Байрак турында баллада

«Байрак — ул изге әләм... шул... шуңа...»

А.Куприн, «Капма-каршылык» 

 

Бөек Ватан сугышыннан исән-сау кайтып, хәрби хезмәтен дәвам иттерерлек

офицерларны декабристларга тиң күреп, шау-шулы вакыйгалардан ерак тотарга

теләп, илнең аулак урыннарына урнаштырдылар. Ауропаны күреп кайтканнар

бит алар, Алла сакласын, ни килеп чыкмас. Шуларның күбесе сугыштагы

хәлләрне искә алгалап, шул аулак почмакларда пенсия яшен җиткерделәр.

Шундыйларның кайберләре Ленинград хәрби округының бер мотоукчы полкына

да урнаштырылды. Чынбарлыкта исә ул гап-гади пехота полкы иде.

Полк белән сугышны буеннан-буенача узган, күп кенә орден-медальләр иясе,

язмышым шушындадыр дип ризалашкан гаярь полковник идарә итә иде.

Сугыш беткәч, исән полковниклар чамасыз күбәя икән, аларны кая куеп

бетерәсең? Штабта җылы урынга яисә вузның хәрби кафедрасына теләсә кем

урнаша алмый. Ә бу туры юлдан гына йөри торган, хәйлә-мәйләләрне белми

торган, ихлас күңелле полковник иде.

Полкта тормыш бер көйгә генә бара. Көндәлек гарнизон тормышы. Дан,

батырлыкларга ирешүләр артта калды. Бүген яшь солдатларны өйрәтергә, уңга-

сулга хисаплар тапшырырга кирәк. Полкта эчү-салулар һәм вак-төякне чәйнәп

утырулар да юк түгел.. Күршедә генә кечкенә авыл, тирә-якта урманнар һәм

сазлыклар... Кая барырга? Күңел шөгыленә дә юньле ризык юк.

Авылда хәерчелек, сүрәнлек.

Шулай да полкта елга ике мәртәбә көтеп алынган вакыйга була. Хәрби парад.

Аңа әзерләнгәндә, полковник хезмәттәшләрен җигеп, булачак тантананың бөтен

вак-төяген барлап, вакытны онытып, көчен кызганмыйча эшли. Парадка ике атна

кала тантаналы маршның ялыктыргыч күнегүләре башлана. Бер атна кала авыл

советы бинасы каршына трибуна корыла, ул кызыл комач белән уратып алына...

Транспарантлар ясала, коймаларга плакатлар эленә. Сержантлар солдатларны

йөгертә, офицерлар орденнарын чистарта. Ул техниканы юу, аны буяу дисеңме,

көпчәк дискларына хәтле ап-ак була, бар да ялт-йолт килеп тора.

Шулай итеп, 7 ноябрьның яки 1 майның куанычлы иртәләрендә авыл

халкы алданрак җыелып, мәйдан тирәсенә туплана. Җитәкчеләр һәм өлкән

офицерлар – трибунада. Ак пирчәткәләр кигән, Симонов карабиннары тоткан

комендант взводы мәйданның ян-якларына баса. Полк оркестрының быргылары

кояшта ялтырый. Маршлар яңгырый. Өч батальонның тугыз ротасы да трибуна

алдыннан үрә катып уза. Парадны, традиция буларак, разведрота ача, ә

артдивизион белән танк ротасы тәмамлый. Иң соңгы сафларда – санчасть

машиналары һәм роталарның кыр кухнялары.

Халык шат, малай-шалайлар акыра, офицерлар үрә каткан, ә үзәктә

полкының фидакарьлегенә сокланып, орденнар белән тулган күкрәген киереп,

горур полковник үзе генә басып тора. Гаскәри шөһрәт казануын, хәрби хезмәткә

җаны-тәне белән тугрыклыгын шушы парадта раслый ул.

Әлеге иксез-чиксез тоелган колоннаның башында – байракчы! Дан

орденнарының тулы кавалеры, мыеклы, ике метр буйлы көяз старшина бара.

Мондагы халык аны ярата, хөрмәт итә. Дан орденнарының тулы кавалеры

булгач, малайлар аны башка офицерлардан өстенрәк күрәләр, аның белән

ихлас горурланалар иде.

Парадтан соң программаның кендеге – сыра! Моның мәгънәсен аңлар,

бәяләр өчен ул вакыттагы хәерче, дөньядан аерылган авыл тормышын күз

алдына китерергә кирәк. Елга ике мәртәбә фронтовик полковник, булмаганын

булдырып, сәмәнен, чарасын һәм җаен табып, Ленинградка машина җибәреп, өч

мичкә сыра алдырта иде. Җан башына берәр кружка исәбеннән. Бу мичкәләрне

ел буена буш торган ларёкка тәгәрәтеп кертәләр дә парадтан чыгучыларга

насыйп кружкаларын чират белән (анысы да алдан уйланылган) бирә торалар.

Авыл халкы әле генә парадтан чыккан, төтене дә сүнмәгән кыр кухняларыннан

салып биргән ботканы ашый. Халык саны солдаттан күпкә ким булганга, ботка

барысына да җитә. Бер читтә эленеп торган «Халык белән армия бердәм!»

плакатының мәгънәсе бәйрәмнең рухына туры килеп тора.

Яхшы кеше булды полковник: солдатка да гадел һәм мәрхәмәтле, түрәләрдән

дә сүз тидертмәде.

Ул көнне дә 1 май парады гөрләп бара. Оркестр дәртләнеп уйный. Гаскәриләр

үрә каткан, штыклары сөңге сыман күккә терәлгән, аларга бәйләнгән

әләмчекләр җилдә җилферди. Иңбашы аркылы киң ал тасма таккан, авыл

мәйданыннан шап-шоп атлап барган старшинаның кулында 327нче, Богдан

Хмельницкий исемендәге орденлы Славгород мотоукчы гвардия полкының

байрагы – чуклары, хәрефләре алтын, почмагында орден ялтырый. Аннан ярты

адымга арттарак – ассистентлар, зифа буйлы яшь лейтенантлар, кулларындагы

көмештәй кылычлары көн яктысында ялтыр-йолтыр килә.

Алар артыннан сызгыра-сызгыра җырлап разведрота үтә.

Йөрәкләр җилкенә! Җиңелмәс армиядә фронт рухы яши бит!

Тиешле юлны узгач, байракчы старшина ларёкка килә. Кружкалар

тутырылган, ак курткалар һәм калфаклар кигән кухня нәрәте сыра таратырга

әзер – вакыт бик таләпчән, парадтагы мең ярым кешегә берәр кружка сыра

минутлар эчендә таратылырга тиеш!

Старшина сыраны беренче булып, әле бер генә кружка түгел, икене ала.

Беренчесен ул тын алмыйча эчеп бетерә, икенчесен тантанага алдан махсус

хәзерләгән, кыйммәтле, командирлар гына тарта торган «Казбек» папиросын

кабызып, төтен аралаш тәмләп, ләззәтләнеп суыра.

Ниһаять, көтеп алынган парад тәмам.

Хәзер инде гарнизон матур итеп бизәлгән ашханәгә, бәйрәм табынына ашыга.

Төшке ашка полковник әмере белән ярдәмче хуҗалыктан дуңгыз, сарыклар

суелган, авылдан тозлы кыяр сатып алынган, рота командирлары шау-шушысыз

гына барлык составка «наркомски» йөз граммны да салып бирә.

Чыннан да, яхшы кеше иде полковник. Андыйлар, кызганычка каршы, юк

шул хәзер. Полк аның хакына утка да, суга да керергә әзер иде. Җитәкчеләр

дә аның белән исәпләште, яхшыга мисал итеп һаман да аны күрсәттеләр, тик...

үстермәделәр генә. Әллә кайдадыр артык сүз ычкындырган, әллә яше узып

киткән, әллә инде йөз граммнар турында замполиты дивизияның политотделына

барып чаккан... Кыскасы, аның хәзер барлык тормышы шушы полкта иде, ә

тормышының бар куанычы шушы парадлар иде.

Старшина исә тәмәке төпчеген ыргыта, бушаган кружкага моңсуланып

карап тора һәм төрелеп янында гына ларёкка сөяп куйган байракны алырга

дип кулын суза.

Сузса... Байрак урынында юк. Һай, Алла!.. Бутаган, ахры, байрак ларёкның

икенче ягындадыр.

Анда да юк байрак...

Гаҗәп. Шунда гына сөяп куйды бит. Әллә артка сөяп куйганмы?..

Ларёкның артында да юк байрак!

Старшина ассистент-лейтенантлардан сорый:

— Егетләр, байрак кайсыгызда?

Тегеләр аптырашта.

— Кемдә булсын? Син аны кулыңнан төшермәдең ич.

— Менә бит, монда гына куйган идем...

Алар, җыелышып, ларёкның бар ягын да карап-тикшереп чыгалар – юк,

байрактан җилләр искән.

Кем алырга мөмкин соң? Як-якларына күз атып эзләсәләр дә — юк, күренми.

Әйләнә-тирәдә ашыга-ашыга сыра эчеп, взводлап, роталап кайтып баручы

хезмәттәшләре генә.

— Кем бүген 1нче постта кизү? Каравылны постка куючы уйламыйча-

нитмичә байракны парад бетүгә урынына илтергә кушкандыр да. Менә тинтәк.

Аны сорамый эшләмиләр бит инде. Салагалар...

Старшина инде кылычларын кыннарына тыккан ассистентлары белән бергә

полк штабына, андагы 1нче постта күкрәгенә автомат аскан сакчы басып торган

атаклы витрина янына килә.

Витрина да буш.

— Байрак кайда соң? – дип сорый старшина сакчыдан.

Тегесе, мондый почётлы постта сөйләшү катгый тыелган булса да,

аптыравыннан җавап бирә:

— Сез бит — байрак йөртүче...

— Ник, аны монда алып килмәделәрмени?

— Кем?

— Теге... тышкы каравыл...

— Юк. Алып килергә тиеш иделәрме?

Каравыл башлыгына баралар.

— Байракны син алдыңмы?

Тегесе, шаярту дип аңлап, көлеп җибәрә.

— Әйе, — ди. – Әз генә КПП өстендә дә җилфердәп торсын әле дип элдергән

идем, белсеннәр, теләсә кая түгел, ә орденлы гвардия полкына кергәннәрен!

— Ну син ахмак!! Кайда ул?!

— Сез нәрсә?.. Егетләр... шаярып кына әйтүем... ни булды?

— Шаярттыңмы?! Ярар. Тыныңны чыгарма... Аңладыңмы?

Старшинаның йөзе агарганнан-агара, купшы мыегы юкарганнан-юкара

бара. Ассистент-лейтенантларның да балтасы суга төшә. Алар дөнья бетереп

актарына башлый: кайсы идиоты байракны алган һәм аны кайда тота икән,

ну тапсалармы...

Ларёкка әйләнеп кайталар. Анда сыра хуҗалыгы инде җыештырылган.

— Юк, — ди ларёк кешесе, — сез нәрсә. Бернәрсә дә күрмәдем. Син бит

аны кулыңнан да төшермәдең.

— Төшермәдем шул, — ди старшина зәгыйфь тавыш белән.

Бәлки полк командирының кабинетына керткәннәрдер йә штаб

начальнигына?

Яңадан штабка кайталар. Штаб буш. Часовой да буш витрина янында басып

тора, ишәк. Бөтен тәрәзә пәрдәләрен әйләндереп карыйлар.

Алар барлык роталарны кармалап чыга. Автопаркка хәтле баралар: бәлки,

ларёк кырыенда байрак авып төшкәндер дә, берәрсе ыгы-зыгыда күтәреп,

әйтик, танкка салгандыр. Шулай итеп байрак автопаркка киткәндер.

Юк инде, юк, анасын сатыйм!

Парктагы дежурный да боларның тимер-томыр арасыннан байрак эзләп

йөрүләренә гаҗәпләнде.

Ул арада полкта төшке бәйрәм ашы да тәмамланды. Солдатларның яртысы

увольнениедә: көмешкәгә акча җыя, авылдагы дүрт кыз янында чуала һәм

мәктәп яшеннән яңа чыккан шул балаларны гыйшык-мыйшык уенына кыстый.

Офицерлар өйләрендә, табын янында бәйрәмне дәвам иттерә. Полк утарында

тынлык. Ә байрак бер җирдә дә юк.

Сугыштан соң беренче ун елда Совет Армиясендә хезмәт итмәгән кеше —

армия хезмәтен бөтенләй күрмәгән кеше бу коточкыч хәлне берничек тә бәяли

алмый. Ул күп булса байрак астында берәр хатын-кыз белән яту кебек әкиятне

ишеткәндер. Хәзер, автобуста лейтенант полковникка урын бирмәгән, солдат

солдат түгел, офицер офицер түгел, ант ант түгел заманда, армия чәлпәрәмә килеп

таралып ятканда, байрак түгел, крейсерларны, колонналары белән танкларны

урлап, контрабанда итеп чит илләргә сатканда – сталинча тәрбияләнгән армия

чал истәлек булып кына калды. Чөнки ул елларда колхоз малаена армияга бару

бәхет иде: җылы, матур кием! Урын-җир, карават! Ун көнлек отпуск. Өч ел

узгач — кулга паспорт. Син ирекле, бар теләгән җиреңә! Хәзерге замандагы

һава десанты гаскәрләренә алынып, турникта бер тапкыр да тартыла алмаганнар

түгел инде. Ә офицерлар аксөяк иде. Энәдән-җептән төшкән форма, паёк, юлы

түләнгән отпуск, бару-кайту вагон-купеда, взвод командирының ике меңлек

хезмәт хакы – офицерлар бай һәм хөрмәткә лаеклы кешеләр иде.

Частьта байрак булмау исә — әсирлектә булудан да яманрак. Бу — Ватанга

хыянәт итүгә тиң. Бу — трибунал һәм мәңге юылмаслык хурлык. Бу... бу — күз

алдына китергесез хәл, мондый хәлнең булуы мөмкин түгел! Байрак өчен үләргә

була, аны үз-үзеңне корбан итеп сакларга була, ут эченнән яраланган килеш

тәнеңә бәйләп алып чыгарга була, тезләнеп үбәргә була, һәлак булган батырның

өстенә капларга була. Ләкин аны югалтырга мөмкин түгел. Дөньясы шартласын

– тик байрак сакланырга тиеш.

Ямьле язгы кояш ялт итеп балкый, берләшкән пролетарий бәйрәме дәвам

итә, тик байрак кына юк. Вөҗдан кануннары мондый очракта җаваплыларга

бердәнбер юлны тәкрарлый – атылырга!

Башта строй алдында синең погонарыңны өзеп атачаклар, аннары тормыш белән

исәп-хисапны үзең ясыйсың. Инде соңгы исәп — син үз-үзеңне атарга ирекле.

Ләкин сугыш афәтеннән исән калган старшинаның бер дә атыласы килми.

Шуның өстенә аның баласы, гаиләсе бар. Әлегә бит байракның табылу өмете

дә өзелмәгән, ул бит каядыр монда гына, шушы тирәдә генә.

Байракны үзләренең кылычлары белән сакларга тиешле ассистент-

лейтенантлар да атылырга теләми. Алар байракны кулларында тотмадылар, аны

алардан тартып алмадылар, нишләп алар атылырга тиеш ди әле?!

Алар өчәүләп тагын полк хуҗалыгында казыналар – байрак беркайда да юк.

Ленин бүлмәсендә дә юк ул, полк рәссамында да юк, оркестрның тромбоннары

һәм геликоннары арасында да юк, дуңгыз абзарында да, ярдәмче хуҗалыкта да

юк. Ни кухняда, ни полигонда, ни санчастьтә юк.

Байрак эзләүчеләр үзләре дә аңгырайды. Ни сөйләшмиләр, ни дәшмиләр.

Хәер, кемгә дәшәсең, ни дип әйтәсең? Полкның иң мөкатдәс әйбере ялгыш

кына югалды диясеңме?

Кичкә таба лейтенантларның берсе болай диде:

— Барып әйтик мәллә?

— Кемгә? — Старшинаның тавышы шулкадәр тонык ки, мәрткә киткән

дип уйларсың.

— Кемгә... Башта... полктагы дежурныйга.

— Сезнең звание дәрәҗәлерәк. Сез әйтегез.

— Менә сиңа шомыртым. Без дежурныйга доклад ясамыйбыз. Байрак

байракчыга тапшырыла, менә үзең әйтерсең.

— Мин дежурныйга доклад ясамыйм. Устав буенча званиесе югарырак

булган кеше ясарга тиеш.

— Устав буенча байрак югалткан өчен строй алдында сине атарга тиешләр!

— Дөрес, – дип килешә старшина, — мине уртага бастырырлар, сезне

— ян-якка.

Ахыр чиктә алар өчәүләшеп кизү бүлмәсенә баралар һәм анда лейтенантлар

старшинаны эткәләп-төрткәләгәп алга чыгарып бастыралар:

— Син — фронтта булган кеше, Дан орденнары кавалеры, офицер түгел,

сине ... ничек тә кичерерләр... Ә безгә — вәссәлам: бетәбез, байрак табылган

хәлдә дә ай-вайга карамыйча армиядан артыбызга тибәчәкләр.

Старшина докладны башлый:

— Иптәш гвардия капитаны... шулай һәм шулай... дөресен әйткәндә... хәлләр

әйбәт түгел...

— Нәрсә тагын? – ди бәйрәм хөрмәтенә бер стаканны җибәреп өлгергән, шуңа

күңеле һушланган мыеклы гвардия капитаны. — Минемчә, начар түгел!

— ЧП...

— Ул нинди ЧП тагын? Нигә, старшина, чыраең сытык, сине полк байрагын

югалткан дип уйларсың?

Старшина мондый күрәзәлектән агарынып китә һәм хәлсез генә мөгри:

— Нәкъ шулай...

— Нәрсә — нәкъ шулай?

— Ни... Сез әйткәнчә инде...

— Мин нәрсә әйттем? — дип аптырый капитан.

— Ни инде... Юк инде...

— Нәрсә юк инде?

— Югалды...

— Нәрсә югалды? Юньләбрәк аңлат!

— Байрак...

— Нинди байрак? – тинтәкләнеп кабат сорый дежурный.

— Безнең... полкныкы.

— Нәрсә?!

Капитанның мыегы тырпая, күзләре шакмаклана, башындагы фуражкасы

калтырый башлый.

— Тьфү – дип куя ул. — Болай шаярту өчен күпме эчтегез? Ярар, алар

яшьләр, син бит — фронтовик, карт солдат, шулай шаярталармыни?

— Мин шаяртмыйм, — ди старшина.

Байракның югалуын дежурный башына сыйдыра алмый. Шундый ЧП. Ул кизү

торганда. Моннан да начаррак вакыйга булырга мөмкин түгел. Кемнең башы иң

беренче очачак – дежурныйныкы. Полктагы тәртип өчен ул җаваплы.

Ни эшләп була? Полк командирына хәбәр итәргә кирәк. Менә сиңа бәйрәм?!

Ычкынмаса ярый инде.

Дежурный, ниһаять, карар кабул итә.

— Менә болай. Хәзер сәгать унҗиде дә кырык. Дежур егерме дә нуль-

нульдә алышына. Шул вакытка кадәр байракны табыгыз. Эттән туганнар!!!

Хәшәрәтләр!!!

Дежурный ярдәмчесе — «старлей» җитәкчелегендә эзләү төркеме төзелә

һәм полкның асты өскә китерелә. Эттән туганнар, хәшәрәтләр эзләвен эзлиләр,

тик бернинди нәтиҗә юк.

Егерме дә нуль-нульдә капитан дежурлыкны икенче рота командирына

тапшыра һәм һәлакәтле тавыш белән өзеп сала:

— Мин дежур торганда полкта гадәттән тыш хәл булды... Полкның байрагы

югалды. Дежурлыкны тапшырам!

— Дежурлыкны кабул иттем! – дип җавап бирә яңа кизү. – Хи-хи-хи!

Күптән югалдымы? Авылга көмешкәгә китте мәллә?

Дежурлыкны тапшыручының йөзендә мәкерле елмаю балкый: «Әһә, кабул

итте! Дежурлыкны кабул итте! Байрак югалганда, ул дежурлыкны кабул итәргә

тиеш түгел! Тиеш түгел! Ул чаң сугарга тиеш, бөтенесен йөгертергә тиеш! Ә ул

кабул итте! Минем җилкәдән ярты тау төште!»

Дежурлыкны тапшыручы старшинага һәм лейтенантларга карап әйтеп куя:

— Менә шушылар... фашистлар!.. Парадтан соң байракны югалттылар.

Хәмерле бәйрәм ашыннан суынып бетмәгән яңа кизү торучы боргаланып

аваз бирә:

— Хи-хи-хи!

— Аңлат! – дип әмер бирә элекке капитан старшинага.

Тегесе үзенең җан әрнеткеч докладын яңадан кабатлап чыга.

Яңа дежурный күгәренә, махмырдан авызы кибә:

— С-е-зз нәрсә... – дип кычкырып җибәрә ул, — ычкындыгызмы?..

славяннар!.. Туганнар!.. Офицер иптәшләр! Мин дежурлыкны кабул итмим!

— Син инде аны кабул иттең. ЧП синдә!

— Миндә ЧП?! Синдә ул ЧП! Кыскасы, мин әлегә командирга әйтмим.

Эзләргә!!! Барыгызга да!!! Бар җирдән!!! Иртәнге сигездә тезелергә! Сигезгә

кадәр табыгыз!!!

Төне буе егермеләп кеше, фонарьлар тотып, акыллары җиңеләйгән хәзинә

эзләүчеләр кебек, кая карама шунда казыналар: казармалардагы матрацларны

әйләндерәләр, запчасть әрҗәләренә хәтле карап чыгалар — шымытыр да юк.

Иртән үзенең үрнәк хуҗалыгына бөркетнекедәй күз карашын салырга дип,

чыраена бәйрәм төсе йөгергән командир пәйда була. Аңа чалшайган кыяфәтле

капитан рапорт бирә:

— Иптәш полк командиры! Мин дежур торганда, гадәттән тыш хәлләр

булмады!

— Вольно.

— Ләкин капитан Куманин торганда, андый хәл булды.

— Нинди хәл?

— Гадәттән тыш хәл! Полк байрагы югалды...

Полковник, шөбһәләнеп, як-ягына карый, чәнти бармагы белән колагын

кашып ала һәм иснәнеп сорап куя:

— Ә син күпме эчтең, гвардия капитаны?

— Югалды полк байрагы.

Зур балыкны судан өстерәп чыгаргач, башта күсәк белән башына сугып

аңгырайталар. Полковник та нәкъ шул балык хәлендә: баскан урынында чайкала

башлый, күз аллары караңгылана, кашларына салкын тир җыела.

— Ничек?.. – дип, пышылдый ул.

Алга яңадан тәүлек буена ятып түгел, утырып та карамаган бәхетсез

старшинаны бастырып куялар һәм ул инде унынчы тапкыр байракны ничек

сөяп куйганын, ничек сыра эчкәнен, ничек төпчеген ташлаганын һәм ничек

байракның урынында булмаганын бәян кыла.

Командирга урындык китереп куялар, су, аракы, тәмәке бирәләр, фуражкалар

селкеп җилләтәләр. Байракны эзли-эзли җык булуларын әйтәләр.

Офицер иптәшләрнең алтын погоннарына Особый отделның явыз болытлары

сарыла башлый.

— Мин дивизияга хәбәр итмим, — ди командир. – Ни дип әйтим?! Мин бу

байрак белән Одерга җиттем!!! Пулялар астында!!! Сез нәрсә?! Старшина, ...ай,

старшина... ничек инде, син нәрсә... Эзләргә! Бөтен состав белән эзләргә.

Төшке ашны ашатмаска!!! Увольнениеларга чыгармаска!!! Барлык офицерларны

полкка җыярга!!! Тапмасагыз, үзем атачакмын! Плацта!

Кырмыска оясына кайнар су сипкән сымак, бөтен полк әрле-бирле байракны

эзли. Тырма белән үлән тырмалыйлар. Җирне капшыйлар. Танкистлар мотор

асларын карый, артиллеристлар пушка көпшәләрен актара.

Юк байрак.

Димәк, ошбу полк та бүтән юк.

Чөнки байрагы булмаса, хәрби часть тә була алмый. Юк бүтән андый номер,

юк бүтән андый часть. Полк бар кебек — ә чынбарлыкта ул юк. Ул күләгә генә.

Командир өч көн өендә утыра һәм эчүдән туктамый. Эчкән саен көнен һәм

төнен дежурныйга шалтырата.

Һәм, ниһаять, дивизияга шалтырата: шулай һәм шулай... Байрак югалды.

Анда ышанмыйлар. Көләләр. Аннан ярсып шашыналар. Комдив әйтә:

— Мин армияга хәбәр бирмим. Менә сиңа егерме дүрт сәгать! Табалмасаң

– трибунал!

Эзлиләр. Командир эчә. Дежурныйлар да эчә. Эчсәләр дә эзлиләр. Ассистент-

лейтенантлар да офицер погоннары, армия хезмәте белән хушлаша-хушлаша

эчә. Старшина гына эчми. Ул сверхсрочник, аның эш хакы түбән, аның инде

эчәргә сәманы да калмаган...

Комдив армияга хәбәр бирә, һаман да бер балык башы яңадан кабатлана.

Тагын бер тәүлек эчәләр һәм эзлиләр. Бу халәткә акрынлап ияләнә дә башлыйлар.

Бу сине бомба шартлатып тар-мар иткән кебек: башта – коточкыч. Аннары

уйлыйсың: коточкыч булса да, яшәргә кирәк бит... Хезмәтең бетмәгән.

Армия округка хәбәр итә. Бу вакыйга «байрак югалды» дигән хәрби-спорт

уенына охшый башлый. Барысы да бу табылмаслык байракка нәфрәтләнеп,

киләчәк язмышларының ничек хәл ителәсен көтеп газаплана. 1нче посттагы

часовой гына җүләрлеккә һәйкәл кебек басып тора.

Ниһаять, хәбәр Оборона министрлыгына барып ирешә. Инспекцияләр,

комиссияләр, тикшерүләр: полкны таратырга тиешләр...

Шушы галәмәтнең Хрущёв тарафыннан армияне бер миллион ике йөз мең

кешегә кыскарту вакытына туры килүен күр әле. Һәм шушы ыгы-зыгыдан

файдаланып, полкны тарату мәшәкате тавыш-тынсыз гына узып та китә.

Жуковны бәреп төшереп, отставкага озаталар, крейсерлар һәм

бомбардировщикларны тураклап үтилгә җибәрәләр — бер полк кайгысымени?!

Артык шау-шу армияда беркайчан да кирәк түгел иде. Командирның элекке

казанышларын исәпкә алып, тыныч кына пенсиягә җибәрделәр. Өлкәнрәк

яшьтәге офицерларны да озаттылар. Яшьрәкләрне башка частьларга тараттылар.

Капитаннарның берәр йолдызын алып, взвод командирлары итеп урнаштырдылар.

Ассистент-лейтенантларның шулай ук берәр йолдызын киметтеләр һәм ераккарак

олактырдылар. Техниканы алып киттеләр, каралтылар колхозга калды. Байракчы

старшинаны шулай ук каһәрләмичә генә озаттылар. Үзе фронтовик, яше дә бар,

Дан орденнарының тулы кавалеры, кызганыч инде ул... Яшәсен шунда!

Старшина авылда яши башлады. Барыр урыны юк иде. Монда исә барлы-

юклы малы, хатыны, бала-чагасы.

Аны колхозга бик куанып алдылар, ирләр җитми, ул сау-сәламәт, бөтенесе

аны белә, хөрмәт итә. Хәрби кеше, хуҗалыкчан. Старшина шунда ук торак

белән тәэмин ителде, бригадир итеп куелды, бакча җире алды, чучка асрый,

тавык тота башлады. Колхоз тормышына тиз яраклашты ул.

Беркөнне пионерлар аны Җиңү бәйрәменә мәктәпкә чакырдылар.

Старшинага, билгеле инде, бәйрәм кәефе керде. Хатыны сандыктан аның

парад киемнәрен алды, үтүкләде, ак якалар текте. Үзе орденнарын, медальләрен

элде, бер стакан салып та куйды, мыекларын сыпырып җибәрде.

Дружина советы рәисе аңа тантаналы рапорт бирде. Аны дружинага шәрәфле

пионер итеп кабул иттеләр, муенына кызыл галстук бәйләделәр. Аннары

ул балаларга ничек сугышканын, ничек яраланганын сөйләде. Сугышчан

дусларының шушы балалар бәхете өчен тормышларын корбан итүен әйтте.

Аңа озаклап кул чаптылар, аннары мәктәп күрсәтергә экскурсияга алып

киттеләр. Кунак классларны, укытучылар бүлмәсен, карга һәм керпе яшәгән

тере почмакны карады. Соңыннан үзен мәктәп музеена, Шәрәфле кунаклар

китабына имза куярга алып керделәр.

Шушы балаларның мәхәббәтле күз карашларыннан, черелдәүләреннән

күңеле йомшарып киткән старшина сугышчан дан музеендагы күгәргән

мылтык көпшәләре, саргайган гәҗитләр, фотографияләр, тузып беткән пионер

быргылары һәм барабаннары белән тулган экспонатлар арасында үз полкының

байрагын күреп алды!

Ул яхшырак күренсен өчен җәелгән һәм диварга вак кадаклар белән

кадакланган.

Шунда ук төсле кәгазьдән киселгән зур хәрефләр белән язып куелган: 327нче Богдан Хмельницкий орденлы Славгород гвардия мотоукчы полкы байрагы.

Павлик Морозов исемендәге 27нче пионер дружинасына часть җитәкчелегенең бүләге.

Бәй, моны бит пионерлар селтәгәннәр... Музейга. Укытучыларга «бүләк»

дип әйткәннәр. Укытучыларны куандырганнар.

...Азрак аңына килгәч, старшинаның пионерларга ни әйткәнен, ни эшләгәнен

тарих яшереп калдырган. Шулай ук аның ничек өенә кайтып җитүе дә билгесез.

Тик юлда ул җизле бил каешын салып кулына ала, коточкыч сүгенеп, бөтен

авыл ирләрен пыран-заран китерә. Бу салса булдыра икән... дип, мужиклар

башларын гына чайкап кала.

Сәгате-минутында чучка сатыла, хатыны, күз яшьләрен йотып, көмешкәгә йөгерә.

Тавыклар закускага кырыла. Бүтән бу авылга минем аягым басмаячак, ди старшина

хатынына. Ул, гомумән, авылны яратмый, авыл хуҗалыгын яратмый, ә бу авылны

бөтенләй дөньядан юк итәчәк. Иртәгә үк Ленинградка эш белешергә барачак. Ул үзе

өчен башкача җавап тота алмый. Пионерларны дружинасы белән буып бетерәчәк,

мәктәпне яндырачак, ә укытучыларны мәктәп ишегалдындагы агачларга асачак.

Шулай итеп, Ленинградтагы Нахимов училищесында ике метр буйлы,

мыеклы һәм елгыр старшина пәйда булды. Ул әле егерме еллап Мәскәүдә

кылычлы ике ассистент уртасында, иңбашына кызыл тасма бәйләп, кулына

училищеның байрагын тотып, нахимовчыларның сафы алдында парадларда

йөрде. Телевизор аша аны бөтен ил күреп белә һәм аңа карап соклана иде.

 

Русчадан Рәис ШАКИРОВ тәрҗемәсе.

 

 

"КУ" 5, 2014

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: