Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЧЫРА (хикәя)

Минем күзләремдәге әрнүне ничек күреп алган икән ул? Беркемгә ачылмас булып бикләнгән яралы йөрәгемә ничек ачкыч тапкан? Үз анам белән үз атамнан күрмәгән җылылыкны ничек биргән? Мин бит аңа Чыра дип кушамат таккан идем. Оят инде хәзер.

* «Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» конкурсында икенче урын алган хикәя.

Айнур

Бүген безгә яңа укытучы керде. Алия исемле. Күрүгә үк яратмадым. Чыра! Нәкъ үзе инде. Ябык. Нәзектер билләре. Йөзе дә каен чырасы төсле ап-ак. Әллә авыру инде? Коңгырт чәчләре дә туп-туры булып иңнәренә салынып төшкән. Кыяфәте ошамадымы, юк инде ул. Дәрес башлануга миңа күзләрен тутырып, озак итеп карап торды. Беләм мин аның нәрсәгә караганын. Җаббаров фәлән, Җаббаров төгән дип, минем хакта башка укытучылар сөйләп тә өлгергән инде аңа, иманым камил. Бу башкисәрдән ничек котылырга дип уйлап карап торды ул. Шулай, бөтенесенең дә миннән котыласы килә... Артык кашык бит мин.

Яңа укытучыга эчемнән генә Чыра дип кушамат тактым. Дәресләрдә бер хәреф тә язмадым, җавап бирмәдем. Әнә, ботаниклар җавап бирсен, алар почётта. Миңа укымасам да ярый. Барыбер миннән кеше чыкмаячак. Өченче көн завуч шулай диде. Бер-ике сорау биреп карады да Чыра башка каныкмады. Кул пычратып ятмыйм, дигәндер инде. Бигайбә. Мин бит түбән сортлы. Күралмыйм барысын да.


Алия апа

Класс бусагасыннан атлауга күрдем мин аларны. Кап-кара шомырт күзләр. Алардагы әрнү... Юк, мин күрәзәче дә, рентген аппараты да түгел. Бер карауда кешенең тормыш юлын сөйләп бирә алмыйм. Әмма бу баланың күзләренә карауга тәнем чымырдап китте. Сабыйларның ваемсыз карашы түгел бу. Яраларыннан кан саркыган караш. Минем әле олыларда да мондый төпсез күзләрне очратканым юк иде. Дәрес барышында берни язмады, сорауларыма җавап бирмәде. Мин дә артык басым ясамадым. Бу баланы аңларга, аның бу хәлгә төшү сәбәпләрен ачыкларга кирәк башта. Юкса, ул тагын да йомылачак, үз эченә кереп, җиде кат йозак артына бикләнсә, башка тартып чыгарып булмаячак...

Тәнәфестә укыту эшләре буенча директор урынбасары Сәярә Мөстәкыймовна янына ашыктым.

– Гафу итегез, бер укучым турында сорамакчы идем...

– Рәхим итегез...

– Айнур Җаббаров... Аның турында...

– Аның турында нәрсә әйтәсең? Анасы ташлап китте. Кече улын үзе белән алды. Монысын атасына калдырды. Ир-ат ялгызы бала үстереп ята торган заманмы? Читкә китте дә өйләнде. Малай карт әби өстендә хәзер. Денгә кертә торган бала түгел, явызның явызы. Документларын әзерли башларга кирәк, күптән махсус мәктәпкә күчерергә вакыт.

– Ничек?.. Сез нәрсә? Сәярә Мөстәкыймовна, ул баланың йөрәге болай да яралы, без аны шул бер әбисеннән дә аерып, интернатка җибәрикме?

– Безнең мәктәптә калып, сугышсын, кыйнашсын, урлашсынмы? Кем тәрәзә ваткан – Җаббаров, кем канга батканчы сугышкан – ул, кем укытучыны кешегә дә санамый – тагын шул! Тора-бара ул юньсез бала зуррак җинаятькә дә бармас дип вәгъдә бирә аласызмы? Бөтен дөньяга шуның аркасында фаш булыйкмы? Башыбыз суд юлыннан чыкмасынмы?

– Мин вәгъдә бирәм.

– Ни дисез?

– Айнур Җаббаровның тәртибе һәм укуы чирек ахырына тел-теш тидермәслек булачак. Мин вәгъдә бирәм.

– Хе... Андый вәгъдәләр белән җайлы гына селтәнмәгез. Без ул малайны туганнан бирле беләбез, сез бүген күрдегез.

– Аңа шанс бирергә кирәк.

– Шанс... Аңа язмыш тарафыннан шанс бирелмәгән. Карагыз аны, Җаббаров сезнең җаваплылыкта булачак. Алай-болай була икән, үз өстегезгә алачаксыз!


Айнур

Тәк. Булды бу. Чырадан Чыра ясадым. Кызык! Эч катып көләрлек. Мәктәптән кайтуга көн дә бер эш – бозау белән тавыклар өчен бәрәңгегә кушып, арпа пешерәм. Буржуй мичендә. Кем уйлап тапкандыр ул исемне. Мин үзем ул мичне паровозга охшатам. Ә нәрсә, морҗасыннан төтен чыга, үкереп яна, җитмәсә, дүрт көпчәге дә бар. Әнә шул мичкә утын пүләннәреннән чыра телеп, ут үрләтәм. Утынны түмәре белән тыгып куеп яндырырга тырышып караган да булды, барып чыкмады. Әби, эш рәтен белмисең дип, арт сабакны укытты. Шуңа мин хәзер башта чыра теләм, аннан, әби күрмәгәндә, шулардан әллә нинди сыннар ясап уйныйм, соңыннан шуларны мичкә тутырам да ягып җибәрәм. Нервы чыкканда, агачны да ярсыбрак юнам, кул киселгәне дә бар. Ачу килә инде, нишләп килмәсен. Минем классташлар сәпиттә чаба, телефонда уйный. Минем берсе дә юк. Әбидән сорап караган булды, кайдан җиткерим, улым, дип кочаклап елады да, башка сорамаска үз-үземә сүз бирдем. Юкса, тагын елар. Еласа, чирләр. Чирләсә, үләр. Ул үлсә, мине интернатка илтеп ябарлар. Ә минем анда барасым килми...

Агачны да Чырага охшатып булыр икән! Куллары, аяклары, салам чәчләре – тач шул!.. Ә?.. Кәкрегә бөкре! Капкадан Чыра үзе килеп кереп ята түгелме? Ахырзаман алдыннан кемне искә алсаң, шул килеп чыга дип сөйли әби. Бүген ахырзаманмы әллә? Мыскыл итеп көләргә килгәндер инде. Урамда туп тибәсе урынга, мичкә ягып, тавыкларга бәрәңге пешерәм бит...


Алия апа

Мин килеп кергәндә, ишегалдындагы кечкенә тимер мич янына чүгәләп, нидер эшли иде ул. Капка келәсе тавышына күтәрелеп карады да каушап китте – тиз-тиз генә өс-башларын каккалады. Кашларын җыерды, карашын аяк очларына төшерде. Сак булырга, артык тиз якынаерга тырышып, болай да дөньядан яшеренгән йөрәкнең капкаларына бәрелмәскә тырышырга кирәк.

– Сәлам, Айнур.

– Исәнмесез.

– Яңа укытучыгыз буларак, һәрберегезнең өйләренә йөреп чыгарга булдым, менә сезгә дә кердем. Ул дәшмәде. Аяк очы белән җирдә яткан агач кисәкләрен күчергәләде. Ныклабрак карасам, ниндидер сыннар. Төгәл уелган йөз сызыклары, рәссам каләме сызып үткән кебек нәфис кул-аяклар...

– Боларны син ясадыңмы, Айнур? Алып карарга мөмкинме?

– Карагыз.

– Гаҗәеп. Син боларны шушы бер пычак белән уйдыңмы? Оста сынчы ясаган диярсең.

Ул янә дәшмәде. Курткасының туза башлаган җиң очларын яшерергә теләгәндәй, йодрыкларын төйнәде.

– Исәнмесез, кеше бар икән... – Лапас ягыннан олы гына яшьтәге бер апа чыкты. Аның әбисе иде ул. – Исәнмесез. Мин – Айнурның укытучысы. Алия исемле булам. Яңа килдем.

– Әйе, әйткәннәр иде шул яңа укытучы киләчәк дип. Менә без шулай Айнур улым белән икәү генә яшәп ятабыз инде. Мин Фәүзия әби булам. Әйдәгез, ишегалдында гына тормыйк, өйгә керик.

Өйгә үк үтәргә ниятләмәгән булсам да, каршы килмәдем. Миңа Айнурдан башка гына әбисе белән сөйләшергә кирәк иде. Нәкъ мин уйлаганча, ул миче янында кайнашып калды, без өйгә кердек. Үтә тыйнак, әмма бик пөхтә җыештырылган авыл йорты. Түр якта тәрәзә буенда өстәл. Китап-дәфтәрләр тезеп куелган – Айнурныкылар.

– Укытучылар диюгә, йөрәк жу итеп китә инде минем. Тагын ниләр майтарган икән дип. Орышып та карыйм, кыйнап та. Юк, игә китереп булмый. Эшкә карусыз ул үзе. Бөтен хуҗалык икебез өстендә. Тик менә уку юк инде. Җеннәре котыра. Иптәшләре белән бик аралашмас булып килә. Кимсенәдер дә. Бик тырышсам да, аталы-аналы балалар киенгән кебек киендерә дә, кыландыра да алмыйм. Моның да ата-анасы бар да... кирәге генә юк...

Бер тында күңеленә җыелганны бушатты да елап җибәрде әби кеше. Үземнең дә өстәлдә өелеп торган аның китап-дәфтәрләрен кочаклап, тәгәри-тәгәри үксисем килде. Көчкә тыелдым.

– Айнур белән өстәмә шөгыльләнергә уйлыйм, сез каршы килмәсәгез.

– Нинди каршы килү ди, булмаганны! Акылга сай балалар интернатына гына җибәрмәсәләр ярар иде дип куркып йөрим. Моңа кадәрге укытучылары гел шуны әйтә иде...

Тизрәк саубуллашып чыгып китү ягын карадым. Бәгырем сулык-сулык килде, җаным өзгәләнде. Мин чыкканда, ул һаман да әле мич тирәсендә нидер юнып утыра иде. Акрын гына атлап килеп, аның янәшәсенә чүгәләдем. Кулыма ул ясаган сыннарның берсен алдым.

– Айнур, бигрәк матур монысы. Миңа бүләк ит әле.

– Алыгыз. Барыбер мичкә ягам.

– Рәхмәт! Мин аны саклармын. Сау булып тор, иртәгә мәктәптә күрешербез.

– Сау булыгыз. 


Айнур

Чыра, кичә мин ясаган сынны мәктәпкә алып килеп, өстәленә утыртып куйды. Үзенең сыны икәнен белә микән ул? Дәресләрдә миңа бер сорау да бирмәде. Бераз языштырган булып утырдым. Аның сынын ясаганга оялдыммы шунда, шайтаным белсен. Әмма Чыраны барыбер күрәлмим! Алар барысы да бертөрле! Элеккесе миннән ничек котылырга белмәде. Бусы да шул булачак. Кыңгырау! Өйгә!

– Сау булыгыз, укучылар! Айнур, азга гына тоткарлана алмассыңмы? Миңа синең ярдәмең кирәк иде.

Минем? Ярдәмем? Чырагамы? Завуч фикере буенча дөньяның соңгы адәм актыгының кемгәдер ярдәме тияргә мөмкинме? Класс бушады. Икәү калдык – Чыра да мин.

– Класс бүлмәсенә гөлләр алып килгән идем. Гөл чүлмәкләре сыярдай кыршауларым да бар. Шуларны китап киштәсенең ян-ягына беркетергә кирәк. Синең кулың эш рәте белә, булыша алмассыңмы, Айнур?

– Яхшы.

Өйдә бөтен ир-ат эшен башкарып өйрәнгәнгәме, Чыраның йомышын унбиш минутта хәл иттем. Класс почмагының бер ягы кәкрәйгән икән, бер очтан аны да турайтып кактым. Ямьсез булып тормасын.
– Бик зур рәхмәт, Айнур. Син миңа шундый булыштың. Минем термоста үлән чәем бар. Әйдә, кайтып киткәнче, чәй эчеп алыйк.

Алгы парталарның берсенә укытучы термос чокыры белән хуш исле пар бөркелгән чәй китереп куйды. Үзенә башка чокырга салды. Контейнерыннан таба печеньесы чыгарды. Мондый печеньены минем гомеремдә бер генә – класстагы туган көн кичәсендә генә ашаганым бар иде. Классташ Гүзәлнең әнисе пешереп җибәргән иде аны. Чәйдән баш тартам дип торганда, тәме әле дә тел очында йөргән печеньелар уемны үзгәртте дә куйды. Мин аларны тагын кайчан авыз итә алам әле? Әби аш пешереп ашата алса да, рәхмәт. Сөйләшми генә икәү чәй эчтек. Печеньелары шундый, шундый тәмле иде! Чәе шундый хуш исле! Андый чәйне беркайчан эчкәнем юк иде!

– Рәхмәт, Алия апа...


Алия апа

–  «Без бергә» фестиваленең гамәли-декоратив сәнгать номинациясендә катнашырдай укучыларыгыз бармы? – Сәярә Мөстәкыймовнаның соравы хөкем карары укыгандай дәһшәтле яңгырады, завуч булуына карамастан, әнә шулай тәрбия эшләренә кагылышлы мәсьәләләрне дә һәрчак контрольдә тотарга ярата иде ул.

– Бар. Айнур бик оста итеп агач эшләнмәләр ясый.

– Җаббаров! Тагын Җаббаров. Сезнең класста башка укучы беткәнме әллә? Сәйләннән беләзек, йөзекләр ясый хәзер бөтен кыз бала. Шуларны тәкъдим итегез.

– Бөтен кеше дә эшли белгән эш белән бәйгедә уңышка ирешеп булмас дип уйлыйм. Агачны кисеп ясау – сирәк шөгыль, аннан соң хәзер экологик материаллардан ясалган эшләнмәләр трендта.

– Трендта. Яхшы. Бөтен мәктәпне хурлыкка калдыра күрмәгез Җаббаровың белән.

– Калдырмабыз. Мин аңа ышанам.

Сыйныф бүлмәсенә килеп кергәндә, шау-шудан тәрәзәләр зыңлап тора иде. Айнур үз партасы артында дәреслеккә иелеп, нидер укый. Гөлләр эләргә ярдәм иткән көннән соң ул үзе белгән-аңлаганча дәресләрен хәзерләп килә башлады. Әлбәттә, язуы – хаталы, мәсьәләләренең чишелеше күп очракта дөрес түгел, әмма боз кузгалган иде инде. Минем өчен иң кадерлесе шул иде.

– Укучылар, тынычландык! Биш минутлык тәнәфестә дә калдырып китәрлек түгел сезне! Тагын нинди шау-шу куптаргансыз! Мин сезгә бер яңалык алып кердем.

– Апа, нинди яңалык?

– Әйтегез инде тизрәк!

– «Без бергә» дип аталган балалар фестивалендә катнашу мөмкинлеге бар. Агачны кисеп ясаган эшләнмәсе белән классташыгыз Айнурга үз көчен сынап карарга тәкъдим итәм. Сез ризамы?

– Айнур?

– Җаббаровмы? 
– Ул нәрсә ясый белә соң?

– Менә минем кулымда – ул ясаган сын. Әйтегез әле, кемгә охшаган?

– Апа, бу бит сез!

– Сезгә охшаган бу, апа!

– Әйе, дөрес. Айнур агачтан минем сынымны ясап бүләк итте.

– Моны ул ясадымы?

– Чынмы?

Үзенең исеме яңгырауга аның күзләре әсәрләнде. Ниләр бар иде соң аларда: ышанып җитмәүме, ышанырга куркумы? Мин сынны укучыларга күрсәткәч, классташлары аңа борылды. Ул оялып, башын иде.

– Айнур, фестивальдә катнашырга ризамы син? Каршы булмассыңмы?

– Юк... Каршы түгел...

...Дәресләрдән соң ул үзе минем яныма килде.

– Алия апа, нинди агачтан, нәрсә ясарга соң?

– Нәрсә ясарга икәнен син үзең уйла. Күңелең ни тели. Минем тормыш иптәшем – Илсур абыең – балта остасы. Ул кисеп ясар өчен юкә, усак яисә зирек агачы әйбәт, ди. Бүген дәресләрдән соң эшләрең беткәч, безгә кил, ул сиңа агач материалын да, кирәк булса, махсус коралларын да бирер. Безнең өйне беләсеңме?

– Беләм. Рәхмәт. Килермен...


Илсур Айнур турында минем сөйләүдән белә иде инде. Аларның өендә булган көнне өйгә кайтып җитүгә түгелдем мин. Ике баласының берсен үз иткән, икенчесен язмыш кочагына ташлап киткән анага да, ярты ятимне дөм ятим иткән атага да, әйләнә-тирәдәге таш бәгырьле адәмнәргә дә үпкә-рәнҗешем әнә шулай күз яшьләре булып чыкты. Мине – олы кешене шушы хәлгә җиткергән вакыйгалар сабыйны нишләтергә тиеш? Беркемгә, бернигә ышанычы калмаган түгелме аның? Дөньяга өмете өзелмәгәнме? Коткарып калып булырмы аны? Үзебезнең явызлыктан йолып алып булырмы? Бер елап бушангач, иремә Айнур ясаган сынны күрсәттем. Бәрәңге турый торган пычак белән утын агачыннан юнып ясалган сынны күреп, ул шаккатты. «Миндәге кораллар аның кулына керсә, ниләр коеп куяр иде икән бу малай? – диде ул. – Җай табып, дәш әле безгә. Миндә агач эшкәртер өчен бөтен кирәк-ярак бар. Ясасын рәхәтләнеп. Мондый сәләт меңгә бер кешегә генә бирелә ул!»

Килмәс дигән шигем бар иде. Әмма ул килде. Илсур аны үз дусты кебек каршы алды. Остаханәсенә алып керде. Төрле агачта коралларның төрлечә эшләвен аңлатты. Айнур да җанланып китте. Сораулар биреп, эш коралларын сынап карады. Мин аларның үзара уртак тел табуына инанып, берәр тәмле ризык белән сыйларга вәгъдә биреп, өйгә кереп киттем... Алар шактый озак юандылар остаханәдә. Ул арада мин бер-ике таба өчпочмак пешереп өлгердем, чәй кайнаттым. Күптәнге дуслар кебек көлешә-көлешә сөйләшеп кергәннәрен күрүгә, эчемә җылы йөгерде.

– Вәт егет бу! Кулында эш коралы уйнап кына тора. Болай булса, әллә нинди шедевр туачак әле фестивалегезгә!
– Әле ясый да башламаган бит... Алия апа, Илсур абый миңа эшләнмәне үзенең остаханәсендә ясарга рөхсәт бирде! Сезгә килеп йөрсәм ярармы икән?

– Әлбәттә, Айнур, әмма бер шарт белән. Остаханәдән соң чәй эчәргә кергәч, дәресләреңне дә карарбыз. Ризамы?

Ул шундый самими итеп елмаеп җибәрде.

– Яхшы, риза...

Айнур

Агачтан ясалган эшем мәктәп күләмендә беренче урын алды. Директор грамота бирде. Моңа кадәр линейкага мине начар укуым һәм тәртибем өчен чыгаралар иде. Макталырга чыкканда – икенче икән. Фестивальнең район турында җиңгәч, мәдәният йорты сәхнәсендә бүләкләделәр. Диплом белән конверт бирделәр. Каушадым. Кулларым, тезләрем калтырады. Сәхнәдән төшүгә Алия апа кочагына атылдым. Үксеп елап җибәрдем. Башкалар ни әйтер дип тә уйламадым. Әни киткәннән бирле беренче елавым иде бу... Өйгә кайтып, әби белән конвертны ачып карсак, өч мең акча! Әби: «Урлап кайттың мәллә, малай актыгы!» – дип ярмакчы иде дә, конвертның тышына «1 урын – Айнур Җаббаров» дигән язуны күргәч, «Бу көннәрне дә күрермен икән...» – дип еларга тотынды. Үз акчаң, үзеңчә тот дигәч, җыеп куйдым, сәпит алырмын. Җитмәсә, алдагы уңышларыма мая булыр. Әби шулай диде.

Республика турына безне Казанга алып бардылар. Әйтсәң, кеше көләр, шәһәргә беренче баруым! Әллә ниткән зур бинага алып керделәр. Татарстанның төрле районнарыннан килгән балаларның эшләрен тезеп куйдылар. Минеке дә шулар арасында! Әллә ничек шунда. Горурлык та. Оялта да. Менә берзаман зур-зур абый-апалардан торган жюри безнең эшләрне карап, бәяли башладылар. Минем тагын куллар калтырый. Алия апа шыпырт кына колагыма пышылдады: «Борчылма, Айнур. Мин янәшәңдә». Шундый рәхәт булып китте...

Жюри минем эшем янына килүгә, сәер хәлләр башланды. Аһ-ваһ киләләр, фотога төшерәләр, үзләре фотога төшәләр. Ни булганын аңлап бетермим.

– Кем ясады бу шедеврны?

– Мин. Айнур Җаббаров.

– Ничәнче класста укыйсың?

– Өченчедә.

– Бала болай ясый алмас. Әтиең булышкандыр.

– Минем әти юк. (Мине бар дип белмәгән әтине бар дия алмыйм бит инде!) Әни дә юк. (Ул минем өчен чыннан да юк инде...)

Ярый әле Алия апа ярдәмгә килде.

– Айнур әлеге эшен үз куллары белән ясады. Идеясе дә аныкы...

Көтелмәгән авыр тынлыкны үзем бозарга батырчылык иттем. Югыйсә жюри бу эшем белән ни әйтергә теләгәнемне аңламыйча борылып китәр кебек тоелды. Шуннан курыктым.

– ...Бу эшем Ышаныч дип атала. Мин аны укытучым Алия апага багышладым. Алда торган малай – мин үзем. Алга атларга микән, юк микән дип куркып торам. Ә артымда – укытучым. Ул миңа ышана. Куллары белән мине киләчәккә этәрә. Салкын, усал җилләр аның да, минем дә чәчләрне тузгыткан, әмма безнең күзләр балкый – без алдагы бәхетле көннәргә карап торабыз...

Бер тында сөйләп бетердем дә (белмим, сүзләрен кайдан таптым?), Алия апага күтәрелеп карадым. Аның күзләреннән нәфис битләре буйлап күз яшьләре тәгәри иде...

P.S. Айнур

Ул көнне дә җиңдем мин. Медальләре, дипломнары, бүләкләре күп булды ул җиңүнең. Шатлыгы да. Горурлыгы да. Әмма алары – тансык кәнфитнең тышкы ялтыравык кәгазе кебек кенә... Минем җиңүем бүтән иде. Аны без Алия апа белән икәү генә белдек. Икәү генә аңладык. Казаннан мин башка малай булып кайттым инде. Чирек ахырында унбер фәннең икесеннән генә өчле чыкты. Калганнары – дүрт! Алдагы чиректә бөтенесе яхшы билге булырга тиеш – максат шундый. Уку болай кызык әйбер икән ул. Башта ник белмәгәнмен шуны? Мине сүккән завучы, директоры да мактаган булалар. Җебеп төшмим. Алия апаның ышанычын акларга кирәк – иң мөһиме шул. Теге чакта безнең класска килеп кермәгән булса, мин нишләп беткән булыр идем икән? Мине интернатка озаткан булырлар идеме? Болай да бар дөньясын күрәлмәгән кешегә ул интернат учакка май сипкән төсле булыр иде. Минем күзләремдәге әрнүне ничек күреп алган икән ул? Беркемгә ачылмас булып бикләнгән яралы йөрәгемә ничек ачкыч тапкан? Үз анам белән үз атамнан күрмәгән җылылыкны ничек биргән? Мин бит аңа Чыра дип кушамат таккан идем. Оят инде хәзер. Хәер, бер уйласаң, нәкъ чыра төсле инде ул. Калын-калын утын түмәрләре үрләтеп җибәрә алмаган учакны кабызучы, иң кирәк җылыны бирүче чыра – укытучым Алия апа бит инде!
 

 

"КУ" 01,2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    6

    5

    Ай-яй! Мондый укытучылар да булыр микэн? Ник мина очрамадылар икэн? Нэкь экияттэгечэ

    • аватар Без имени

      1

      0

      Зур Рахмат.

      • аватар Без имени

        6

        0

        Елаттың,Гөлүсә!Шундый җайлы,ипле итеп язгансың.Күңелем кузгалды.

        • аватар Без имени

          6

          0

          Зур рәхмәт сезгә! Күз яшьләре белән укыдым

          • аватар Без имени

            4

            0

            Зур рахмэт бтк ошады, салэмэт булыгыз!