Логотип Казан Утлары
Хикәя

Дөньяның асты өскә киләчәк!.. (хикәя)

Фатирыма атна саен диярлек кереп чыгарга күнеккән якын танышым Мирза юкка чыкты... Әйе, әледән-әле килә иде үзем кебек үк кырыгына таба баручы тәбәнәк гәүдәле шушы сазаган буйдак. Һәр килүендә, моңсу гына тавыш белән бер җөмләсен кабатламый калмый иде: − Өйләнер идем дә, парин, хәзерге хатын-кызның тугрылыгына ышанмыйм мин... Типтерәләр алар... Нык аздылар…

Бу күңелсез кыйссаны нерв җепселләре

нык булмаган кешеләргә, бигрәк тә

хатын-кызларга укымаска киңәш итәм.

Автор

Фатирыма атна саен диярлек кереп чыгарга күнеккән якын танышым Мирза юкка чыкты...

Әйе, әледән-әле килә иде үзем кебек үк кырыгына таба баручы тәбәнәк гәүдәле шушы сазаган буйдак. Һәр килүендә, моңсу гына тавыш белән бер җөмләсен кабатламый калмый иде:

− Өйләнер идем дә, парин, хәзерге хатын-кызның тугрылыгына

ышанмыйм мин... Типтерәләр алар... Нык аздылар…

Әнкәсенең сүзен дә еш искә төшерә, башлы-күзле булу турында сүз чыккан саен:

− Алай-болай өйләнә калсаң, улым, чибәрлегенә алданма, сакланган кыз тап! − дия икән. − Бөкре булса-булсын, саф кыз булсын, ыштубы!

Туктале, тукта... Әллә соң, берәр саф кыз табып, өйләнеп җибәрде микән?! Булыр-булыр... Андый дусларны да күрмәдем түгел: өйләнгәч үк ахириләреннән качып йөриләр. Дөресрәге, кәләшләрен күрсәтмәскә тырышалар... Көнләшәләр, сабакылар...

Хәер, телефонының нумирын блокнотыма үзе язып куйган иде бит бер килүендә... Яле, чылтыратып карыйк! Нишләп ята микән?

Бер генә түгел, атна буена көндез дә, хәтта төн уртасында да

чылтыраткаладым − үзе дә юк, сүзе дә юк... Инде тагын да бер чылтыратып карагач, кулымны селтәдем дә, кәмпүтер яныннан кузгалып, электрон сигаретны тарта-тарта балконда укып утырыйм әле ичмасам дип, электронкитап та алдым кулыма. Бетмәс монда хәбәр дә бирмичә югалып торучыкилде-китте дус-ишләр...

Ләкин балкон ишеген ачасы урынга фатир ишеген ачарга тиеш булдым:нәкъ шул мизгелдә ишек кыңгыравы сайрап җибәрде. Барып ачсам, ни күрим,ниндидер япун басып тора. Сокура агачы сурәтләре белән бизәлгән күлмәккигән, муенында иероглифлар белән чуарланган галстук, ә күзләрен, дөресрәге,йөзен чем-кара кысалы, көрән пыялалы зур күзлек каплаган. Өскә күтәрелгән

авызы түгәрәк кашык кебек йоп-йомры булып ачылган. Иреннәрен ертырдай булып алга калыккан тешләре ыржаеп тора. Ә үзе кет-кет көлә, чукынмыш. Хәттачәче дә керпе энәләре кебек тырпаеп тора моның. Япун гына түгел, самурайныңүзе бу, мәлгунь!.. Җитмәсә, түшенә зур шоколад хәтле смартфон дигән нәрсәкәй

асып куйган. Кулындагы дипломатына да япун гербы ясалган. Тфү!

Ишекне гөпелдәтеп ябам гына дигәндә, теге адәм саф татар телендә әйтеп өлгермәсенме!

− Әллә танымыйсыңмы? Мирза бит мин!

Йа, ходавәндә, нинди генә модалар белән саташмый бу замана бәндәләре...

Әле яшь булса, бер хәл иде. Әйткәнемчә, ике-өч елдан кырыгына җитәчәк бәндә бит инде бу, адәм тәганәсе! Ул аяк савытын сала тора, ә мин кыланчык маймылны күзәткәндәй аңа текәлеп торам...

Залга үтеп, кара-кашы утырышкач, ниләр кылып йөргәнен сөйләп бирде бу. Чыннан да ай буе Япониядә, хәтта Токионың үзендә кунакта булган икән. Шунысы да искә төште кинәт: сөйләгән иде бер, Мәскәүнең Ломоносов университетын тәмамлауга ук пләмәшен, ягъни мәрхүм абыйсының улын бер япун эшмәкәре үзенә ияртеп киткән иде өч-дүрт ел элек, дип. Шуның заводында төрле-төрле электрон аппаратлар ясап яталар икән. Пләмәше,

хак булса, шунда баш инженер икән хәзер.

− И малай, ниләр генә уйлап тапмыйлар ул япуннар!..

− Анысын монда ятып та беләбез, − димен тегеңә, ис китмәгәндәй. −Менә мин дә яңа кәмпүтер алдым. Үзе бер могҗиза! Эче тулы электрон! Менә монысы электрон сигарет. Өстәлдә ятучы китабым да — электрон китап. Әнә, үзең дә күрәсең, Казанда да тыкрык саен видеокамералар күзәтеп тора. Ә инде синең пләмәшең укып киткән Мәскәүдә йөз илле

меңгә якын икән хәзер андый камералар. Берәр куаклыкка кереп, пес итәбашлауга ук полиция дәррәү килеп җитә...

Мин берәмтекләп саный, сөйли яки күрсәтә торам, ә ул һәр җөмләмнән соң чыраен чытып һәм, шөпшә кугандай, кулларын селтәштереп, «пүчтәк, пүчтәк, барысы пүчтәк» дип утыра. Нәтиҗәсен дә ясап куйды мин сулыш алган мизгелдә:

− Япуннар өчен бу элекке ачышлары борынгы иске чабаталар инде...

Алар хәзер дөньяның астын өскә китерердәй өр-яңа нәрсәләр уйлаптапканнар! Ләкин кайберләрен сер итеп саклыйлар...

Ул арада кухнядагы чәйнүгемнең әче итеп сызгыруы ишетелде. Мирза, шуны гына көткәндәй, дипломатын кулына алып, ача башлады:

− Әйдәле, чәеңне эчик. Япун күчтәнәчләре дә бар монда... Алар эчепкәефләнә торган саке дигән аракы да бар. Фатирың артык җылы, тамаккибә башлады...

Өстәл янына утырыр алдыннан галстугын салды, тары бөртегедәй вак күзәнәкле чылбырга таккан күзлеген колакларыннан ычкындырып, күлмәккесәсенә шудырды. Өстәлдәге ризыкларга карый-карый чәй йоткалый һәм

йоткан саен көлә. Ә карашы, муены борылмый торган кешенекедәй, миңа төбәлгән.

Шуннан әйтеп куя бу:

− Шәп типтергәнсең мин киткәч. Шә-әп!!! Әйт-те-лә-әр!.. Мин белгән Сәлимә-Сәкинәләрең, Роза-Венераларың өстенә сары чәчле... нәрсә диләр әле андыйларны... әйе, блондинка диләр... япь-яшь марҗушка да китергәнсең... Исеме Ольга икән, шулаймы?..

Кинәт акылымның − дертләп, гәүдәмнең сискәнеп куюын тойдым.

Нишли бу адәм, ә?! Әйе, Мәскәүский базарда танышкан идем Ольга белән.Ул да өч мәртәбә килде. Ләкин бит ул караңгы төшеп беткәч, урамда кешеләр түгел, этләр дә калмагач килде. Ә бу «сөй-лә-де-ләр» дип утыра... Ольганы бит киткәндә дә күрүче булмады. Ни өчен дигәндә, ирем төнге сменадан кайтуга мин үз ятагымда булырга тиеш, дип, иртүк чыгып китә... Кемнәр

сөйләгән булырга мөмкин моңа?! Әле бит ул Казанның аргы читендә яши.

Күргән сурәттә дә кем танысын аны безнең ишек алдында? Җитмәсә, үзенеңәйтүенә караганда, бу «самурай» Казанга кичә генә кайтып төшкән...

Акылымны җыеп, нәрсәдер әйтергә теләгән идем Мирзага, кытаклый-кытаклый кабат көлә башлады:

− Карале, Самат, әле кичә генә, шампанскийны йоттырган саен

Ольганың авызына тыга-тыга тешләттергән шоколадыңның яртысы калган икән бит!

Валлаһи дип әйтәм, башым уйлаудан туктады сыман. Каян белгән, каян кинодагыдай күреп торган Мирза дигән бу шайтан безнең ниләр кыланганыбызны? Тәрәзәләр дә калын пәрдәләр белән капланган иде бит югыйсә...

Мирзаның элеккечә юаш та, моңсу да тавышы керә башлады колакка:

− Үзеңнең ирлек куәтеңне саграк исраф ит әле син, Самат! Безнең бит әле саф кызларга өйләнеп, балалар үстерәсебез дә бар... Патроннарыңны атып бетерергә ашыкма. Безнең чын «революцияләр» алда!

Үземне, урыслар әйтмешли, «подопытный кролик» итеп тоя башлаган идем инде бу татар самурае алдында. Ләкин, адәмчә тавышын ишеткәч,зиһенемнең ачыла баруын тойдым һәм аңа:

− Табарсың, бар, эзләп кара саф кызларны! Әле кичә генә гәҗиттән бер хәбәр укыдым. Баксаң, аларның кырык ике проценты мәктәпне тәмамлаганчы ук «мәхәббәт уены» белән гарык булганчы маташа икән...

Мирза, көтмәгәндә, тамаша залындагы сыман кул чаба башлады.

− Браво, Самат! Димәк, илле сигез проценты исән! Хәер, урта мәктәпнең соңгы сыйныфын тәмамлап чыгучылар арасында да бардыр сакланып калганнары! Шулар арасыннан сайлыйбыз кәләшләрне!

− Барысын да чишендереп карапмы? − дип, мыскыллы карашымны төбәүгә дә исе китмәде Мирзаның.

Ул кабат кул чапты:

− Күзләренә бер-ике мәртәбә генә карап алабыз, туганым! Барысы да шик калмаслык булып ачыклана. Егетләрнең якасын да иснәп карамаганнарын аерып алабыз да, шул ук авылның мулласыннан никах укытабыз! Әйе-әйе,авыл мәктәбеннән, чыгарылыш кичәсендә үк сайлыйбыз шәпләрен! Авыл

кызлары, барыбер, сакланганрак булырга тиеш.

− Бик ансат икән! − дип, дивана бәндәдәй шаркылдап җибәрүемә

Мирзаның күзе тонды, теле тотлыкты. Ә миңа сүземне әйтеп бетерү өчен форсат туды. − Алдым, салдым, кайттым киттем, дисең инде, алайса, ә?!

Бик ансат икән өйләнү. Ә син ул кызлардан егерме яшькә зуррак икәнеңне,

керпедәй чәчеңә кырау төшә башлаганын беләсеңме соң?

− Пүчтәк ул егерме яшь! Әнә, минем әти-әнидән утыз яшькә өлкәнрәк.Туарга да, үсәргә дә өлгердек, Ходайга шөкер. Алты бала үстек! Кызларның башы яңача эшли хәзер. Казан уртасында өч бүлмәле фатирым бар, ай саен бер атлык, ике сыерлык акча эшлим, дисәң, үзләре шундук риза була, ата-аналары ашыга-кабалана хәер-фатиха бирә.

− Шуннан соң инде, яшь хатыным кемнәр белән чуала икән, дип,

шикләнеп яшисең генә кала, шулаймы? Мирза, телсез һәм хәлсез калгандай,авызын да, күзен дә ачып, хәсрәткә калган кыяфәт белән миңа текәлде дә, кара күзлеген кия-кия:

− Их, Самат, Самат!.. − дигәч, тагын тынып калды. Авыр сулап куйды...

Хәтта миңа аның әнә шул сулышы да кайнар сыман тоелды. Ниһаять, салмаккына сүзен дәвам итте. − Мин бит, Самат, беренче җөмләләремне ишетүгә үк башка сораулар бирә башларсың дип уйлаган идем... Ягъни, синең нинди

хатыннар белән ничә мәртәбә яткан-торганыңны төгәл әйткәч үк, син миңа: «Боларны каян беләсең?» дип, изүдән эләктереп сорарга тиеш идең, минемчә...Инде хәзер мин сиңа япуннардан алып кайткан гыйлемемне үзем аңлатып бирергә тиеш булам. Иң элек сиңа берничә сорау бирәм. Ләкин син аларга

җавап бирмә, минем йөземә генә карап утыр. Әйт әле, үткән җомгада син банкка күпме акча илтеп салдың? Әйтмә, үзем әйтәм... 125000 салдың. Ай ахырына кадәр яшәү өчен күпме калдырдың? Җавап бирмә... 17000 калдырдың.

Дәшми тор... Кичә, теге Ольга киткәч, нишләдең? Во, дөрес! «Акчарлак»гәҗитен актаргалап яттың да, шуннан кроссворд табып, чишә башладың...

Сүзем бетте! Кайда хата җибәрдем? Әйтеп бирсәң дә ярый хәзер...

− Барысы да дөп-дөрес, − диюдән башка сүз тапмадым. Аптыраудан гаҗиз булып утыра торгач, тормозланып беткән акылымда бер-ике сорау туды:

− Ләкин син аларны каян белдең? Күрәзәчелек һөнәренә өйрәнеп

кайттыңмыни?

− Юк, электрониканың өр-яңа ачышы бу! Миңа центильоннан да ким булмаган бихисап электроннар ярдәм итә бу очракта.

− Анысы... синтиллон дигәне... нәрсә була?

− Центильон ул − 1ледән соң алты йөз ноль тезелеп торган сан була. Алар ярдәмендә минем өчен һәр кешенең маңгаенда шырпы кабының күкертле ягы кадәр генә экран ачыла. Менә шуннан мин һәр кешенең уйларын да, серләрен дә, нинди гамәлләр кылганын да кинодагы кебек күреп, ишетеп

торам... Ә син?!

Соңгы сүзен әйтүгә үк Мирза шүрәле кытыклагандай эче катып көлә башлады. Үзе көлә, үзе сулыш алган саен нәрсәдер әйтергә тырыша:

− Ә син?! Нәрсә... дидең әле... бая... яшь кызларның ... барысын да чишендереп карыйбызмы дидең... Көлдереп үтерәсең бит, парин. − Аннары әңгәмәдәшем күктән кинәт кенә җиргә сикереп төшкәндәй, сорау бирде:

− Әнә, лампочкаларың балкып яна. Электр чүтчигең бармы?

− Бар, әлбәттә...

− Суны исәпләп бара торган чүтчигең дә бардыр?

− Өч-дүрт ел элек куйдырдым...

− Төгәл үлчиләрме? Күпме киловатт яки ничә кубметр сарыф

ителгәннәрен күрсәтеп торган цифрлары әйбәт күренәме?

− Ап-ачык күренеп тора.

− Менә шулай, брат! Хатын-кызларның маңгаенда да шундый ук

чүтчикләр бар! Әйтик, кайда барган, нәрсә алган, кемгә ни биргән, бирсә, ни өчен һәм ничек биргән, нәрсәләр күргән − барысын да әнә шул маңгайларындагы экран теркәп бара. Үзеңнең дә ишеткәнең булгандыр гыйлем картларның:«Язмышың да, гамәлләрең дә маңгаеңа язылган»,

дигән сүзләрен. Хак икән ләбаса! Япуннарның өр-яңа ачышлары арасында шундые да бар. Ике иңеңдәге ике фәрештәнең барлык гөнаһ-савапларыңны теркәп баруына да ышанмый булмый хәзер, әфәндем! Кешеләрнең нинди ният белән йөрүенә кадәр белеп була. Менә мин дә телевизор караштырып утырам бит кайчак. Теләсә кайсы ил башлыгының мәкерле уйларын һәм

киләчәккә нинди провокацияләр әзерләп ятуын да беләм.

Дөрес сөйләвенә шигем калмаса да, куеныма шүрәле кергәндәй тоелды,кытыкланып көлә башладым.

− Соң, Мирза дустым, андый кеше икәнеңне белсәләр, бәреп кенә үтерәчәкләр бит сине!

− Ә кем белсен аны?!

− Миңа сөйләп утырасың ич! Миндә дә тел бар, минем дә әләкләвем ихтимал, хәтәр оешмага барып...

Миңа кушылып, Мирза да көлеп куйды:

− Пажалыста, сөйлә! Акылы ычкынган икән моның дип сары йортка тыгарлар да куярлар − ирешкәнең шул булыр... Чөнки мин үзем дә шулай диячәкмен аларга. Бер әкият сөйләгән идем ул ахмакка, ышанган икән, дип, шаркылдап көләчәкмен. Чөнки мин белгән серне чишәрлек бәндә табылмаячак.

−Туктале, тукта... Бары тик берүзең өчен уйлап тапканнармыни ул

хикмәтне?!

− Әйе... Хәзергә ул дүрт кенә кешедә. Берсе − миндә, икенчесе − аны әзерләп чыгаручы завод хуҗасы Ката-Яма дигән капиталистта, өченчесе минем пләмәштә...

Мирза, тотлыккандай, сүзсез калды. Сагайган сыман як-ягына каранды...

Аннан соң гына авызы ачылды:

− Дүртенчесе Обамада икән... − дип өстәде ул ярымпышылдап. − Ката- Яма, яңа ачыш әзер булуга ук, Америкага барып, ничек, нинди очракларда файдалану ярашлы булыр икән бу галәмәтне, дип киңәшкән аның белән...

Тегесе, нәрсә икәнен аңлап бетергәч, әйткән моңа, әгәр дә яңа Хиросима һәм Нагасаки теләмәсәгез, сер итеп саклагыз бу гамәлегезне, ыштубыты, дигән. Чөнки бу нәрсә дөньяга таралса, Җир шарын атом бомбаларына караганда да ныграк җимерәчәк, дөньяның астын-өскә китереп бетерәчәк, җәмәгатьчелекне пыр туздырып, глобаль революциягә илтәчәк, дигән. Ә инде үзенә биргәнен алып калган, бу нәрсә миңа демократияне тыйган

мәкерле диктаторлар белән сөйләшкән чакта кирәк булыр, дип тә өстәгән...

Тагын... заводның расхутларын, керемнәрен капларлык капиталны тынычлык фондыннан түләттереп торачагына вәгъдә биргән... Өч елга килешү төзегәннәр.

Дөресен әйтим, күңелемә шом йөгерде, хәтта куркыныч булып китте ул текемләп сөйләгәндә. Хәтәр нәрсә эләккән икән бит Мирзага, аңлатканы хак булса!.. Шулай да шигемне әйтми кала алмадым.

− Ә син причум монда? Бик серле ул нәмәкәй синең кулга ничек килеп керде? Иң куәтле дәүләт җитәкчесе белән тигезләнгәнсең ләбаса! Алланың кашка тәкәсе түгелсеңдер бит?

− Анысын Ката-Яма үзе бирде. Бу ачышта синең пләмәшнең өлеше галәмәт зур, шуңа күрә әткәседәй якын кешесенә бирү гөнаһ булмас, диптапшырды...

− Барыбер ышандырмый! Синең тузга язмаган фантазияң генә булырга охшый бу, брат!

Учы белән өстәлгә чәпәп, Мирза җәһәт кенә урыныннан кузгалды:

− Сүз боткасы үземне дә туйдырды, тынчу була башлады. Әйдә, урамга

чыгыйк әле. Мине озатып җибәрерсең... Озатканчы, хаклыгымны да исбатлармын.

Мин киенә башлагач, тагын көлә башлады сәер дустым:

− Күрше паркта тукталып, берничә хатын-кыз белән сөйләшербез. Бераз гәпләшкәч кенә, шаярган кебек итеп, минем күзлекне алып киярсең. Ләкин минем кулны тотарга онытма. Маңгайларындагы экран шул очракта гынаачылачак сиңа. Экранда күргән саннарны исеңдә калдырырга тырыш.

Хуш... Әрле-бирле паркта йөрибез... Үзебезгә иш булырдай, хәтта

өйләнергә ярардай чәчбикәләр күзлибез. Әнә, җитәкләшкән безләргә дә күзсалгалап, озын такта эскәмиядә өч чибәркәй көлешеп утыра. Буй-сыннары да кәттә күренә. Затлы «малларга» охшаганнар. Һаман да җитәкләшкәнхәлдә шулар янына якынлашабыз. Ә алар, сәер нәрсә күргәндәй, дәррәү

чыркылдашып куйдылар:

− Что за чудо! Әй, абый, әллә хатын-кыз тапмадың? Кеше көлдереп, ир башың белән ир җитәкләп йөрисең?

Үзебез дә көлешеп-елмаешып, каршыларына килеп бастык.

− Менә, − мәйтәм, − бу япун егетен өйләндерергә исәп. Бик оялчан, безнең телне белми. Ләкин бик тә өйләнергә тели. Саф кыз эзли. Аларда саф кызларга гына өйләнү хуп санала икән.

Тагын да чыркылдашкач, берсе әйтеп куя:

− Әх, ашыкканмын икән... Бер иргә чыгып кайттым шул инде... Икенче ирем булырга ризалашмас микән?

− Качар идем, туйдым бу Россиядән! − дип куя түп-түгәрәк шәрә

түшенә алтын тәре таккан иң чибәре, кыска итәгеннән тулышкан ботларыда күренеп һәм ымсындырып торганы. − Минем әле бер кияү дә күргәнем юк.

Өченчесе, карап-карап торды да:

− Бәлки, аның күзе ямьсездер? Күзлеген салсын инде хет. Күзе дә

ягымлы булса, үзем чыгам! Ә миңа шул гына кирәк тә! Шаярган кебек итеп кенә Мирзаның күзлеген салдырып, үзем киям дә, тегеләргә төбәләм. Әстәгъфирулла! Чыннан да, һәркайсының маңгае экранга әйләнде дә куйды бит, әттәгенәсе! Күргәч,

телсез кала яздым. Ләкин, Мирза белән килешкәнчә, кабат елмая башладым.

Ә Мирзага нәрсә! Без сөйләшкәндә, әледән-әле:

− Худасай!

− Банзай!

− Хатимунди! − кебегрәк япун сүзләрен кычкыргалап вә һәм дә алга чыккан казнасын ыржайткалап, безнең кебек көлгәләп тора бирә...

Чәчбикәләр исә, берсеннән-берсе уздырышып, сорауларга күмә Самат дигән бу бәндәгезне:

− Нәрсә дип әйтә ул?

− Ни дип кычкыра?

− Бигрәк шат бу! Бик байдыр, ахрысы?

Ә мин, шартына китереп, «тәрҗемә итәм»:

− Бигрәк шәп кызлар болар, сокланудан үлеп китәрлек, дип әйтә.

Бәлки аңлыйсыздыр, «банзай!» дигәне безнеңчә «уррра!» дигәнне аңлата.

Кыскасы, тәмам гашыйк булган ул сезгә − безнең Казан кызларына! Әинде байлыгына килсәк, Токиодагы кәмпүтерләр, телевизорлар заводының хуҗасы ул. Крупный олигарх!

Ә үзем маңгайларындагы саннарны истә калдырырга тырышам.

Гелләрем генә паспорт нумирларын хәтерләтә икән бу саннар, берсеннәнберсе аерылып-аерылып тезелгәннәр. Мәсәлән, бер генә ир беләнторганыныкында − 79 1327, алтын тәре такканында − 717 2018, Мирзаныңкүзлеген салдыртканында − 11 160...

Хәтерем җитмәслеген аңлагач, кесәмнән мобильнигымны чыгарып,теркәп куярга мәҗбүр булдым һәркайсының «арифметикасын», телефонномерлары язгандай кыланып.

Шулчак Мирза кулын кулымнан ычкындырды да, җәт кенә сәгатенә күз төшереп, нәрсәдер исенә төшкәндәй, кыбырдап куйды.

Үзем дә, бик ашыккан кебек, чәчбикәләр белән сүзне кыскарттым:

− Интернет аша заводында эшләүче меңнәрчә кешеләре белән ашыгычкиңәшмә үткәрәсе бар аның! Ярый, очрашкаларбыз әле, − дип, баскан җиремнән кузгалып киттем. Парктан бераз ераклашкач, телефонга теркәлгәнбаягы саннарны Мирзага күрсәттем. Ягъни, ни-нәрсәләр болар? битараф кына әйтеп бирде:

− Беренче цифрлары − типтергән зинахурларының хисабы. Икенчецифрлары − күпме мәртәбә кочакларда вәрәмәч килүләренең саны... Алтынтәре такканының «Досуг» юлында йөргәне болай да сизелгән иде индемиңа. Телевизордан үзең дә күргәнсеңдер, андыйларның «хезмәте» турында

Медведев үзе сөйләде: «Аларның хезмәтләре колбикәләрнеке кебек авыр.Махсус заведениеләр булдырып, эшләрен законлаштыру кирәк булыр»,— диде. Ә син хәзергә шуны гына бел: саф кызларның маңгаенда бары тикнульләр генә тезелеп торыр уку елын. Саф кызлар сайлау ниятенә керү вакыты җитә. Әзерлән!

Гаҗәпләнүемне күргәч, шаян карашын төбәп, сүзен түгәрәкләү җаен карады:

− Аптырама, үзеңнең янга килгәләүчеләрнең маңгаен да карарсың әле...

Буйдаклыкны ташларга вакыт безгә, Самат!

Шыркылдап алды да, тиз генә саубуллашып, килеп туктаган трамвайга кереп тә утырды.

***

…Фатирыма кайткач, караңгылык тойдым. Бәй, хикмәтле күзлеген

салдырып алырга оныткан икән бит, мөртәт! Минем дә башка килмәгән кире бирү, сүз белән мавыгып китеп… Шуңа күрә, бераз вакыт үтүгә үк,өенә чылтыраттым:

− Кадерле күзлегең миндә калган икән бит..!

− Калсын, әйдә… Пүчтәк…Миннән башка беркемгә дә кирәге юк аның…

Кунакларыңның кулы җитмәслек җиргә алып куй. Ял көннәре җиткәч, очрашырбыз…

Дөресен әйтим, йокым йокы булмады ул төнне. Башымдагы уйлар, бер-берсенә үрелә барып, әллә нинди куркыныч фаразларга кертте… Ху-уш, Мирзаның әйтүенә караганда, гади кешеләргә чыкмаган һәм өч ел буе чыкмаячак икән мондый товар. Ләкин табылган ачышның иртәме-соңмы дөньяга чыкмый калуы мөмкин түгел. Нәрсә була соң әле бу?!

Әгәр дә шушы гыйбрәт дөньяга таралса, әйтик, һәр кеше кулына керсә, миллиардлаган гаиләләр таркалып, җимерелеп бетәчәк, мал-мөлкәт бүлешү,судларга ыргылулар башланачак, миллионлаган ирләр, хатыннар арасында үтереш-суешлар шаукымы кузгалачак. Чөнки гасырлар буе ирләр, хатыннар

арасында хыянәтләр булган һәм булачак! Әнә, даны бөтен планетага билгелебулган генераллисимус Суворов та хатын казасы белән җәфаланган. Үзе, җиртигезлегеннән күп чакрымнар өскә күтәрелган Альп тауларының түбәләре аша үтә-үтә, армиясе белән соклангыч җиңүләр яулаган, империянең данын арттырган. Бер генә сугышта да җиңелмәгән! Ә менә илле килолы

хатынын − Варварасын җиңә алмаган. Ул сугышларда йөргән чакта хәләл җефете дистәләрчә ирләр белән зина кылып яткан. Урысларча да әйтсәк, иренә бихисап мөгезләр куеп яшәгән шул Варвара. Нинди ирләр белән битәле, җитмәсә!.. Аларның күбесе Суворовның үз туганнары, кардәшләре,пләмәшләре булганын да тарих теркәп барган. Хатынын аерырга рөхсәт сорап, Әби патшага елый-елый үтенечләр − челобитныйлар язган бөек

полководец. Ләкин Патшабикә ризалык бирмәгән, катгый рәвештә тыйган.

«Хатыныңны аерсаң, үзеңнең − абруең, бөтен армиянең, империянең даны юкка чыгачак, минем дә әфтәритем калмаячак!», дигән. Менә шундый хурлыклар вә мәсхәрәләрне йөрәге аша кичереп яшәве сәламәтлеген дә кыерлап бетергән, үлемен дә тизләткән...

Мирза әйтмешли, кайсыдыр иргә дәрте кызышкан, чыдые хәттин

ашкан хатыннар өчен үз иренең кемлеге дә, әфтәрите дә нипачум! Иреполководец кына түгел, король яки император булса да үзе теләгән зинахурыкочагына пушкадан чыккан снаряд шикелле томырылып бара. (Менә шушы «зинахур» сүзе урынына матбугатта «сөяркә» сүзен кулланучы әдипләрнең,

журналистларның вә һәм дә мөхәррирләрнең наданлыгына җенем котыра:сөяркә дигән тамга ул хатын-кызларга гына хас, ә этлек юлында йөрүче ирләр бары тик «зинахур» дип бәяләнә!) Зинахуры белән әвәрә килгәне фаш ителгәч, нинди җәзага яки бәхетсезлеккә юлыгу ихтималын да уйламый хатын-кыз. Хәер, кайнар экстаз аның акылын соңгы тамчысына хәтле

алып бетерә...

Хәтерегездәдер әле, моннан унбиш-уналты еллар элек кенә принцесса Диананың язмышы турында радиолар, телевизорлар айлар буе шаулап торды.Дөресрәге, аның да башы әйләнгән гарәпләр илендәге эре капиталистның улына гашыйк булгач. Иренә − принц Чарльзга сиздермичә генә яхтада

типтергәннәр болар. Хәтта, соңыннан мәгълүм булганча, бер фотографятакта ниләр кылануын төшереп алу җаен да тапкан. Хәзер шул фотосурәтне аукционга куйса, йөзләрчә миллион долларларын чыгарып салырга әзербайларның саны-хисабы хәтсез икән. Бер мизгелдә «эләктергән» сурәткә алдагы егермеләп буының елмаеп-көлеп һәм биеп кенә яшәрлек акча керү бәхет түгелмени? Шул гарәп белән башы әйләнгән, шуның өстенә шәрабне дә шактый чөмергән килен, зинахуры, шул зинахурның шоферы беләнмашинада томырылып җилдерткән хутка, бәрелеп үлгәннәр. Анри Поль дигән шоферлары дә исерек булган шул... Ләкин шунысы ачык: Диананың үлеме дә ләззәтле булган. Теге гарәп кочагында алган рәхәтлеге тәненнән

чыгып та өлгермәгән булган. Бәлки, әле ул теге дөньяда да шул ләззәттән изрәп ятадыр... Югыйсә, мәрхүмәкәй, безнең Казандагы меңнәрчә кызларкебек, Лондонда фатир «снимать» итеп, барлы-юклы акчага балалар бакчасында эшләүче кыз булган ул принцка кияүгә чыкканчы!...

Менә безнең һәркайсыбызның зиһененә бала чактан ук сеңә килгән «Династия русских царей и императоров» кебегрәк кәлимә бар. Ягъни, бу нәселдәге патшалар гелән урыс булганнар. Шушы династиядәге иң беренче патша, ягъни Михаил Федорович тәхеткә утыруга ук яһүдләшә бу нәсел...

Хәер, әз генә сабыр!.. Патшаларның хәл-әхвәлләрен тикшергәнче, үзебезгә күз салыйк. Һәркайсыбыз белгәнчә, һәр ир үзен булдыклы итеп күрсәтергә тырыша бу дөньяда. Әгәр берничә ел хатын белән торып та балалары булмый торса, ирләр хатыннарын хурлый башлый. Имеш, хатыны балага узмый торган зат булып чыккан. Кайберләре, хәләл җефетен аерып, икенчесенә өйләнмәкче... Кайсылары сабырлык күрсәткәндәй:

«Ярый инде... бергә тапкан мал-мөлкәтебез дә бар, түшәк үзгәртмичәгенә яшәгәнчә яши бирик, чурт с ней», − дип җиффәрә. Әнә, ике-өч ел бергә торып та бала тапмагач, хатынын куып чыгарып, яңасына өйләнде бер дус. Бәй, аерган хатыны, башка иргә чыгып, ел да үтмәстән, мендәр хәтле көмәне белән урамда күренгәли башлады. Әлеге дус белән бергә

барганда да ике-өч мәртәбә күзгә чалынды теге, ә инде бераздан тәпи йөри башлаган бер малайны җитәкләп йөргәнен дә күрдек. Әлеге дусның исә икенче хатыны да өч-дүрт ел бала таба алмый, мескен... Аңларлык кешегә аңларлык бит, ә ?!

Аллаһы Тәгалә без фәкыйрьләрне дә, хәтта хәерчеләрне дә мәхәббәт,гыйш-гыйшрәт җәһәтеннән патшалар белән тигез яраткан. Михаил Федоровичны да үзенең гади колы итеп кенә күргән. Ул да, патшалыгындагыиң чибәр чәчбикәгә (хәзергечә әйтсәк, илкүләм конкурс игълан итеп!)өйләнә! Ләкин ул да, минем дус кебек үк, өч-дүрт ел буе «әти» дигән исемнән мәхрүм яши... Ул да хатынын аерып җибәреп, яңа кәләш алып кайта. Һы,

монысы да кысыр җефет хәлендә күз көеге булып йөри... Михаилга үз тирәсендәге кардәш-ырулары, затлы саналучы боярлары киңәш бирә:

− Менә, Ваше сиятельство, фәлән-фәлән җирдә Елезар Анзерский дигән

изге зат бар икән. Җефетең янында берничә тәүлек кенә шифалы догаларын укып утырса һәм һәйбәтләп өшкерсә, дәва таба һәм сразы көмәнлегә әйләнә икән! Әллә соң шуны эзләп табыйкмы?

Табып китерәләр моңа әлеге чибәр дә, Сабантуй батырыдай таза, көр күңелле Елезарны. Яшь айгыр кебек ялт итеп тора бу, кешнәве генә ишетелми. Түләнәчәк бәя, биреләчәк бүләкләр хакында килешенгәч, кертеп җибәрәләр моны патша бикәченең «покои» дигән бүлмәсенә....

Әйе, кереп китә Елезар Анзерский патшабикә бүлмәсенә, иң шәп, иң изге догаларын укый һәм, бөтен сәләтен җигеп, атналар буе армый-талмый өшкерә. Күрәмсең, җиренә җиткереп өшкергәндер − патша сараеның барлык бәндәләре сокланырлык могҗизага ирешә Елезар: беренче атнада ук Михаил бичәсенең йөзләре нурлана, күзләрендә бәхет очкыннары җемелди.

Ике ай да үтми, балага узуы бөтен илгә игълан ителә! Тик менә үгет биргән боярлар, борыннарын җиңнәренә тыгып, астыртын гына елмаешып йөрү гадәтлегә әйләнәләр...

Юк шул, булмаган шул Михаил Федорвич заманында Мирзада булган үтәли күрү сәләте. Хатынының маңгаендагы чүтчигенә бер генә карап алса да ап-ачык күргән булыр иде Елезарның ничек өшкергәнлеген. Бәлки хурлыгыннан асылынып үлгән дә булыр иде.

Хурлыктан үлүчеләр дә күп бу дөньяда. Мәсәлән, шундый хәл

сөйләделәр миңа: яшьли өйләнешкән ир белән хатынның бер-бер артлы җиде уллары туып-үскән. Алтысы сокланып, горурланып туймаслык гөрнадирдай каракучкыл егетләр! Ә берәүсе зәгыйфь, акылы да юк. Кара бөркетләр арасында сары чебеш кебек, бәләкәй гәүдәсен көч-хәл белән генә сөйрәп йөри икән мескен. Ә зур урында түрә булып эшләүче аталары бу чирләшкәнең үзенеке булуына шикләнә. Хәйлә кора да ата кеше, хәтәр

авыруга дучар булган сыман, түшәккә егыла һәм хәләл җефетенә:

− Әҗәл килде миңа, хатын! Ләкин үлеп киткәнче бер хакыйкатьне

беләсем килә... Менә бу зәгыйфь баланың кемнән икәнен әйт. Дөп-дөресен сөйлә, гөнаһ җыеп калма, − ди.

Инде сулышлары да кыскарып беткән иренә елый-елый карап утырганда хатыны:

− Ярый инде, алайса, дөресен әйтәм... Ул зәгыйфе − синнән, башкалары −сантехник Хәтмулладан, − дигән.

Шул хакыйкатьне ишетүгә сары чәчле ата үзе дә сау-сәламәт хәлдә җан биргән...

Кызганыч. Ләкин күпчелек хатыннар өчен кызык өчен сөйләрлек

вакыйга гына. Әнә бит, күп балалы бичәләрнең берсе:

− Кеше күңелен күрәм дип яши торгач, үз иремнән бала да таба алмадым, − дип көлгән.

Шулай ул, мәхәббәт, хыянәт, азгынлык дәрәҗәгә карап тормый. Әнә, исеме бөтен дөньяга мәгълүм бөек пролетар шагыйрь Владимир Маяковскийда мондый эчтәлектәге шигырь язып калдырган: «Кочагымдагы хатынминистр хатыны булса да, уборщица булса да, минем өчен барыбер! Буржуаз

Европага үч итеп коммунистлар үрчетүем хак булсын!»

Димәк, мин министр яки генераль директор дип масайсаң да, шуны бел: хатыныңның урам себерүчедән − дворниктан да балалар үрчетеп, үстереп ятуы гаҗәп түгел син тапкан миллион долларларга.

Дворник дигәннән, бер попның дворник вазыйфасын да башкаручы батрагы ихатадагы юлны себергәндә, себеркесен уңга селтәгәндә дә, сулга селтәгәндә дә: «И так хорошо! И так хорошо!» дип бертуктаусыз сөйләнепбара икән. Еллар буе тыңлап йөргән хуҗасы, ягъни побы:

− Менә син, Иван, ул сүзләреңне телеңнән төшермисең. Әйт әле,

нәрсәләр куандыра сине шул кадәр? − дип сораган.

− Әйтмим, − дигән батрак. − Әйтсәм, эштән куачаксың.

Поп, чукына-чукына, «ей Богу, кумыйм!» дия-дия ант иткәч кенә серен чишкән батрак.

− Менә син, атакай, мин күрмәгәндә хатыным белән шаярасың һәм аңа акча да бирәсең бит, әйеме? Ә син чиркәүдә чакта анакай мине ятагыгызга чакыра. Үзен уйнаткан саен ул да миңа акча бирә. Шулай булгач, болай да хорошо, тегеләй дә хорошо була бит инде. Чөнки акчага туя яшибез!

Сездә − минем улым, бездә синең кызың үсә. Димәк, без инде туганлашып беттек! Монысы инде сәпсим хорошо!!! − дигән.

Һай, бу Мирзаны! Валлаһи, дип әйтәм, бәреп кенә үтерәсе бар аны. Әнә бит, япуннардан нәрсә алып кайткан, яптырмалахай! Анда гына булса бер хәл иде әле центильон электронлы ул нәмәкәй. Өч ел үткәч, бөтен дөньяга таратулары,

ягъни бихисап кешеләргә сатулары бар бит ул зәхмәтне япуннарның. Ул чакта инде ким дигәндә уйнаштан табылган миллиардларча балалар, урамнарга куып чыгарылып, төркем-төркем хәер сорашып, тилмереп йөриячәк. Ләкин ризык

таба алмаячак. Ни өчен дисәгез, андый чакта кешеләрдә ашлык үстерү кайгысы бетәчәк. Алай гына да булмаячак әле. Ирләренә хыянәт иткән хатыннарны да горур ирләр өйдән себереп чыгарачак. Мондый ук зур афәттән Җир шарының

асты өскә генә килеп калса бер хәл. Әле бит аның экватор дигән кабыргасына ятып тәгәри башлавы да ихтимал бөтен Галәм буйлап!.. Әгәр дә инде хатын- кызлар кулына да эләксә чүтчикләр карый торган ул галәмәт, дөнья беттедигән сүз!... Ник дисәң, үзләре типтерергә яратсалар да, ирләренең башка

бичәләр кочагында ятуларын йөрәкләренә сыйдыра алмыйлар. Миллионнарчайөрәкләр шартлаячак! Йөрәкләре шартламый калганнары йоклап ятканирләрен суячаклар. Кан дәрьялары Җир шарын басачак, шул кан эчендә мәетләр агачак. Мондый ук коточкыч хәлне күргәч, хыянәт итмәгән сирәк-

мирәк кенә адәмнәр дә куркудан кырылачак. Ка-аш-ма-ар!!!

Ирләр арасында да суешлар хәттин ашачак. Күп ирләр, чит хатыннарга ясаган балаларының куылып чыгарылганлыгын белгәч, теге хатыннарныңникахлы ирләрен якаларыннан элеп алып:

− Ник минем баламны куып чыгардың, ысбулыч! − дип, сүзен пычак белән дәвам итәчәк... Кы-ххх! и вәссәлам...

Кыскасы, Мирзаның сөйләве хак булса, Обама дөрес бәяләгән

япуннарның бу яңа ачышын: планетадагы барлык атом бомбаларын дөньягасипсәң дә бу кадәр үк фаҗигаләр тумаячак.

Чын кыямәт көтә безне, җәмәгать, аң булыгыз!

...Ә бит, төбенә төшеп уйлана белсәң, дөньяны җәһәннәмгә әйләндерәчәк бу фаҗигаләрнең бер генә сәбәбе бар: адәм балаларының үз нәфесләрен тыя алмаулары һәм шул нәфес коткысына бирелеп, шыпырт кына чит кочакларда әвәрә килә-килә ләззәт өстенә ләззәт җыясы килүләре...

Бөтенләй пүчтәк сыман. Ләкин, әнә, шул ләззәтләр аркасында туганмиллиардларча фальш балалар − гомумән, барлык кешелек − җан ачысы белән газапланып, каберләргә күчәчәк...

***

Атна ахырында килеп кергән Мирзага, беренче эш итеп, күзлеген

тоттырдым.

− Ал бу зарарлы нәрсәңне. Йокымны качырды, йончып беттем...

Ә ул, ашыкмый гына күзлеген сөртә-сөртә, сөйләнә башлады:

− Бик файдалы булачак ул сиңа да, миңа да... Ярый, менә мин катлаулы кәмпүтерләрне көйләү, төзәтү белән көн итүче бәндә генә... Ә син бит адвокат! Судларда бик күп кешеләрнең язмышын хәл итәсең. Бәлки әле ялгышып һәм чын хакыйкатьне белми калып, гөнаһлы да буласыңдыр.

Кулыбызда мондый мөмкинлек бар чакта син бер чакта да ялгышмаячаксың.

Судьяларның һәм прокурорларның да, син якларга тиешле кешеләрне судка биргән кемсәләрнең дә уй-гөнаһларын, кылган гамәлләрен көзгедән күреп торгандай дөп-дөрес итеп белеп торачаксың. Хәтта үзең яклаячак кешең дә бер кабахәт жулик яки аферисттыр... Һәрхәлдә, отучы булачаксың. Аның өчен, парктагыча, бер-ике минут минем белән контактта булуың да җитәчәк.

Шаһит рәвешендә барып утыруымнан беркем дә тыймас... Гаделлегең белән җиңүче булып, атаклы адвокат булып танылачаксың!

Күзлеген киеп һәм күзләремә карап алгач, кайгыга калгандай булды Мирза:

− Һы, кәнишне, бу кадәр әллә нәрсәләр уйлап яткач, саташуың да

ихтимал!... Экваторына ятып тәгәрәүче Җир шары да күренә ләбаса карашыңнан... Син бит лирик шигырьче түгел... Юрист!

Аннары, бу дөньяга күңел ачар өчен генә туган адәм сыман кеткелдәп куйды.

— Җитди уйлар белән баш катырып утырмыйк әле, өйләнү темасын яңартып җибәрик!

Шушы сүзләреннән соң гына игътибар иттем өс-башына, чырай-

кыяфәтенә: ну киенә дә белә инде шомлык! Башында алтын җепләр белән чигелгән затлы түбәтәй, өстендә елкылдап торган өр-яңа кәчтүм, ап-аккүлмәге, гүя, бөгелүне-җыерылуны белми торган ак калайдан ясалган...

«Самурай» кыяфәтенең әсәре дә калмаган. Хет хәзер үк туй түренә кияү итеп утыртырлык! Борынны иркәли торган хушбуй да сөрткән җитмәсә...

− Күңелеңне ачып җибәр, брат! Үзем дә өйләнәм, сине дә өйләндерәм Мүкләк сыер хәлендә яшәүне туктатыйк! Әйткәнемчә, саф кызлардан туган балалар үрчетеп сафландырырбыз бу пычрак, каһәрле дөньяны.

Көлештек, елмаештык, билгеле... Ләкин күп уйландырган, җәфалаган бер соравым башымнан чыгып бетмәде...

− Менә бу синдәге үтәли күрсәткечне дөньяга сатмый калмаслар...

Хатын-кызлар да куллана башлаячак бит аны. Иң куркыныч мәхшәр шуннан башланачак...

Мирза исә, тузга язмаган нәрсә ишеткәндәй кистереп карады да, татарча сүз таба алмагандай, учының кыры белән һаваны ярды.

− Анысы − исключено! Уйлап та таба алмаячаклар! Чөнки хатын-кыз күзәнәкләре нык аерылып тора безнекеннән.

− Соң... без дә гөнаһсыз түгел бит инде ...

− Ә синең, ниндидер хикмәт белән, чит-ятлардан балага узып, өендә шул баланы тудырып, хатыны кулына үзенеке итеп тоттырган ирне күргәнең

бармы?!

Аңа җавап бирерлек, бәхәс куертырлык бер сүз дә таба алмадым...

 

 

"КУ" 2, 2014

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Полный чушь