Логотип Казан Утлары
Хикәя

Җиңү язы килгәндә (хикәя)

Сугыш вакытында алган тирән яралары Зәйтүнәнең гомерен өзде. Госпитальдә ятканда, бу якты дөньядан китәсен, ахрысы, сизенгән: улының ятим каласына бик борчылды. Шул вакытта мин ант иттем Зәйтүнәгә – сабыеңа әти булырмын, дидем. Ә бит Зәйтүнәнең йөрәк тибүе туктарга санаулы минутлар гына калып барган икән... Рәхмәт, дип пышылдады да Зәйтүнә күзен йомды... мәңгегә...

Урман
 – У-у-ууу!..

Җелекләргә үтеп керердәй ачы җил томырыла. Чатнаган салкын, борынга ябыша да, өзәрдәй итеп, чеметә-чеметә тәмам кызартып бетерә, зәһәрлегеннән куллар, аяклар үзләренең сиземләвен югалткандай була.
Нәрхәятнең күз алдына әнисе килеп басты, аның назлы карашы, йомшак куллары кызны җылыта кебек. Хәзер ул берни дә күрми, ишетми, тоймый төсле. Уйлары белән еракта, туган өйдә: мичтә гөрелдәп янган салам тавышына кадәр ишетә; түгәрәк табын янында, ә анда – әнкәсе әле генә мичтән алган татлы ипи, хәтта ул аның хуш исен сизгәндәй, борынын тартып куйды.
– Агач! Саклан!
Яңгыравык тавыш кызның колак төбеннән чыңлап үтте. Нәрхәят кинәт сискәнеп китте. Бу матур төш, күз ачып йомганчы, чүлләрдәге чалым шикелле югалды.
Кыз бөтен җитезлеге белән кырыйга тайпылды. Бер мизгел эчендә озын, таза нарат, гәүдәсен тоталмыйча, шаңгырдап карга ауды.
Кыш. 1941 елның соңгы тәүлеге. Бусагада 1942 елның гыйнвар ае ишек кага. Кышкы урман моңсу, боек. Кая карама – һәркайда ап-ак кәфенлек – кәбек кар... Тирә-юньне биләгән. Кәүсәләрнең аскы өлешен көрт ураган, әйтерсең, шуңадыр да күңелсез һәм төшенке булып тоеладыр бу кышкы урман.
Кышкы урман тып-тын.
– Чаж-чож! Чаж-чож!
Әлегә кыш тарафыннан озакка дип салынган тынлыкны бертуктаусыз пычкы белән балта тавышлары гына яра.
Алар – алты кыз. Зәйнәп, Гөлчәчәк, Гөлсем, Минзифа, Катя һәм Нәрхәят. Күптән түгел Нәрхәят егерме яшен тутырды. Аның янәшәсендә эшләгән Катяга – егерме бер. Калганнары да шул яшьтә, ә Гөлсемгә унсигез генә әле.
Мари урманы бигрәк куе. Ярты гасырлык чыршылар күкне тишәрләр сыман. Монда икенче дөнья – баһадир агачлар дөньясы – һавасы да, урыны да икенче төсле. Кешеләр яшәгән җирдән аерыла. Шул алып сыман дәү агачлар арасында адәм заты үзен кечкенә, яклаусыз бер җан ияседәй хис итәдер. Менә Нәрхәят тә шушы минутларда табигать- ана тудырган иң таза, иң зифа яшел тереклек янында үзен көчсез сабый итеп тойды.
Бераз хәл җыйды. Бу зәмһәрир салкында йөрмәс булган бармакларын угалады, бер-берсенә ышкып алды. Катя да, аңа карап, эшеннән туктады, урынында сикергәли башлады.
Катя – рус авылыннан, ятимә кыз. Әби-бабай кулында гына тәрбияләнгән, ата- анасын да тонык кына хәтерли иде. Кулдашына караган саен, Нәрхәят аны кызгана. Ничек инде кызганмыйсың ди? Өстендә гәүдәсенә күрә хәтсез зур булган, тузган толып. Тыгызлап кына тарттырып бәйләнгән киң каешы биленең нечкәлеген күрсәтеп тора. Башында да искерәк кенә шәл. Аягында бигрәк тупас җәлпәк чабата, җитмәсә, иске чүпрәк-чапрак белән уралып беткән. Шул чабата эченнән озын балтырлы оекбашы чалына. Берничә урында ертылган калын, катлы-катлы ыштаныннан сыйраклары беленеп тора.
Ә беркөнне Нәрхәят түзмәде: кирәге чыгар дип, әнисе юлга тыккан мамык шәлен Катяның иңенә салды.
– Бераз җылырак булыр, дустым, – диде кыз.
– Юк, кирәкми..., – дип, сүрән генә әйтеп маташкан Катяга Нәрхәят, туры карап, кискен дәште: – Бүләк әйберне кире алмыйлар.
Катя кызарды, уңайсызланды һәм һавадай зәп-зәңгәр күз карашын яшерде. Нәрхәят белән Катя аркаларын терәштеләр. Алар янына башкалар да килеп елышты. Ләкин рәхимсез җилдән һичнәрсә дә сакламады. Тешең-тырнагың белән
эшкә тотынасы. Норманы үтәргә! Һичнәрсәгә карамый!
– Чаж-чож! Чаж-чож! – тагын шул тавыш хакимлек итә.
Зәмһәрир җил, томырылып, алар белән сугыша кебек. Күзләргә чәнечкеле бөртекләрен бәрә, керфекләргә сыкы ябыштыра, өздереп бит тиресен йолкый, буыннарга үтәрдәй бозлы сулышын өрә.
Агачларны чанага төягәндә, җил бөтенләй котырынды. Карны туздырып себертте, шайтан туедай, бөтерелеп-бөтерелеп күтәрелде. Нәрхәятнең Ак Колагы әкрен генә кешнәп алды. Кыз аның башын сыйпады, назлы сүзләр пышылдады. Ак Колак күкрәгеннән тагын бер тапкыр аваз чыгарды да башын аска иеп кузгалды.
Нәрхәятнең аты артыннан, калган алашалар да, көрткә бата-бата, тар сукмактан авылга юнәлделәр.

 

Зәйтүнә
1939 ел. Подольски шәһәренең күпсанлы коммуналь йортларының берсенә урта буйлы, озын калын толымлы, кулына кечерәк чемодан тоткан яшь кенә туташ, кыю гына килеп, кыңгырау төймәсенә басты. Кыңгырау үзен озак көттермәде: шундук бөтен йорт яңгырады. Кызның йөзендә дулкынлану чаткылары чагылды. Бу Нәрхәят иде.
Әнисе Асия ягыннан якын туганы Әминә түти гаиләсенә сыенды ул. Ишле гаиләгә карамастан, Нәрхәяткә дә башын куеп алырлык урын табылды.
Кечкенә авылдан шәһәргә килеп төшкәч, кызның эшкә урнашу турында баш ватасы булмады. Кич белән үк Фаяз җизнәсе үзе хезмәт иткән танк заводына керергә тәкъдим итте.
Нәрхәят танк заводының тимер шомарту цехында эшли башлады. Двигатель детальләрен тигезләү авыр булса да ул тырышты. Якындагы станокта поршень шомарткан Зәйтүнә бер ел эчендә Нәрхәятнең дус кызына әверелде. Беренче карашка усал чырайлы күренсә дә, якынрак танышкач, аның ярдәмчел һәм туры кеше булуын аңлады Нәрхәят. Зәйтүнә дә кайчандыр кечкенә генә татар авылыннан килгән. Әмма, Нәрхәяттән аермалы буларак, кияүгә чыккан ханым. Тормыш иптәше Хәлил дә шушы завод цехында тимер борысларны эшкәртә. Станогында туп көпшәләренең эчен сырлый-ергалый кисә.
Нарасыйлары да юк иде әлегә аларның. Зәйтүнә Нәрхәят белән күп аралашты: кичке театрларга да, концертларга да бергәләп йөрделәр, кибетләргә чыктылар. Зәйтүнә, ике яшькә олырак буларак, Нәрхәят белән үзен олыларча тотты. Ә ул, олы ахирәте белән серләрен уртаклашты. Хәер, унтугыз яшенә җитсә дә, Нәрхәятнең әлегә 
мәхәббәт серләре юк иде. Сер дә түгел, гадәти теләкләр генә бугай... Ә менә Зәйтүнә ханымның сере бар кебек тоелды кызга.
– Ахирәтем, – дип сүз башлап җибәрде Зәйтүнә төшке аш вакытында, – иптәшем Хәлилне цех бригадиры бер айга укырга җибәрә. Үзем генә ялгыз яшисем килми, әйдә, дустым, минем янга күчен. Икәү күңеллерәк булыр, – диде.
Нәрхәят икеләнеп тормады, ризалашты.
– Хәлилем эшкә оста, – дип горурланды хатын. – Менә, кара, – дип сузды ул
кулын, бүлмә ягына ымлап, – мондагы бөтен җиһазларны да үз куллары белән ясады, бәгърем минем, – диде ахирәте әле генә кергән Нәрхәяткә. – Алтын куллы, чын ир! – дип мактануын дәвам итте.
Тиз арада чәйнек тә шаулап кайнап чыкты.
– Гафу ит бу соравым өчен, – диде Нәрхәят, – дустым, хәләл җефетеңне яратасыңмы? – Сорап торасың инде, җаный. Яратам, бик яратам үзен. Борчылма, сеңлем, сиңа
да килер матур мәхәббәт, килер дә кочагына алыр, йөрәк йөрәккә кушылыр һәм гомерлеккә әсир итәр шул кочагында. Күрәм, синең йөрәгең әлегә буш.
– Әйе. Кайвакытларда ярата алырмын микән дигән уй килә. Йөрәгем таш кебек каты, мәхәббәткә ачылмас шикелле, – кыз көрсенеп куйды. – Мәхәббәтнең дә төрлесе була бит, Зәйтүнә апа.
– Була, җаный, була, җавапсыз мәхәббәт..., – дип, авыр сулап алды хатын. – Безнең авылда бер егет миңа шашып гашыйк иде. Башкага чыксаң, үз-үземә кул салам, диде. Туй алдыннан атна калгач килдем янына. Кара, күр, әнкәң-әткәң картлар, кем кулына калырлар син үлсәң? Ә? Уйла, уйла! – дидем. – Баласын югалткан ананың йөрәге мең кисәккә ярылыр һәм һәрбер кисәгеннән дә мең тамчы кан саркып торыр. Ата-анаңны да, мине дә бәхетсезлеккә дучар итәрсең. Син шулай булуын телисеңме? Әйт? И Тәңрем, шушы минутларда, үтенәм, ошбу ахмак бәндәгә тиң ярын эзләп табарга ярдәм ит, дип Ходайдан ялвардым. Минем әйткән сүзләр тәэсир иттеме, белмим, ике көнләп узгач, ул калага китте. Без дә Мәскәүгә юл тоттык. Менә шулай, – дип бетерде Зәйтүнә.
– Җавапсыз мәхәббәт бигрәк тә газаплы буладыр шул.
– Шашып сөясең икән, димәк, киң күңелле, олы йөрәкле бул!
– Тик, бик кызганам теге егетне.
– Нигә әле без ямансулап утырырга тиеш. Әйдә, бәлеш пешерик, бүлмәдәшләрне дә сыйларбыз, чөкердәшеп чәйләп алырбыз, – дип тәкъдим итте ахирәте.
Бер ел сизелмичә үтеп тә китте. Яңа ел башланырга да атна-ун көн калып бара. Нәрхәят заводтагы эшен бик яратты, алдынгы эшчеләр рәтенә дә керде, мактау кәгазе белән дә бүләкләнде. Тик... Шәһәр тормышына кызның күңеле ятмады. Кысынкы, тар бүлмәләрдә яшәүне үз итмәде.
Кая инде авылдагы киң болыннар, диңгез сыман басулар! Кая ул иркенлек?! Җырлап аккан шифа сулары, яшеллеккә күмелгән хуш исле урманнары. Кая ул җанга-тәнгә сихәт бирердәй матурлык?
Кызыл-Сарай урманы эченә кереп, йөрәкләрдән ташып чыккан көчле тавыш белән җыр сузарга ничек ярата Нәрхәят! – Ау-у! Кәккүк! – дип, кайтаваз яңгыравын шаяртып үртәргә. Кая ул табигый балалык?
Уй-фикерләрне дә барлап булмый ич бу шәһәр дигән җирдә, башың әйләнә дә тубал була.
– Йә, Хода! Мин бүтән монда кала алмыйм, алмыйм! – дип, кинәт кенә, үзе дә сизмәстән, кычкырып җибәрде Нәрхәят. Хәтта узып баручы егет тә аңа борылып карады.
Әминә апасы белән Фаяз җизнәсенә, киңәшләшү йөзеннән генә, китү турында әйткәч:
– Ничек телисең, шулай булсын, – диде Фаяз ага.
Зәйтүнә дустын калырга үгетләп караган иде дә, әмма Нәрхәят үз сүзендә нык торды.
Зәйтүнә авырлы иде. Туачак нарасыена җан да кергән. Сөенечле хәбәрне булачак 
ана ахирәтенә әйтәсе килде. Менә беркөнне Зәйтүнә Нәрхәятнең кулын түгәрәкләнә башлаган корсагына салды.
Әйе, монда сүзләр артык иде. Анасы карынында яткан сабыйның бәргәләнеп тибенүен тойды Нәрхәят. Менә берәү, икәү... Нәрхәятнең күз алдында дөнья нурланды, түгәрәкләнде. Менә бит ул бәхет кая ята! Тормышның чын мәгънәсе Ходай тарафыннан яңа җан өрүдә яшеренгәндер...
– Ахрысы, малай булыр, – диде ахирәте.
– Исем сайладыгызмы? – дип кызыксынды Нәрхәят.
– Әгәр дә улым туса – Илдар! Нәрхәят, син Илдарның барлыгын белгән өченче кеше, – дип елмайды булачак ана.
Кулына хезмәт хакы алгач, кыз кибетләрне әйләнде. Гаиләсенә, авылдашларына тәм-томнар, бүләкләр сайлады. Әнисенә аяз күк йөзе төсендә күлмәклек, кечкенә энеләренең өс-башына киемнәр карады.
** *
Тимер җәйран Нәрхәятне туган якка илтергә ашыккан саен, аның өчен якын булган кешеләр дә артта кала барды. Поезд күздән югалганчы, ике пар хәйран гына басып торды.
– Берсе олырак яшьтәге, чал кергән Әминә апай һәм Фаяз ага булса, икенчесе – яшьлек вә мәхәббәт тулы Хәлил белән Зәйтүнә иде.

 

Хатирә
Мәрьям апа ялгыз карчык иде. Бердәнбер улы сугыш кырларында югалган. Оныклар белән ташып торган бала-чага тавышлары да ишетелми аның җиргә иңгән йортында. Тик йонлач мәче генә, ямь-яшел дәү күзләрен кешегә текәп, үзенең барлыгын белдереп йөри.
Мәрьям апаның өе урман кырыендарак, башка йортлардан читтәрәк урнашкан. Аның каралты-курасы янында гына колхозның ат абзары салынган.
Холкы буенча бик тә сабыр хатын, улыннан хәтсез вакыт хат килмәгәч, еш әйткәли иде: «Ни язган – шул булыр. Язмыштан узмыш юк».
Кызлар килеп кергәндә, Мәрьям апа мичтән ипи ала иде. Ишекне ачуга, өйдәге җылы ямь Нәрхәятнең йөрәгенә май булып ятты:
– Әйдәгез, балалар, утырышыгыз, – дип, табын янында кайнаша торды.
Әмма кызлар башта үзләре ашамый. Алар Мәрьям апа әзерләп куйган башакны атларына бирәләр. Дөньядагы барлык хайваннардан да Нәрхәят атларны бик жәлли. Ник дигәндә, адәм баласының башына төшкән күп авырлыкларны ат кеше белән бергә тарта.
Бүген кызлар өчен чын бәйрәм иде, чөнки өстәлдә ипи ята. Мондый вакытларда Нәрхәят Ак Колагына да өлеш чыгара. Кыз абзарга кергәч, ат һәрвакыттагыча кешнәп ала, колакларын тырпайта һәм, акыллы күзләрен тутырып, Нәрхәяткә карый. Бу кич тә ул атын сыйларга булды. Нәрхәят Ак Колак каршына килеп басты, йомарлаган уч төбен ачты һәм атның иреннәренә китерде. Кызның битенә җылы сулыш бәрелде. Ризыкның тәменнән ләззәт табарга тырышкандай, Ак Колак ипине әкрен генә, ашыкмыйча гына чәйни башлады. Рәхмәтле күзләрен кызга күтәрде. Нәрхәят шундук атның муенына сарылды, башын дустының ал сынына салды.
Төн дә җитте. Өй эчен яктыртып торган керосин лампасының соңгы яктылыгы да сүнде. Мәрьям апаның йорты караңгылыкка күмелде. Ләкин кызлар озак кына йоклап китә алмадылар. Нәрхәят янында яткан алтынсу җирән чәчле, кара кашлы, яшел күзле Гөлчәчәк әкрен генә сулкылдап елый иде.
– Гөлчәчәк, бәгърем, ни булды?
– Зөлфәт, сөйгән ярым, исән-имин генә булсын иде, – диде Гөлчәчәк, елавыннан 
туктый алмыйча. – Ярәшергә өлгермәдек, бер-беребезгә сүз бирдек: ул – кайтырга, мин – көтәргә.
– Җаныем, елама, тукта. Алдан күз яшьләреңне түкмә. Ышан, Алла боерса, кайтыр сөеклең. Яхшыга өметлән, бәгърем.
Нәрхәят ничек тә булса юатырга тырышты хезмәттәшен.
Тәмам изрәгән, дулкынланган дусты тәмле төшләр дөньясын гизгән чакта төн уртасы иде. Нәрхәят үзе дә борчылды, борчылуданмы йокысы качты. Хәйран гына ачкан күзләрен караңгылыкка текәп ятты. Аны да бит сөеп-көеп йөргән кеше бар иде. Озын буйлы, зур колаклы, кара мыеклы, кайчан карама һаман авызы ерык – Гаяз. Авылда беренче гармунчы саналган Гаяз бит ул. Хәзер дә кайдадыр еракларда аның йөзе гел елмаядыр кебек... Әмма көчләп сөеп булмый шул. Егетнең ата-анасы да Нәрхәятне сорарга дип килгәннәр иде. Йөрәктә мәхәббәт булмаса, күктән йолдызлар алып бирсәләр дә, бу хис тумый. Фронтка киткәндә дә озата килмәде Нәрхәят. Ә Гаяз, һичшиксез, Нәрхәятне көткән.
Гаяздан ике хат килде. Берсе ата-анасына, ә икенчесе – Нәрхәяткә иде. Госпитальдән язылган хат. Кыз күпме үкенде соңыннан, егетне кызганды. Үзен битәрләде, каты бәгырьлелектә гаепләде. Ә бәлки Гаяз шушы вакытларда карлы кырларда соңгы сулышын бирәдер. Кыз кинәт кенә сискәнеп китте, тәненә калтырау йөгерде.
– Юк, юк, ул исән, исән! – курку һәм шул ук минутта өмет белән чыккан тавыш караңгылыкка каршы яңгырады.
Менә ул Кызыл-Сарай болынында йөри. Болын зәңгәр чәчәкләргә күмелгән. Якында көлеп-челтерәп чишмә ага. Ә ерактарак урман каралып утыра. Нәрхәяткә рәхәт, күңелле. Зәңгәр чәчәкләргә карый, чәчәкләр – аңа. Бу бит чәчәкләр дә түгел икән, бу бит күзләр һәм нинди таныш! Челтерәп аккан җырлы чишмә энҗедәй тигез тешләрен күрсәтеп елмаймыймы соң аңа? Әйе, елмая, ләкин әлеге елмаю да шундый таныш Нәрхәяткә. Юк, бу болын түгел, бу Гаяз аңа карый, аңа елмая...
Ниһаять, өмет чаткылары белән тулы күзләр авыраеп йомылды, карлыгачтай кара каш астындагы йомшак керфекләр дулкын булып сирпелеп ятты. Гүзәл йөзле төн күперде, куерды, назик канатларын тынгысыз җир өстенә җәйде, айлы карашын авылга төшерде. Шулчак, күкне яктыртып, йолдыз атылды, мизгел – очкынланып зәңгәр биеклектә янар таш бөртекләре коелды, аның балкышын Нәрхәят тә, башкалар да күрмәде. Бу бәхет йолдызы иде. Мәрьям апаның йорты тынлык эченә чумды. Зәңгәр күкнең салкын кургашын итәгендә шытып, бөртек-бөртек булып, энҗе-мәрҗәндәй, вак-вак кояшлар сибелде.
Сихри төн асыл йолдызлы таҗын киде.

 

Очрашу
1942 елның март ае. Кыш әлегә хөкем сөрә, үзенең өстенлеген бер дә бирергә җыенмый кебек. Әмма яз карлы әсирлектән иреккә чыгарга ашыга. Һавада вакыт-вакыт яз исе биткә бәрелә. Кар элеккеге сыман йомшак булып күпереп тормый.
– Кызлар, сизәсезме, һавага яз исе кергән! – диде каракучкыл йөзле Зәйнәп һәм рәхәтләнеп көлеп тә җибәрде.
Кояш нурлары аның битендә уйнап, әле бер кызга, әле икенчесенә күчеп шаяргандай итте.
– Кызлар, бу ботаклар миңа берәүнең мыегын хәтерләтә, – диде Гөлчәчәк, ауган агач өстендә җитез генә кулындагы балтаны йөртеп.
– Мыек дигәннән, үзем белән булган бер вакыйга исемә төште, – диде Минзифа. – Моннан биш-алты ел элек безгә ерак туган тиешле ир кеше килде. Ул миңа һаман: «Килен, булачак килен», – дип әйткәли иде. Ух! Шушы сүзләре ачуымны чыгарды! Аның мыегы бар иде. Озын, куе. Күренеп тора: кадерләп кенә үстерә. Теге абзый йоклап киткәч, аяк очына гына басып бүлмәгә кердем дә, озын йөзле кайчы белән – кырт – хуш мыек. Әлвидаг.
Иртән торса – мыек юк. Гаҗәпләнүеннән яңагын сыпыргалады, мескен, борын астын кармалады.
– Кызык булган бу хәл, – диде Гөлсем.
– Кызыгы кызык та, ләкин ахырдан оятымнан кая керергә белмәдем. Гөлчәчәк бер сүз дә эндәшмәгән Нәрхәяткә күз төшерде:
– Син нишләп моңсу бүген?
– Йөрәгем еш-еш тибә, белмим, ни өчендер. Нидер көтә кебек.
– Озакламый яз, яз килә. Шуңа йөрәккәең ашкынадыр, – дип куйды Гөлсем.
Авыр, саллы бүрәнәләрне чанага төяп бетергәч, бит-яңаклары кызарган Зәйнәп түзмәде:
– Уф, арыдым, кызлар, – дип, «Авыл көе»н каты итеп, көчле тавыш белән кычкырып җырлый-җырлый чанага утырды.
Бездә биек таулар бар ла, Тау астында таллар бар...
Урман әлегә тып-тын. Бәлки, шул тынлыктадыр аның тылсымы? Кайвакытта куркыта торган, кирәк чакта күңелгә тынычлык иңдерә торган тынлык. Тавыш нинди генә көчле булмасын, ничек кенә кычкырып җырлама, гасырлар буе үскән куе урман, һичшиксез, үз эченә йотып калачак синең сагынуыңны, йөрәктән чыккан өзгәләнүеңне, газиз кешеләрең турында юксынуыңны. Алар, синең якыннарың, күңелеңнән агылган диңгездәй моңны ишетмәсләр кебек, ләкин урман һәр кечкенә генә сабагы, һәр бөртек күзәнәге белән синең җырыңны үз эченә алыр, үз туфрагына салыр, шул туфрак төпкелендә җәелеп яткан үз йөрәк тамырына сеңдерер.
– Әй, кызлар, гөлкәйләр, сагындым мин туган авылымны, – дип куйды Зәйнәп, җырын тәмамлап.
Урманда Зәйнәп җыры әле һаман да ишетелә кебек.
Талда – яфрак, миндә – сагыну, Сездә нинди хәлләр бар?
Мәрьям апаның йортына җиткәндә, һәрвакыттагыча караңгы төшкән иде. Ак Колакның бәкәл сөяге авыртканга күрә, Нәрхәят дустының хәлен белеп һәм Мәрьям апа биргән май белән атның сызлаган сөяк турысын бәйләп чыгарга булды.
Мәрьям апаның йортыннан ат абзарына кадәр биш минутлык юл. Кызуырак атласаң, ике минут эчендә барып җитәргә була.
Төн салкынча. Аяк астындагы кар атлаган саен шыгырдый. Нәрхәят туктады. Тирән итеп сулыш алды. Кыз башын күтәрде, һәм карашы ай белән очрашты... Тиздән, бик тиздән ул әнкәсенең җылы куенына сарылачак. Җылы туган өенә кайтачак. Берсеннән- берсе кечкенә, тиктормас энеләрен дә бик сагынды ул. Хәер, алтынчы ай бит инде.
Тирә-юньдә тып-тын. Әйтерсең лә шундый зур чиксез-кырыйсыз дөньяда ул берүзе генә...
– Чү! Бу нинди тавыш.
Нәрхәят каушап калды. Тынлык эченә колак салды. Әйе, әлеге тавыш чыннан да ишетелә. Кеше ыңгыраша түгелме? Нәрхәят, сак кына басып, тавыш ягына атлады.
Ат абзары янына килеп җитәрәк, күләгәләнеп яткан кеше гәүдәсенә тап булды ул.
Нәрхәят, каушавын яшерергә теләгәндәй, ныграк тавыш белән дәште: – Кем монда?
– Мин хәрби... – дигән җавап ишетелде.
Нәрхәят якынлашты. Ай яктысында кыз аны яхшылап күрде. Әлеге кеше чыннан да хәрби иде. Госпитальдә дәваланганы да беленә: бүрек эченнән башына уралган марлясы беленеп тора. Кара озын шинель, аркасында солдат капчыгы.
– Мин хәзер, хәзер... – диде кыз, пышылдап. – Таяныгыз җилкәмә.
Хәрби кеше авырдан гына торды. Нәрсәдер әйтмәкче булды, әмма әйтә алмады, кипкән иреннәрен ялап, салкын төкереген йотты.
Алар кергәндә, өйдәгеләр йокы хәстәре күрәләр иде. Караңгы кичтә билгесез ир заты белән кайткан Нәрхәятне Мәрьям апа да бераз аптырап каршы алды.

Солдатның яраланган башыннан кан саркый башлады.
– Исемегезне әйтсәгезче, – дип сорады Гөлсем.
– Газинур...
– Газинур, түзегез, сезнең ярагыз ачылган. Хәзер мин повязканы алмаштырам, – диде Нәрхәят, кулына чиста ак чүпрәк алып. – Сез монда ничек эләктегез?
Ир сөйли башлады:
– Мин үзем белән бергә иңгә-иң сугышкан дустымның... (тавышында калтырану сизелде) авылын эзләп килдем, мари егете Байбадырны. Дустымның үләр алдыннан әйтеп калдырган соңгы үтенечен тыңлап, әманәтен үтәргә дип килдем. Госпитальдән... Ул күтәрелергә талпынды, ләкин арыган, авырткан гәүдәсе аякка нык баса алмады, чайкалды һәм кире сәкегә ауды.
Нәрхәятнең йомшак кулы ирнең җилкәсенә орынды.
– Сезгә торырга ярамый. Тынычланыгыз, – диде кыз.
Хәрби кеше сүзен дә әйтеп бетерә алмады бугай. Шул арада аңын югалтты. Мәрьям апа үләннәрдән кайнатылган төнәтмәсен эчерергә ашыкты.
– Хәзер йокыга китәчәк.
– Иртәгесен мин аны район больницасына илтәм, – диде Нәрхәят. – Сузарга һич тә ярамый.
– Өзлегә генә күрмәсен, – дип куйды Мәрьям апа.
Газинур саташты.
– Яшәү нурым, асыл ярым, – дип, кемнедер чакырды.
Төн борчулы үтте. Кызлар чиратлашып авыруны карадылар. Берзаман сугышчыны бизгәк тотты. Ул үз-үзен белештермәде: кочакка алгандай, кулларын җәйде, дерелди башлады.
Нәрхәят авыруга салкын суда юешләткән сөлге куйды. Шулчак ир кеше кызның кулын тотты. Нәрхәяткә кызу кайнарлык бәрде.
– Үтенәм, китмә, китмә...
– Юк, мин һичкая китмәм, – диде Нәрхәят. Утырган урыныннан йокыга талганын да сизмәде ул.
Сугышчының өс киемен салдырганда, шинеленең эчке кесәсеннән очраклы рәвештә кечкенә фото идәнгә төште, һәм бу кәгазь кисәгенә һичкем дә игътибар итмәде. Нәрхәят әлеге фотоны икенче көн кич кенә күрде. Анда аның ахирәте Зәйтүнә иде.

 

Шомырт чәчәге
Язгы чәчү эшләре дә килеп җитте. Бөтен Кызыл-Сарай халкының: хатын- кызларның, яшүсмер, карт-корыларның көне-төне кыр эшенә җигелгән чагы. Ничек эшлисең – шулай ашыйсың бит. Кечкенә һәм тату яшәгән авыл моны яхшы белә иде. Нәрхәят тә тик тормады. Атын җигеп, сабанга чыкты, иген чәчте – бер сүз белән әйткәндә, басудан кайтып та кермәде диярлек. Үз эшен бетерсә, тизрәк башкасын эзләде.
– Кызым, җитәр, талчыккансыңдыр, ял ит, – дигән әнкәсенә:
– Юк, әни, мин армадым, – дип кенә җавап кайтарды.
Менә бүген дә кичен арып-талып кайтканнан соң, күз ачарга да көче калмагач, ул сәкегә ауды һәм шундук йокыга китте.
Нәрхәят үзенә артык буш вакыт калдырырга тырышмады. Уй-хисләргә бирелеп китүдән курыкты. ...Теге очрашудан соң өч ел вакыт узса да, Газинурны оныта алмады. Егетне ул кызганды... һәм шул ук чакта йөрәгенең бер өлешендә сокланды да.
Кичен энесенә күлмәк тегеп утырганда, ачык тәрәзәдән сизелер-сизелмәс кенә хуш ис килеп кергәндәй булды. Нәрхәят кинәт торды, тәрәзә янына килеп катып калды.
Күзен йомды. Тирән сулады. Ачыгып сусагандай, агачтан бөркелгән татлы истән бер мизгел эчендә ниндидер әйтеп бетерә алмаслык җиңеллек, рәхәтлек тулган хуш 
исне йотарга тырышты. Шулчак йөрәге дерт итте. Тәненә кайнар дулкын таралды. Яшеренеп яткан хисләр ташкын булып ташый башлады.
Нигә, шомыртны ул моңарчы күрмәгән идемени? Нигә игътибар итмәгән?
Дүрт ел элек ачы салкыннарда өшеп корыган шомырт, яңадан яшь ботаклар җибәреп, аның күз алдында янә гүзәллеккә күмелергә тора. Яңадан туу түгелме бу?!
Әмма Нәрхәятнең уйлары бүленде. Кечкенә энесе янына йөгереп килде дә озын кара толымыннан тартты:
– Апа, апа, күлмәгем әзерме? – дип сабырсызланды малай.
– Әй, җанашым, онытылып торам. Хәзер. Җиңнәрен генә утыртасы калды, – дип кенә әйтә алды ул.
Гаҗәп... Бу минутларда Нәрхәятнең йөзендә серле елмаю иде.
Зәйтүнәнең үз теләге белән ире артыннан фронтка киткәнен Нәрхәят белә иде. Ахирәтеннән аңа ике хат килде. Берсендә ул хәләл җефетеннән башка яши алмавы турында язды һәм икенчесендә, шул сәбәпле, сугышка шәфкать туташы булып баруын хәбәр итте.
Соңгы хатта Газинурны һәм улы Илдарны ташламаска, аларны кайгыртуын үтенеп язган иде.
Нәрхәятнең ахирәтенә язган актык хаты җавапсыз калды.
«Зәйтүнә, Зәйтүнә, син ничек шулай уйлый аласың? Алла бирсә, сугыш бетәр, син фронттан исән-сау кайтырсың һәм иптәшең Хәлил белән бергәләшеп кечкенә Илдарны үстерерсез. Әгәр дә... Юк, алай һич тә булалмый, булалмый, – салкын тир кызның маңгаена бәреп чыкты. Йөрәген шомлы уйлар биләде. Нәрсәнедер инкарь иткән төсле, күңеленә кергән хәвефле шомны юкка чыгарырга теләгәндәй, борчудан кыбырсынып, кызу-кызу кулларын селкеде. Ләкин... Әгәр дә... Йә Хода, тагын шул сүзгә төртелеп тукталды бит. Мин вәгъдә бирәм, сиңа Зәйтүнә, Илдарны кайгыртырга. Вәгъдә бирәм, вәгъдә бирәм...»
** *
Мәңгегә тарихта хәтер булып калган, үзе белән тынычлык, ямь, мәхәббәт алып килгән 1945 елның май ае иде бу.
Колхозда чәчү эшләре тәмамланды. Чиратта – бәрәңге утырту.
Кыр эшләрен ярата Нәрхәят. Басуда эшләүгә ни җитә! Тирә-юньдә иркенлек, киңлек һәм җиңүгә якынлашкан.
Бүген Нәрхәят төшке аш вакытында өйгә кайтырга булды. Күп чакта ул монда – басуда гына, әнисе салган ризыктан гына авыз итә иде.
Авыл урамына кергәч, ерактарак, үзенең йорты турысында, ниндидер бер чит кеше йөргәләгәнен абайлап алды ул.
– Кем булыр бу? – дип, Нәрхәят кулын каш өстенә куеп, таный алмыйча карап торды.
Әйе шул, ара якынлашкан саен, әлеге кешенең хәрби икәнен дә хәзер ап-ачык күрә ул. Ир аңа аркасы белән басып тора, үзе бала күтәргән. Төз, озын буйлы, өстендә гимнастёрка. Аксыл чәчле сабые ирнең җилкәсе аша күренә.
– Исәнмесез? – диде Нәрхәят.
Ир кеше борылды.
Юк, мөмкин түгел!.. Юк... Йөзгә-йөз, күзгә-күз очраштылар. Исәнме, Нәрхәят...
Кыз аның күзләренә тутырып карады. Ә анда... Чиксез моң катыш назлы җылылык иде. – Газинур...
– Илдар, улым, бу синең... – Әмма хәрби сүзен әйтеп бетерә алмады.
– Әни! – сабый, шул сүзләрне генә көтеп торгандай, кулларын сузды, кыбырсынып, алга ашкынды. Хәрби баланы кулыннан төшерде. Сабый, шатланып, әнисенә таба чапты.

Нәрхәят чүгәләде, кочагын киң җәйде.
Газинурның аңлатуы да Нәрхәяткә кирәкми иде. Ул барысын да сүзсез аңлады. – Улым...
Кайнар яшьләр сабыйның битенә тамды. Менә ул нинди кечкенә Илдар! Анда Зәйтүнәнең күзләре, Зәйтүнәнең елмаюы иде.
Нәрхәят кенә сизмәде... Газинур шушы минутта күз чите белән генә Нәрхәятне күзәтте, аның уй-хисләрен барлады.
Газинур баскан урынында бераз таптанып торды:
– Нәрхәят, минем сиңа әйтер мөһим сүзем бар, – дип, яраланган аягын авырдан атлап, кызга якынрак килеп басты.
Бәлки, ул дөрес аңламаган? Бәлки, Зәйтүнә белән Хәлил исәндер? Шуңа да Нәрхәят әлеге сорауны бирергә кыйды: – Зәйтүнә...
Әмма сүзен тәмамлый алмады.
– Кырык өченче елда Курск янындагы сугышта яраланып, госпитальгә эләктем, – дип башлап җибәрде Газинур. Зәйтүнәне очраклы рәвештә шунда күрдем. Ул авыр хәлдә иде. Хәләл җефете Хәлил турында сорадым.
– Хәлилем... Хәлилемне... бәгыремне... коткара... алмадым, – диде ул, күкрәгеннән атылып чыккан тартышулы тавыш белән сулкылдап. Егет читкә борылды. Бер минутка тынлык урнашты.
– Сугыш вакытында алган тирән яралары Зәйтүнәнең гомерен өзде. Госпитальдә ятканда, бу якты дөньядан китәсен, ахрысы, сизенгән: улының ятим каласына бик борчылды. Шул вакытта мин ант иттем Зәйтүнәгә – сабыеңа әти булырмын, дидем. Ә бит Зәйтүнәнең йөрәк тибүе туктарга санаулы минутлар гына калып барган икән... Рәхмәт, дип пышылдады да Зәйтүнә күзен йомды... мәңгегә.
– Зәйтүнәнең авырту-газапларга чумган йөзе соңгы сулышын алганда, бер мизгелгә газаплардан арынып, агарып, яктырып киткәндәй булды. Аны югалтуыма ышанмадым. Өнсез, катып калдым. Вакытны да, киңлекне дә югалткан сыман булдым. Белмим, никадәр утырганмындыр Зәйтүнә янында, әмма шунысы истә калган: шәфкать туташы миңа нәрсәдер әйтә, җилкәмә төртә, мин берни дә ишетмим, берни дә тоймас булдым, сөйгәнемнең кулын кысып тотам. Кинәт кенә кемдер көч белән минем беләктән тартты, Зәйтүнәнең кулы ычкынып китте һәм, җиңел мамык сыман, ак түшәккә төште. Калганын хәтерләмим дә бугай...
– Мин дә вәгъдә бирдем, – диде Нәрхәят, мөлдерәмә яшь белән тулган күзләрен уйнап йөргән нарасыйга төбәп.
– Бу дөньяда без кечкенә Илдарга ышанычлы терәк тә, таяныч та булырга тиеш. Кыз берни дәшмәде. Тик, шатлана-шатлана йөгереп йөргән Илдарны үз янына чакырып:
– Улым, кил монда. Ачыккансыңдыр. Үз кулымнан ашатырмын, бәгърем, – диде, сабыйның битләреннән үбеп. – Әйдәгез, Газинур, өйгә керик, – дип, егетне дә чакырды. – Нәрхәят, ашыкма әле... – дип, егет кызны беләгеннән тотты.
– Зәйтүнә... Ул икенчене яратты...
– Беләм, сезгә авыр булган.
– Авыр?! Беләсең?!
Тавышыннан салкынлык катыш ачы әрнү бәрелде.
Кинәт егетнең йөзе агарды, төсе китте. Ә күзләр... Ничек үзгәрде! Бер мизгелдә алар куырылып төште һәм сүнеп калды. Кичергән газап күзләрдә яңадан калыкты. Алардагы чиксез газап, галәмдәй чиксез булып тоелды кызга.
Нәрхәят сискәнеп китте. Сизмәстән, артка чигенде. Учлары белән битен япты.
– Яраланган җанвар идем. Тәмугка эләккәндәй булдым...
– Гафу итегез, – дип пышылдады кыз.
– Юк, кирәкми. Гафу үтенмә. Сине куркыттым. Түздем. Актык чиккә кадәр... – диде Газинур. – Әмма Зәйтүнә килде. Ул көнне ап-ачык хәтерлим. Сөйгәнемнең әйткән сүзләре бик нык тәэсир итте. Ул сөйләшү тормышымда яңа борылыш ясады. Сөйгәнеңне газапка салып, күз яшьләрен күрү бар нәрсәдән дә авыр икән. Дөрләп янган янартау чыдый алмый атылгандай, ә аннан, суынып, тынып калгандай, минем мәхәббәтем дә үзгәрде: куырып алырдай ут урынына талгын җылылык килде, шашып янган ялкынлы дәртне әкрен искән моң алмаштырды. Мәхәббәтем сүрелмәде, бары тик сөйгәнемә бәхет теләп яшәдем. Сәер, тик бу җавапсыз мәхәббәт миңа көч бирде, – дип сөйләде Газинур.
Егет көрсенеп куйды:
– Күптән, бик күптән, балачакта, төшләремә, хыялларыма серле сылу кыз кереп йөрәгемне борчыды. Сылу кызның йөзен һәрвакыттагыча, үтә күренмәле өрфия пәрәнҗәдәй, сихри томан каплаган. Әмма томан аша да кызның матурлыгын күңелем белән тойдым. Аннан сине очраттым. Ул очрашу, төшемдәге төсле, томанда иде. Сине очратканнан бирле, өрфия сылу күренеш янә барлыкка килде дә минем башымнан чыгарга теләмәде. Төшләремә кереп йөдәтте. Йөдәтте дә татлы балдай исертте. Хәзер инде томан төште һәм синең йөзең балкып чыкты. Синең йөзең, Нәрхәят... – Егетнең күзләреннән, тавышыннан, бар җаныннан чиксез моң белән бергә җылылык агылды. – Вакыт һәм аралар аша сине эзләдем. Сине таптым, Нәрхәят. Кулга-кул тотышып, бергә яңа тормыш башлыйк. Сез ризамы? – дип, кыздан җавап алырга ашкынды.
Өй каршында үскән шомыртның хуш исе тәрәзәдән, башны әйләндерә кебек. Нәрхәят сизмәстән агачка күз салды.
41 нче елның үзәккә үткән салкын кышында тамырлары өшегән агач бит бу. Нәрхәят урман кисәргә киткәндә, алтынсу сары яфракларын коеп, Нәрхәятне озатып калган иде түгелме? 43 нче елның язында Нәрхәят туган өенә кайткач, шомырт агачын ул бөтенләй танымады: кибеп беткән тигезсез кәкре «кулларын» һәм бармакларын тупас итеп тирә-юньгә сузган, ямьсез шәрә ботакларын җәеп утырган шомырт башка агачлар янында үзенең шыксызлыгы белән йөрәкне телгәли торган бер гарип сыман иде. Караңгы чырай белән каршылады кызны шомырт. Нәрхәят агачны кызганды. Юк! Кызганды гына түгел, ә күңелгә ятышсыз шушы кыяфәтендә дә Нәрхәят агачны йөрәге аша тойды, аның белән сөйләште. Кисәргә дә уйлады, әммә никтер бу эшкә кулы бармады.
Ә хәзер... Шомырт чәчәк аткан, һәр тәлгәше дә күпереп ачылган, хәтта яфракларын да ошбу нурлы аклык каплаган; гүзәл энҗе таҗларын сусылланып тәлгәш-тәлгәш аска игән. Киң чатырдай җәелеп яткан зөмрәд яшеллек эчендә изрәп, акрын гына тирбәлеп утыра. Иртәнге кояш нурларында ачык төстәге якты яшеллек елкылдап китә. «Мин сулыйм, мин исән, исән!» ди шомырт, бөтен барлыгы белән.
Кем уйлаган дүрт ел элек үлеп беткән агач яңадан туар дип? Туа. Яңа гомер бирер өчен. Яңадан дөньяның матурлыгын күрер өчен. Әйе, ул рух һәрбер тереклектә, табигать-хәяттә көчледер.
– Нәрхәят, сез ризамы? – дип кабатлады соравын Газинур. Аның соравында өмет һәм...
Нәрхәятнең уйлары бүленеп калды.
– Риза...
Кечкенә Илдар әнисе янына йөгереп килде.
– Әни, бу нинди сәсәк? – диде ул, нәни кулларын нурлы аклыкка сузып.
– Улым, бу – шомырт чәчәге, – диде Нәрхәят, елмаеп.
Әнисенең елмаюыннан шомырт чәчәгенең илаһи нуры сабыйга бөркелде.
...Өмет һәм... Әйе, шомырт чәчәге иде.

 

"КУ" 6, 2018

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев