Хәл бу ки (кыйтгалар кыйссасы)

Башлам
...Шулай итеп, мин «Идел» журналында эшли башладым.
Басмага нигез салган олпат затларның, өстән куелган баш мөхәррир белән бугазга-бугаз килешеп, барлык күперләрне яндырып китүеннән соң, якынча бер ел узган; алар дөбердәтеп япкан ишекнең кайтавазы тынган; офыкларны чамаламаслык хәлгә җиткереп күтәрелгән җәнҗал тузаны басылган иде инде.
Матбаганың үзгә адрес буенча (Чистай урамы), үзгә җитәкче канаты астында үзгә коллектив туплап, үзгә тормыш башлавы иде бу. Искене җимереп яңаны кору хыялы һәрвакыт тилерткеч, гайрәтле һәм җавапсыз була: шул хистән канатланып, әле мин килгәнче үк, дизайнер Олеся иң беренче эш итеп, редакция компьютерын егерме еллык архивтан (фотолар, портретлар, иллюстрацияләр) тазарткан...
Әүвәл эшем һәр санга шигырьләр шәлкеме әзерләүдән, төрле рухтагы һәм аннан да яманрагы, төрле сыйфаттагы язмаларны эшкәртеп, басмага тапшырудан гыйбарәт иде. Көннәрдән бер көнне Фирая апа (баш мөхәррир урынбасары) җаным теләгән темага мәкалә язып карарга киңәш итте. Язып карадым. Аңа ошады кебек. Һәрхәлдә:
– Әйдә, колонка алып бар, – диде. – Сан саен берәр язма? Булырмы?
Миңа егерме яшь иде. Миндә табун-табун айгырлар кешни – утарына сыешмыйча, билгесез, ләкин билгесезлеге белән дә ымсындыргыч азатлыкка омтылып, күндәм язмышына рәнҗи-рәнҗи авызлыгын чәйнәп, бертуктаусыз тояк бәрә-бәрә җанны ерта иде. Мин куәтле идем. Усал идем. Сүз көче белән Җир шарын туктатып, аны, теләсәм, кире якка әйләндерергә сәләтле идем. Шуңа күрә озак уйламыйча:
– Эшләп карыйк, – дидем.

Нинди тозакка килеп капканымны соңрак, берничә айдан соң гына аңладым. Аһ, күпме каһәрләгәнмендер авызымнан уңай җавап чыккан ул көнне! Яхшылап сүгенүне дә шулвакыт үзләштердем сыман. Бу сәхифәне алып бару тәмуг газабын кичүгә тиң иде, билләһи! Сан саен, сан саен мәкалә! Ул көн кадагына да туры килергә тиеш, журнал чыкканчы искермәскә дә; газетщинага да төшәргә ярамый, әдәби әсәргә әверелдерергә дә; язма актуаль дә, мәңгелек кыйммәтләрне яктырткан да, тапталмаган да, яңа да булырга тиеш иде. Өстәвенә, аны тавык чүпләп бетермәслек башка эшләр белән берьюлы (редакцияләү, тәрҗемә итү, интервью алу) башкарырга кирәк иде әле.
Озакламый минем мәкалә редакциягә иң ахыргы булып керә башлады. Ай буе, чирле кеше сыман, аның белән авырып, изаланып, ай ахырында гына, ниһаять, кәгазьгә түгә идем. Ә иң куркынычы: материалны баш мөхәррир урынбасарына тапшырган мизгелдән үк бу газаплар, качып котылмаслык дулкын булып, өр-яңадан башка ишелеп төшә иде, чөнки киләсе санга янә язма әзерләргә кирәк...
Үзәгемә үткәнгә һәм еш кына ашык-пошык язарга туры килгәнгә, мин ул мәкаләләрне журналда басылган килеш укымаска тырыштым. Һәрберсен хәтеремнән, тормышымнан сызып ташларга теләдем.
Бу ниятемне куәтләп, берсендә мондый хәл булды.
Ул вакытта мин авылда, отпускада идем. Нәүбәттәге мәкаләмне дә шунда ял арасында язып, почта аша гына редакциягә җибәрдем. Яңа сан мине дөньяны онытып, гөмбә җыйган җирдән эзләп тапты (сеңелкәш белән көн дә урманга йөрергә гадәтләнгән идек). Алдым. Ачтым. Шулвакыт арка миен зәмһәрир салкын өшетте. Язмамның ахыргы юллары бертуктаусыз күз алдымда чәбәләнде: «Эштән керәсең дә башың – сау, херня белән тулмаган»... (Игътибар! Әлеге кәлимә, ямьсез булса да, чагыштырмача цензуралы. «Хер» ул – иске славян телендәге «х» хәрефенең атамасы. Ягъни, иң мәгълүм сүзен гел-гел ялангач көе кулланмас өчен, агайне аңа шулай төпсез ыштан кидергән.)
Язучы Сергей Довлатов совет матбугатында хаталар гына хакыйкатькә туры килә, ди: Сталингад, гавнокомандующий... Ләкин махсус шундый «хата» җибәрер өчен мин ул вакытта Довлатовны белми идем әле. Башка килгән фикерне ашыгып, караламага төрткәндә, сүзләр сайлап изаланмыйм анысы. Иң мөһиме – уй очын, образны югалтмау. Бу мәкаләне эшләгәндә дә, табигый, шулай иттем. Ләкин аннары чистага күчергәндә, төзәттем бит!
Кабаланып, компьютерга чумдым, почтаны актара башладым – ни аяныч, гаеп тулаем миндә иде: язманың азаккы вариантына, ничектер, текстның каралама өлеше «ябышып» калган... Һәм шул килеш Казанга киткән. Редакциягә әлеге койрыкны чабып кына калдырасы иде! Әмма соңрак ачыкланганча, журнал басмага тапшырыласы көннәрдә баш мөхәррир урынбасары Рузия апа (биш ел эчендә кем килә торды «Идел»гә, кем китә торды, билгеле) хастаханә юлын таптап йөргән, бик вакытлыча баш мөхәррир вазифасын башкарган Алексей татарча бөтенләй белми иде, ә корректор Миләүшә апа минем материалга кул тыгарга базмаган...
Йомгаклауга таба борып әйткәндә, кәминә бәндәгез ул мәкаләләргә хәзер, күпме сулар аккач кына, яңадан күз ташларга базды. Арада төрлесе бар икән. Яхшыларына аерым тукталып тормыйм. Ниемә хаҗәт ул? Алар болай да яхшы бит. Әмма оешып бетмәгәннәре арасында да кызыклы, игътибарга лаек урыннар, Тукай заманыча әйтсәк, «кыйтгалар» күзгә чалынды. Башта барысын бер шәлкемгә җыеп чикләнергә уйласам да, аннары азмы-күпме уйдырма кушылган хикәяләр белән сипләүне дөресрәк күрдем.
Кыскасы, хәзер ул кыйтгалар – сезнең алда.
Аларда минем биш ел гомерем.
Аларда минем пычак йөзедәй шәрә һәм үткен хисләрем: ышаныч-өметем, борчуларым, януым.
Аларда минем мәхәббәтем. Нәфрәтем. Бәлки, беренче чиратта – нәфрәтемдер. Кичәдә калган бүгенем. Бүгенгемә әйләнгән киләчәгем. Хәл шул ки.

 

Тәүге кыйтга
(Февраль, 2011)

...Ничәнче сыйныф булгандыр... Солдат хезмәте турында инша яздырдылар. Тугызынчы май уңаеннанмы, егерме өченче февральме? Истә калмаган. Ләкин мин ул биремне бик самими, саф күңелем белән башкарып чыктым. Төп фикерем: хезмәт итү – изге эш, намус эше; һәрбер ир-егет, һичшиксез, сөекле илебезне явыз дошманнардан сакларга тиеш. Иншаны кемнәргәдер җикеренеп тәмамлаганым хәтердә: «Ватаныбыз хакына баш салган каһарманнарыбыз алдында оят түгелме сезгә? Бабаларыгызның күзенә ничек карыйсыз?»
Нишләтәсең...
Беренчедән, ул вакытта үз бабам исән әле. Ветеран! Җиңүче! Горурлыгым! Икенчедән, әтинең дембель альбомы: гаярь фотолар, мактау кәгазьләре. Ниһаять, сугыш турында кинофильмнар. Һәммәсе йогынты ясагандыр. Җитмәсә, чечен кампаниясе барган вакыт: анда да бит, хәтерләсәгез, «бандитлар» «без»гә каршы яу чапты. Телевизор хакыйкатьне түкми-чәчми җиткереп торды: тегендә шартлау, монда янгын һәм – үлем, үлем... Оятсызлар! Бәйсезлек кирәк икән аларга! Боек («о» урынына «ө» басарга телим, басылмый, каһәр) дәүләтнең нигезен какшатмакчы, гайрәтен туздырмакчы булалар! Хәтта имля алышу да үт куыгына китереп суга аның, ә монда – танклар, боргалаклар, исәпсез-сансыз корал...
Нәрсә соң ул Ватан?
Шул сорауга җавап эзлим хәзер.
Минем өчен Ватан – әти-әни, сеңелләрем, сөйгәнем һәм иң якын туганнарым, мөгаен. Бетте! Ярар, күп дигәндә – республикам булсын. Ләкин аны бу исемлеккә гаять зур ташлама ясап кына кертергә мөмкин. Чөнки минем якларлык-сакларлык чын республикам юк.
Бетте!
Нишләп әле мин үземнең аман-имин кайтасымны төгәл белмәгән килеш милләтемне, халкымны буып, җай чыктымы – хач-тәресен күтәреп, өстемә килгән, әледән-әле шакшы кулын авызыма, телемә сузган ватан өчен (гафу итегез, хәзер менә баш «в» хәрефе басылмый башлады) бер ел гомеремне харап итәргә тиеш? Адәм рәтле стипендия түләсен идеме соң... Яшәргә куыш бирсен идеме... Алайса, ачлы-туклы җан асра, җитмәсә, шул җаныңны чыгарып салыр почмагың булмасын, иртә таңнан кичкә кадәр бил бөк, өстәвенә, ике көннең берендә газга-утка-суга бәяләр күтәрелеп торсын – алай да илең алдында нәмәгълүм мифик бурычың калсын икән. Һәм син аны, телисеңме-юкмы, кайтарырга тиешсең. Тарих күрсәткәнчә, еш кына баш бәрабәренә дә.
Минем бүгенге уйлар шул тирәдә бөтерелә.

Инде самими чагым кире кайтып, иншасында яктырткан мәсьәләләрне күтәреп килсә, алай гына да түгел – оялтырга, иманыма күндерергә теләсә, нишләрмен? Аклана башлармынмы? Әллә, киресенчә, булмаган ялкынлы хисләремне бар итеп күрсәтергә омтылырмынмы?
 Бер әтәч конфет тоттырырмын да башыннан сыйпап: – Үс әле, аннары сөйләшербез, – диярмен, мөгаен.

Икенче кыйтга

(Март, 2011)
...Милиция кабыгын алыштырырга җыена. «Полиция» турындагы канун март башыннан гамәлдә. Хезмәткәрләргә яңа форма тегеләчәк, жетон тапшырылачак. Хәзер алар, кемне дә тоткарлаган очракта, бичараның гаебен һәм хокукларын аңлатып узарга тиеш булачак. Сафларны сирәкләндерү дә көтелә. Бусын, кем әйтмешли, бишкуллап хупларлык.
Кыскасы, тышча үзгәрә. Эчтәлеге нишләр?..
Әлегә мин белгән тәртип саклаучыларның төп эше гражданнар артыннан иснәнеп йөрү һәм: «Ярамаган урында пес итте», – дип, штраф чәпүдән артмый иде...

 

Лулу
Редакция хатын-кызлары безне бәйрәм уңаеннан котлады.
Без, үз чиратыбызда, ул котлауларны кабул иттек.
Граммнарда.
Аннары мин өйгә кайтырга кузгалдым. Ләкин кайтып җитә алмадым.
Ишек төбендә алар очрады. Икесе. Хөрмәткә лаек затлар: Газинур абый, Марат абый.
Безнең арада Ватанны саклаучылар көнен җитди нәрсәгә санаучы юк. Ләкин хөрмәткә лаек затлар белән табын уртаклашырга яратучы бар.
Ул кеше – өчебез дә.
Кыскасы, без әллә ничек кенә яңадан «Лулу»га барып чыктык.
«Лулу» – куркыныч урын. Анда тәбәнәк түшәм. Плитәсе чәрдәкләнеп купкан идән. Андагы диварларны таралып төшүдән кат-кат ябыштырылган обойлар гына саклап тора кебек. Анда караңгы, шомлы, шыксыз. Андагы эрегән сумала һәм май исе күңелне болгата. Анда урыс әчесенең иң арзанлысы сатыла. Аны йотып куюга күзләр чалшая, борыннан төтен чыга. Кабымлык урынына алган томат суына озаграк карап торсаң, ул күз алдында терелә һәм синең белән сөйләшә башлый. Анда өстәл артына урнашып, йомшак келәмгә аягыңны салып ләззәтләнергә өлгермисең, келәм могҗизалы рәвештә исерек бомжга әверелеп ыңгыраша. Дөрес, бер-бер артлы өч чәркәне сугып куйгач, һәрвакыттагыча, бу урынның да сөйкемле сөяге табыла. Күз язылып китә. Шау-шу эчендәге тынлыкны ишетергә өйрәнәсең. Сатучының күз төбендәге «фонаре» бүлмәгә сихри ямь өсти.
«Лулу» – Казанның һәммә нерв җепләре төенләнгән урын.
Барлык юллар «Лулу»га илтә.
Мин бу ышыкны җенем-җаным белән сөймим. Аңа да карамастан, иң авыр көннәр һәрдаим монда тәмамлана.
Хәер, аның истән чыгарырга ярамаган гүзәл бер сыйфаты бар. Нинди хәлгә 
җитсәң дә, «Лулу» мәрхәмәтле, ышанычлы: моннан метроның «Кәҗә бистәсе» станциясенә шуып кына төшмәле.
Бераздан безнең утырыш шактый җитди төс алды:
– Нәрсә соң ул ватанпәрвәрлек? Коры гына әйткәндә, ватаныңа мәхәббәт булсын, ди. Ә ватанга мәхәббәт ничек туа?
Газинур абыйның бу сорауларына җавап бирү мәҗбүри түгел иде.
Бездән вакыт-вакыт: «Шулай», – дип хуплау гына таләп ителде.
– Әлбәттә, аның да сине яратуыннан, синең дә аңа кирәклегеңне тоеп торудан туа ул. Ватаныңның изге гамәлләреннән, үз халкына карата ихтирамыннан һәм игътибарыннан туа. Мәхәббәт бер яклы гына була алмый! Булган очракта да, җавапсыз хисләр берәр кайчан барыбер сүреләчәк. Иң яхшы дигәндә. Әмма ул хисләрнең нәфрәткә әверелүе дә бар...
Газинур абый уналтынчы гасырдан башлап әлегәчә алып барылган исәпсез- сансыз орыш-канкоеш өчен империянең иманын киерде. Сөйләгәндә, чырае кызарды, күзләре шарланды, авызы бөреште, күккә кизәнгән уң кулы, бизгәк тоткандай, әледән-әле тартылып куйгалады.
Ул үзе армия хезмәтендә булмаган, хәрби кафедрада ыштан туздырып котылган. Шуңа күрә аңа гаскәрне сүгү гаять җиңел һәм рәхәт, ә сугышчыларны «империя этләре» дип атау берни тормый иде.
Марат абый, «шулай» дип кушылуын санамаганда, аны шыпырт кына, карышмыйча тыңлады. Болай да сагышлы күзләре, чәркә арты чәркә күтәреп куюга карамастан, ныграк сагышлана төште. Күрәсең, Газинур абый әйткән сүзләрнең градусы катырак иде.
Марат абый – «шурави». Ике ел буе әфган җирен уттан уздырган кеше. Унсигез яшьлек егет килеш сугышның ач бугазына кергән ул. Сөяк булып тыгылган, ләкин йотылмаган. Тәмугтан алып кайтканы: янган бэтээрлар, КамАЗлар фонында төшкән өч-дүрт фото, биш-алты хикәя, бер повесть. Калдырганы: ике ел гомер. Хәер, алай түгел. Ике ел – искә алып, тел әрәм итәрлек вакытмыни? Соңыннан тормыш күрсәткәнчә, Марат абый якты киләчәген дә әфган ялкынында яндырып, көлен күккә очырган икән. Җөмләдән, ул кырык яшенә тәмам чаларган иде инде.
Мин, һичшиксез, Газинур абыйны хупладым.
Әмма, ничектер, Марат абый да кызганыч булды. Кыскасы, бик аңлаешсыз, таркау хисләр кичердем.
Бәхеткә, шулчак үрә катып, Газинур абый:
– Нах-хауз! – дип кычкырды.
Бу – таралышырга тәкъдим иде.
Метрога төшкәч, аны алыштырып куйдылармыни – шунда ук басылды, сабырланды, күз ачып йомганчы мулла песиенә әверелде. Арттан шапылдап ябылган ишек җиленнән чайкалмаска тырышып, туп-туры турникет аша чыгып та китте. Мин, кашларны җыерып, аңа иярдем. Юл йөрү картасын пассажирларны үткәрү аппаратының маңгаена чәпеп, һәйбәт кенә эчкә (дөресрәге, аска) уздым. Марат абый исә һич сәбәпсезгә артык озаклый тоелды. Артка борылып карасам, ни күрим: гаярь егетләр аны бөтенләй тоткарлап маташа иде.
«Лулу»да рәнҗү булып оешкан хисләрем кинәт ачу булып кайнап чыкты. Мин нигәдер Марат абый алдында үземне бик җаваплы, хәтта бурычлы итеп сиздем. Шуңа күрә төптән күтәрелгән тавыш белән:
– Җегетләр, – дип сөрән ташладым, – бәйрәм көнне карт әфганчыны ник 
борчыйсыз инде? Сез чупылдый-чупылдый ими суырсын өчен заманында кан койган кеше ул! (Чынлыкта мин алай дип уйламый идем, билгеле.)
Полиция колагын тырпайтты. Берсе, күзлеклесе, аптыраганнан баш чүмечен кашып алды. Алар мондый оятсызлыкка әзер түгел иде кебек. Ләкин үзләре дә ярыйсы ук ушлы икән. Игътибарын тулаем миңа күчереп:
– Ник киртә аша сөйләшәсең? Бу якка чык, – диде икенчесе, каракучкыл чырайлысы.
Шунда мин кичермәслек хата эшләдем.
Исем китмичә, яңадан турникетның ары ягына уздым. Егетләр, хәерле юл теләп, Марат абыйны поездга озатты. Мине исә, кулларны артка каерып, станция эчендәге читлеккә ташладылар.
Кыз килеш зөфаф төненә кергән кәләш халәтендә калдым.
Зәңгәрсу тар куыш. Өстәл. Компьютер. Бер-ике папка. Үрелеп ясалган тимер рәшәткәнең ныклыгын тикшергән арада сизгер хуҗалар яңадан бүлмә уртасында үсеп чыкты.
– Бу ни бу? – дидем мин, карадан киенгән пар күгәрченнәргә багып.
– Тәртип бозасыз, – диде каракучкыл чырайлысы. Аның йөзендә иман, күзендә нур юк иде. Тегесе, сыңары, күзлеклесе, минем кебек үк үзенең кая килеп эләккәнен аңламый иде сыман.
– Ничек? – дидем мин, аптыравымны яшермичә.
– Хезмәт бурычын үтәгәндә, каршылык күрсәтәсез...
– Син что, с..., – дип ычкынды ялгыш.
– Һоу-у, – дип сузды каракучкыл чырайлысы.
– Документыңны күрсәт, – дидем мин, һөҗүмгә күчеп.
– Күрсәттем инде, – диде ул.
– Погонлы убырдыр син, бәлки?
Бу сүзләрдән каракучкыл чырайлысын тимгел басты. Тегесе, сыңары, күзлеклесе, куырылып куйды.
– Менә, – дигән сүзгә ияреп, борын төбемә катыргы сузылды.
Урыс имласының утыз хәрефе, цифрлар белән җитәкләшеп, күз алдымда татарча бии башлагач, мин үземнең ярыйсы ук салмыш булуыма төшендем. Шулай да, җил уйнатып юкка чыкканчы, катыргыдагы кайбер хәрефләрне чүпләп алырга һәм алардан саңгыраурак фамилия оештырырга өлгердем.
– Иптәш Ипатов, син татарча беләсеңме? – дидем, астыртын елмаеп.
– Юк, – диде Ипатов. Татарча.
Шулвакыт мин яңадан ялгыштым.
Астыртын елмаюымны бөтен чыраема җәя төшеп, тирән сулыш алдым да: – Алайса-а... – дип бая гына Газинур абый кузгаткан теманы актарып
чыгардым һәм, шуңа үзем аңлаган ачы хакыйкатьне дә кушып, боларның баш чүмечләренә кадак-кадак тезислар сугып кертә башладым. Шулкадәр күңелгә сеңеп калган икән: аерым бер ләззәт белән ике-өч тапкыр «империя этләре» дип ычкындырдым. Дөрес, хәзер бу сүзләр полиция хезмәткәрләренә карата әйтелде.
Мин бүртенә-бүртенә һава ярганда, Ипатов кымшанмады да. Ул ихлас күңелдән бирелеп, хәтта, тирән инануымча, сүзләремә тәмам ышанып, килешеп тыңлады. Аның үз-үзен тотышыннан разыйланып-эреп, төп фикер арасына ничектер: «Агайне, мин сине яратам», – дип тә кыстырдым бугай. Аннан аермалы тегесе, сыңары, күзлеклесе, икенче җөмләдән үк мәет төсенә керде.
Сәгать буе дәвам иткән штурмнан соң мин, рейхстагка әләм кадагач, эше беткән батырдай исәрләнеп, рухланып, бер тында аяктан яздым.
Ипатов бәбәкләрен акайтып, әле миңа, әле тегеңә, сыңарына, күзлеклесенә карап торды да сагышлы көрсенеп:
– Патруль чакыртырга кирәк, – диде.
Ике пүнәтәй каршында сумканың эчен чыгардылар: каләм, куен дәфтәре, «Идел»нең яңа саны, каралама язмалар бүселеп төште... Бер-берсен узып, барлык кәгазьләргә имза сырлаган шаһитләрнең Кафтау артыннан качып килүе күзгә бәрелеп тора иде. Яшь килендәй тел яшергәч, кайсының кем булуын үзем ачыкларга керештем. Аз гына чамалап бетермәгәнмен. Әзәри дигәнем – әрмән, төрек дигәнем – көрд булып чыкты. Алар миңа икесе дә рәнҗеп калды.
Патруль килгән арада Ипатов бертуктаусыз чүбек чәйнәде:
– Бәйрәм алды икәнен аңламыйбызмы? Кешенең атынып-чайпалып торганын күрмибезме? Ник күкрәк төяргә? Ник телеңә салынырга? Артыңны кысып кына йөр югыйсә... Шулаймы? – дип, фамилиямне атап сорагач кына, бу сүзләрнең тәгаен миңа юнәлтелгәнен аңладым. – Иртәгә үзеңә оят булачак бит.
Бераздан метро станциясе каршына чатан бака сыман аксый-туксый «УАЗ» килеп туктады. Полицейскийлар миңа дүртәү булып күренә башлады. Күземне кат-кат уып карагач кына, аларның, чыннан да, кинәт үрчеп китүенә инандым. Үзара чыш-пыш килешеп, макулатура алышканнан соң, яңалары мине машинага алып китте.
Арткы ишекне ачып керәм дигәндә, машинаның тоткасын ваттым.
– Сиңа кем анда тыгылырга кушты әле? – дип җикеренде йомры сержант. Ул маена чыдый алмыйча мыймылдап тора иде. Ачуланып, ристанын багажникка, алмаш тәгәрмәч өстенә томырганнан соң, мырлый-мырлый ватык ишеккә ябышты. Бер дөбердәтте, ике сукты, әмма тимерчыбык белән чорнап куюдан да юньлерәк әмәл тапмады.
Озакламый «УАЗ», чатан бака сыман аксый-туксый, яңадан кузгалды. Багажникта кысан иде.
– Үзең кебек нечкә билле хулиганнарны ничек йөртәсең? Арба тагып киләсеңме? – дип, бүгенгә соңгы тапкыр теш шыгырдаттым.
Мин бу көннән гарык идем. Кинәт бөтен барлыгымны күңелсезлек, моңсулык басты. Айнуга китте, ахры, дип борчылдым.
Айныгач, мин танымаслык булып үзгәрүчән шул...
Җәһәннәм тишегендәге полиция бүлегенең тимер ишеге авыр ыңгырашып ябылды. Мин башта алып гәүдәле, киң җилкәле ир уртасы белән бергә-бер калдым. Иңендә – әфисәр погоннары. Көл сибелгән тыгыз, куе чәче артка каерып таралган. Уң кашын урталайга ярып, җөй яткан.
– Нәрсә булды?
Мин дөресен сөйләп бирдем.
Тыңлаган чагында ул миннән дә сагышлырак тоелды.
Аннары үзен җир йотты.
Документларым яшь һәм, чамалавымча, тәҗрибәсез егет белән кызга күчте.
Алар, намуслы биографларым, елъязмачыларым сыман, һичбер хата-ялгыш җибәрмәскә тырышып, исем-фамилиямне, туган елымны, туган урынымны «дело» папкасына күчереп язды. Аерым пункт итеп нинди гамәлем аркасында тарихта каласымны теркәделәр. Бу шомлы, кургашындай авыр тынлыкны үзем бозарга булдым:

– Энекәш, чыгышың кайдан?
– Теләче, – диде, тартынып кына.
– Әйбәт яклар, – дип хупладым.
Көтмәгәндә, егетнең хезмәттәше телгә килде:
– Мин сезне таныдым, – диде ул, ярчыкланып, теткәләнеп-канап беткән җанымны ефәк тавышы белән сыйпап. – Телевизордан күргәнем бар.
Мин шунда гына бу кичәнең мәгънәсенә төшендем.
Тырышып караганда, гестапо киемен бермә-бер хәтерләткән җитди чүпрәк эчендә оялчан, сылу гәүдәле татар кызы барлыгын абайладым. Күкрәгенә кадәр көдрәләнеп аккан чем-кара чәчләре, карлыгач канатыдай сызылып киткән кашлары, таң нурының салкынча сафлыгын сеңдергән яңаклары... Ул бизәнмәгән иде диярлек. Аңа бизәнергә кирәк тә түгел иде. Чык тамчысы тисә дә, өзелеп төшәрлек чиядәй тулышкан иреннәре генә кып-кызылга буялган.
Шушы бердәнбер күрешүебездән соң күпме вакыт узды, күпме кадерсез гомеремне кичке шәфәкъ утына ташлап яндырдым. Әмма ул туташ тормышым юлында янә очрый калса, мин аны, һичшиксез, кайнар мәхәббәткә манылган иреннәреннән танып алыр идем.
Бу вакыйганы баштан кичерүгә үк мин Боттичелли картинасы белән чын Венера арасында бернинди уртаклык тапмый башладым.
Йә.
Мин бугазга бөялгән чарасызлык авазын кире йоттым һәм, сүземне хисси баетмыйча:
– Хәзер болай да күрдегез инде, – дидем. Аннары дәшми торгач: – Танышып бетәрбез, бәлки? Исемегез ничек соң? – дип өстәдем.
– Луиза.
– Луиза, – дип кабатладым мин. – Лулу...
Ул арада баягы әфисәр яңадан калыкты. Каршыма берничә кәгазь таратып салды:
– Без сине эш көне башланганчы ябып тотарга тиеш. Менә монда, менә монда имза сал да... – Юан бармаклар имза саласы төшне күрсәтер урынга аны каплап, өстенә басып тора иде. – Өеңә кайт, җитәр. Иртәгә штраф түләгәч, квитанцияңне кертеп чыгарсың.
Штраф – якынча ике ярты бәясе...
Тимер ишекләрнең авыр ыңгырашып ябылуын ишетергә әзерләнгәндә, чал әфисәрнең тавышы колак читемә орынды:
– Бүген метрода күренеп йөрмә!
Шәһәрнең чырае тагын да караңгылана төшкән иде. Төнге җил кочагында бераз сафланып алгач, автобуска кереп утырдым. Ул мине үзебезнең якка алып китте. Башта билгесез урамнардан уздык, соры йортлар неон утлардан тагын да ямьсезләнеп, авыру кешедәй саргаеп калгандай күренде.
Тын алырга тукталган автобустан Кәҗә бистәсендә чыктым мин. Һәм... туп- туры метрога юнәлдем. Таш баскычлар буйлап шакы-шокы атлаган адымнарга катлы-катлы булып кайтаваз кушылды. Ул тавышлар бер-берсен бүлдерергә, бер-берсен кабатларга тырышып, һаман саен катырак, куәтлерәк яңгырады. Гүя төнге станциягә мин япа-ялгызым түгел, ә дистәгә якын дус-ишем белән берьюлы төшеп бара идем.
Аста Ипатов күренмәде. Тегесе, сыңары, күзлеклесе исә мине тануга ук очкылык тота башлады. Аякларын гайре табигый рәвештә әле кушып, әле аерып баскангамы, ул миңа төбе төшкән кешене хәтерләтте.
– Ипатов кайда? – дидем, ачуланмаска тырышып.
– Җир өстен урый.
– Аның миңа бурычы калды. Тоткарланганчы, мин юл хакын түләгән идем
инде. Нишлибез?
Ул муенына тагылган картасы белән калтырана-калтырана турникет аппаратының маңгаен сыпырды. Ялт итеп яшел ут янды. Тәкәбберлек тозы утырган карашымны полицейскийның күзеннән аермыйча, вәкарь генә эчкә уздым:
– Ипатовка ялкынлы кайнар сәлам. С.., дияргә кушты, диярсең.
Яңадан җир өстенә күтәрелгәч кенә, өшеп киткәнемне сиздем. Капюшонны баш очына шудырдым. Төймәләндем. Тирә-юнем коточкыч караңгылык иде. Кая карама – дивар-дивар булып баскан караңгылык. Яктылыкның әсәре дә, исе дә юк. Бу хәлдә ничек адашмый атларга соң? Ничек абынып башны ярмаска? Ничек яшәргә? Мин күкрәк турысын капшый-капшый, аннары төя-төя, җан авазын чыгарырга тырыштым. Бармы әле ул? Исәнме? Юлдан яздырмыйча кыйблама җиткерәчәкме?
Каяндыр төптән, тамырдан зәгыйфь кенә тавыш килде.
Мин аны ишеттем.
Аннары эчке кесәдән телефонны алып, соңгы җыелган номерлардан күз йөгерттем. Берсендә тукталып «чакыру» төймәсенә бастым: – Нихәл, Марат абый?
Сүзләре карлыгып чыкты:
– Бер килеш. – Тавышы йокылы-уяулы иде. – Син исәнме? – Исән.
– Самый главный.
– Тыныч йокы.
– Уһу.
Шундый сабыр, сәмави төндә, аның да шылт иткән аваздан челпәрәмә килерлек бәллүр, садә мизгелендә кем дә кем юк-бар сүз белән борчып, кешенең татлы халәтенә кизәнә инде? Үкенеп туймадым.

 

Алтынчы кыйтга
(Датасыз)

...Әдәби әсәр тулы канлы булып бары тик бер телдә – оригиналда гына яши ала. Чын җәүһәрләр тәрҗемә ителми. Аңа беркадәр охшаш күчермә (копия) тудырырга мөмкин, билгеле. Әмма һичбер валчыгын, кәеф-халәт төсмерчеген җуймыйча, һәр җөмләнең эчке моңын, тынын саклап, җиген җиккә китерү – мөмкин түгел.
Димәк, һәр иҗат җимеше бары тик шул телне аңлаган халыклар йә аерым кешеләр өчен генә языла.
Юкмыни?
Ә Еникинең сыгылмалы, нәзакәтле җөмләләрен, әйтик, урысча ничек биреп була соң?
Ә Зөлфәт шигъриятен? Зөлфәтнең һәр строфасына мул рәвештә салынган моңны («моң» сүзе дә тәрҗемә ителмәгән килеш) ничек урысча бирәсең?
Ә Дәрдемәндне?
Иҗатындагы борынгы сүзләрне яңарак сыңарларына алыштырсаң да Дәрдемәнд фәкыйрьләнеп кала лабаса! Ничек шундый иҗатны авторның 
образларына, чагыштыруларына бөтенләй чит, ят телгә күчерәсең? «Тәнкәен ак, түшкәйләрен киң яраткан, биткәенең иң очында миң яраткан»ны чукынсаң да, нәкъ шундый килеш тәрҗемә итеп булмый, булмый!
Ә Бабичны?
Ә Тукайны?
«И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!»
Ишетәсезме?
Никадәр җылылык, якынлык, мәхәббәт, шул ук вакытта – борчылу да бар әлеге шигырь юлында! Юл башындагы «и» генә дә ни тора бит! Ошбу кечкенә, бәлки, күп вакытта игътибар да бирелми торган кисәкчә нинди бай, гаҗәеп тирән мәгънә белдерә.
Дөнья мәшәкатьләрен онытып, күзләрегезне йомыгыз да яңадан кабатлап карагыз әле: «И туган тел! И матур тел!..» Буыннарыгыз буйлап ләззәтле дулкын үтмимени? Рәхәт булып китмимени?!
Ә Туфан?
«И минем җандай кадерле, и җылы, тере телем!»
Шулай ук күзләрегезне йомып кабатлап карагыз. Әкрен генә, сулышка ияреп кенә. Биредәге өндәү дә – тойгы билгесе. Тукайдагы кебек. Әйтик, урысча ул кычкыру сыман яңгырар иде.
Ә Такташ?
Аны ике төрле тәрҗемә итәргә мөмкин. Беренче очракта – кып-кызыл шагыйрь килеп чыгачак. Икенче очракта – чын Такташка пародия.
Ә бүгенгеләр? Марсель Галиев? Ркаил Зәйдулла? Газинур Морат?
Әлбәттә, бу теория – чын әдәбият, чын әсәрләр һәм чын иҗатчыларга гына карый. Урта кул авторны рәхәтләнеп телдән-телгә күчерсәң була, һәм ул, бәлки, оригиналга караганда яхшырак та чыгар әле...
Кыскасы, милли әдәбият милли укучылар бар чакта гына яши, яшәячәк. Тискәре очракта Һади Такташ түгел, ә Северцевка, Мартыновка охшарга тырышып язган «какой-то» татар шагыйре, Муса Җәлил түгел, ә Моранга яисә Тарковскийга коточкыч ияреп язган «какой-то» татар шагыйре, Хәсән Туфан түгел, ә Штейнберг, Хаустова шигырьләрен хәтерләтеп язган «какой-то»... татар шагыйрьләре генә калачак.

 

Җиденче кыйтга
(Октябрь, 2011)

...Мин тәрәзәдән вакыт агышын күзәтәм: көн артыннан көн, атна артыннан атна уза...
Сәгать уклары, тилереп, кызулана, кызулана...
Майя календаре ялгышып, дөнья бетми калса, озакламый олуг юбилей җитәчәк. Коллыгыбызның биш йөз еллыгы. Әйе, мескен адәм баласы өчен кырык ел гомер – бик күп вакыт. Ләкин тарих өчен – чүп кенә...
Безнең исә Универсиада дип шашкан көнебез. Бөтен дөньядан кунаклар көтәбез. Һәм уйламыйбыз да: аларны кабул итәргә әзербезме соң? Казанны татар башкаласы итеп күрсәтергә әзербезме? Татарлыгы бармы аның? Без, гомумән, матди һәм рухи көчебезне дөрес эшләргә түгәбезме?
Пайтәхетне, илне яклап шәһит киткән бабаларыбыз да истәлек билгесеннән мәхрүм бит! Башка сыймаслык! Ә мең сыналган хакыйкать бар: үзен хөрмәт итмәгән милләтне башка беркем дә хөрмәт итмәячәк.

Нигә шундый хәлгә тарыдык соң әле?
Ничек мәмләкәтләр тоткан бөек милләттән бүгенге хурлыкка калдык? Мин бу сорауларга җавап таба алмый изаланам. Җитмәсә, соңгы арада әллә
ниләр белән саташа башладым: күз алдымда Болгар терелә, Алтын Урданы, Казан алынуын искә төшерәм, аннан соңгы көрәшләрне... Ахырдан: «Ярый әле саташу гына», – дип юанам. Юкса, Батыршалар якалап: «Сез ничек анда?» – дип сораса? Башны иеп: «Гафу итегез», – диярсеңме?..
Илләр тоткан, яулар чапкан асыл татар халкы исәнме соң әле ул?
Күптән мәрхүм түгелме?
Без – шул бөек милләтнең күләгәсе генә ләбаса.
Болай барса, илле икенче елны да, исән-имин һәм тук килеш, ләкин татарваның урыска үз иреге белән кушылу көне буларак каршыларбыз. Урысча тостлар күтәрелер. Әйбәт бара бит: меңьеллык, туплы хоккей буенча дөнья чемпионаты, су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты... Хәзер Универсиада менә.
Шулай итеп, илле икенче елга да җитәрбез, Аллаһ боерса. Ә боермаса... җитмәбез дә.

 

Сигезенче кыйтга
(Ноябрь, 2011)

...Быелгы көзнең искитмәле матур чагында авылга кайттым мин. Отпускага. Беренче вакыт ияләнә алмый йөрдем: һичкем ашыкмый, автобуслар узышмый, машиналар чинашмый. Урам буш. Тыныч. Маңгаена «Вамин» тамгасы сугылган тракторлар гына әллә нигә бер капка төбеннән узып китә. Монда көннәр шундый озы-ын! Монда тормыш конвейерга салынмаган әле.
Мин сеңелкәш йогынтысында гөмбә җыярга ушландым. Алар да кешеләргә охшаган икән. Менә, кәпрәеп тора бәгъзесе, үзе юан, майлы. Әмма орынасың – эче тулы корт. Яисә киресенчә: үзгәсе кәкрәйгән, боеккан була; юан, майлы күршесе янында мескенләнеп башын игән; өстенә, тыйнакланып, чирәм япкан. Әмма орынасың – үзәге чип-чиста.
Әйтеп бетергесез ләззәт: акрын гына (юкса, таба алмаячаксың), аяк астына карап кына (таптап китүең бар), артыңа борыла-борыла (качып калмаганнармы?), сабырлык белән һәр чыршы төбен капшап алга атлыйсың...
Менә бер гөмбә, менә ике, менә янчыгың тулды да...
Бәй, тормышның бөтен асылы шунда түгелме?
Уйлап карасаң, тормышта да, дөнья куучы булудан бигрәк... гөмбә җыючы булырга кирәк икән ләбаса! Тормыш чытырманыннан узганда да, ашыкмыйча гына, артыңа, үткән көннәреңә борыла-борыла атларга кирәк икән! Һәммәсен дә дөрес эшләдеңме, үкенмәячәксеңме аннары? Борыныңны күккә чөймичә, аяк астына карап йөрергә кирәк икән: берәр яхшылыкны (кешене, вакыйганы, сүзне) таптап узмадыңмы?
Күк дигәннән...
Авылда күк беркайчан да кап-кара булмый. Иң караңгы чагы да – куе зәңгәр аның. Һәм шул зәңгәрлек тулы җем-җем йолдызлар! Шәһәрдә йолдызлар юк бит! Ялгыш берәрсен күреп алыр өчен дә күкнең нинди сәмави мизгеленә тарырга кирәктер? Алар шәһәр сулап чыгарган сөремдә тончыга. Димәк, шәһәр мәңге йолдызларсыз яшәргә хөкем ителгән!
Авылны бетерү белән без инде күпме чәйнәлгән милли рухны, телне, гореф-
гадәтләрне генә түгел, йолдызларны да югалтачакбыз икән. Хәер, нәрсәгә кирәк алар, диярсез? Хактан да: хәзер күптән күккә карап сокланмыйлар, мәхәббәт аңлатмыйлар, хыялланмыйлар. Бәлки, берәрсе атылганга куанып, ашык-пошык теләк телиләрдер дә... мал-милек соранудан артамы икән ул?..
 

Тугызынчы кыйтга
(Датасыз)

...Герберт Уэлсның «Вакыт машинасы» әсәрендә төп герой ерак киләчәктә Җирдәге тормышның бетүенә шаһит була. Тирә-юнь чүл һәм кечкенә бер күлләвектә соңгы җан иясе (краб, дип хәтерлим) кымшана. Соңгы җан иясе! Ул үлсә (ә ул, һичшиксез, үләчәк!) – бетте, тәмам. Инкыйраз. Күз алдына китерү дә куркыныч.
Шул ук вакытта, мондый күрәчәкнең үсентеләрен мин бүген тәрәзәдән күзәтәм: подъезд төпләрендә, балалар мәйданчыгында биле ачык, бер кат челтәрле колготкидан, яланбаш үсмер кызлар тәмләп төтен суыра, сыра эчә... Кешелек дөньясының пыскып сүнгән тәмәкедәй юкка чыга баруы: бу кызлар нәселен дәвам итә алган очракта сау-сәламәт бала табармы?
Аллаһ Тәгалә хатын-кызны яратканда, шулкадәр киң күңелле булган. Ул аны нәфис, чибәр, камил гәүдәле итү белән генә чикләнмәгән; кимсенмичә, кызганмыйча, аңа үз көченең бер өлешен (димәк ки, үзенең дә бер өлешен!) – тормыш тудыра алу сәләтен биргән.
Хатын-кыз – Аллаһның дәвамчысы.
Хатын-кыз «Тормыш мәгънәсе нидә?» дип уйланырга тиеш түгел. Аның өчен ул мәгънә – кайчандыр, бик борынгы заманда яралган Дөньяны саклауда, үстерүдә, яңартуда чөнки.
Хатын-кызның тормыш мәгънәсе – Ана булуда!
Шагыйрь дә шулайрак язып калдырган бит.
Интуитив рәвештә моны кешелек дөньясы аңлый да: ул гомер-бакый Җир-Анага табынган, Табигать-Анадан хәтәр-хәвефсез көннәр сораган, Ватан- Ананы яклап кылыч күтәргән...
Буталды дөнья. Асты-өскә килде җиһанның. Аллаһ Тәгалә Ир-ат белән Хатын-кызны бар иткәч, икесе ике котып, ике башлангыч булсын, дигән. Бүген, Җир шарының да Төньяк һәм Көньяк котыплары калтыраган чорда, Кешелекне тотып торган Ир-ат белән Хатын-кыз котыплары да күчәреннән кузгалды, үзара сыйфатын алмашырга кереште.
Хәер, киресенчә, Хатын-кыз белән Ир-ат котыплары кузгалганга, бүген Җир шарының котыплары шулай калтырыйдыр ул: тетрәүләр, цунами, су басулар, янгыннар, глобаль җылылык...
Хатын-кыз тәүге кат чалбар кигән, тәүге кат сүгенгән, тәүге кат чәчен кыркыган көннән башлангандыр бу тәшвиш.
Хатын-кызның ирдәүкәгә әверелүе гомосексуализмга этәргеч биргәндер. Табигый бушлыкны ничек тә тутырырга кирәк булганга, хатын-кыз характерлы ир-атлар үрчергә тотынгандыр...
Аллаһ дәвамчысының үз кадерен белмичә, үз миссиясенең зурлыгын аңламыйча түбән тәгәрәве, урам чатына чыгып басуы – аяныч. Иң зур сер булырга тиешле могҗиза белән шуның өчен бүләкләнгәнмени син?
Аллаһ дәвамчысының товарга әйләнүе – һәлакәт.
Хатын-кыз – изге, бөек, якты, кояш кебек кешелек дөньясын балкытучы һәм җылытучы зат ул! Һич югы – шулай булырга тиеш!

Хатын-кыз – тормыш чыганагы.
Хатын-кыз – яшәешнең нигезе.
Нигез какшады икән – көт тә тор, күпме еллар буе төзелгән, мәгълүм,
мәгърур булган, күпме еллар буе зилзиләләрдә селкенмичә нык торган цивилизация гөрселдәп ишеләчәк... һәм... тузаны да калмаячак.

 

Тинтәк
Илнурның буш фәлсәфәсе башка капты. Кулындагы китабын йолкып, чыраена сылыйсы килде хәтта. Бөтен тулай торакны яңгыратырлык итеп! Элгәре матур гына әйтеп карадык. Аннары шул ук фикерне тупас, әмма тыгыз, тирән мәгънәле сүзләр аша җиткердек. Барыбер файдасы тимәде.
Нәтиҗәдә авыр язмышыбызга күндек кенә.
– Ир-ат – аучы, сунарчы, – дип тезде ул үз чиратында. – Җиңүче холкы аңа табигатьтән салынган. Ир-ат корбан яуларга тиеш! Корбанны үзенеке итәргә тиеш! Такташ исә Гөлчирәне...
– Кайсын? – дип кысылдым мин, күлмәкне төймәли-төймәли.
– Беренчесен, – диде Илнур. Канәгатьсез рәвештә тынып торды. Һәм дәвам итте: – Такташ исә Гөлчирәне буйсындыра алмаган!
– Алай ук түгел инде, – дип килешмәде Рәзил, мут елмаеп.
– Тинтәк, – дип ычкындырды Илнур. – Шигырьләрдәге Такташ белән хатлардагы Такташ – икесе ике кеше. Ул дөнья алдында күкрәк төеп яңа чорга дан җырлый, алга, яктылыкка барабыз, дип ышана һәм ышандыра. Куәт иясе! Бунтарь! Ә ак кәгазь алдында үзе генә калгач... елый... Ачыргаланып, ачуланып, хәтта кимсенеп елый!
– Бәлки, хатынын бик нык сөйгәндер? Шул гына?
– Сөйгәндер анысы. Без гомер буе кемнәрне генә сөймибез! Гөлчирәне дә... – Кайсын? – дип ачыклык кертергә теләдем мин, кәчтүмне җилкәгә
шудырып.
– Бу юлы икенчесен, – диде. – Ләкин аңарга ул җаннарны өтәрлек кайнар хатлар багышламаган. Экспрессия юк! Нерв юк! Фәкать дежур сүзләр: яратам, сагынам. Чөнки монда Такташ – җиңүче. Иманым камил, үлем түшәгендә дә Гөлчирәсен...
Ул яшен тизлегендә миңа борылды. Өн чыгармыйча чалбар каптыруымны күргәч, сабыр гына фикерен тәмамлады:
– ...Беренче Гөлчирәсен сагынып, җиңелү ачысыннан әрнеп, дөньядан саташулы хатирәләр кочагында узгандыр.
– Нишләтәсең инде, – дип көрсендем, каеш тагышлый. – Үзгә очракта без эчкерсез хатлардан һәм «Алсу»лардан мәхрүм калыр идек.
– Әлбәттә, – диде, килешеп, Илнур.
Әмма:
– Уралның галстугын бәйлә, – диде, килешмичә, Рәзил.
– Нигә тагы?
– Безнең хакта акыллы кешеләр сиңа карап фикер йөртәчәк. Адәм хурлыгына каласыбыз юк. Кроссовкаңны сал.
– Нигә тагы? – дип, ихлас аптырадым. – Уралның галстугына төстәш бит ул. – Тинтәк, – дип кабатлады Илнур, бу юлы миңа карап.
– Мә, ботинка ки.
Өстемдә – Илнурның семестр буе сохари кимереп алган кәчтүм-чалбары.

Рәзилнең күн ботинкасы. Уралның галстугы, күлмәге. Кәттә демисезон пәлтәнең каян килгәнен, гомумән, аңламыйча калдым. Ә менә трусик белән оек үземнеке иде.
Рәзил кызлардан ялтыравыклы журнал табып китерде. Аның кайбер сәхифәләренә кыйммәтле хушбуй исе сеңдерелгән. Журналны муеныма ышкыдым.
– Бу көнне календарьга тамгалап куярга кирәк, – диде Илнур, ямьсез көлеп. – Кешене беренче тапкыр махмыр урынына иман сукты.
– Әле күрерсең, җиңеп тә кайтачак, – диде тегесе.
– Юарбыз, – дип шаулаштылар.
– Ул вакытка сезне туфан басып китәчәк, Аллаһ боерса.
Мин, чыннан да, Мәрҗани мәчетенә юл тоттым.
Анда бүген «Таян Аллага» әдәби конкурсына йомгак ясала иде.
Бу ярышта катнашырга һич теләгем булмады. Илнур әйткәндәй, үземне яхшы беләм бит инде. Хәер, беребез дә күктән төшмәгән. Барыбыз бер иш. Шуңа күрә килешеп яшибез дә.
Вакыт күп. Акча аз. Күп кергән чакта да тиз бетә.
Илнур берсендә автомәктәптә укырга ниятләде. Туган ягыннан аңа шактый зур сумма җибәрделәр. Укуының яртысын түләп куярга. Ләкин көтмәгәндә, уку хакы күтәрелде. Авылдан башка акча килмәде. Үзеннән өстәрлеге юк та юк иде инде. Нәтиҗәдә без берәр атна бик рәхәт яшәп алдык.
Рәзилнең бер кызган килеш әйткән сүзләре әле дә колагымда:
– Миңа әни ашау-эчүгә акча кызганмаска куша!
Без эчүгә беркайчан да акча кызганмадык. Ашау дигәнебез, гадәттә, кабымлыкка кайтып кала иде.
Бер елны мин ноутбуклы булдым. Атна саен үзебезнең катта кино
күрсәтермен дип, факультеттан проектор сорап алдым. Бирделәр. Башта барысы да сөйләшенгәнчә барды. Кинозал вазифасын кухня үтәде. Чәй кайнаган, аш ташыган вакытта, билгеле, фильмдагы тавыш эффектлары бермә-бер баеп китә иде. Кызларның бәрәңге әрчи-әрчи, Хатиконы кызганып елаулары һаман күз алдымда.
Аннары кинозал үзеннән-үзе безнең бүлмәгә күчте. Бер генә кичкә дигән шарт белән диварга Уралның ап-ак җәймәсе эленде. Һәм бүтән беркайчан да салынмады. Читкә чыгып йөрү сирәгәйде. Хәзер мәдәни программа үз кулыбызда иде. Бүлмәдә кинәт буш шешәләр артты.
Без Кустурицаны тулаем өйрәнеп чыктык. Тарковскийны да.
Рәзил, фон Триерның «Антихрист»ын карагач:
– Мин бүтән эчмим, – диде. – Гомеремдә дә!
Күрәсең, аңарчы барыбызның да күңеле йомшарып өлгергән: ничектер, бертавыштан иптәшебезгә теләктәшлек белдердек.
Ләкин шомлы хәбәр, төнге Казанга таралып, «Субконтинент» кибетенең котын очырган иде. (Ул тулай торакның каршысында гына.) Һәм икенче көнне үк анда акция игълан ителде: дүрт шешә сыра алучыга бишенчесе – бушка...
Шулай итеп, тәртәгә керми калдык. Киресенчә, җитми башлады.
Ә төнгә тулай торак ишекләрен бикләп куялар...
Безнең бүлмә икенче катта. Җайлаштык тагы: җәймәләрне тоташтырып, тәрәзәдән генә аска төшәбез. Аласын алабыз. Аннары берәрсе тартып менгезә. Артык илһамланып киткән бер кичтә Илнур, партия кушуы буенча шулай кибеткә чыгышлый, җырлап җибәрде:
– Земля в иллюминаторе видна!..
Хәер, шактый читкә салуланды бугай.
Сүзем әдәби ярыш турында иде бит.
Минем, чынлап, катнашырга һич теләгем юк иде.
Барысы да Шигърият бәйрәмендә башланды.
Тукай эргәсендә чыгыш ясаганнан соң, алкышлар тынуын да көтмичә, сәхнәдән төштем. Халык арасына кереп югалмакчы идем. Мине озын чабулы плащ кигән, баш өстенә татар кәләпүше батырган, сакаллы, бик пөхтә кеше туктатты. Борынгыча исәнләште. Үзен Вәлиулла хәзрәт дип таныштырды. Ул татарча беркадәр үзгәрәк сөйләшә иде.
– Вәгаләйкемәссәлам, – дидем мин.
Башта шигырьләремне мактады. Соңыннан Диния нәзарәтенең әдәби конкурс игълан итүен әйтте. Катнашырга кыстады. Әлбәттә, бу тәкъдимне җитдигә алмадым. Мин кайда да дин кайда? Без, кылый күзләр кебек, икебез ике якка карап торабыз.
– Бәлки, – дидем. Һәм ни әйткәнемне шунда ук оныттым.
Көзлектә үзе шалтыратты ул. Җәй көне тәүге җыентыгым чыккан иде. Бик начар җыентык. Исеме генә яхшы. Шуның турында сорашты:
– Бармы әле?
Нәшрият миңа гонорарның яртысын китаплата түләгән иде. Бер өлешен авыл кибетенә кайтарып куйдым. Бер өлешен очрашуларда төрттем. Таныш- белешләргә тараттым. Дошманнардан урлаттым. Болардан соң да карават астында шактый тираж калган иде әле.
– Әлбәттә, бар, – дидем.
Гәрчә төбенә тоз салып карасаң, булмаска да мөмкин иде.
Әйтик, октябрьдә генә Илнур егерме бер яшен тутырды. Ләкин бәйрәм хәстәрен алдан ук күрә башлады: атна уртасы җитүгә берничә тартма сыра юнәтеп, нәкъ минем сыман, карават астына тыгып куйды. Менә ул тираж тиз бетте, мәсәлән. Туган көнне көтмәде дә. Нәтиҗәдә ике тапкыр сыйландык.
– Безгә сатмыйсыңмы соң?

– Ничәне?
Хәзрәт бик күп сорады.
– Ничәдән?
Хәзрәт бик күп тәкъдим итте.
– Кибет куйган бәясе арзанрак ич аның, – дидем, каушап.
– Булсын, – диде хәзрәт.
Мин дөньяны болай да аңлап бетерми идем, шушы мизгелдән бөтенләй аңлаудан өметемне җуйдым.
Рәзил яраткан киноларда кырку герой төргәк-төргәк доллар ташлаган кебек, юл сумкасын китап белән тутырдым. Аннары нәзарәткә киттем. Лобачевский урамы тулай торакка якын булса да, юлда җиде тапкыр туктап ял иттем. Хәзрәт ишек катында каршылады. Без аның бүлмәсенә күтәрелдек – ул китап-кәгазь белән шыплап тулган иде. Алыш-бирешне өзгәннән соң, һич уйламаганда:
– Барыбер шигырьләреңне җибәрмәдең, әйеме? – дип сорады. Мин дөресен әйттем:
– Калебем конкурс нигезләмәсенә туры килми.
– Синдә Аллаһ бардыр бит?
Кинәт мине диварлар кыса башлады. Учым тирләп чыкты. Үземне этлектә эләккән шпанадай хис иттем.

Нинди җавап кирәк иде аңа?
Нәрсә көтә иде?
– Шигырьләреңдә син гел Аның белән сөйләшәсең...
– Аның исеме кергәннәре дә, асылда, кеше хакын хаклап язылган.
– Ул үзе дә һәрдаим кеше хакын хаклый.
– Без нигә бу турыда сөйләшәбез соң? Сезгә бик иманлы әсәрләр килгәндер.
Мәдехләр. Зикерләр. Дөрес яшәү инструкциясе...
– Син, шулай да, шигырьләреңне җибәр әле.
– Нигә соң?
– Катнашучылар исемлеген баетыр өчен. Конкурска абруй өстәр. Без шулай хушлаштык.
Китап саткан акчага мин тәүге мәртәбә сенсорлы телефон алдым. Үзем белеп түгел инде. Миңа кешенеке шикеллесе дә ярар иде. Ләкин салонда Илнур фикеремне тиз үзгәртте. Артык кыстамады да югыйсә:
– Тинтәк, – дип кенә әйтте.
Сөенечтән шул кичне үк конкурска шигырьләр юлладым.
Ләкин...
Юдыра алмадым мин ул телефонны. Күңелем тартмады нигәдер.
Моны Илнур белән Рәзил бик авыр кичерде.
Өч көн сөйләшмәделәр.
Мәчеткә барып җиткәч тә, эчкә узарга базмыйча, ишегалдында таптандым.
Бу юлы да Вәлиулла хәзрәт чыгып алды. Үзе шунда ук эзен суытты.
Бер залда байларча табын корылган иде. Урнаштым. Кайнар аш чыгардылар, тавык ите, пылау... Ач студентның шулпа иснәсә дә, кәефе яхшыра. Ә монда – җәннәт, диярсең: җиләк-җимеш, тәм-том, җитмәсә. Түр почмакта мөнәҗәтләр җырлана, шигырьләр укыла.
– Нинди ямьле кич, – дип уйладым. – Болай да утыру мөмкин икән... Әмма шулвакыт, иң якын җене кинәт Иблискә әверелеп куйган кебек,
сәламәт кешенең һичкайчан башына килә дә, сыя да алмаслык куркыныч, тетрәндергеч хәл булды: миңа Гран-при бирделәр.
Тантанадан соң исәнгерәп урамга чыктым.
Күл ярыннан театр ягына атладым.
Салкынайткан иде. Йолдызлар чекрәеп тора. Көзге җил, назга туенмас җилбәзәк кыздай, изүне чишеп, куенга кермәкче була. Шаяргандай итеп, колакны тешли. Ә күкрәк эчендә – песиләр тырмалана.
Мин Вәлиулла хәзрәтне җыйдым.
– Котлыйм, – диде ул яңа телефоным аша.
Сүзне нидән башларга белмәдем:
– Конвертка бик күп салгансыз, дип шалтырату иде.
– Кая күп булсын инде.
– Нигә мин соң?..
Ахыргы җөмлә тел очында эленеп калды, әйтелмәде. Аннары, сәер хискә әйләнеп, йөрәккә төшеп утырды. Шулай яшәдем. Көннәрдән бер көнне Вәлиулла хәзрәтнең интервьюсына юлыкканчы. Газета аның сүзләрен акка кара белән күчергән иде: «Безнең өчен бу конкурста төп критерий – ихласлык булды»...
Театр мәйданы буш иде. Берән-сәрән ялгыз-ябагадан кала һичкем юк.
Берзаман каршымда хур кызы калыкты. Дөресрәге, ай сукмагы буйлап ашыкмыйча гына җиргә төште. Әллә күземә ялгыш күрендеме? Ул миңа 
шулкадәр таныш тоелды. Каян беләм соң үзен? Иңемә терәлеп узганда, сүз катып өлгердем:
– Без Фатих Әмирханның берәр хикәясендә очрашмадыкмы?
– Юк, – диде гүзәл зат. – Мин Әмирхан Еникидән.
– Гел бутыйм шуларны.
Кыз туктап калды. Борылды. Йөзендә ай нурлары балкый иде...
Безнең карашлар очрашты. Сабырсызланып, ялкын дөрләвен көттем. Һай, тәкәбберлегем! Иблис көнләшерлек. Әмма каршымдагы күзләрдә капыл ут сүнде. Шуннан соң...
Шуннан соң ирене читеннән минем исем төшеп китте. Әллә колагыма ялгыш ишетелдеме?
Аптыравымны яшермичә, текәлебрәк бактым.
Һәм, ниһаять, таныдым аны.
Мин бик матур якларда туып үстем.
Безнең авылның бер ягын зур су юып уза.
Бер ягы – урман. Бер ягы – тау.
Урман – чик. Аннан Мамадыш районы башлана.
Тау да чик. Аннан – Киров өлкәсе.
Без шактый аулакта яшибез. Безне район эчендә дә белеп бетермиләр. Бездә беренче канал гына күрсәтә. Татарстан радиосы гына сөйли. Почта
даталарда бутала. Күрше Нәби абый, мәсәлән, яңа 2000 ел иртәсендә котлау открыткасы алды. Анда Казан Универсиадасы сурәтләнгән иде.
Кукмара юллаган автобусның тау башыннан кире борылып китмәве дә – безнең өчен бик зур вакыйга...
Яңа гасырның тәүге җәендә авылга яшь гаилә кайтып төште. Сапура апаның улы, килене, оныгы. Без аларның барлыгын ишетеп белә идек. Сирәк-мирәк күзгә чалынганнары да булды. Бу юлы озагракка тәвәккәлләгәннәр. Гелгә үк. Идрис абый машина-трактор паркына эшкә керде. Зилбәр апа бухгалтериягә урнашты. Кызлары Лия әбисе белән өйдә калды. Әйе, Лия шул. Танышкан чакта, аңышмыйча:
– Нишләп сиңа исемне яртылаш кына кушканнар? – дигән идем.
Алар түбән очта торды. Без тагын да түбән очтарак. Җәй буе бергә җил кудык. Бик тере иде ул. Малайлар кебек. Кыргый иде. Итәктән килеш агач башына үрмәләвен мин, әйтик, сокланмыйча күзәтә алмадым...
Көзен ул безнең сыйныфка укырга керде. Алтынчыга. Икебезне бер парта артына утырттылар. Гарьләндем, билгеле: кыз-кыркын белән утыргыч бүлеш инде! Укытучы һәммә дус-ишемне шул рәвешле мыскыллап чыккач кына тынычландым.
Башта барысы да ипле барды. Иртән күрешәбез. Көне буе аңа түзәм. Дәрес беткәч таралышабыз. Әмма отыры мәктәпкә шомлы сүзләр үтте:
– Ул физкультурада да Лия янына баса...
– Ул тәнәфестә дә Лиядән калмый...
– Ул, сиңа исем кушканда, мулла тотлыккан, дип, Лияне үчекли... Мин үземдә һичнинди үзгәреш сизмәдем.
Бары тик шигырьләр яза башладым.
Элгәре алар якты, чиста иде:

 

Син минем йөрәк ягында –

Бер карыш ара.
Сөйләр сүзләрем күп сиңа!

Тик – дәрес бара.
Тактада – формула, Ньютон.

Китап киштәсе.
Һәм син тырышып-тырышып

Мисал чишәсең.
Ә минем күзләрем – синдә,

Һәм синдә күңел.
Тик мин сиңа классташ кына –

Артыгы түгел.
Тора-бара шигъри юллар арасына куерак төсләр тамды. Лирик герой аңлаешсыз халәт кичерүгә күчте. Янәшәсендәге гүзәл затны сагынудан нишләргә белмәде. Лирик герой аңа авыр караш ташларга да курка иде. Шул ук вакытта тәнәфес саен толымыннан тартты. Ачуланса да, рәхәт булып китә иде...
Ул тереләй утка керде. Ул ут йотты.
Дәреслек тышлыгында сыйныф саннары үзгәрде.
Ул һаман ут йотты.
Һәм, ниһаять, кичергән хисләренең соң чигенә барып җитте:

 

Без туган көннән алып ук

Китәбез бу дөньядан...

Бәхил бул, яр! –
Мин бүгеннән

Мәңгелеккә югалам.
Күз яшемдә кояш эри,

Ни әйтим шуңа өстәп? –

Каркылдап шәмәхә таңда

Каргалар мине көтә.


Ул көненә өчешәр тапкыр шулай бәхилләшә иде.
Шигырь саен.
Бераздан математика кабинетында сәер мисаллар барлыкка килде: минем исем + Лия = йөрәк. Бу, тәгаен, дәрес программасы буенча түгел иде. Язулар тиз арада башка бүлмәләрдәге парталарга да күчте.
Дус-ишем, мине юатып, йодрыгын уды:
– Табабыз ул этне!..
Без бик үҗәтләнеп, бу үртәгеч гамәлнең иясен эзләргә керештек. Кайбер сыйныфларга дәрес вакытында килеп кердек. Тәнәфестә шикле укучыларны күзәттек. Берничәсе белән ишегалдында егетләрчә сөйләштек тә. Ләкин тырышлыгыбыз барыбер нәтиҗә бирмәде. Дус-иш, сөмсере коелып, ахырдан:
– Булмады, – дип яман сулады.
– Рәхмәт, – дидем кәефсез генә.
Алар, бик тырышса да, ул кешене исәпләп чыгара алмас иде.
Чөнки ул кеше... мин үзем идем.
Озакламый Лиягә унөч яшь тулды. Форсаттан файдаланып, җанымны ачарга җыендым. Каян акча тапканмындыр – шоколад юнәттем. Йөрәк сурәте ябыштырдым. Үзәгенә имзамны сырладым. Аңламаслыкмыни? Бүләгемне тәнәфестә Лиянең сумкасына тыгып куйдым. Үзем спортзалга йөгердем.
Мин ул вакытта хатын-кызга карата политтехнологияләр куллану серен белми идем әле. Мин бары тик яраттым гына. Бик каты яраттым. Ихластан. Шул җитә кебек иде.

Кызык бит: нәрсә генә өмет иттем икән?
– Әйдә, өйләнешик! – дигән сүз көтмәдем бит инде.
Белмим. Бер елмаю, бәлки? Рәхмәт сүзе? Иң татлы төшләремдәгечә, битемнән үбүен? Белмим. Минем хыяллар шунда төкәнә иде.
– Моннан соң якын киләсе булма! – дип ысылдады Лия, спортзалдан каршы алышлый. Шоколадны идәнгә атып бәрде. Шоколад шырт итте. Умырткамны сугып сындырдылар гүя. Бу тамашаны күреп өлгергән сыйныфташлар авыз ерды. Башкаларының авызы соңрак, күңелле хәбәр телдән-телгә таралып,
мәзәк рәвешенә кергәч ерылачак иде.
Мин бүләгемне җыеп алырга иелдем.
...Яңадан турайсам, каршымда кичке Казан, Кабан күле, театр мәйданы һәм ай нурларын тулаем үзенә күчергән Лия басып тора иде... Без кочаклашып күрештек. Аһ-ваһ килештек. Көлештек. Җай табуга ул мине баштанаяк өйрәнеп чыкты.
– Юка киенгәнсең, – дидем, үз чиратымда.
– Болай матур бит, – диде. – Матур бит?
– Сиңа бүрек белән унта да килешер иде.
Аның ирене кысылды – иннеге сыгылып чыкты.
– Матурлыгыңны бернинди чүпрәк тә бозарлык түгел, диюем.
– Син тыйнаграк булып истә калгансың...
Казан төнгә кереп маташа иде. Караңгылык, авыр капкач сыман, шәһәр өстенә төшкән. Алай да якты әле. Монда һәрвакыт якты. Урамның ике ягына тезелгән баганалар муен бөгеп, таңга кадәр күз нуры түгә. Кәефләнеп алган мең тавыш, сыеныр куыш тапмыйча, диварларга бәрелә, йорт саен ишек шакый, тәрәзә кага. Йә машиналар үкерүен, йә күтәренке музыка, йә яшь-җилкенчәкнең кычкырып көлүен хәтерләтә...
Казанның бишек җыры да мажорда башкарыла шул. Кинәт кесәм тулы акча искә төште.
– Син ашыгасыңмы? – дип сорадым.
– Сәгать ничә соң?
Вакытны карар өчен телефонга үрелдем.
– Тугызынчы ярты.
Ул минем телефонны исем-фамилиясенә кадәр атап бирде.
– Шәп, – диде аннары, соклануын яшермичә.

– Ашыкмыйм.
– Әйдә, җылынып чыгабыз?
– Кайда?
– Монда чат саен ресторан лабаса.
Үземнең, әлбәттә, әлегәчә андый җиргә аяк басканым юк иде. Кая ул?!
Нинди ресторан?! Дөге боткасын ай буе кайнар суда бутап ашыйбыз. Аш итәбез, янәсе. Дөгесе беткәч, тәлинкәгә коры су гына салына. Ягъни, кысыр шулпага калабыз.
Хәзер миңа консерваториядә укып йөргән бер дустымның сөйләгәннәре ярдәм иде. Ул сөйгәненә бүләк ясар өчен ГУМ бетереп уенчык куян эзләгән. Тырышкан – табар: тапкан. Шул шатлыктан тамак ныгытырга уйлаган. Сәүдә үзәгенең соңгы катына менгән. Тегендә – хозурлык, ди! Күз камаша, ди! Чыдарлык түгел! Менюдагы бәяләрне күргәч кенә, күз аллары, ниһаять, караңгыланып киткән. Нашатырь иснәтеп айнытканнар. Аннары табан ялтыратырга кыенсынган инде. Нәтиҗәдә, бер айлык стипендиясенә ике салат яфрагы ашап чыккан.

Һәрхәлдә, үзе шулай сөйләде.
Хәзер минем өчен гаять кулай урын иде бу.
Тукай паркын кичкәндә, Фәрит абый белән очраштык.
– Что-то театрда күренми башладың, – дип шелтә белдерде ул.
– Премьераңа, һичшиксез, киләм, – дидем.
Аңарчы тартынып куярга өлгергән идем: нигә саграк бәрелмәде инде, берьялгызым булмаганны күрде бит... хур итте...
Әмма очрашу Лиягә һич көтелмәгәнчә тәэсир ясады:
– Бу әллә Бикчәнтәевме? – диде ул, гаҗәпләнеп.
– Әйе, – дидем.
– Режиссёр Бикчәнтәевме?
– Әйе.
– Вау!
Ресторан безне җирдән кубарды. Монда түбә итеп күкне генә япканнар.
Чын күкне! Берән-сәрән йолдызлар чамалана.
– Кассиопея, – дидем, «дабл ю» хәрефенә төртеп.
Без өстәл янына урнашкан идек инде.
Бу йолдызлык миңа күп тапкыр ярдәм итте. Кызларга романтика кирәк бит. Хәтта иң тупас, коры сыман тоелганнары да, асылда, барыбер, балачакта укыган әкиятләренә ышанып яши. Һәм гомер буе шуларның тормышка ашуын көтә. Байтак егетләр баш очында пар чүмечтән гайре нидер булуын чамаламый да. Ә мин иксез-чиксез, исемле-исемсез төрткеләрне Кассиопея итеп тоташтыра алам...
– Казан бүген синең аяк астыңда, – дидем.
Ул җавап бирмәде. Елмайды гына. Тоташ пыяладан эшләнгән дивар-түшәм буйлап күзен йөгертте. Мин дә тышка бактым: шәһәр, гыйнвар чыршысы кебек, мең утларда җем-җем килеп тора иде.
– Официант!
Биредә җылы һәм хуш иде. Кеше аз. Тыныч. Җиңелчә музыка уйный. Лия сыр салып пешерелгән креветка ашына заказ бирде. Бөҗәк-мазарны
өнәмәсәм дә, ул кыстагач, үземә дә алдым. Тәмен басар өчен кыздырылган ит китерергә куштым. Лия кус-кус сорады. Минем андый ризык турында ишеткәнем дә юк иде. «Нәрсәгә аңа уксус?» – дип уйлап куйдым әле.
Буш өстәл күз алдында натюрмортка әйләнде.
– Аш тәмлеме? – дип кызыксынды Лия, ирен читен сөртеп.
– Тәмле, – дидем мин. – Дөге шулпасы кебек.
Сүз ара сүз ялганып, үземнең «Идел» яшьләр журналына урнашуымны әйттем. Һич мәкерсез гамәл түгел иде бу. Безнең буын Бразилия сериаллары карап үсте. Лия шуларның берсендә уйнаган журналист Шику Мотага гашыйк иде.
Һаман шигырьләр язуымны белгерттем.
– Әле менә конкурста җиңдем, – дип өстәдем.
Мин андагы бүләкләрне күтәреп йөрергә иренгән идем. Бер сугылырмын дип, артыгын Вәлиулла хәзрәттә калдырдым. Түш кесәгә конверт белән үз китабым гына шуды. Ярышта катнашучылар өчен сатып алынган һәм әйләнгеч юллар аша яңадан иясенә кайткан бу китап, ахыр чиктә, Лиягә насыйп булды.
Ул исә медицина училищесын тәмамлаган икән. Хәзер хастаханәдә эшли. Идел буе районында бугай. Шәфкать туташы. Торуы да шунда ук, ди. Берничә иптәше белән фатирга кергән.
– Биибезме?
Сәер тәкъдимнән аптырап калдым.
Ә аның йөзе балкый иде.
Ә үзе гаять чибәр.
– Мин һаман да бии белмим әле, – дидем. – Сиңа ияреп йөрсәм генә. Урыныбыздан торгач кына, миемне сорау өтте:
– Син болай киенеп-ясанып кая бара идең соң?
– Хәзер мөһим түгел инде, – диде ул.
Иңемнән этте.
Артка чигендем.
Гаҗәп нәрсә бу – хәтер: әллә кайда калган вакыйгаларга кайтып, аларны кабат яшәп, яңадан чынбарлыкта айнып-уянып китәр өчен күз сирпеп алган вакыт җитә...
Лиянең туган көненнән соң мин, кирәксез хисемне сугып чыгарырга теләп, таңгача күкрәгемне төйдем. Ләкин ул йөрәккә шактый тирән тамыр җәйгән булып чыкты: кабырга сөякләрен он итсәң дә, аннан арыну мөмкин түгел иде.
Мин үземдә сөюне буарга тотындым. Мин аны үтерергә теләдем. Әмма аның үләсе килмәде. Ул зар елады. Ул тыпырчынды. Тешләште.
Ул, һичшиксез, көчлерәк иде...
Һәм мин башкача итәргә булдым: аны күрмичә, сизмичә, тоймыйча яшәргә өйрәндем.
Борын астында мыек күренә башлауга без, малайлар, кызларга карата үзгәрдек. Толымнарын тарту һич кызыксыз шөгыльгә әйләнде. Аларның хәзер күз кыздырырлык башка яклары бар иде: түшләре калыкты, билләре нәфисләнде, итәкләре тыгызланды...
Ниһаять, тугызынчыны тәмамладык, зур булдык. Җәй азагында мин ындырга эшкә урнаштым. Төнге сменада ашлык киптердем. Монда Лия дә еш күренгәли иде.
Берсендә икебезне АВМга1 куйдылар. Бу агрегатта эшләүнең артык мәшәкате юк: машина-тракторлар чалыш бушаткан тонна-тонна арпа-бодайны чокырга этеп төшерәсе генә. Ял иткән арада әллә ничек уйнап киттек. Ул минем өр-яңа бейсболкамны тартып алды. Үзенә киде.
– Сал, – дидем. – Сиңа килешми.
– Миңа һәммә кепка килешә.
Мин аны куып киттем. Ул качты.
Мин аны куып җиттем. Баш киемен кайтаргач кына җибәрдем.
Ләкин АВМ эчендә Нәби абыйга каптым. Ул монда төп кеше иде. Ындырның күз-колагы, диик. Шул менә бейсболкамны йолкып, Лиягә ташлады:
– Солы тутыр! Аңарчы җибәрмим!
Җен кызы үшәннәрдән түгел иде – җебеп тормады.
– Нишләвең бу?! – дип җикерендем. – Күрше башың белән! Сатлыкҗан! Нәби абый акыллырак иде шул.
– Хәзер аны кыскаларга җитди сылтавың бар!.. – дип пышылдады. Шулай итеп, мин тәүге мәртәбә хатын-кызга орындым.
Тәүге мәртәбә учымда илаһи камиллекнең калтырануын тойдым. Хатын-кызны тулаем татып карауга ерак иде әле.

1 Витаминлы он агрегаты. – Лирик герой искәрмәсе.
 Шулай да...
– Аны хет кешечә у идең инде, рәхәт итеп, пешмәгән, – дип сукранды Лия. – Нәрсә бәбәк акайтасың, көрәгеңне ал!
Агу сеңгән сүзләре йөрәккә үтте, билгеле.
Үземне юатыр өчен генә булса да, искәртеп узыйм: бу – капма-каршы җенеснең миннән беренче һәм соңгы кабат ризасыз калуы иде.
Хәер...
Йә.
Ул елны Лиянең әти-әнисе аерылышты. Идрис абый, исерекләр санына зыян-зәүрәт салмыйча, авылда калды. Зилбәр апа Кукмарага китте. Лия сентябрьдә укырга килмәде.
Һәм мин аны бүтән күрмәдем.
Бүгенгәчә.
Бүген исә тирә-юнь – җемелдәшеп янган якты утлар, баш өстебез – чигүле зәңгәр күк, ә без – меңъеллык Казан эчендә идек.
Башта каушап беттем. Аягына басмаска тырышып, сак кына хәрәкәтләндем. Тиргә баттым. Ләкин, бәхеткә, киеренкелек озакламый үзеннән-үзе язылды.
Ресторанда бездән башка хатирәләр генә биеде.
Лиянең борын очы минем колак яфрагын сыпырып үтте:
– Блю де Шанель?
Соравын аңламаганга күрә:
– Татарча гына сөйләшмибезме? – дидем.
Ул кычкырып көлде.
Мин аны кочакладым. Тән җылысын үз күкрәгемдә тоюга каным кызды.
Чигә тамырларым бүртте. Бәхеткә, ул берни сизмәде.
Яңадан өстәлгә якынлашканда гына, күккә моңлы караш ташлап:
– Бигрәк караңгы, шомлы төн, – дип көрсенде. – Җитмәсә, бүген кызлар да өйдә юк әле...
Аны шәфкать туташы киеменнән күзаллауга башым әйләнеп китте.
Мин, бик күп еллар элек яшергән хисемне табарга теләп, ашыга-кабалана җанымда актарындым. Качып калмаганмы, чыкмасмы дип, күкрәгемә суктым. Йөрәгемнең эчен-тышын кактым. Ләкин берни тапмадым.
Мин – буш идем...
Бу хәл бераз уйга салды.
Монда кергәнче, минем алда ике юл бар иде. Алар икесе дә дөрес иде.
Берсен сайладым. Шушы мизгелдә генә каршымда янә ике юл барлыкка килде. Ләкин боларның икесе дә ялгыш иде инде. Һәм элеккечә арадан кайсындыр сайларга кирәк иде.
Без исәп-хисапны өздек. Такси чакырттык. Машина каршыбызга ук килеп туктады. Шулвакыт мин тилердем.
Лия артыннан ишекне ябарга үрелеп:
– Ачуланма, зинһар, – дидем. – Мин... калыйм әле...
– Сау бул, – диде ул, ишеген үзе ябып.
Аның күзендәге җылылыкны котып җилләре алыштырган иде.
Тулай торакка ничек кайтып җитүемне начар хәтерлим. Бары гомум гүләүдә вакыт-вакыт кайбер авазларның ачыграк ишетелүе истә калган. Машиналар кычкыртуы, мәсәлән. Тагын... фаралар яктысы күз алдымда. Кулларымны ян- якка җәеп, юл уртасында басып торуым.

Бүлмәгә мине Илнур тартып менгезде:
– Рәхим итегез!
Ул шактый гына «төшереп» алган иде. Бераз тынып торганнан соң:
– Мин үземне Пётр Первый итеп тоям, – диде.
– Нигә?
– Без икебез дә тәрәзә ачучы.
– Рәзил кайда?
– Өстә, кызлар этажында бугай.
– Урал?
Илнурның аңлаешсыз авазлары миңа «белмим» булып ишетелде. Алардан кала барысы да үз урынында иде: дүрт карават, дүрт тумбочка,
диварга беркетелгән шыксыз агач шкаф. Көзге. Минем анда карыйсы килмәде. Кальян күмере үтәли тишкән чуар келәм. Буш шешәләр. Бик күп шешәләр.
– Җиңдеңме соң?
– Җиңдем.
– Кайчан юабыз?
– Ат бугы бөреләнеп чәчәк аткач.
– Образ бар, – диде Илнур. – Ә намус юк.
Мин өс-башымны алыштырып, ятакка аудым. Түшәмдәге чуар таплар арасыннан Кассиопеяне эзләдем. Таба да яздым. Ләкин күз җиткән соңгы йолдыз булырга тиешле чебен әллә кая очып китте. Җаным гәүдә эченә сыймый башлады. Аның, баягы чебенгә әверелеп, йолдызлыктагы буш урынга кунасы килде.
Илнур исә, шешә төбен төеп, тамчыдан күл җыймакчы иде.
– Без нигә шулкадәр күп эчәбез ул?
– Без нормально эчәбез, – дигән җавап ишеттем. – Дөньяны бизәп җибәрерлек кенә.
– Берәр кайчан айнырбыз бит?
– Айнырбыз.
– Һәм дөньяның чын йөзен күреп, исебез китәр.
Илнур канәгатьсез рәвештә тамак кырды:
– Миңа бу диалектика ошамый әле, – диде. Аннары сынап бакты: – Син, чыннан да, җиңдеңме?
Бертын онытылып алганнан соң:
– Җиңдем, – дип расладым. Шул сүздә үк ятагымнан сикереп тордым.
Тумбочкадагы бүлмә ачкычын учыма себереп төшердем. Телефонны кесәмә шудырып, ярым ачык ишек катына юнәлдем.
– Кая киттең тагы?
– Өскә, җиңеп бетерергә.
– Һай бу татар теленең нечкәлекләре! – дип калды Илнур.
Иртәгәсен яңа көн җитте.
Берсекөнгә – аннан да яңарагы.
Искә төшкәч, мин Вәлиулла хәзрәттән бүләкләрне барып алдым. Алар, нигездә, китаплар иде. Кайткач, Илнурга «Һәфтияк шәриф» тоттырдым. Рәзилгә «Җен вә шайтаннан саклану догалары» эләкте.
Үзем «Тәмуг газабы»на ирештем.
Баштан кичкәнне, нишләптер, егетләрнең берсенә дә сөйләргә базмадым. Кыенсынганмындыр инде. Нидән югыйсә? Шуннан ни? Алар мине нинди хәлдә генә күрмәгән дә нинди хәлдә генә белмәгән.

Ну, күп дигәндә, Илнур, бәлки: – Тинтәк, – дип куяр иде.
Һәм, бәлки, хаклы булыр иде. Шулай бит?
...Узып баручы ел нәрсәсе белән истә калды?

 

Унынчы кыйтга
(Ноябрь-декабрь, 2012)

Иң әүвәл – бик күп илләр парламент яисә илбашы сайлады. Җәен Лондонда Олимпия уеннары үтте. Төньяк Корея үзен атом-төш коралына ия дәүләт итеп таныды.
Көзен АКШта гарасат хөкем сөреп алды.
Индонезия, Мексика, Япония, Чили, Италиядә җир тетрәде.
Сүриядә гражданнар сугышы, Малида чуалышлар башланды, Гвинея-Бисауда – түнтәрелеш, ике Судан уртак чик сызыгында «бугазлашты», Кения белән Сомали территорияләренең бер өлешен «радикаль исламчылардан тазартты», Израиль белән Газа Секторы арасында мартта кабынган бәрелешләр ел азагына кабат яңарды...
Бездә исә беркая да китмәгән Тозкүз кире кайтты. Шуннан соң Төмән янында очкыч мәтәлеп төште, Краснодар краен су басты, Себер һәм Ерак Көнчыгышны ут ялмады.
Ләкин, мөгаен, Татарстан һәм татар халкы өчен иң куркынычы, иң тетрәндергече – июль уртасында, Рамазан-шәриф алдыннан, Илдус хәзрәт Фәизнең машинасын шартлату һәм күренекле Вәлиулла хәзрәт Ягъкупның җанын кыю булгандыр. Күпме гомер чиркәү чаңыннан катырак тавыш ишетмәгән Казанда шулкадәр тыйнак, басынкы дин әһелен атып үтерсеннәр әле! Аһ иттек: нәрсә бу? Кая барабыз?
Аннары китте контртеррористик чаралар: Яшел Үзән юлында ниндидер машинаның көле күккә очты, шунда ук почмагы да көймәгән дини китаплар табылды; Татарстанның нәмәгълүм «Мөхәммәт әмир»е дөньяга килде һәм, июль терактларын үз өстенә алуга, серле рәвештә дөньядан китеп тә барды; Корбан гаете алдыннан Вәлиулла хәзрәтне үтерүчеләр үтерелде...
Кирәк вакытта каты эшлибез дә инде. Йомычкаларны җыеп кына өлгер.

 

Унберенче кыйтга
(Декабрь, 2012)

...Бу ай азагында, майя календаре ялгышмаса, ахырзаман көтәбез. Димәк, исәпсез афәтләр китергән Аждаһа елы безнең белән гаять югары аккордта бәхилләшмәкче.
Дөресен әйткәндә, дөнья бетү – әйбәт инде ул. Гомумән, һәр бетү – әйбәт. Чөнки аннан соң нәрсәнеңдер башлангычы булырга тиеш. Ә башлангыч – ул яңа өмет, яңа ышанычлар.
Мин аны бик рәхәт күз алдыма китерәм: «шарт!» һәм... караңгылык, бушлык, беркем-бернәрсә дә юк. Аннары Җир шары безнең цивилизация калдырган нәҗестән арынырга тотыначак. Арыначак, арыначак. Ниһаять, матур бер мәлдә җансыз салкын ташларда вак кына куе яшел мүк төрткеләре күренә башлаячак. Әкренләп, дистә еллардан соң, ул мүк ташларны бөтенләй каплап алачак. Тагын бераздан мүкле таш арасыннан кыюсыз гына тәүге үсенте баш төртеп маташачак. Мескен, көчсез, һич яклаучысыз үзе. Ләкин аңа һични янамый әле. Чөнки ул нинди генә мескен, көчсез, яклаучысыз булмасын – бердәнбер! Ул – бердәнбер! Ул дөньяның хуҗасы! Бераздан алар артачак. Үсемлекләр үпкәсеннән чыккан һава парга әверелеп, садә туфракка коелачак. Бер тамчы, ике тамчы... аһ, нинди зу-ур күл җыелган! Анда берән-сәрән генә, ана карынындагы сабый кебек матур, җанлы, өр-яңа организмнар күренәчәк. Аннан, тагын исәпсез-хисапсыз еллар үткәннән соң, табигатьне тулгак тота башлаячак, ул шабыр тиргә батып көчәнәчәк, һушын җуярдай булып тешләрен кысачак, һәм әлегәчә Җир йөзе күрмәгән, белмәгән җан иясе бар дөньяны яңгыратып: «Әни-и!» – дип аваз салачак...
Борынгы календарь ялгышса да, моңсуланырга кирәкми. Бездән, һич югы, иске ел китә. Искелек китә. Хәере белән китсен, бетсен ул! Һәр бетү – әйбәт, дидек бит. Чөнки аннан соң нәрсәнеңдер башлангычы булырга тиеш, дидек. Ә башлангыч – ул яңа өмет, яңа ышанычлар да әле...

 

Уникенче кыйтга
(Датасыз)

 ...Киресенчә булырга тиеш ләбаса.
Әмма телисеңме-юкмы, барлык кануннарга каршы килеп, яшәеш дисбесе иң нечкә, иң нәзек түгел, ә иң нык, иң ышанычлы тоелган урыннан өзелә. Гәрәбәләр чәчелеп китә... Бер тирәгә җыйналган да алар, әмма – ни кызганыч! – берләштереп торучы җеп юк инде...
Барысы да шул ук та кебек, шул ук түгел дә. Әйе, Туфан абый хәзер эшкә йөрми башлады2. Коридорда тавышының да күптәннән ишетелгәне юк. Әмма театрда һаман аның спектакльләрен уйныйлар, китап киштәләрендә – аның әсәрләре, интернетта, газета-журналларда, телләрдә – ул элеккечә һәммә җиргә өлгерә ләбаса! Шуңа күрә, бәлки, китмәгәндер дә ул? Бәлки, без алданабыз гынадыр? Чөнки яшәү – аяк-кулларны селкеп, сикереп йөрү дигән сүз генә түгел әле! Алай икән, димәк, Туфан абый һаман исән, мәңге исән! Моңа чын күңелдән ышанырга гына кирәк.
Мин ышанам.

Унөченче кыйтга
(Июнь, 2012)

...Тормыш – гаҗәп нәрсә ул. Искитмәле нәрсә!
Вак-төяк кимчелекләренә карамастан, тормыш – матур ул!
Кешенең табигате шулай корылган инде – тегене яисә моны югалткач кына
аны сагына, кадерен белә башлыйбыз. Әмма ни кызганыч, гомеребезне бер-ике тапкыр югалтып карау мөмкинлеге бирелмәгән шул. Киттең икән – мәңгегә киттең. Кире кайтып, һичнәрсәне үзгәртә дә, яхшырта да алмыйсың.
Шуңадырмы, һәрбер үлем-китем әледән-әле күктән җиргә төшәргә, күп әйберләр турында тагын бер кат уйланырга мәҗбүр итә: мин дә берәр кайчан шулай ятачакмын бит, дисең...
Минем иңемдә кемнәрнеңдер рәнҗеше йөрмиме?
Күккә омтылганда, бу рәнҗешләр, авыр йөк булып, мине аска – упкынга тартмаячакмы?

2 Туфан Миңнуллин җитәкләгән «Cәхнә» журналы Чистай урамында «Идел»нең күршесе иде. – Лирик герой искәрмәсе.
Бурычлы калмыйммы? Үкенерлек яшәмимме?
Үлемнән соң мине ни көтә?
...Дисең.
Чын ир-ат йорт салырга, агач утыртырга, ир-угыл үстерергә тиеш. Бу, чыннан да, шулайдыр. Мондый тәгълимат юк урында барлыкка килмәс. Уйлап карасаң, йорт – нәсел-нәсәбеңне яңгырдан-кардан ышыклап тотачак; агач – тир тамчыңны, түккән көчеңне үзенә сеңдереп, синең төсең булып шаулый- шаулый һәр яз саен яфрак ярачак; ә улыңа тапшырган каның әле күп, бик күп оныкларыңның йөрәгендә тибәчәк! Димәк, озак, бик озак яшәячәксең әле син! Офыкта күренмәгән ерак киләчәктә дә кемдәдер, һич югы, бер генә тамчы булса да, синең кан агачак. Димәк, аның тамырлары буйлап син агачаксың! Бу – үлемсезлек ләбаса!
Яшәешнең һәр күзәнәгенә, һәр пәрәвезенә, һәр чәчәгенә гашыйк Хәсән Туфанның сөргеннән кайтыр алдыннан Габдрахман Минскийга язган хатында мондый юллар бар:
«О, матур да соң тормыш! О, нинди бөек эш бу – яшәү! Яратам, үлеп яратам тормышны! Миңа расстрелның ун ел белән алмаштырылганын укыганда... минем аша гүя яшәү-тормыш үзе кычкырды:
– Хет йөз ел! Бары яшим генә!»
Тормыш – гаҗәп нәрсә ул. Искитмәле нәрсә!
Вак-төяк кимчелекләренә карамастан, тормыш – матур ул! Гаҗәп матур!
Шуңа күрә мин дә, һичшиксез, аның яклы.

 

Автограф
Машина безне башта узып китте. Аннары артка чигеп туктады. Ярар, мин, Аллаһның рәхмәте төшкән чакта гына тукланып-туенып йөрүчән студент, үтә күренмәле булыйм да, ди. Әмма Ркаил абыйны ничек абайламый калырга мөмкин соң? Ул зур. Ул Казанның теләсә кайсы почмагыннан күренеп тора.
Бүген Аксубайда Хәсән Туфанның юбилеен уздыралар.
Без шунда кайтмакчы.
Атна уртасы булганга, баш мөхәррир мине әүвәл җибәрергә теләмәде.
Үземнең «Идел»гә урнашкан чагым гына. Артык әрсезләнә алмыйм. Уңайсыз. Аңа Ркаил абый шалтыратты. Нәрсә дип сөйләшкәннәрдер, белмим. Озакламый мине төп кабинетка чакырдылар.
– Синең анда барасың киләме соң?
– Килә.
– Белмим инде...
Мин мәсьәләнең төбенә төштем. Баш мөхәррир минем авыздан Ркаил абыйга «юк» дип әйттерергә тели иде: әнә, үзе бит, янәсе...
– Бик барасың киләме?
Кабинетта авыр тынлык урнашты.
Хәсән Туфан бит ул! Мин бүген шигырь язу серләрен аннан өйрәнәм.
Иҗатындагы адәмидән алып галәмигә кадәр үстерелгән фәлсәфәгә төшенергә тырышам. Аның гади дә, шул ук вакытта, яңа да, көтелмәгәнчә тирән дә образларына,тел-сурәтләүчараларынасокланам.Миңааныңәбизмнар3 белән саташуына кадәр якын! Мин шундый ук абруй казанырга, шундый ук зур

3 Әбизм – әдәбиятта борынгылыкка иярүче законнар мәктәбе (аббревиатура). Мин аның тәгаен нидән гыйбарәт булуын әлегәчә аңлап бетермим. – Лирик герой искәрмәсе.
шагыйрь, шундый ук ап-ак чәчле, ап-ак җанлы ил карты булырга хыялланам. Уртадагы уналты еллык сөргенен сикертеп кенә, билгеле...
– Ярар, алайса, – диде баш мөхәррир, авыр сулап.
Ркаил абый утыруга тау кадәр машина чүгеп куйды. Бәй, монда миңа урын юк икән бит! Рульдә – Миргалим абый, янәшәсендә – хатыны Роза апа. Артка туфанчы-галим Мәсгуд абый белән ниндидер юлаучы хатын урнашкан.
– Багажникка утырсаң гына инде, – диде йөртүче. – Анда утыргыч бар.
Миңа ул вакытта һич нигезсез тәкәбберлек хас иде. Мин һаман да тәкәббермен, билгеле. Әмма хәзер аның нигезе бар бит.
Багажникка? Үзем теләп? Булачак зур шагыйрь килеш?
– Утыр, – диде Ркаил абый коры гына. – Хәсән Туфан ай буе смертниклар камерасында да утырган әле.
Шулай итеп, күндерде ул мине.
Ул, гомумән, кешене тиз күндерү сәләтенә ия.
Аның белән танышуыбыз да сәер булды.
Казанда тәүге елым иде. «Идел» журналына берничә шигырь китердем.
Берәр кайчан бу басмада эшләрмен дигән уем да юк әле! Кая! Монда – зубрлар гына. Якын килерлек түгел. Редакция тулай торактан кул сузымында булганга, һич югы ишекнең кайсы якка ачылганын белеп кайтырмын, дип тәвәккәлләдем.
Җәйгә узмакчы айның җомга киче иде бу.
Мөштәри урамындагы борынгы бинада минем «Исәнмесез!»гә кайтаваз гына җавап бирде. Бүлмә саен шакып киттем. Һәркайда бушлык, тынлык. Мур кырганмыни?! Биек түшәмнәр. Таш идән. Акшарланган дивар буйлап, кан тамырлары сыман зәп-зәңгәр ярыклар сузылган.
Мин үземне бер мәлгә Дию сараенда дип хис иттем. Җир астында. Коридорда кабер салкынлыгы иде. Артымнан шыпырт кына килгән шомлы җил мине ялап узды. Почмактагы бүлмәдә урындык күчкән тавыш ишетелде. Иленнән тартып алынган гүзәл патша кызы шунда качырылса гына...
Гүзәл патша кызы Искәндәр Сираҗи булып чыкты.
Гозеремне аңа аңлаттым. Чалбар кесәсеннән дүрткә бөкләнгән дәфтәр битләрен чыгарып салдым. Ул, күз йөгерткәннән соң:
– Бара бу! – диде. – Икенче юлы машинкада җыеп китер.
Шулай итеп, редакция халкының график дигән нәрсә белән санлашмыйча яшәвен белдем. Алар ял көннәреннән чәршәмбедә генә чыгып җитә, ә пәнҗешәмбедән янә ял көннәренә керә башлый икән. Сираҗи, озаграк җыена торгач, бу юлы җомгага гына килеп өлгергән.
Икенче баруымда алар арткан иде инде. Искәндәр абыйның каршысына, кояшны каплап, зур гына, төксе чырайлы, бик тырышып карасаң, таныш чалымнары чамаланган җитди зат урнашкан иде. Аның астындагы кәнәфинең мөшкел хәлен күреп, мин гомеремдә беренче тапкыр җансыз предметны кызганып куйдым.
– Кукмара районыннан, – дидем танышканда. – Безнең авыл Киров өлкәсенә терәлеп тора...
Искәндәр абый минем бая калдырган кәгазьләрне теге затка сонды. Болай да бетәшкән кулъязмалар аның симез бармаклары арасында бөтенләй кызганыч иде. Ул кашларын җыера төште. Әле бер күзен, әле икенчесен кысып, шигырьләргә караш ташлаганнан соң:
– Син ритмны ишетмисеңме әллә? – диде. – Ишетәм. 

– Алайса, мин ишетмим инде.
– Махсус шулай... ике төрле үлчәмдә яздым. Строфа саен берсе кабатлана.

– Строфаны беләсең? – диде ул, мине бүлдереп. Аның кашлары, маңгай
җыерчыкларын узып, өскә менеп алды. Бу җөмләнең асылына шактый соңрак төшендем әле: ул мыскыллауны да мактау сүзенә охшатып әйтә белә икән.
Билгесез зат икенче битне алды:
– Чәнечкеле чия буламы?
Моңарчы дәшми торган Искәндәр абый түзмәде:
– Чәнечкелесе дә була инде, – диде, мине яклап.
Шикле адәм янә кәгазьгә күз ташлады:
– Һәм шул, кулыңны сузсаң, тәнне ертамы?
– Чәнечкеле булгач, ерта инде, – диде Искәндәр абый.
Теге кеше миңа текәлде. Аның күзенә боз утырган иде. Кәнәфидә урынлашканга, үзе миннән тәбәнәгрәк. Шул килеш тә өстән аска карап сөйләшә. Оятсыз затның шәхесен ачыкларга теләп кенә:
– Абзый, син кем соң? – дип сорадым.
Шулвакыт миңа саңгыраулык сукты гүя: дөнья кинәт телдән язды. Күрше бүлмәдә бертуктаусыз шакы-шокы компьютерга баскалаган корректор апа да тынып калды. Тораташтай каткан кулда минем дәфтәр битләренең тыпырчынуы гына ишетелә иде. Бераздан, түзмичә, кәнәфи ыңгырашты. Искәндәр абый шул мизгелдә үк, тынлыкны төбе-тамырыннан ватышлый, миннән ваз кичте:
– Ркаилне белмәгәч, бу, чыннан да, Киров урманыннан чыккан инде!
Берәр айдан соң мин Изге Болгар җыенына бардым. Анда, барча матур сыйфатларына өстәп, якташым да булган Газинур абый белән таныштым. Бер сәхнәдә чыгыш ясадык. Алкышлар алдык. Шунда ул үсендерергә теләпме:
– Син бу шигырьләреңне Ркаил абыеңа күрсәт, – диде.
– Күрсәттем инде, – дидем мин, авыр көрсенеп.
Дөресен әйткәндә, ул кешене башка һичкайчан күрмәсәм дә, риза идем. Әмма озакламый бергә «Исхакый укулары»на кайтырга туры килде.
Барганда, күрешеп үттем. Яуширмәдә бер-ике сүз алыштык.
Табигатьнең иң ямьле чагында ачык һавада уздырылган чын бәйрәм иде бу. Казаннан килгән кунаклар ат уйнатты. Без, яшьләр, чара тәмамланыр алдыннан гына сәхнәгә мендек. Таралыша башлаган халыкны үзебез язган югары поэзия
үрнәкләре укып озаттык. Шигырьнең яртысына җиткәндә, минем микрофонны сүндереп куйдылар. Үзалдыма сөйләнеп бетерәсе булды.
Казанга кайтканда, Ркаил абый автобусны тиз арада иярләп алды. Һичкем аңа каршы әйтергә, аның гегемониясенә дәгъва белдерергә базмады. Без, яшьләр, мохтарият хокукында, арткы утыргычларга – чик сызыгына сыендык. Бераздан Ркаил абый, бөтен биләмәсен сискәндереп, бар куәткә минем исемне кычкырды:
– Кил әле!
Янәшәмдә утырган яшьтиләрне шом басты:
– Барма.
Әмма чакыручының тавышы гайрәтлерәк иде:
– Кил, дим!
Ул һич уйламаганда-көтмәгәндә... иңемнән кочып алды.
– Менә, – диде, – күрегез, өр-яңа шагыйрь... Чын шагыйрь! – Яшьләрне бозма, – диде аксакалларның берсе.
Ләкин җавап һичнинди бәхәскә урын калдырмады:

– Мактау-сүгүне күтәрмәслек булгач, безгә нигә ул? Димәк, чын шагыйрьлеге шуның кадәр генә. Аяк астында буталып йөргәнче, тизрәк бозылуы яхшы.
Соңыннан белдем: вакытында Туфан Миңнуллин бу сүзләрне аның үзенә карата әйткән икән.
Әллә кайдан гына пластик шешә барлыкка килде.
– Мә, су эч, – диде Ркаил абый. – Син боз ялау яшеннән узган инде. Әүвәл икеләнеп калдым.
Ул, бер күзен кысып, серле генә елмайды:
– Яуширмә суы!
Аннары уртлап куйдым.
Су җылынган иде. Шуңа күрә авыр китте.
– Әйдә, шигырь сөйлә!
– Сөйләмим, – дип кырт кистем. Һәм үз урыныма барып утырдым. Шигырь сөйләү теләге һәрвакыт бар миндә югыйсә. Нигә күнмәдем соң?
Белмим. Һич сәбәпсезгә бик каты карышасы килгәндер, мөгаен...
Казанда автобустан төшкәндә:
– Беләсеңме, – диде Ркаил абый, зур сер әйткәндәй. – Чәнечкеле чия дә була икән. Ниндие генә әле...
Бу сәфәрдән соң без аның белән башка күрешмәгән идек бугай.
Хәер, бер-ике тапкыр театрда юлыбыз кисеште.
Аларына аерым тукталып тормыйм.
Көз иде ул.
Ә хәзер кыш.
Һәм без, ниһаять, Аксубай районына кайтып җиттек.
Хәсән Туфанның музей-йорты Иске Кармәт авылында урнашкан. Машина капка төбенә үк килеп туктады. Өстән явып тора иде. Безнең
делегацияне зурлап каршы алдылар. Миргалим абый белән Роза апа чәкчәктән җитешкәндә, мин, ничек котылырга белмичә, ике запас тәгәрмәч арасында бәргәләндем. Биктә! Берүзем! Утыргычларны этеп тә, төртеп тә карадым: ян ишекләргә буй җитәрлек түгел иде. Аптырагач, багажникны каерып кына ачарга туры килде. Якты дөньяга чыктым. Юк җирдән шулай бар булуымны күргәч, урам себерүче картның авызыннан тәмәкесе төшеп китте.
Өстән кар ява иде...
Ркаил абый чуваш хатыннары белән биеде.
Мин кул чабып тордым.
Ә өскә кар ява иде...
Ап-ак кар...
Вак-вак кар...
Бөтерелеп-бөтерелеп. Йөгерә-йөгерә. Күктә качыш уйнаган кебек...
Кар минем маңгайга кунды.
Югалды.
Кар минем битемә яуды, чеметкәләп алды.
Аннары югалды.
Карашымны Тәңре катына күтәрдем. Югарыдан ишелеп-ишелеп аклык иңә иде... Ул ачык тәнемә, ян-якка җәелгән учыма кагылып, миндә югала, юк, алай түгел, миңа сеңеп бара иде. И Тәңрем! Аклыкка шулкадәр мохтаҗмыни мин? Аклык кирпеч постамент артыннан башын гына күрсәтеп торган Хәсән Туфанга да яуды. Әмма ул бу аклыкны алмады. Аңа үз аклыгы да артыгы
белән җитә иде, күрәсең.

Кар минем керфегемә тамды. Эреп, күз алмасы турына җыелды.
Анысын үзем сөртеп төшердем.
Безне эчкә дәштеләр.
Шәхесләргә багышланган музейлар, гадәттә, бер-берсеннән аерылмый.
Игезәк фотографияләрдә кешеләрнең йөзе генә алышына. Өч яшь шагыйрь бергә төшкән бу сурәтне, мәсәлән, минем моңарчы Казанда, Җәлилнең музей-фатирында күргән бар иде. Инде Иске Кармәттә очрады. Тәңре язып, Сыркыдыга юлым ятса, иманым камил, анда да бусага катында ук шушы фотография каршы алачак. Ә безнең әдәбиятыбыз бай, әдипләребез күп! Һәркайсының бер-берсе белән төшкән рәсемнәрен җыйган очракта да авыл саен музей ачарлык.
Мин биредә бабамның сурәтенә юлыгырга гына әзер түгел идем...
Алдан төшкән.
Яннан төшкән.
Чәче кыркылган. Яңагы эчкә баткан. Карашында – туфан басып узганнан бирле җыела килгән татар сагышы...
Бу кеше шуңа да якынмы әллә миңа?
Ул монда туган! Монда үскән!..
Ркаил абый куеныннан яшел тышлы китап чыгарды:
– Туфанның сайланма әсәрләре, – диде. – Казанга тәүге килүемдә матур теләкләр язып бүләк иткән иде.
Бу мизгелнең, шулай ук, фотосурәттә сакланган нөсхәсе искә төште: чал Хәсән ага яшь Ркаилгә шигъри әманәтен тапшыра... Араларында яшь Газинур ихлас елмаеп тора... Әйе, бөек шагыйрьгә алмаш берәү генә була алмый.
– Бу җыентыкны мин бүген аның үзенә кайтарам...
Музей җитәкчелеге куанычыннан нишләргә белмичә бибаһә ядкяргә кул сузганда, минем йөрәк бугазыма менеп тыгылды. Туфан китабы! Автографлы! Тере шигырьләрне җансыз музейга олактыралар! Гербарий сыман, пыяла астына тыгып куяргамы? Яңа буынга тапшырсын өчен генә Ак шагыйрь аны Ркаил абыйга биреп тормаганмыни? Бу китап миңа насыйп түгелмени? Ничек соң... остазлык традицияләре? Аксакаллык? Дәвам? Тьфү!
Берничә тапкыр, җай табып, рәнҗүле сүзләремне адресатына ирештерергә омтылдым. Ишетмәде дә. Ул дөньяның кендегенә әверелеп өлгергән иде инде. Җитмәсә, яшьлегендә Иске Татар Адәм Суы дигән сәер исемле авылда нәрсәдер укыткан да икән. Кайсы якка борылма, берәр укучысының аягына басасың.
Төшке ашта аңа бәлешнең иң зур кисәген суздылар. Миңа ямаулык камыры калды. Чәй пакетының да Ркаил абый сыгып биргәне генә эләкте.
Бөтен кеше әдәбиятның бүгенгесе белән мәшгуль.
Киләчәкне уйлау да юк!
Агайларын, авырлыгы азрак булса, күтәреп кенә йөрерләр иде.
Район үзәгендә кичкырын бик матур концерт куелды.
Гадәттә, елыйсы җирдә көлеп, көләсе җирдә елап, бәйрәмнең ямен, бәйрәм итүчеләрнең кәефен җибәрүчән Ркаил абый үзен бу юлы гаять ипле, сабыр, тыйнак тотты. Бер поэмасыннан өзек укып төште. Озаклап алкышладылар. Кәминә бәндәгез дә ымсынып карады, билгеле. Әмма усал кешеләр:
– Син банкетта сөйләрсең, – дип, мине урыныма утыртты. Сәхнәгә чибәр хатын менде. Залга моңлы халык җыры агылды:

 – Мин сагынсам, тәрәз ачам, Син җил булып исәрсең...
Гаять ипле, сабыр, тыйнак Ркаил абый түзмәде – сынатты. Карашы белән җырчының һәммә калку төшен капшап чыкты да:
– Аннары китә җилдән туган балалар, – дип куйды.
Хәер, аны мин генә ишеттем бугай.
Хәсән Туфаннан да шигырь укыттылар. Ак шагыйрьнең ышанычлы ораны, әллә кай чорларда адашып йөри торгач, ниһаять, Аксубай мәдәният йортын эзләп тапты:
– Җир барыбер әйләнә, инквизитор, Коммунизм ягына әйләнә!
Мин бу урында концертның тәмамланганын аңладым.
Моңа өстәп нәрсә әйтәсең инде?
Соңрак табын корылды. Галстуклар бушады. Телләр чишелде.
Күпмедер вакыттан мин Ркаил абыйның иңбашына кулымны куйдым. Көне буе җыелган сүзләремне түкми-чәчми әйтеп салырга исәпләдем. Ләкин ул бу юлы да вазгыятьне гел икенче якка борып җибәрә белде:
– Юк сүз сөйләгәнче, шигырь укы.
Минем чигенми чарам калмады. Чөнки бу – һәрвакыт, диярлек, күңелемә хуш килә торган тәкъдим. Урынымнан тордым. Ләззәтле киерелеп алдым. Аннары бик тырышып, бүртенеп бер әсәремдәге бүренең авыр уйларын бәян иттем. Үземчә, искиткеч килеп чыкты. Сыек кына алкышлар да ишетелде хәтта.
Шулвакыт көтелмәгән хәл булды. Моңарчы почмакта шым гына утырган Мәсгуд абый:
– Сиңа классикларны күбрәк укырга кирәк, – дип ташлады. – Бәлки, соң түгелдер әле. Язарга да өйрәнерсең.
Чак артыма авып китмәдем:
– Ничек?
Ул кәчтүменең өске төймәсен ычкындырды. Астагы төймәсе болай да юк иде. Бизәкле свитеры шәрәләнеп калды.
– Менә монда яшьлек тә бар, дәрт тә бар, шигырь дә бар! – диде галим. – Ә синдә һавалану белән агрессия генә. – Һәм, үрнәк итеп, Хәсән аганың егерменче еллар сәламен тапшырды.
Шигырь, чыннан да, шәп иде.
Ләкин чәркәне өч тапкыр үбеп куйганнан соң мине һичничек рәнҗетергә мөмкин түгел. Үзем зәһәрләнәм. Бу юлы да алны-артны, уңны-сулны аерудан яздым. Куллар җил тегермәне сыман бертуктаусыз әйләнергә тотынды. Авыздан кайнар-кайнар сүзләр чәчрәде. Аларны, әдәби калыпка салып гомумиләштерсәң, ихтимал, мондый җөмлә оешыр иде:
– Мәсгуд абый, мин сезнең белән һич килешмим.
Нәтиҗәдә без икәү чәкештермичә эчә башладык.
Озакламый Казанга кайтыр вакыт җитте. Җыелышып урамга чыктык. Баягы юлаучы хатын Иске Кармәттә калганга, миңа машинаның арткы утыргычында урын бушады.
Өстән һаман явып тора иде. Бистә ап-ак иде...

Җиһан ап-ак иде...
Кайтканда, һәрвакыт тизрәк кайтасың.
Казанда барыбыз бергә Миргалим абыйларга кунакка кердек. Анда да сыйландык. Бер уңайдан йортларын күрдек. – Ркаил, менә, күз төшерче...
– Ркаил, моңа ни диярсең?..
– Ә бусы, Ркаил?..
Иманым камил: хуҗа бу хансарайны Ркаил абыйга күрсәтер өчен генә төзегән иде.
Алга таба, мөгаен, сәгать уклары кызулангандыр. Кинәт кенә тулай торакка соңаруым ачыклангандыр. Күңеле киң әдип мине үз фатирына кунарга чакыргандыр. Шулайдыр.
Белмим.
Минем зиһенемне тоташ аклык биләп алган иде.
...Тукран чигәне бер чукыды.
Аннары тагын бер.
Аннары аның тукран булмавы аңлашылды.
Чөнки тукранның томшыгы мондый тупас түгел.
Үрдәк бу.
Бик зур үрдәк.
Бик көчле үрдәк.
– Тор, бөек!
Бүлмәдәшем Илнур каяндыр сөйләшә торган үрдәк алып кайткан. Мин «көш» дип карадым. – Тор!
Бигрәк әрсез үрдәк.
Көч-хәл күземне ачтым. Ркаил абый каршыма баскан көе имән бармагы белән чигәмә төртә иде. Иртәнге җиде. Бу вакытта әле «Время» тапшыруына кадәр ятып йоклаганнар да уянмый.
Торып утырырга туры килде.
Ваннада битемә салкын су сиптем. Пастаны бармакка сылап кына авызымны чистарттым. Баш тонган. Ләкин авыртмый. Ярты бәхет. Ркаил абый, аһ-уһ килеп, кухняда актарына иде.
Мин киендем. Рәхмәт әйтеп, ботинкама үрелдем. – Кая барасың?
– Эшкә.
– Кит әле... бу вакыттамы?
– Ие.
Ачуым һаман басылмаган иде әле. Шуңа күрә, уңайлы форсат тууга:
– Син нишләп Туфанның китабын миңа бирмәдең? – дидем, үртәлеп.
– Миндә яхшырак бүләк бар...
– Нинди?
– Башта чәй эчик.
Минем, чынлап, эшкә барасым бар иде. Лекцияләрне тозлыйм да тозлыйм инде. Анысы хәерлегә булсын. Ни дисәң дә, карт студентмын. Ләкин редакциягә урнашкан чагым гына лабаса. Һай, уңайсыз!
Кухняда без дөнья әдәбияты турында гәпләштек. Хәер, дөресен әйткәндә, мин күбрәк тыңлап утырдым. Тагын да дөресрәк әйткәндә, гомумән, сыңар сүз кушмадым. Ул Уолт Уитменның шигърияттә революция ясавы турында сөйләде.
Лопе де Веганың тарихи пьесаларда романсеро традицияләрен саклавына басым ясады. Огюст Макеның, асылда, начар язучы булуын икърар итте:
– Берүзе ул пычагым да кырмас иде...
Аны һушым китеп тыңладым. Болар барысы да шулкадәр тансык, яңа, кызык иде миңа. Кичкә кадәр рәхәтләнеп тыңларга да риза идем. Даими рәвештә, күзен акайтып:
– Шуны да белмисеңме? – димәсә.
Аның алдында беркадәр реабилитацияләнер өчен генә:
– Син Купринга охшагансың, – дидем.
Ркаил абый әдипне һәрьяктан сүтеп җыярга кереште:
– Аның әнисе Колынчакова. Затлы нәсел. Тамырлары – Олуг Олыстан. Үзем «Гранат беләзеге» белән «Олеся»ны гына укыган!
– Утлап йөрүче колын сурәтле яшел әләме дә булган, диләр...
– Нигә – колын?
– Ничек инде?
– Нигә, мәсәлән, бүре сурәтле әләм түгел?
– Колын-чаков-лар нәселе, дим!
– Ә-ә.
– Шуны да белмисеңме?
– Хуш. Киттем мин.
– Ә бүләгем?
– Бир, алайса.
Ул авырсынып кына табын түреннән торды. Авырсынып кына балконга юнәлде. Башта аптырадым. Аннары аңлашылды: абзый һәр фатирның чүплегеннән гыйбарәт иң шыксыз бүлмәне җылытып-эчләп, эш кабинеты иткән икән. Биредә агач өстәл, агач урындык. Агач диварлар буйлап агач киштәләр сузылган.
Ркаил абый арадан бер китапны тартып чыгарды. Үзенекен. «Мәгарә»не. Монда аның иң яхшы шигырьләре тупланган. Пар канатын ике якка каерып, җыентыкны җиңелчә кагып алды. Бер кәгазь бите очып төште.
– Бу – Туфанның миңа язган автографы, – диде ул, идәнгә үрелеп.
Кан тамырларымнан җылы йөгерде.
– Менә болай эшлик без...
Абзый, кулъязмадагы үз исемен минекенә алыштырып, кәгазь битендәге яшел хәрефләрне берәм-берәм «Мәгарә»нең форзацына күчерергә кереште: «...мин котлаган киләчәгеңә хәерле юллар теләп...»
Туфан «киләчәгеңә» сүзендә ялгышкан иде. «Киләчә...ңә» дип җибәргән. Аннары, мәктәптәгечә ыргап ясап, «ге» иҗеген кире кайтарган. Онытылган иҗек, кануни урынына ничек кысылырга белмичә, иптәшләре арасында тырпаебрак тора иде.
Ркаил абый Хәсән аганың хатасын кабатлый башлагач:
– Дөресләп яз инде, – дидем. Шагыйрь:
– Аның бөтен хикмәте шунда, – дип каршы төште. Һәм оригиналдагыча язып бетерде.
Минем башыма куанычтан кан саугандай булды.
Ркаил абый үзеннән «P.S.» тамгасы өстәде. Беркавым дөньядан китеп торды.
Аннары: «Бу постскриптумда ни әйтергә дә белмим», – дип, каләмен куйды. Күңел чак кына кителеп алды, билгеле.
Ул шунда ук икенче җыентыгына үрелде. Чәчмә әсәрләренә. Анысына:
«Менә мине кем алмаштырыр!» – дип язды.

Соңгысы булмасын.

Ундүртенче кыйтга
(Ноябрь, 2013)

...Һәр язучы, һәр композитор, һәр актёр аерым бер чор өчен туа. Ул үз чорында яшәргә һәм иҗат итәргә бурычлы. Ләкин монда, иманыңны алыштырырга яисә кыен ашарга туры килмәсен өчен вакыт чикләрен бозмавың яхшы. Нәкъ шулай: кирәк вакытта туып, кирәгенчә яшәү генә түгел, кирәк вакытта кирәгенчә үлә дә белергә кирәк әле.
Күңелнең китек урыны яңадан ямалды.
Ләкин Ркаил абый уйда иде. Кашларын җыерган, җитди. «Идел» редакциясендә танышкан чактагы кебек. Башта кәкре-кыек юлларга караш ташлады. Аннары миңа бакты. Өндәүгә ияләнеп тә өлгермәдем, ул, әле бер күзен, әле икенчесен кысып караганнан соң, баягы җөмлә азагына ышанычлы сорау билгесе өстәде: «Менә мине кем алмаштырыр!?» Җитмәсә, акырып көлде дә әле.
Бу вакытта күңелнең нишләгәнен әйтмим.
Тагын берничә тапкыр китәргә омтылыш ясадым. Барып чыкмады.
– Шигырьләр укы, – диде.
Ну... Монда бернишләтеп булмый инде... Укыдым. Хәтта күп укыдым. Яттан белгәннең барысын да. Шуннан соң китмәкче идем.
– Ә мин? – дип еламсырады ул. – Мин укымыйммыни?!
Аны да тыңларга туры килде. Бик озак итеп. Китабы беткәнче.
Кыскасы, котылып урамга чыкканда, караңгы төшкән иде инде. Дөнья үзгәрмәгән. Кичәгечә. Өстәвенә, кичәгечә кар ява... Ап-ак кар...
Вак-вак кар...
Ниһаять, тулай торакка кайтып аудым. Бүлмә буш. Егетләр биләмдә йөри иде. «Мәгарә»не ачтым. Автографка күз ташлыйсы килде.
«...Мин котлаган киләчәгеңә...» Ничек? «Киләчәгеңә...» Алай түгел бит...
Ишләре өстенә менгән «гә» белән бергә иҗекләп укырга керештем: «ки... лә... ге... ңә...» «Килә... геңә!..»
Киләгеңә!..
Ркаил абый, Туфанның хатасын кабатлаудан тыш, үзе дә тагын бер иҗекне төшереп калдырган иде.
Аннан соң шактый еллар узды. Бүген без бик якын дуслар. Уртак казанда кайнап, уртак Казанда яшәп ятабыз. Мин һаман зирәкләнәм. Ул һаман киңәя. Каламбур: юанлыгы – аның нечкә җире. Шуңа күрә дә кәминә бәндәгез бу хикәя дәвамында, аерым бер ләззәт белән, яраткан персонажының гәүдә төзелешенә басым ясарга тырышты.
Дөрес, соңгы елларда абзый (яисә әзи, диик) сәламәтлеген кайгыртуга күчте. Кем әйтмешли, томау төшсә дә, хастаханәгә чаба. Аны еш кына:
– Аракы эчсәң, үләсең, – дип, кире озаталар.
Шуңа ышанып, ул шау-шулы мәҗлесләрдә катнашмау ягын карый. Кайвакыт кына үзенә кайтып килә. Берничә дустын чакырып...
Ул зур әдип. Ул зур кеше (хәзер конституциясенә ишарәләвем түгел). Аның китаплары чыгып тора. Ул аларны миңа да бүләк итә. Автограф белән, билгеле. Нәүбәттәгесе, мәсәлән: «Шешәдәш! Диндәш!..» – дип башлана.

Әйтик, Сибгат Хәким бу мәсьәләдә дә бик төгәл кеше булган. Шәйхи Маннур – шулай ук. Мирсәй Әмир. Хәсән Туфан. Габдрахман Әпсәләмов. Алар совет чынбарлыгында яшәп, ул чынбарлыкның беркайчан да юкка чыкмавына инанып үлгәннәр.
Аңарчы күп ел алдан Габдулла Тукай җиһан ишеген дөбердәтеп ябарга дөрес вакыт сайлаган. Ә Фатих Әмирхан, Дәрдемәндләр – ялгышкан.
Узган гасырның соңгы дистәсендә бакыйлыкка күчкән зыялыларыбыз, мөгаен, бәхетле саналырга хаклыдыр. Алар мөстәкыйль Татарстанның барлыгына, һич югы, булачагына өмет баглап киткәннәр: Аяз Гыйләҗев, Әмирхан Еники, Нәкый Исәнбәт, Бакый Урманче, Рәшит Әхмәтҗан, Кадыйр Сибгат...
Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләм, Нияз Акмал, Роберт Әхмәтҗаннар исә, киресенчә, өметләрнең акланмавыннан ачыргаланып, йөрәк авыртуына түзә алмыйча дөньядан ваз кичкән кебек.
Әлбәттә, күпсенеп әйтүем түгел, ләкин Мостай Кәрим дә беркадәр өлгеррәк булса, «Россиянмын» шигыре өчен яңа чор алдында җавап тотмас иде. Аның бер интервьюсы истә калган.
Журналист:
– Сез һаман да үзегезне русияле дип саныйсызмы?
Шагыйрь:
– Әйе, мин үземне һаман да русияле, россиянмын, дип саныйм. Чөнки туган илеңне яратмас өчен йә шыр надан, йә бик явыз кеше булырга кирәк... Цитатаны хәтерләгәнчә китердем.
Эш шунда гына: кайсы территорияне туган илең дип саныйсың бит...

 

Унбишенче кыйтга
(Датасыз)

...Туксанынчы елларда хакимият-милләтчеләр-халык коалициясе көчле иде. Бу төшенчәләр бербөтен, бер сүз, бер күренеш булып яңгырый иде.
«Татар!» булып яңгырый иде...
Бүген мәсьәлә тулысы белән үзгә: хакимият – биектә, еракта; халык – төптә; милләтчеләрнең кая икәнлеген беркем дә тәгаен әйтә алмый.
Җитмәсә, рух та элекке түгел – сынды. Дәрт тә сүнде.
Хәвеф кенә шул ук калды.
Борис Гребенщиков җырлаганча: «И люди, стрелявшие в наших отцов,
 строят планы на наших детей...»

Уналтынчы кыйтга
(Июль, 2013)

...Куркыныч, соры, салкын бина. Түбәләрендәге шифер соңгы тапкыр кайчан алышынгандыр... Авыр тимер ишекләр аша эчкә үтсәң, идәндәге линолеумда ямау өсте ямау – калайдан, җитмәсә; котсыз таш баскычлар; бүлмә арасындагы ишекләре ничә кат буялып, аннары кубып, аннары яңадан буялып, тәмам ямьсезләнеп, шадраланып беткән. Әлбәттә, буяу аяк астына да тамгалаган (аккалаган хәтта): рам буйлап түзем, тын гына үтәргә тиешле пумала, исерек йөртүче утырган йөк машинасы кебек, шуышып, юл кырыена – пыялага чыккалаган. Беренче каттагы тәрәзәләрдә – тимер рәшәткә.
Мин хәзер бәби табу йортын сурәтләдем. Минем улым шундый шартларда дөньяга килде.
Баланың биредә кычкырып елап җибәрүе тагын да шөбһәләндерә, барлы- юклы, кирәкле-кирәкмәс уйларга этәрә: әллә иң-иң әүвәл күргән тирә-юненең шыксызлыгыннан ризасызланып «кая килеп чыктым мин?» дип ачыргалануы, «нинди котсыз җир!» дип куркып үксүеме бу?..

 

Унҗиденче кыйтга
(Июнь, 2014)

...Салават күперендәге җете буяулардан тыш, җиһанда тагын меңәрләгән кара-караңгы төсләр һәм төсмерләр булуын чамаламаган нарасый эчпошыргыч, елмая да белмәгән дөньяны сискәндереп көлә-көлә, Җир шарының кыл уртасында чүгәләп, чуар күбәләкне сыйпарга үрелә...
Шулвакыт минем йөрәк, сугып төшерелгән бәллүр ваза сыман, таш диварга оча һәм авыр уй кыйпылчыклары булып, бөтен тирә-юньгә чәчри, җанның һәрбер күзәнәгенә барып кадала. Йа Раббым! Дию пәриләре илендә бу фәрештә валчыгын ни көтәр соң? Кем булыр ул? Нәрсә күреп үсәр? Мохите – пычрак, шыксыз, соры йортлар; әдәпсез, әхлаксыз, намуссыз, ялганчы, оятсыз, вәгъдәсез, ямьсез, куркыныч кешеләр; зәвыксыз, имансыз, буш, ялган «мәдәният», «әдәбият»... Уңыш казанырлык кеше булыйм дигән һәркемгә яңа дәвер нибары бер шарт куя, аңардан бер генә сыйфат таләп итә – шомалык. Шуңа ирешү кирәк.
Бик күңелсез заманаларда яшибез... дип өзәргә тел кычытты да икеләнеп калдым. Үзгә еллар бәйләмендә гомер кичереп, аларны үз чорың белән чагыштырып карадыңмы әллә? Замананың кайчан җиңел булганы бар? Инкыйлабка кадәр, инкыйлабта, инкыйлабтан соң? Сугышка кадәр, сугышта, сугыштан соң? Ләкин... ул еллардан аермалы буларак, безгә (миңа?) хәзер кечкенә, бүгенге көн кыйммәтләре белән янәшә куйганда, тәмам пүчтәк кенә бер нәрсә җитми: өмет. Киләчәккә өмет. Иртәгәгә.

 

Эңгер
Бүген минем отпусканың соңгы көне.
Бүген мин тагын бер җәем белән хушлашам.
Кояш, тәкъдиренә карышмыйча, салкын билгесезлеккә тәгәри. Яшьлегеннән яшьнәп торган ямь-яшел агачка багам. Талгын җилдә аның яфрак-яфрак җетелеге куба. Ул күз алдында фәкыйрьләнә, зәгыйфьләнә. Ул, җәһәннәмнән туфракны ертып чыккан чандыр шәрә кул шикелле, кәкре бармакларын тырпайтып, болай да соң сулуын алган кояшка үрелә, аны йолкымакчы була...
Яшел келәмгә салынган ямаулык сыман брезент өстендә ни-нәрсәләрдер эзләп (һәм, күренгәнчә, тапмыйча), мәш килгәннән соң, хатын-кыз, икәүләшеп:
– Кибетне урап кайт инде, – дип ялварды. Дөньяларын онытып җил куган оланнар, мин җавап биреп өлгергәнче, куанычларыннан чәрелдәп, ике ботыма чат ябышты:
– Мин дә барам, мин дә барам, мин дә барам!
Сабыйлыкка карышып буламы соң? Үземнеке шунда ук машинага сикереп менде. Кечесе, сеңелкәшнеке, аның артыннан калышмаска тырышты.
Озакламый без урманнан чыгу юлына борылдык.

Һичничек тынычлана алмаган оланнар телендә «әти» һәм «абый» сүзләре ешаеп киткәч кенә, аларның баядан бирле минем белән «сөйләшеп баруы» ачыкланды:
– Нигә Җир түгәрәк?
– Су нигә юеш?
– Карурманда кар бармыни?
– Нигә мин күзләремне күрмим?
– Нигә ташбака әкрен йөри, ул әллә бабаймы?
Еларга җыенган җиреңнән елмаерсың.
Футбол буенча дөнья чемпионатын хәерле-имин генә уздырып җибәргән башкала, ниһаять, бушанып, тынычланып, сабырланып калган. Киеренкелек кими төшкән.
Югыйсә бер атна элек сыңар шырпы чыгарып, ике бармак арасына кыстыр – шул мизгелдә үк аңа дөрләп ут кабар төсле иде. Полицейскийлар үз дөньяларына таралышкан. Шуңамы, юл читендәге куаклар да сирәгәеп калган шикелле.
Тавышлар басылган. Төсләр уңа төшкән. Күк гөмбәзе кабаттан үз урынына кайтып утырган.
Бәйрәм тәмам. Күн туптай шыгырдап торган тыгыз фикерләр генә баш эчендә һаман капка таба алмыйча бәргәләнә...
Кибет ишегенә үрелүгә кесә телефоны тамак кырды. Хезмәттәшем Мәскәү депутатларының каникулга җыенуы турында мәкалә җибәргән иде. Ахырдан: «Алар быелга үз эшен эшләде», – дип тә өстәгән.
– Бертавыштан, – дип яздым мин, язганымны телдән дә кабатлап. – Икәү каршы. Син ни хәлдә?
– Җәй бетте.
– Кыл уртасындамы?
– Иртәгәдән эшкә кадәр һәм эштән соң гына күренеп алачак кысмыр кояшлы көннәр башлана.
– Иртәгәнең нинди булуы синнән генә тора.
Хатын тоттырган исемлеккә ябышып, кая сугылырга, нәрсәгә үрелергә белмичә, Кытай диварыдай озын һәм киң товар киштәләре арасында адашып йөргәндә, оланның олысы җиңемнән тартты:
– Әти, чүпләвек ал әле.
Ул чикләвекне шулай атый. Аның күзаллавында бу сүз чүп, чүпләү мәгънәсеннән ясалган. Дәшми генә бер пакет алып әрҗәгә салдым.
– Әти, зурысын ал инде.
– Безгә кечкенәсе дә җитә, – дидем.
– Ну, безгә зурысы да җитә бит, – диде ул.
Янәшәдә нәрсәнеңдер челпәрәмә килүен ишеттем. Иреккә чыккан тозлы помидор малайлары рәхәтләнеп таш идән буйлап йөгерешә иде...
– Ватылдырдым, – дип, үз гаебен танып, ихлас күңелдән баш иде кече олан.
Авыл ризыклары яныннан үткәндә, абыйлык, өлкәнлек (димәк – гыйлемлелек тә) хисләрен күрсәтергә теләп, мөгаен:
– Тавык йомырка сала, – диде оланның зурысы.
– Ә сыер молоко сала, – диде кечесе. Мин шунда ук аны төзәттем:
– «Сөт», диген. Әллә син урысмы?
Ул бу сүзнең ни аңлатканын белми иде, ахры. Алай да, ачуланып әйткәч:

– Юк, – дип кырт кисте. – Мин әйбәт.
Елмаеп куйдым. Хәер, елмаюым озакка җитмәде.
Шушы нарасыйлар кемгә нинди зыян-зәүрәт салган соң әле? Нигә кара җаннар калтырана-калтырана аларның авызына үрелә?..
Үзләре күрәләтә күзгә төтен җибәрә бит. Кәрт уенындагы кебек, төшенчәләрнең мәгънәсен алыштырып уйный. Һичнинди сайлау мөмкинлеге булмауны иң гадел сайлау мөмкинлеге дип ышандырырга тели. Капкынга салынган бармак очы кадәр сыр кисәгенә ишарәләп:
– Юкса, ачтан үләчәксең, – дип куркыта.
Борылышта катырак каердыммы, күрше утыргычта барган язу-сызулар аяк астына ишелеп төште. Машинаны туктатып, аларны җыештырырга керештем. Мин биш ел матбугатта эшләдем. Ул арада ярыйсы гына язу язылган – шуларны беркадәр игә китереп, китап итеп чыгарырга җыенам.
Хәзер мин үзгә җирдә эшлим. Бик җитди урын ул. Иҗаттан бик ерак та.
Хәзер миңа уйлаганымны әйтергә, әйткәнемне язарга, ә язганымны бастырырга ярамый. Ләкин мин бу хәлнең вакытлыча булуына өметләнәм... һәм үземне, элеккечә, фәкать язучы итеп күрәм.
Мин бу китапны бик тырышып, вакланып эшлим.
Алай да, күңелдән корт китми: галәм киңлегеннән берәмтекләп сайлаган- чүпләгән сүзләремнең кадер-кыйммәтен тоючы булырмы? Ун елдан? Егерме елдан?
Оланның кечесе йоклап киткән иде. Өлкәне алга үрелеп:
– Әти, ә мин беләм Тукай нишләгән, – диде.
Олан шигъри әкиятләрдән озын-озын өзекләрне яттан сөйли. Бүреләрнең Кәҗә-Сарык белән уртак тел таба алмавына үртәлә: ботка барысына да җитәр иде бит, имеш. Кыскасы, белә ул Тукайны.
– Нишләгән?
– Үлгән, – диде олан.
Мин аны башыннан сөйдем.
Игътибарым кул арасына кергән кәгазьләрнең берсенә төште: «...кайчак тешләреңне кыса-кыса, җаныңны ерткаларга теләгәндәй, күлмәк изүеңне умырган чаклар була: барысы начар, үзең дөм сукыр, ә тирә-юнең дөм караңгы кебек тоела башлый; бүгенгеңдә генә түгел, киләчәгеңдә дә яктылык шәйләнми һәм мәңге шәйләнмәячәк сыман; егыл да үл менә... Ләкин чынлап еласа, сукыр күздән дә яшь чыга, диләр бит, ә без бүген кызарынып-бүртенгәнче рәхәтләнеп еларга сәләтле әле...»
Бу язманы укып чыккач, җанга беркадәр сабырлык иңде. Китапны тәмамлар өчен яхшы кыйтга икән, дип уйладым. Ул булмаса, әлеге хезмәтемнең дә мәгънәсе булмас иде. Алай гынамы? Ул булмаса, гомумән, яшәгән гомеремнең дә мәгънәсе булмас иде. Төзәтмәләр белән чуарланып беткән кәгазь битен читкәрәк алып куйдым.
Бүген егерме бише.
Үзем теләгәнчә яшәгән соңгы көнем.
Бүген мин җәй белән хушлашам. Хәер, нәрсә ул җәй? Юкә чәчәге исеннән исереп айну арасы гына... Бүген мин тарихымдагы тулы бер чор белән мәңгелеккә хушлашам.
Коры-сары өметләр һәм ышанычлар кебек чатнап-сынып, учак яна. Әле соң түгел. Ләкин шунысы шиксез: тимер тартмада уйнаклаган тыйнак куз дулкыны озакламый, хәзер менә, якты күздә, офык буйлап йөгерәчәк һәм гамьсезлектән исәнгерәп утырган дөнья тоташ ут эчендә калачак...
Кем белә, бәлки, алай хәерлерәктер дә?
Кем белә, бәлки, ул очракта төн җитмәс?
Без кызган иттән авыз иттек. Хатын-кыз ду килеп мактанышса да, миңа ул коры һәм тәмсез тоелды. Кибеттән җыйган тәм-том да һушымны алмады. – Әти, морожный тәмлеме?
– Татарча туңдырма була ул.
– Тәмлеме соң?
Анысы һәркемгә берешәр тигән иде. Олан үзенекен юк итеп, хәзер өметле күзләрен минем өлешкә төбәп тора иде.
– Тәмле.
Бу сүзләрдән соң нарасый, эче пошкан кешедәй, әрле-бирле йөренергә тотынды. Үзенә урын тапмады. Аннары йөрәгендәгесен ачты:
– Әти, делиться татарча ничек була әле?
Мин туңдырманы аңа суздым.
Бала рәхмәт йөзеннән иренемә гаять сусыл, татлы йөзем җимеше тигерде.
Муеныма сарылып:
– Күзеңне йом, авызыңны ач, – дип башлады ул сүзен. Ризык тел өстенә тәгәрәгәч: – Ә хәзер күзеңне ач, авызыңны йом, – дип тәмамлады.
Ул арада, урман читеннән дөбердәп узган поезд тавышы уятканмы, күз төпләрен уа-уа кече олан торып чыкты:
– Мин йоклап бетердем.
Без ял итә торган урман читенең бер ягында – бүзәргән басу, икенче ягында – бакчалар: яңгырдан соң шыткан төп гөмбәләре сыман, анда-монда калын эшләпәле чуар йортлар таралып ята. Мин еш кына, оланнарны да ияртеп, авылга охшаш шул тарафка юл тотам.
Бүген дә шулай иттем.
Кече олан карга санап барган җиреннән тамырга абынмакчы иде, беләгеннән тотып алырга өлгердем:
– Егыла күрмә.
Бу гамәлем өлкәненә сәер тоелды, ул, энекәшен яклап, әллә аның өчен горурланып хәтта:
– Соң, ул бит егыла белә, – диде. Аннары, иксез-чиксез кырга ишарәләде: – Бу нинди чәчәкләр?
– Карабодай басуы.
Олан әле очсыз-кырыйсыз киңлеккә, әле миңа сынап караганнан соң, барыбер килешмәскә булды:
– Ап-ак бодай басуы бит.
Мин бирегә шактый киң булып кергән юлның кинәт тар сукмакка әверелеп калганын абайладым. Ул тагын да тараеп, аркылы яткан тимер юлдан соң гына янә киңәя төшә һәм, ниһаять, офыкларга барып тоташа иде. Оланның кечесе бер урында таптана-таптана мәгърип белән мәшрикъны барлаганнан соң, ихлас борчылып:
– Адаштык, – диде.
– Юл бар бит әле, – дип, аңа каршы төште өлкән олан. – Димәк, адашмадык.
Мин тынып калдым.
Ишеткән сүзләремне кат-кат күңелемнән кичердем.

– Елмай, әти, – диде олан.
Сабыйлыкка карышып буламы соң? Әллә ничек хәл-халәтем җиңеләеп киткәндәй тоелды. Әйтерсең, күкрәк турыма бертуктаусыз тибеп юанган авыр албасты җилкәмнән төште. Күңел төбенә җыелган терекөмеш хисләр таралды. Мин ерак офыкка төбәлдем.
Без, әлбәттә, шлагбаум каплаган юл аша исән чыгачакбыз.

 

Соңгы кыйтга
(Датасыз)

...Милләтемә карата беркайчан да ышанычымны җуймадым мин. Хәзер дә җуймыйм. Киләчәктә дә, Аллаһ боерып, зиһенемдә калсам, җуярга җыенмыйм. Әлбәттә, кайчак тешләреңне кыса-кыса, җаныңны ерткаларга теләгәндәй, күлмәк изүеңне умырган чаклар була: барысы начар, үзең дөм сукыр, ә тирә- юнең дөм караңгы кебек тоела башлый; бүгенгеңдә генә түгел, киләчәгеңдә дә яктылык шәйләнми һәм мәңге шәйләнмәячәк сыман; егыл да үл менә... Ләкин чынлап еласа, сукыр күздән дә яшь чыга, диләр бит, ә без бүген кызарынып-бүртенгәнче рәхәтләнеп еларга сәләтле әле...
Димәк, барысы да ул кадәр үк начар түгел.
Бетәбез, дип, вакыт-вакыт артыгын хафаланабыз кебек. Безгә кадәр дә шулай килгән. Инде, чираты җитеп, ниһаять, без дә шуны кабатлыйбыз. Инерция буенча. Бу барлык халыклар, һәрбер кеше өчен табигый хис, әлбәттә: курку. Киләчәгең, нәселең өчен курку. Әле дә ярый ул бар. Чөнки моңарчы шул хис безне исән-имин яшәтеп килде, җырларыбызны, әкиятләребезне, бөтен халык авыз иҗатын, гомумән, сәнгатьнең һәр төрен – сөлге чигүдән алып шигырь язуга кадәр – югалттырмыйча, саклап, гасырдан-гасырга тапшырттырды. Безгә аннан һәрьяклап файда гына: курку булганда, күзгә йокы керми, тынгысызланып, борчылып, уйланып ятасың. Алдан баручыга карап үз хәлеңнән елыйсың, артка карап юанасың. Бездә, татарда, бу хиснең әлегәчә сакланып килүе – куаныч! Бу – авызлыгыңны кимереп, өзәргә тырышырга, алга тартылырга, үрелергә, тешең-тырнагың белән тормышка ябышып, өскә күтәрелергә өстәмә стимул, мотиватор бит! Тук кеше ризык турында уйламый ул. Шулай ук ирекле кеше богау турында уйламый. Шулай ук сау кеше, хастадан аермалы буларак, чир турында, бигрәк тә – үлем турында уйламый...
Татарга, кызганычка каршымы, бәхеткәме, рәхәткә омтылу да хас шул. Иртәгә рәхәт чигәр өчен ул бүген тәмугка керергә риза: шахтага да төшә, Себергә дә китә, япан кырда заводлар да кора. Шушы хис харап итә дә инде безне. (Бу хисне икенче төрле тырышлык та, диләр әле.) Тир түгеп, дәүләтләр төзибез, кан-яшь түгеп, аны дошманнардан саклыйбыз, аннары, һәммә теш кайраучының барлык тешләрен бәреп төшергәннән соң, иркен сулап, көбә- шишәкне салып, кулыбызга сука яисә без-шөшле алабаз; тагын бераздан, иген белән читек тә җитәрлек булгач, түшәккә менеп ятабыз. Шулай йокыга китәбез. Уяулык югала. Дошманның коелган тешләре урынына яңалары үсеп чыкканын сизмибез дә. Шулай түгелмени? Ни диярсең, Болгар? Җитмәсә, бер-беребез белән талаша, тарткалаша да башлыйбыз әле. Алтын Урда, аның кыйпылчыклары – Казан, Кырым, Нугай... Ни диярсез?
Ул яктан, мәсәлән, урыс халкы бәхетлерәк: алар беркайчан да рәхәт яшәмәгән.
Безнең соңгы ләззәт кичүдән соң биш гасыр айныган юк инде. Нишләтәсең?
Иң мөһиме – курку хисе югалмасын.
Күңел тынычлыгы һич ярамый безгә!
Күңеле тыныч татар бүген маңкортка әверелә...
Иманым камил: бу милләттән Илаһ йөзен чөермәде әле. Ул торымнан-торымга безгә мөмкинлек биреп кенә тора. Нигә еракка китәргә? Узган йөзнең егерменче, туксанынчы елларын искә төшерик. Бер гасырга – ике, ягъни илле елга бер тапкыр азатлыкка тиенү форсаты туган! Моңарчы ниятебезгә ирешү насыйп булмады. Әйе, кызганыч. Ләкин тарих спираль буенча әйләнә, дибез бит. Димәк, киләчәктә тагын бер мөмкинлек, ә анысыннан да коры калсак, тагын бер мөмкинлек булачак әле! Шуңа әзер торырга һәм... шуңарчы исән калырга гына кирәк.
Шәхсән мине барлык күңелсез уйлардан ныклы ышанычым яклый: һәрвакыт болай бара алмый, барысы да берәр кайчан үзгәрергә, һичшиксез, уңай якка үзгәрергә тиеш! Аллаһ Тәгалә кешене дөньяга яратты икән, тиккә генә яратмагандыр бит? Мин (яки миллионлаган башка берәү) дөньяга татар өммәтеннән булып туганмын икән – юкка түгелдер! Димәк, минем татарлыгым, татарчалылыгым кешелек, дөньялык өчен кирәкле булган. Мин үземнең бөек ханнар, бөек шагыйрьләр, бөек галимнәр телендә аралашуымны, алар телендә – дөньяның иң камил телләренең берсендә! – язуымны беләм. Гәүдәмне ураган тамырларда аларның кан җылысын, җан җылысын тоям. Үткәнемнең шанлылыгын, данлылыгын, мәгърурлыгын исемдә тотам, бүгенгемнең сорылыгын, күңелсезлеген таныйм, ләкин иртәгәмнең бүгенгедән генә түгел, кичәгедән дә төслерәк, матуррак, шанлырак, данлырак, мәгъруррак булачагына ышанам. Ә торыннарым миңа карап төкеренмәсен өчен, алар алдында хурлыкка калмас өчен – тыйнаксыз тоелсам, кичерегез! – бүгенге сорылыгымда гадел һәм дөрес яшәргә, булган егәремне, көчемне халкым, аның әдәбияты, аның мәдәнияте өчен сарыф итәргә тырышам.
Бәгъзеләр хәтерли булыр (хәтерләмәсә дә зарар юк): суверенлык кояшы астында үсеп, шул кояшның баеп барышында буйга җиткән чакта мин әдәбият мәйданына «Ышанам халкыма!» дигән бисмиллам белән аяк бастым. Әлегәчә ул шигыремә дә, үз шигаремә дә хыянәт иткәнем юк. Ышанам! Мәңге ышаначакмын! Сөембикә үле бала табып, үзе вафат булса да, Болгар манарасы ишелеп, Җәгъфәрне таш басса да, минем ышанычым барыбер чеметем дә кимемәячәк. Мин милләтемнең сау калачагына, тернәкләнеп китәчәгенә ышанам. Авыр туфрагының җиңел булуын теләп, каберенә кемсәләрдер йомарлам-йомарлам балчык ыргытканда да, аның, кәфенлеген ертып, «Яшим!» дип оран салачагына ышанам.
 Мин шуның белән бәхетле. Мин ул бәхетне сезгә дә телим.

"КУ" 12, 2019

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: