Логотип Казан Утлары
Хикәя

Боссоойко (хикәя)

Ул, калкынып, землянка ярыгыннан күз ташлады: алан уртасында канга манчылган, авыр яралы унике яшьлек төпчек улы Гарифулла ыңгыраша иде. Нәрсәдер өзелде. Йөрәге атылып чыгарга җитешеп тибеп алды да киселгәндәй тын калды...

Очкыч, аксыл болыт пәрдәсен ертып, калтырана-калтырана, өскә күтәрелде. Дәһшәтле «Боинг» озын канатларын әле бер, әле икенче якка янтайтып алганда, адәм баласын бу дөньяда тәкъдир йөрткәнен уйлап, һәр мизгелнең никадәр кадерле икәненә төшенәсең. Самолёттагы һәркем шулай уйлыйдыр кебек тоела.

Әйе, күккә күтәрелү үзе бер могҗиза бит ул...

Ноябрь башы. Юеш кар Мәскәүнең урам ташларына орыну белән, мизгел эчендә карала. Кала читендәге тапталмаган кырлар гына бары аксыл булып күренә. Шуңадыр, куе томан эчендәге шәһәр өстән аклы-каралы кебек тоела. «Внуково» аэропорты исә биеклектән чиксезлек тамгасын хәтерләтә. Әллә елганы буып ясаудан хасил булган күлме шунда? Гүя, күл тирәли канатларын

кагына-кагына су эчәргә җыелган казлар сибелешкән...

Ниһаять, очкыч тиешле биеклекне алды, калтырану, дерелдәүләр бетте, һәм ул ап-ак дулкыннары тын гына тибрәлгән диңгез өстеннән йөзгән корабка охшап калды. Маңгайдагы бөрчек-бөрчек тирне сөртеп алдым, саклану каешын ычкындырдым да драп пәлтәмнең төймәләрен чиштем. Бары хәзер генә юлдашыма игътибар иттем: җыйнак гәүдәле, калын кысалы күзлеге аша

кысынкы күзе җемелдәп балкыган, киң йөзле сөйкемле агай икән.

– Кунакка барасыңмы? – дип сорады ул бәрхет тавыш белән.

– Әйе.

– Беренче тапкыр, ахры? – Ул минем җиңел пәлтәмә күз ташлады.– Безнең Сахада салкын көннәр тора.

– Тәүге баруым, әйе. Нәрсә кияргә дә белмәдем, бездә юеш кар бит, – дидем аклангандай. Аннары сүзне уен-көлкегә борырга теләдем:

– Әй, исегез китмәсен сана, татарларны суык та, эссе дә алмый, чыдам халык без!

– Син татар егетемени?

Якут агайның күзенә җылы йөгерде. Аның сүзен раслап баш кагарга гына өлгердем, җилкәсен җилкәмә үк терәп, болай да ягымлы тавышын тагын да җанландырып, озын-озак әңгәмәгә әзерләнде. Хәер, сүзчән юлдашка үзем дә каршы түгел, җиде сәгатькә якын очасы бар, ул арада нишләп бетмәк кирәк?

– Сахада туганнарың бармы? Анда татарлар бик аз бит? Әллә эшкә урнашасыңмы?

Юлдашым сорау арты сорау яудырды.

– Дустым Хабырыыс – якут язучысы, күптән түгел Татарстанда кунак булып китте, хәзер менә үзе оештырган әдәбият бәйрәменә чакырды.

– Әллә син дә язучымы?

– Язмыйча тора алмаучы...

– Ә-ә, аңладым! – диде агай, тынычланып. – Төшендем! Син Боссоойко турында әсәр язарга барасыңдыр!

– Боссоойко?

– Әллә аны белмисеңме?!

– Беләм, беләм! – дидем кабаланып. – Миңа аның хакында Хабырыыс дустым сөйләгән иде! Саха халкының милли каһарманы ул! Татар егете Гыйззәтулла Рәхмәтуллин! Тиңдәшсез батыр, көчле, зур булганга сез аны Боссоойко дип йөртәсез икән!..

Якут агае канәгать көлемсерәде. Карашын дулкын-дулкын кабарып торган ак болытларга текәп, бермәлгә тын гына уйланды да, оныгын йоклатырга әзерләнгән бабайларныкы төсле тигез, йомшак тавыш белән Гыйззәтулла турында ишеткән-белгәннәрен сөйли дә башлады. Җиде катлы болыт өстендә, биектә – күктә милләттәшең турында әкияткә тартым хикәятләрне тыңлау

шулкадәр мавыктыргыч, кызык иде...

Шомырттай кара күзле, түгәрәк йөзле чибәр стюардессаның җилкәмә кагылуыннан сискәнеп, айнып киткәндәй булдым.

– Самолёт җиргә төшәргә әзерләнә. Саклану каешын эләктерегез!

Их, бу вакытның кыскалыгы! Мин, имезлеген тартып алган баладай, нәүмиз генә юлдашыма бактым да дертләп куйдым: аның күзендә яшь иде!

– Мин белгәннәремнең барысын да түкми-чәчми сөйләдем, – диде агай, елмаеп. – Тагын да тулырагын, әнә, галимнәрдән, язучылардан белешерсең.

Очкыч Лена елгасының өстеннән очып узды да аклык патшалыгында утлары җемелдәп балкып торган Якутск каласының аэропортына төшеп утырды. Якут агае белән каршы алучылар янына бергә чыктык. Саха халкының милли киемнән кымыз, ипи-тоз тотып каршы алуларын күреп, күңел тулды. Ул арада елмаеп торган ике кыз уртасыннан дустым Хабырыыс атылып чыкты да кочаклап алды.

– Юлың уңсын, Боссоойконың туганы! – Якут агай җилкәгә җиңелчә

кагылып алды да саубуллашырга ашыкты.

– Рәхмәт, агай! Үзегезгә дә гел яхшы юлдашлар гына очрасын!

Хабырыыс исә драп пәлтәмне тотып карады да башын чайкады:

– Бу пәлтәң самолёт эчендә кияргә генә ярый, бездә инде утыз градуслы салкыннар хәзер,– диде ул, көлемсерәп. – Ярар, сиңа җылы тун табармын.

– Ничава, түзәрбез! Ишетмәдеңмени – абзый мине Боссоойконың туганы дип атады!

Хабырыысның күзендә кызыксыну утлары җемелдәде.

– Әллә вәгъдәңне үтәдеңме? Мин җибәргән архив кәгазьләре эшкә ярадымы?

– Ярады! Үзең дә язучы кеше, беләсең: күрмичә, тоймыйча, кичермичә әсәр язу мөмкин түгел! Шуның өчен дә Сахага килдем бит!

– Шуның өчен кунакка чакырдым да сине, дускай. – Хабырыыс сер бирмәскә тырышты. – Мәңгелек туңлык иленә, Боссоойконың ватанына рәхим ит!..

Якутиядә узган бер атна эчендә Гыйззәтулла Рәхмәтуллин турында юлымда очраган һәрбер саха кешесеннән сораштым дисәм дә һич ялган булмас.

– О-о, ул безнең милли каһарманыбыз! – диде күренекле галим-язучылары.

– Сахаларның мөстәкыйльлеге, азатлыгы өчен көрәштә башын салган мөхтәрәм зат, батыр сугышчы. Беренче Бөтендөнья сугышында катнашып, каһарманлыгы өчен бүләкләнгән кеше...

– Совет елларында бу исемне кычкырып әйтмәскә тырыша идек, әлбәттә, – дип башлады сүзен карт тарихчы, як-ягына карангалап. – Хәзер инде аның инкыйлаб чорындагы роле турында иркенләбрәк тә сөйләргә буладыр, мөгаен.

Саха иленең автономия алуында аның өлеше, һичшиксез, зур...

– Ул – башкисәр булган! Аның бандасыннан өркеп торганнар! – диде бер аучы. – Аның шикелле көчле кеше дөньяда юк! Әнә, Алдан елгасы ярында алтмыш потлы таш ята. Боссоойко күтәреп уйнаган таш ул!

– Ул көрәштә беркемгә бил бирмәгән! – Хабырыысның авылдаш агае, күзен серле кыса төшеп, Гыйззәтулла турында белгәннәрен сөйләргә әзерләнде. – Аның иң якын дусты Бараммат Байбал дигән саха батыры булган. Тик алар беркайчан да бер-берсе белән көрәшмәгән. Әле берсе, әле икенчесе чираттан батыр кала

икән. Шуларның кайсы көчлерәк икәнен берәү дә әйтә алмаган. Бервакыт бер төркем халык киртәгә бәреп кергән нәсел үгезен ничек чыгарырга белми изалана икән. Әй, сез, дип көлгән алардан яннарыннан үтеп барган Боссоойко, мин бу үгезне күтәреп кенә алып чыгар идем, дигән. Халык кәмит ярата бит инде ул,

үзең беләсең. Әгәр күтәреп чыга алсаң, үгез – синеке, дигәннәр. Боссоойко мөгезләре белән киртә җимереп йөргән үгезне җиңел генә күтәреп җилкәсенә салган да ике чакрым ераклыктагы алаһасына1  кайтып киткән...

Тарих тәгәрмәче әйтерсең лә кирегә әйләнә башлады.

Чү! Әнә, еракта-еракта, Гыйззәтулланың тирмәсе күренә түгелме? Пөхтәләп төзәтелгән чем-кара сакаллы, куе кашлы, тундраның ачы җилләреннән кысыла төшкән яшькелт күзле, башына кара түбәтәй кигән киң җилкәле, мәһабәт нарат агачыдай төз, озын буйлы, хатын-кызларны бер караштан әсир итәрдәй кыяфәтле ир-ат Боссоойко бугай? Шул-шул, үзе! Әнә бит – алагаем ташны бик

җиңел генә күтәреп алды да кулында уйнаткалап җиргә ташлады. Нәрсәдер тетрәде, җир күчәреннән күчте...

***

– Айхал!..2

– Айхал! Айхал!..

Гыйззәтулла үзен көрәш мәйданында сыман хис итте. Әнә, түгәрәк боҗра хасил иткән халык гөж килә. Үгез тиресенә капланган Гыйззәтулланы хөкемдар хәзер алан уртасына алып чыгачак та каплавычларыннан арындырачак. Шунда ул көндәшен күрәчәк һәм... аннан инде көчлене ачыклый торган гадел көрәш башланып китәчәк.

– Айхал!

– Айхал! Айхал!..

Гыйззәтулла тамырларын кыздырып кан йөгергәнен тойгандай булды. Гөжләү авазлары, колакны иркәләп, көчәйгәннән-көчәя, көрәшкә чакырган тавышлар якынайганнан-якыная бара иде.

Чү! Бу боҗра ник кысылганнан-кысыла, һаман да тарая соң әле? Киресенчә, киңәергә, батырларга юл бирергә, иркенлек тудырырга тиеш түгелме соң?

– Рәхмәтуллин, бирел!

– Боссоойко, син – капкында!

– Кулларыңны өскә күтәр дә алан уртасына чык!

Нәрсә бу?! Кем анда аңа – тирә-якта тиңдәшсез батырга – шулай эндәшергә җөрьәт итә?! Гыйззәтуллага күсәк белән тондырдылармыни – күз аллары караңгыланып киткәндәй тоелды. Кайсысы аңа – җиңелмәс пәһлеванга – шундый хурлыклы сүзләр әйтергә кыйды?! Гыйззәтулланың дилбегәне кыска тотуын,

ачуы кабарса, кыя-ташлар җимерүен, таулар күчерүен алар белмиме әллә?

– Син җиңелдең, Боссоойко!

– Әшнәләрең безнең кулда!..

– Камалышта берүзең!..

– Башыңны иеп чык!..

Гыйззәтулла, ярсуын көчкә тыеп, иренен тешләде. Авызлыклана алмаган гайрәте, гәүдәсенә сыймыйча, аны калтыратырга тотынды.

– Беркайчан да... – дип пышылдады кан чәчрәгән иреннәре. – Беркайчан да, беркайчан да!

Ул землянка ярыгыннан тышка бакты: аның камалышта калуына инде өченче тәүлек китте. Ике ел тоташ аны эзәрлекләүчеләр, ниһаять, тайганың кеше аягы сирәк баса торган караңгы почмагында яшеренгән Гыйззәтулланы эзләп тапты. Кырык кешелек отряд инде өченче көн аның землянкасын утка

тота. Мылтыклы солдатлар тирәсендә кызыл командир кайнаша.

Юк, тәнендә җаны бар чакта Гыйззәтулла беркемгә дә бирелмәячәк, җиңелмәячәк! Кем-кем, әмма аны җиңәрдәй, тезләндерердәй көч әле дөньяда юк. Шуңа да ул Боссоойко!

Кораллы солдатлардан берәү дә землянкага таба беренче адым ясарга, баш югалтып һөҗүмгә ташланырга кыймый. Гыйззәтулланың нинди батыр булуын, оста сугышчы икәнен ишетеп тә, инде күреп тә белә алар. Күбесенең хәтта

аның көрәшкәнен якыннан күргәне һәм... сокланып, көч биреп торганы да бар.

Кызыл командир исә котыра, сүгенә, наган белән җилкәләргә төртә – әмма үзе солдатлар артында качып торудан ары китә алмый. Землянкага якынлаша торган түгел – Гыйззәтулла төз мәргән, өстәвенә, кулында гранатасы бар – беренче көнне үк ике солдат ахирәт дөньясына күчәргә өлгерде инде.

Башкаларының исә алар артыннан китәргә һич исәбе дә, теләге дә юк. Аннан да бигрәк Саха иле батырына кул күтәрергә намуслары кушмый иде. Әмма... кызыл командир гына... төкерекләрен чәчә әнә:

– Ул безгә тереләй кирәк! Шәһәрнең үзәк мәйданына асабыз мөртәтне, искелек калдыгын! Революция дошманын! Халык корткычын!..

Гыйззәтулла бу көрәшнең чиксез түгеллеген бик яхшы белә. Дусларының коткаруына өмет бөтенләй юк – алар төрмәдә, инде байтагы фани дөнья мәшәкатьләреннән котылды да. Өч тәүлек буе керфек какмаудан, ачлыктан хәле кимегәннән-кими, күп дигәндә, ул бүген кичкә кадәр каршылык күрсәтә алыр.

Ә аннары...

Ул кулындагы гранатасын сикертеп алды. Аннары әтисе өйрәткән догаларны укыр да... мәңгелек юлга кузгалыр...

– Ә-ти...

– Әт-кәй...

Чү?! Улы Гарифулланың тавышы ишетелә түгелме соң? Әллә инде үлем саташуы башланды дамы?

– Ә-ти...

– Әт-кәй...

– Ал-дан-ма, чык-ма...

Ул, калкынып, землянка ярыгыннан күз ташлады: алан уртасында канга манчылган, авыр яралы унике яшьлек төпчек улы Гарифулла ыңгыраша иде. Нәрсәдер өзелде. Йөрәге атылып чыгарга җитешеп тибеп алды да

киселгәндәй тын калды...

... – Айхал!

– Айхал! Айхал!

Гыйззәтулла соклангыч карашлардан пәйда булган җанлы рәтләр арасыннан башын югары тотып, горур гына атлады. Кемдер аның кулын кысарга тырыша, кайсыдыр җилкәсеннән какмакчы. Ул арада мактаулы авазлар бер-берсенә ялганып, укмашып китә:

– Мондый батыр гасырга бер генә туа!..

– Бүтүн күүстээх киһи!3

– Эһ тә итмәде, ә? Күрдеңме?

– Моның кулына эләксәң?!.

Боҗра ачылып аңа юл бирде – Гыйззәтулла бер читтәрәк басып торган хатыны Матыйфага таба атлады. Матыйфаның кулында ике яшьлек Гарифулла, әтисен ерактан ук күреп алып, әнисенең кочагыннан тыпырчынып җиргә төште дә, аякларын чалыштырып атлап, әтисенә атылды.

– Әт-ти!

– Әт-тим! – дип бытылдады теле яңа ачылып килгән малай. Әле генә таш күтәргән Гыйззәтулланың кочагыннан кайнарлык бөркелеп тора иде – малай борынын әтисенең киң күкрәгенә төртте.

– Менә шушы улым, – Гыйззәтулла малаеның башыннан сыйпады, – минем кебек үк җиңелмәс батыр, иң көчле ир булачак! Әле мине дә уздырачак, күрерсез!

Гарифулла, аның сүзләренең мәгънәсенә төшенгәндәй, бер кагынып, аяклары белән тибенеп алды.

Ай-һай, каты да, нык та, зур да соң әтисенең кочагы!

Гыйззәтулланың кендек каны Сахада тамганлыктан, үзе дә якут кешесенә әйләнеп бетә язган иде. Даны-шавы еракларга таралганга, аның татар икәнен барысы да белә, мәрхүм әтисен дә хөрмәт белән Тулла татар дип йөртәләр иде. Әмма аны сахаларныкы, үз батырлары итеп саныйлар. Алып гәүдәле булганга, хәзер инде аны Боссоойко дип кенә йөртәләр. Менә бүген ул сахаларның җәй бәйрәме Ыһыахта иң көчле кеше булып танылды.

Белсеннәр, ишетсеннәр Саха иленең төп батыры кем икәнен, әй-һә-һәй, Өлүөнэ4  елгасы, диңгезләргә, океаннарга җиткер бу хәбәрне! Әһ-һәй, туундара5мәңгелек туңлык иле, сызгырып искән җилләрең бөтенесенә дә таратсын шушы яңалыкны!

Җиһанда 1920 ел хөкем сөрә иде. Утыз җиде яшьлек Гыйззәтулла әнә шушы шатлыклы хисләргә уралып, төпчек малаен кулына күтәргән килеш һаман да тынмаган мактаулы авазлар хозурында атлады да атлады.

Аның әтисе бу якларга Казан ягыннан сөргенгә җибәрелгәнен генә белә ул. Әмма ни өчен, сәбәбе нәрсәдә икәнлеген аңа беркем дә әйтмәде, үзе дә әтисеннән бу хакта сорашмады.

– Сахалар мине шушы җиргә аяк басканнан бирле үз итте. Тамагымны туйдырырлык ризык бирделәр, сыеныр почмак таптылар, соңрак, киңәшләшеп, бөтенесе бергәләшеп бер алаһа бүлделәр. Син бу яхшылыкларны беркайчан да исеңнән чыгарма, улым. Сахалар – татарлар кебек үк, синең иң якын туганнарың. Һәрчак алар белән бергә бул, кайгыңны да, шатлыгыңны да

уртаклаш, бүлеш, – әтисе авырып аяктан калгач, аңа әнә шундый васыятен җиткерде.

Сахалар тормышын алып барса да, Тулла татар шактый ук диндар карт иде. Гыйззәтулланы да, өлкән уллары Аргылла белән Чыгылланы да ислам дине тәртипләренә өйрәтте ул. Үзе уртача буйлы, гадәти килеш-килбәтле ир-ат булса, өлкән улы Аргылла белән кече улы Гыйззәтулла нарат агачыдай мәһабәт, өрлектәй таза, нык булып үсте. Ике пәһлеван улы шаярып бил алышса,

тирә-юнь халкы тамаша күрергә дип җыела иде. Көрәш башланыр алдыннан һәркайсы Аргылла җиңәр дип фаразлады. Ул Гыйззәтулладан биегрәк, киңрәк җилкәле, зур сакалы исә аны тагын да дәһшәтле күрсәтә. Әмма Гыйззәтулланы беркайчан да ега алмады.

Чыгылла исә әтисенә охшап, уртачадан аз гына калкурак гәүдәле. Ул ике ир туганы белән чагыштырганда басынкырак, юашрак иде, шулай да буй җитүгә, Тулла татар вафат булуга, үз көнен үзе күрергә дип Дьокуускай6  каласына юл алды. Кечкенәдән үзенчә тырышкан-тырмашкан иркен холыклы Гыйззәтулла исә, төпчек булуга карамастан, үзенә аерым тирмә төзеп, алаһаның югары

өлешендә яши башлады. Аргылла төп тирмәдә тамыр җибәрде. Барысы да урынына утырды кебек, Гыйззәтулланың гаиләсе ишәйде, ул күпләп болан асрады, атлар тотты, шуларга җитәрлек иген чәчте, үтенеч белән килүчеләрнең атын дәвалады. Әмма тормыш ул Саханың кояш көлеп торган төнсез җәе, зәңгәр җиләк үскән тайгасы кебек гел матур гына булмый шул. Гыйззәтулла

көн дә хатынының мышык-мышык елап, балавыз сыгып утыруына юлыкты.

– Ни булды? – дип соравына баштарак хатын дөресен җавап бирмәде:

– Әнием төшемә керде, – дип, яисә: – Туган тирмәмне сагындым, шуңа гына күз яшемне түгәм, – дип алдады.

Әмма посып, качып елаулар күпкә киткәч, Гыйззәтулла хатынын тезенә утыртты да коры гына:

– Хәзер дөресен әйт: сине абыйның аждаһасы рәнҗетәме?

– Юк, юк, – диде хатын, сулкылдап.

– Ни өчен аның белән күрешкән көнне генә шулай шыңшыйсың?

Матыйфа инде түзә алмады, болай да күпме вакытлар эченә җыеп килгәнне иренә ачты да салды.

Ул сыктаудан туктауга, Гыйззәтулла сикереп торып басты:

– Мин ул кашын песи ялаган җен хатынын тирмәсе белән алаһадан чыгарып атам!

– Тынычлан, Гыйззәтулла. Зинһар, минем аркада абыең белән ачуланышма. Китик без. Башка җиргә...

– Нәрсә? – Гыйззәтулланың күзен кан басты. – Бу – минем җирләр! Монда минем иң якын дусларым яши! Үзең күреп торасың, көннән-көн гади халыкны кысалар. Инде мин дә каядыр китеп барсам, аларны кем яклар? ...

Гыйззәтулла атылып урамга чыкты да шул кызулыгы белән абыйсының тирмәсенә атлады.

Кыш башы. Җәй буе хуҗаларча үзен иркен тоткан җил агай да тынып калган, аның иркә-назыннан мәхрүм агачлар да, калын ак юрганга бөркәнеп, моңсу гына йокыга талган. Гадәттәгечә, битләрне өшетә торган салкын көннәр тора.

Пар бөркеп, кызу-кызу эре адымнар белән якынлашкан Гыйззәтулла килә-килешкә бозланып каткан тирмә ишеген суырып та алды! Эчтә чырылдаган тавышлар ишетелде. Иң әүвәл Аргылланың хатыны күкрәген киереп чыгып баскан иде дә... Гыйззәтулланың янып торган күзен күреп, ире артында юк булды.

Ике ир туган бер-берсенә карап тын калды. Читтән күзәткәндә, бу күренеш коточкыч курку тудыра иде. Баганадай озын, аюдай киң ирләр менә хәзер бер-берсенә йодрык төйнәп ташланыр да, тирмә җир белән тигезләнер сыман.

Бер самавыр кайнарлык – чирек сәгатькә якын вакыт узгандыр, мөгаен. Ишексез калган тирмә эченә суык бабай хуҗа булып алды.

Тынлыкны Аргылла бозды, ул кинәт артына борылды да, хатынының күзенә туры карамыйча, коры гына фәрман бирде:

– Җыен!

– Аргылла...

– Җыен дидем!

Гыйззәтулла, кырт борылып, үз тирмәсенә таба атлады. Елаудан шешенеп беткән Матыйфа аны ярты юлда каршы алды.

– Бүре белән болан бергә су эчми, – диде Гыйззәтулла, аның сорау тулы карашын күреп.

Шулай диде диюен дә, әмма бу хәлдән соң бөтен күңелен төшенкелек биләп алды. Үз абыйсы каршында көчен күрсәтү бер дә батырлык түгел шул инде. Әмма Гыйззәтулла гаделсезлекне кичерә алмый. Әтиләреннән мирас булып калган алаһаны бүлешергә теләмәгән абыйсы, аннан да битәр килендәшен

зар елаткан хатыны хаклымы? Ни өчен аны Аргылла тыймаган? Югыйсә, Гыйззәтулла болай да аерым тирмә корып, алаһаның югары өлешенә күченде бит инде.

Гыйззәтулла беркайчан көчсезләрне рәнҗетмәде, кыерсытмады. Бүгенгедәй хәтерли: җан дусты – саха баһадиры Бараммат Байбал белән алар сүз бирешкәннәр иде:

– Гомернең соңгы мизгеленәчә гаделлек өчен көрәшәчәкбез! – диде Бараммат.

Гыйззәтулла һәрвакыт үзеннән яшькә олырак пәһлеванның һәр сүзен, һәр гамәлен үзенекедәй кабул итте.

– Шул юлда бергә башыбызны салырбыз да!

– Әллә! – Бараммат аны сахаларга нигез салучылардан булган Эллэй Боотурга охшатып әнә шулай атый иде. – Бу – безнең антыбыз. Изге ант!

– Изге ант! – дип кабатлады Гыйззәтулла.

Ул чакта берничә көн түзеп йөрде дә алаһаның түбән өлешенә, абыйсының тирмәсенә юл тотты. Ерактан ук ишеге юклыгын күреп алды да, йөрәге жу итте. Адымнарын тагын да кызулатып, тирмәгә йөгереп дигәндәй килеп керде.

Тирмә эче буш иде...

...Бүгенге шанлы җиңүдән соң, әнә шушы күңелсез вакыйга исенә төште аның. Иң якын кардәшең шатлыгыңны уртаклашканда яныңда юк икән, тормышның ни мәгънәсе бар? Шулчак иңендә авырлык тоеп, сискәнеп китте. Бакса – Бараммат Байбал икән.

– Котлыйм, – диде Бараммат ихластан.

– Сине дә! – Гыйззәтулла аңа кулын сузды.

– Нигәдер боек күренәсең?

– Абыйларны уйлап бара идем. Берсе дә янымда юк...

– Синең туганнарың бик күп, Боссоойко, – диде Бараммат. – Сахаларның һәммәсе өчен дә син иң якын кардәш...

Берсе таш күтәрүдә, икенчесе көрәштә батыр калган ирләр атларына таба атлады. Әле дә көрәш, ярыш рухыннан котылырга теләмәгән халык аларны озата барды.

– Киләсе елда Бараммат таш күтәрүдә батыр калыр инде...

– Боссоойко – көрәштә...

– Алар беркайчан да бер-берсе белән көрәшмәскә ант итешкән икән...

– Минемчә, Байбал көчлерәк. Күр, ике тапкыр киңрәк күренә. Тирмә

ишегенә яны белән керә, болай сыя алмый ди...

– Юк ла, син нәрсә? Боссоойко ике башка озын! Аннан ул тимер белән бер...

Ике дус моңсу гына елмаешты.

– Көзгә Чеханда якларына җыенам. Сыерлар сатарга исәп, – диде

Гыйззәтулла. – Бергә бармыйбызмы?

– Юк, алып барырлык малларым юк шул. Елларның да, юлларның да, тормышларның да иминлеге китте әле...

– Үзем дә шуңа көеп йөрим. Әллә ниткән башкисәрләр дилбегәне үз кулларына алып маташа. Нәрсә булып бетәр?

Ике җиңүче, ике батыр, моңсу гына хушлашты.

Көз җитте. Ак башлы, чуар күлмәкле таулар яшел итәкләрен кызгылт сарыга алмаштырды. Каракучкыл төскә кергән болытлар күлләр өстенә күләгә ягып, шомлы гына куера төште. Болытлар арасыннан качышлы уйнаган кояш нурлары күл өстендәге сары төнбоекларны иркәләп узганда, тирә-юнь алтынга мангандай балкый башлый. Ул балкыш күл-сазлыклар читендәге камышларга күчә, болай да яктылык сөйгән озын карагачларның саргайган ылысларында көлтә-көлтә нурлар пәйда була. Әмма җылы нурларны тундраның көчле җиле бик тиз алыштыра. Тау сөзәклекләрендәге карлардан, мәңгелек туңлык иленең төньягыннан ук хәрәкәт алган җил агай суык бабайның хәбәрен сала: әзерләнегез, мин киләм, янәсе...

Әнә шундый гаҗәеп бер көндә Гыйззәтулла, ике сыерын сату максаты белән, Чехандага таба юл тотты. Үзе белән күрше алаһа егете, әле егермесен яңа тутырган Лаабысканы да ияртте ул. Төгәлрәге, Лаабыска үзе аның ияртүен үтенде.

Яшьләр белән юлның озынлыгы сизелми дә. Картлар белән генә ул ипле, тыныч, йокыга тарта торган озын-озак әңгәмәләр сәфәрне тагын да суза сыман. Лаабыскадан исә үсмерлек галәмәтләре әле чыгып бетмәгән. Төп сораулары, әлбәттә инде, көрәш, таш күтәрү турында.

– Боссоойко, сине хапсагайга кем өйрәтте?

– Нәселдән килә, – дип көлемсерәде Гыйззәтулла. – Әти ягыннан бабайлар татар көрәшендә батыр булганнар.

– Татар көрәше хапсагайга охшаганмы?

– Бөтен көрәшнең дә нигезендә якты көч ята!

– Нинди була соң ул?

– Намус, гаделлек, зирәклек, көндәшеңне ихтирам итү...

– Боссоойко, синең саха батыры Күүстээх Уйбаанны җиңүең хакмы?

– Анысын инде халык сөйләсен...

– Ул да синең кебек тулы көчле, йөз потлы ташны күтәргән, диләр. Дөресме?

– Уйбаан – чын батыр ул! Андыйлар гасырга бер генә туа...

...Сатып алучы тиз табылды. Шөкер, Чехандада тормыш сүнмәгән әле.

Юлдашы Лаабыска үгезләре дә бик тиз яңа ияле булды. Рәт араларын бер урап узгач, егет аны тизрәк юлга кузгалырга өндәде:

– Юл кешесенең юлда булуы хәерле, Боссоойко!

– Көне әйбәт, син кузгал инде булмаса. Мин берәр көнгә калып торыйм әле, – диде Гыйззәтулла.

Лаабыска аның ни өчен калырга теләвен бик яхшы белә. Боссоойконың бу фани дөньяда һич төзәлә алмаслык бер кимчелеге бар – кәрт уенына битараф түгел ул. Үзен-үзе никадәр генә битәрләсә дә, уенга керешеп китүдән һич кенә дә тыела алмый.

– Боссоойко, еллар үзгәрде,– дип олыларча үгетләп карады аны юлдашы.

– Сине яңа хакимиятләр өнәмәвен барысы да белә.

– Шуннан?

– Чакмасыннар диюем!

– Мин бит отсам да, ахырдан барысын да кире өләшәм!

Лаабыска, Боссойконың фикерен үзгәртү мөмкин түгеллеген аңлап, үз алаһасына кайтып китте. Гыйззәтулла Чехандада калды.

И-и, шушында инде дөньяның аҗаган кайнаган урыны!

Тормышның сере, бозыклыкның башы кайда яшеренгән, көлкенең туган җире кайда дисәгез, белегез – Чехандада булыр ул!

Монда көнчыгыш олысның бөтен халкы җыелгандыр, мөгаен. Кемдер сата, кайсыдыр ала, алданучылар белән алдаучылар тауларны дер селкетеп бер әйткәләшеп ала, яшеренеп кәрт сугалар, көмешкә, спирт саталар...

Боссоойко ике көнгә тоткарланды. Өченче көнне, үзен кулга алып, кайтырга кузгалды. Гадәтенчә, бөтен отканын уендашларына кире таратты. Юлы Амма бистәсе аша уза иде аның. Кинәт мылтык тоткан ике солдат юлын бүлде.

Шулчак, каяндыр алар алдында наганын уйнаткалап, өскә таба кәкрәйгән нечкә мыегын сикерткәләп, күптәнге танышы Корякин пәйда булды. Патша заманында төрмә кошына әйләнгән иде бу бәндә. Хәзер исә Амма олысында халык дошманнарына каршы көрәш алып баруын ишеткән иде Гыйззәтулла. Заманында кулы кәкре бу адәмне көрәштә бик яхшылап җиргә аударган иде

әле...

– Рәхмәтуллин, синең өстән шикаять бар! Кулга алынасың! – диде сөмсез Корякин. Аның артында ышыкланыбрак торган солдатлар мылтыкларын корып куйды.

– Ычкын каршымнан, юлымны бүлмә, имгәк, – диде Гыйззәтулла. Бу кешенең хәллерәк сахаларның өйләренә бәреп кереп, алтын-көмешләрен талавы, хатын-кызларның бизәнү әйберләрен тартып алуы, ярлыларны соңгы боланнарыннан, атларыннан мәхрүм итүе турында ишеткән иде ул. Шуңа да үгезне мөгезеннән алып, сүзне кыска тотарга теләде. Бер күзе мәшрикъта, икенче күзе мәгъриптә булган кешеләрне сөйми Гыйззәтулла. Кара син аны, кичә генә әллә никадәр гаепләре өчен рәшәткә артында утырган адәм синең

юлыңны бүлеп, нәрсә өчендер кулга алмакчы булып маташсын әле!

Корякин ачы елмайды. Битенә төкерсәң, яңгыр тама дип торган оятсыз, намуссыз адәмнәрнең сыңары иде шул ул.

– Ха! Кем белән сөйләшкәнеңне онытма! Кәрт уенында откан алтыннарыңны чыгарып сал иң әүвәл. Аннан уйларбыз.

– Син!..

Гыйззәтулла йодрыкларын төйнәп, Корякинга ташланган гына иде, кинәт «дыңк!» иткән тавыш ишетелде. Күзен ачканда ул аяк-куллары бәйләнгән килеш караңгы бүлмә идәнендә ята иде. Корякин үчле адәм булып чыкты – язга кадәр Гыйззәтулланы төрмәдән чыгармады. Анысы бер хәл, көн дә аннан алтын таләп итте. Кирәкләрен ала алмагач, өчәүләшеп, дүртәүләшеп Гыйззәтулланы бозлы киез итек белән типкәләделәр.

Алтын табылмады.

Яз иде. Елгалардан соңгы бозлар киткән чак иде. Боссоойко җәяүләп үз алаһасына кайтырга чыкты. Салкын кышны исән-имин чыккан болан көтүе тундрага әйләнеп кайткан, җәйнең якынлашуын хәбәр иткән умырзаялар баш төрткән – табигать йокыдан уянып килә иде.

– Мине – гаепсез кешене – бер дә юкка газапладылар! Гомеремнең ахырынача бу кансыз явызларга каршы көрәшәчәкмен! – дип сүз бирде Гыйззәтулла үз-үзенә. Тирмәсенә кайтып җиткәндә дә ачуы басылмаган иде әле аның. Бары Матыйфа белән балалары – дәррәү кочагына килеп сыенгач

кына, бераз тынычлана төште. Әмма тормыш бер кителгәч, тиз генә урынына утыра алмый шул. Бөртеге тулган башак иелгәндәй, Саха илендә явыз яңа хакимнәргә каршы ризасызлык дулкыны көчәйде-көчәйде дә, талауга, кыерсытуга түзә алмаган халык бердәм булып күтәрелде. Бары өч шәһәрдә һәм берничә авылда гына совет хакимияте калды.

Гыйззәтулла корал күтәреп сугышуның ни икәнен бик яхшы белә,

алманнар белән сугыштан кайтканнан бирле аны төннәрен куркыныч төшләр бимазалый. Һич кенә дә тәртипне сугыш ярдәмендә урнаштыру яклы түгел ул. Тик тормышның үз кануннары – җыелып килгән саха ирләренә ул каршы

килә алмады, кырыклап кешелек отрядның командирына әверелде. Көчләр бөтенләй тигез түгел иде – яхшы коралланган кызыллар үз хокукларын даулап күтәрелгән сахаларны бөтен яклап кысрыклый башлады. Ахыры ни белән бетәр

иде бу качышлы уйнауның – билгесез, егерме икенче елның язында сахаларга автономия бирелде, менә сиңа шатлык – баш күтәрүчеләр җәзадан азат ителде. Инде үз көнен хәләл көче белән күрә торган гади халык урамына да бәйрәм килде сыман, Гыйззәтулла да, тынычланып, үз алаһасына кайтып китте.

Дөнья якты булсын дисәң, үз тирмәңдә ут кабыз икән. Гыйззәтулла үзәктә барган хәлләрдән читтәрәк торып, үз алаһасында кайнашты. Шөкер, гаиләсендә иминлек. Менә олы кызы Хәдичәне Чурапчы олысы егете Хәйретдин кияүгә алды.

– Шушы Саха җирендә үзебезнең мөселман егете белән ярәшү зур бәхет инде ул, карчык!

– Әле тагын ике кызны урнаштырасы, ике малайны кеше итәсе бар, – дип җавап бирде Матыйфа.

– Булыр! – диде Гыйззәтулла, кистереп. – Дөньялар гына имин торсын!

Инде менә егерме өченче ел да килеп җитте, сугышлар, фетнәләр, хакимият бүлешүләр артта калды сыман. Кырыкны тутырдым бит, карчык, кырыкны!

– Кырыктан соң шырыкка ди идеме әле әткәй?

– Өметләнмә! Әле Гыйззәтулла абзаңның исеме бик озак телләрдән төшмәс.

Менә, Гарифулла данымны тартып алганчы, – ул биш яшьлек тупырдап торган улын яратып күкрәгенә кысты да чөеп уйнап алды. Гыйззәтулла алдан белгән диярсең, автономия урнашуга бер ел тулу уңаеннан Ысыаһ оештырырга ниятләгәннәр дә аны шунда чакырдылар. Урыны да кайда диген – Гыйззәтулланың алаһасыннан ерак түгел, күлләр уратып алган атаклы Басыттаһта!

Аланга Саха иленең бөтен халкы җыелган диярсең. Бик азга гына кунакка килгән җәйне бергә каршыларга теләүләре куандыра.

Гыйззәтулла бүген бәйрәмнең күрке иде: ул сахаларның атаклы идарәчесе Тыгын Дархан булып киенеп, спектакльдә уйнады. Эре гәүдәле, чибәр кыяфәтле патшаның һәр гамәлен, һәр сүзен, аның урыс казаклары белән көрәшен мәйдан халкы дәррәү алкышлады.

Гыйззәтулла, бик күңеле булып, үз алаһасына кузгалырга җыенып йөри иде, янына хәрби киемле әфәнденең килеп басканын күрми дә калды. Гыйззәтулла, сискәнеп, дертләп куйды. Аны шундук таныды: баш күтәрүчеләргә каршы көрәшкән гаскәрне җитәкләгән Петров Николай иде ул. Хәтерли, бик яхшы хәтерли! Әле бер ел элек кенә бармак янашып хушлаштылар. «Тагын бер дөнья

болгатып йөрсәң, кара аны!» – дигән иде Петров.

Гыйззәтулла мизгел эчендә уйларыннан айнып, бер читтәрәк атлы гаскәрнең таптануын күреп алды.

– Алай, – дип уйлап куйды эченнән генә. – Безнең бәйрәмгә сөенмәүчеләр һаман да бар икән дөньяда...

– Рәхмәтуллин! – Петров шундук боерулы тавыш белән җикеренергә тотынды. – Нишләп йөрисең син монда? Ник син өеңдә генә ятмыйсың? Ни пычагыма кирәк булды сиңа бу Тыгын Дархан? Син бит татар кешесе! Сахаларга ник катнашасың? Булды бит инде, автономия алдыгыз, тагын ни кирәк? Ят үз алаһаңда гына!..

Гыйззәтулла атына сикереп атланды да чаптырып китеп барды. Ачуыннан атын тоташ камчылады ул.

– Юк, болар һич кенә дә халыкка якты көн күрсәтергә җыенмый. Димәк, чигенүләре дә вакытлыча гына, – дип, үзалдына сөйләнде.

Гыйззәтулла хаклы булып чыкты. Бик тиздән Саха илендә кабаттан ризасызлык дулкыннары купты: якутлар белән тунгуслар бергәләшеп үз мөстәкыйльлекләре, ата-бабаларыннан калган изге җирләр өчен яңа хакимнәр белән орышка чыкты. Боланнарын тартып алудан, үз җирләреннән, диңгезелгалар буеннан куылуга ни сабыр халыкның түзәр әмәле калмады. Корал, утын, эт, агач кайрысы, тагын әллә нәрсәләр өчен салымнар салу – бу инде

иң соңгы дәрәҗәдәге мәсхәрә иде.

– Кеше өендә кеше көн итмәс, кеше учагы ныклап җылытмас!

– Безгә килмешәк хуҗалар кирәкми!

– Җил чыкмаса, агач чайкалмый!

– Безнең тормышыбызга кысылмасыннар!..

Тыныч кына балык тотып, ауга йөргән, болан асраган ирләр тәмам ярсыган иде.

Гыйззәтулла тагын кулына корал алырга мәҗбүр булды. Үз отряды белән берничә канлы орышта катнашып, төньякта берничә каланы яңа хакимнәрдән азат иткәч, мөстәкыйль дәүләт төзү уена килсәләр дә, биш йөздән артык ирнең батырларча көрәше озак бара алмаячагын Гыйззәтулла да, саха белән тунгус ирләре дә яхшы чамалый. Аларның бәхетенәме, егерме бишенче елның маенда яңа хакимнәр солых тәкъдим итте. Ике якның да төп җитәкчеләре – биш кеше – тынычлык килешүенә җыелды. Аның берсе, әлбәттә, Гыйззәтулла иде. Хакимнәр аларның теләкләрен истә тотарга, каршылык күрсәткән өчен җәза бирмәскә вәгъдә итте. Шушы җирләрнең төп хуҗаларының тормышына хәзер аяк чалучы булмаска тиеш иде.

Гыйззәтулла, тәмам тынычланып, үз алаһасына кайтып китте һәм ике ел тыныч кына үз тормышын алып барды. Бигрәк тә улы Гарифулланың көннән-көн ныгуы, көрәш серләренә төшенүе куандырды аны.

– Гомерем синең өчен янып-көеп үтте. Әллә малай тыныч кына башкалар кебек яшәсенме соң? – Матыйфа ата белән улның әле таш күтәреп ярышуын, әле көрәшүен, йә булмаса таяк тартышуларын күргән саен, җайлап кына Гыйззәтулланы үз ягына аударып карый.

– Батыр туса – халыкка файда, карчык! Хакимнәрдән якты көн күрмәгән кешеләр кемгә таянсын соң? Мин картайгач, сахалар киңәш сорап, яклау өмет итеп Гарифуллага киләчәкләр. Ул алар өчен калкан булачак!

Тыныч тормыш озакка бармады, бик тиздән тагын болыт чәйнәп, боз бөркәнә торган кара көннәр килде. Баш күтәрүчеләрне яңадан эзәрлекләүләр, җирләреннән кабаттан кысрыклаулар башлангач, җирсез, терлексез калган саха ирләре кабат коралга ябышты. Гыйззәтулла бу юлы да алар белән бергә булды. Авыл-калаларда канлы бәрелешләр канат җәйгәч, хакимнәр бу юлы да хәйләкәр адымга барды: баш күтәрүчеләргә тынычлык килешүе төзергә тәкъдим итте. Аларның үтенечләренә колак салыначак, җәза бирелмәячәк, дип ышандырды алар.

Табигать кочагында яшәгән кеше самими була. Саха ирләре дә, Гыйззәтулла да аларның ихласлыгына ышанды. Дьокуускай каласына шуңа да рухланып юлга чыктылар. Гыйззәтулла гаиләсен сагынган иде, бер-ике көнгә юл уңаендагы алаһасына кайтып килергә булды.

Борчылудан җыерчыклары тирәнәя төшкән Матыйфа аны кочаклап бик озак елады.

– Зинһар, барма шәһәргә. Күңелемне нидер тырный, ышанмыйм мин аларга! – дип бик озак ирен юмалады ул.

– Мин дусларны ярты юлда ташлап калдыручылардан түгел, карчык. Борчылма, җиңү әләме белән бик тиз әйләнеп кайтырмын!

Калада шомлы хәбәрләрдән торган җилләр генә исә иде. Килешүгә чакырылганнарның барысы да кулга алынган, кайберләрен инде асканнар, кемнәрнедер атканнар. Исәннәре төрмәдә үлем көтеп ята. Гыйззәтулла имәнеп китте.

– Беркайчан да... Беркайчан да бирешмәячәкмен! – дип кабатлады ул.

Башка юл юк иде – яңадан алаһасына элдерде.

Ике ел – утызынчы елга кадәр ул өненә поскан аю кебек куе урман эчендә яшәде. Рәхмәт яусын дусларына – аның гаиләсенә булдыра алганча ярдәм итеп торды, аны сатмады. Әмма һәрнәрсәнең ахыры була...

... – У-лым! Га-ри-фул-ла!..

– Әткәй...

Кинәт землянка урыныннан күчте, Гыйззәтулла батыр атылып чыкты да канга баткан улын кочакларга, үбәргә кереште:

– Улым! Улым, улым... – дип сөйләнде батыр. Артыгын әйтә алмый иде, теле көрмәкләнде, тамагына төер утырды.

– Әти... бар да бетте... – диде авырлык белән улы. Әнине... абыйны... апаларны... оныгыңны... – барысын да җәзалап үтерделәр. Картларны... көмәнле хатыннарны да... кылычтан уздырдылар. Беркем дә... беркем дә... сине сатмады, әти... Беркем дә...

Җир шары күчәреннән кубып, кире якка әйләнә башлады сыман. Гыйззәтулла акылы киткән кешедәй аягына басты да әйләнергә-тулганырга тотынды. Күкрәгендәге ярасын кысып тоткан Гарифулланың тешен шыгырдатып ыңгырашуы гына аны чынбарлыкка кайтарды. – А-а-а! – Мәңгелек туңлык өстеннән йөгереп узып, урмандагы агачлардан көчәеп тауларга килеп бәрелде дә, кайтаваз тагын да катырак яңгырады.

– А-а-а!..

Гыйззәтулла дерелди, үзен кулга алалмый калтырана иде.

– Һөҗүмгә! – дип кычкырды шулчак кызыл командир.

Әлеге күренештән тетрәнеп басып торган солдатларга бу фәрманның тәэсире булмады.

– Һөҗүмгә! – дип ярсып кычкырды ул тагын.

Солдатлар, бер-берсенең каралыгына аптыраган каргалар шикелле, үзара карашты. Әмма тораташтай каткан аякларын җирдән аера алмадылар.

Шулчак җир селкенде, шартлау авазы бар җиһанны яңгыратты. Бөтенесе дә җиргә егылды. Иңрәү авазларын урман бик озак кабатлады. Бераздан дары тузаны таралды, солдатлар берәм-берәм җирдән күтәрелде.

Теткәләнеп беткән ике җансыз гәүдә алан читендә ята, Гыйззәтулланың йозактай бикләнгән ике кулы Гарифулланы кысып тоткан иде...

***

...Саха илендәге бер атна узып та киткән. Шәһәр үзәгендәге «Тыгын Дархан» кунакханәсе аклык кочагында күмелеп калды, саха дуслар озатуында аэропортка килдек. Хабырыыска җылы тунын салып бирдем дә үземнең пәлтәмне кидем.

– Икенче килгәнгә кадәр сакла, – дигән булдым, үземчә шаяртып.

Менә сиңа мә! – самолётның кечерәген билгеләгәннәр дә, кырыклап кеше сыймый калган икән. Очкыч һавага күтәрелергә ике сәгатькә якын вакыт бар югыйсә, әмма соңга калганмын булып чыкты. Юлга дәртләнгән күңелнең сүрелүеннән дә яманрак нәрсә бар дөньяда? Озата килүчеләр тыз-быз йөгереште, мин инде вакытында кайтмауны хәбәр итәргә әзерләнгәндә, Мәскәү рейсының тоткарлануы турында җиткерделәр. Ул арада авызы колагына кадәр җәелгән Хабырыыс күренде.

– Синең аркада самолётны туктаттык...

– Бу кадәр үк миннән туйгансыңдыр дип уйламаган идем...

– Әллә каласың киләме?

– Юк, кайтам. Монда сезнең бер татарыгыз бар инде.

– Боссоойконы әйтәсеңме?

– Гыйззәтулланы...

Очкыч һавага җиңел күтәрелде. Артык шомланмыйча гына аклык дөньясын, тундраны, чал чәчле тауларны, аяз күк йөзе аша бик биектән анда-монда күренгән кечкенә авылларны күзәтергә мөмкин иде. Бераздан ул киңлекләр күздән югалды, очкыч биеклеген алып, ак дулкыннар кочагында акрын гына тибрәлергә кереште. Күземне йомдым – ап-ак кар өстеннән эре-эре адымнар белән канәгать елмайган Гыйззәтулла-Боссоойко якынлаша иде...

1 Алаһа – якутча: мең еллар элек боз эрүдән барлыкка килгән тирән сөзәк чокыр.

2 Айхал – якутча: дан.

3 Тулы көчкә ия. Сахаларда физик көч чирек көчле – 25 пот (400 кг) күтәрә алучы, ярым көчле – 50 пот (800 кг) күтәрүче, тулы көчле − 100 пот (1600 кг) күтәрүчегә бүленә.

4 Лена елгасы.

5 Тундра.

6 Якутск шәһәре.

"КУ" 3, 2017

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев