Берәү генә калды... (хикәя)

Моннан нәкъ 95 ел элек Идел буенда һәм Уралда җәй бик коры килә. Яздан ук бер тамчы да яңгыр яумый. Чәчкән ашлыклар гына түгел, чирәме дә корый, кибә. Крестьянны бит үз кишәрлегеннән алынган икмәге туйдыра, мал-туарын да, нигездә, чапкан печәне, саламы белән асрый. Аның башка төрле кереме юк. Шуңа күрә, табигать шартларына гел бәйле булганга, авыл агае запас белән яшәргә, алынган уңышның бер өлешен «кара көнгә» дип калдырырга тырыша...

1921 елгы ачлык, аның сәбәпләре турында соңгы елларда байтак яздылар. Табигатьтән килгән бәла – корылык кына түгел, ә җирле түрәләрнең совет власте исеменнән авылны талавы, крестьянның соңгы ризык запасын, хәтта чәчүлек орлыгын да бөртегенә кадәр җыеп алуы халыкның күпләп кырылуына китерә.

Безнең Нәсибаш авылында (Башкортстанның Салават районына керә), бик күп гомерләр узгач та, ачлык еллары турында искә төшергәндә: «Коточкыч булды ул ачлык, халык гаиләләре белән кырылды. Хәтта Заһир Гайнанының кече улы да ачтан үлде», – дип сөйләгәннәр. Ни өчен «хәтта»мы? Эш шунда: безнең Гайнан картәтиебез һәрвакыт ике-өч еллык икмәк запасы белән яши торган булган. Язын чәчүлек орлыгы булмаган авылдашларына да өләшкән. Картәти уңганлыгы белән дан тоткан. Продразвёрстка дигән нәрсә чыгып, Нәсибашка талаучылар десанты төшкәндә, картәтинең амбары тулы ашлык булган. Бөртеген дә калдырмыйча, кычкыртып тартып алганнар. Олау-олау алып чыкканнар. Картәтинең: «Балаларга ашатырга калдырыгыз!» – дип ялваруына каршы: «Яшереп калдырганын ашатырсың, аннары яңасы өлгерер», – дип җавап бирәләр.

Картәтинең яшергән икмәге булмый, яңасы өлгерми – корылык килә. ...Төпчек уллары, әткәебезнең унҗиде яшьлек энесе Габделәхәт хәлсезләнеп сәкедә ята. «Җиңги, тыңла әле! – дип, ул әнкәйне чакырып китерә. – Менә сиңа шигыремне сөйлим әле», – дип, кояш, чәчәкләр турында язган шигырен укый. Әнкәй каенэнесенә: «Син шигырьне бик матур язасың. Менә тамагыбыз туяр да, син тагын мәктәпкә китәрсең, зур шагыйрь булырсың, китаплар язарсың», – ди. Шагыйрь булырга хыялланган мәдрәсә шәкерте Габделәхәт абзый, тамак туясы көннәрне көтеп алалмыйча, үлеп китә...

Картәтинең бер-берсенә терәп салган өч өе була. Бай кеше өе диптер инде, авылдан авылга теләнеп йөргән ач саилчеләр бик еш капка шакыйлар. Төпчекләрен югалту хәсрәте белән яшәгән гаилә, аларны өйләренә кертеп, коры чәй булса да эчереп чыгара. Ә беркөнне бик арык, бала кыяфәтле бер хатын кечкенә улын җитәкләп килеп керә. Картәни бу мескеннәрне күргәч, елап җибәрә. Көрпәдән пешерелгән күмәч белән чәй эчерә. Ягылган мунчага җибәрә. Юынып чыккач, урын җәеп, кунарга калдыра. Хатын үз башыннан үткәннәрне сөйли. «Бу малай килендәшем баласы, башка беркемебез юк, авылдан авылга йөреп тамак туйдырабыз. Бала бик кызганыч. Күпмегә чыдарбыз инде», – ди.

***

Бер елны, без мәктәптә укыганда, әткәй бер иптәше белән Уфага бара. Кайтканда, ни сәбәпледер (бәлки, юлдашының якыннары шунда яшәгәндер), Иглино дигән станциядә тукталалар. Шунысы хәтердә: әткәй бик тыгыз итеп үрелгән берничә суган «толымы» алып кайткан иде. Суганны үзебез дә үстерәбез. Ә бу суганнар бик эре иде. Әткәй: «Иглино суган үстерә торган җир икән», – дигән иде, очсызлыгына кызыгып, күп итеп алган, күрәсең.

Безнең урам буена салынган өйләрнең икесе сүтелеп, «ак өй«гә ялгап, йорт ягына таба «яңа өй» салынган иде. Бераз вакыт ул өйдә мич чыгарылмады. Уртада тимер мич торды. Без, балалар, шул тимер мич өстенә суганнарны тезеп салабыз. Шундый да тәмле, сусыл булып пешә иде алар (суда пешкән суганда тәм калмый бит). Туган якка кайтып-китеп йөргәндә, Иглино станциясенә җиткәч, гел шул тәмле булып пешкән Иглино суганы искә төшә...

Байтак вакытлар узгач, очраклы рәвештә генә, әллә элекке ачлык елларын искә төшереп утыргандамы, әткәй әлеге Иглино сәфәренә бәйләнешле бер истәлек сөйләгән иде... Иртән торып, юлдашы белән станциягә китә торган атка әйберләрен төяп, хуҗа белән саубуллашканда, шул тирәдә басып торган хатыннарның өлкәнрәк яшьтәгесе: «Сез каян?» – дип сорый. «Нәсибаш дигән авылдан. Салават районыннан», – дигән җавапны ишеткәч, хатын: «Ә мин Нәсибаш авылын беләм, анда яхшы кешеләр яши», – дип куя. «Әллә безнең авылдашмы, нәселең кем?» – дип сорый әткәй. «Юк, нәселебез юк анда. Ачлык елында без улым белән авылдан авылга теләнеп йөргән идек. Кем кертә, кем капкасын да ачмый. Барысы да ач бит инде. Ә Нәсибашта берәүләрдә без кунып та чыктык, мунча да керттеләр. Солы көрпәсеннән күмәч белән чәй дә эчерделәр. Шул кылчыклы күмәчне улым саламнан пешерелгән бик тәмле күмәч иде дип сөйли. Чыгып киткәндә, үлгән улларының бишмәтен дә бирделәр. Һич онытасым юк», – ди хатын. «Улың исәнме соң?» – дигән сорауга ул: «Аллага шөкер, сугыштан исән кайтты. Хәрби кеше ул, Мәскәүдә зур урында эшли. Ә мин монда, Иглинода төпләнеп калдым. Бер-беребезгә кунакка йөрешәбез», – дип җавап бирә.

Шул чакларда әткәй сөйләгән хәбәрне 21нче елда безнең өйдә булган вакыйга белән бәйләп фикер йөртергә беребезнең дә башына килмәгән. Һәркемнең үз хәсрәте үзенә җиткән иде шул. Без үскәндә дә тормыш җиңел булмады бит. Өй тулы бала, төрле-төрле салымнар, заемнар буа иде крестьянны. Әти-әниләр, колхозда хезмәт көне дигән «таякка» эшләп, унбер баланы ничек итеп ач үлемнән саклап кала алдылар икән? Ничек чыдадылар икән?.. Биредә укучыларга тәкъдим ителә торган бәян ачлык елында саилче хатынның безнең өйдә сөйләгәннәренә, ә әнкәйнең хәтерләгәннәренә нигезләнеп язылды.

***

Ишекне урам ягыннан кар көрте терәгән иде. Хатын, бик авырлык белән генә этәреп, ишектә үзе сыярлык кына ярык ясый алды. Менә ул тышкы якка чыкты. Кояш яктысында җемелдәгән иксез-чиксез кар диңгезе. Хатын, күзе чагылудан, беравык кулы белән йөзен каплап торды. Аннан соң, башын күтәреп, яртылаш карга күмелгән күрше өйнең түбәсенә карады. Морҗадан төтен чыкмый иде инде. Димәк, беткәннәр... Шул уйдан аның күңеле өшеп китте, күз аллары караңгыланды.

Хәлсез хатын карга утырды. Өйдә калган таягы исенә төшсә дә, кире керәсе килмәде. Ул тагын карга бер чумып, бер калкып, күрше йортка таба юнәлде. Кичә генә күршедә яшәүче килендәшендә, яккан мич алдында бераз җылынып утырган иде. Икесенең дә ирләре – бертуган ага белән эне – эш эзләп, әзрәк ризык табып булмасмы дип, шәһәр ягына чыгып киткәннәр иде. Инде ике атна үтте. Нишләделәр икән мескеннәр? Шәһәргә барып җиттеләрме, әллә юлда катып үлеп калдылармы?

Хатынга нибары егерме яшь. Ире белән бер генә ел яшәп калдылар. Ә килендәше аннан өлкәнрәк. Өч баласы әнә сәләмәләргә төренеп сәкедә ята. Ничәнче көн инде әниләре аларга «аш пешерә». Казанда вак таш кайный. «Аш»ның богыр-богыр килүен балалар ишетеп ята. – Әни, пештеме?

Хәлсез тавыш ишетеп, әниләре җавап бирергә ашыга:

– Хәзер пешә, балам, сез йоклагыз, аш пешкәч, уятырмын. Балалар тынычланып кала. Алар әллә йоклый, әллә аңнарын җуеп ята... Кичә яшь килендәше кергәндә, апа, сүз бик гади нәрсә турында барган кебек, тыныч кына:

– Берәү генә калды, – диде.

Ул балаларының үләсен белә, ләкин аларның соңгы минутларын өмет белән яшәтәсе килә иде...

Хатын юлның яртысын узып, ниһаять, күрше йорт ягына чыкты. Туктап, бераз хәл алып торды. Инде кузгалыйм дип, аягын кар көртеннән көч-хәл белән тартып чыгаруга, күзе кардагы эзләргә төште. Төнлә яуган йомшак кар өстендә ярылып ята иде бу эзләр. Каракүз эзләре дияр идең, авылда калган бердәнбер этне бүре алып киткән, диделәр. Урманда киек, авылда кош-корт, терлек-туар калмагач, бүреләр дә юкка чыккан иде. Шуларның берсе исән булып, мәет ашап тереклек итә икән.

Зиратта туң җирне казып, үлгәннәрне күмәрлек хәле булган кешеләр юк инде авылда. Йорты-йорты белән кырылды халык. Мәетләр йә ягылмаган өйләрдә сәке өсләрендә, ә кайберләре карга күмелгән килеш яз җиткәнен көтеп ята. Теге мур кыргыры кеше ашаучы бүре мәетләрне кар астыннан казып алып китә, имеш...

Бүре! Тәгаен бүре эзе бу! Мәет исен сизеп йөриме? Хатын, йөрәге атылып чыгардай типкән килеш, ава-түнә, ниһаять, күрше өйнең ишеге төбенә килеп җитте. Кардан әрчи-әрчи, ишекне бераз ача алды. Чоланны үтеп, өй ишеге тоткасын эзләп тапты. Бик дулкынланып, эчкә узды... Килендәш апасы мич алдында аркасы белән диварга сөялеп утырган, күзе яртылаш йомык, йөзендә канәгатьләнүме, тынычланумы галәмәте... Хатын сәкедәге балаларны карап чыкты. Беткәннәр мескенкәйләр. Ул казан астындагы көлнең бер кызарып, бер сүнеп, җемелдәп ятуын шәйләде. Димәк, күршесе күптән түгел генә балалары артыннан киткән... Шулчак кинәт җир астыннан килгән кебек тонык кына тавыш ишетелде:

– Әни, пештеме?

Хатын тиз генә барып бала өстенә иелде. Баланың йөзе зәңгәрләнеп тора, күзләре йомык, беленер-беленмәс кенә сулыш ала.

– Пешә, пешә, хәзер пешә, улым. Йокла. Син уянуга аш та пешәр.

И, килендәш! Иртәрәк тынычлангансың бит. Кече улыңның бу дөньяны ташлап китәсе килми бит әле, иртәләгәнсең! Хатын кызу көл өстенә чыбыклар салды. Өреп-өреп утны дөрләтте. Бераздан «аш» тагын богырдый башлады. Хатынның бите буйлап саран күз яшьләре тәгәрәде. Үлемнән котылу юк, бер чара юк... Тышта зәмһәрир суык. Җил улыймы, әллә теге нәләт, кеше ашаучы бүре улыймы? Тукта, ишек алдында кар шыгырдый түгелме? Әйе, шыгырдый. Ыңгырашып, чолан ишеге дә ачылды. Бүре! Мәеткә килгән! Әнә өй ишеген кармалый. Хатын ике куллап кисәү агачын тотты. Бүре ишекне тартып җибәрде, ишек ачылып китте.

– Өйдә исәннәр бармы?

Шул тавышны ишетеп, киеренкелектән бушанып, хәлсез хатын кисәү агачын тоткан килеш авып та китте. Ишектән килеп кергән кеше элек алар авылында авыл советы рәисе булып торган иде.

– Менә Әмрикә җибәргән ризыклар килде. Бераз тернәкләнербез, шәт. Язга кадәр чыдарга кирәк, аннары үлән-мазар китәр, кузгалагы, балтырганы дигәндәй.

Абзый шулай сөйләнә-сөйләнә, капчыгыннан консервалар, төргәкләр чыгарды. Консерваның берсен пычагының очы белән тишеп тә бирде.

– Әмрикә сөте бу, куертылган сөт. Түлке балага башта әзләп кенә, җылы суга кушып кына бир, ашказанына капмасын!..

"КУ" 11, 2016

Фото: pixabay
Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: