Иренка-иркәм (хикәя)

Юк, оныта алмыйм аны. Инде ничә еллар узган! – Ә бит хәтердән чыгарып кына булмый. Еллар ага биреп, тормыш дулкыннары күмеп барганда, һәммәсе араларны бүлгән калын вакыт пәрдәсе артында калырга тиештер инде, дигәндә, ул тагын да ачыграк булып, бодай башагы шикелле ачык-сары толымнарыннан, шуның тере кылчыкларыдай, йөрәккә ук булып кадалучы керфекләре арасына сыенган, еш кына сорау чалымын хәтерләтеп күтәрелә төшкән кашларыннан, коңгырт-фирәзә карашыннан алып, гади генә сандалетлы, үсмер кызныкымы, әллә яшь туташныкымы икәнлеген аерып булмас кебек тоелган аяк-тәпиләренә кадәр – бөтен барлыгы белән якыная да якыная гына.

Табигый чик баганалары кебек мәңгелек имәннәр каймалаган, көзге кебек ялт иткән тип-тигез юл – автобан очындагы күтәрмә киртә, ягъни шлагбаум янында кыска җиңел ак күлмәктән торганы әле дә булса күз алдымда. Ә мин, имәннән имәнгә кадәр араны адымлап үтеп, кызыкай, аксыл рәшәдәй тирбәлеп, бер ноктага әверелгәнне күргәнче, ерагая, ераклаша барам шикелле. Тагын, аларның өй морҗасына ук оя корган, шунда инде ничә еллар буе бөтен гаиләсе белән сыенып яткан ак ләкләкне хәтерлим. Ул чакта сорарга башыма да килмәгән: хаҗәте чыкканда, мичне ничек ягалар иде икән соң? Күрче, бүгенгә кадәр мин шуны уйлап яшим ләбаса! Хәзер инде кемнән белешәсең?! Күнегүләр үтә торган залы, кул тубы мәйданчыгы, диварларына ялтырап торган куе яшел хәтфә тарттырылган ике катлы казарма, аның янындагы зур булмаган плац (безнең итекләр таптаганчы, ул әле, ниндидер җае чыгып, халыкара җыр-бию сәхнәсе дә булып алган, диләр) – һәммәсе кичә генә күргән төсле ике кашым арасында тора.

Әйе, миңа совет-поляк чигендәге заставада хезмәт итәргә туры килде. Узган гасырның 70 нче еллар башы, билгеле инде, үткән гасыр ахырына якынлашканда, Багратионовск каласында, дөресрәге, шәһәрчегендә кичердем ул хис-тойгыларны, ул хәлләрне. Көнчыгыш Пруссия тарафыннан Прёйсиш-Эйлау дип йөртелгән кечкенә шәһәр янында 1807 елда Наполеон белән рус-пруссак гаскәрләре арасында искиткеч зур бәрелеш булган. Канлы бәрелеш, әмма бер-берсенә бирешмәс көчләр очрашкан анда. Рус гаскәре башында генерал Беннигсен торган. Аның кул астында кенәз Багратион көрәшкән, Барклай де Толли шундагы сугышта яраланган. Тик каланы ни өчендер гаскәр башлыгы исеме белән атамаганнар... Бәлки, Беннигсен, соңгы чиктә, Кутузовның Бородинода чигенергә туры килгәне кебегрәк язмышка дучар булганлыктандыр? Шәһәрдә Наполеон тукталган йорт та сакланып калган иде әле. Хәзер ул йортның диварына шул көннәрне искә төшерүче истәлек тактасы эленгән. Кала читендә исә, готик сыны белән күккә ашарга омтылгандай, Прёйсиш-Эйлау сугышына багышланган һәйкәл басып тора, аны ике ягыннан шул заманның ике тубы «саклый». Матур манзара, минсиңайтим! Менә шушы шәһәрчектә дәүләт чиген саклау насыйп булды миңа. Тагын шуны өстәп әйтим: анда бер генә агач корылма да юк, барысы да таштан һәм кирпечтән иде. Түбәләре әфлисун төсендәге чирәптән, юлларына ташның, безнең Кремль астындагы кебек йодрык-йодрык йомрысы түгел, ә шикәр кебек шакмаклап туралганы түшәлгән. Тип-тигез, аяк астында бизәкләре уйнап-балкып тора, атлап барганда, сокланып туя алмыйсың... Уң кулда элеккеге Тевтон ордены замогы кала, сул якта исә – безнең заманда тарих музеена әйләнгән католиклар чиркәве – костёл. Дәверләр алышына, исемнәр һәм борынгы биналарның кемгә, нинди максатка хезмәт итүе дә үзгәрә. Шулай да, бүгенге сәясәткә каршы килә, дип, еллар, хәтта дәверләр шаһитын бер төн эчендә җимереп, аның ташлары өстендә Иблис биюләре оештыра алсаң да, чын тарихны корама юрган эченә яшереп булмый...

Боларның барчасы да күңелемә якын булганга, шулай берәмтекләп искә төшерәм дә. Ә бит мин хәрби хезмәтемне Калининградта, элекке Кёнигсбергта, Иммануил Кант туган калада башлаган идем. Әмма ул борынгы шәһәр турында сөйләп тормыйм. Аның тарихи язмышы һәркемгә билгеле. Шуны гына әйтә алам: анда миңа ике айлык «яшь сугышчы мәктәбе»н үтәргә туры килде, шунда «калаш»тан яхшы гына атарга, өстеңә өерелеп килүче танктан үзең казыган чокырда качып торырга, аңа каршы басып һәм ул узып киткәннән соң да, гранат тондырырга өйрәндем, сигнал бирү өчен ату, чик буе элемтәчесе коралларын куллану күнекмәләрен алдым... Бу сабакларны үткәннән соң, мине, бүтәннәр кебек, тиз генә озату ягын карамадылар, штабта вакытлы хезмәт үтүче һөнәри хезмәткәр-рәссамнарга шул частьнең музейханәсен – төрле баһадирлар сыны, яу күренешләре белән бизәшергә калдырдылар... Мактанып әйтүем түгел, беркадәр рәссам сәләтем дә бар минем, әле уку-өйрәнү вакытларында ук әгит-күргәзмәләрне бизәгәнем – сурәт төшергәнем, плакат яза торган калын каләмнәрне шыгырдаткан чакларым булды... Аннары бик күп укый идем. Безнең штабта менә дигән китапханә бар. Шекспир, Толстой, Чехов, Шолохов, Катаев... Беләсезме, мин нәкъ менә армиядә кинәт кенә язучы булырга карар кылдым. Классикларны тешемә кыстырган кардәш-карандаш белән чәйнәдем – ушымны китәргән сүзләренең астына сызгаладым, күчереп язгалаган булдым, җөмлә, кызыл юл, фабула дигәннәрен төзергә өйрәндем...

Әмма ләкин ярты елдан музей дигәнебез әзер иде инде. Һәм көннәрнең берендә мин, әлбәттә, артык зур булмаган йөгем белән хәрби йөк машинасы «ГАЗ-66»ның (ике алтылысы аркасында без аны «алтык» дип йөртә идек) киндер япмасы астына кереп чумдым. Алтынчы (һаман шул сан!) заставага ниндидер әсбаплар илтәсе булган икән, кыскасы, юл уңаенда мине дә үзләре белән эләктереп киттеләр.

Әйе, солдат биштәрендә әлләни байлык юк, әмма минем китап тутырган бер кәгазь тартмам да бар иде бит әле. Китапханәче яшь хатын белән дуслашып алгач, ул минем нәфис әдәбиятка карата тыелгысыз мәхәббәтемне күреп, бераз китап туплап биргән иде. «Булачак язучыга гыйлем эстәр өчен!» – диде ул, озатып калганда. Сер итеп кенә әйтелгән тормыш максатымны белә иде ханым. Менә мин дигән, укымышлы хатын. Шундый бүләк әзерләп куйган бит! Китапларны кайтарып бирү шарты белән, әлбәттә. Хәер, армиядән бөтенләй киткәндә, хәрби часть мөһере сугылган бер китапны, матур саубуллашу сүзләре язып, бүләк итеп тә җибәрде әле ул.

Язмышыма төп юнәлеш биргәне исә Куприн булды. Аның «Олеся»сы, «Гранат беләзег»е һәм бигрәк тә – «Атышу»ы һушымны алды. «Юнкерлар»дагы менә бу юллар исә киләчәгемнең шулай буласына бер тамчы шик тә калдырмады. Зур гына өземтә китерсәм, мине гаеп итмәссез, дип уйлыйм:

«Аның уй-фикерләре хыялында туган тылсымлы язучылык дөньясыннан әле бик озак аерыла алмады: җем-җем килгән яктылык, тантана һәм җиңү шатлыгы били иде аны. Биниһая зур каләм хакы да, дөньякүләм танылу да кызыктырмый, алар шәүлә кебек кенә, коры куаныч, шуңа күрә күңелендәге бер кылны да кузгатмый. Бары тик бер сүз – «язучы» дигәне генә алгысыта... Ул мәшһүр генерал-каһарман да, танылган адвокат, доктор яисә җырчы да, күзләрне камаштырырлык бай-миллионер да түгел, ул агарган чырайлы, акыллы кыяфәтле ябык бер адәм, төннәрен хәерче генә бүлмәсендә утырып, үзе теләгән затларны, башына килгән маҗараларны «тудыра», һәм аларның барысы да меңләгән чын, тормышта булган кешеләрдән, вакыйгалардан озынрак гомерле, еллар, гасырлар буе, хәтта мәңгелек булып, ныграк һәм яктырак сурәттә, исәпсез-хисапсыз буыннарны сокландырып, сөендереп һәм аларга гыйбрәт рәвешендә яшәп кала».

Менә бит ничек! Шул юлларны укыганнан соң бүтән берәр һөнәр иясе буласың килерме?!

