Кабахәт (хикәя)

Бер олау кер үтүклисе бар иде Гөлиянең. Ярата ул бу эшне. Башны җигәсе юк – кулы үз хуты белән йөри, ә күңеле исә әллә кайларга китеп бара, әйтерсең, сафлык һәм яктылык бөркеп торган күлмәк-ыштаннарга, яулык-тастымалларга, чүпрәк-чапрак, чурт-чураманга һич катышы юк. Башка дөньяда! Урманда озак адашып йөргәннән соң, иркен, якты аланда ябалдашын җәеп утырган карт тирәк төбенә оеп ял итәргә сузылган мөсафир сыман әйтеп аңлатмаслык рәхәтлек кичерә шул сәгатьләрдә. Ләкин әчкелтем хатирәләр монда да сискәндереп куя, кеше аяк басмаган әрәмәлекләрдәге шыпырт сукмакларга әйди. Менә хәзер дә... алсу лифчигын кулга алуга... Күңелгә якын, тәнгә килешле кием-салым була, искерсә дә ташлыйсы килми шуны. Бер-ике ел элек тәненә сыланып тора иде шушы лифчик, үлчәп теккәндәй иде ул кибеттән алганда да. Инде кечерәйде... Гөлия елмаеп куйды – кечерәйде дип инде... ул ике кулын догага әзерләгәндәй күтәреп, тәкәббер генә борын чөеп торган имчәкләрен сыйпап алды. Ие, яратып кия торган алсу лифчигы кыса хәзер. Тик ташлыйсы да килми. Илнур салдырган лифчик бит ул. Аңарчы ул тирәгә беркемнең кулы тигәне булмады. Юк-юк, түбән тәгәрәмәде Илнурның кулы, ул бит юләр түгел, Гөлиянең ирек куймасын белә. Колагын өткән кайнар сулышы менә бүген йөрәгенә төшеп бөтен җанын әрнеткәндәй булды. «Өйләнешкәч тә өлгерербез, – дип тынына буылып пышылдады ул. – Шулай бит, җаныем?» Җиде генә түгел, сигез тапкыр үлчи торган кеше иде Илнур. Ул үлчәде, тәкъдире үчләнде – чит илләрдә гомерен кистеләр. Соңгы хәбәре Донбасстан килде. Хәрби хезмәте төкәнгәч тә армиядә калган иде ул, имеш, туй үткәрергә уч тутырып акча эшләп кайта. Кайтты... Алып кайттылар. Тутыя табутын ачарга да рөхсәт булмады. Шулай беркем белән киңәш-табыш итмичә генә Гөлияне ташлап китеп барды Илнур. Шулай ярыймы инде, ә? Илнурны искә алган саен күзенә дыңгычланып нур тулуын сизде кыз. Әнә ул – озын буйлы, киң җилкәле; чем-кара күзен кысып, авызын исә ерып каршыга килә: кочагын җәйгән. Юк шул, булмый, булмый; насыйп түгел икән инде ул кочакта эрергә. Ташлап китте бит, китте... Кабахәт! Гөлия күз яшен сөртеп алды. Өйләнешкәч өлгерә, янәсе... Калган эшкә кар ява торган була шул.

Урыны-урыны белән аязучан болыт, дип хәбәр иткән иде телевизордан кызыл авызлы, кыска итәкле, әмма озын тырнаклы кыз – дөрес әйткән, иртәдән бирле кар ява, Илнурның кабере тәмам кар астында калды инде, калды.

Гөлиянең әтиләре, иртә торып коймак белән чәй эчкәннән соң, киенепясанып, тиздән буласы кодаларына туй мәрәкәсен юллап киткәннәр иде. Ерак тормый алар, өстәге урамда гына. Ләкин әтисе барыбер машинасын кабызды, җәяү йөрергә ул инде янәсе саяк-сандырак түгел. Кодасына тиңләшә алмаса да – анысының машинасы оһо-һо! – ул да арбадан төшеп калмаган, күт астында мимеч машинасы кешнәп тора, Аллага шөкер.

Гөлияне кияүгә бирәләр.

Әрлән Хисмәтенең малае Радик тәмам каныкты аңа. Илнур армиягә китүгә бәйләнә башлаган иде, инде аны тутыя табутта кайтаргач, тышавы бөтенләй бушады. Оятсыз тәре! Өч аймы соң, элек, тансыдан кайтканда, килде дә кысып кочаклап алды. «Син минеке!» – дип кычкырды, шакшы аракы исе килеп торган авызын аңа таба сузып. Ахирәте Венера белән култыклашып бара иде Гөлия, өстенә бер чиләк юынтык су койдылармыни! Венера бер читкә каерылып көлеп тора җитмәсә. Юка баш! Ә Гөлия нишли ала? Ике нәни йодрыгы белән азгын Радикның калкан кебек калын, киң күкрәген төйде инде үзенчә... Шул чакта... Гадәттәгечә, күршеләре Айрат иярә иде аларга. Бер адым арткарак калып, ике кызның үзара сүзенә кушылмыйча тын гына атлый иде ул бүген дә. «Сагынма Илнурны! – дип кычкырды тагын Радик. – Юк ул! Бандералар дөңкегән аны. Оныт!» Селәгәй тулган авызы Гөлиянең иреннәрен эзли, бәбәкләре оядан атылып чыгарга тора. Шул чакта... Гөлиядән кинәт аерылды да көзге пычракка килеп төште Радик. Айратның селтәнгән кулын гына күреп калды Гөлия. Кемнән-кемнән, күрше малайдан ул мондый тәвәккәллекне көтмәгән иде. Авыл егетләре Радик белән каршылыкка кермәскә тырыша, ул бик гарьчел, усал хәтерле, мәкерле, бәйләнешмәвең яхшы. Анысы бер хәер, атасы Хисмәт тирә-якта бер авторитет. Көйсез улының юлына аркылы төшсәң, бөтенләй юкка чыгуың да бар. Хисмәт бай үз сүзен генә сүз итә торган коры кеше, улының нинди җимеш икәнен белә, корт төшкәнен дә күреп тора – тик бит үз баласы! Аны кыерсытырга юл куйса, ул кем була? Әйе, беркем дә булмый. Тешен кысып ул аның кыланмышына түзә, түзмәгәндә каеш белән арт сабагын да укытып ала; тик җиткән егет ләбаса! Димәк, бер генә юл кала – өйләндерергә! Аягына сыер басса, тиз аңга килер, эттән туган... дисәң инде, дөрес үк булмас, Хисмәт үзен эткә түгел, бүрегә тиңли иде.

Шул ук көнне Айратны полиция тотып китте. Радикны үтергәнче кыйнавы гына җитмәгән икән, кесәсеннән әфьюн чыккан, ә өендә ваһһабитка өйрәтә торган китап тапканнар, имеш! Булыр да, Айрат авыл егетләре белән артык аралашмый торган сәеррәк җан иясе иде бераз. Шизакатьлерәк иде ул, үзара әйткәндә. Бервакытта хәтта аның авыл клубындагы китапханәгә кереп киткәнен дә кемдер күреп калган. Китапханәгә! Егет кешегә төсме шул? Тәмәке дә тартмый иде ул... Эчү мәҗлесләрендә дә катнашмый иде мәхлук. Менә бит! Нинди елан асрап ятканнар куенда. Ярый әле, җаен китереп, авылны шартлатмаган.

Шулай дип сөйләнүчеләр булды, тик кем генә ышанды икән бу сафсатага? Намазга баскан берничә карт-коры эчтән генә зөбаный Хисмәтне каргады, Айратны утыртуда шуның кулы уйнаганы һәркемгә ачык иде. Кибет тирәсендә хатын-кыз чәпчеп алды – шул гына! Оныттылар берничә көннән Айратны. Әтисенең дә кем икәне билгеле булмаган ятим-йотама кемгә кирәк? Акылга җиңелрәк әнисе генә – Дивана Эльвира дип йөртәләр иде аны авылда – кинәт гаип булган улын берничә тапкыр урамга чыгып эзләп керде дә тынды. Аннары аны да каядыр алып киттеләр. Картлар йортынамы соң, әллә җүләрләр йортынамы, диделәр... Гөлиянең әтисе буш калган йортның тәрәзләренә аркылы-торкылы такталар сугып чыкты. Бетте шуның белән! Аллаһы әкбәр!

Тик Гөлия белмиме инде Айратның кем икәнен? Бер урамда уйнап үстеләр, бер сыйныфта укыдылар. Кыюсыз, сүзен беркайчан да өздереп әйтә алмаган Айрат та булдымы ваһһабит? Адәм көлкесе, дияр идең, нинди көлке монда, ун елга ук утыртачаклар диме соң... Җебегән Айрат исән каламы инде андагы бандитлар арасында. Гөлиянең бәгырен әрнетеп торган нәрсә – Айрат бит аның аркасында эләкте бу бәлагә! Аны яклап кул күтәрде бит ул йөзе кара Радикка. Ябык кулын селтәгән килеш әле дә күз алдында тора әнә – сөяк тә тире! Өрсәң очып китәр, ачуым да бер килмәгәе. Озын чәче иңенә ишелеп төшкән, иягендә өч-дүрт бөртек сакал, күзе кылыймы соң – берсе чәршәмбегә, икенчесе бөтенләй якшәмбегә карый. Шул да булдымы террорист?! Нишләп кенә ята икән инде ул төрмәдә, мескенем.

Бәла бит ул үзе генә килми, ишен дә ияртә. Әрлән Хисмәте ишек шакуга ук йөрәге кысылып куйган иде Гөлиянең – юк, алдамый шул йөрәк! Үз бүлмәсендә аягөсте килеш залдагы һәр хәрәкәтне тоеп, һәр ым-ишарәне кан тамырлары аша кичереп, тын да алмый торды ул. Чакырылмаган кунак белән әтисе өстәл тирәсенә кара-каршы урынлашты. «Йә, – диде хуҗа, – дога кылыйк, – йола шулай куша». Ул соңгы вакытта җомга көннәрендә мәчеткә йөри башлаган иде. Хисмәт битараф кына битен сыпырды да гадәте белән үгезне мөгезеннән алды:

– Без ят кешеләр түгел, – диде ул, кистереп. – Бер төптән чыккан ырулар. Йөз кызартырлык эшебез юк.

«Ә Айрат? Айрат! Айрат...» – дип йөрәге сулкылдады Гөлиянең. Йөз кызарырлык кынамы... Җәһәннәм утында янарлык! Тик аның йөрәген беркем ишетмәде, чал ирләр салмак кына сүзне дәвам итте.

– Әйе, бер төптән, – дип җөпләде хуҗа.

– Дүртенче буынга киткәч, авылда әммәбез кардәш. Зыян юк, кыз ярәшергә ярый. – Хисмәт кыска гына көлеп куйды.

Ишекне шакыганда сизенгән иде Гөлия, хәзер инде Әрләннең нигә бусагадан атлавын тәмам аңлады: улына – азгын Радикка (!) – аны – алма кебек Гөлияне, хатынлыкка сорарга килгән.

«Әтием! Әтием! – дип сулкылдады бичара йөрәк, – зинһар, ризалашма, бирмә шул сасы авызга газиз кызыңны, бәхетсез итмә».

– Минем Радик синең кызга кызыгып йөри икән. – Хисмәт авыр сулады. Бераз тынып торгач, сүзен дәвам итте. – Яшерен-батырын түгел, малай бераз тулыксыз. Киртәдән сикергән чаклары була. Хатыны, балалары булгач, көйгә килер. Мин шулай уйлыйм.

– Һе... – дип куйды әтисе. – Буласының, беләсеңме, кайдан ук билгеле?

– Беләм. Балачактан ук, бу... ук билгеле кем буласы. Минем малай ул – минем малай! – Хисмәт нәни йодрыгын өстәлгә куйды. Тәрәзәдән яктылыкныңмы кыңгыр төшүе – өстәлдә яткан йодрык шактый олы булып күзгә ташланды. Шулай булмыйни, элекке биш калхуз, бөтен кыр-басулары, техникасы, ихаталары-биналары белән, Хисмәтнең шушы йодрыгы эченә керде дә бетте бит, ходавәндә. Калхузлар дигәнемез, бер дә булмаган кебек, эт сигәнче вәйран булды да куйды. Вәссәлам!

– Әйбәт яшәрләр. Малайны мин үзем авызлыклармын. Киленгә кырын карасамы?!

Хисмәт инде Гөлияне килен дип саный! Сүзенә каршы килерләр, ишектән кире борырлар, дип ул башына да китерми иде. Каршы килеп кара! Авылда яшәрлегеңне калдырмас, ник туганыңа үкенерсең. Алай да әтисе тиз генә бирешәсе итмәде.

– Хәзер бит, үзең беләсең, кордаш... Яшьләр үзләре сайлый. Аннары минем кыз әле сабыйлыктан да чыкмаган. Эһе. Калага укырга китмәк кели.

– Бабайлар ни әйткән? Бүрек бәреп егылмаса, кызны кияүгә бирергә була, дигәннәр. – Хисмәт тагын кыска гына көлеп куйды. – Алар юләр булмаган.

– Акыллырак булганнар, дисеңме? Ай-һай! Акыллы халык дәүләтсез калмый.

Хисмәт, хуҗаның сүзен игътибарсыз калдырып, үзалдына сөйләнгәндәй:

– Укымак кели... Ни пычагыма... Әнә минем дурак укып йөргән булды. Экономист итәм, янәсе. Финансист! Имтихан саен акча түләдем. Дипломын сатып алдым. Хәзер кем инде ул? Бишне алтыга тапкырлый белми! Телефонына карап әйтә! Хәсрәт... Апкайттым шәһәрдән. Тракторга утыртам хайванны. Басу сөрсен, бүтән эшкә ярамагач.

– Син шул дуракка кызымны димлисеңме?

– Әйе! Үзәге таза аның. Минем орлык! Әйтәм бит, өйләнгәч, бала-чагасы булгач, ипкә килә ул.

– Ай-һай. Белмим ни әйтергә дә...

– Син кирле-морлы сөйләнеп утырма! Ни әйтергә белмәсәң, хатыныңны чакыр. Мин тешләгән җирдән өзмичә калмыйм.

– Син, кордаш, ордым-бәрдем сөйләшмә әле. Кыз бирү ул уен-муен түгел. Хатынны да чакырырбыз. Киңәш-табышсыз булмас.

– Кызың өлгергән. Вакытында озатмасаң, бозылып та китә ул кыз бала. Замананы кара син. Кяфер өстенә кяфер.

Гөлиянең әнисе каядыр биләмгә киткән иде, озын гомерле булыр – нәкъ үзен искә алганда кайтып та керде.

– И-и, Хисмәт әбзәй килгән наса, сиңайтәм, чылтыратып та әйтмисең, – дип, аш бүлмәсенә ашыкты. Аңа өмет юк иде. Әрләннәр белән туганлашырга улмы каршы булсын?! Бай тормышка кызыкмаган көне юк. Инде әтисенең тәмам колак итен ашап бетерде. Хәйран күп кредит алганнар иде банктан, хәзер шуны түлисе бар. Әнә ничек балкыды, түрендә Әрләнне күргәч.

Калым-фәлән, бирнә-төгәннәр турында тыңларлык рәте калмаган иде Гөлиянең, күңеле тулудан әлсерәп ятагына ауды да – акты да китте.

Үтүген яраткан лифчигы өстенә куйган килеш тәмам онытылган бит, әй, көйгән ис борынына төрткәч кенә аңына килде. Лифчикның йомрысына таба омтылып, алсу тукыма өстендә өчпочмаклы кара эз калган иде. Күзенә тагын мөлдерәмә яшь тулды – ташларга инде моны... Илнурның соңгы истәлеген. Лифчикны йомарлап ишек төбендәге чүп чиләгенә таба борылган иде, артына авып китә язды: бусагада чәче төптән кыркылган Айрат басып тора! Тар чыраена әллә нинди сәер киң елмаю ябыштырган, үзе тач бер малай-шалай инде, әйтәсе дә юк.

– Айрат?! – Үз күзенә үзе ышанмыйча, Гөлия Айратка таба омтылды, аның арык иңбашына каккалады. – Чыгардылармы? Нигә торасың инде каккан казык кебек, әйт тизрәк!

– Качып кайттым, – диде егет-малай гади генә. – Качтың? – Гөлия гаҗәпләнүдән кычкырып җибәрде.

– Качтың? Соң сине бит хәзер атып үтерәләр. Син шуны беләсеңме? Инде сине дөнья бетереп эзлиләрдер.

– Син кияүгә чыгасыңмы? – дип сорады Айрат һәм, балачактагы гадәтенчә, йодрыгы белән авызын сөртеп куйды. – Радикка...

– Анысы сиңа нигә инде? – дип ачыргаланды кыз. – Син соң аңлыйсыңмы...

– Бик яхшы аңлыйм, – диде Айрат. – Шуңа качып кайттым да.

– Нәрсә? – Гөлия, беренче тапкыр күргәндәй, Айратка батырып карады. Әйе, ул бу егетне беренче тапкыр күрә иде. Теге ул белгән җебек Айрат түгел бит бу! Бөтенләй бүтән Айрат! Әле генә миен кисеп үткәндәй булды: аңа сыланып маташкан исерек Радикны төртеп егуы да, хәзер полиция кулыннан качып кайтуы да тикмәгә түгел, ул бит... ул бит... И-и мескен! Гөлиягә гашыйк булып йөргән ләбаса. Хәзер дә гашыйк. Ә Гөлия аны уйлап та бирмәде. Ничек инде ул, ярты авылның егетләрен саташтырган Гөлия, Дивана Эльвираның өтек малаена карасын?! Айратның шулай өметләнеп йөрүе аны рәнҗетә түгелме соң... бар ягы килгән кызны! Гарьлек, гарьлек, билләһи.

Тик... тик... кем аны шулай хөсетсез, самими ярата алыр соң бүтән? Кем аның хакына төрмәгә керергә дә риза булыр? Карышмыйча гомерен корбан итәр?

– Син бит... бөтенләй... – дип бытылдады ул, каушап, – сиздермәдең...

– Көн саен клубтан сезгә кем ияреп кайтты алайса?

– Мин сине Венера артыннан йөри дип уйлый идем.

Күзен почмакка төртеп ялганлады Гөлия, моңарчы Айратка кагылышлы бер уй да килгәне юк иде башына. Әйе, искәрә иде алар Венера белән: Дивана Эльвираның тилемсә малае ияреп кайта аларның эзенә басып... кайтса соң?! Вакыты җиткәч, кем кайтмас үз өенә. Ашаган җиренә сыер да кайта. Ә-ә, исендә, Венера колагына пышылдаган иде бугай: «Бу малай сиңа бик мәхәббәтле карый, авыз суын корытып...» Гөлия көлгән генә иде. Кинәнеп көлгән иде ахрысы. Сәләмә генә малай булса да, тугрылыклы әнчек кебек арттан ияреп килүен күрү барыбер кыз күңеленә рәхәтлек биргән иде. Ул бит тулысынча синең ихтыярыңда! Боерык бирсәң, ул бит синең өчен коега да баштүбән сикерәчәк, чәчрәп китим, шушы урында ялгышсам. Тик кызга кирәкми иде ул тилемсәнең коега сикерүе. Әйе, кинәнеп көлде дә, шунда ук онытты күрше малае турында Гөлия.

– Радикка чыгуыңны ишеткәч, миңа шок булды, – диде Айрат, тынлыкны бозып. – Аңа түгел, син миңа чыгарга тиеш!

– Әниеңне картлар йортына алып киттеләр.

– Юк, юләрләр йортына... – Айратның йөзендә берни үзгәрмәде. – Күптән кирәк иде. Анда аңа әйбәтрәк булыр. Юкса монда...

Гөлия иңбашын сикертеп куйды. Аңлады ул Айратның ни әйтергә теләгәнен. Әбисеннән ишеткән мәкаль исенә төште:

– Илдә чыпчык үлми.

– Чыпчык үлми, кеше үлә, – диде егет, иренен кыегайтып. – Гөлия! Әйдә, киттек минем белән! Россия зур, табарбыз ышык урын.

– Айрат! Сине барыбер эзләп табачаклар. Алардан качып булмый.

– Качарбыз, беркем табалмас.

Гөлия аңа ияреп каядыр китүне башына да китерә алмый иде, сорады:

– Бер тиенсез кая гына барып җитәрбез?

Айрат, иренен турсайтып, ятакка утырды

– Сезнең шул булыр инде... Акча! Акча! Шул гына сезгә дөнья тоткасы. Радикка да шуның өчен чыгасыңдыр әле?

– Мыскыл итмә, – диде Гөлия, малай янына чүмәшеп.

– Мин төрмәдән качтым синең өчен, ә син... син...

Гөлия егетне тынычландырырга маташты: иңеннән сыпырды, чигәсеннән үбеп алды. Бик тә, бик тә кызганыч иде Айрат.

– Мин бит синең өчен үләргә риза!

– Беләм, беләм...

– Ташла ул Әрлән малаен. Бәхетсез булырсың гомер буе!

– Соң инде, Айрат. Берсекөнгә туй. Хәзер качып китсәм, әтиләр нишләр? Андый хурлыкны ничек күтәрер?

Айрат илереп елый башлады.

– Нигә качтым мин төрмәдән? Сиңа ышандым! Тотсалар, кыйнап үтерәләр бит мине! – Ул инде бәләкәй гәүдәсе белән Гөлиянең куенына кереп беткән, кырыкмыш башын имиләр өстенә урнаштырган – шунда күз яшен түгә иде. Ниһаять, ул юеш йөзен күтәрде. Аһ, кызганыч, кызганыч бала... Юеш иде ирене. Корсак төбендәрәк пәйда булган ниндидер авыртыну аяк бармакларына, муен тамырларына кадәр таралып, аркасына яткырды Гөлияне. Бичара малай, көтелмәгән бәхетенә сыеша алмыйча, ыңгыраша иде. «Чү! Чү!» – дип пышылдады кыз; нигә алай әйтте, үзе дә аңламады.

– Гөлия!

Ишек тоткасына кулын салган егеткә Гөлия аркан борылды, итәген рәтләде.

– Китик бергә. Без бит хәзер... – дип нидер әйтергә маташкан егетне бүлдерде:

– Юк!

– Ярар! Радик – сарык! Ә мин – беренче! Онытма: veni, vidi, vici.

– Нәстә?

– Цезарь әйткән: килдем, күрдем, җиңдем. – Кабахәт! – Кыз өстәлдәге кул астына эләккән алсу лифчикны кукраеп торган малай өстенә ыргытты.

– Кабахәт! – Бая гына шундый якын, газиз, ә хәзер, берничә минут эчендә, шулкадәр ят, күңел кайтаргыч кемсәгә әверелгән иде ул. Лифчик, пионер галстугын хәтерләтеп, Айратның муенына уралды. – Кабахәт! – дип янә кычкырды Гөлия, нигә ярсыганын үзе дә аңламыйча. Ярсыйсы, аяк тибеп кычкырасы, бөтен дөньяны җимерәсе килә иде.

Начар артистларча пафос белән көлеп, Айрат кар явып торган урамга йөгерде. Анда дөнья түгәрәк һәм ап-ак иде шикелле.

Чи-чи чинаган полиция машинасының тавышын ишетеп, Гөлия тәрәзәгә капланды. Тавышсыз гына иңрәде ул: кая барып бәрелергә белмәгәндәй, Айрат ике машина арасында бәргәләнә иде. Бераздан битлек кигән, башаяк коралланган дәү-дәү ирләр кечкенә автобустан коелышты, икәве, төркемнән аерылып, түм-түгәрәк күк астында берүзе калган малайны күз ачып йомганчы бөтереп алды; кулын боргычлап, җиңел машинаның арткы утыргычына ыргыттылар. Машинага керер алдыннан бер мизгелдә Айратның күз карашын тотты сыман Гөлия. Бәхетле иде кебек Айратның күз карашы шул мизгелдә. Ачы тавышларын урамга таратып, машиналар китеп югалды. Гөлияләр турында, ак кар өстендә, алсу тап калды.

"КУ" 10, 2017

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: