Логотип Казан Утлары
Хикәя

БАТЫР ШАЙТАН (хикәя)

Нәкъ шул мизгелдә, менә инде ярты гасырдан артык вакыт үтеп тә, мин әле һаман аңлап җиткерә алмаган гаҗәеп бер хәл булды. Шайтан тыныч кына яткан җиреннән җәһәт сикереп торды да, чатыр чабып, теге җанварга таба ташланды. Башын бераз аска ия төшеп, әле яңа гына борнап килгән яшь мөгезләрен тырпайтып, арт аякларын ныгытып җиргә терәгән хәлдә киерелеп, тегенең алдына килеп тә басты.

Сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы елларда бүреләр шулкадәр
үрчегән иде ки, өерләре белән йөреп, кешеләргә бик күп бәла-каза
китерделәр. Кыш көннәрендә түбә саламын актарып, мал абзарларына
үтеп керделәр, иртән сәфәрчеләрнең дә каршыларына чыгып
утырдылар. Һөҗүм иткән очраклар да булгалады. Таң алдыннан
сузып-сузып улаган бүре тавышы күңелгә шома салып, якында
гына куркыныч барын искәртеп торды. Фәлән кешеләрнең кәҗә-
сарыкларын буып киткәннәр, төгән авылның көтүенә ташланганнар
дигән хәвефле хәбәрләр әледән-әле ишетелә иде.
Апрель урталарында мине колхоз идарәсенә дәштеләр. Моңа кадәр
минем белән бергә каз һәм бозау көткән Кәрим дустым анда иде
инде. Тәҗрибәгез бар, көтүлек җирләрне беләсез дип, безгә янә авыл
көтүен көтәргә куштылар. Ни генә әйтсәң дә, колхозда бушка эшләп
йөрү түгел инде бу, бозавыңны көтүгә чыгарган икән, кем әйтмешли,
күңелеңне киң тот: килешенгән хакны чыгарып сал! Димәк, үзең дә,
гаиләң дә ач-ялангач булмый дигән сүз. Үз авызларыннан өзеп булса
да, бирәчәген бирә иде ул чор кешеләре. Тагын шунысы да мөһим:
көтүдә син – үзеңә үзең хуҗа. Берәү дә, тегене тегеләй ит, монысын
болай ит дип, өстеңдә тормый. Иртәнге салкынчада бозауларны бер
кат чыклы үлән белән сыйлагач, көтүне күләгәгә куасың. Гадәттә
без аларны аргы яктагы ташландык фермада ял иттерә идек. Өйгә
кайтып килергә дә якын – бакча башында гына. Тик шунысы бар: син
һәрвакыт авылдашларның күз алдында. Ә кеше дигәнең гаеп эзләргә генә тора. «Нигә бозауларны ашатмыйча ябып яткырасың?» – дип
теңкәгә тияләр иде. Ашатып кара син аларны көндезге челләдә!
Әлбәттә инде, тамак турында да онытмыйсың. Табында – әлеге дә
баягы дулкынланып тибрәнгән иген басулары сые. Монда син хуҗа! Ә
хуҗа кешегә акмаса да, тамгалый ул! Әйтик, авыл малайларының берсе
дә сәбәпсез-нисез борчак, арыш, бодай басулары тирәсендә йөрми. Ә
көтүче йөри. Аның эш урыны шунда. Бу инде басу ризыкларыннан авыз
итәргә мөмкинлек бирә дигән сүз. Борчакның әле орлыгы җитешкәнче үк
без аның сусыл кузакларын чәйнәп суыра идек. Бераз өлгерә башлагач,
куырып ашауларны әйтеп тә торасы юк инде. Арыш-бодайның сөтле
яралгыларын берәмләп чүплибез, өлгерә төшкәч, учта уып ашыйбыз.
Һай, ул орлыкларның тәмлелеге! Куе сөт белән ипи ашаган кебек
буласың. Аларның хуш исе әле дә хәтердә. Кузгалак, какы һәм башка
ашарга яраклы үләннәр дә табыныбызның түрендә иде. Кыскасы, көтүче
кулай кәсеп иде ул елларда, ул безне ач үлемнән саклап алып калды.
Һәр нәрсәнең пары булган кебек, бер рәхәтнең бер михнәте дә
булмый калмас. Безнең күршедә генә ятимнәр йорты эшли иде. Аның
директоры булып тәбәнәк буйлы, иңбашлары өскә калкыбрак торган,
башын шул калкулыкка кырын салып йөрүче Хан абый бар иде. Ул
һәрвакыт чиста-пөхтә киенгән булыр, галстугына кадәр зәвык белән
бәйләнеп, пинжәгенә иш килеп торыр иде. Авылда шулай итеп матур
киенеп йөрүче бердәнбер кеше ул булгандыр. Аларның йорты да урам
башында зур купшы гына бина иде. Хатыны Наһар апа колхоз эшенә
катнашмады, авыл тормышында да гаме булмады, аның үз дөньясы
дөнья иде. Аларның бозавы да безнең көтүгә йөрде. Ул башкалардан
гәүдәсенең зурлыгы, көрлеге белән аерылып торды. Көтүчеләре без
булсак, ул – шул көтүнең башлыгы, бөтен шуклыкларны оештыручы
иде. Шуңа күрә аңа «Шайтан» дигән кушамат тактык. Әгәр шушы
Шайтан эссе көннәрдә койрыгын чәнчеп көтүне бер әйләнеп чыкмасамы
– беттең! Сыйраклары тизәккә катып беткән, арт саннарын көчкә-мөчкә
сөйрәп йөрүче йолкыш бозауларга кадәр җанланып, койрыкларын
сыртка сала башлаячак. Күзләрен акайтып, кая чапканнарын да белмәгән
бу мәхлукларны машина белән дә куып җитеп булмас иде. Сөртенеп
егылганчы чабачаклар алар. Шуңа да кигәвенле эссе көннәрдә без
Шайтаннан күзебезне алмыйбыз. Ул башын чөеп, койрыгын сыртына
күтәрә башлауга, бозауларны куа-кузгатырга тотынабыз. Шулай иткәндә,
кигәвеннәр дә тузгый, булачак бунт та сүрелә.
Көннәрдән-беркөнне бозаулар, эсседән качып, яр астындагы
күләгәгә сыендылар. Без Кәрим белән ашарга хәстәрли башладык.
Учакта күмерләр өлгереп, бәрәңге тәгәрәтергә генә торганда, сарбай
ярсый-ярсый өрергә тотынды. Ул арада Рәхимҗаннарның бер
читтәрәк утлап йөргән бозауларына таба ниндидер соры җанварның
умырылып килүен күреп алдык. Нәкъ шул мизгелдә, менә инде ярты гасырдан артык вакыт үтеп тә, мин әле һаман аңлап җиткерә алмаган
гаҗәеп бер хәл булды. Шайтан тыныч кына яткан җиреннән җәһәт
сикереп торды да, чатыр чабып, теге җанварга таба ташланды. Башын
бераз аска ия төшеп, әле яңа гына борнап килгән яшь мөгезләрен
тырпайтып, арт аякларын ныгытып җиргә терәгән хәлдә киерелеп,
тегенең алдына килеп тә басты. Мондый кыюлыкны көтмәгән ерткыч
бер мәлгә югалып калды. Ул, бөтен гәүдәсе белән тыелып, туктарга
тырышты, ләкин булдыра алмый мәтәлеп үк китте. Шуны гына
көткәндәй, Сарбай аның өстенә сикерде. Без йөгереп килеп җиткәндә,
Сарбайның авызында бүренең йолкынган йоннары гына калган иде.
Ерткыч, ук кебек атылып, арыш басуына кереп югалды.
Бу хәлне ишеткәч, Наһар апа Шайтанны көтүгә чыгармас булды.
Ул атна-ун көн абзарда ябылуда ятты. Ләкин көне-төне акыруына түзә
алмагач, көтүгә китерергә булдылар. Шайтан шат иде. Ул күптәнге
дус бозаулары белән иснәшеп күреште. Көтүне әйләнеп чыгып,
барысына да сәлам бирде.
Көннәр бер-бер артлы уза торды, җиргә көз иңде. Бозаулар да үсеп,
көрәеп китте. Сыйраклары тизәккә катканнары да «кеше» булды.
Без дә рәхәткә чыктык. Учак ягып, борчак куырабыз, боткасын
пешерәбез. Тамак тук, өс бөтен!
Гадәти бер көн иде ул. Көтүне туплауга куып керткәч, без,
гадәтебезчә, үз җаебызны җайлый башладык. Җыйган башакларны
учларыбызда уып, җилдә җилгәрдек тә ботка пешерергә тотындык.
Көз җитүгә карамастан, кузгалакның да иге-чиге юк. Ул әле дә ямь-
яшел. Шулар янына тагын башка үләннәр дә өстәп, кәстрүлне ялкын
өстенә элдек. Майсыз булса да, көмештәй саф чишмә суында пешкән
ботка үзе дә телләрне йотарлык була бит ул!
Бер кат ашап-эчкәч, Кәрим үз күләгәсен үлчәп алды. Алтынчы
киткән. Ипләп кенә кайтырга җыенганда, Сарбаебыз ярсуыннан
буыла-буыла, әле анда, әле монда ташланып өрә башлады. Карасак,
көтүгә таба барничә бүре якынлаша. Түшләренә ятып, шуыша-шуыша
киләләр ерткычлар. Менә алар кинәт сикереп тордылар да, артка-алга,
уңга-сулга сикергәләп, уйнаклаша башладылар. Бер күздән югалдылар,
ул арада тагын әллә каян пәйда булдылар. Алар, уктай атылып чыгып,
көтүгә һөҗүм иткәндәй булалар да кай арада качып югалалар. Без
чыбыркыларыбызны шартлата-шартлата, ары йөгердек, бире чаптык.
Әйтерсең алар безнең белән качыш уены уйный иде. Ләкин бу һич тә
риясыз уен түгел, ә мәкерле хәйлә булган икән. Сарбай бүреләрнең
берсен куа китте, калганнары яшеренгән урыннан чыктылар да,
томырылып, көтүгә ташландылар. Алар дүртәү иде. Арадан зуррак
гәүдәлесе, туп-туры чабып барып, Шайтанга сикерде. Ул аның
бугазына тешләрен батырып, турникта атынучы гимнаст кебек үзен
югарыга чөйде һәм бозауның икенче ягына әйләнеп төште. Шайтан дөп итеп җиргә ауды. Бу хәл күз ачып йомган арада булып үтте. Без
йөгереп килеп җиткәндә, бозауның җәрәхәтле ярасыннан шаулап кан
ага иде инде. Торырга тырышып караса да, булдыра алмады. Соңрак
муенын бераз алга суза төшеп, тынып калды, үзен тәкъдир кочагына
тапшырды. Аның бер ноктага төбәлгән күзләреннән мөлдерәп яшь ага.
Кояш нурларында төрле төсләргә кереп, энҗе бөртекләредәй ялтыраган
бу яшьләрдә Шайтанның горурлыгы да чагыла иде сыман. Ул үзенең
көрәштә җиңеп корбан булуы өчен горурлана иде кебек.
Бүреләр, үзләренең канлы эшләрен башкарып, минуты белән юк
булдылар. Аларны башка бозаулар кызыксындырмаган да, күрәсең.
Чөнки калган бүреләр көтүгә килеп җиткәнче үк кире борылдылар.
– И мәлгуньнәр, бөтенләй котырындылар, чак кына бәреп
екмадылар, – дип, басу каравылчысы Сәләхетдин абый килеп чыкты. –
Андый-мондый зыян салмаганнардыр бит?
Без булган хәлне сөйләп бирдек. Ул бозау янына барып, аның
әле тере икәнен күргәч: «Пычагыгыз бармы?» – дип сорады. Аңа
чалгыдан ясалган пычагыбызны бирдек.
– Бисмиллаһи! Аллаһу әкбәр!
Бер кат эшен бетереп, кулларын югач: «Ярар, егетләр, мин авылга
кайтып, булган хәлне идарәгә җиткерермен, ә сез ташлап китмәгез,
бүредән калса да, ит ләбаса», – диде.
Шайтанны ат арбасына салып алып киттеләр. Без дә кайтырга
кузгалдык. Бозаулар, башларын иеп, тын гына авылга таба атладылар.
Ләкин берсе дә алга чыгарга базмады. Әйтерсең якыннарын соңгы
юлга озатулары иде.

 

«КУ» 05, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев