Логотип Казан Утлары
Хикәя

Җиктереп пар ат, Казанга... (хикәянең дәвамы)

Әнәй икебезне дә ташлап китте. Дөресрәге, киткән. Мин ул вакытта сабый әле. Аннары икенче кешегә кияүгә чыккан дип ишеттек, ләкин әтәйдән дә начаррагы туры килгән, ахры – кычкырыша-талаша яши торгач, буып үтергән ирен...

Хикәянең башы.

Безнең авыл елга буенда урнашкан. Агым буенча аскарак төшсәң, гаҗәп матур үзәнлекләр җәйрәп ята. Тал арасында калган болыннар элгәре заманнарда күмәк хуҗалыкныкы саналган, печәне чабылып, малларга кайтарылган, халык монда җәй буе гөр килгән, хәзер исә һичкемгә хаҗәтсез килеш, сагышлы күл- күзләрен күккә төбәп, тик аунап ята бирә. Хәер, алай ук түгелдер... Авыл көтүе шушы тарафларга төшеп утлый. И ул көтүнең рәхәтлекләре!
Таң тишегеннән авыл башына менәсең, чыбыркы шартлатып дөньяны мәрттән уятасың да, акрын гына малны җыеп, түбән очка төшә башлыйсың. Башта иң беренче йортлардан дүрт-биш сарык, бер-ике сыер чыга, түбән очка якынлашкан саен, мал-туар саны арта гына, утыз-кырык сарыкка, ун-егерме сыерга җыела, алары исә, аннары, авылдан чыгып китәрәк, ниһаять, чып-чын көтүгә әверелә!
Көзге салкынча иртә. Елга буе. Саргаеша башлаган үләннәрнең колак яфрагында энҗе чык тамчылары эленеп тора. Һавага дым сарган гүя. Юешлек исе. Кулыңны җилпеп җибәрсәң, җиңең, һичшиксез, сыгып алмалы булыр кебек.
Әтәй белән көтүдә һәрвакыт рәхәт. Җил куып йөрсәң дә, бер сүз әйтми. Ул, гомумән, ачулана белми. Кул күтәрүе турындагы уйны башыма да китерә алмыйм. Тфү-тфү! Тәүбә! Тугызлар җитәрәк, дәвәнәй тутырган әбәттән авыз итәсең. Анда, гадәттә, пешкән йомырка, ит салынган була. Иң әүвәл әтәй ала. Аннан алда ризыкка үрелергә йөрәк җитми. Йомыркага кул сузасың. Сак кына әрчисең дә, кабыгын җил уңаена очырып, тәмләп карарга ашыгасың. Шулвакыт әтәй пакет суза:
– Табигатьне чүпләмә, мә, җыеп ал.
– Монда бөтен тирә-юнь чүплек ич, – дип карыйм. Чыннан да, аяк асты – консерва савытлары, тәмәке каплары, аракы шешәләре...
– Булсын. Ә син чүпләмә, – ди ул. Менә нинди ул минем әтәй!..
Чүбеңне җыеп, шыпырт кына йөгереп киләсең дә урыныңа утырасың. Тагын бер хәл истә калган. Җәй көне. Коеп яңгыр яуды. Җелеккә кадәр салкын үтте. Өс – манма! Якын-тирә тулы агачлык булса да, учак ягып җибәрә алмыйбыз, булганы – чи, чи түгеле – дымлы... Көч-хәл белән әллә каян туз табып, ниһаять, ут тергездек, уч төбендә җылынган кан, йөрәк тарафыннан куылып, бөтен гәүдәгә таралды, тәнгә рәхәтлек керде. Көне буе ул утны күз карасыдай сакладык без. Кайтып китәрәк, артык калган тузны да үрсәләнеп янган ялкын кочагына ыргытырга уйладым, әмма әтәй бу ниятемә кискен каршы төште:
– Шунда, учак кырыенда калдыр син аны, бездән соң килгән кешеләргә җиңелрәк булыр.
Менә нинди ул минем әтәй!
***
Әнәй шул юашлыгы аркасында ташладымы икән аны? Миңа, әлбәттә, «аны» дип чикләнү җиңелрәк, болай дигәндә, җан ярасы ул кадәр кузгалмый. Гәрчә, билгеле, әнәй аны гына түгел, икебезне дә ташлап китте. Дөресрәге, киткән. Мин ул вакытта сабый әле. Аннары икенче кешегә кияүгә чыккан дип ишеттек, ләкин әтәйдән дә начаррагы туры килгән, ахры – кычкырыша-талаша яши торгач, буып үтергән ирен. Төрмәгә тыкканнар. Миңа моның барысын тәфсилләп сөйләүче юк, әлбәттә. Тегеннән-моннан, авыл хатыннарыннан һәм... бергә укыган малай-кызлардан ишетеп кенә беләм. Икенче сыйныфларда идемме, берзаман кайтып җитте ул. «Каян килдең, шунда китеп югал! – диде әтәй. Юк, юк, җикеренмәде, тавышын беркадәр күтәрә генә төште. – Бу авылны, бу йортны оныт!» Әмма әнәй күпмедер вакыттан соң тагын пәйда булды. Әтәйнең эштә чагы иде. Дәвәнәй – бакча ягында. Мин берүзем ишегалдында таптанам. Чакырып алды да үземне, машинага утыртып, әллә кая алып китте. Рульдә күн курткалы куркыныч адәм утыра иде. Чәкәш, Мәтвиләрне узып, бераздан шәһәргә килеп кердек. Мин чыр-чу җылыйм! Әнәй тынычландырырга тырыша. Менә бу кеше яңа әтәең була инде, ди. Искесе нишләгәндер? Йортларына килеп кергәч, һушымны җуеп егыла яздым – черегән байлар икән ләбаса! Диварларда картиналар, баш очында әллә нинди төсләрдә уйнаган люстралар, сервантларында әллә нәрсәләр ялык-йолык килеп тора, ә уенчыкларның ниндие генә юк! Җәннәткә үттеңмени! Ике катлы, кышкы бакчасы булган чып-чын оҗмах, валлаһи! Мин андагы чагымны Тукайның Соснада уздырган көннәренә охшатам. «Исемдә калганнар»ны укыганыгыз бардыр, шәт? Әмма әтәй әллә каян пәйда булып, мине табып алганда, бу эчпошыргыч затлылык үзәгемә үтәргә өлгергән иде инде: юк, алтын читлектә бикләнеп тотылган сандугач булганчы, иректәге тиресендә казынган тавык булу мең артык! Шул дүрт дивар арасында күпме азапланырга мөмкин? Бәдрәфенә кадәр өйдә бит аның, ичмасам – һич югы, печ итеп кергән арада азатлык сулап калыр идең.
Әтәй үзе генә түгел, милициядә эшләгән Азат абый белән бергә иде. Анысына тагын икәү ияргән. Без чыгып киттек. Алар калды. Дәвәнәй сөякләремне авырттырып бетергәнче кочаклап, буыла-буыла елады... Елаганын шунда беренче һәм бердәнбер тапкыр күрдем.
Бераздан «Вятско-Полянская правда»да «яңа әтәемне» атып үтерүләре турында хәбәр чыкты. Ишләре белән «асфальт» бүлешә алмаганнар, диелгән иде. Әнәйне, нишләптер, тагын төрмәгә олактырдылар. Дәвәнәй бик озак вакыт авыз эченнән: «Бәхетсез хатын», – дип сөйләнеп йөрде әле.
Ләкин тормыш, гомумән алганда, яңадан үз көенә кайтты, бер көн икенчесен алыштырып, шулай бертөсле ага бирде, ага бирде...
***
Без Казанга кергәндә, монда да, календарьны инкарь итеп, көз тантана итә иде. Җанны изеп торган авыр болытлар белән офыктан-офыккача капланган дымлы, караңгы башкала идәннәре баскан саен аяк астында кыштырдый, ыңгыраша төсле иде.
Эри башлаган аксыл соры кар эреп бетә алмый интегә. Җиргә сылашкан ярымҗимерек йортларның нигез-почмакларындагы чүп өемнәре (гүя махсус эттереп куелган чүп өемнәре!) белән бергә бөгәрләнеп-череп яткан кар көртләре кимсенеп кенә, ниһаять, сап-сары кояш чыгып, аның кылычтай нурлары тарафыннан туракланып, бу калада җан асрарга мәҗбүр язның каһәрле күз яшьләре булып агып китәргә телиләр иде...
Без аяк астындагы туңдырма кәгазьләренә, тәмәке төпчекләренә һәм файдаланылган мәхәббәт капчыкларына басмаска тырышып, эчкәрәк – Казангарак керә бардык, керә барган саен, мәркәз махмырдан айнып бетмәгән бомжны хәтерләтте миңа. Җанымдагы ниндидер бер бик нечкә хис җебе вокзал төбендә үк чертләп өзелгән иде инде...
Халык чаба, чаба, чаба! Кая чаба, ник чаба? Машиналар ыжгыра, автобуслар, көчәнә-көчәнә, алардан калышмаска тырыша, зәһәр матайларга атланган гаярь матайчылар рәтләр арасыннан тиз генә, шома гына үтеп чыгарга тели. Күк тимерчыбыклар белән капланган. Кешенең өскәрәк, күккәрәк чыгарга хакы юк! Трамвайлар, троллейбуслар, шуларны алып атарга теләгәндәй, кулларын сузган, әмма орынуга, фәләнчә вольтлы читлек челтәре тешләп ала үзләрен, һәм алар, чабуына ут капкан шикелле, бу урыннан җәтрәк эз суыту ягын карый...
Трамвайга утырып күпмедер келтерәгәннән соң, ниһаять, таныш йортлар күзгә чалына башлады: Камал театры, «Болгар» кунакханәсе... Янәшәдә Милли университетка әзерләнгән бина, диделәр. Зу-ур бер кибет янындагы тукталышта төшеп калдык.
– Әйдә, Казанны күрсәтәм, – диде әтәй.
Унбергә кадәр вакыт бар әле, нишләп беркадәр сәйран кылмаска?
Әтәй бик күп еллар элек авыл хуҗалыгы институтына укырга керергә
теләгән дә... урыс теленнән инша яза алмыйча кайтып киткән. Шулай да үзен мәркәзне белә саный.
Без Бауман урамына аяк бастык.
– Да-а, донҗалар үзгәргән икән, – дип, куян бүреген баш чүмеченәрәк этеп куйды ул. – Монда гел икенче төрле ие...
Иң беренче эш итеп игътибарым чатта урнашкан гарәп хәрефле сәгатькә төште, башымны әле бер, әле икенче якка аударып, ни язылганын укып та маташтым әле: «Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан...»
«Макдоналдс»ны, «Казан» кунакханәсен, татар китабы кибетен (кайсыдыр гәҗит аны озакламый ябачаклар дип язган иде) урап чыкканнан соң, эскәмиягә гөрселдәп төштек. Аннары яңадан тәпиләп училищега юл тоттык. Тирләп- пешеп уку йортына килеп кергәндә, аяклар да, гәүдә дә ярыйсы гына алҗыган иде инде. Ишек төбендә басып торган бөкре әзмәвер белән ике-өч сүз алышып алган арада, безгә шактый күңелсез хәбәр килеп иреште: баксаң, ачык ишекләр көне... кичә булган икән. Йөрәк кысылып куйды.
– Бүген ничәсе соң? – дип сорады әтәй, каушап. Мин: «Унысы», – дигәч, маңгаена шап итеп берне сукты ул: – Анаңны-сс...
***
Казан дегеттәй төнгә чумды. Пыскаклап кына яңгыр ява. Шагыйрь әйтмешли: «Һәр тараф тын. Уй миңа тик әллә ни җырлый, укый... Нәрсәдәндер күз эленгән һәм тәмам баскан йокы...»
Бик күп дөньяларга чыгара торган ишегенә җиткәч тә, мәркәзнең безне тиз генә үткәреп җибәрәсе килмәде әле. Әүвәл өч вокзал арасында адашып йөрдек. Аннары ялгышына кереп, ерак сәфәрләргә илткән поездга билет алдык. Нократ Аланына кадәр. Ат бәһасенә. Әтәй дурак калганын аңлап, билетларны кире тапшырырга ашыкты, әмма берьюлы ике урындыкны биләгән сөбханалла гына кассир ханым ярты бәядән артыгын кире кайтарырга уйламады да. Тәртибе шундый икән.
– Монда җитми бит инде, – дип үртәлде әтәй.
– Минем акча бар...
Шулай йөреп, төшке электричкага соңардык. Кичкесен көтәбез.
Әтәй терсәген тезләренә таяндырган да кәкре-бөкре бармаклары белән
чәчен капшый, баш сөяген тишеп үтеп, эчтәге бер ми күзәнәгендә яшеренеп калган кайсыдыр фикер төшен чокып чыгармакчы була гүя. Үзе әледән-әле авыр көрсенеп куя. Ләкин бер сүз дә дәшми. Бер сүз дә. Ә мин дәвәнәйне кызганам. Бутыйларны күтәреп ничә кабат тукталышка чыккандыр инде ул...

 

"КУ" 7, 2016

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев