Логотип Казан Утлары
Хикәя

Карт кыз (хикәя)

Мин бит сине гомерем буе көттем. Шулай дип бөтен дөньяга сөрән саласым килде. Тик авыздан бер сүз чыкмый, баскан урынымда катып калдым. Таһир-ы-ым! – авыздан пышылдап кына чыкты сүзләрем...

Чәчәк кебек яшь чакларында Казан «Мехавае», «Җитен комбинаты»нда зарарлы авыр хезмәттә интегеп, кияүгә чыга алмый калу гына түгел, сәламәтлекләрен дә югалткан татар авылы кызларына.


Исемем... Хәер, карт кызларның исемнәре дә, җисемнәре дә кемне кызыксындырсын соң – йөз-кыяфәтеңдә яшеңне исбатлаучы бер генә нәрсә дә калмагач! Ә миңа нибары утыз гына бит әле!
...Бәлки соңгы тапкыр бәхетемне сынап каравымдыр бу – быел да көньякка путёвка алдым. Өч ел инде рәттән шулай туган көнемә үземә-үзем бүләк ясыйм – затлы тун тектерәм дә Кара диңгезгә путёвка алам. Гомер көзләрең түгел, инде кышларың якынлашып килгәндә, күңел җәй җылысын тансыклый. Җәен миңа кем күз салсын ул ял йортларында – ә кышын ир-егетләрнең күзе йөзеңнән битәр, беренче чиратта, затлы туныңны күреп ала. Туннар чынлап та зерә шәп минем. Эксклюзив!
Кем соң әле син шулкадәр кияүгә чыгарга азапланучы карт кыз, дисезме?! Казан мехаваеның әнә шул затлы туннар тегү өчен тире эшкәртү цехы башлыгы.
...Менә хәзер ял акчаларын алам да – әллү Кара диңгезгә!
...Әһә, сез генә җитмәгән идегез – тагын практикантлар. КХТИдан. Минем цехта – ир-ат кына. Берсе дә әлләкем түгел. Җилкәңә затлы тун менеп кунаклаганчы, күпме тиреңне тамдыра да күпме көчеңне ала ул тире дигәнең! Үзе сасы, җитмәсә. Шуңа да монда эшләргә атлыгып торучылар юк. Менә шул безнең мужикларга хәтле үзләренчә атый КХТИны – «камера хранения тупых инженеров», әле «инженер»ны «идиот»ка да алыштыралар. Соң, шушында эшләр өчен биш ел институтта укып йөрсен инде башында акылы булган кеше!

Хәер, башка елларда нәкъ шундый керделе-чыктылы егетләр килә иде практикага. Ә бу юлы алдымда өч хур кызы басып тора! Жәлләп куйдым үзләрен. Тыштан ялтырасалар да, башларында боларның да азрак җитеп бетми микән әллә?
Юк, үзләре дөрес сукалый.
– Кәттә факультетларга эләгү өчен, безнең кебек авыл кызларының калын кесәле әтиләре юк – ә тире эшкәртергә ашкынып торучы бик күренеп тормый, – ди беренчесе.
– Дипломсыз кияүгә чыгу да кыенлаша бара, – дип җөпли икенчесе.
...Һай, бар иде бит минем дә алар кебек чибәр чаклар! Хәзер акчам да бар. Күңел генә гомер буе шул студент халкыннан көнләшә! Торырга урыннары, ашарга ипиләре юк – ә үзләре һәрвакыт шат-көләч, елмаеп кына яшиләр. Шул җилбәзәк-күбәләк кызлар егетләрнең иң асылларын эләктереп кала да инде.
– Их кызлар! Минем дә кияүгә чыгасы килә бит, карт кыз булып калдым ич инде! Әйдәгез, болай итәбез, мин сезгә булышам, сез – миңа! Курсовойларыгызны конструкторлар бюросында эшләтеп бирәм үзегезгә. Ә сез миңа шул ир-егетләрнең хет берсенең генә булса да башын әйләндерергә булышырсыз.
– И-и-и апа, була ул! Институтта укучы бар кызның максаты шул бит – мөмкин кадәр күбрәк егетнең башын әйләндерү дә араларыннан иң шәбен үзеңә яр итү!
– Үзебез белгәнне сезгә дә рәхәтләнеп өйрәтербез, апа! Төс-битне рәткә китерү пүчтәк кенә хәзерге заманда, тик менә сезнең габаритлар гына...
– Тукта, дускаем, – дип сүзгә кушыла өченчесе, – фигурагызны тәртипкә китерүнең бик гади ысулы бар. Теләсәгез – бер айда билегез безнекеннән дә нечкәрәк булачак!
– Теләмимме соң?!
– Тик моны бары тик безнең тулай торакта гына тормышка ашырырга була, апа!
– Мин барысына да риза!
– Киттек тулай торакка! Бездә хәзер заочникларның кышкы сессиясе. Пенсионер студентларга хәтле бар анда – ата – улны, ана кызны белми торган чак!
...Көньякка – ял итү урынына... общагага киттем!
Дөрес әйткән кызлар – монда шыр сөяккә калырсың. Ничекме? Чәй эчәргә дип утырган идек – студент халкы кереп тулды бүлмәләренә – үзебезгә бер стакан чәй белән ярты печенье кисәге генә тәтеде.
– Менә шул инде төз булуның сере! – дип көлә кызлар.
Егет халкы ашаган ризыгыгызны түгел, кигән киемегезне күрә. Шуңа да тәмле ризык урынына матур күлмәк ала кызлар. Ашауга килгәндә... Кухня плитәсендә кемнең чәйнек-кәчтрүле тәмле исләр чыгарып кайный – кичен шуның бүлмәсенә җыела общага халкы.
Ахмак... минем шушы гади хакыйкатьне аңларга баш җитмәгән!
Монда диета саклауның хаҗәте юк. Җаның ни тели, шуны аша, барыбер күп тәтеми. Минем кебек өендә бикләнеп ятучы ялгызлар өчен генә ашау тормышта бердәнбер ләззәт булып кала түгелме соң? Күтәреп кайтасың сумка тутырып май, казылык, тегесен-монысын, утырасың иң якын дустың – телевизор каршына һәм... көч-хәл белән күтәреп кайтканнарыңның җиңел генә корсакка кереп утырганын сизми дә каласың!
Яши башладык шулай общагада...
Кызлар җиң сызганып миннән хатын-кыз заты әвәләргә кереште. Алия – имиджмейкер, төс-бит тә, чәч тә аның кулында. Айгөл – тренер, фигура өчен җаваплы. Алинә – психолог һәм лингвист.
Иртәнге сәгать биштә Айгөл төртеп уята. Казансуга йөгереп барабыз, кар белән ышкынып юынабыз. Кайткач үтереп ашыйсы килә, ә суыткыч буш! Шуннан эстафета Алиягә тапшырыла. Анысы минем йөз-битне рәткә кертергә маташа. Аннары төшке аш. Дөресрәге – төшке чәй, аш атнага бер-ике тапкыр гына эләгә. Янә Алия – йоглар гимнастикасы, медитация. Аннары Алинәгә чират җитә.
– You do speak on English?
– Yes! – инглиз телен өйрәнәбез шулай.
Аннары теоретик дәрес. «Ир-егетләрнең башын әйләндерүнең мең дә бер ысулы!»
Кичен – дискотека, бакчада йөрү яки теннис.
Дискотекада кемдер артымда «корова» дип ычкындырды. Түздем – чөнки
ул хаклы. Соңыннан белдем – Алия алар белән кул сугышкан. Озакламый бу апагызны танымассыз әле, дигән.
Эх, кызкайларым-чибәркәйләрем! Шул егетләрнең борынына чиртсәкме... Теге эксклюзив туннар гардеробы – сезнеке!
Шулай итеп, ике атналап общагада яшәдем. Гомерлек хыялым тормышка ашты, күңелем булды, дөньям түгәрәкләнде! Практиканы шул ук режимда минем фатирда дәвам иттек. Фигураны коррекцияләү тизлеге дә шул ук калды – тәүлегенә минус бер кило...
Экспериментның, әй лә – практиканың соңгы шимбәсен «Икс» көне дип билгеләдек. Башта теге егетләр белән алыш-биреш ясарга тулай торакка барабыз... төнге клуб яки стриптиз-барны яуларга ук кыюлык җитеп бетмәс- бетүен... Карарбыз!
Соңгы сугышка әзерләнгән кебек җыенабыз. Билгеләнгән сәгать сукты. Ярты көн чәчтарашханәдә утырдык. Макияж – урынында, барысы да эксклюзив, аякта каюлы кара читекләр. Кызлар туннарның үзенә ошаганын сайлый: берсе чәшке, берсе төлке, берсе асныкы. Алар барысы да үз кулларым белән иләгән иң яхшы тиреләрдән тегелгән... Булды бугай – төялдек тә минем «Jeeр» машинасына, әйдә тулай торакка.
Шимбә бит – дискотека көне. Вахтада комендант үзе – танымады кызларны. Алинәбез аның колагына «лапша элә» – Америкадан кунакка кайткан апасы Алинә сеңелкәшенең ничек яшәгәнен күреп чыгарга тели икән.
– This hostel or prison – you prevent encounter with my sister? – Бусы инде мин – сценарий буенча – үземнең ризасызлыгымны белдерәм – ниткән «яра- мый» ул – сеңелкәшем белән очрашумы?!
Озын-озын коридор. Алда мин – бизнес-леди, имеш! Ян-ягымда һәм артта – кызлар. Нәкъ менә тән сакчыларым! Каты басып атлаган аяк тавышларыбыздан бөтен ишекләр ачылып бетте диярлек.
Һәй, ул ләззәтле минутлар! Барысы да сиңа гаҗәпләнеп баккан. «Кемнәр булыр бу?» – дип баш ваталар, күрәсең!

Коридорның нәкъ урта бер җирендә шып туктадым – тик бусы сценарий буенча түгел.
– Ни булды? – дип пышылдый «тән сакчыларым». Китап-кәгазьләргә төртенеп, каршыма бер заочник килә – башы инде пеләшләнә башлаган, өстендә шактый тузган спорт костюмы.
Миңа бәрелә язып, ул да туктап калды. Күзләр очрашты, ул гаепле сыман миңа елмайды. Кайда күргән идем соң бу кадәр ягымлы йөзне?
– Посторонись, дядя! – дип боерды кызлар.
Процесс дәвам итте, маршрут – дискотека залы. Килеп кердек. Ярым караңгы булса да, безне күргәч, җенләнеп сикеренүләреннән туктадылар, музыка да акрынайды. Алинә күзе белән теге егетләрнең берсен эзләп тапты да бармагы белән үзенә чакырып китерде.
– You do learn me? – дим тегеңә, таныйсыңмы мине янәсе. – No! – дип инглизчә җавап кайтарды теге.
Алинә татарчага күчте:
– Син оттырдың, егет!
Студент халкын гаҗәпләндердек егетләреннән үч алып! Ә башка ир-атның күзе төшәрлек булып «җитештем» микән соң?
Киттек иң шәп ресторанга. Монда инде затлы тун белән ир-ат халкының күзен кыздыра алмассың! Башкача алдырырга кирәк. Уйлап таптык бит тәки! Бу юлы мин Казанга килгән эшмәкәр фин татары, имеш. Эшем буенча берничә тапкыр Финляндиядә булганым бар. «Moi! Hyvästi!» кебек исәнләшү – саубуллашу сүзләре дә истә калган. Кереп утырдык. Өстә – затлы күлмәк, башта – яулык. Чәй, җиләк-җимеш китерттек, дога кылып, чәй белән сыйланырга керештек. Мин татарча акцент белән сөйләшәм, ара-тирә фин сүзләрен кыстырып куям. Кызыксынып карауларын сизеп торабыз. «Авыл кызлары дисәң – ресторанда утырырлык маялары юк аларның, кем икән болар?» – диләр бугай. Тәки түзмәде берсе, зур алтын тәресен ялтыратып каршыбызга килеп басты. Минем янга түгел, минем кызлар янына килгәнен белсәм дә, «Мине күрер микән, миңа сүз катармы икән?» дип, дөп-дөп тибә йөрәк.
Кызлар каршында бөтерелепме-бөтерелә бу.
– Менә, чит илдән кунакка кайткан апабызга Казанны күрсәтеп йөрибез әле, – диде тегеләр.
Шул сүзләрдән соң Алтын тәре миңа борылды – масаюы йөзенә чыккан. Аның турында ни уйлаганымны әйтергә авызны ачкан идем – этикет кагыйдәләрен бозу була бит – айның унбишенче кичәсендәге кебек балкып татарча сүз каттым үзенә.
Масаю шундук юкка чыкты, йөзе чалшайды тегенең.
– По-нашему не сечёт что ли? – дип китеп тә барды.
Җүнлерәк ир-ат игътибар итәрлек дәрәҗәдә үк түгел икәнмен, ни кызганыч! Шулай дип уйларга да өлгермәдем... бер татар егете каршыма килеп тә
басты.
– Гафу итегез, баядан бирле сүз катарга кыймыйча, рәхәтләнеп үзебезчә сөйләшкәнегезне тыңлап утырам. Сер булмаса, кайсы яклардан буласыз? – ди. Чүт кенә мехавайдан дип әйтеп ташламадым. Бая гына общагада үземне күкнең җиденче катында кебек хис иткән идем, ә менә монда аның сигезенчесенә күтәрелдем.
Егет үзе – эшмәкәр, Казанга беренче килүе икән. Кем икәнемне әйтсәм, көлеп китеп барыр төсле тоелды. Бу ләззәтнең мөмкин кадәр озаккарак сузылуын теләдем:
– Тампередан. Мин дә Казанда беренче тапкыр, – дим.
...Бу әкәмәт төн алдан уйланылган сценарий буенча дәвам итте. Тик... шундый асыл егетне алдау оятыннан битләрем генә бертуктаусыз янды.
Иртәгесен иртүк шалтыратып гафу үтендем үзеннән, дөресен әйтеп бирдем. – Казан мехаваенда тире иләүче мин – кияүгә чыга алмый интеккән карт кыз! Әкият төне тәмам – ничек мыскылласа да түзәрмен. Тик, төшемме бу, өнемме?
– Синдәй туташны гомер буе эзлим, – ди.
Шундый сүзләрдән соң тагын ни көтәм мин, дивана! Үзем дә белмим. Менә
хәзер кызларым янына барып киләм дә, иртәгедән янә үз урыныма – сасы тире цехына!..
Общага янына килеп туктавым гына булды, каршымда ... һаман шул кичәге заочник! Тик бүген ул затлы кайры туннан, башы гына яланбаш. Колаклары шуңа кызарган.
– Зөһрә, синме бу?! Беренче тапкыр күргәндә, «ялгыштым» дип уйлаган идем. Кичә янә күргәч аңладым – ялгышмаганмын.
Кем бу? Каян белә мине?
Тукта, күңелемнең иң ерак почмагында ничәмә-ничә еллар нәкъ менә шушылай елмаеп басып торучы... УЛ үзе түгелме соң?
Мин бит сине гомерем буе көттем. Шулай дип бөтен дөньяга сөрән саласым килде. Тик авыздан бер сүз чыкмый, баскан урынымда катып калдым.
– Исеңдәме, сигезенче класс... Болгарда үзешчәннәр конкурсы. Икебез ике авылдан бер үк җырны өйрәнеп килгән булып чыктык. Шуңа аны парлап башкардык:
Исеңдәме, дустым, таныштык без икәү,

Җылы яктан кошлар кайтканда...
...Таһир-ы-ым! – авыздан пышылдап кына чыкты сүзләрем. Ничек шулчак бәхетемнән шашып, кочагына ташланмыйча кала алдым икән? Ә ул артка куйган кулын алга чыгарды...
Дөньяда – аклык-пакьлек, Таһирның кулында – җете кызыл розалар бәйләме!
Миңа күк капусы а-ч-ы-л-д-ы-ы-ы-ы!!!
Ә тәрәзәдән безне үземнең кызлар гына түгел, бөтен тулай торак күзәтеп тора иде...

"КУ" 5, 2018
Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    1

    Язып та карагансыз. Шәп!