Хыяллар, хыялыбыз, Кайда сезнең балыгыз?

Әмма хыяллану, бәхеткә омтылу, зурдан өмет итү мәле үзе үк мөһим бит. Һәр солдатның букчасында маршал таягы, ә язу осталыгына омтылганнарның куен кесәсендә Толстой каләме ятуы сер түгел. Яшьлек – җүләрлек, диләр. Миңа бит ул чакта унсигез, нибары унсигез генә яшь иде. Беләктә көч тә җитәрлек, ә күңел өмет белән – һәм ышанасызмы-юкмы?! – ирек белән тулы. Армиядәге шикелле азат, бәхетле, киләчәккә омтылган итеп мин үземне бүтән беркайчан да һәм беркайда да тоймадым шикелле. Бәйрәм тантанасын көтү аның үзеннән бәһалерәк икән.

Заставадан ике чакрымда гына – «Багратионовск – Безледа» – чик күчеше. Безнең яктан һәрвакыт бер чакрымга сузылган җиңел машиналар тезмәсе, аның иң алдагы башы мин инде әйтеп узган күтәрмәле киртәгә барып төртелә. Бу халык – Аурупада кунак булып кайтырга теләүчеләр. Польша аша Германиягә дә, аннары, барып чыкса, ераккарак та ычкынырга исәпләре юк түгел. Машина-мазарны КПП (контроль ясап үткәрү пункты) егетләре тикшерә. Болар – безнең чик буе «каймагы». Аларның кулында матур тимер «Las Palmas» уткабызгычлары, кагып селкеткән саен чишенеп күрсәтә торган кызыйлы каләмнәр, бүтән чит ил әкәмәтләре булыр. Мин алар исәбенә керми идем. Күпчелек егетләр белән бергә, миңа флангларны үлчәүне йөкләделәр. Аңлатып китим. Заставада без сакларга тиешле ике фланг: уң якка ике чакрым, сулга – өч. Бөтен кирәк-ярагыңны асып, көн-төн тегендә-монда йөргәлә. Яисә сәгатьләр буе «яшеренеп» ят. Бер дә булмаса, манарада тырпаеп тор... Мәгәр боларның берсен дә авыр кичермәдем мин. Нәкъ менә чик буенда япа-ялгызың калып, уйланырга, алга таба ниятләр, языласы сюжетларны корырга өйрәндем...

«Кирәк-ярак» дигәнең җиңел түгел иде, әлбәттә: корылган һәм запас магазинлы «АК-47» автоматы, штык-пычак (без аны, селәүсеннәр һөҗүменнән куркып, мылтык көпшәсенә беркетә идек), ракета ата торган корал, билдә – аккумуляторлы фонарь, җебе һәм элемтә өчен штеккер дигән нәрсәкәе булган (розеткалары агач төпләренә һәм ботак-чатакка тыгылган) телефон төребкәсе һәм тагын ниндидер киндердән тегелгән яман аты чыккан соры чик сакчысы япмасы (плащы), соңгысы шулкадәр дым сеңдерүчән, яңгыр явып үткәннән соң, ул күтәргесез авыр булып әверелә, әгәр егыла-нитә калсаң, теге заманнардагы, бөтен йөген өстенә аскан тәре йөртүче рыцарь кебек, үзең генә торып баса алуың икеле. Билгеле, хәзер барысы да үзгәргән – корал да, элемтә чаралары да, өс-баш киеме дә, әмма теге заманнарда, без хезмәт иткән чакта, нәкъ менә мин язганча иде.

Застава зур бер гаилә булып яши, бернинди «бабайлык» юк (аңлыйсыздыр, андагы сугышчы баштанаяк коралланган, димәк, ут белән уйнарга ярамый). Ябык чик буе зонасында кыргый кәҗә тәкәсен атып алабызмы, йә кабан дуңгызчыгын... «Хәтәр хәлләр төркеме»н чакырасың да ул үзенең «газиг»ында табышны кайтарып куя. Ә анда инде уртак казан, туганнарча табын, кайчак пилмән дә пешерәбез. Бер өстәл янында «атабыз» – застава башлыгы, Щербань дигән фамилияле майор белән утырабыз. Аның гаиләсе – нәни кызы Маша белән җәмәгате Марья Петровна да шунда яши. Старлей (өлкән лейтенант – башлыкның урынбасары) белән старшина шулай ук абыйларыбыз кебек – киң күңеллеләр, ярдәмчелләр, әмма хезмәт итү сәгатендә тиешенчә таләпчән, кырыс кешеләр.

Шулай яшәп ятабыз, атыбыз урамда булмагач, буранга исебез китми, кыскасы. Ә хезмәтебезне тел-теш тидермәслек итеп башкарабыз. Ул язда мине кече сержант дәрәҗәсенә күтәрделәр. Яшәү күңеллерәк, иркенрәк була башлады. Әмма армия – армия инде. Бигрәк тә безнең төрдәге, иң тәртипле һәм кырыс тормышлы гаскәрләр өчен таләп тә зуррак.

Укырга, үз эшең белән шөгыльләнергә вакыт күп калмый, шулай да зарланырлык түгел. Мин әле рәсем ясарга да өлгерә идем. Гадәттә дусларны кәгазьгә төшерәм. Шунысы кызык, безнең чакырылыш, нигездә, татарлар һәм белоруслардан тора иде. Полесья егетләренең теле матур: русча карлыгач ласточка булса, белорусча ул – ластовка. Кайсысы йомшаграк һәм нәфисрәк яңгырый?! Фамилияләре дә кызыклы: Виничек, Черёмуха, Ветла... Эшче этебезне йөртүче исә сержант Дубина иде. Бармактан суырып әйтүем түгел, менә шул караламалар салынган папканы ачтым да укып барам, ә аларга, минем рәсем-сурәтләремнең барысына да кемнең кем икәне язып куелган – исем-шәрифләре, хәрби дәрәҗәләре...

Бик үк күңелгә ятмаган чаклар да булгалый анысы. Бигрәк тә «атабыз»

яраткан чабышлар. Отрядтагы (чик сакчыларындагы бүленеш полк түгел, нәкъ менә отряд дип йөртелә) безнең застава беренчелекне бирми. Билгә хәтле чишенеп, итек кигән көе йөгерәбез. Дүрт чакрымны юырттырып узасы – бу – автобандагы күтәрмә киртәдән кире әйләнеп кайтканчы ара дигән сүз. Менә беркөнне чабам шулай, эссе, телем тиргә баткан ияккә төшеп ябышты... Бетте, сулышым капты, хәзер егылам инде, дигәндә генә... кемдер аркамнан этә. Беләсезме, ничек хәл кертә бу?! Төртеп җибәрүгә, инде биш-алты адымны йөгермисең, ә очасың, аягыңдагы авыр итекләр шул мәлдә кайнар асфальтка ябышып калган, сине, ялан тәпиле малайны, калак сөягеңә үскән җиңел канатлар гына күтәреп бара. Борылып карасам – якташым, Яшел Үзән егете ефрейтор Вәгыйз Шакиров икән. Шулай итеп, мине, яңа гына табадан төшкән сержантны коткарды, хәтта чабышкыларның уртанчы төркеменә этеп кертте. Дөресен әйткәндә, марафон барыбызны да тигез күрә. Сержант, ефрейтор, гади солдат... нинди аерма булсын? Монда иң мөһиме: сулышың җитәрлек булу. Шәрә күкрәгеңдә дә аеру-дәрәҗә билгеләре юк лабаса.

Кичен утырып, бу хәлне кәгазьгә «сөйләдем». Гомумән, ефрейтор Вәгыйз Шакировның кем икәнлеген сурәтләдем. Ул бит әле атаклы фамилиядәше Илһам абый кебек матур җырлый да иде. Татарча, нәкъ безнеңчә: «Менәргә иде Урал тауларына!» – дип сузып җибәрсә, үзәкләрне өзә инде! Үзе әле бар эшкә дә маһир – балта остасы да, сантехник та ул, ни сорасалар, барысын булдыра. Безнең «коммуналка»да Вәгыйз һәркемгә кирәкле кеше. Кыскасы, язганыма исем тактым да «очерк» дип жанрын билгеләп, конвертка салып, якындагы элемтә бүлекчәсеннән Киевка, «Безнең чик сакчысы» дигән гәзиткә җибәрдем. Әле тушь белән үзем ясаган сурәтен дә өстәдем. Берәр көн чыкканын көтеп хыялландым да аннары көндәлек мәшәкатьләр белән әлеге хатым турында бөтенләй онытканмын.

Икенче көнне Вәгыйз белән икебезне күтәрмәле киртә янына сөт алырга җибәрделәр. Бу бик зур серебез иде: поляк фермеры Милош агай атнага ике тапкыр, автомобиль тәгәрмәченә утырткан ике урынлы арбасына туры атын җигеп, иртән иртүк безнең заставага яңа сауган сөт алып килә. Гадәттә, бу бер зур бидон була. Акчасын хуҗалар түли, безнең эш шул савытны «өйгә» алып кайтудан гыйбарәт. Шунысын гына әйтим: мондый тәмле сөтне минем гомеремдә дә бүтән татыганым булмады.

Яз канатын җәйде. Таллары да җырлап торган, кояшлы май ае иде. Каштаннар чәчәк аткан вакыт. Төннәрен өздереп сандугач сайравына йоклап китәр әмәл юк. Төн уртасында торып, саф һавага чыккан, еракта җемелдәшкән йолдызларга сихерләнеп карап торганым булды. Көмеш яктылык чайпалып түгелгән җирдә сулышлар иркенәеп китә, йөгәнсез хыяллар каядыр еракка дәшә, ниндидер сиземләү күңелне алгысыта... Ә нинди сиземләү? Соң, сиңа унсигез яшь булсын да борыныңа нинди исләр кермәсен!

Иртән мине Вәгыйз төрткәләп уятты, тиз генә битне, кулны суга чумырып алдык та «газик»ка тәпиләдек. Рульдә – заставадагы бердәнбер рус малае Вовка Абрамов, ул да Идел егете, Җигүле тауларыннан. Аның белән мин соңрак ныклап дуслаштым. Армиядән соң бер-беребезгә кунакка да йөрештек әле, озак кына хат алышып тордык, кызганыч ки, барысы да комга сеңгән су кебек югалды. Моңа гаҗәпләнергә дә кирәкмидер, аңлашылмаслык хәл түгел – дөньяда вакыттан да куәтлерәк хөкемдар юк, аның кануннарын берәү дә боза алмый. Кайда ул, кем икән ул хәзер? Шулай ук оста гына рәсем төшерә иде бит.

Сөйләшенгән урында пан Милош күренмәде, туры бахбай җигелгән арба белән күкләр көнләшерлек, аксыл чәчле бер кыз бик килештереп идарә итеп килә иде. Фәрештә инде үзе, калак сөягеннән бөркелеп чыккан ике канаты гына юк. Ул безнең аптырап калган йөзебезгә карап елмайды да туган телендә сәлам бирде:

– Дзень добры, панове!(Хәерле көн, әфәнделәр! (пол.)

Вәгыйз белән икәү, авызларыбызны ачып, күтәрмәле киртә артында торабыз шулай.

Ул ачыклык кертергә кирәк тапты:

– Әти бераз гына сырхаулап китте... – диде дә бәләкәй учы белән аяк очына сыенып торган дымлы бидонга суккалап алды. – Менә сезгә күчтәнәч – сөт!

Арабыздан беренче булып Вәгыйз аңына килде: – Хәерле иртә, панна!
Аның артыннан мин дә уянган кебек булдым:
– Әтиегезгә ни булды, панночка?

– Тамагы шешкән, – дип җаваплады кыз. Аннары яртылаш урысча, яртылаш полякча тиз-тиз генә аңлатырга кереште: атасы май аенда һәр елны авырып ала, әмма егерме сигезенче майга кадәр һичшиксез тереләчәк икән:

– Ул көнне шьвиэто – бәйрәм бит!

– Әйе, бер атнадан зур шьвиэто булачак, – дип мин дә аның сүзләрен расладым. – Чик сакчылары көне!

Гадәткә кергәнчә, шул көнне без кичкә таба чикләрне ача идек, ул чакта безгә поляк чик сакчылары, якын-тирә авыл-торак кешеләре килә, табигый ки, Багратионовск каласы башлыгы да безнең белән, шулай бергәләп бәйрәм итәбез. Уртак концертлар, уеннар, биюләр оештырыла, безнеңчә әйткәндә, чын сабан туе башлана.

Кайсыбыз сорагандыр, хәтеремдә калмаган, панночканың исемен беләсебез килде.

– Иренка, – диде кыз.
– Иринадыр, мөгаен? – дип, төгәллек кертмәкче булдым мин.
– Нье-е (Юк (пол.) 
, – дип, каршы килде ул һәм кабатлап әйтте: – Ире-э-энка.
 Хәер, дөрес – поляк хатын-кызларының байтагы «ка» белән очлана торган исем-ат йөртә. Ул аларда кечерәйтү-назлау кушымчасы түгел. Шунда ук Анжелика, Генрика, Бланкалар искә төште... Әтиемнең эшендә Агнешка дигән хатын бар иде.

Без дә үзебез белән таныштырдык. Ул, беренче класс укучысы укытучы артыннан тәкрарлаган кебек, исемнәребезне кабатлады, бу эше яхшы гына барып чыккач, энҗедәй ак тешләрен күрсәтеп, көлеп җибәрде, көлүе шат, дулкын-дулкын булып чыга, вак ташлар өстеннән чишмә чылтырап аккан сыман иде.

Күтәрмәле киртә кырындагы оясыннан автомобильләр тикшерүдән бушап торган капэпэ хезмәткәре, Мамадыш егете Закиров кызыксынып, безне күзәтеп тора. Гимнастёркасының якасы чишелгән – әле бик иртә булуына карамастан, эссе, калкулык артындагы кояш аның «өйчег»енә турыдан-туры «бәрә», биектә керәшәләр әллә нинди тамгалар сызып маташа, көн бик матур булырга охшаган, алдан әйтүләренчә, май ахырына кадәр шулай буласы икән.

Мин кыздан: «Безнең бәйрәмдә буласыңмы соң?», – дип сорадым.

– Та, натуралнье!3 – дип, сер итеп кенә, концертта бер җыр җырлаячагын да белгертеп куйды. Нинди җыр? «Анысын алдан ук әйтмим әле», – диде.

Җавап урынына авыр сулап кына куйдым, яшермим, күземне кызыйдан алуы кыен иде, әмма ни хәл итәсең. Вәгыйз белән икәү бидонны «кул»ларыннан тотып төшердек, Иренкага арбасын кайту юлына күчерергә булыштык. Ул дилбегәсен кагып кузгалып киткәндә, борылып, безгә кул болгады. Артыннан шактый озак карап тордык. Аннары бидонны тиз генә безнең «газик»ка күчереп утырттык, «ата»бызның беренче класста укучы кызы Машенька, мәктәпкә киткәнче, яңа сауган сөтне эчеп өлгерергә тиеш иде бит.

28 май иртәсендә чикне саклау нәрәтләреннән азат булган застава халкы, бик шәп итеп шәһәрчек буйлап марш атлап узды. Бәйрәм хөрмәтенә чик буе сакчылары Көнчыгыш Пруссияне яулаганда һәлак булган сугышчыларыбызга, шулай ук Багратионның мәһабәт сынына чәчәкләр салдылар. Ә мин инде, таң ату белән, бөтен коралларымны тагып, заставамның сул чигенә кадәр – өч чакрым, аннары – өч чакрым кирегә таба атлый идем.

Үзем күзгә күренер-күренмәс КСП (контроль-эз) сукмагыннан барам, ә үзем уйлыйм: Вәгыйз белән ул иртәдә сөткә барганда, ни булды икән соң?

Иренка шул көннән башлап башымнан, уй-фикерләремнән чыкмый, минем кояш үрелмәсендә ниндидер яңа тойгы туды. Әйтерсең лә кемдер касыгыма тондырган да, шул вакыттан бирле аңыма килә, сулыш ала алмыйм. Вәгыйздән сорамыйча түзә алмадым: сөткә барып кайтканнан соң, аның белән бер-бер хәл булмаганмы? Ул җилкәсен генә җыерды:

– Ә нәрсә булырга тиеш иде? Мин бер генә кружка сөт эчтем...

Артыгын нечкәләп тормадым. Димәк, минем белән генә нидер булган, күтәрмәле киртә янына барганчы күңелемә килгән нәрсәләр алдыма килгән булып чыга. «Кеше-амфибия» киносы исемә төште. Беляевның романын аңарчы да укыган идем, билгеле. Ләкин кино, корырак язылган китапка караганда – ул чакта миңа, үсмер егеткә – күңелемә уелып калырлык тәэсир итте. Гуттиэра гыйшык утында янган Ихтиандрдан: «Димәк, бу – бер күрүдә гашыйк булу дигән сүз?» – дип сорый. Тегесе исә сорауга каршы сорау белән җавап бирә: «Бүтән төрле мәхәббәт тә буламыни ул?»

Чынлап та, була микәнни? Беренче караш, мәхәббәт Алласы Амур аткан ук шикелле, йә туп-туры йөрәккә барып кадала, яисә – читкә очып китә. Икенче, өченче уклар инде кеше күңелен газаплау гына, ул чын ярату түгел, ничарадан бичара бергә яшәп торырга өндәү яки мәҗбүр итү генә. Ниһаять, мин үземне җавабын таба алмаган сораулар белән газаплаудан туктадым. Хәтерлим, ниндидер зур, бәхеткә илтә торган үзгәрешләр көтеп яши башладым. Алар озак көттермәделәр дә шикелле.

Ук-җәя белән генә коралланмаган яшь солдатны җавабы булмаган сораулар бер-ике минутка тынычлыкта калдырып торсалар да, инде икеләтә, өчләтә көч белән кабат ябырылалар иде. Кызык, килерме икән ул бәйрәмгә яки килмәс микән?

Заставага мин төш җиткәч кенә әйләнеп кайттым. Алдан күрәзә иткәннәренчә, көн кояшлы, чын-чынлап бәйрәмчә булып чыкты. Сәгатьләр буе йөрүдән, гимнастёрканың тыгыз якасыннан һәм Иренка белән күрешүдән күңелне кузгаткан гаҗәп хис-тойгылардан эссе иде миңа. Пешекче төшке ашка чакырды. Ашыйсым килми иде. Бары тик бер кружка салкын сөт кенә сорап алдым. Ашханәдән үземнең яшәү урыныма – икенче каттагы тумбочкалы караватыма күтәрелдем. Чиста яка эчлеге тегеп куйдым, гимнастёркамдагы төймәләрне, погондагы сержант тасмаларын рәтләдем, юындым-кырындым, итекләремне ялтыратып куйдым...

Бәйрәм сәгать өчтә борысларда, гимнастика боҗраларында ярышлар белән башланып китте. Майор Щербань үзе йөз метрга йөгерүчеләрне старт пистолеты белән «илһамландырды». Ярар, хет кросс йөгерергә мәҗбүр итмәде әле! Иң ахырдан ирекле көрәш булырга тиеш иде. Җиңүчеләр шәһәр хуҗасыннан һәм застава башлыгыннан бүләк алды, җанатарлар да тик утырмады – сызгырдылар, кул чаптылар...

Нәрәт үтәп кайтканлыктан, минем йөгермәскә дә, сикермәскә дә хакым бар иде... Бәйрәм шаукымына бирелгән застава буйлап, күзләрем белән бердәнбер кешене эзләп, мин әрле-бирле йөренгәләдем. Иренканы, әлбәттә – вәгъдә иткән иде бит... Ничек әйтте әле: «Әйе, натурально киләм», – диде. Кайда соң аның «натураль»леге?

Ул концерт башланыр алдыннан гына күренде. Аркам ягыннан килеп кечкенә учлары белән маңгаемны кысты: кем икәнемне беләсеңме, янәсе. Мин шунда ук әйтеп бирдем:

– Иренка!

Ул учларын бушатты, челтерәп аккан тавышы белән әкрен генә көлеп җибәрде... Җилкәсе өстендә гитараның кыллары тартылган озын тар өлеше тырпаеп тора иде.

– Ә Вәгыйз кайда? – дип сорады.

– Әнә ич ул, көрәшеп маташа, – дип җавап бирдем мин, кул тубы киртәсе янындагы аслыкка ымлап.

Иренка белән без, аның җиде кыллы дускаен уртага алып, каштан күләгәсендәге кечкенә эскәмиягә барып утырдык һәм якташымның, аслыкка сузылып ятса да, таза гәүдәле Гродно егете Виничикка барыбер бирешәсе килмәгәнен күзәтә башладык.

– Әтиең савыктымы? – дип сорадым мин. – Нье (Юк (пол.), – дип җавап бирде кыз.

– Алайса, ялгызың гына килдең? – Та (Әйе (пол.)...

Мин гитара кылларына кагылып алдым: – Димәк, җырлыйсың инде?
Ул ризалыгын белдереп елмайды:
– Әйе, җырлармын.

– Ә мин тәки гитарада уйнарга өйрәнә алмый калдым. Үсмер чагымда әти-әнидән шул «уенчык»ны алып бирүләрен сораган идем... Үземчә тырышкан да булдым, әмма «Чегән кызы»ннан ераграк китә алмадым.

Ул арада кызарынган-бүртенгән Вәгыйз килеп җитте. Аның көрәше ни белән беткәнен без күрми калдык. Сөлге белән сөртенә-сөртенә, якташым мыгырдап алды:

– Ул бит миннән ике тапкыр диярлек авыррак! Авырлык үлчәүләрен бүлгәләргә мөмкин булмаганмыни?!

– Борчылма, – дип тынычландырырга тырыштым дустымны. – Син бик шәп көрәштең!

– Ә-әй! – дип ярсып әйтте ул. – Мин хәзер душ кереп чыгам.

Концертка кадәр вакыт бар иде әле. Иренка оештыручыларга күренеп-билгеләнеп килде дә, без күлгә, үрдәкләрне карарга киттек. Анда алар бәбкәләре белән ике оя. Соры чүрәкәйләр һәм муеннарында кар кебек ак якалары булган яшел башлы ата үрдәкләр. Алар шунда ук яныбызга йөзеп килделәр дә, үзләрен нишләптер ипи кисәге белән сыйларга ашыкмаган ак күлмәкле нечкәбил кыз белән гитараны мылтык кебек аркасына аскан солдат малайны күздән кичерә башладылар. Аларга күчтәнәч турында уйласам, ашханәгә кереп чыгасы булган ла бит...

Тиздән концертка чакыру көйләре яңгырый башлады, без мәйданда тактадан ясалган эскәмияләргә менеп кунакладык та тип-тигез сәхнәгә күзләребезне төбәдек.

Концерт менә дигән булып чыкты. Поляк чик сакчыларының хор белән җырлавын ялгыз җырчылар, биючеләр, шигырь сөйләүчеләр дәвам итте... Барысы да ихластан, яхшы һәм матур булды, әмма мине бигрәк тә, әлбәттә, якташым Вәгыйз Шакиров һәм Иренканың чыгышлары дулкынландырды. «Менәргә иде Урал тауларына!» көенең канатында илебезнең иң көнбатыш чигендәге каладан мин ерактагы кояш чыгышына, күңелемә якын Идел аръягына таба очтым. Туган телемдә җыр ишетү миңа күңел азыгы бирә, әйтерсең лә, үз ягым болыннарында аунап, рәхәтлек кичерә идем!

Иренканың җыры – шуның капма-каршысы, һичнинди дәрт тә, күтәренке рух та юк анда. Ул агач урындыкка утырып, гитарасын кочаклады, кичкә таба сафлана төшкән безнең застава, туган ягыныкын дияргә дә була – чиккә кадәр ике генә адым бит! – һавасын күкрәген тутырып сулады да, сусыл иреннәре арасыннан тыныч кына агымлы поляк җыры түгелде. Ул иркен һәм җиңел итеп, тавышында аз гына киеренкелек тә сиздермичә җырлый иде. Иренка, башын чак кына бер якка иеп, – бодай башаклары сыман чәч канатлары йөзен яртылаш каплаган көе, тар, сабыйларча ябык иңнәрен җыр агымына туры китереп, нечкә бармаклары белән гитараның көмештәй кылларын иркәләп-назлап аралаганда, – ә гитара аның кулларына буйсынып, аңа кушылып сыздырамы-сыздыра иде, – җырчы һәм гитара уртак җыр куенында иркәләнүче бер җан иясе булып яшәде бу мизгелләрдә. Ә кинәт иреккә чыгып, тулып ташучы чишмәдәй күңелемне күмгән җырны, Ходай хакы өчен әйтегезче, нинди сүзләр белән атарга мөмкин? Иренкага, аның сәләтен, йомшак, агымсу кебек тавышын тулысынча биләп алган, керпе энәләредәй чәч белән капланган баш түбәмнән алып солдат итеге кырган аяк табаннарыма кадәрге чиксез-ярларсыз тойгыларымны ничекләр аңлатып була?!

Славян телләре бер-берсенә охшаган, дисәләр дә, аның җырындагы күп кенә сүзләрне аңлап бетермәдем мин. Җыр – сер дип тикмәгә генә әйтмиләрдер, җыр – җыр инде ул, инглизчә, французча, итальянча булса да... Ул ниндидер сүз-мәгънәләрне аңлатырга дип түгел, җырчының күңел халәтен белдерергә дип туган, аның теле һәркемгә таныш, җырга бернинди тылмач кирәкми. Кайчак җырдагы чит ил сүзләрен аңлап җиткермәвемә сөенәм генә мин, чөнки бу – җаныңны кузгаткан көйгә үзең теләгәнне, шәхси тойгыларыңны салырга, ерактагы якын кешеңә тел белән әйтеп җиткерә алмаганны белдерергә мөмкинлек калдыра. Моңарчы, мәсәлән, поляк мәдәнияте белән әлләни таныш түгел идем. Ну, Мицкевичны, Сенкевичны укыштырдым, Анджей Вайданы карадым, Чеслав Неманны тыңлаганым булды... Шуның белән шул бугай. Польша чигенә хезмәт итәргә җибәрерләр дә, анда күрше воеводстводагы панночкага гашыйк булырмын, дип кем уйлаган...

Иренкага барысын да уздырып, каты итеп кул чабучылар, әлбәттә, Вәгыйз белән мин идем. Якташтан хәмер исе килгәнен сизенеп:

– Син әле кай арада өлгердең? – дип кызыксындым.
– Пшеклар сыйлады.
Пшеклар дип без полякларны атый идек, чөнки аларның телендә «ш» авазы  бик еш кабатлана.
– Чик сакчыларымы, әллә штатскийлармы?
– Чик сакчылары, – дип, гимнастика борыслары янында торган кечкенә төркемгә ишарәләп күрсәтте ул. – Аларга минем җырлавым бик тә ошаган икән. Ә бәлки сиңа да бераз йотып куяргадыр?

– Юк, рәхмәт, – дидем мин, шулай да үзем кызыксына калдым: – Нәрсә эчтегез соң?

– Полякныкын инде...
– Ничегрәк соң ул?
– Соң, аракының барысы да бер иш бит.
– Ә кабымлык бар идеме?
– Чын Краков тутырмасы...
Вәгыйз сүзен әйтеп бетерә алмады, Иренка килеп җитте, без аңа урын

биреп, читкәрәк шуыштык, ул уртабызга кереп утырды. Бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә, кызның җырлавын мактарга керештек, артыграк та кычкырып җибәрдек, ахрысы, арттан «ш-ш» дип, кисәтү ясадылар.

Сәхнәгә старшина чыкты. Аның төп мактанычы тыпырдап бию – «чечётка» инде. Күн итекләрен кояш чагылырдай итеп ялтыраткан, үзе дә ялт итеп тора, ул тагын – һәр төймәсе, каеш аелы, күкрәгендәге медале, чегәннекедәй кара күзләре, диимме...

Иренкадан, җырың ни турында иде, дип сорадым.

Ул, гадәттәгечә, җылы яклардан иртәрәк кайтып, оясын рәткә китергән һәм сөйгәнен көтә башлаган ата ләкләк хакында икән. Ана ләкләк кайтмый да кайтмый, ди.

– Ник?
– Давылга эләгеп, харап булган, – дип җавап бирде кыз.
– Күңелсез хәл.
– Бик тә.
Иренка, ара-тирә туган теленә – полякчага күчеп алгаласа да, русча яхшы гына сөйләшә. Мин искә алган ул елларда поляк мәктәпләрендә рус телен өйрәнү мәҗбүри иде әле.

Старшина биюен карагач, Иренка тиз-тиз җыена башлады: – Өйгә кайтыр вакыт. Әти анда йеден – ялгызы, берүзе генә. – Нишләп берүзе? Ә әниегез кайда? – дип сорадым мин.
– Әни Бартошицада, дзидек (Бабай (пол.)  янында.
– Бабайга ни булган?
– Аяклары сызлый... Аны әни карап тора.
Шулчак Вәгыйз бер-ике сүз кыстырып куйды:

– Ләкләкләрең дә күңелне төшерде, Иренка, һәм гомумән...

– Хәзер тансы-мансы башлана бит! – дип, сүзне борырга маташып карадым мин. Әмма кунагыбыз үз дигәнен үзгәртергә җыенмый иде.

– Без сине озатабыз, – диде ефрейтор кырт кистереп.
– Добже (Яхшы (пол.), – диде кыз, икебезгә дә мөлаем караш ташлап. 
Без автобан буйлап КПП тарафына киттек, ә артыбызда калган заставада музыка яңгырады – бию башланган иде. Якташым гитараны сак кына күтәреп китте, ә мин, юлдан читкәрәк чыгып, кыр чәчәкләреннән бер бәйләм җыйдым. Кызларның, чәчәк дигәндә, һәрвакыт аһ итүенә гаҗәпләнеп туя алмыйм. Мин бик килештереп иелдем дә гөлләмәне гүзәл танышыбызга суздым, ә ул рәхмәт йөзеннән бераз чүкте, күлмәк итәкләрен як-якка җәеп, рәхәтләнеп көлеп җибәрде һәм төрле төстәге кыр чәчкәләрен күкрәгенә кысып, аларга йөзен яшергән булды.
Күтәрмәле киртә янында саубуллашкан чакта:
– Күрешербез әле! – дияргә онытмады.
– Әлбәттә, – дип җавап кайтарды Вәгыйз.
 –Һичшиксез, – дип, мин дә аларның сүзләрен җөпләдем.
 Заставада күңелле иде, мәйданда Багратионовск мәдәният йортыннан килгән вокаль-инструменталь ансамбль көйләре астында бәхетле парлар әйләнә. Бәйрәм әнә шулай дәвам итте. Вәгыйз учын учка шаулатып ышкыды да билендәге каешы астындагы гимнастёрканы төзәтеп куйды, күкрәген киерә төшеп:

– Киттек! – диде.

– Юк, миңа бит иртәнге биштә үк аяк өстендә булырга кирәк. Ял итим, бераз укып ятыйм...

Укып та, язып та булмады. «Без тагын кайда, ничек очрашырбыз икән?» – дигән уй гына миемне бораулап торды.

 

* * *

Ике көннән безне хәрәкәт итеп торучы мишеньнәргә төнге ату «уен»ына төяп киттеләр. Полигон шул тирәдә генә, Багратионовск янында иде. Хезмәттәгеләргә заставадан озакка китеп торырга ярамый бит, гәрчә анда нәрәтләр, застава буенча дежурда торучы, «шом салуны кисәтү» төркеме («тревожная группа» – армия термины), сакчы, берәр офицер яисә старшина калса да, бу – катгый таләп. Чик буе уставы шулай куша.

«Калаш»тан атканда, ике төп боерык, ике приказ бирелә: мишеньгә берәмләп яки тоташтан (очередьләр белән) атарга. Әле баскан яки яткан көе, тезләнеп ату шартлары да бар... Мин баштан ук тоташ ату вакытында икешәр патронны гына «өзеп» алырга өйрәндем. Ике ук бергә оча икән – бу инде очередь санала, димәк ки, ату санын арттырырга мөмкинлек кала. Вәгыйзнең менә алай килеп чыкмый, ике мәртәбә басу белән, «магазин»ы бөтенләй бушап кала. Һәммәсе дә «сөт»кә китә, чөнки мишеньгә беренче пулялар гына оча, калганнары исә – өскә яисә читкә.

Төнге ату – искиткеч матур күренеш! Анда бит трасса булып оча торган пулялар сиптерәсең. Мылтыгыңның тетәсенә басуың була, көпшәсеннән төрле төстәге ут көлтәләре бөркелә. Һәр пуляның юлы, синнән мишеньнең үзенә барып җиткәнче, яшел, кызыл сызык булып сузыла. Бердәнбер кыенлык – урыннан-урынга чабып күчү генә. Бер сызыктан икенчесенә бар да ат. Караңгыда бит бу! Беребез, шулай йөгергәндә, ниндидер күзгә күренмәс чокырга басып, аягын сындырган иде.

Бу юлы андый бәла-каза, маҗаралар булмый калды. Мин «бишле»гә аттым, Вәгыйз – «канәгатьләнерлек» билгесенә. Күрәсезме, дөнья барысын да тигезли: ул шәбрәк йөгерә, мин – атуда уздырам, ул матур җырлый, мин – рәсем төшерәм, ул сантехника эшендә оста, мин әдәбиятны яхшырак беләм... Шулай бер-беребезне тулыландырып яшәдек, шулай дус булдык. Икебез бер вакытта дембельләштек. Казанга кайткач, башта миңа кердек, ягъни әти-әнием өенә (мин әле аларда тора идем). Исән-имин кайтуыбызны билгеләп алгач, мин аны автобуска озатып куйдым, Вәгыйз үзенең Яшел Үзәненә кайтып китте.

...Атарга өйрәнү урыныннан без төн уртасы узгач кына кайттык. Дежурда торучы егет туктатып, иртәгә миңа баганалар буяу эше йөкләнгәнен әйтте. Аңлашыла, телеграфныкын түгел, ә чик баганаларын. Ул мине җилкәмнән кагып, көлемсерәде:

– Рәссам үз белгәне белән шөгыльләнергә – буярга тиеш, шулай түгелмени? – диде.

Чик баганасы – дәүләт кырыендагы инде иң соңгы тамга. Ул, без хезмәт иткәндә дә, хәзерге кебек үк, кызыл-яшел төстә, биеклеге ике метр, бетон нигезгә утыртылган иде. Өске, кызыл өлешендә – ил гербы төшерелгән тимер пластинка. Аның астында – багана саны. Каршысында, ун метрлап арада Польша баганасы, ул кызыл-ак төстә, матур эшләнгән. Аның кырларындагы тасмалар туры-яссы түгел, ә почмаклары белән өскә күтәрелгән. Шушы баганалар арасыннан дәүләт чиге үтә дә инде. Поляклар аны саклап мәшәкатьләнмиләр. «Ник, – диләр алар, сез саклагач, җитмәгәнмени?» Баганы төзәтәсе яисә буйыйсы булганда гына сәпидләренә утырып килеп җитәләр.

Багана буяу – сержант эше түгел-түгелен. Икенче яктан караганда, моны миннән шәбрәк итеп кем эшли ала? Буяу-пумалалар, сан төшерү өчен өлге-калыплар алып, санитар букчасына салдым да «шом салуны кисәтү» төркеме мине уң флангка илтеп ташлады, КСП, бүтән барлык киртәләр аша туп-туры тиешле багана төбенә үк чыгарды. Шул рәвешле Казаннан килгән сугышчы, буяу савытлары һәм телефон төребкәсе белән, илнең иң көнбатыш тарафында утырган чик баганасы белән бергә-бер калды. Тагын каешта штык-пычак болганып тора.

Бу баганадан мин инде үзем икенчесенә күчәргә тиеш идем. Эшкә керешкәндә, кояш җылы нурлары белән коендырып алды, кыскасы, һәммәсе дә тәртиптә булырга тиеш. Баганам кителмәгән-уелмаган, шуңа күрә аның белән тиз генә саубуллашып, икенчесенә таба кузгалдым, тик юлымны камыш һәм күрән-кыяк баскан чып-чын сазлык бүлде. Мин, мүкле түмгәкләргә баса-баса, сак кына бара башладым. Берсеннән икенчесенә сикерәм шулай. Ләкин тиздән бер аягым батып китте, ул арада итегем белән яшькелт «шулпа»ны «сосып алдым» һәм кирегә борылдым. Нишләргә, «шом салуны кисәтү» төркемен чакырырга да, бөтен киртәләр һәм КСП аша узып, кайту юлына чыгаргамы? Ялгызыма гына ярамый – чик буена җәелгән «комлык»ны бозарга мөмкин, әле бит сигнал чыбыклары да бар – шундый шау-гауга күтәреләчәк! Хәзер, билгеле, барысы да бүтәнчә, әмма ул заманда ук техник сак чаралары шактый сизгер һәм матавыклы иде.

Мин сазламык аша поляклар ягыннан үтәргә карар кылдым. Аларның да, безнең яктан да чик сакчылары күренми, сазлык дигәнем ул хәтле зур түгел, шикләнмичә узып булыр кебек. Банкалар, пумалалар салган биштәремне эләктереп, максатыма – шактый еракта, сазлык артында кара-каршы тырпаешып торган баганаларга таба тиз-тиз атлап юл тоттым. Сүз уңаенда әйтим, полякныкы, кызыллы-аклысы матуррак күренә, ә безнең ярым яшел багана куаклыклар арасында югалып кала иде.

Һаваның болай тиз алышынуын минем моңарчы да, ул көннән соң да күргәнем булмады. Кайдандыр шәмәхә болытлар килеп чыгып, тирә-юньне кинәт кенә караңгылыкка чумдырды, яшен яшьни башлады, туплардан аткан гөрелте чыгарып, күк күкрәде, һәм ишеп яңгыр яварга тотынды. Мин инде корыдан, яр читеннән сазлыкның уртасына җитеп килә идем шикелле, ә анда яшеренеп яткан чоңгыллар бар икән, аларны әйләнеп үтәргә кирәк булды. Юлдан кире борылу гадәтем булмаганга, үҗәтләнеп, алга таба атлавымны дәвам иттем. Менә шунда башланды да инде...

Дөньясындагы бар нәрсәне – һава бозылуын да, бу нәрәт турында белдергән дежурны да «шом салуны кисәтү» төркемен чакырмаганга, үземне дә каһәрләп, юлымны дәвам итмәкче идем. Шаулап аккан яңгыр туктамады, чын-чынлап Ниагара шарлавыгына әверелгәнче, көчәйгәннән-көчәя генә барды. Өермәле җиле белән, ниһаять, мине аяктан екты. Әллә үзем генә таеп егылдыммы икән? Ни генә булмасын, мин бер чокырга тәгәрәп төштем, шунда аягым белән бәла килеп чыкты да. Электр суккан кебек авырту тубык сөягеннән бөтен гәүдәм буйлап таралды. Мин һәртөрле чир-авыртуларны авыр кичерәм. Йомшакмындыр, мөгаен. Менә дошманнар тотып җәзалый башласын әле, бөтен серләрне ачып бирәм – белгәнен дә, үзем белмәгәнен дә.

Ул арада теге чокыр бик тиз су белән тула башламасынмы! Мин, Идел егете, ниндидер мыскыллы чокырда батып үләргә тиеш, имеш! Ярга таба шуышам, әмма шуам да кире төшәм. Су инде билгә җиткәндә, тырышуым бушка китмәде, ниһаять, бу тозактан ычкынып котыла алдым.

Мин салкын сазламыкта йөзем белән сузылып, үз-үземне белештермичә, учларым белән битемне каплап, бер үк сүзне кабатлап яттым: «Ярый, мин түзем һәм үҗәт. Бу бәлане дә кичеп чыгарбыз әле!» Шунысы кызык: күп еллардан соң, хуҗам булган кеше кабинетына чакырып, мине сүкте: «Син чамадан тыш тискәре, дустым, акылга сыймаслык эш булса да, үзеңнекен итәсең!» Мин теге өермәне һәм яңгыр астында йөзем белән капланып яткан яшькелт сазламык суны искә төшереп: «Хак, ничек булганмын, шундый инде», – дидем.

...Ә яңгыр, инде бозга әверелеп, яварга кереште. Эре ак борчаклар, капланмаган муен тамырымны тишәрдәй булып, аркама чукыпмы-чукый. Ә фуражкам кайда соң? (Чик сакчыларында пилотка дигән нәрсә юк, бары тик фуражкалар гына. Кечкенә җиңел пилотка киеп йөрисе бик килә иде дә соң!) Як-ягымнан бутап карыйм – таба алмыйм. Мөгаен, чокырда калгандыр.

Ниһаять, күк кәнсәләрендә мине кызгандылар булса кирәк – рәхим-шәфкать күрсәтеп, бозны, көчле булса да, гадәти яңгыр душына алыштырдылар. Элеккечә үк, тирә-юнь яктырып-ялтырап торды, күкрәү гөрелтесе тынмады. Хәрәкәтсез ятып тору килешми иде, аягымның авыртуына түзеп, мин алга таба шуыштым. Бу мәхшәр күпме дәвам иткәндер, әйтүе кыен. «Mala-Malina» дигән язулы баганага барып төртелгәч, кинәт зиһенем ачылып киткәндәй булды.

«Мала-Малина», – дип кычкырып кабатладым. Ә инде үз алдыма: «Кирәк бит, әй, ниндидер поляк авылына кадәр шуышып килгәнмен!» – дип уйладым. Торып басмакчы булдым, әмма авырту аяктан алып бөтен гәүдәмә таралып, зиһенемне чуалтты. Шулай да белештерер-белештермәс шуышуымны дәвам иттем. Мине тагын шул бетмәс, үзеннән-үзе көч өстәп торган үҗәтлек алга таба этәрде.

Кайда сазлык, кайда чик, мин үзем кайда – һични аңлашылмый. Борыныңнан кала берни дә күреп булмый. Яңгыр пәрдәсе күзләрне томалаган. Дүрт аяклап алга таба барам. Туктап калырга ярамый. Туктасаң, йомшарып, йокыга китүең мөмкин, ә ул чакта – бетте баш. Мине хәзер, «Мала-Малина» белән саз арасын үтеп, чик баганаларына барып җитү уе гына били.

Ходайны көлдерәсең килсә, аңа иртәгәсе ниятләреңне генә сөйлә, диләр. Бер нәрсә ачык: мин мәгънәсез рәвештә адашканмын.

Давыл ничек башланса шулай көтмәгәндә тынды да куйды. Батарга торган кояш, нурларын төзәтеп, кабат яктырта башлады, күктә болыт әсәре юк, биектә әллә керәшәләр, әллә карчыгалар бөтерелә, күлдәвектә чыпчыклар коена... Мин, үрелеп, ялгыз имәнгә тотындым, аркам белән аның куәтле кәүсәсенә терәлдем – ял итеп алырга, зиһен җыярга, уңга-сулга карап, кайдалыгыңны чамаларга кирәк иде.

Менә яртылаш ятып, яртылаш утырып торам... Бер итекне салдым, икенчесен – булмады... Янәшәмнән генә ап-ак җилкәнле көймә узып бара, аңардан җиңел ак күлмәкле фәрештә төшә, яныма килеп, исемем белән эндәшә, җилкәмнән селкетә, күзләремне киңрәк ачсам – каршымда Иренка тора.

– Же с тобой? (Же с тобой? – (полякча-русча) сиңа ни булды? – ул минем каршыма чүкте. – Үтенәм, әйтче?! Йодрыкларым белән күзләремне уам – төшемме, өнемме соң бу? Иренканың кулына кагылам – кайнар, тере... Йокыга китмәгәнемне аңлап, кинәт балаларча ихластан, ышанып көлә башлыйм.
 Иренка соравын кабатлый. Сөйләргә туры килә: чик баганаларын буярга җибәргәннәр иде, сазлыкка туры килеп, бер баганадан икенчесенә Польша ягыннан узарга уйладым, давыл башланды, аягымны авырттырдым, адаштым...

– Кайда мин?

– Миндә кунакта, Мала-Малинада, әнә калкулыктагы иң кырый йорт безнеке, – дип, нечкә бармагы белән яр читендәге әфлисун төсендәге түбәле кечкенә генә ак йортка күрсәтә ул. Ул чактагы хәлемне, «сугыш кыры»ннан мескен башымны ничек алып котылуымны, Иренканың туры атын җиккән ике урынлы йомшак тәгәрмәчле арбасы белән өенә алып кайтуын, итек балтырын кисеп, шешкән аягымны коткаруын сөйләп-тасвирлап тормыйм... Ул йөгереп кенә күршедәге табибны, үзләренең гаилә дустын чакырып кайтты. Абзыйның исем-шәрифе Кшиштоф икән. Ул минем шешеп чыккан тубык сөягемне карады, әмма диагноз куя алмады – сеңер тартылганмы, әллә урыныннан чыкканмы...

– Ачыктан-ачык сынмаган лабаса, – дип шаярткан булдым мин.

– Ходайга шөкер! – диде доктор. – Рентгеннан карарга иде. – Йомшак җиремә авыртуны баса торган укол кадады. – Бәлки, вакытлыча тугым куяргадыр?

– Кирәк түгел, – дидем. – Санчастьта барысын да эшләрләр.

Кояш ерактагы урман тарагына төшеп утырды, мин инде өйгә, заставама җыенган идем, Иренка кире күндерде. «Иртәгә иртүк күтәрмә киртә янына илтеп куям, берочтан сөт тә алып барырбыз, ә табиб әйтте бит, аягыңа ашыгыч ярдәм кирәкмәс», – диде. Мин хәлне «үлчәп» карадым: бер тәлинкәдә – «дезертирлыгым» һәм аның өчен аласы җәзам, икенчесендә – Иренка, аның белән хыялымдагы аралашу теләге, гәрчә соңгысына бик ышанып җитмәсәм дә... Шулай да икенче тәлинкә ягы басты.

– Теге чакта саубуллашканда, күрешәчәгебезне алдан күргәнсең, – дип, кызның исенә төшердем.

Аның күрәзәчелегеннән көлешеп алдык. «Әйе, хәзер көлке, – дип уйладым мин, – ә ахыры ни белән бетәр?» Миемне яндырып кара тамга узды, анысын яхшы хәтерлим, тик ул бары тик бер тапкыр гына булды, язмыш бүләк иткән әлеге очрашуларны мин бүтән авыр тойгылар белән ямьсезләмәдем. Ул да хаклы иде: ахыр чиктә мин гаепле түгел, давыл – форс-мажор арага керде.

Кичке ашны бакчада ашадык. Майның соңгы көне. Алмагачлардан әле дә булса эленеп калган чәчәкләр коела. Давылның эзе дә юк. Иренканың өе калкулыкта, монда инде күлдәвекләр җыелып ята алмый.

– Ә пан Милош кайда? – дип сорыйм.
– Һоспитальдә. Тән кызулыгы күтәрелде...
– Өстәвенә әле мин аягым белән...
– Ничего, – дип тынычландыра ул. – Тата (Әткәй (пол.)
 савыгыр, син дә аякка басарсың. Акшар өстенә оҗмах кошлары төшерелгән, үрелеп үскән үләннәр арасындагы гаҗәеп чәчәкле, чирәп түбәле һәм өстенә ак ләкләкләр зур таҗ итеп оя корган биек кызыл кирпеч морҗалы бер катлы йорт ниндидер әкияти фильмга дип төзеп куелган сыман иде. Биек морҗа башындагы оя хуҗасы үзенең кара чабулы ак кәчтүме белән бөтен буена басып, башын чөйгән дә озын томшыгын гөрләтеп, янәшәсендәге мәгъшукасына тойгыларын аңлатыр өчен чак-чок килә. Төсле җепләр белән чигүле эскәтер ябылган, гадәти булмаган сый-нигъмәт, кабымлыклар тезелгән өстәл янындагы «кунак» исә яшь чибәр хуҗабикә канаты астында өй шәрабен татып хозурлык кичерә. Пан Кшиштоф ярдәме белән, аякның авыртуы да кимеде, җанга коеннан соң сафланып калган кыр-урманнарның барлык хуш исе тулды; абзардагы безнең бөтен заставаны сөт белән туендыручы сыерның күкрәктән чыккан калын тавышы колакны иркәләде. Мин пан Милошның иркен ак күлмәген һәм киндер ыштанын киеп (үз киемем кер бавында кибә), Иренкага сокланып утырам, дөнья – миңа гүзәллеккә туенган гаҗәеп тормыш, ә киләчәк тагын да гаҗәебрәк һәм бәхетлерәк булырга тиеш, имеш. Салават күпере төсле матур һәм илһамлы халәтне бүтән һичкайчан да кичергәнем булмады. Чөнки миңа ул чакта нибары унсигез яшь иде, унсигез генә! Иренка миннән ярты яшькә кечерәк. Икебезнең дә күңеле саф, ниятләребез зурдан. Аның коңгырт-фирәзә күзләренә багам да үземне күкнең җиденче катындагы заттай хис итәм. Иренка яулыгы астыннан ургылып чыккан бодай башакларыдай толымын төзәтеп куя, нәрсәдер әйтә, ә мин, айгыр кебек кешнәп торган егет, гүя тоякларым белән кагам да берни ишетмим.

– Нәрсә? – дип кабатлыйм.
 – Казан гдзие (Кайда (пол.)
, молвлю (Дип сорыйм (пол.), урнашкан? Мәскәүдән якынракмы? – Юк, ераграк.
– Гдзие ераграк?
 – Идел буенда.

– Ә-ә... – дип башын кага ул, аңлаганын белгертеп һәм кабат сораша: – Урысча: я тэбе люблю. Ә татарча ничек була?

– Мин сине яратам.

Ул көлә, кабатларга маташа, тик барып чыкмый. Күкрәгендә, күлмәк изүендә бәләкәй алтын тәрене күреп алам. Ул да минем шуңа игътибар итүемне сизә, кечкенә тәре шунда ук күздән югала, бары тар гына алтын чылбыр кала.

Җырлавын сорыйм.

– Нье, – ди, аннары өйдән гитарасын алып чыга, кичке томаннарда һәм төнгә каршы төшкән салкынча чыкларда күңелне кузгатырлык поляк җырлары агыла башлый. Мин инде тагын бер тапкыр аяктан егылам. Һушым китеп, аңа рәхмәт укыйм, ә сеңлем кебек итеп үбәргә – юк, кыюлыгым җитми.

Инде караңгы төшеп килә, ул террасадагы лампа яктысында уч кадәр генә кәгазь кисәгенә нәрсәдер яза да аны миңа суза.

– Бу ни бу?
– Минем адресым.
 Тиз генә укыйм. Кыска сызыклар аша язылган, авыр әйтелешле воевода

исеме, аннары – Мала-Малина. Бусы аңлашыла. Урам, йорт саны... Һәм имза: Иренка Игначёк.

Дүрткә матур гына бөкләп, кәгазьне күлмәкнең күкрәк кесәсенә салам.

Ул миңа тәрәзәләре бакчага караган кечкенә бер бүлмәгә урын җәйде. Ак диварларда – таныш булмаган кешеләрнең фотосурәтләре, агартылган мичтә йортның тышындагы кебек төрле төстәге бизәкләр. Ачык тәрәзәдән яшенле яңгырдан соң калган саф, чиста, озонлы һава өреп тора. Бакчада төрле тавышларга күчеп сандугачлар сайрый башлады... Йокы алмый. Күз алдымда Иренка тора, мин аңа кичтән әйтергә оялган сүзләремне сөйлим. Ишек артында аның шыпырт кына тегендә-монда йөргәнен, савыт-саба, чиләкләр шылтыратканын, ишегалдына чыкканын – аның нечкә иңнәренә йөкләнгән хуҗалык белән идарә иткәнен ишетеп ятам. Аннары, ничектер, чокырга чумган кебек бер мизгелдә йокыга талам.

Иртән агач урындыкта – мине чиста, әле генә үтүкләнгән солдат киеме, өстәлдә бер стакан яңа сауган сөт көтеп тора иде. Почмакта култык таяклары, бер итегем, галуш – анысы авырткан аягымадыр, һәм бер пакет – күрәсең, киселгән итек беләндер инде. Әйе, аягым, стенага үрмәләп менәрлек булып, яңадан сызларга тотынды.

Алты тулар-тулмастан Иренка кабат шул ук пан Кшиштоф белән бүлмәмә керде. Доктор аягымны карады, тагын бер тапкыр авыртуны баса торган укол кадады да инъекциянең көче дүрт сәгатькә җитәсен әйтте.

– Үзеңнекеләргә кайтып өлгерә аласың, – диде.

– Белмим, сезгә ничек рәхмәтемне әйтеп бетерә алырмын икән, пан Кшиштоф! – дидем мин.

Соңрак тормышымда күп кенә яхшы кешеләрне очратканым булды, әмма пан Кшиштоф сурәте түр башымда аерым торып калды.

Иртәнге ашка пешкән ике күкәй, ипи, май, кичәге пилмән (бәрәңге, эремчек, гөмбә белән) – ул аны бәлеш дип атый иде – һәм сөтле каһвә әзерләнгән иде. Бу юлы без верандада, түбәнлектәге томанга төренгән иксез- чиксез кырларга һәм чикнең теге ягында, ерактагы Русиядә чыгып килүче кояшка каршы утырдык.

Иренка-Иркәмә:
– Тиздән кояш бу якка күчә, ә мин – киресенчә, теге якка, – дидем.

– Кызганыч... – диде ул сабыр гына. – Може (бәлки), калырсың?
– Шаяртасыңмы?
– Шаяртам, натуралнье (Әйе, әлбәттә (пол.).
 – Шаяртуың кызганыч. Чынлап та калуымны теләгәнсеңдер, дип уйлаган

идем.
– Чынлап торып телим, – дип, кайтаваз кебек җавап бирде ул. Гашыйклар үзара сөйләшкәндә, читтән карап торучыга алар юкны бушка

авыштыралардыр кебек тоела. Чынлыкта, аларның ни әйткәнен түгел, ә җырдагы ноталар кебек һәр сүзне бизәүче хисләрен, тавышларын тою-ишетү мөһим. Яхшы җырны сызгырырга да, борын астыннан сүзсез генә мырлап торырга да мөмкин.

Селкенергә кирәк иде. «Рәхмәт» дип, хуҗабикәнең яңагыннан үптем. Әйе, иртән кыюлыгым җитте, кичтән үбү иртәгесеннән аерыла бит. Ул сабыйларныкы шикелле саф һәм гөнаһсыз. Кыз күзләрен түбән төшереп, эскәтерне төзәтеп куйган булды да миңа үрелгән кулы белән бер пакет сузды:

– Сиңа күчтәнәч бу, на дрогу (Юлга (пол.).

Мин пакетны ачып карадым, анда сөткә-майга изелгән күмәчләр, кәнфитләр, кечкенә бал банкасы, һәм «мулине» җепләре белән чигелгән кулъяулык бар иде.

Ничектер уңайсызланып калдым.

– Ал инде, ал, Вәгыйзеңне сыйларсың. – Ул өстәлне җыештыра башлады. – Хәзер сиңа карета бирәм.

Җыенып беткәч, мин шундый кыяфәттә идем: култык астымда таяклар, бер аягымда итек, икенчесе оек эчендә, – галушка сыярлык булмады. Банка, пумала белән букчам да, телефон төребкәм дә, фуражкам да юк – барысы югалган. Бары тик штык-пычак кына билдә. Соңгысы бик мөһим – солдатка коралын югалту килешми.

«Карета»га без өчәү сыйдык: Иренка-Иркәм, мин һәм шул ук пан Кшиштоф иртүк урнаштырып куйган сөт бидоны.

Туры ат, койрыгын болгый-болгый, тупларын сипкәләп, алдыбыздан бара.

– Исеме-аты ничек соң аның? – дип сорадым мин, атка ымлап. – Югыйсә танышмыйча да калабыз.

– Всход, – диде Иренка.
– Восход – Кояш чыгышы, димәк?
 – Та... Тагын Востокның Көнчыгыш дигән мәгънәсе дә бар.
 Юлның беренче өлешендә без туктаусыз тел яздырдык, ә чиккә җитәрәк,

ничектер үзеннән-үзе тукталып калдык, икебезгә дә күңелсез булып китте. Киртә-шлагбаум күтәрелгән иде. Челтәрләр һәм кисәтүле юл тамгалары асылган киртә астыннан Польша ягына таба, туктала-туктала, җиңел машиналар ташкыны уза. Каршы якка таба автомобильләр юк иде. Күтәрмә киртә янында безне «йөкче»ләр – Вәгыйз Шакиров белән Черёмуха көтеп тора. Читтәрәк «газик» белән – Вовка Абрамов. Арбада култык таяклары белән коралланган пассажирны күреп:

– А-а, юлдан язган малай кайтып килә! – дип кычкырды Черёмуха. – Сине заставада особист – махсус хезмәт кешесе көтеп зарыкты.

Үте тулышкан хезмәттәштән аермалы буларак, Вәгыйз сөенечен яшермәде:

– Кайттыңмы, дустым?! – Һәм миңа арбадан төшәргә булышты. – Мин инде нәрсә уйларга да белмәдем. Суга төшкән кебек югалдың бит! Тәүлек буе тының-башың булмады. Яшен аткан микән әллә, дип тә уйладык. «Шом салуны кисәтү» төркеме, сине эзләп, бөтен флангны айкап чыкты. Ярар, хет исән калгансың!

– Исән инде, исән, – дип, мөмкин булганча битараф кыяфәт белән әйттем дә капэпэ будкасы яныннан аксап-туксап үтәргә ашыктым. Егетләр арбадан сөтле бидонны алып, машинага илтеп куйдылар. Мин Иренкага таба борылдым, култык таякларын суздым: алып кит, янәсе. Ул арбада утырган көе көлеп җибәрде дә йөгереп килде:

– Күчтәнәчне оныткансың бит! – дип, кулыма теге пакетны төртте, аның еш-еш тибрәлгән аксыл керфекләре дымланган һәм кара-кучкылланып киткән иде. – Сау була күр, сержант!

– Сау бул, Иренка!


– Кайту белән яз, яме?


– Һичшиксез язармын! 
Ул инде, күрәсең, мине заставада калдырмасларын чамалагандыр (билгеле, монда госпиталь дә, санчасть та юк бит), күтәрмә киртә янына сөт алырга бүтән килә алмасымны аңлагандыр...

Аннары Иренка-Иркәм көтмәгәндә, һич оялып тормыйча, мине кочып алды, кипшенгән иреннәремнән үпте дә кабат арбасы янына йөгерде.

– Ә култык таяклары... Култык таякларыңны ал инде!
 

– Әлегә үзеңдә калып торсын.


– Рәхмәт! – «Әлегә» дигәне миңа бигрәк тә ошады. Димәк, аларны

кайтарасым була икән әле? Күрәсең, кабат очрашасыбыз бар? Авызыңа бал да май, Иренка-Иркәм.

Заставага кайту белән мин – «дезертир»дан иң элек аерым бүлек офицеры – кызларныкы кебек бәләкәй куллы, тар җилкәләренә яңа гына майор погоны таккан зур корсаклы адәм сорау алды. Аның «нигә-ни өчен?»нәрен санап тормыйм – берсенең дә кызыгы юк. Бары бер «сөйләшү» тармагы гына истә, аны биредә теркәп калдыру да кирәк дип саныйм. Майор алдында ниндидер шпиун, агент-007 түгеллеген аңлап, шуңа күрә сүзне шактый сүлпән, кызыксынусыз гына башлады да бермәлне үзенең курчакныкы кебек учы белән өстәлгә шап итеп сукмасынмы:

– Сүзеңне күрше дәүләт кызы белән әш-мәш килүдән башлап җибәр әле! – Әш-мәш килү түгел лә инде ул... – дип, акланырга маташтым мин.

– Йә, йә... – дип, авызын кыйшайтып көлгән булды ул. – Бәлки, мәхәббәттер, ә, тагын ни әйтәсең! Берәү шулай, поляк кызына мәхәббәте хакына Ватанын саткан. Атасы аны шуның өчен үз кулы белән атып үтергән.

Особист шактый белемле бәндә икән, ул кайчандыр «Тарас Бульба»ны да укыган, имеш, улын үтергән казак атаманы, аның уенча, һәрьяктан хаклы булып чыга.

– Сезнең Андрий Бульба турында әйтүегезме? – дип ачыклык кертергә маташтым мин.

– Тагын кем турында булсын!

– Ул бит, Тарас бабай бәянында да, карашымча, иң намуслы һәм матур образ. Панночка аның өчен ватан булган да инде.

– Барыгыз да бер иш, – дип нәтиҗә ясады майор. – Стенага терәп үк атмаслар, әмма чикне бозып качканың өчен тиешлесен алырсың...

– Ә мин беркая да качмадым.

– Шулай икән, ни булды соң?

– Өермә, ориентирларны югалту гына...

– Ориентир җәһәтеннән географик планда гына ялгышмагансың бит син! – дип төрттерде майор.

 Хәрби тикшеренүченең тел төбен аңлый идем лә, һөнәре, эше шуңа тарта иде аның... Тик китап төягән кәгазь тартмам, минем кайчан югалуым һәм кабат кайтуым, Иренка турында барысын да ничек нечкәләп һәм вакытында белеп барган ул – шунысына гына төшенеп җитә алмадым...

Шул ук көнне, төшке аштан соң теге майор мине «газик»та Калининградка отряд штабына, хокук бозуым турында күрсәтүләрем алынган һәм кайсы губага 

( Губа (армия жаргоны) – гауптвахта («базга ябу») ябасылары, кайсы трибуналга бирәселәре хәл ителәсе урынга җибәрде. Мине отряд командиры, полковник Суслов якларга маташты. Ул, башта «дезертир»ны дәваларга кирәк әле, диде. Мине штаб янында гына урнашкан санчастька җибәрделәр. Шул рәвешле берүзем санчастьнең икенче катындагы аерым палатага кереп яттым. Ишек төбендә күкрәгенә «калаш» аскан сакчы торып калды. Сыңар аяк белән кая кача алыйм инде, йә?! Җәрәхәтемнең диагнозы – балтыр белән табанны тоташтырган буынның тартылуы икән. Мине Худяков фамилияле лейтенант, хәрби табиб дәвалады. Аны искә төшереп әйтим инде: без, юк-бар сүзгә күчмичә генә уртак тел таптык. Палата ишеген ачуга ул шат тавыш белән шигырь сөйләргә тотынды:

Кавказның давыллы көннәре, 
Шиллер, дан, мәхәббәт турында серләшик.

Ул минем янымда озаклап, матур темаларга күчә-күчә, гәп корып утыра иде. Хәтта бер кичне «Pliska» дигән болгар коньягы белән сыйлады. Ә бервакыт миңа таныш булмаган подполковник белән палатага керде дә миңа төртеп күрсәтте:

– Сез эзләгән кеше менә шул була, – диде.

– Яхшы, – дип җавап бирде аңа зур кунак.

Бу таза, нык бәдәнле, күкрәгенә фотоаппарат элгән ир-ат «Безнең чик сакчысы» дигән гәзитнең җаваплы сәркатибе Барсуков булып чыкты. Вәгыйз Шакиров турындагы язмамны басарга әзерләгәннәр, бүген булмаса, иртәгә чыгарга тиеш икән. Кунак абзый караватым янындагы урындыкка утырды да:

– Аяк ничегрәк? – дип сорады.

– Әйбәтләнеп бара, иптәш подполковник. Бездә менә дигән табиблар бит! – Синең очеркың безгә ошады, – дип дәвам итте ул. – Безнең гәзит редакциясенә үзеңне сынап карарга, тәҗрибә тупларга килмисеңме соң?

– Мин бит хәрби җинаятьче, – дип моңсу гына көлемсерәп җавап бирдем.

– Палата ишеге төбендәге сакчыны күрдегезме? Качмасын, дип саклыйлар. – Ишеттем, ишеттем... Әмма анысы безнең эш, ачыклык кертербез, – дип, үзенең дәү учын минем кулыма салды. Аннары тормышым турында сораштырды: ата-анаң кемнәр? Рәсем ясарга кайда өйрәндең? Кем булырга хыялланасың?

Мин язучы булырга теләвемне, ә моның өчен журналист мәктәбен үтәргә кирәклеген әйттем. Казанга кайтып, университетның журналистика факультетына укырга керергә исәп бар, дидем. Булачак әдипләргә гәзиттә эшләп алу киңәшен Катаевтан укыган идем. Соңрак оялып та куйдым – әтәчләнеп, үземне язучы итеп күрсәтәм, имеш. Редакциядә чирканчык алудан, әлбәттә, баш тартмадым. Подполковник тиздән мине чакырасыларын әйтте... Саубуллашканда, тәрәзә янында күкрәктән генә алып, «агач» аякны кертмичә, рәсемгә төшерде, тизрәк савыгуымны теләде һәм зур итекләре белән идәнне шыгырдата-шыгырдата чыгып китте. Ярты сәгать тә үтмәгәндер, минем ишек төбеннән сакчыны алдылар. Аннары ниләр булды? Бөтенесе дә җайга салынды. Киев дигән данлы каланың Владимирская урамындагы редакциядә стажировка үтү, сроктан тыш хезмәттә калырга тәкъдим ясаулары, хәрбилектән дембельгә китү, туган шәһәремдәге университетта уку, яшьләр гәзитендә эшләп алу һ.б., һ.б. Ә Иренка-Иркәмә биргән сүземне үтәдем мин. Санитар частьтә шул ук кичне турыдан-туры әйтә алмаган сүзләремнең барысын да тезеп, озын хат яздым. Хәтта аңа багышлап кечкенә генә шигырь дә яздым һәм күкрәгенә гитара күтәргән, калак сөякләреннән канат үсеп чыккан фәрештәкәй итеп рәсемен дә ясаган булдым. Эзләдем-эзләдем дә исемә төште, аның адресы язылган, дүрткә бөкләнгән кәгазьне пан Милошның ак күлмәге кесәсендә калдырганмын. Яшереп куйдым да онытканмын.

Ул заманнардан соң ничәмә-ничә ел үткән! Мин инде күптән өйләнгән кеше, балаларым үсеп җитте, оныклар йөгерешеп йөри... Әмма Иренка-Иркәм әле дә булса тынычлыкта калдырмый, көндез күз алдыма килә, төнлә төшләремә керә: имештер, мин давылдан соң зур ябалдашлы имән төбендә утырам икән дә, ул килеп сорый: «Нишләп хат язмадың, армиядән соң ник безгә кайтмадың? Әллә заставадан китү белән оныттыңмы?»

Юк, Иренка-Иркәм, онытмадым сине. Аһ, хәтер түремдә ничек кенә саклыйм әле! Бодай башаклары кебек толымнарыңны, якты, фирәзәдәй күз карашларыңны, йомшак кына «та» белән назлы «нье»ңны, гитарага кушылып яки ансыз гына челтерәп аккан тавышыңны... Тик, армия хезмәтемне тутыргач, ник синең яныңа бармавым турындагы соравыңа гына җавап бирә алмыйм. Ни җавап бирерлек, ни акланырлык чарам юк, хәтта шуны аңлатырлык хәлдә дә түгелмен.

Менә шундый тарих-маҗаралар булган иде минем тормышымда. Ул хакта элегрәк берәүгә дә сөйләмәдем. Эч серем итеп саклап йөрттем... Ә менә хәзер язу өстәлем янына утыргач, көтмәгәндә генә барысы да ургылып чыкты. Күңелгә ничектер тынычрак булып китте. Чөнки сиңа текәлеп карап, игътибар белән тыңлап торучы әңгәмәдәш – ул бит шул мәлдә каләмең тияр-тимәс торган ак-саф кәгазь бите.

Мөдәррис Вәлиев тәрҗемәсе

 

"КУ" 7, 2019

Фото: pixabay

 

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: