үләне үскән һәм ятим калган бу өйнең бушлыгын тутырырга, бераз ямь кертергә теләпме, нечкә, нәфис сабакларын өйалды идәненә сибеп җибәргән иде.
Матча ишелеп, өйнең уртасына төшкән, тузган бүрәнәләр, көчле җилләргә каршы тора алмый хәлсезләнеп, тышка авышкан.
Мәрхәбә тупсадан үрелеп кенә, өй эченә күз ташлады. Әнә тимер 
карават, өстәл, җимерек мич, түрдә агач шүрлек. Кыр җиле, яңгыр аларга искелек битлеге кидергән. Өйнең җимереклеген исәпкә алмаганда, эче җыйнак, пөхтә иде. Идәндә аунап яткан, ташлап калдырган нәрсәләр дә күзгә чалынмады.
Әнә каршыдагы авыш стенада бизәкләп язылып, рамасының пыялалары чатнаган зур Аятел Көрси. Аның астында фотосурәт. Арырак, киштәдә кечкенә аксыл төргәк.
Мәрхәбә бар куркуын онытып, тизрәк фотосурәт янына ташланды.
Фотосурәттән аңа матур көлсу сакаллы яшь ир белән Мәрхәбә үзе карап тора иде!
Хатын кинәт үзен начар хис итте. Йөрәк тибеше ешайды. Йөзенә салкын тир бәреп чыкты. Ул калтыранган куллары белән сумкасыннан кечкенә савыт чыгарып, аннан бер генә төймә дару алып капты да янәшәдә яткан матча бүрәнәсенә чүгәләде. Сурәттән күзләрен ала алмады Мәрхәбә. Фотодагы хатын янәшәсендәге кеше дә, нәкъ шул – аның хәтерендәге, капкадан озатып калган көлсу сакаллы ир иде.
Бу ни?! Нинди гаделсезлек?
Матча өстендә озак утырды Мәрхәбә. Дару үз эшен эшләде – ул еламады да, көлмәде дә, шатланмады да, күнмәде дә. Әлеге хакыйкатьне аңа ничек тә булса йотып җибәрергә кирәк иде. Һәм ул аны йотты. Яңалык аның эченә җанын сызлатып, авырттырып – элеккесен, үткәннәрен ватып, нәкъ шушындый хәрабәләр калдырып, җимереп төште.
Ачык тәрәзәдән кереп, кичке җил аның җилкәләренә салкынлык өрде. Хатын урыныннан кузгалып, телефоныннан үзен монда китергән шофёрга шалтыратты. Аннары стенадагы фотосурәтне үзе белән алып китәргә ниятләп, аның өстендәге тузанын сөртмәкче булып, янәшәдәге киштәдән аксыл чүпрәк төргәкне кулына алды.
Төргәк эчендә нидер бар иде. Мәрхәбә ашыга-ашыга төргәкне сүтте. Селтәп җибәргәч, чүпрәк эченнән аның учына кечкенә генә курчак сикереп төште.
Хәтерләде курчакны Мәрхәбә! Курчак аныкы иде! Менә очраштылар! Көткән! Курчак та көткән. Ак чүпрәккә уранып, киштәгә ятып, сабыр гына, ак өметләр белән аның белән очрашу сәгатен көткән. Аңа тормышының шушы курчак белән аерылышуга кадәр булган өлешен исенә төшерер өчен, яшәешнең үзенә карата гаделсезлеге, кемнәрдер аның сабый язмышы белән уйнаганнары турында кисәтер, сөйләр өчен көткәндер!
Казакъстанда әнисеннән шушы курчакны сораганы, аны таптырганы, кибетләрдән эзләткәне хәтерендә. Сагынганы, төшләренә кергәне хәтерендә. Тик кем бүләк иткәне генә исендә түгел иде!
Аны монда көткәннәр! Һичшиксез! Кайтырын белгәннәр! Шуның өчен әлеге сурәтне дә, аның өстендәге Аятел Көрсине дә монда элеп калдырганнар. Курчакны да ак чүпрәккә урап, бары тик аның өчен киштәгә куйганнар иде. Мәрхәбә моны җаны-тәне белән тойды.
Мәрхәбә кечкенә чүпрәк курчакны учларына кысты.
Курчак эчендә нидер кыштырдаган сыман итте. Хатын курчакны әйләндереп, аның арткы ягындагы эре-эре атлатып тегелгән җебен сүтеп җибәрде дә курчак эченнән зур булмаган кәгазь кисәге тартып чыгарды. Бу – хат иде.
Дым үтеп, бераз карасы тарала башлаган хатны укырлык иде әле.
Ул Мәрхәбәгә атап язылган хат иде. Хатын хатны ачып җибәреп: «Исәнме, кызыбыз Мәрхәбә! Кайтканыңны көтеп җиткерә алмадык, гафу ит. Кунакка дип кенә киткән идең. Озак кунак булдың. Көтеп арыдык. Әниең инде гүр иясе. Мин дә озак торалмам. Сеңлең Мәрьямнең кайда яшәгәнен кешеләрдән сорашып белерсең...» – дигән өлешен генә укый алды. Ургылып аккан яшьләре аның күз күремен томалады, аркасыннан нидер чәнечте һәм ул хәле начарланып, хәрабәләр арасыннан чыга алмый калуыннан куркып, тупсага таба атлады.
Урамдагы машина тавышы аны сискәндереп җибәрде. Ул сөялеп торган җиреннән кузгалып, тагын бер кат ташландык өй эченә күз салды. «Менә, кайттым», дип пышылдады ул. «Сез генәме соң мине көткән? Озатып калганнар, мине асрамага җибәргәннәр кайда? Нигә каршы чыкмыйлар?» Ул хәлсез куллары белән шап-шоп итеп, өйнең иске бүрәнәләренә сукты.
– Сез нишлисез ул? – дип эндәште аңа кемдер. – Сез нормальномы?
Артында басып торган шофёрны күреп, Мәрхәбә тынып калды. Ул кулындагы кәгазь кисәген ипләп төреп, кире чүпрәк курчакның эченә тыкты да «әйбәт, әйбәт, әйдәгез» дип чыгу юлына таба атлады...

Дәвамы бар.

"КУ" 11, 2020

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: