Логотип Казан Утлары
Бәян

Бәләкәй Фирзәр

Ә мин усал идем. Бервакыт болар безгә машина руле тотып килделәр. Каян алганнардыр – анысын белмим, әмма кызыктым. Озак уйлап тормадым,  Наилдән тартып алдым да үзен куып-куып кыйнадым. Шуннан соң бер атна килмәделәр.

«Бабачы» килгәч

Иң беренче исемдә калган вакыйга – мине сөннәткә утыртулары. Дүрт яшьтә булганмындыр ул вакытта. Нәрсә икәнен белмим – гомергә ишеткән юк... Бабачы килә, диләр. Нигә килә ул, нишли? Ни гаебем бар? Киләсен белүем була, гел качам. Йә укол кадар дип куркам. Бөтен авыл баласы шундый: духтыр дигән сүз чыктымы, югалып бетәләр иде. Өйдә дә, урамда да эзе-безе юк. Бакчада бәрәңге сабагы үскән вакыт, бабачының чакыртылуын сизүем булды, чыгып яттым шунда. Мышнамыйм да. Ара-тирә күтәрелеп караштыргалыйм: әй, йөри теге, сумкасын да аскан. Минем кайда икәнне берәү дә белми, әмма шушы ишегалды яки бакча тирәсендә дип чамалыйлар.

Берзаман:

– Киттеләр, киттеләр, чык давай! – дип, абый аваз салды. Шуңа ышанып торып басуым булды, эләктереп тә алдылар. Кулларны каерып, ыштанны салдырып, хәл итеп тә куйдылар. Абый миннән алты яшькә олы. Үзе күптән котылган бу хәлдән. Чаршау артында ятам.

– Хәзер кызларга күрсәтәм, – ди. Куам тегеләрне – оят, чүтеки. Менә шулай булды минем бу мәсьәлә...

Хирыслык...

Мин музыкага бала вакытта ук хирыс идем.

Дүрт яшемдә урындыкны гармун итеп «Имәннәр шаулый»ны җырлап җибәрәм!.. Биш яшь тулганда, Буаның Пионерлар сараена комиссия килгән – яшь талантлар эзлиләр икән. Боларга да шуны җырлап күрсәттем.

Бервакытны чакыру килеп төште – Казанга, интернатка.

Әни:

– Әти-әнисе исән килеш баланы интернатка бирергә җүләрмени без? – диде.

Үземнең дә бик барасы килеп тормый иде әле.

Аннан соң алты яшемдә авылдагы мәктәпкә укырга кердем. Унөчтә – педучилищега киттем. Унбиш сәгать буе Казан – Уфа поезды белән Бөгелмәгә, аннан төшеп, автобуска утырасы. Ул инде киткән була, бер белмәгән шәһәрдә берүзең каласың. Анда инде «тегенди» малайлар булган акчаңны сыпыртып алалар, каршы килеп торсаң кыйныйлар. Икенче көнне автобуска утырып, Лениногорскига барырлык акчаң да калмый. Фирзәр Мортазин булганчы, шактый кыен ашарга туры килде шулай.
 

Эшләп үстек

Безнең авылда бөтен җирдә иген үсә иде. Болыннар юк. Япьләшкә белән печән җыярга китәбез. Ат арбасыннан кечкенә ул, ике тәгәрмәчле... Кукуруз арасыннан кул белән тугызбуын дигән үләнне җыябыз... Колхоз председателе күренсә – качасың, эләктерсәләр – беттең, чөнки колхоз милкенә кагылырга ярамый. Югыйсә чүп үләненнән чистарту файдага гына бит инде. Көнгә берничә рейс ясыйбыз. Озын Куак дигән урман ягына дүрт чакрым барасы. Бабай мәрхүм, сөенеп тора, әйтерсең, үзенә ашыйсы. «Ай, рәхмәт, балаларым, ай, рәхмәт!» – ди торган иде, кипкән печәнне түбәгә тутырганда.

Өйдәгеләр:

– Әгәр сарай башын тутырсагыз, сиңа тальянка алып бирербез, – диләр миңа.

Ун яшемнән ат җигә башладым. Кычыткан чабам. Сәгыйдә апа бар иде, усал хатын иде.

– Бу синең җыйган кычытканың бозауга пес итәргә дә җитми, – дип, ачуны да китергәләде.

Үҗәтләнеп, печән җыям. Шуның акчасын җыеп, әтиләр дә кушып, тальянкалы булдым. Анысын өйрәнгәч, хромка аласы килә. Абый-апага әйтәм: «Давай, булышыгыз!» Үзем генә акча җыеп булмый. Ат белән йөрим, һаман үлән җыям, чабам, алай итәм, болай итәм, шулай итеп сарай башын шыплап тутырдык. Аның бит әле, алам дисәң дә, ул вакытта гармуннары да юк. Таптык – анысында да уйнарга өйрәндем. Хәзер баянда уйныйсы килә башлады. Монысын кайдан табасы?..

Грузчик булып эшлим, җәй көне иген бушатам. Нәтиҗәсе: баянлык җыелды. Әтиләр күбрәк кушты, мин – аз гына. Сельпо күрше авылда иде, аның председателе аша заказ бирдек. Баян кайткан көнне бәйрәм булды. Минем өчен андый бәйрәмнең беркайчан да булганы юк иде әле.

«Җиз кыңгырау моңнары»н шунда ук уйнап җибәрдем. Элек кичен капка төпләрендә гармун уйнап утыру бар иде. Шуның тарту көче бик зур. Менә бүген чыгып уйнап кара әле шулай! «Солтан малае ычкынганмы әллә?» – диячәкләр. «Салган, ахрысы...» – дип әйтергә дә күп сорамаячаклар. Заманы шундый...

Без өйдә өчәү үстек.

Энем Илсур әле соңрак туды.

Чөгендер утарга барганда, стаканга салып, пешкән чөгендер белән май алабыз, шуның белән тамак ялгый идек.  Ак күмәчне мин ун яшькә хәтле күрмәдем. Ул вакытта теге үсеп җитмәгән әтәчне суйгач, бүлеп ашыйлар, шикәрне кләшчә белән ваталар иде әле. Әткәйнең сеңлесенең малайлары Рафил белән Наилләрдә ипи дә бар, конфет та... Мин килсәм, өкөмәт (хөкүмәт) ипие дип, миңа да кисеп биргәлиләр...

Ә мин усал идем. Бервакыт болар безгә машина руле тотып килделәр. Каян алганнардыр – анысын белмим, әмма кызыктым. Озак уйлап тормадым,  Наилдән тартып алдым да үзен куып-куып кыйнадым. Шуннан соң бер атна килмәделәр.
(Дәвамы бар)

 

"КУ" 08, 2021

Фото: архивтан

Теги: бәләкәйләр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев