Логотип Казан Утлары
Хикәя

Исәр

Бер төнне шәһәрне немец самолётлары бомбага тота. Шулчакны алар яшәгән йорт җимерелеп, карчыкның оныгы Рауза берсеннән-берсе бәләкәй өч баласы белән һәлак була. Әби белән Сабит тураны гына исән кала. Тик анда да әле бу яшүсмерне төш вакытына гына өй хәрабәләре астыннан табып алалар...

Алар авылга күптән түгел генә килеп урнашты. Бу икәү, авыл аксакаллары рөхсәте белән, сул яктагы урамда иске бер буш өйгә кереп яши башладылар. Зәйнәпләрнең өе алардан дүрт өй тегеләйрәк, авыл читендәрәк. Зәйнәпкә унике генә яшь иде әле ул чакта. Буе да бәләкәй булгач, ул үзенең яшьтәшләре арасында бөтенләй бала гына кебек күренә.
Бу йортта элек яһүдиләр торды. Сугыш башлангач, карт яһүд үзенең йорт җиһазларын юк кына хакка күрше-тирәсенә сатып, каядыр күчеп китте. Тормыш көтәр өчен иң мөһим кирәк-яракны ат яллап шәһәргә илттерде. Ә инде сатылмаган һәм үзләре белән ала алмаган йорт җиһазын, вакыты җиткәч кире кайтарып алырга вәгъдәләшеп, күршеләренә таратты. Яһүд бу татар авылына ничек шым гына килеп яши башлаган булса, шулай шыпырт кына китеп тә барды. Күрше-күлән сөйләве буенча, яһүди үзенең карт кына хатыны белән сугыштан качып, Польша якларыннан килгән качак булган. Алар киткәч, авылның «Сыңар балак» дип йөртелгән бер яклы гына урамындагы бу иске йорт, хуҗасыз калып, бер ел чамасы торды.
Һәм менә шушы йортка бик карт әби үзенең Сабит исемле тураны белән килеп урнашты. Бер тегү машиналарыннан башка юньле-рәтле йорт җиһазлары, табак-савытлары да юк үзләренең. Күршеләр кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтте. Зәйнәпнең әнисе иске генә булса да мендәр белән юрган кертте. Башкалар табак-савыт белән ярдәм итте.
Әби, карт булса да, тегүгә бик оста иде. Һәм үзе кебек әллә кайчангы «Зингер» машинасында Зәйнәпкә яз чәчкәләре төшкән матур күлмәк тегеп бирде. Әбинең тураны Сабит, үзе бер төрлерәк булып, бик куркак иде. Карчыкның сөйләве буенча, алар күрше шәһәрдә оныгы Рауза белән бергә торганнар. Сабит – Раузаның улы. Сугыш башлангач, әбинең киявен сугышка алганнар. Бер төнне шәһәрне немец самолётлары бомбага тота. Шулчакны алар яшәгән йорт җимерелеп, карчыкның оныгы Рауза берсеннән-берсе бәләкәй өч баласы белән һәлак була. Әби белән Сабит тураны гына исән кала. Тик анда да әле бу яшүсмерне төш вакытына гына өй хәрабәләре астыннан табып алалар. Шыңшыган тавыш ишетеп, әби үзе һәм исән калган күршеләре ярдәмендә, Аллаһның рәхмәте белән, тәне дә чыелмаган оныгын хәрабәләр астындагы бер куышлыктан казып чыгаралар. Шул көннән бу бала куркак булып һәм әзрәк җиңеләеп кала да инде.
Сабит акылга бер төрлерәк булса да, эш ягыннан бик тырыш һәм көчле. Һәр кушкан эшне җиренә җиткереп башкара. Әби яңа тора башлаган урыннарында күрше-тирәгә, авылдашларына кулыннан килгәнчә тегү теккәли. Ә Сабит аларга бакча казыша, йорт тирәсендәге вак-төяк эшләрендә ярдәм итә, шулай тамак туйдыралар. Тик шунысы сәер: һавада немец самолётлары булсынмы, үзебезнең совет самолётлары тавышы ишетелсенме, Сабит, башын кая куярга белми, дуларга тотына. Кайда нәрсә күрә, шуның астына кереп яшеренергә тырыша. Якын-тирәдә йөргән булса, йөгереп кайтып үзләренең кар базына төшеп утыра, йә булмаса башка ышык урынга кереп кача.
Яше җиткәннәр һәм кулларына корал тота алган ир-атлар сугыш башлануга армиягә һәм башка эшләргә алынып, дошманга каршы сугышалар. Шуңа да авылда хатын-кызлар, яшь бала-чага белән картлар гына. Авыл халкы, язмышын Ходай кулына тапшырып, алда нәрсә буласын белми яши бирде.
Беркөнне Сабит югалды. Ә икенче көнне якындагы шәһәр кырында бик каты сугышлар булып, авылга да немец солдатлары килеп тулды. Алар авыл мәктәбенә һәм арурак өйләргә урнашып яши башладылар. Шушы хәлләрдән соң берәр атна үткәч кенә Сабит курка-курка үзләренең өйләре тирәсендә яңадан күренә башлады. Базда утырган икән, дип сөйләделәр.
Немецлар килгәч, яшәү тагы да авырлашты. Сабитлар тормышында да үзгәреш булып алды. Таулар арасында урнашкан ерак кына авылдан Сабитның әтисе ягыннан чыбык очы туганнары аларны эзләп тапты. Сабит белән әбине үзләренә алып китеп, бер атна чамасы кунак итеп, әзрәк бәрәңге, ярма да биреп кайтардылар. Беркөнне немецлар, язгы кырау кебек, ничек көтмәгәндә пәйда булсалар, шулай ук тиз генә авылны ташлап киттеләр.
Ул язны күрше карты Сабитны үзе белән ярдәмгә көтүгә алып чыккан иде. Аптырап кайтып авыл халкына сөйләде.
– Әйтерсең лә, – ди, – бу бала малларның телен белә. Көтүне шулкадәр рәхәт көттем, ял итеп кайттым. Бу бала берүзе көтүне йөретте, – дип, исәрне мактагач, авыл халкы аны көтүгә яллый башлады. Сабитларның өендә сөт- катык ризыклары да барлыкка килде. Тора-бара исәр авыл малларын берүзе көтәргә әвәсләнеп китте. Авылның авыл инде, теге оч малайлары Сабитны әзрәк кыерсытып, «исәр», «исәр» диеп ирештергәләсәләр дә, бераздан алар да тынды. Чөнки олы яшьтәгеләр андыйларны тиз басты. Аңлаганына хасталы кешене үртәргә, ирештерергә ярамаганлыгын болай аңлаттылар. Аңламаганга югары оч чатан Әхмәт бик тиз аңлатты. Әхмәт гражданнар сугышы барганда малай гына иде. Шул чактагы сугышта аягына пуля тиеп чатан калган.
Авыл таулар итәгендә булып, Сабит шул таулардан агып чыккан елга буенда көтү көтте. Кем өйрәткәндер, әллә электән белгәнме, Исәр көтү көткәндә бик тә моңлы итеп, үзе ясаган курайда уйнарга ярата. Тау буенда курай моңы ишетелсә, авылда барчасы:
– Бүген көтүне Сабит алып чыкты. Маллар туеп кайтыр. Әнә ничек итеп курай тавышы ишетелә, – дип сөйләделәр.
Сыер-кәҗәләре дә шул курай тавышына өйрәнеп беткән. Тирә-якка таралган маллар, Сабит курай уйный башласа, аның тирәсенә җыелышып яталар. Кайтышлый да артыннан ияреп кайталар. Тик Сабитның картәнисе генә сырхаулап китте. Йортның барча вак-төяк мәшәкате өелеп Исәр карамагына торып калды. Ул, кулыннан килгәнчә, бәрәңгесен дә утыртты. Көтү көтеп алган кәҗәсен савып, картәнисенә җылы сөт эчереп, аны тәрбияләде. Тик кайчакны нәрсә эшләргә кирәген генә оныткалый иде. Ярый әле картәнисе вакытында искәрткәләп торды. Күрше-күлән апалары да сугыштан качып килгән бу ике мескенгә кем ничек булдыра, шулай ярдәм итәргә тырышты.

Көзен Исәрнең коты очып, тагы кайдадыр югалып торды. Икенче көнне үк авылга тагы немец солдатлары килеп тулды. Болары тәүге килгәннәрдән шактый усал булып, берничә кешене урам уртасында атып та киттеләр. Бу хәл озакка бармады.
Язга таба каты гына бәрелешләр булып, Совет гаскәрләре авылны дошманнан азат итте. Һәм авылда яңадан Совет власте эшли башлады. Иң тәүдә югары оч чатан Әхмәтне бакча артына чыгарып аттылар. Имеш, партизаннар белән китмәгән, немецларга хезмәттәшлек иткән. Тик... соңыннан гына партизан отрядында булган ике бәндә килеп, атылганның каберенә йолдыз куйды.
Әхмәтнең әнисе, «улымны яңгылыш атканнар» дип сөйләп, дөреслек эзләп йөри башлаган иде, зәңгәр погонлы бер хәрби сельсоветка чакыртып сөйләшкәч тынды. Аннан авылның исән-имин калган халкын исәпкә алып, барсын да журналга язып, исемлеккә теркәп куйдылар. Һәр кешедән авыл дошман кулында булганда нәрсә эшләгәнен, нинди эш белән шөгыльләнгәнен җентекләп язып алдылар. Исәр яңадан авыл көтүен көтә башлады. Үзләренең өйләре кырындагы бакчага ул да бәрәңге утыртып, башка яшелчәләрне дә чәчеп куйды. Тик түшәктә яткан картәнисе генә көннән-көн аламаланып, хәзер инде тамагына да ашамаска әйләнде.
Май аеның ямьле бер көнендә Исәр тагы кайдадыр гаип булды. Ул көнне авылда көтү чыкмады. Кояш тау башына менеп кунаклагач кына, халык бер үсмер егетне көтү көтәргә үгетләп, малларын куды. Берничә бабай белән күрше хатыннары Сабитның өенә кереп, түшәктә сырхаулап яткан әбидән сораштырып та карадылар. Әби зәгыйфь тавышы белән:
– Белмим шул, оланнар. Кая киткәнен миңа әйтмәде. Ә менә алдагы төнне бик каты елап чыкты. Мин, нигә елыйсың улым, дигәнгә, «мине үтерергә әйтәләр, авыл халкын көтү куган кебек куып алып китәчәкләр, шуңа елыйм», дип кенә җаваплады. Башка бер сүз дә әйтә алмыйм. Каһәр суккан нимес зәхмәтләре тагы килмәсәләр ярый да бит? Шулардан бик курка. Мөгаен, тагы качып ятадыр. Авыл өстенә берәр бәла-каза килмәгәе. Алама хәл йә берәр фаҗига булырын алдан сизә. Бәла агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри. Сак булыгыз оланнар! – дию белән генә чикләнде.
Күрше хатыннары әбинең хәлен аңлап, аңа җылы шулпа керткәннәр иде дә, әби ул шулпадан да авыз итә алмады. Тау үләннәреннән әзерләнгән чәйләрен генә йотты. Әбинең тамагыннан аш үтмәде...
Авыл халкы Исәрне тирә-яктан да эзләп карады. Хәтта кар базларын да тикшереп чыктылар, Исәр табылмады. Әби әйткәннәрдән һәм Исәр һаман табылмаганга халык арасында шомлы хәбәр таралды. Бу нәрсәгә булыр икән диеп, авыл шөбһәләнеп тынып калды. Ниндидер бер куркыныч давыл алдыннан гына була торган шомлы тынлык иде бу. Хәтта мәңге тынгы белмәс малайлар да ул көнне урамда уйнап йөрмәде. Әйтерсең лә авыл өстенә ниндидер бер кара шәүлә ятты.
Ә иртәгесен, таң атмас борын, авылга немец юлбасарларыннан да хәтәррәк афәт килде. Кара таңнан авылны баштанаяк коралланган Совет солдатлары уратып алды. Китте мәхшәр, китте елаш. Барча халыкны урамга куып чыгарып, көтү куган кебек, авыл читенә җыйдылар. Хәтта таң әтәчләре дә кычкырмаган иде әле. Һәр өйгә кереп, халыкны урамга куган солдатлар:
– Иң кирәк әйберләрегезне генә алыгыз! Теләсә нәрсә күтәрмәгез. Кәгазь- документларыгызны онытмагыз! Сез – татарлар, барыгыз да фашистларга сатылып, аларга хезмәт итүчеләр. Барыгызны да авылдан сөреп, икенче урынга җибәрәләр, – диеп, халыкның котын алдылар.
Партизаннар отрядында фашистларга каршы көрәшеп һәм яраланып фронттан кайткан олы яшьтәге берничә абзый, киреләнеп, нәрсәдер исбатлап: – Авылдан китмибез. Үлсәк тә шушында үләбез. Без юкка гына нимескә каршы көрәшкәнмени?! Менә орден-медальләребез, – дип каршы әйтә башлаганнар иде 
дә, берсен шунда ук атып киттеләр, икенчесенең, приклад белән сугып, кулбаш сөяген сындырдылар. Мондый вәхшилекне күреп торган халык бөтенләй тынып калды. Алар хәрбиләр нәрсә әйтсә, шуны үтәде. Бала-чагалар, хатын-кызлар елашып үкседеләр. Ирләр дәшмичә тешләрен генә кысты. Беркем бернәрсә аңламады. Таң белән барча халыкны Сыңар балак урамы яклап Зәйнәпләр очына чыгарып утырттылар. Утырырга теләмәгәннәрне мылтык түтәсе җиргә чүктерде. Әле җир суык иде. Җитмәсә, кичә генә көчле итеп яңгыр да явып үтте.
Хәрбиләрнең командиры һәм сельсовет хезмәткәре халыкны исемлек буенча барлап чыкты. Халык арасында тик Исәр белән аның картәнисе генә юк иде.
Исәрнең күршеләре:
– Аның шулай югала торган гадәте бар. Контузия галәмәте. Бомбёжка астында калган. Хәзер килеп чыгар. Исәр ул, акылга бертөрлерәк бала, – диештеләр.
Зәңгәр погонлы майор чинындагы хәрби, халыкка ышанмыйча, үзенең ярдәмчесен һәм шул ук сельсовет хезмәткәрен Сабит яшәгән йортны тикшерергә җибәрде. Бераздан тегеләр кире килеп, Исәрне таба алмаганнарын һәм әбинең нинди хәлдә ятканын майорга хәбәр иттеләр. Тегесе:
– Ярар, зыян юк. Әбине махсус команда машина белән килеп алыр. Тегесе дә әллә кая качып китә алмас. Хәзер тотып алырлар, – дип сөйләнде.
Майор сәгатенә әледән-әле караштырды. Куылганнарны алырга килергә тиешле машиналар юк та юк. Бу тиклем халыкны тимер юл стансасына чаклы җәяүләп алып барып җиткерү мөмкин дә түгел. Җитмәсә, юл тауларда үскән урман аша үтә. Качып китү ихтималы бик зур. «Кача-нитә калсалар һәм каршылык күрсәтергә чамаласалар, каушап калмаска! АТАРГА!» дигән боерык кесәдә ята. Качу һәм каршылык күрсәтү турында уйлаучыларның уен аңлаган кебек, ике яклап авызын ачкан, эре калибрлы пулемёт күптән халыкка каратып төзәп куелган. Шулай булса да хәрбиләрнең командиры:
– Каршылык күрсәтү, качып китәргә уйлау, гомумән, урыннан рөхсәтсез тору булса, атабыз! – дип, халыкны алдан ук кисәтеп куйды.
Вакыт шулай үз җае белән сузыла торды. Тәүдә елашкан хатын-кызлар да беразга тынып калды. Авыл халкы үзара тын гына сөйләшеп, төрлечә фараз кылды. Нәрсә булыр бу? Әллә яһүдиләрне фашистлар аткан кебек, безне дә атарга алып бармакчылар микән? Алай дисәң, нигә документ-кәгазьләрне алырга куштылар? Нигә өч көнгә җитәрлек ризык белән юлда кирәге чыгарга мөмкин булган иң кирәкле әйберләрне генә төенчекләргә кушылды? И Ходаем, күкрәк балаларын да атарлар микәнни? Каберне кайда казырлар? Авыл зиратындамы, әллә читтә атарлармы? Ярар, без сатлыкҗан да ди, ә фашистларга каршы партизан отрядында сугышып йөргән теге урамның абзыйларын ни өчен алдылар да теге Булатны нигә атып үтерделәр? Әллә булмаса Совет гаскәрләре киемендәге бу хәрбиләр чынлыкта исә фашист солдатларымы? Алай дисәң, нигә урысча сөйләшәләр? Һәм башкалар, һәм башкалар... Халыкның барчасы аптырауда иде.
Авылның урысча белгән берничә аксакалы майор белән сөйләшергә чамалаганнар иде дә, барып чыкмады. Урыннарыннан торган картларны солдатлар акырып-җикереп һәм суккалап дигәндәй кире утырттылар. Төшкә таба халык тәмам алҗыды. Кемгәдер үз хаҗәтен үтисе бар. Балалы хатыннарга күкрәк сөте белән балаларын туйдырырга кирәк. Мондый эшләр тыгызлап утыртылган авыл халкына һич мөмкин түгел. Бигрәк тә авылда үскән татар хатыннары өчен. Ачлыктан качып, авылга яшәргә килгән берничә шәһәр хатыны, хәрбиләрнең корал төзәп затвор тарткалауларына да карамадылар. Читтәрәк үскән сәрби куагына үзләре белән алган түшәк япмаларын корып, хатыннар өчен бәдрәф кебегрәк урын әзерләделәр. Моны күреп, бер карт солдат майор белән сөйләшеп алгач, ирләргә дә икенче якта шундый ук урын ясарга рөхсәт бирелде.

(Дәвамы бар)


"КУ" 1, 2017

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев