Логотип Казан Утлары
Хикәя

Чыршы бәйрәмендә (дәвамы)

Минем өчен яшел чыршы булып беткән чауканың мин киредән сагыштан һәм сугыштан көйгән сары каенга әверелүен һич теләми идем.

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

Без ишеккә сыеша алмаган ташкын булып берничә куыклы лампа яктырткан залга килеп кердек. Залны да танып алдым мин. Без монда кашыкларыбыз белән коштабакларыбызны доңгырдата-доңгырдата ашарга таләп итә идек. Урталыкта кечкенә түгәрәк мәйдан калдырып, залны балалар тутырган иде. Бирегә башка авыллардан да йөреп укыйлар икән. Мин йотлыгып яшел чыршыны эзләдем. Биредә бернинди дә чыршы дигән яшел ылыслы галәмәт күренмәде. Абзамнан сак кына:

– Кая соң ул чыршы? – дип сорадым. – Юк бит!..

– Әнә бит! – диде ул, алдыбыздагы, түшәмгә кадәр җиткән сап-сары каенга ымлап. – Шуны да күрмәскә, күзең чыккан мәллә?!. Әмма мин күзләремә шырпы куеп карасам да, алдымда каенны чыршы итеп күрә алмаудан гаҗиз идем. Иске дәфтәр, китап, гәзит битләреннән ясалган куян, төлке, аю һәм башка җәнлек-җанвар сурәтләре, ясалма «кәнфитберәнникләр» белән бизәлгән ак, дөресрәге, яфраклары саргаеп, ни сәбәпледер коелып бетмәгән каен чаукасыннан башка бернәрсә дә юк иде биредә. Без салкында алсуланып алмаланган битләребезне дә җылытып өлгермәдек, нәзек кенә муенына кызыл чүпрәк – аны галстук диләр икән! – таккан бер апа чыкты да, барыбызны даһи Ысталин бабабыз исеменнән Яңа ел бәйрәме белән котлады, бәхетле балачагыбыз өчен киләчәктә даһи ышанычын яңа җиңүләр белән аклавыбызны теләде, аннан балаларны, алар белән безнең барыбызны да җитәкләтеп, тыгыз боҗрага тартып кертте һәм без, түгәрәктәге балалар, безнең белән барлык зал хәрәкәткә килеп, каен чаукасы тирәли җырлап әйләнә башладык:

Чыршы, чыршы, без сине

Сагынып көттек ел буе...

Куанычым чиксез иде. Чөнки мин, каен тирәли әйләнеп, аның чынлап та каен түгел, чыршы булуына, алай була алмаган хәлдә, чыршының кайдадыр бер читтәрәк яшеренеп торуына ышана башлаган идем инде. Тагын да шунысы кызык: мин бу җырның сүзләрен гүя кайчандыр алдан бикләп куйган кебек, яттан белә һәм башкалар кебек, тигез аһәң белән кушылып җырлый идем:

Син тагын да матурырак

Бизәлгәнсең бу юлы...

Апа безне биетте дә биетте. Безнең белән бергә ясалма кәгазь аюлар да, куяннар да, хәтта уенчык кәнфит-манпачилар да биеде. Үзебез ярымач булсак та, ашау, аларны авыз итеп карау уйларыннан бөтенләй арынган идек. Шулай да биредә миннән дә шатлыклырак җан иясе булмагандыр. Мин инде каенның каен икәнлеген тәмам исемнән чыгарып, каенның чыршы була алуына ышанып беткән идем бугай. Кинәт алдыбызда рәт-рәт балалар хасыйл булды. Аларның каршына уң яңагы сабан белән сөреп төшкәндәй тирән яралы, түмәр аягын тез өстеннән аеллы кара каеш белән ныгыткан абзый чыгып, кулындагы нәзек талчыбыгы белән селтәнүе булды, бу төркем кинәт дистәләгән аһәңнәрдән бер тавышлы давылга әйләнеп кубарылды:

Яфраклары яшел ак каенның

Хәтфә җәйгән кебек һәр ягы...

Мондый тотып тыйгысыз күмәк тавышны хор, мондый талчыбыклы абзыйны «дирижир» диләр икән. Ул гүя шушы нәзек кенә чыбыгы белән алдындагы сабыйларны яратып кына суктыра, кыйнап җырлата, тегеләр исә суктырган саен тавышларын үзгәртеп, бер калынайта, бер нечкәртәләр иде: Әйлән-бәйлән уйный яшь балалар, Гөрләп тора һәр көн тау ягы...

Кинәт түмәр аяклы абый кесәсеннән кечкенә елтыр нәрсә чыгарды, аны авызына терәде һәм шушы көйнең азагын кабатлап уйнап куйды.

– Галиулла абый. Җыр укытучыбыз. Акампанир итә7 , – диде абзам.

– Әле авыз гармунында салдырды. Дәрестә кем яхшы җырлый, шуларга уйнап карарга да рөхсәт итә...

– Аягын германда калдырган, – дип пышылдашты артымда балалар. – Аның каравы, гармун алып кайткан... Авыз гармуны диләр!..

Гармунның үксегән тавышыннан, аңардан да бигрәк уйнап карарга теләвемнән һушым-зиһенем таралган иде. Менә, ичмасам, ничек кенә укыйлар тек укыйлар, нинди генә укытучылардан белем алмыйлар! Мин Олы Кәркәле мәктәбендә укыр өчен Тырын түбәләреннән кайчан менәрмен икән?! Балалар җырлады да җырлады, йөзендәге буразнадай ярасы ничектер тигезләнеп юкка чыккан Галиулла абый исә нимеснең трофей гармунында уйнады да уйнады. Аның кыланышлары үлчәмле, илһамлы, йөзе нурлы, түмәр аягы да үзе кебек тере иде бугай. Минем инде бу куанычтан ачуым килә башлады: балалар нишләп һаман да ниндидер ак каен турында җырлый?! Ул бит инде безнең өчен күптән бүләкләр, уенчыклар элгән Яңа ел чыршысына әйләнде! Әмма бер үк вакытта йөрәгемне исемә төшкән борчу да чәнчеп алды: тукта, чыршы дигәнем бит чынында каен, шулай булгач, аякларыма шушы гармун кебек шыңгырдап торган чабаталарны бүләк иткән Галимулла бабама чыршы энәсен каян табып алып кайтырмын?! Шулай дип сискәнеп өлгермәдем, түгәрәккә күбәләктәй ак күлмәкле, су буедай озын толымлы, кара кыйгач кашлы кыз бала чыгып басты. Аның исеме Мәрьям икән. Кахул кызы ди. Чыны – Мария. Сугыш вакытында әбисе белән эвакутсига8 килгән дә, әбисе үлгәч, Кәркәледә торып калган. Татарча чатнатып сөйләшә. Чишмәдәй челтерәгән тавышы белән «Эскадрон» дигән халык җырын башкарды. Ду килеп кул чаптылар. Шунда ук Зөмәрә Зәйнетдинова дигән кызкайны чакырдылар. Шушы кызлар белән нибары өч елдан шушы ук мәктәпнең бишенче-җиденче сыйныфларында бергә укырмын, артларындагы партадан толымнарын тарткалап утырырмын дип кем уйлаган?! Зөмәрә мин ишетмәгән-белмәгән Сәгыйть Рәмиев дигән шагыйрьнең «Уку» дигән шигырен шартлатып укып бирмәсенме!

Безне адәм иткән уку,

Адәмне алга илткән уку,

Илтеп күккә җиткән уку,

Уку, уку, уку!

Урысча да уку, уку,

Кытайча да уку, уку,

Кемчә генә дә уку, уку,

Уку, уку, уку!

Шигырьнең гади генә сүзләре мине әллә ниткән сихри дөньяларга алып кереп киткән, мин инде «урысча да, кытайча да, кемчә генә булса да укып-укып», әллә кемнәргә әйләнеп беткән идем. Дөнья үзгәрде дә куйды: минем каты бәгырьле чынбарлыгым теләктәш, йомшак күңелле якты, бәхетле тормышка, аягымдагы чабаталарым чынлап та күн итекләргә, өстемдәге ямаулы бишмәтем затлы тунга, алдымдагы сап-сары каеным ямь-яшел чыршыга, каен ботакларындагы кәгазь кисентеләр чын атлас уенчыкларга әйләнгән иде! Мин авызымны ачып, дүрт тарафны күздән кичердем. Бу дүрт тараф, мине – чын бәйрәмгә әле генә керә башлаган сабыйны, һушына китереп, кузгатышты һәм ишеккә таба чайкалыштырды. Тукта, чыршы бәйрәме дигәннәре бетте дә мәллә?! Шулчак абзам касыгыма төртте:

– Нәрсә каттың? Бәйрәм күп булмый. Чыга башла!..

Арттагы тыгыз агым барыбызны ишеккә таба этәрде. Мин нишләргә дә белмичә, абзамның җиңенә сарылдым:

– Чыршыдан... чыршыдан... Уенчык!.. Бер генә энә өзеп бир!

– Ахмак та икәнсең син, энем! Сары каен чаукасында чыршы энәсен каян аласың?!

Абзамның бу сүзләре мине әкият дөньясыннан чынбарлыкка кайтарды. Минем өчен яшел чыршы булып беткән чауканың мин киредән сагыштан һәм сугыштан көйгән сары каенга әверелүен һич теләми идем.

Без ишекнең тар бугазында буыла-буыла тышка тугарылдык. Монда һава саф, тынны куырып барган салкын иде. Безнең авыл балалары, күрше авыл балалары кебек, бер читкәрәк елышып, үзләре белән алып килгән түтәрәм ипекәй, тәгәрәткән бәрәңге кебек ризыкларын кесәләреннән чыгарып тамак ялгый башладылар. Абзам да үзе белән алып килгән түтәрәмен урталай бүлеп, миңа сонды. Мин аны авыз итәргә дә өлгермәдем, бер соры шинельле, шинеленең күкрәгенә ак салган мал күзе кебек акайган орден беркеткән дәү бәндә, яныма килеп, кулын сузды:

– Миңа да бир!..

Минем аңа дип сузган ипиле кулымны читкә этәреп, абзам аңа үз сыныгын бирде. Бернәрсәгә аптырамаган башка балалар да ипиләрен өзгәләп, аңа суздылар. Теге бер читкәрәк китеп, комсыз рәвештә учындагы ипи кисәкләрен умыра башлады.

– Вәлиулла абый, – диде абзам.

– Математика укытучыбыз. Җирдәге кешеләр арасын йолдызлардан чыгып исәпли. Теге гармунчы Галиулла абый белән игезәкләр. Сугышта бер бомбадан берсе аяксыз, икенчесе һушсыз калган. Контуженнай, диләр. Математиканы су кебек эчә!.. – Су кебек кенәме! Бөтенләй дә алмашынган!.. – дип өстәде бер бик белдекле бала. – Шуңа өйләнми, ди!..

Кинәт ул мине үзенә тартып алды, кысып кочты һәм бар көченә үзеннән этеп җибәрде дә кулларын йодрыклап күкне төя башлады: – Кабахәт!.. Бәддога!.. Сам знам!..

Әле авызындагы чәйнәмен дә йотарга өлгермәгән Вәлиулла солдат, аңына килгәндәй, кемне каһәрләде, кемгә бәддога укыды, монысы бер Аллаһка гына билгеле иде...

Капкага таба барганда, артыма борылып карадым. Соры шинельле абый итәкләреннән җилләр кузгатып, ырамлы адымнар белән аргы урамга җитеп бара иде.

Башкасын мин хәтерләмим.

Байтак еллар үткәч, мин туксанга җитеп барган Галимулла бабайдан чыршы энәсенең аңа теге чакта ни өчен кирәк булганлыгын сорадым. «Мин Чыршы бәйрәмендә чыршының булмаячагын белеп кенә сине шаярткан идем. Әмма ул миңа түгел, сиңа кирәк иде. Чыршыда кеше гомерен озайта торган мәтлекәп9 бар, – дигән иде ул. – Әсирлектә без аны мыскалы-мыскалы белән кайнатып эчтек. Исән калдык. Аның нимесчә исеме «die Tanneunadel» була. Онытма. Мин сиңа шуны аңлатасы идем. Ярар инде, соң булса да, уң булсын. Аллаһ сиңа чыршы мәтлекәбеннән башка да озын гомер бирсен».

7 Аккомпаниатор – җырны музыка коралында озата килүче.

8 «Эвакуация» дигәннән. Сугыш вакытында вакытлыча күченеп килгән халык.

9 Бу урында витамин, «мятные капли» мәгънәсендә.

 

"КУ" 02, 2017

Фото: pixabay

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев